ТАТ РУС ENG

Язучы Диас Вәлиевнең тууына 85 ел тулды

Диас Валеев

2023 елда язучы, драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Диас Вәлиевнең (1938-2010) тууына 85 ел тулды.

Диас Назыйх улы Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында туа. Казанда урта мәктәпне тәмамлагач, 1956 елда Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга керә. Студент елларында ил буенча сәяхәт итә, җәйге ялда Көньяк Уралда, Киров өлкәсендә, Хабаровскида техник-геолог вазифаларын башкара.

1966-1971 елларда Казанда «Комсомолец Татарии» газетасында журналист булып эшли. 1971 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә аның «Суд совести» әсәре буенча спектакль чыккач, халыкка таныла. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укып кайта. 1976 елда «Дәвам» пьесасы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Язучы шигырьдән кала барлык жанрларда да яза: повесть, хикәя, роман, пьеса, фәлсәфи-дини трактат, хәзерге һәм борынгы тарих турында очерклар, тарихи-сәяси һәм психологик тикшеренүләр моңа мисал булып тора. 1996 елда аның «Изгой, или Очередь на Голгофу» документаль романы дөнья күрә. 1999 елда формасы буенча катлаулы, сюжеты ягыннан үзенчәлекле булган «Я», «Астральная любовь» романнары басыла. 2002 елда басылган «Уверенность в Невидимом» ике томлыгын ул гомер буе – 40 ел эшли һәм кешелекнең яңа бердәнбер дини гомумпланетар хәбәрчесе ролен үти. 2003 елда күбесе элгәре матбугатта басылмаган повесть, хикәяләр тупланган «Портрет Дон-Жуана» исемле зур томлык чыгара.

Язучы 2010 елның 1 ноябрендә Казанда вафат була.

Комментарий язарга


*