ТАТ РУС ENG

Зәй районында Наил Дунаевны якташлары искә алды

Фотода: Наил Дунаев (1937-2022) 2019 елның декабрендә Г.Камал театрында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә. © Владимир Васильев /«Татар-информ» МА фотоархивыФотода: Наил Дунаев (1937-2022) 2019 елның декабрендә Г.Камал театрында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә. © Владимир Васильев /«Татар-информ» МА фотоархивы

31 октябрьдә Татарстанның Зәй шәһәре «Энергетик» Мәдәният сараенда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Николай Дунаевны (1937-2022) искә алу кичәсе узды.

Наил (Николай) Дунаевның вафатына быел 30 октябрьдә бер ел булды. Ул – тумышы белән Зәй районының Әхмәт авылыннан. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлагач, Казанда Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Аннан тыш Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгына укыта. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Хушыгыз» спектаклендәге Нурислам роле өчен 1998 елда Г.Тукай  премиясенә лаек була.

Артистның туган ягында оештырылган «Язмышым – театр» кичәсендә аның гаиләсе, дуслары, 60 ел гомерен багышлаган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артистлары катнашты.

 

01.10.2023.

Комментарий язарга


*