ТАТ РУС ENG

Зиннур Мансуров Тукайны өйрәнү үзәге кирәклеге мәсьәләсен күтәрде

© «Татар-информ», Михаил Захаров© «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанда 15 апрельдә – Габдулла Тукайны искә алу көнендә татар җәмәгатьчелеге Тукайны өйрәнә торган үзәк булдыру мәсьәләсен күтәрде.

«Тукай исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән эшлисе эшләребез бихасап. Мин моннан 13 ел элек зур мәкалә язып Тукайны өйрәнү үзәге булырга тиеш дигән мәсьәлә күтәргән идем. Бу тәкъдим, ни кызганыч, әлегә кадәр тормышка ашырылмады», – дип чыгыш ясады Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасимендә Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров.

«Габдулла Тукай бөек шәхесләр җөмләсеннән. Без еш кына Тукайны энәсеннән җебенә кадәр беләбез дип шапырынырга яратабыз. Исеме мәңгеләштерелеп беткән, дибез, һәйкәлләре салынган, истәлек такталары эленгән дибез. Әмма ләкин алай түгел», – дип дәвам итте ул һәм үз чыгышында Тукай тормышында ачыклыйсы мәсьәләләр күп булуын искәртте.

Мисал итеп Казанда хәзерге Кәрим Тинчурин театры бинасында «Новый клуб» булуын һәм анда Тукай йөрүен искә төшерде һәм бинага истәлек тактасы куярга тәкъдим итте.

«Хәзерге ТЮЗ бинасында элек Купеческое собрание булган. Тукай анда сәхнәгә менеп атаклы «Кисекбаш» поэмасын укыган. Шул җәһәттән мәкалә язып, 7 ел үткәч ул истәлек тактасы куелды, Аллаһка шөкер», – дип дәвам итте шагыйрь.

Ул Казан янындагы Васильево санаториендә Әхмәтгәрәй Хәсәни йорты булуын, Тукайның ул дачага барып йөрүен искәртте һәм анда истәлек тактасы куярга кирәклеген әйтте. «Бу игелекле гамәл, ачыш булыр иде», – диде ул.

«Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәчетендә Тукайга нисбәт ителгән сандык саклана. Ул Җаектан кайткан. Без бит инде Тукайның шәхси әйберләрен югалтып бетергәнбез, азы гына калган. Нигә ачыклап бетермәскә – ул Тукайныкымы?» – дигән сорау куйды Зиннур Мансуров.

«Хәзер Татарстан Фәннәр академиясендә яңа җитәкчелек, Тукай үзәген ачу мәсьәләсе, бәлки, уңай хәл ителер дип уйлыйм мин. Быел рәсми булмаган гимныбыз – Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре язылуга 115 ел тулды. Бу әсәр белән без киләчәккә барабыз. Без әле һаман Тукай алдында бурычлы булып калабыз. Моны онтымаска иде», – дип фикерен түгәрәкләде шагыйрь.

 

15.04.2024. Рузилә Мөхәммәтова, Тatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*