ТАТ РУС ENG

Якташлары Разил Вәлиевнең истәлеген мәңгеләштерергә тели

Фотода: Разил Вәлиев (2019 ел, 3 июнь). © Владимир Васильев фотосы /«Татар-информ» МАФотода: Разил Вәлиев (2019 ел, 3 июнь). © Владимир Васильев фотосы /«Татар-информ» МА

Түбән Камада Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев исемендәге Татар мәдәнияте үзәге ачарга тәкъдим ителде.

Бу тәкъдим күптән түгел Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Татар халкы телен, тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча координацион советы утыршында әйтелде, дип хәбәр итә Түбән Кама районының рәсми сайты e-nkama.ru.

Разил Вәлиев (1947-2023) тумышы белән Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районының Ташлык авылыннан. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары Шәңгәлче авылындагы сигезьеллык мәктәптә укый һәм Түбән Каманың 1нче урта мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт университетында, Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала. Казанда «Ялкын» журналы редакциясендә, Татарстан Язучылар берлегендә, Чаллы Язучылар оешмасында эшли. 1986-2000 елларда Татарстан Милли китапханәсе директоры була. 1990-1995 елларда – Татарстан Югары Советы депутаты, 1995 елдан – Татарстан халык депутаты, 2000-2019 елларда – Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе.

Разил Вәлиев күп санлы шигырь җыентыклар, чәчмә әсәрләр, драма әсәрләре авторы. «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда аңа Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе тапшырыла. «Иске сәгать дөрес йөри» проза әсәрләре җыентыгы (2004) һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен (2005) 2007 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Әдип 2023 елның 20 октябрендә вафат булды. Казанның «Курган» зиратында җирләнде.

Разил Валив – Түбән Каманың мактаулы гражданины, Түбән Камада татар мәдәниятен үстерү һәм саклауга зур өлеш кеткән шәхес. 1999 елдан һәр ел саен ул Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләре укучыларына укудагы һәм иҗаттагы уңышлары өчен шәхси премиясен биреп бара. Районның Ташлык авылы тарихына багышланган «Гасырлар кичкән авыл» китабын әзерләүдә һәм нәшер итүдә катнаша, авылда яңа мәчет бинасы төзүдә башлап йөри. 1999 елда Казанда «Түбән Кама якташлыгы» иҗтимагый берләшмәсен оештыруда катнаша. Якташлары аның якты истәлеген саклау һәм исемен мәңгеләштерү өчен чаралар күрергә планлаштыра.

 

08.11.2023.

Комментарий язарга


*