ТАТ РУС ENG

Яңа Кырлайдагы Тукай музеенда язучылар белән очрашу булды

Фото: sptatar.comФото: sptatar.com

27 февральдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган кичә узды.

Кичәдә якташ язучылар һәм шагыйрьләр – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, Татарстанның атказанган укытучысы Шәфигулла Гарипов катнашты, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге сайты.

Очрашу кунакларның кызыклы чыгышлары, Арча районы Шушмабаш, Яңа Кырлай һәм Кушлавыч авыллары мәктәп укучыларының иҗади номерлары белән үрелеп барды.

 

28.02.2024. Sptatar.com

Комментарий язарга


*