ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Дәрдемәнднең Орскидагы тормышы

Орск каласы. Өстәмә борчулар. Балалар фаҗигасе
Закир Рәмиев-Дәрдемәнд тормышының соңгы фаҗигале еллары. Шагыйрьнең Орск шәһәрендә узган өч ел ярым гомеренең аерым сәхифәләре. Аны күреп белүчеләр, язма истәлекләр бу хакта ни сөйли?..
Закир белән Мәхүбҗамал 1918 елның февраль ахырларында Орскига чыгып китәргә җыеналар. Әлбәттә инде, элеккечә затлы тройкалар җигеп, кирәк-ярак җиһаз һәм затлы кием-салымны төяп түгел, җиңелчә, буш кул белән дип әйтерлек. Чөнки ике урталыктагы Сара авылы тирәсендә атаман Дутов гаскәрләре белән кызыллар арасында каты сугышлар барганлыктан, әйләнеч юлны сайларга мәҗбүр булалар. Ташкент поезды белән Актүбәгә кадәр барачаклар. Аннан соң йөз кырык чакрым араны Мәхүбҗамалның энесе җибәргән чанада үтәрләр.
Оренбург белән Орск арасында тимер юл яңарак кына төзелә башлаганлыктан, ат-арбада йөрү Рәмиевләр өчен гадәти күренеш була. Губерна үзәге белән өяз башкаласы арасындагы өч йөз чакрым чамасы юлны алар кышын-җәен берничәшәр мәртәбә йөреп күнеккән инде. Дөрес, башка елларда Мәхүбә ханым бала-чага белән олы юлга фәкать җәй айларында гына җыенып чыга торган иде. Ә быел менә кыш уртасында ук зур юлга икәүдән-икәү генә җыендылар. Аның сәбәбе, әлбәттә, Оренбургны кызыллар алуда гына түгел иде. Рәмиевләрнең ике кече улы — Җәгъфәр белән Морад та каядыр шунда Орск төбәгендә сугышып йөриләр. Кызыллар шәһәрне алганчы Оренбургка алардан хәбәрләр килгәләп тора иде. Хәзер исә ара тәмам өзелде. Ата-ана аеруча иң кечеләре — Морадлары өчен борчыла. Ул, яшьләрчә гайрәтләнеп, дутовчыларның офицерлар полкына эләккән иде. Килеп торган хәбәрләргә караганда, ул полкка иң катлаулы бурычларны үтәү йөкләнә, шунлыктан алар арасында югалтулар да күп икән.
Җәгъфәр исә ышанычлырак кулда. Ул Беренче башкорт кавалерия полкында сугыша. Аның командиры, пәһлеван кыяфәтле Муса Мортазин белән Закир Рәмиев берникадәр таныш. Мортазин — Зәки Вәлидинең иң ышанычлы һәм тәҗрибәле командиры. (1929 елда барлык Рәмиевләр кулга алынып Чиләбе төрмәсенә ябылгач, комдив Мортазин Җәгъфәрне аклауны үтенеп хат язачак. Ул хат-юлламаның күчермәсе минем архивта саклана.) Зәки хан үзе дә Рәмиевләрне чит-ят күрмәскә тиеш. Казанга укырга киткәндә, Закир агасы аңа хәер-фатиха теләп, шәкерт кешегә берничә айга җитәрлек итеп акча биреп җибәрде түгелме соң?! Ул вакыйгага да әле күп булса җиде-сигез ел үткәндер. Онытмагандыр, шәт. Зиһенле кеше андый ярдәмне онытмас… Мортазин полкы урнашкан төбәктә әлегә кызылларның басымы да бик үк гайрәтле түгел шикелле. Техник белеме булган Җәгъфәр дә ул полкта алгы сафта сугышмый. Мортазин аны корал белән тәэмин итү бүлегенә билгеләп куйган. Шуңа күрә ата-ананың Җәгъфәр өчен күңелләре бераз тыныч сыман. Егет үзе дә атылып утка керү яшеннән узып, олыгаеп бара.
Балалар язмышыннан кала приисклардагы хәл-әхвәлләр дә борчый Закир Рәмиевне. Бу буталчык заманда анда ни хәлләр икән? Прииск җиһазларын ватып, җимереп бетермәгәннәрме? Алтын бөртекләре сакланган таш келәтләр ышанычлы куллардамы? Алтын чыганаклары урнашкан җир-биләмәләрнең бер өлеше әлегә мөстәкыйль Башкорт автономиясе карамагында, алары башкорт хәрби көчләре күзәтчелегендә. Ә ул мохтарияттән читтә урнашкан Балкан, Кумак, Шәйханнарда ни хәл икән? Үз биләмәмдәге байлыкка үзем хуҗа дип белдерүче яңа ханнар, атаманнар көннән-көн арта барса да, ул биләмәләрдәге приисклар өчен дә җаваплылык барыбер бит әле Рәмиев, Дашков, Тимашев кебек элекке хуҗалары өстендә. Анда эшләүчеләр алдында әлегә алар җаваплы. «Вакыт» басмаханэсен Совет хакимиятенә гауга-тавышсыз гына тапшырган кебек, приискларны да бит кичекмәстән кемгә дә булса тапшырырга кирәк булачак, ахрысы. Дөнья шул якка таба үзгәрә. Большевиклар әнә һөҗүм итә-итә Уралны узып баралар. Тиздән Орск тарафына да килеп җитәчәкләр. Сәяси отыш алар кулында. Җир дә, җирдәге байлык та шул байлыкны тудыручы эшчеләр, игенчеләр кулында булырга тиеш, дип белдерәләр. Күпчелекне тәшкил иткән ул эшче һәм игенчеләрнең үз өлешләре өчен теш-тырнаклары белән көрәшәчәкләре билгеле. Мөгаен, җиңеп тә чыгарлар. Әлегә ул байлыкка хуҗа булган азчылык катлау, Рәмиев, Романов, Дашковлар катлавы, тез чүкмичә булдыра алмастыр, әлбәттә.

Исә җилләр, күчә комнар, бетә эз…
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез…
 
Орскига китешли шушы уйлар да борчыгандыр Дәрдемәнд-не. Шуңа күрә дә инде, гадәттәгечә юл төшүен көтмичә, Орскига кышын китәргә булганнардыр. Орск — приисклардагы хуҗалыкларны берләштереп торучы үзәк. Җай чыкса, аннан приискларга да барып килергә мөмкин булачак. Бәлки, шул тирәдә сугышып йөргән балаларның да хәлен белеп булыр. Рәмиевләр эш йөрткән Орск банклары ни хәлдә икән?
Оренбургта, әлегә бик алай ят күренмәгән яңа идарәчеләр карамагында да аның зур хуҗалыгы кала. Шәһәр үзәгендәге Неплюев белән Введенская урамнары чатындагы төп йортта аның көндәлек эш кәгазьләре, яраткан китапханәсе тизрәк әйләнеп кайтуын көтеп торачак. Олы улы Искәндәр, йөкле килене, сөйгән кыз-кияүләре үз бала-чагалары белән әлегә Оренбургта төп утар-йортта торып калалар. Әйе, чит-ят җирдә адашып калган Гариф улыннан башка барлык балалары, оныклары яңа хакимият карамагында кала. Аларга карата бер-бер хәл булмасмы? Европа илләре белән Россия арасында башланган зур сугыш аркасында Гариф, туганнан туган агасы Әхмәт Рәмиев белән бергә Бельгиядә бүленеп калган иде. Закир аларны Льеждагы техник югары уку йортына үзе урнаштырып кайтты. Үкенечкә булган икән. Алар исән-саумы хәзер? Морад белән Җәгъфәрне мобилизацияләгән кебек, аларны да берәр армиягә алмадылармы икән? Алар да, бәлки, чарасыздан кемнәргәдер каршы сугышып йөриләрдер. Әнә бит, Германия армиясе Польша, Украина җирләрен басып алган. Басып алулар кан коюсыз башкарылмый. Яу кырында ике якның да солдатлары юк ителә. Шулар арасында Гариф белән Шакир агасының улы Әхмәт юктыр дип кем әйтә ала? Мылтык тотардай яшьләрне көчләп гаскәргә алу гадәте, мөгаен, Германиядә дә бардыр. Бик күп кешене юк итеп алып барыла торган сугыш заманы бит хәзер.
Җәй башында Орскига Искәндәр дә килер, шәт. Шәрифзадә киленнәре баладан исән-имин котыла алса. Аңа чаклы Гариф уллары турында да ышанычлы бер хәбәр алынса, күңел борчулары кими төшәр иде… (Гариф Рәмиевкә туган-үскән җиренә әйләнеп кайту насыйп булмый шул. Ул Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Финляндиядә яши, балалар укыта. 1971 елда туганнан туганы Камилә Максуди белән күрешергә дип Римга баргач авырып китә, вафат була. Гариф Закир улы Рәмиев Римның мөселман зиратында җирләнгән. Әхмәт Рәмиевнең Бельгиядә яшәп калуы яисә туганы Камилә тирәсенә, Төркиягә барып елышуы да ихтимал. Бөек Ватан сугышыннан соң Америкага киткән икән, диючеләр дә бар.)
Актүбә белән Орск арасындагы озын юлны кичкәндә шагыйрь күңелендә шундыйрак уйлар бөтерелгәндер, мөгаен. Бу аралыкта казакъ кышлаулары белән яңарак күчереп утыртылган урыс авыллары ярыйсы ук шыксыз, күңелсез. Авыл аралары да шактый ук ерак. Ә хут аеның бураннары исә туктаусыз тынычсызлап тора: арттан куып җиткәне бетмәстән, алдагысы сагалаган була. Тун өстеннән бөркәнгән толып та коткармый. Авылдан авылга җиткәнче Мәхүбҗамал абыстай тәмам бөрешеп каткан була. Орск янәшәсендәге Әлимбәтевкәгә кайтып җиттек дигәндә генә, кояш мәрхәмәтлек күрсәтеп елмаеп ала. («Әлимбәтевкәгә җиткәч кенә, кояш күренде, эчкә җылы керде» гыйбарәсен Борнаевлар нәселенә бәйләнеше булган Шакира апа Мостафинадан язып алдым.)

Ялга туктаган авыл кешеләре хәбәр итүенчә, бу юлда да беркемгә дә буйсынмаган кораллы төркемнәр күренгәләп ала икән. Шуларны истә тотып, Мөхәммәтҗан Борнаев аларны алырга ике олау җибәргән була. Рәмиевләрне юл буе арткы чанадагы кораллы егетләр озата кайткан.
Закир белән Мәхүбә, элек-электән гадәтләнгәнчә, Борнаевларның төп йортына кайтып төшәләр. Әлеге бик зур йортның аскы катында бертуган Борнаевларныкы белән бергә Гали хаҗи Далатказин байның кибетләре дә урнашкан була. Йортның икенче катында хуҗалар үзләре яши. Монда Мостафа карт Борнаев заманыннан бирле кыз белән кияүгә дип билгеләнгән бүлмәләр була. Алар бит Орскига һаман саен килеп-китеп йөриләр. Мостафа карт вафатыннан соң төп йортта кече уллары Мәхмүтҗан белән киленнәре Мәхмүзә кала. Габдуллаҗанга исә күрше урамда ике катлы махсус торак өй җитештерелә. (Асты табигый таштан, өсте бүрәнәдән булган ул йорт хәзер дә исән. Хәзерге Энгельс һәм Пионер урамнары чатында урнашкан. Туксанынчы елларда анда балалар бакчасы иде. Шагыйрь эзләрен саклаган ике катлы зур сәүдә йорты 1984 елда «Орский рабочий» газетасының яңа типографиясен төзү өчен сүтелде.) 1918 елның май урталарында яңа туган уллары Бәшир белән Искәндәр гаиләсе кайткач, алар Габдуллаҗан абыйларында тора башлыйлар.
1918 елда Рәмиевләр Орскига күчеп килгәндә Мәхмүтнең Рәшит белән Шамил исемле ике улы була. Рәшит— 1910, Шамил 1913 елда туган. 1966 елда мин ул Рәшит ага белән очраштым, истәлекләрен язып алдым. «Шагыйрь баба» күчеп килгәндә аңа сигез яшь тирәсе була. Дәрдемәнд аны үзе белән балыкка алып баргалый. «Бабай артта, кучер абый белән без кузлада утырып Ущельегә дә, Гөберлә елгасы буйларына да йөри идек», — дип сөйләгән иде. Урал елгасы Орск шәһәренә чаклы Уралтау тармакларының көнчыгыш сырты буйлап ага да капылт кына көнбатышка таба борыла. Уралсуның Уралтау сыртын кисеп үткән тарлавыгы шәһәр халкы телендә «Ущелье» дип атала. Тарлавык алдында елга берничә күл хасил итә. Дәрдемәнднең 1918-1919 елларда хәзерге Иске шәһәрдән ун-унбиш чакрымнардагы шул төнбоеклы, балыкка бай күлләр тирәсенә баргалавын Рәшит Борнаевтан гына түгел, башкалардан да ишеткәләргә туры килде.
Рәшит агадан Дәрдемәндкә багышлы тагын бер җөмлә язып алганмын: «Шагыйрь баба эче пошып ишегалдында йөргәндә французча сөйләшә торган була». Әлбәттә, бу җөмлә бала күңеленә зурлар сөйләменнән күчкән булса кирәк. Чынлыкта шагыйрь француз телен белгәнме соң? Хәзергә төгәл генә итеп әйтүе мөмкин түгел. Франция мәдәнияте йогынтысында булган Төркиядә уку дәверендә Закир, бәлки, француз теле белән дә беркадәр кызыксынгандыр. Соңрак та аның башка телләр белән кызыксынган булуы мәгълүм. Мәсәлән, оныгы Бәшир Рәмиевтә шагыйрь имзасы салынган төрекчә-немецча сүзлек саклана. Фатих Кәрими хәбәр итүенчә, ул гарәп телен китап укырлык, шул телдә сөйләшүчегә әңгәмәдәш булырлык дәрәҗәдә белгән. 1914 елда Закир Рәмиевнең Европа илләренә сәяхәт кылганлыгы да билгеле. Ул француз теле өстенлек иткән Бельгиядән соң Франция һәм Италия илләрендә була. Димәк, Рәшит Борнаев әйткән сүзләрдә дөреслек бардыр сыман. Шул ук вакытта төп-төгәл итеп, французча да белгән, дип әйтеп тә булмый. Европа буйлап сәяхәт кылганда бит аны кызы Зәйнәп, абыйсының кызы Камилә озата киләләр. Алар рус гимназияләрендә белем алганнар, мөгаен, чит телләрне дә үзләштергәннәрдер. Ә Камиләнең ире Садри Максуди исә Парижда Сорбонна университетын тәмамлаган. Ул да бит алар белән бергә сәяхәт кыла.
Шул ук вакытта фикердәше Фатих Кәримигә шагыйрь үзе сөйләгән бер вакыйга да истән чыкмый. Төркиядә яшәгән дәвердә Дәрдемәнд бер француз язучысының романын тәрҗемә итә. Соңрак, тәрҗемәне кабат укып чыгып күңеле кайткач, кулъязманы «ертып ташлаган» дип хәбәр итә Ф.Кәрими. Мәгәр ул романның кайсы телдән (турыдан-туры французчаданмы яки төрекчәгә күчермәсеннәнме) тәрҗемә ителүен язмый.
Алтмышынчы елларда Орск шәһәрендә миңа Борнаевлар нәселеннән Рәшит агадан башка кеше очрамады. Ә шул ук фамилияне йөртүче күпсанлы шәһәр телефоны абонентлары исә: «Без ул нәселдән түгел», — дип җавап бирделәр. Элекке заманда Борна-евларда төрле хезмәттә булган кайберәүләрнең балалары исән иде әле. Шулар арасыннан Шакирә Мостафина һәм Абдулла Исәнбаев шагыйрьнең Орскидагы тормышы турында байтак мәгълүмат бирделәр…
1918 елның җәй башында Орскига Искәндәр белән Шәрифзадә дә күчеп кайта. Биләүсәдәге бер айлык Бәширне күтәреп. (Бәшир аганың анкеталарында үги анасы Миңсафа гына күрсәтелгән. Соңгы автобиографик язмасында гына ул үз анасының Шәрифзадә Дашкова булуын белдерә. Шул сәбәпле туган урынын да «Орскида» дип яза. Дөреслектә ул Оренбургта туган. Анкета язмаларындагы үзгәлекләрне теркәргә аңа әтисе тәкъдим иткән була. Чөнки Рәмиевләр йортындагы элекке «самавыр куючы кыз Миңсафа» Чистай төбәгендәге гади крәстиян катлавыннан чыккан. Рәмиевләрнең башка онык-онычкалары да ул чорда үз парларын гади халык арасыннан сайларга тырышалар. Өммегөлсемнең өч ятимәсенең дә язмышы шундыйрак. Мәсәлән, аның икенче кызы Суфия, яшьлегендә шигырьләрне, әдәби парчаларны шагыйрь бабасы үрнәгендә оста итеп яза белгән бик чибәр-дилбәр кыз, Мәскәүдә үзе сайлап бер эшчегә кияүгә чыга. Кардәше Әсмага, «үз фәлсәфәсен» аңлатып: «Рабочийга чыгарга кирәк, бездән туган балалар хөкүмәткә үги булмасын. Рәхәтләнеп вузга кереп укый алсыннар», — ди. Утызынчы елларда заманга яраклашырга тырышу күренеше бу нәсел варисларына гына хас күренеш түгел, әлбәттә.) Рәмиевләр ул җәйне, гадәттәгечә ике-өч гаилә берләшеп, Балкан авылы төбәгендә уздыралар. Шул хакта Әсма Рәхмәтуллина истәлекләрендә тәфсилләп бәян ителә. Әсма исә Маһруй кызы. Ә Маһруй, алдарак хәбәр итүебезчә, Мәхүбҗамалның бертуган сеңлесе. Әсма Әхмәтҗан кызы Рәхмәтуллина 1905 елда туган. Атасы, халык телендә Кара Әхмәтҗан дип йөртелгән мулла, тумышы белән Казан артындагы Әтнәдән була. Орскида ул мәгълүм бер мәдрәсәнең мөдәррисе. Дәрдемәнднең үз күргән баҗасы. Шәһәр халкы аны мәдрәсәдә генә чалмадан йөргән, өендә музыка уйнап, заманча яшәргә яраткан дип искә ала. Үз дәвере әдәбиятын күздән кичереп барган, мандолинада оста уйнаган. Өч кызын да заманча зәвыклы итеп тәрбияләргә тырышкан. Олырак кызлары Сара белән Хәдичә пианинода уйнарга өйрәнәләр, өчесе дә мәктәп сәхнәсеннән шигырь сөйли торган булалар.
Ул дәвердә шәһәрдә мөселман балалары өчен ике мәктәп, өч мәдрәсә эшләп килгән. Әхмәтҗанның хатыны Маһруй абыстай Кызлар мәктәбе тоткан. Әхмәтҗан мулланың Орскиның икенче бер байлары — Нигъмәтуллиннар белән дә кардәшлек бәйләнеше барлыгы мәгълүм. Орск кешеләре сөйләвенчә, революция алды елларында «Шәрекъ йорты» рәисе дә булган Сары Әхмәтҗан белән дә Дәрдемәнд еш аралашкан. Ә ул Әхмәтҗан исә күренекле артисткабыз Галия Нигьмәтуллинаның туганы була.
Төбәк тарихчысы Мәдинә Рәхимкулова үтенече белән башкарылган истәлегендә Әсма апа түбәндәгеләрне яза: «Җизниләр… җәй булгач бөтен семьялары белән Искәндәревский прииска китәләр иде. Оренбурдагы йортлары бер катлы булган кебек, приискадагы өйләре дә бер катлы иде. Йорт җиһазлары гади. Шкафларда, этажеркаларда Уралда табылган ташлар һәм китаплар иде. Һәр ташның исеме язылган… Җизни озын буйлы, зәңгәр күзле, чәче дә дөм кара түгел, коңгырт төстә. Ә Мәхүбҗамал апа ак йөзле, правильный борынлы, коңгырт озын чәчле иде. Туганым абыстайны җизни уналты яшендә ала. Бик тату яшиләр. Без 1918 елның җәендә аларга кунакка бардык (шул приискага). Җизни белән Искәндәр абый еш кына эш белән китәләр иде. Көн дә сәгать сигездә иртәнге чәй була. Көн дә бер вакытта көндезге аш, кичке чәй бирелә. Йокы алдыннан катык ашыйдыр идек. Кичләрен Искәндәр абый Германиядә укыткан профессорының тормышын сөйләр иде. Профессорның кызлары күп, көн дә бер кызы өйне җыештыра икән. Искәндәр абый: «Прислугаларыгыз юкмыни?» — дип сорый. Профессор исә: «Кызларым тормыш алып барырга өйрәнсеннәр», — дип җавап бирә икән…»
Әле китерелгән өзектә, минемчә, бер генә төгәлсезлек бар: башка мәгълүматларга караганда, кияүгә чыкканда «туганым абыстай»га егерме яшь тирәсе була. Ул 1861 елда туган. Өйләнешүләре 1882 елның кышына туры килә.
Балканда уздырылган кайбер кичләрдә күмәкләп карта уйныйлар, «алтмыш алтылы» дигән уенны. «Минем апам Сара, җизнинең внучкасы Рабига (Өммегөлсем кызы), җизни һәм Фоад». Димәк, Фоад әле 1918 елда исән була. Дәрдемәнднең үз оныклары аны балачакта үлгән дип әйткәннәр иде. Җәгъфәр кызы Зөбәрҗәт тә аны «тугач та озак тормыйча үлгән» дип язды. Укытучы Зөбәрҗәт җибәргән исемлектә ул 1903 елда туган дип күрсәтелә. Сөләйман улы булмыйча, шул Фоад турында сүз бара, мөгаен.
Шушы истәлеккә нигезләнеп әйтә алабыз: Закир Рәмиев-Дәрдемәнд хәвефле 1918 елгы җәйнең байтак өлешен «Искәндәрский прииск»та үткәргән икән. Ә ул прииск хәзерге Чиләбе өлкәсенә кергән Балкан авылы тирәсендәге биш алтын чыганагының берсе саналган. Ул шахталар уртасында бертуган Рәмиевләрнең төп утары булган. Бу беркатлы купшы йорт-утарны Төркиянең күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм галиме Гадилә Айда атасына багышланган «Садри Максуди-Арсал» китабында бик тәфсилле тасвирлый. Шакир Рәмиев кызы Камиләне Садри Максуди шушы йортка килеп ярәшә. Берничә бүлмәле, ике манаралы бу йортта 1918 елның җәендә Шакир Рәмиев гаиләсе дә яшәгән булырга тиеш. 1912 елда Шакир вафат булгач, аның өлешенә караган приисклар белән өлкән улы Сөләйман идарә итә. Германиядә Тау казылма байлыклары академиясен 1914 елда тәмамлап кайткан Искәндәр белән алар барлык хуҗалык эшләрен бергә-бергә башкара торган булалар. Әмма Әсма Рәхмәтуллина истәлекләрендә Шакир нәселе нишләптер телгә алынмый. Бәлки, алар ул җәйне башка бер прииск утарында уздырганнардыр.
Тарихтан мәгълүм булганча, 1918 елның җәендә әле Балкан авылы тирәләренә большевиклар килеп җитмәгән була. (Балкан хәзерге Магнитогорск шәһәреннән алтмыш чакрымнар көнчыгыштарак урнашкан.)
Балкан һәм Требия (Мәҗит Гафури повестенда — «Восьмой авыл») тирәсе приисклары егерменче йөз башында иң бай алтын чыганаклары саналган. Бу приискларга 1895 елда нигез салына. Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» дип исемләнгән повестенда бәян ителгән «ат башы хәтле алтын» да шушы авыллар янәшәсеннән табыла. Дөресрәге, Шакир улы Әхмәт Рәмиев исемен йөртүче шахтаны ачкан вакытта казып чыгарыла.
Әсма Рәхмәтуллина җизнәсе белән Искәндәр абыйсының бу җәйдә ни-нәрсәләр эшләвен тәгаен белми, әлбәттә. Аңа әле унөч кенә яшь була. Шулай да ата-ананың шушы төбәктә сугышып йөргән уллары Морад белән Җәгъфәрдән хәбәр алгалап торуын сиздерә. Дөрес, вакытыннан алда ул Җәгъфәрне кызыллар ягында сугыша дип тә яза. Дөреслектә Муса Мортазин полкы әле тагын бер ел чамасы үткәч, 1919 елның март ахырларында гына большевиклар ягына чыгачак. Зәки Вәлиди «үз Башкорт автономиясе һәм армиясе» белән кызыллар тарафына күчкәч. Соңрак Җәгъфәр дивизия статусын алган бу полк белән полякларга каршы сугышта да катнашачак. 1920 елның көзендә, Киев шәһәре янәшәсендә барган бер бәрелештә каты яраланып, сыңар кул белән ата-ана йортына әйләнеп кайтачак.
1918 елның җәй ахырларында исә ата-анага Морадның каты авырып китүе, госпитальдә ятуы турында хәбәр килә. Шул хакта Әсма апа түбәндәгеләрне яза: «Без Орскига өйгә кайтырга җыйналдык. Шул көн бик хәсрәтле көн булды. Морад абыйның ерак түгел больницада тиф белән авырып ятуы турында элегрәк хәбәр килгән иде. Аның хәлен белергә аш-сулар белән кемнедер җибәрделәр дә. Ул кеше без китәсе көнне әйләнеп кайтты. Морад абый тифтан үлгән. Бик-бик рәнҗеп үлгән икән… Морад абыйның үлем хәсрәте безнең йөрәкләрне тетрәтте… Бу хәбәрне ишеткәч, җизни дә, туганым абыстай да бер күз яше күрсәтмәделәр. Бик кайгылы төс белән, алларына гына карап, иртәнге чәйне эчтеләр… Морад абый арада туган җанлы иде, балаларны бик ярата, безнең белән уйный иде. (Морад, мөгаен, Балканнан илле-алтмыш чакрымдагы Верхнеуральск госпиталендә яисә бераз ерактарак урнашкан Троицк шәһәрендә үлеп калгандыр. Ул җәйдә атаман Дутовның аерым полклары шул тирәләрдә яу тоткан.) Без Орскига кайтып озак тормадык, җизниләр дә бөтен семьялары белән безгә килеп төштеләр. Аннары Борнаевларга күчтеләр… Орскига кызыллар керә башлады…» (1918 елның җәй айларында Орск кызыллар кулында, камалышта була. Шәһәрдәге төп хәрби көчләр: 28 нче Урал укчы полкы, Б.Нуриманов, Ш.Гимадетдинов, С.Җантуаров кебекләр оештырган отрядлар. Шул елның 28 сентябрендә алар Актүбә тарафына таба чигенәләр. Дутовчылар, Уралны кичеп, шәһәрне алалар. Кызыл Армиянең 1 февральдә оештырган һөҗүме уңышсыз тәмамлана. Әйе, 1919 елда кызыллар Орскины яулап алырга өч мәртәбә талпыналар. Андый вакытларда Дәрдемәнднең гаиләсе шәһәрдән киткәләп тә тора. Мәсәлән, Орскидан кырык чакрымнардагы Җүнәй авылында Дәрдемәнднен яшәп китүе Мирхәйдәр Фәйзи көндәлегендә дә теркәлгән. Шәһәр өчен барган соңгы атышлар 1919 елның 29 август төненә туры килә.) Байтак гомер үткәч язылган Әсма Рәхмәтуллина истәлегендә кайбер вакыйгалар аша сикереп үтүләр дә сизелә. Әсма апа Орскиның кызыллар тарафыннан алыну вакыйгаларын да берләштергән булса кирәк. 1918 елның көзеннән ул киләсе елның август көннәренә күчә дә: «Оренбурдан (качып) килгән байлар һәм Орск байлары чыр-чу килеп качарга тотынгач, Искәндәр абый әйтә: «Кызылларның юллары дөрес, беркая да качмыйбыз, Орскида калабыз, ди», — дип әйткән сүзләрне яза. Рәмиев байларның ул вакытта Себергә дә, чит илгә дә китәргә теләкләре булмавын бәян итә. Хәер, ул көннәрдә Рәмиевләрнең төрле тарафка таралышкан гаиләсен тиз генә бергә туплап, илдән чыгып китүе мөмкин дә булмагандыр. Закир белән Мәхүбҗамалның сигез баласы гына да сигез тарафта ич ул вакытта: Өммегөлсем белән Зәйнәп Оренбургта, Рауза Чиләбе якларында, Гариф белән Җәгъфәр көнбатыш тарафта, билгесезлектә. Аларны ничек ташлап китәсең? Шакир агаларының дүрт хатыннан туган ишле бала-чагасының язмышы да шундый ук хәлдә… «Илдә чыпчык үлмәс… Язмыштан узмыш юк лабаса…»
Яңа кешеләр. Яңа тормыш
1918 елгы хафалы вакыйгалардан соң Дәрдемәнд гаиләсенең тормыш-яшәешенә өстәмә ачыклык кертүче мәгълүмат бик аз. Шагыйрьнең 1919 елның җәендә каты сугышлар барган Балкан приисклары төбәгенә сәяхәт кылган булуы икеле. Шул ук вакытта аның Балкан, Шәйханнардан ике йөз чакрым чамасы көнбатыштарак урнашкан Юлык авылы төбәге алтын чыганакларында булу ихтималы зур. Чөнки монда да Рәмиев байларның егермеләп шахтасы урнашкан була. Аларны Совет хакимияте вәкилләренә кемдер тапшырырга тиешле бит инде. Ул вазифаны Сөләйман белән Искәндәр генә башкарып чыкканмы яки анда Закир бай үзе дә катнашырга тиеш булгандырмы — болары әлегә ачыкланмаган. Шунысы хак: 1919 елның март башларында Юлык, Солтан шахта идарәләре урнашкан төбәктә Совет хакимияте дилбегәне үз кулына ала. Ул төбәк приискларыннан чыккан алтын Кызыл Армияне корал, кием һәм ризык белән тәэмин итү хаҗәтенә тотыла башлый.
Шәһәрне кызыллар алганнан соң күпмедер вакыт үткәч, Искәндәр Рәмиевнең үз белгечлеге буенча Совет оешмаларында эшли башлаганлыгы мәгълүм. 1925 елның ахырларында аны «Баш-кирзолото» трестына эшкә билгелиләр. Баймакта урнашкан бакыр һәм алтын кыю заводына ул баш «технорук», ягъни, бүгенгечә итеп әйтсәк, баш инженер итеп җибәрелә. Киләсе елның февраль башында гаиләсен һәм әнисен дә шунда алып китә. Орскидан ике олауга төялеп чыгып китәләр.

1919 елның ахырларында Орск төбәгендә яшәүче татар, башкорт һәм аз сандагы казакълар арасында эшләү өчен комиссар итеп Габдулла Дәүләтшин билгеләнә. Ул — тумышы белән Орскидан өч чакрымда урнашкан «казачий Ильяс утары» кешесе, Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган һәм түнтәрелеш башланыр алдыннан ел ярым чамасы шунда укыткан бер хәлфә, татар-башкорт атлы казакларыннан большевиклар ягында торып сугышучы «кызыл атлы полк» оештыручыларның берсе. Большевикларга каршы көрәшкән Зәки Вәлиди хөкүмәтен дә 1918 елның гыйнвар ахырларында нәкъ шушы полк вәкилләре Оренбургта кулга ала. Ике-өч ай гына яшәп алган «мөстәкыйль Башкорт мохтарияте» урынына Габдулла Дәүләтшин җитәкчелегендә Совет Башкортстаны автономиясе оештырыла. Ләкин ул автономия дә өч ай гына яшәп кала. Дутовчылар ярдәмендә Оренбург төрмәсеннән качкан Зәки Вәлиди һәм аның җәптәшләре хакимиятне үз кулларына алып, мохтарият башкаласын аклар карамагындагы төбәккә күчереп куялар.

«Хөсәения» мәдрәсәсенең абруйлы тышкы идарәчеләреннән берсе булган Закир Рәмиев-Дәрдемәнд Габдулла хәлфәне танып белгәндерме, әйтүе читен. Ә Орск вакыйгалары аларны якыннан аралаштыра. Г.Дәүләтшин Орскига килеп төпләнгәч тә татар телендә «Ирек йолдызы» газетасын чыгара башлый. Атналык бу газетаның беренче битендә Хөкүмәт карарлары, икенче битендә сәяси темага багышланган чыгышлар урнаштырыла. Дүртенче бите әдәбият-мәдәнияткә бирелә. (Орск шәһәре музеенда ул газетаның 1921 елның июлендә басылган бер саны саклана. Шул санның әдәбиятка багышлы битендә, мәсәлән, Төхфәт Ченәкәйнең бер шигыре һәм мәзәкләр урын алган.) Дәүләтшинның комиссариаты да, газета редакциясе дә элекке «Шәрекъ йорты» бинасында урнаша. 1920-1921 елларда Дәрдемәнд бу йортка килгәләп йөри. Үзәк матбугат хәбәрләре белән танышу, дөнья хәлләрен сорашып белү өчен килгәндер инде.
Габдулла Дәүләтшинның хатыны, драматург Мирхәйдәр Фәйзинең сеңлесе Хәлимә апа ул елларны болайрак искә ала: «Габдулланың эш урыны татарларның элек-электән мәдәният үзәге саналган йортта иде. Шунда ук яшьләр гөж килә, бандаларга каршы көрәшүче кызылармеецлар да килеп-китеп йөри. Шул ук йортта мөселманнар өчен лекцияләр укыла, концертлар да куела. Мәскәүдән яисә Оренбургтан килгән газеталар да шунда була. «Ирек йолдызы»н да шунда ук туплыйбыз. Мин дә шунда Габдуллага булышып йөрим. 1920 елның җәеннән ул йортка шагыйрь Дәрдемәнд тә килгәли башлады. Дөнья хәлен беләсе килеп йөргәндер инде. Еш кына алар Габдулла белән сөйләшеп китәләр иде. Күп вакытта мин, аларга комачауламас өчен, бүлмәдән чыгып тора идем».
Хәлимә Дәүләтшина белән мондый сөйләшүләр, ул чор вакыйгаларын искә алулар 1971-1972 елларда Мәскәү каласында булды. Шагыйрь белән очрашулардан соң илле еллап вакыт үткән, олы кешенең хәтере тоныклана төшкән иде. Сөйләм арасында Хәлимә апа Дәрдемәндкә катнашы булмаган, ләкин үз гаиләсенә, туганнарына кагылган истәлекләргә кереп киткәли. Әледән-әле мин аны үземне кызыксындырган мәсьәләләргә юнәлтергә ты-рышкалыйм.
—    Дәрдемәнднең берәр шигыре «Ирек йолдызы»нда басылмадымы икән? — дип сорыйм бүлдереп.
Хәлимә апа:
—    Хәтерләмим, аңа күп вакыт үтте ич инде, — дип җавап бирә. — Казакъ автономиясе башкаласы соңыннан Кызыл Урдага күчерелде. Ул чорда чыккан газеталар, документлар барысы да хәзер Казакъстандадыр, мөгаен.
Әйе, шулай булуы бик ихтимал. Оренбург 1920-1925 елларда Кыргыз-кайсак (казакъ) Совет автономиясенең башкаласы булып торган бит. Ул дәвердә бу төбәктә элекке зыялыларга яки башка төрле фикер йөртүчеләргә карата катгый чаралар да күрелмәгән диярлек. «Хөсәения» мәдрәсәсе хәлфәләре шул ук бинада, шул ук шәкертләрен укытуларын дәвам иттергәннәр. Фәкать мәдрәсә урынына ул уку йортының исеме генә Халык мәгарифе институты дип үзгәртелгән була. Закир, Шакир Рәмиевләрнең гаилә әгъзалары да 1926 елга чаклы үз йорт-утарларында яшиләр. (Оренбург шәһәренең үзәк өлешендә икесенең дә кирпечтән салынган затлы өйләре исән. Фәкать ишегалды каралты-куралары һәм Шакир өе артындагы бакча гына юк ителгән.) Кабат губерна идарәсе урнаштырылгач кына аларны эзәрлекләүләр башлана. Закир Рәмиев балалары да төрле якка таралырга мәҗбүр ителә. Яшәгән йортлары тартып алына. Кызы Зәйнәп белән кияве Ярулла Вәли Уфага китеп, Ризаэтдин Фәхретдинев канаты астына барып сыеналар. Рауза Искәндәр абыйсы белән җиңгәсе яшәгән Баймакка китә. Бәшир ага әйтүенчә, озакламыйча ул шунда гүр иясе була…
1921 елның август ахырларында Дәүләтшиннар гаиләсе Орск белән саубуллаша. Аларның икесен дә Мәскәүгә, Коммунистик университетның шәрекъ халыклары бүлегенә укырга җибәрәләр.
— Анда да кызыклы кешеләр күп иде. Шагыйрь Ярлы Кәрим дә безнең белән укыды. Балабыз елаганда, скрипкада уйнап, ул аны тынычландыра торган иде, — дип сөйләде Хәлимә апа.
1920 елның башында Закир Рәмиев гаиләсе Мәхүбҗамалның әнисе Хөснәнең бертуганы Закир Хәкимовлар йортына күченә. Мөгаен, Мәхмүтҗан Борнаев гаиләсе яшәгән ике катлы сәүдә йортын Совет хакимияте үзенә алган булгандыр. Ә шул ук елның җәй ахырларында шагыйрь гаиләсе өченче йортка күченеп яши башлый. Туган тиешле булса да, кеше өстендә яшәү ялыктыргандыр, күрәсең. Ә монда үзләренә бер өй, иркен ишегалды. Бу йортның хуҗасы Билал Мусин бер авылда кибет ача һәм гаиләсе белән шунда китеп бара. (1960-1970 елларда аның улы Рөстәмнең Казанда яшәгәнлеген дә хәбәр иткәннәр иде.) Бушаган өйләрен Рәмиевләргә биреп калдыралар. Бер катлы зур гына агач өй әле дә үз урынында — Поль Лафарг тыкрыгында биш тәрәзәсен урамга балкытып утыра. Белгән кешеләр, аның фәкать такта түбәсе искерде дип, шиферга төренгән өй кыегына күрсәтәләр. Бу өйдән бер йорт аша Уралсу буе «әрәмәлеге» — йөзьяшәр тирәкләр урманчыгы башланып китә. Шагыйрь гаиләсенә ат карарга ялланган Сабир Галиәкбәрев тә шушы өй янәшәсендә генә яшәгән — күрше урам кешесе булган. Сабирлар Рәмиевләрнең ишегалдына уртак койма капкасыннан гына кереп-чыгып йөргәннәр. Утын яру, кар көрәү кебек йорт эшләрен дә Сабир башкарган. Алтмышынчы-җитмешенче елларда әле Сабирның хатыны, кызы исән иде. Ул кыз, инде миңа апа тиешле олы хатын, кергән саен конфет, прәннек ишеләрне тоттырып чыгаручы «бай абыстай»ны бик җылы итеп искә алды. «Бай абзый»ны гына ул хатын хәтерләми диярлек, мин аны бик сирәк күрә идем, диде. Аңа шунысы сәер тоелган: җәмиг мәчете ике-өч тыкрык аша гына булса да, «бай абзый» анда һәрчак ат җиктереп барган. Үзе ише байлардан калышасы килмәгәндер, күрәсең.
Шагыйрьне соңгы елларда күрүчеләрдән Орскида Мәрьям Шәриф кызы Бикбова да исән иде әле. (Ул 1906 елда туган, 1994 елда вафат була.) Җитмешенче елларда без аның белән берничә мәртәбә очрашып сөйләштек. Аңарда гасыр башы кешеләренә караган калын фотоальбом да саклана иде. Мәдрәсә тотучы мулла Әхмәтҗан белән аның хатыны, яшь Маһруй абыстайның фотосы да ул альбомда бар иде. Мәрьям апа ике кыш «Маһруй абыстай мәктәбе»ндә укый. Аннары аны шәһәр гимназиясенә бирәләр. Ул да Хәлимә Фәйзуллина укыган гимназиядә белем ала. Мәрьям Бикбованың ата-анасы да сәүдәгәрләр токымыннан. «Ата-бабаларым, Мортазиннар, тире-яры белән эш иткән. Үзем балалар да тәрбияләдем, башка эшләр дә башкардым. Дәрдемәнднең онычкасы Рабига белән бергә уйнаган чакларым да булды. Муса Җәлил белән дә таныш идем. Сәхнәдә мин җырлаганда, ул мандолинада уйнар иде».
—    Дәрдемәндне ничегрәк хәтерлисез? Аны еш күрә идегезме? — дим.
—    Урамда йөргәндә еш күрә идем. Бик ыспай киенеп йөрер иде. Тарантаста барганда да бик төз утыра, як-якка бер дә каранмас иде…
Шагыйрь вафат булгач, алар, гимназиядә укучы берничә кыз, аның белән саубуллашырга дип өенә дә баралар. Дәрдемәнд җеназасын Урал күперен чыкканчы озатып калалар.

Соңгы көннәр

Орскида Совет хакимияте бөтенләйгә урнашкач, тормыш җайга салына башлаган кебек була. Ләкин ул тәртип ныгып өлгерми, элекке губерна күләмендә ачлык афәте башланып китә. Ваба, тиф авырулары көчәя. Бу афәтләр шагыйрь гаиләсен дә читләтеп узмый.
Әсма апа истәлегеннән: «Көз көне иде. Шәрифзадә җиңги карбызлар, кәбестәләр тозлап йөрде. Шулчак каты авырып китә, баласын тапканда тифтан үлә. Бәшир ятим кала. Бәширнең җылау-ларын күреп, туганым абыстайның күзеннән дә мөлдерәп аккан күз яшьләре онытырлык булмады». (Соңгы очрашу вакытында Бәшир ага да анасының икенче баласын тапканда, 1920 елның көзендә вафат булуын әйткән иде.) Истәлек язмасын дәвам итик. «Алар Закир абый Хәкимовлар йортына күчтеләр… Җизни еш кына яхшы чәйләрен күтәреп безгә кунакка килә. «Маһруй, ал, сездә үлән чәй генә», — ди. Без карбыз кабыкларын турап киптереп, чәй итеп эчә идек. Менә Орскида тиф, ваба авырулары башлана. Кайнамаган су эчмибез. Әниебез сарымсактан бөтиләр ясап, барыбызга да кидерә. Тик авыру безне дә читләтеп үтмәде. Арабыздан иң матуры, пианинода бик оста уйнаучы Сара апам унсигез яшендә үлеп китте. Аны күмәргә җизни әниемә акча бирде, өч куй (сарык) китертте. Үлем хәсрәтеннән айный алмый торганда (шул көздә), тагын зур хәсрәт килде. Җизни олы кызы Гөлсемнең хәлен белергә, азыклар илтергә дип Оренбургка бара. Аннан кайткан вакытта, поездлар ягылмаган булганга, җизни бик өшеп кайта, терелә алмыйча үлеп китә. Врач, аның йөрәге бик начар, дигән. Орскины ап-ак кар баскан иртә иде. Өйдәгеләр миңа: «Әниең туганым абыстайларга китте, җизни үлгән дип хәбәр иттеләр», — диде. Мин дә чаптым шунда».
1921 елның октябрендә Закир Рәмиев-Дәрдемәндне нәкъ әнә шул гади, биш тәрәзәсе урамга карап торган бүрәнә өйдән соңгы юлга озаталар. Монда аның соңгы кигән киемнәре, соңгы кулъязмалары кала. Искәндәр улы Бәшир Рәмиев сөйләвенчә, Мәхүбә абыстай бу йортта берникадәр вакыт «самавыр куючы кыз» Миңсафа белән икәү генә яшәп тора. Аннары Искәндәр дә өч яшьлек улы белән әнисе янына күченә. Ләкин 1922 елның апрель урталарында алар яшәгән йортны су баса. Иң кадерле әйберләрен генә алып, кабат Мәхүбҗамалның туганнары йортына күченәләр.
Орск шәһәренең үр башындагы өлешеннән астарак булган барлык йорт-урамнарны һәр егерме-егерме дүрт ел саен язгы ташу басып китүчән. Уралсу да, Ор елгасы да берьюлы кузгалган язларда ике елга бозы шәһәрне көньяк тарафтан каплап торган Гөберлә тау тезмәсе тарлавыгына килеп тыгыла, су кинәт ярларны бәреп чыга, бер төн эчендә урамнарны басып ала торган була. Мондый хәлләр элекке гасырларда да кабатланып торган. 1942 һәм 1957 елларда һәм аннан соң да кабатланды. Нәкъ менә Уралның шундый холкына бәйле рәвештә, Орск шәһәренең хәллерәк кешеләрен елганың аръягындагы калкулыкта урнашкан Ильяс авылы зиратына илтеп җирләгәннәр. Замана авыр булуга карамастан, Дәрдемәндне дә Уралсудан өч чакрымдагы шул татар атлы казаклары авылына илтеп җирлиләр. Кабере өстенә истәлек ташы да куелган була. Алтмышынчы-җитмешенче елларда мәетне шул авылга чаклы озата баручылар да, сугыштан соңгы чорда анда кабер ташын күрүчеләр дә әле исән иде. Мирхәйдәр Фәйзи оештырган спектакльләрдә катнашкан Мәгъсүм ага Шәмсетдинев ул каберлекне күрсәтеп тә йөрде. Ләкин ул вакытта инде элекке «Ильяс утары» Яңа шәһәр читендәрәк калган, каберстан җире бер хәрби завод биләмәсенә кергән иде. Ул завод биләмәсе исә биек таш койма белән коршаулап алынган иде. Әйе, 1930 елларда башланган Яңа шәһәр төзелеше «зыялылар каберлеге»н дә үз эченә ала. 1941 елның көзендә көнбатыштан күчерелгән хәрби заводка шул каберлек биләмәсе бүлеп бирелә. Кабер ташлары төзелеш кирәк-ярагына тотыла. Дәрдемәнд кабере өстенә куелган истәлек ташы да, мөгаен, ниндидер бер яңа бина нигезендә ята булыр.
Дәрдемәнднең үлеме көтелмәгәнчә фаҗигале бер үлем була. Олы кызлары Өммегөлсемнең кинәт авырып китүе турында хәбәр алгач та, ул Оренбургка барырга дип юлга чыга. Бу вакытта Оренбург губернасының көнбатыш өлешендә ачлыктан үлүчеләр саны көннән-көн арта бара. Бәшир Рәмиев әйтүенчә, бабасы Оренбургка барганда Сара станциясеннән товар поездына утырып китә. Ул вакытта әле Оренбург—Орск тимер юлы шул Сара станциясенә генә килеп җиткән була. Ә Орскидан Сарага чаклы атта сиксән чакрым барасы. Атасы Оренбургка барып җиткәндә, Өммегөлсем авыр хәлдә була. Дәрдемәнд аның белән соңгы саубуллашу өлешенә генә өлгерә. (Дөрес, Әсма Рәхмәтуллина истәлек язмасында аны, соңрак вафат булды, дип яза. Ә Өммегөлсем кызы Кафия исә анасының шул көздә үлгәнлеген әйткән иде.) Өммегөлсемнең ике кече кызын үзе белән Орскига алып китә. Иң олысы — Рабига — ул вакытта инде Ташкентта кияүдә була. Соңрак, атасы Гариф Камалов та үлгәч, аның янына Суфия да китә.
Оренбургтан кайтканда Дәрдемәнд пассажир поезды белән Актүбә шәһәренә килә, аннан ат яллап кайталар. Алар кайтканда көн бик җилле, бик суык була. Дәрдемәнд юл өстендә үк үзен начар сизә башлый. Орскига кайтып берничә көн авырып ятканнан соң вафат була. Оныклары аны тифтан үлгән дип беләләр. Саклык белән генә җирләргә кушкан булалар. Өммегөлсемнең Галия һәм Кафия исемле кызлары Мәхүбҗамал әбиләре белән Искәндәр агалары карамагында буй җитәләр. «Искәндәр абый юк вакытта Миңсафа җиңги мине яшем җитмәстән элгәре кияүгә бирде», — дип зарланган иде Кафия апа 1993 елның декабрендә сөйләшкәндә. Аңа чаклы инде Галия, җиңгәсе белән сүзгә килеп, Урта Азия якларына чыгып киткән була. 1948 елгы җир тетрәү вакытында үзе дә, улы Рөстәм дә Ашхабадта һәлак булалар.
Шагыйрьнең фаҗигале язмышы турында соңгы елларда төрле уйдырма сүзләр дә язгаладылар. Бер ветеран укытучы, аны кайсыдыр бер авылның ташландык өендә ялгыз үлеп калган икән, дип тә язган иде. Икенче берәүләр исә ачлыктан үлгән икән дигән хәбәрләр дә тараттылар. Онык һәм онычкалары белән аралашкан кеше буларак, бу хәбәрләрнең дөрес түгеллеген кабатлап әйтергә мәҗбүрмен. Хәер, шагыйрьнең Уфада яшәгән кызы Зәйнәп белән очрашып сөйләшкән, Башкортстан белән Чиләбе өлкәләре чигендәге бер колхозда хисапчы вазифасын үтәгән улы Җәгъфәр (икесе дә җитмешенче елларда гүр иясе булдылар) белән хатлар алышкан Мөхәммәт ага Гайнуллин Дәрдемәнднең тифтан вафат булганлыгын 1959 елда ук бер мәртәбә язып чыккан иде инде. Шагыйрь үлем түшәгендә ятканда, аның тирәсендә сөйгән хатыны Мәхүбҗамал, аның сеңлесе Маһруй, өлкән улы Искәндәр, аның булачак хатыны Миңсафа (әлеге самавырчы кыз), уртанчы улы Җәгъфәр, Мәхүбҗамалның бертуганнары гаиләләре белән шунда булалар. Димәк, бер шагыйрьне карарлык һәм туйдырырлык кына мөмкинлекләре булган. Әсма апа да бит истәлегендә: «Җизни Гөлсемгә ризык илтә китте», — дип яза. Өйдәге соңгы ризыкны алып китүе булмагандыр, шәт. Бу чорда Рәмиевләрдә потлы алтын кантарлары сакланмаган очракта да, кулда йөртерлек алтын-көмешләренең җитәрлек дәрәҗәдә булуына дәлилләр дә байтак. Әле утызынчы елларда гына да Рәмиевләр нәселенә караган барлык хатын-кызлар алтын-көмеш тәңкәләр белән тулышкан зур-зур күкрәкчәләр йөрткәннәр. Ул заманда андый тәңкәләрне атна саен берәмтекләп дәүләт оешмаларына тапшыра барсаң да, җитәрлек күләмдә ризык табу мөмкинлеге булгандыр, шәт. Сугышка чаклы диярлек алтын бөртекләре, алтын, көмеш тәңкәләр исәбенә азык-төлек биреп торучы, Торгсин дип аталучы махсус оешма яшәп килгәнлеген бүген күпләребез белми, әлбәттә… Ул елларда Орск, Оренбург шәһәрләре тормышына бәйле хәбәрләрне даими биреп килүче, Эстәрлетамак каласында нәшер ителүче «Башкортстан хәбәрләре» газетасы да 1921 елның 30 ноябрендә чыккан санында шагыйрь Дәрдемәнднең Орск шәһәрендә тифтан вафат булуын хәбәр итә.
Соңгы сүземне шагыйрь белән чирек гасырдан артык вакыт бергә яшәп, якыннан аралашкан бер зыялыга биреп төгәллисем килә. Үзе дә әдәбият күгендә якты эз калдырган, мәдәниятебез мәйданында беренче рәшә, беренче елдырымнардан булган күренекле әдип Фатих Кәрими шагыйрь турында түбәндәге сүзләрне яза: «Дәрдемәнднең кешелек ягы бик югары булып, ул гади татар байларына бер дә охшамый иде. Ул алдау, хәйлә, риялану, икейөзлелек шикелле нәрсәләргә дошман иде. Аның үзендә андый сыйфатлар юк. Һәрнәрсәне туры әйтергә ярата. Сүзендә, мөгамәләсендә соң дәрәҗәдә туры. Аның әйткән сүз, биргән вәгъдәсе документлардан, вексельләрдән нык иде». Ф.Кәрими бу сүзләрне 1927 елда, байларны төрлечә хурлау гадәте яшәгән көннәрдә язган.
Димәк, кешелек сыйфатлары белән Закир Рәмиев-Дәрдемәнд барыбызга да үрнәк булырлык. Шул сыйфатлары һәм халкы өчен кылган изге гамәлләре белән ул һәрвакыт милләтебезнең күңел түрендә булырга хаклы.
Әйе, Дәрдемәнд-Рәмиев шәхес буларак билгеле бер чорда калыпланган, шул дәвердә ул бай сәнәгатьче дә, киң колачлы җәмәгать эшлеклесе дә, үзенчәлекле бер шагыйрь дә булган. Аны үз чорыннан, үз иш-фикердәшләре арасыннан һич кенә дә аерырга ярамый сыман. Шул ук вакытта ул чордашларыннан бик күпкә аерылып та тора. Шигырьләрендә урын алган уй-фикерләре белән ул безгә дә, бездән соң килүчеләргә дә якын һәм бик кирәкле шәхес. Аның мирасы безнең милләт җирлегендә мәңгелек. Без аны хәзер кылган күркәм эшләренә, олы мирасына карап бәялибез. Ихтирам итәбез. Офыгыбыз күгендә ул һаман-һаман да балкып торыр!

«Идел», 2007, № 11

(Чыганак: Хәмидуллин Л.  Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.).


Комментарий язарга


*