ТАТ РУС ENG

«Яңа Кисекбашка» – 105 ел


2013 елның 28 ноябрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар шагыйренең “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасына 105 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Әйтергә кирәк, музейның даими экспозияциясендә дә әлеге әсәрнең язылу тарихына бәйле экспонатлар урын алган – алар арасында “Кисекбаш” дини китабы, поэманың Габдулла Тукай исән чакта нәшер ителгән нөсхәсе, рәссам Бакый Урманченың бу әсәргә ясаган иллюстрацияләре һәм Казан театрында куелган “Кисекбаш” балетыннан фотографияләр һәм балетның афишасы бар.
Шулай ук Татарстан Милли музее фондларында да “Печән базары” поэмасындагы вакыйгаларны күз алдына китерергә мөмкинлек бирүче төрле экспонатлар саклана. Әйтик, XX гасыр башындагы Казан шәһәре күренешләре сурәтләнгән иске открыткалар, ул чордагы иҗтимагый-сәясәт эшлеклеләре Садри Масуди һәм Гайнан Вәисовның фотографияләре һәм шәхси әйберләре. Болардан тыш күргәзмәдә “Печән базары” поэмасын укып имһамланган рәссам һәм язучыларның да хезмәтләре тәкъдим ителә.


Комментарий язарга


*