Татарстан Милли музее һәм Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее мәктәп укучылары өчен үткәргән «Ядкярләрдә Тукай рухы-2025» әдәби конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Конкурста Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әдәби әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша алды. Эшләр 2025 елның 15 мартыннан 9 апреленә кадәр кабул ителде. Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телләрендә уздырылды, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 2025 елның 26 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музеенда булачак.
Җиңүчеләр исемлеге:
«Поэзия» номинациясе
1-4 сыйныфлар: I урын – Әмир Гайнуллин (Казанның 1нче татар гимназиясе 4 сыйныф укучысы); II урын – Айрат Батталов (Татарстанның Әтнә районы Күәм авылыннан 1 сыйныф укучысы), Аяз Батталов (Әтнә районы Күәм авылыннан 4 сыйныф укучысы); III урын – Альберт Гервальд (Лаеш районы Каип авылыннан 3 сыйныф укучысы), Даниил Петушков (Арча районы Сеҗе авылыннан 4 сыйныф укучысы).
5-8 сыйныфлар: I урын билгеләнмәгән; II урын – Алисә Хантимирова (Саба районы Тимершык авылыннан 8 сыйныф укучысы), Гайсә Закиров (Кукмара районы Зур Сәрдек авылыннан 5 сыйныф укучысы); III урын – Данияр Закирҗанов (Казанның 20нче гимназиясе 6 сыйныф укучысы), Азалия Хәсәншина (Әлмәт районы Кичүчат авылыннан 7 сыйныф укучысы).
9-11 сыйныфлар: I урын – Илүзә Шиһабиева (Апас районыннан 11 сыйныф укучысы); II урын – Самира Сафина (Казанның 185нче лицее 11 сыйныф укучысы), Чулпан Сафиуллина (Казанның Медфарм көллияте 1 курс студенты); III урын – Гөлсем Имангулова (Әлмәт районы Сөләй авылыннан 9 сыйныф укучысы).
«Проза» номинациясе
1-4 сыйныфлар: I урын – Регина Кәлимуллина (Казанның 52нче мәктәбе 4 сыйныф укучысы); II урын – Азиза Тимербаева (Биектау районы Инеш бистәсеннән 1 сыйныф укучысы); III урын – Азамат Сәлимгәрәев (Сарман районыннан 3 сыйныф укучысы).
5-8 сыйныфлар: I урын – Томирис Жарасбек (Казахстан Республикасының Уральск шәһәреннән 7 сыйныф укучысы); II урын – Мәдинә Хәкимуллина (Казанның 11нче татар гимназиясе 7 сыйныф укучысы); III урын – Энҗе Гайнетдинова (Саба районының Байлар Сабасы авылыннан 7 сыйныф укучысы).
9-11 сыйныфлар: I урын – Алинә Хәсәнова (Казанның 32нче мәктәбе 11 сыйныф укучысы); II урын – Алина Бiрлескызы (Казахстан Республикасының Уральск шәһәреннән 11 сыйныф укучысы), Риназ Гудаеров (Әлмәт шәһәреннән 9 сыйныф укучысы); III урын – Анель Кажиякпар (Казахстан Республикасының Уральск шәһәреннән 9 сыйныф укучысы).