ТАТ РУС ENG

Язучылар берлеге Тукай премиясенә өч язучыны тәкъдим итә

a549e13d40e787f171ad57b349382ed8_L (1)

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Идарәсе әдәби премияләргә кандидатлар исемлеген карады. Бу хакта берлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә  2019 елда Марат Әмирханов, Тәлгат Галиуллин, Галимҗан Гыйлманов тәкъдим ителә.

Утырышта Габдулла Тукай премиясенә кандидатлардан тыш, Гаяз Исхакый  премиясенә кандидатлар каралган. Татарстан язучылар берлеге әлеге бүләккә Рәдиф Сәгъдине тәкъдим итә.

Һади Такташ премиясенә – Флера Гыйззәтуллина,  Җамал Вәлиди премиясенә – Фәрит Яхин, Туфан Миңнуллин премиясенә – Әмир Камалиев кандидатуралары тәкъдим ителә.

Фото: sptatar.ru

Комментарий язарга


*