ТАТ РУС ENG

Яшел Үзән шәһәре урамына Тукай исеме биреләчәк

23.01.2012

 


Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге урамнарның берсенә татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирү һәм анда шагыйрьгә һәйкәл кую турындагы үтенеч белән Яшел Үзән районы халкы җирле хакимияткә мөрәҗәгать итте. Шулай ук Яшел Үзәндәге берәр татар урта мәктәбенә дә Габдулла Тукай исемен бирергә тәкъдим итәләр.

Яшел Үзән хакимияте халыкның теләк–үтенеченә уңай җавабын ирештергән инде, 2012 елдан әлеге планнарны тормышка ашыру өстендә эш башланачак. Район халкы кайсы урамны Тукай исеме белән атарга теләвен үзе белдерергә тиеш, шулай ук талантлы яшьләр арасында Тукай һәйкәленә эскизлар бәйгесе дә игълан ителгән.

 

info-islam.ru

Комментарий язарга


*