ТАТ РУС ENG

Васил Шәйхразыев Чиләбедә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Фото: tatar-congress.orgФото: tatar-congress.org

24 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чиләбе шәһәрендәге Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Милли Шура җитәкчесе Чиләбегә эшлекле сәфәр белән килде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Күренекле татар шагыйрьләренең һәйкәлләренә чәчәк салуда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова һ.б. катнашты.

Чиләбедә Габдулла Тукай һәйкәле, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп узу кысаларында, 2020 елның 1 октябрендә ачылган иде. Аны Златоуст шәһәре осталары – «Лохтачевның скульптура остаханәсе» скульпторлары – Россиянең атказанган рәссамы Александр Лохтачев, шулай ук Ольга Зубкова һәм Наталья Лохтачева ясаган. Муса Җәлил һәйкәле исә – Татарстанның Чиләбе шәһәренә бүләге. Шагыйрь бюстының авторы – Бакый Урманче. Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачу инициативасы белән Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы чыга.

Әйтергә кирәк, 24 ноябрьдә шәһәрнең Опера һәм балет театры залында Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессының 25 еллыгына багышланган тантана үтте.

 

24.11.2023. Tatar-congress.org

Комментарий язарга


*