ТАТ РУС ENG

Нурихан Фәттахка багышланган кичәдә рәсем күргәзмәсе ачылды

Казанның Г.Тукай әдәби музеенда язучы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» (1984-1988 елларда басылган) романына багышлап, Фәттаховлар гаиләсенең кияве – рәссам Руслан Ибраһимов иҗат иткән картиналар күргәзмәсе оештырылды. Фото: © Салават Камалетдинов/«Татар-информ» МАКазанның Г.Тукай әдәби музеенда язучы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» (1984-1988 елларда басылган) романына багышлап, Фәттаховлар гаиләсенең кияве – рәссам Руслан Ибраһимов иҗат иткән картиналар күргәзмәсе оештырылды. Фото: © Салават Камалетдинов/«Татар-информ» МА

25 октябрьдә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның (1928-2004) тууына 95 ел тулуга багышлаган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу уңайдан музейда язучының «Сызгыра торган уклар» (беренче тапкыр 1970нче елларда басылган) романына багышланган күргәзмә ачылды. 

Экспозициядә Фәттаховлар гаиләсенең кияве – рәссам Руслан Ибраһимовның 11 картинасы урын алды. Әйтергә кирәк, Нурихан Фәттах «Сызгыра торган уклар» әсәре өчен 1994 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Кичәдә Казан хакимиятенең Башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары – Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, халык язучысы Рабит Батулла, тарихи романнар авторы Вахит Имамов, шулай ук  күренекле язучы Зиннур Хөснияр һәм башкалар чыгыш ясады.

Әдәби-музыкаль кичәнең режиссеры – Александр Далматов, хореографик композицияне хореограф һәм артист Артур Шәйдуллин куйган иде. Программада Нурихан Фәттахның әсәрләреннән театральләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде: аларны К.Тинчурин һәм Г.Кариев театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары башкарды.

Фото: © Салават Камалетдинов/«Татар-информ» МА

Фото: © Салават Камалетдинов/«Татар-информ» МА

Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районындагы Күчтавыл авылында туа. 1946 елда Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1953 елдан профессиональ язучылык эшенә күчә.

Нурихан Фәттах 1955 елда студент тормышын чагылдырган «Сезнеңчә ничек?» романын тәмамлый. 1962 елда «Бала күңеле далада» исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның «Мөдир Саҗидә» исемле повесте дөнья күрә. 1960нчы еллардан башлап төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. «Ител суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнарын, «Кол Гали», «Сармат кызы Сәринә» сәхнә әсәрләрен, «Ерак гасырлар авазы», «Шәҗәрә» исемле фәнни хезмәтләрен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. Язучы 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була.

 

26.10.2023. Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*