ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Ерактагы ак җилкәннәр

(Тарихи очерк)

1

Үзенчәлекле шагыйребез, күренекле җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев-Дәрдемәндкә багышланган зур фотоальбомга материал туплау нияте белән 1994 елның җәендә без Оренбург якларына барган идек. Юлдашым — күренекле фотограф, күптән түгел генә «Габдулла Тукай» альбомын нәшер итүдә төп вазифаны үтәгән Зөфәр Гомәр улы Бәширов. Билгеле инде, Оренбург төбәгендә атаклы шагыйрьнең бала чагы эзләрен саклаган Җиргән, Юлык авылларын да читләтеп үтмәдек. Бераз соңрак шагыйрь яшәгән Орск, Баймак шәһәрләренә, Чиләбе өлкәсендәге Балкан авылына да бардык.
Оренбург шәһәре янәшәсендәге бай тарихлы Татар Каргалысында да булдык. Бертуган Рәмиевләр монда бик еш килеп-китеп йөргән. Шакир Рәмиев хатыны Гәүһәр абыстай Оренбург кызы дип исәпләнсә дә, ата-аналарының тамыры шушы авылга бәйле булса кирәк. Дәрдемәнд «зәүҗаны» Мәһүбҗамал да бу «зыялы каланы» үз иткән — узган гасыр башларында монда Кызлар мәктәбе оештырып йөргән.
Язма әдәбиятта ул авылның «Оренбург Каргалысы» дигән исеме дә мәгълүм. Монда миңа элегрәк тә булгаларга туры килгән иде. Мәсәлән, 1984 елда язмыш миңа шагыйрь Һибәтулла Салихов варислары белән очрашырга, алардан истәлекләр язып алырга насыйп итте. Каргалы авылы элегрәк заманнарда мин үскән төбәкнең рухи-дини бер башкаласы булып торган. Безнең Бозаулык суы буе татар авыллары ул дәвердә рәсми рәвештә Самара губернасына буйсынсалар да, мулла-мөәзиннәренең күпчелеге шушы Каргалы мәдрәсәләрендә укыганнар. Совет хакимияте дәверендә дә Каргалыдан чыккан укытучылар ишле иде. Сугыштан соңгы елларда Бозаулык суы башланып киткән Иске Белогорда безне дә шул авылның бер кешесе укытты. Үз исеме Мөхәммәдие балалар теленә кертмәскә тырышып, ул үзенә «Салихов абый» дип эндәшүне генә хуп күрер иде.
Бу авылның халык телендә «Сакмар буе Каргалысы» дигән исеме дә бар. Чөнки ул Сакмар буенда, Сакмарсу тамагына якын гына җирдә урнашкан. Хәзерге рәсми язмаларда ул Татар Каргалысы дип атала. Күренә ки, татар дөньясына мәгълүм өч зур Каргалының берсе булган бу авылга карата халык телендә берничә төрле исем саклана. Еникиев, Терегулов морзаларның төп йорты саналган «Бәләбәй Каргалысы» (элек ул Бәләбәй өязенә кергән) белән Татарстанның Чистай шәһәре янәшәсендәге Каргалыдан аермалы буларак, Оренбург янәшәсендәгесенең тагын бер рәсми атамасы булуын да әйтеп үтик. Унсигезенче-унтугызынчы йөзләргә караган язма документларда ул «Сәгыйд бистәсе» («Сеитов посад») исеме белән дә йөргән. Татар дөньясында бу авылга багышлап иҗат ителгән аерым хезмәтләр дә бар. Мәсәлән, Чулпанай Мирхәйдәр дигән берәү 1890 елда Оренбургта «Сәед бистәсе» исемле китабын бастырып чыгара. Мәшһүр галимебез Риза хәзрәт Фәхретдиневнең дә Уфада яшәгәндә үк бу авылга багышлап «Сәгыйд» исемле китап (1898) нәшер иткәнлеге һәм Оренбургта «Әхмәт бай» китабын (1911) язганда аерым бүлек багышлаганлыгы мәгълүм.
Каргалы элек Оренбург—Казан юлы өстендә утырган иң зур авылларның берсе булган. Хәзер дә әле ул Сакмар елгасы буйлап өч-дүрт чакрымга җәелеп утыра. Зур урамнары Сакмар ярыннан күтәрелә башлаган сөзәк үр буйлап сузылган. Аркылы урамнар үр сыртындагы борынгы кабер ташларына таба бара. Табигый таштан корылган зират коймасы белән авыл арасыннан киң асфальт юл уза. Мәңгелеккә дип эшләнгән ул зират коймасының кайчан корылганлыгын белүче юк. Ул койма, шундый ук таштан төзелгән элекке кибет, келәтләр авыл белән бер үк вакытта корыла башлаган булса кирәк. Басу ягы табигате үрле-калкулы ялан кырдан гыйбарәт. Сакмарсуның аргы ягын тоташ урман — өянке, усак, каен урманы хасил итә. (Урманның зур өлеше элек бер алпавыт карамагында булган. Хәзер ул шәһәр яны урманчылыгына керә.)
«Әхмәт бай» китабының «Каргалы шәһәре» бүлегендә Риза Фәхретдинев егерменче йөз башы авылын болайрак тасвир кыла: «Оренбургтан егерме чакрымнарда Сакмар елгасының уң яры буйлап сузылган бер шәһәр булыр. Халык телендә ул Каргалы дип кенә йөртелә. (Бу исем аңа шәһәр уртасыннан Сакмарга агып төшүче Каргалы елгасына нисбәтле рәвештә бирелгән.) Аның «Сәгыйд бистәсе» дигән атамасы да бар. Анда мөселманнар гына яши. Бу бистәне сәүдәгәр Сәгыйд Хәялин нигезләгән, шунлыктан шәһәр аның исеме белән дә йөри. Җаек һәм Идел елгалары буйларында башка андый саф мөселман шәһәрләре юктыр. Шушы көндә Каргалыда ун сан мәсчет булып, күбесендә икешәр указлы мулла бар… Каргалының барлык әһлиясе (халкы) чама белән унөч меңдер. Укымышлысы, хәлфә вә суфыйларны кертмичә, йөз ярым чамасы булачактыр. Каргалы шәһәрендә һәр гасырда үзенә күрә шөһрәтле галимнәр, аз булса да шагыйрь вә әдипләр яшәгән. Сәгыйд бистәсен Елизавета императрица 1745 елда төзергә рөхсәт бирә… Шушы көнге Каргалыда әлегә почта вә телеграф юк, хастаханә дә юк. Моңа шәһәр исеме бирелүе башкалардан аеру ниятеннән эшләнгәндер. Оренбургта исә бу көндә йөз мең чамасы кеше яши, шуның дүрттән бер өлеше әһле ислам кешеседер».
Боларга өстәп шуны әйтик, патшабикә әмере чыкканчы ук Казан төбәгеннән бу авылга берничә гаиләнең күчеп килгәнлеге мәгълүм. Алар 1743 елда Оренбург губернаторы И.И.Неплюев рөхсәте белән монда килеп төпләнәләр. Димәк, Каргалы авылы хәзерге Оренбург шәһәре белән бер үк вакытта төзелә башлый. Ә кайбер галимнәр фикеренчә, ул җирдә элек-электән үк ерак бабаларыбыз яшәгән булырга тиеш. Чөнки ул — безгә кардәш халыклы Урта Азия мәмләкәтләре белән Уфа, Казан төбәкләрен тоташтыручы сәүдә юлы өстендә утрак тормыш алып бару өчен иң җайлы урыннарның берседер. Шушы төбәк авыллары мазаратын хәтерләткән зират күренеше дә шул ук фикерне раслый сыман. Казан арты авылларыннан күченеп килгән мөселманнар монда каберлеккә агач утыртмый башлаганнар. Димәк ки, биредә алар элек-электән яшәүчеләр йоласын үтәргә мәҗбүр булганнар.
Оренбург тарихчысы Сергей Попов хәбәр итүенчә, 1747 елда Каргалыда йөз җитмеш өч йорт-каралты булган, анда яшәүче ир-ат саны меңгә җиткән. Бу авылга зур сәүдәгә керешерлек бай мөлкәтле һәм азмы-күпме сәүдә тәҗрибәсе туплаган кешеләрне генә алырга тырышканнар. Беренче күченеп утырган ике йөзләп сәүдәгәр башлыча Казан, Вятка, Сембер губерналарыннан китерелгән. Әлбәттә, алар арасында дин әһелләре дә ишле генә санала. Мәсәлән, Каргалының икенче ахуны, соңыннан илле ел чамасы Рәсәйнең Европа һәм Себер өлеше мөселманнары мөфтие вазифаларын үтәгән Мөхәммәтҗан бине әл-Хөсәен әл-Борындыкый нәселе монда Зөя елгасы буе Борындык авылыннан килгән була. һәр сәүдәгәр, һәр мулла йорт-кура һәм мал-туар тоту өчен үзе белән берничә хезмәткәрне алып килә алган. Аерым һөнәр осталарын чакырып китерү дә рөхсәт ителгән. Мондый мәсьәләләрне хәл итү авылның беренче старостасы Сәгыйд Хәялингә йөкләтелә, билгеле.
Патша хөкүмәте Каргалы бистәсенең оешу көннәрендә үк Урта Азия ханлыклары белән сәүдә арадашлыгын башлап җибәрү бурычын куя. Ташкент тарафына беренче зур сәүдә кәрваны 1741 елда, Оренбург һәм Каргалы төзелә башлаганчы ук, Орск кальгасыннан җибәрелә. Аны оештыруда Сәгыйд Хәялин дә катнашкан дигән фикер бар. Шубай Арсланов белән Мансур Йосыпов җитәкләгән ул кәрван үз бурычын уңышлы үтәп чыга. Казакъ, Үзбәк ханлыклары җирләреннән үтеп, сәүдәгәрләр Ташкент каласына барып җитәләр һәм бер елдан соң зур табыш белән үз илләренә әйләнеп кайталар. Сәгыйд бистәсе тарихына багышланган соңгы китап авторлары — аталы-уллы Искәндәревләр раславынча («Сеитов посад». Казань, 2005), шул ук тарафка икенче зур рәсми кәрван берничә елдан соң Каргалы авылыннан чыгып китә. Кәрван башы итеп Сәгыйд Хәялиннең бертуганы сәүдәгәр Габдулла Хәялин билгеләнә. Бу кәрван да, үз бурычын уңышлы үтәп, 1749 елда Оренбургка әйләнеп кайта. Әлеге китапта китерелгән архив материалларына караганда, кәрван ефәк, парча, чәй ише товардан тыш җиде пот көмеш тә алып кайта. 1750 елда шул ук Габдулла Хәялин, Надир Сафаров һ.б. катнашында тагын бер кәрван Хива ханлыгы башкаласына юнәлә. Аны шул ханлык илчесе Ширбәт озата бара. Ә бер елдан соң зур бер кәрван тагын да ераграк юлга чыгып китә. Исмәгыйль Бикмөхәммәтев җитәкләгән ул кәрванга Һиндстанга барып җитү бурычы куелган була. Бу сәүдәгәрләр бик җитди бурычның бер өлешен генә үтиләр — Һиндстанга барып җитәләр, ләкин илләренә әйләнеп кайту күпләргә насыйп булмый. Чирек гасырдан артыграк вакыт үткәч кенә кәрван башы Оренбургка кайтып егыла, юлда күргәннәренең бер өлешен язып калдыра. «Исмәгыйль ага сәяхәте» язмасын Ризаэтдин Фәхретдинев, 1903 елда Оренбургта нәшер итеп, киң җәмәгатьчелеккә җиткерә.
Әлбәттә, әлеге кәрваннарны оештырып җибәрүдә төбәк түрәләреннән тыш рус сәүдәгәрләренең дә өлеше зур була. Мөселманнар яшәгән җирләргә рус кешесенең аяк басуы тыелган булганлыктан, алар анда үзләре бара алмаган, билгеле. Дөя өркәчләренә өелгән мал-мөлкәтләре генә ул якларда «сәүдә кылып йөргән». Каргалы кешеләре аша эш йөртүче рус сәүдәгәрләре исемлегендә Мәскәү төбәгеннән рус В.Журавлев, грек И.Мавродин, соңрак Казанда сәүдә өлкәсендә дан казанган Кекиннардан берәү, Урал-тау казылма байлыкларын аяусыз үзләштерүче сәнәгатьче Твердышевлар һ.б. бар.
Билгеле инде, патша түрәләре ул сәүдә кәрваннары белән әлеге ханлыкларга үз шымчыларын да даими рәвештә җибәреп торганнар. Шундый шымчыларның иң танылганы, әлбәттә, Ян Виткевич була. Ул Ташкент, Сәмәркандлар аша үтеп, Кабулга ук барып җиткән. Берләштерелгән һиндстан империясен нигезләгән «мәшһүр татар» Заһретдин Бабур шаһның Кабулдагы затлы сарай һәм бакчаларында йөргәндә, бу разведчик рус патшаларын шул бай мәмләкәтне яулап алу мөмкинлекләре бар дип тә ымсындыра. Аның шуңа тартым хәбәрләре һәм күргән-белгәннәре турындагы язмалары безнең сәүдәгәрләр аша Оренбург якларына даими рәвештә җибәрелеп торган. Аңа багышланган кайбер хезмәтләрдә «Виткевич Коръән сүрәләрен мөселманнардан яхшырак белгән, намаз гамәлләрен алардан остарак башкарган» дип арттырыбрак та язалар. Дөреслектә кем булган соң ул? Польшада, туган-үскән илендә, Россиягә каршы фетнәдә катнашкан бер ир-егет. Мөгаен, тумыштан ук мөселман өммәте кешесе булгандыр. Сөргенгә Казакъ ханлыгы чигендә урнашкан Орск каласына җибәрелгән. Шунда, имеш, мөселманча гамәл кылырга һәм сөйләшергә өйрәнә. Аннары бер сәүдә кәрваны белән Урта Азия тарафына озатыла, тизрәк илеңә кайтасың килсә, безгә хезмәт ит дип. Билгеле инде, чит-ят җирләрдә булганда ул татар исемен йөрткән, разведка мәгълүматларын Орск, Оренбург, Каргалы татарлары аша хәбәр итеп торган…
Кайбер Каргалы кешеләренең мондый төр хезмәтләре, мөселман илләрендә йөргәндә сәүдә эшеннән тыш башка хезмәтләр дә башкаруы турында әлегә мәгълүматлар тупланмаган.

* * *

Унсигезенче йөзнең сиксәненче еллары башында Каргалыда өч мәчет эшләгән. Аннары һәр ун-унбиш ел саен диярлек берәр мәчет салынган. Сакмар буендагы бишенче мәчет 1760 елда төзелә. Бер янгында ул янып бетә. Соңрак анда яңа мәчетне Хөсәеневләрнең бабасы Хөсәен бай салдырган, дип хәбәр итә Ризаэтдин хәзрәт. Унсигезенче-унтугызынчы йөзләрдә төзелгән кайбер таш мәчет биналары хәзер дә исән әле. Зәки мулла тырышлыгы белән төзелгән беренче таш мәчет 1775 елда ачылган. Элекке агач мәчет урынына яхшы кирпечтән өч катлы итеп 1883 елда төзелгән базар мәчете унтугызынчы йөзнең соңгы мәчете була. 1912 елгы зур янгыннан соң авылда тагын бер мәчет торгызыла.
Хәзерге көндә анда ике мәчет эшли. 1930 еллар ахырына авылның унөч мәчете дә үз вазифасын үтәүдән мәхрүм ителә. Күбесенең манаралары сүтелә. Мәсәлән, унтугызынчы йөз башларында таштан салынган «Кушманаралы мәчет»нең язмышы шундый. Аның манаралары 1941 елның көзендә, мәчет бинасында кавалерия полкы ашханәсе ачылганда сүтеп ташлана. Авылның нәкъ уртасында, Муса Җәлил тыкрыгы белән Габдулла Тукай урамы кисешкән урында урнашкан ул мәчет, халык таләбе белән, 1963 елда кабат ачыла. 1966 елда аңа яңа манара куела. Каргалы елгачыгыннан башланып авылның буеннан-буена сузылган Тукай урамында тагын берничә борынгы таш корылма саклана әле. Соңгы елларда аларның кайберләрең төзекләндерүгә керештеләр. Сакмар очындагы борынгы бер таш мәчетне дә матурлап яңадан эшли башлаганнар. Авыл уртасында Каргалыга нигез салган Сәгыйд Ает улы Хәялиннең табигый яссы таштан төзелгән йортының һәм коймасының бер өлеше дә саклана әле. Элек ул туптан атып та җимерә алмаслык нык корылма булган. Йортның бу өлешен зур кибет һәм товар сакларлык бүлмә, келәтләр биләп торган. Хуҗалар исә икенче катта, бүрәнә өйдә яшәгәннәр. Башка эре сәүдәгәрләрнең һәм һөнәрчеләрнең йорт-хуҗалыклары да элек шул рәвешлерәк итеп эшләнгән була. Аста эре таштан төзелгән, челтәрле тимер ишек-тәрәзәле «пулатлар»да кибет яки остаханәләр урнаша, өстәге бүрәнә өйләрдә хуҗалар яши.
Авылның ярлырак өлешендә, Дунай бистәсендә, агач мәчетләр булган. Шулардай Әюб бине Ибраһим әл-Бөгелмәви имамлык иткән 9 нчы мәхәллә мәчете унтугызынчы йөз ахырында җәдидчелек хәрәкәтенә үз өлешен кертүе белән билгеле. Гани бай Хөсәенев тәкъдиме белән 1899 елдан мәчет карамагындагы мәдрәсәдә җәдидчә укытырга теләк белдергән хәлфәләр өчен махсус курслар эшли. Ул курсларның барлык чыгымын, шул исәптән курска килүчеләрне тәэмин итү чыгымнарын Гани бай үз өстенә ала. Каргалыга төрле тарафтан бик күп хәлфәләр белем күтәрергә килә. Ул курсларда татарның күренекле шәхесләреннән Һади Атласи, Гаяз Исхакый, Габдерахман Сәгъди һ.б. бик күпләр укый. Ул курсларның мөдире Төркиядә укып кайткан язучы, булачак «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатих Кәрими була.

2

Олуг галимебез Риза Фәхретдинев «Әхмәт бай» китабының Каргалыга багышланган бүлегендә «Бу шәһәр киләчәктә үз трамвае, телефон станциясе, хастаханәсе булган тагын да зуррак шәһәргә әверелер әле» дип язса да, ул өметләр өлешчә генә акланды. Без яшәгән гасырның утызынчы-кырыгынчы елларында биредә йортларга электр уты, радио кертелә башлый, телефон линиясе сузыла. Ә медицина пункты (амбулатория) белән аптека — унынчы елларда, унбиш авыруны дәвалауга исәпләнгән төбәк хастаханәсе исә 1961 елда ачыла. Мәгәр Совет хакимияте дәверендә элекке «шәһәр» үсми, киресенчә, йортлар саны бермә-бер, халык саны исә өчләтә-дүртләтә кими. (Хәзер авылда дүрт мең чамасы кеше яши.) Мондый кимүләрнең сәбәпләре һәркемгә аңлашыладыр, шәт. Ике-өч йорт хуҗасының берсе байлар исәбендә йөргән ич ул вакытта. Дин әһелләре дә бик ишле булган.
«Һәр мәчет хозурында ибтидаи (башлангыч) вә бәгьзеләрендә рөшди (җиде сыйныфлы) мәктәпләр ачыла» дип хәбәр итә Р.Фәхретдинев. Әйе, авылда төзелеш барган елларда ук мәктәп-мәдрәсәләргә дә нигез салына. Тәүге мәдрәсә мөдәррисләре Каргалыга күченеп килгәнче үк дини уку йортларына җитәкчелек иткән абруйлы шәхесләр булалар. Шундый шәхесләр арасында Габдессәлам бине Уразмөхәммәд мулла беренче булып тора. 1746 елда Каргалыга күченеп килгәнче ул Казан артындагы Ташкичү авылы мәдрәсәсендә балалар укыткан. Каргалыга күчкәндә аңа кырык алтынчы яшь була. Белеме, тәҗрибәсе дә җитү булган бу мулланы авыл сәүдәгәрләре махсус чакырып китергәннәрдер, мөгаен. Килгәч тә ул монда беренче мәдрәсәне ачып җибәрә. Үзе белән кайбер шәкертләрен дә ияртеп алып килгәнлектән, хәлфә-мөгаллимнәргә кытлык кичерми. Тарихтан мәгълүм ки, патша хөкүмәте җәберләвенә түзә алмыйча баш күтәргән татар-башкортлар фетнәсен оештырган Батырша да шушы Габдессәлам ахун шәкерте була.
Оста янына — оста, зыялы янына зыялы җыелыр, дип әйтә бит халык. Шигъри җанлы мулла Габдессәлам артыннан ук диярлек Каргалыга Буа тарафыннан Вәлид мулла да килә. Вәлид бине Мөхәммәд әл-Әминне икенче мәхәллә каршындагы мәдрәсәгә баш итеп билгелиләр. Вәлид ишан хәзрәтләре белән Уразмөхәммәд ахунның (тәхәллүсе — Габдессәлам Урай) шигырь үрнәкләре безнең көннәргәчә сакланган. Аларның кайберләре «Татар поэзиясе антологиясе»ндә дә урын алган. Габдессәлам шигырьләрен замандашы Г.Державин русчага тәрҗемә иткән. Боларның мәдрәсәсенә әдәби һәм гыйльми иҗат белән шөгыльләнүгә дәртле шәкертләр төрле тарафтан килә башлый. Оренбург губернасы Бөгелмә өязе Тимәш авылыннан килгән Габдеррәхим дә Каргалыда Вәлид ишан мәдрәсәсен үз итә. (Бөгелмә өязе 1851 елдан яңа оешкан Самара губернасына кергән.) Укуын тәмамлагач, ул, үз мәдрәсәсендә үк калып, берничә ел балаларга белем бирә. Шушы җирлектә ул шагыйрь Габдеррәхим Утыз Имәни әл-Болгари буларак таныла, тәүге гыйльми эзләнүләрен шушында башлап җибәрә. Утыз Имәни белән бер үк чорда Каргалыда аның яшьтәше, каһарман язмышлы Салават Юлаев та белем ала. Билгеле, ул да олуг шагыйрьләр арасында үзенең шагыйрьлек көчен сынап карагандыр. Бу ике яшьтәшнең шәхес буларак җитешүләре һәм иҗатларының чәчәк ату чоры, шөбһәсез, шушы Каргалы дәверенә туры киләдер. Габдеррәхим Утыз Имәнинең Каргалы кызына өйләнүе, 1774 елда аларның монда Бәдыйгөлҗамалы туганлыгы да мәгълүм.
Күпмедер вакыт Харәземдә һәм Казан артындагы Казаклар, Кышкар мәдрәсәләрендә шәкертләргә белем биреп, байтак тәҗрибә туплаган шагыйрь һәм фикер иясе Ишнияз бине Ширнияз бине Ярмөхәммәд әл-Харәзми дә 1776 елда Каргалыга килеп төпләнә. Монда аны да мәдрәсә мөдәррисе итеп куялар. Ишнияз мулланың әдәби һәм гыйльми мирасы өлешчә Казан мирасханәләрендә саклана. Каргалы авылы зиратында тулы исем-атамасы язылган гадирәк кенә кабер ташы да бар әле. Аның төрки дөньяда мәшһүр булган «Ләйлә илә Мәҗнүн» поэмасы җирлегендә, шул исем белән аталган җыйнак эчтәлекле матур бер әсәр иҗат иткәнлеге, Каргалыда яшәү дәверендә, 1780 елда, «Болгарда дини ышанулар» («Гакаиде Булгария») дигән фәлсәфи хезмәтен язганлыгы мәгълүм. Бу мәгърифәтче мулланың дини эчтәлекле дәреслек кулъязмаларының булуы да билгеле.
Бер авылда бергә яшәгән Ишнияз бине Ширнияз остаз белән Утыз Имәнинең үзара аралашмаулары һич тә мөмкин түгел. Ләкин ул хакта әлегә тулы мәгълүмат юк. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда Ишнияз мулланың күпчелек мирасын якташлары Үргәнеч каласына алып китәләр. Андагы мирас белән безнең галимнәр таныш түгел дияргә була. Утыз Имәнинең 1788 елда ишле гаиләсен алып Бохарага чыгып китүендә дә, бәлки, Ишнияз остазның йогынтысы булгандыр. Ләкин әлегә ул хакта мәгълүмат юк шикелле. Ишнияз бине Ширнияз 1791 елда Каргалыда вафат була. Гаиләсе шунда торып кала. Варислары бүгенгә мәгълүм түгел. Каргалының беренче шагыйрьләреннән булган Габдессәлам Уразмөхәммәд (Урай), Утыз Имәни Каргалыга килгәнче үк, 1762 елда вафат булган. Вәлид мулла 1800 елда хаҗ сәфәренә китә һәм 1803 елда шунда гүр .иясе була. Ләкин авылда аларның күпсанлы варислары, иҗатташ шәкертләре кала.
Мулладан — мулла, җир сукалаучыдан сукачы чыгар, дип әйтелә. Каргалы халкының зыялы катлавыннан чыккан, татар дөньясында күренекле эз калдырган шәхесләр дә шактый. Шуларның берничәсенә генә тукталып үтик.
Каргалы төбәгенә беркетелгән авыл муллаларына баш, ягъни ахун хәзрәтләре вазифасын да үтәгән Габдессәлам бине Уразмөхәммәднең оныгы Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов әдәбият сөючеләребезгә бик таныш кеше. Ата-бабасы кебек мулла вазифасын үтәүдән бигрәк ул безгә классик шагыйрь Әбелмәних Каргалый буларак билгеле. Аның икенче тәхәллүсе исә Сәгыйд бистәсенә нисбәтле була: Хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әл-Сәгыйди. Бабасы вафатыннан соң дөньяга килгән бу бала бик тынгысыз холыклы булгандыр, күрәсең. Үз авылында мәдрәсә белемен үзләштергәннән соң, ул берникадәр вакыт Бохара, Истанбул кебек төрки дөньяның ул дәвердәге мәшһүр үзәкләрендә дә укып йөргән. Шул үзәкләрдә иҗат иткән әдипләр белән аралашкан. Алар белән ярышып шигырь вә поэмаларын язган. Танылган әдәбият галиме Мөхәммәт ага Гайнуллин аны унтугызынчы йөз татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе дип атый. Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдинев тә аның иҗатын бик югары бәяләгән: «Язылган шигырьләре һичбер җирдә вә гасырда йөз кызартачак түгел», — дип әйткән.
Шагыйрь 1830 еллар урталарында, илле биш яшьләр чамасында, икенче мәртәбә хаҗга барган җирендә изге туфракта ятып кала.
Әбелмәних Каргалыйдан ундүрт-унбиш елга соңрак, 1794 елда туган Һибәтулла Сәетбаттал улы Салихов Сәед бистәсе данын татар дөньясына тараткан өченче күренекле шагыйрь санала. Аның атасы Каргалыныкы, бабасы исә бу авылга Чистай өязе Такталы карьясеннән килгән кеше. (Хәзер ул авыл Аксубай районына керә.) Һибәтулла туганда аның атасы Каргалыдан ерак булмаган Түбәнге Чебенке авылында мулла вазифасын үтәгән. (Авыл исемен шул төбәк халкы атаганча язуны хуплыйм. Бала чагымда укыткан Хәенә апам да шул авылныкы иде. Үрге һәм Түбәнге Чебенкеләр арасында элек, Оренбург каласын төзегәндә, вак таш — щебенка чыгару базы булган. «Матур туганда» романында Ш.Камал да ул баз-чокырларны тасвирлап үтә. Бу авыллар атамасы нигезендә шул «щебенка» сүзе ятадыр кебек. Безнең әдәби язмаларда кабул ителгәнчә, чебенгә бәйле сүз — «Чебенле» түгелдер.)
Һибәтулла шулай ук Каргалы мәдрәсәсен тәмамлый. Мәдрәсәдә аның остазы шагыйрь Вәлиәтдин Багдадый була. Һибәтулла Салиховның мулла, мәдрәсә башлыгы һәм шагыйрь буларак дан казанган төп йорты — Каргалыдыр. Бу авылның Сакмар очы зиратында ишан хәзрәтләренең җыйнак кына кабер ташы сакланган. Ул 1867 елда вафат була. Кабер ташының арткы өлешенә «Дүртенче, сөйгән хатыны Бибимәхтүмәнең дә кабере» дигән сүзләр дә язылган. Димәк, бу кабер ташы астында аркага арка терәп ике җан ята. Каргалыда шагыйрь нәселе вәкилләре исән әле. Аларның кайберләре — Салихов, берише Сәетбатталов фамилиясен йөртә. Күпчелеге укытучы һөнәрен сайлаган. Каргалыдан йөз утыз чакрымнар көнбатыштарак урнашкан Иске Белогор авылында Мөхәммәт Салиховның балалар укытканлыгы. алда әйтелде. «Сугышмаган, әсир ителгән» дип, аны ул елларда бераз кыерсыттылар да шикелле. Әдәбият фәненнән укытмаса да, «Салихов абый» безгә кайчак, онытылып, дәреслектә булмаган шигырьләр сөйләве белән истә калган.
Һибәтулла Салиховның дүрт хатынының берсе (борынгы бабаларыбыз әйткәнчә, беренче — «алтын хатын»ы) атаклы татар морзалары Айдаровлар нәселеннән. Элек Оренбург, Уфа төбәкләрендә бу нәселдән чыккан зыялылар бик ишле булган. «Хөсәения» мәдрәсәсендә дә бу токымнан берничә кеше укыта. Татар матбугатында еш тиргәлгән Казан арты «Түнтәр авылы ишаны»ның кияве дә шул морзалар нәселеннән. Совет чоры татар язучысы Әсгать Айдар да шул токымнан иде.
1984 елда Каргалыда Һибәтулла Салихов мирасына ия булган олы яшьтәге ике апа исән иде әле. Хәзрәтнең кызының кызы туксан бер яшьлек Кәримә Габделлатыйпова ул җәйдә инде урын өстендә ята, авыр сөйләшә иде. «Минем әбием морза Айдаровлар нәселеннән була. Кызым Зәйнәп белән хәзер без шушы абруйлы ике токымның соңгылары», — дип әйткән иде ул. Кәримәнең атасы Җәмил хәлфә ишан хәзрәтләренең яраткан шәкерте була. Әлбәттә, Һибәтулла хәзрәт һәм аның мирасы турындагы әңгәмәнең дәвамы пенсия яшенә җитеп килүче Зәйнәп апа белән дәвам ителде. Ул Каргалы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта иде. Илленче еллар башында Оренбург педагогия институтының татар бүлеген тәмамлаган. «Яраткан укытучым Үлмәс апа Беляева иде. Ул Каргалыга еш килеп йөрде. Иске язмаларны, китапларны укый, алып та киткәли иде. Үзем дә ул сораган иске китапларны аңа илткәләдем. Килгәндә күбрәк бездә торды… Әйе, Зөһрә әбиләрдә дә була иде…»
Зөһрә әбинең дә Һибәтулла хәзрәт нәселеннән икәнлеген белә идем. Каргалы урта мәктәбе башлыгы, авылдашым Илдус Зәби-ров белән сиксән дүрт яшьлек Зөһрә Сәетбатталова өендә дә булдык. Авылның Дунай бистәсе очында. Зөһрә әби җитез хәрәкәтле, зиһенле татар апа-әбиләренең берсе буларак хәтердә калган. Ләкин инде ул без килгәндә сукырайган иде. «Күзем күрми башлаганга бишенче ел була. Шул сәбәпле әле өченче ел гына биатамнан (каенатамнан. — Л.Х.) калган биш-алты калын дәфтәрне Җизактан килгән бер зыялыга биреп җибәрдем. Бик озаклап дога кылып алды. Зур итеп сәдака бирде. Сукырайгач, үзем укый алмыйм. Балалар да кызыксынмый…» — дип сөйләгән иде ул.
Әйе, Утыз Имәнидән, Әбелмәних Каргалыйдан, Һибәтулла Салиховтан һ.б. Каргалы зыялыларыннан калган язма мирас белән кызыксынучылар күп була. Сугышка чаклы Оренбург педагогия институтында укыткан Җамал Вәзиева да, илленче еллар урталарында монда берничә көн булып киткән Нәкый ага Исәнбәт тә борынгы язма истәлекләр белән кызыксынганнар. Соңрак Карга-лыда әдәбият галимнәребездән Мөхәммәт Гайнуллин, Миркасыйм Госманов һәм тагын кемнәрдер була. Җитмешенче-сиксәненче елларда Уфадан Зәйтүнә Шәрипова Каргалыга берничә мәртәбә килә. «Зәйтүнә монда ялгызы да, студентлар белән дә күп тапкырлар булды инде», — дип искә алалар каргалылар. Туксанынчы еллар башында монда Казаннан Миркасыйм Госманов шәкертләре Җәүдәт Миңнуллин, Раиф Мәрданов, Ирек Һадиевләр җитәкләгән археологик экспедиция дә булып китә. Урта Азия гыйлем үзәкләре дә Каргалының язма мирасы һәм тарихы белән элегрәк елларда бик кызыксынганнар. Тик үткәндәге ул олы мирасның әлегәчә тулы килеш бүгенге укучы кулына ирештерелмә-ве генә беркадәр борчу тудыра. Әйтик, Үлмәс Беляеваның үз заманында, илленче-алтмышынчы елларда Оренбург төбәгендә туплаган язмаларының бик аз өлешен генә матбугатка чыгара алганлыгы көн кебек ачык. Ул дәвердә мулла чапаны кигән галимнәр һәм шагыйрьләр турында иркенләп язып булмый, тупланган мирасны күрсәтеп бетерергә мөмкин түгел иде. Сакланган булса, бүген ул байлыктан иркенләп куллан да бит… Сакландымы икән соң ул кулъязмалар — бөртек-бөртек хәреф белән чуарланган ул иске дәфтәрләр?
Зөһрә әби Сәетбатталова белән әңгәмәдән тагын шуны ачыклаган идем: күренекле радио һәм телевидение журналисты Фәрит Сәйфелмөлековның бабасы да Һибәтулла хәзрәткә кардәш тиешле икән. Ә ни рәвешле кардәш — Зөһрә әби безгә аңлатып бирә алмады. Чөнки ул кеше революциягә чаклы ук Каргалыдан киткән. «Мин әле ул чакта кияүгә чыкмаган ием. Уналтым тулгач, мине ишан хәзрәт оныгына ярәштеләр. Биатам Әхмәт хәлфә төп йортта яши иде…»

3

Әлеге олуг хәзрәтләрнең һәм шагыйрьләрнең чордашлары һәм авылдашлары булган беренче мөфтиләребезне дә искә алып китү зарурдыр. Болар — Россия мөселманнары арасында иң мәртәбәле вазифаны биләүче иң тәүге мөфтиләр Мөхәммәтҗан Хөсәенев, Габдессәлам бине Габдеррәхим һәм Сәлимгәрәй Тәфкилевләр. Мөхәммәтҗан Каргалы төбәгенең беренче ахуны Мөхәммәд бине Гали әл-Дагыстаниның шәкерте була. Остазы вафатыннан соң байтак вакыт үзе дә ахун вазифасын үти. Аның атасы Хөсәен баштарак Эстәрлебаш авылы мулласы була. Мөхәммәтҗан Каргалыда укый. Ахун булгач, аңа Урта Азия мөселман вәкилләре белән арадашлык итү бурычлары да йөкләнә. Мәсәлән, Оренбург генерал-губернаторы барон О.А.Игельстромның Каргалы ахунын берничә мәртәбә Кече Жүз казакъ түрәләре янына дипломатик сөйләшүләр алып бару өчен җибәргәнлеге мәгълүм. (Мөхәммәтҗан мөфтинең яшьлектә яшерен рәвештә Бохарага барганлыгы һәм шуннан соңгы еллардагы эшчәнлеге турында 1939 елда СССР Фәннәр академиясе нәшер иткән «Исторический архив» журналында кызыклы фактлар китерелә. Борынгы документларда мөфти фамилиясенең «Гусейнов» рәвешендәге язылышы да очрый.)
Екатерина II идарә иткән дәвердә Оренбург губернасының бик зур мәйданны биләвен һәм, Уралның аръягындагы казакъ ханлыкларыннан тыш, Кавказ төбәгендәге мәмләкәтчекләр белән дә чиктәш булуын билгеләп үтәргә кирәктер. Ул вакытта губернаның чикләре Иделдән Уралгача һәм Нократ елгасыннан алып Каспий диңгезенәчә җәелгән була. Пугачев фетнәсе бастырылгач та, ул чордагы Россиянең өчтән бер өлешен биләп торган әлеге губерна җитәкчесе итеп Әби патша швед О.А.Игельстромны билгели. Һәм ул катлаулы, күпмилләтле биләмә белән ничегрәк идарә итәргә кирәклеге турында ике арада хатлар йөри башлый. (Хатларның бер өлеше 1886 елгы «Русский архив» журналының «Граф Игельстром архивы» өлешендә китерелә.)
Патшабикә хат-фәрманнарыннан бер-ике өзеккә күз төшерик: «Подданствобызда торган һәм сез идарә иткән төбәктә яшәгән яки шунда күчеп килгән халыкка карата бик сак мөгамәләдә булыгыз. Аларга карата җәбер кылмагыз, басым ясамагыз. Җәбер кылган тәкъдирдә, канун кушканча аларга дөреслекне табарга рөхсәт ителсен». Икенче хатта: «Шул халыклар арасында диндәшләре яисә башка берәр начар ниятле кешеләр тарафыннан безнең өчен зарарлы үгетләр таратылмасын. Зарарлы үгетләрне… мөмкин кадәр йомшаграк чаралар белән туктатыгыз», — диелгән.
Екатерина II белән язышкан хатларыннан күренгәнчә, Игельстром үзе дә, әйтик, татар-башкортларга карата йомшаграк мөгамәләдә булуны яклый. Дини карашка бәйле эзәрлекләүләргә каршы була. Урыннарда мәчетләр ачу кирәклеген хуплый. Әби патша да мөселманнар яшәгән төбәкләрдә мәчетләр төзергә рөхсәт бирү нияте барлыгын иң әүвәл Игельстромга хәбәр итә шикелле.
Яңа губернаторның мөселманнарга карата булган карашы, аларга беркадәр дини ирек бирергә кирәклеге турындагы фикере, мөгаен, Мөхәммәтҗан ахун белән якыннан аралашу нәтиҗәседер. Бу барон идарә итә башлагач та, Мөхәммәтҗан Хөсәеневне киң вәкаләтле Чик буе комиссиясенең ахуны итеп билгели. Ягъни әлеге ахун өлкә чигеннән көнчыгыштарак урнашкан Урта Җүз һәм Бүкәй казакъ ханлыклары белән тыгыз элемтә тотучы түрәләрнең берсенә әверелә. Шул рәвешле, булачак беренче мөфтигә багышлы рәсми язмалар СССР чорында нәшер ителгән казакъларга бәйле тарихи документларның 4 нче томында да урын ала («Собрание документов по истории колониальной политики царизма в Казахстане», 1939).   
Мөселман татар-башкортлар 1773-1774 елларда Емельян Пугачев күтәрелешендә актив катнашалар. Шул ук чорда башланган Россия белән Төркия сугышы 1774 елда тәмамлана. Дунай елгасы буендагы Кече Кайнарҗа авылында төзелгән солых килешүендә Төркия хөкүмәте мөселманнарның Россиядәге язмышына карата җитди тәкъдимнәр кертә. Шушы җитди вакыйгалардан соң патшабикә Екатерина илдәге милли сәясәтне беркадәр үзгәртергә ниятли һәм патша хөкүмәте карары белән «Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе»н оештыра. Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар…» китабының ул идарәгә багышлы өлешендә: «1192 (1778) елның 22 сентябрендә Оренбург кальгасында бер мөфти һәм өч казыйдан торган «Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе» ачыла… Казыйлар һәр өч елда чиратлашып алышыналар… Бу идарәнең ачылуы, Коръән басылуга рөхсәт бирелү һәм мөселманнарны башкаларның җәберләвеннән тыю — Кечек Кайнарҗа килешүе шартларының берседер», — дип язылган.
Хәзрәт кулланган дата һәм идарә атамасына карата булган соравымны бер очрашканда мөфтият хезмәткәре, дин галиме Равил Үтәбай-Кәримигә дә биргән идем. Ул: «Мөфтият архивында шул дәвер документлары сакланмаган. Хәзер кабул ителгән датаны ачыклаучы күренми… Мәрҗани фикеренә каршы килеп булмый»,— дип әйткән иде. Мөфтиятнең Кече Кайнарҗа килешүенә бәйле рәвештә ачылуын Надир Дәүләт тә «Россия төркиләренең милли көрәш тарихы» хезмәтендә билгеләп китә. Ул дәвердәге Төркия башлыкларының Россия мөселманнары язмышы белән кызыксынулары элегрәк телгә алынмады.
Яңа идарәнең беренче рәисе итеп тәҗрибәле ахун Мөхәммәтҗан бине әл-Хөсәен бине Мансур әл-Җәбәли әл-Борындыкый билгеләнә. Ш.Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар…» китабында: «Тәрҗемәи хәле сөйләнә торган зат, озын гомер сөреп, якынча илле ел мөфти булып, Уфа янәшәсендәге үз милкендәге авылда 1823 елда вафат… Мәрхүм атабыз мелла Баһаветдин… һәм башкалар һәммәсе аның фазыл вә камил булуын, зур белемгә ия икәнлеген бердәм рәвештә таныйлар. Халык телендә дә бик галим буларак танылган», — дип яза. (Алда күрсәткән датасын Мәрҗани монда да кабатлый. Мөфтият 1788 елда оешкан булса, Мөхәммәтҗан ул вазифаны кырык ел чамасы гына үтәгән булыр иде.) Бу идарә 1788 елда Уфага күчерелә, исеме-аталышы да берникадәр үзгәртелә шикелле.
Россия империясендә мөфтиләрнең дәрәҗәсе вә вәкаләте зур була. Алар үзләре теләгән вакытларда патша җәнаблары белән турыдан-туры элемтәгә керү хокукына ия булганнар. Петербургтагы һәм Кырымдагы патша сарайларының ишекләре алар өчен һәрчак ачык торган. Мөхәммәтҗан үз вазифасын үтәгәндә, империя белән өч шәхес җитәкчелек итә: Екатерина II, аның улы Павел I һәм аның улы Александр I. Шиксез ки, Әби патша идарә иткәндә Мөхәммәтҗан Хөсәенев аның белән танышуга чакырылмыйча калмагандыр. Павел белән Александрның тәхеткә тәгаенләнү тантаналарында катнашкан булуы да һич тә шик тудырмый. Дәүләт карамагындагы бер сәяси идарә башлыгы буларак (мөфтият Эчке эшләр министрлыгының бер идарәсе саналган), барлык мөфтиләр дә патшаларны коронацияләү тантаналарыннан калдырылмаганнар. Андый олуг мәҗлесләргә мөселман өммәтендәге иң абруйлы дип күзалланган шәхесләр дә чакырулы булган. Мәсәлән, алтын приискалары хуҗалары, аталы-уллы Рәмиевләрнең шундый ике зур җыенда катнашканлыклары мәгълүм. Мөхәммәтсадыйк Рәмиев 1881 елда Александр III кә таҗ кидерү тантанасына чакырулы була. Кайбер хәбәрләргә караганда, ул яшь императорга бик кыйммәтле һәм үзенчәлекле бүләк тапшыра. Мөхәммәтшакир Рәмиев 1894 елда император Николай II не коронацияләүдә катнаша. Ул тантанага Мөхәммәдьяр мөфтидән тыш тагын берничә мөселманның, шул исәптән Кырым морзасы Исмәгыйль Гаспринскийның чакырылганлыгы билгеле. Беренче мөфтиләргә шулай ук Урта Азия яисә Кавказ ханлыкларыннан килүче дәрәҗәле кунакларны Оренбургта яки Саратовта каршы алып, пайтәхеткә кадәр озата бару, ул кунакларның Россия түрәләре белән сөйләшүләрендә катнашу бурычы да йөкләнгән була.
Мөхәммәтҗан мөфти 1823 елның декабрендә вафат булгач, аның вазифасын вакытлыча үтәү бурычы Әмин казыйга йөкләнә. Әмин Дәмин улы әл-Җәбәли әт-Танавый да Зөя буенда, хәзерге Апае районына кергән Танай авылында туган. Дини идарәгә ул казыйлыкка сайлангач килә. Бер ел чамасы вакыт мөфти булып тора. Император тарафыннан яңа мөфти билгеләнгәч, тагын бер нәүбәт (өч ел) казый вазифасын үти. Шуннан соң туган ягына кайта, берникадәр вакыт Зөя өязендә ахун булып тора. 1830 елда Әмин Дәминевнең Казан университетына татар теле укытучысы итеп билгеләнүе мәгълүм. Мөфти урынына калган вакытта аңа шактый четерекле вакыйгаларда катнашырга туры килә. Мәсәлән, 1824 елның сентябрендә Александр I Оренбургта дүрт көн булып китә. Император җәнабларын каршылау зур шау-шу тудыра.
Ш.Мәрҗани беренче мөфтинең «тәртипсез вә тәүфыйксыз Мирзаҗан (Мирзакай) исемле углы» булуын гына яза, кызларын искә алмый. Мөфтинең ничә хатынга өйләнүен дә хәбәр итми. Башка чыганакларга караганда, Мөхәммәтҗанның ике кызы казакъ ханнары варисларына кияүгә бирелә. Кече кызы Фатыймага багышлы берникадәр мәгълүматны Карл Фукс китабында да очратып була. Казан университеты профессоры, танылган табиб Фукс Фатыйма һәм аның ире Җиһангир хан белән 1826 елның көзендә Казанда очрашкан.
1886 елда Петербургта нәшер ителгән «История родов русского дворянства» китабының икенче томында (55-56 б.) Кече Җүз ханнары исемлеге китерелә, һәм шунда Бүкәй хан улы Җиһангирның «Оренбург мөфтие кызына өйләнгәнлеге һәм аларның дүрт улы һәм ике кызы» булганлыгы бәян ителә. «Кызлары Зөләйха полковник Тәфкилевтә кияүдә» дип тә өстәлгән. Бу полковникның бабасының бабасы генерал Котлымөхәммәт Тәфкилевнең 1731 елда Кече Җүз казакъ ханы Әбелхәерне Россиягә табыну килешүен төзергә күндергәнлеге мәгълүм. Шул көннән башлап казакъ халкының көнбатыш өлеше Россиягә ярым буйсыну хәлендә яши. Әбелхәердән соң идарә иткән Нургали, Ишим, Бүкәйләрне ханлыкка тәгаенләү «ак патша» киңәшенә вә әмеренә таянып эшләнә башлый. 1800 елда хан тәхетенә Нургалинең уртанчы улы Бүкәй утыра. Император Александр I вакытында, Бүкәй хан вафат булгач, 1812 елда ханлык ике өлешкә бүленә. (Моңа кадәр инде Александр Россиягә Грузия, Финляндия, Молдавия кебек мөстәкыйль илләрне кушып өлгергән була. Соңрак Азәрбайҗан белән Польшаның көнчыгыш өлешен дә «русныкы» итәргә җитешә.) Җаек (Урал) белән Эмба елгалары аралыгындагы кече ханлыкка Бүкәйнең өлкән улы Җиһангиргәрәй билгеләнә. Ләкин аңа 20 яшь тулмау сәбәпле, вакытлыча идарә итү бурычы Бүкәйнең энесе Шиһабигә йөкләнә.
Җиһангир 1823 елда хан тәхетен били. Төркичә «бине-бине»ләп китерелгән шәҗәрәне русчалаштыргач, патша фәрманында ул Җиһангир Нургали улы Бүкәев рәвешендә языла. Бу хан 1826 елда Николай 1не тәхеткә тәгаенләү тантанасында катнаша. Шуннан үз иленә кайтышлый Казанда дүрт көнгә туктала. Аны озата йөрүче хан-солтаннар арасында үз мулласы, «нугай» Ает Мөхәммәт тә бар. «Ханга 24 яшь. Европалыга тартым аксыл йөзле… Чибәр кыяфәтле. Рус телендә… һәр сүзне дөрес, чиста итеп әйтә белә. Безнеңчә язуы әйбәт… Татар теленнән кала фарсы, гарәп телләрен белә…» дип яза К.Фукс. Галимнең шушы сүзләренә таянып, без казакъ ханнарының элек-электән үк татар бәк-морзалары белән якыннан аралашып яшәгәнлекләрен чамалый алабыз. Яшь ханның рус телен яхшы ук үзләштерүенә килгәндә, башта казакъ кардәшләрнең 1957 елда чыгарган китабына күз төшерик («Присоединение Казахстана к России», Москва). Анда «Җиһангир берникадәр вакыт Әстерхан губернаторы Андриевский өендә тәрбияләнә» дип язылган. Ә фарсыча, гарәпчә белемне кайда һәм кайчан үзләштерүе турында хәбәр юк. Андый хәбәрне укучыга җиткерер өчен татар мәдрәсәсен искә алырга кирәк булыр иде шул. Ә Совет хакимияте чорында «иске мәдрәсәне» искә алу килешеп бетми… Бигрәк тә «татар мәдрәсәсен» телгә алу килешми.
Ә аның тарихы болайрак. Оренбург каласы төзелгәч, казакъ халкы түрәләрен Россиягә тагын да якынайта төшү ниятеннән чыгып, анда бер алдынгы уку йортын ачу нияте барлыкка килә. Аның өчен башта мәчет салырга кирәк була. Шәһәрдә затлы таш мәчет төзетү өчен патша казнасыннан акча бүлеп бирелә. Мәчетне төзү, аның карамагында мәдрәсә ачу бурычы мөфти Мөхәммәтҗанга йөкләнә. Мөфти бу эшкә авылдашын, булачак икенче мөфти Габдессәламне тарта. 1799 елда ул аны Оренбург ахуны һәм шәһәрнең Беренче мәхәлләсе имам-хатибы итеп билгели. Шәһәр үзәгендә, Урал елгасыннан ерак булмаган бер калкулыкта, тиздән кызыл кирпечтән матур итеп төзелгән мәчет бинасы пәйда була. 1805 елда аның карамагында махсус мәдрәсә ачыла. Хәзергечә итеп әйтсәк, ул ябык типтагы уку йорты була. Аңа күрше дәүләтләрнең хан-солтан балалары гына укырга алына. Җиһангир солтан һәм аның кардәшләре дә шушы мәдрәсәдә белем үзләштергән булырга тиеш. Бер хезмәттә «Кыргыз-кайсак хан-солтан балалары өчен ачылган мәдрәсә» дигән сүзләр күзгә чалынган иде. Ул мәчет карамагында соңрак, хан-солтанлыклар бетерелгәч, гади мулла балалары өчен мәдрәсә эшли. Шул ук гасыр ахырында анда күренекле әдибебез Галимҗан Ибраһимов белем үзләштерәчәк. Хатыны Гөлсем апа Мөхәммәдева сөйләвенчә, «Коръән Алладанмы, түгелме?» язмасына этәргеч биргән ниндидер бер кулъязма да Галимҗан кулына шул вакытта килеп керә.
Мөхәммәтҗан мөфтинең кызлары… Өлкәннәренең язмышы әлегә ачыкланмаган. Казанга ханбикә булып килгән Фатыймага унҗиде яшь. Ул үзләре тукталган сәүдәгәр Муса өендә профессор Фукс хатыны, шагыйрә Александраны кунакка ала. Чәйдән соң алар, диванга утырышып, бик иркенләп гәпләшәләр. «Фатыйманың теле русча җырлап тора, бер дә рус кешесеннән аерырлык түгел» икән. Йөз-кыяфәте дә ягымлы, күркәм; нәфис киенгән: атлас күлмәктән, аның өстеннән затлы камзул кигән. Муенында зиннәтле муенса, калфагы җем-җем килеп торучы энҗе бөртекләре белән бизәлгән. Җиһангир Фатыймага өч ел элек, ханга тәгаенләнү фәрманын алган елда өйләнгән. Шул елның көзендә Фатыйманың әтисе вафат була. Әнисенә, Кәримә бикәгә патша әмере белән зур гына пенсия билгеләнә. Фатыйма ханның яшь хатыны икән. Казанга сәяхәттә катнашмаган хатыныннан ханның ике улы — җиде һәм биш яшьләрдәге Искәндәр белән Зөлкарнәй бар, дип хәбәр итә К.Фукс.
Фатыйма кемнән һәм кайчан рус шагыйрәсе белән тиңләшерлек итеп русча сөйләшергә өйрәнгән соң? Профессор Фукс ул хакта берни дә язмый. Фатыйма туганда мөфтият инде Уфага күчерелгән була. Димәк, аның бала чагының бер өлеше шушы калада узган. Җәй айларын алар, билгеле, Мөхәммәтҗан «алпутның» ул вакыттагы «үз авылы»нда, Уфадан алтмыш чакрымдагы Атҗиттедә үткәргәннәрдер. Хөкүмәт карамагындагы идарә башлыгы буларак, мөфти хәзрәтләренең үз балаларын Петербугның иң дәрәҗәле уку йортларында укытырга мөмкинлеге була. Фатыйма да шундый уку йортларының берсендә белем алгандыр, мөгаен. Казакъ халык шагыйре Олҗас Сөләйманов та 2007 елның көзендә Казанда шундыйрак фикер әйткән иде. Карл Фукс язмалары шул фикерне раслый.
Җиһангиргәрәй Бүкәй хан Саратов губернасындагы үз утарында 1845 елда вафат була. Ул вакытта инде ул хан булудан бигрәк Россиянең рәсми рәвештә расланган кенәзе санала. Генерал дәрәҗәсендә була. Кенәз статусын алгач, ул һәм аның балалары, Чыңгыз хан варислары икәнлекләрен яшермичә, Җиһангир Чыңгыз, Гәрәй Чыңгыз рәвешендә йөриләр. Патша Россиясендә кенәз дәрәҗәсе бик сирәк шәхесләргә бирелгән. Димәк, ул шәхес һәм аның варислары патша нәсел-нәсәбе белән тиңләшә дигән сүз. Унсигезенче-унтугызынчы йөзләрдә Россиядә рус милләтеннән булмыйча кенәз дәрәҗәсен алучылар күп түгел. Кайчандыр үз ил-мәмләкәтенә хуҗа булган, төрле яклап кысканнан соң, «үз теләге белән» Россиягә кушылырга мәҗбүр ителгән грузин патшалары нәселе шундыйлардан. Нугай урдасы идарәчеләреннән Ырыс бәк (Урус бәк, кенәз Урусовлар) белән Йосыф морза (кенәз Юсуповлар) варислары да шул бик кыска исемлеккә керә.
Җиһангир Чыңгыз бу дөньядан китү белән үк, Кече Җүз һәм Бүкәй ханлыклары да гамәлдән чыгарыла. Бу вакытта инде казакъ иленең Арал диңгезенең көньягындагы өлкәләре генә яулап алынмаган килеш кала. Алары 1880 елларда яулап алыначак…
Соңгы чор казакъ ханнары, бигрәк тә Бүкәй урдасы вәкилләре — кардәш-ыру төрки халыклар мәдәниятен үстерүгә билгеле бер күләмдә өлеш керткән шәхесләр. Аларның Саратов губернасындагы утарына галимнәр һәм татарның зыялы кешеләре дә килгәләп йөргән. Шул исәптән Казан галимнәреннән Карл Фукс, Николай Катанов һ.б.ның алар белән аралашкан булуы бәян ителә. Бу традиция Җиһангир хан вафатыннан соң да дәвам иттерелгән. Фатыйма ханбикәнең озак гомер кичергәнлеге мәгълүм. Аның уллары Россия дәүләтенә хезмәт иткән Сәхиб, Ибраһим, Әхмәт һәм Гобәйдулла Чыңгызыйлар булалар. «История родов…» китабында алар да теркәлгәннәр. Кызлары Ходжаның (Хәдичәнең?) язмышы билгесез. Зөләйха, алда әйтелгәнчә, татар морзалары Тәфкилевләр килене. Аларның язмышы Оренбург белән Каргалыга да берникадәр бәйле. Элек-электән Тәфкилевләрнең зур җир биләмәләре шул тирәләрдә була. Совет хакимияте дәверендә Тәфкилевләрнең Каргалы янәшәсендәге төп утарында Ленин исемендәге совхозның үзәге урнашкан иде.

4

Икенче мөфти Габдессәлам бине Габдеррәхим әл-Бөгелмәви унөч ел дәвамында ул вазифаны үти (1825-1838). Аның Бөгелмә өязе Габдерахман авылында туганлыгы, яшьли Каргалыга килеп укыганлыгы мәгълүм. Мәдрәсәдән соң шунда ук мулла булып кала. Хива һәм Бохара ханлыклары илчелеге Россиягә килер алдыннан, 1799 елда беренче мөфти аны Оренбургка ахун итеп күчерә. Анда таш мәчет төзетү бурычын йөкли. Бу мулла шактый ук өлгер, үткен һәм үз чорына күрә белемле кеше булган. Рус телен дә яхшы ук үзләштергән. Бохарадан һәм Хивадан килгән илчеләрне кабул иткәндә, ул аларның патшага тапшырыласы гозер-үтенечләрен язып та биргәли.  Губернатор җәнаблары алдында да абруй казанып өлгерә. Ә инде император Александр I Оренбургка килгән 1824 елда Габдессәлам ахун мөфти кәнәфиен биләрлек дәрәҗәдә тырышлык, өлгерлек күрсәтә, һәм патша әмере белән 1825 елда мөфти итеп билгеләнә. Император Оренбургта дүрт көн була. Патша җәнабларын каршыларга дип ул шәһәргә күрше мәмләкәтләрнең хан-солтаннары да чакырыла. Элекке шәкерте, яңарак кына хан тәхетен биләгән Җиһангиргәрәй һәм аның өч бәк-солтаны белән бергә Габдессәлам дә император тарафыннан кабул ителә. Каргалы шагыйре Гомәр бине Мөхәммәтнең аңа багышланган ике зур шигъри әсәре сакланган. Бохара, Үргәнеч кунакларын кабул итү вакыйгалары «Тәзкирәи Габдессәлам мөфти» (1832) поэмасында бәян ителсә, булачак Александр II патшаны кабул итү күренешләре «Сәфәрнамәи шаһзадә Александр» (1837) дигән әсәрдә чагылыш тапкан. Шаһзадә Александр Оренбургка 1837 елның июнендә килә. Мөфти буларак, Габдессәлам аны берничә көн дәвамында озатып йөри. Казакъ ханлыгы чигенә якын торган Тозтүбә каласына да шаһзадә белән бергә бара. Казакъ хан-солтаннары һәм татар байлары белән бергә оештырылган милли бәйге-бәйрәмнең әйдәүчесе була. Тәхет варисы уздырган, санаулы сандагы мөселман өммәте вәкилләре катнашкан зур мәҗлес тә, әлбәттә, мөфти Габдессәламнән башка узмый.
Бу сәяхәт вакытында булачак императорны укытучы-тәрбиячесе, күренекле шагыйрь Василий Жуковский озата йөри. Мәгълүм ки, шагыйрьнең анасы Салиха татар нәселеннән. (Соңрак үземе яки биографиясен әвәләүчеләрме аның анасын «ключница турчанка» дип язалар. Ягъни элекке Касыйм ханлыгы биләмәсендәге Биләү шәһәрчегендә туган «төрек кызы» дип. Икенче бер рус шагыйре — Константин Бальмонт та Урал төбәгендә туган анасын татар нәселеннән дип атаудан тартынып, «шигъри җанлы турчанка иде» дип яза. Шигърияткә яшьли күңел бирүем дә анам тәэсире, ди 1914 елда «Нива» журналында чыккан автобиографик мәкаләсендә.) Жуковскийның анасы бер алпавытта хезмәт итә, уйнаштан тапкан улын баштарак үзе генә тәрбия кыла. Димәк, Василий азмы-күпме генә булса да үз ана телен дә белгәндер, шәт. Бу очрак та шаһзадәне озатып йөрүче Габдессәлам мөфти белән җирле шагыйрь Гомәр Мөхәммәтен файдасына була, билгеле. Гомәрнең Петербург архивында сакланган поэмаларын укый алган очракта, без ул вакыйгаларны тагын да тулырак итеп күзаллаган булыр идек. Жуковскийның да шаһзадәне озатып йөрүгә бәйле көндәлек язмалары 1902 елда «Русская старина» журналында нәшер ителгәннәр. Ләкин безнең Милли китапханәдә журналның нәкъ шул 1837 елга караган көндәлек язмалары кергән саннары юкка чыккан икән. Шул сәбәпле шагыйрьнең Оренбург төбәгенә бәйле язмалары белән әлегә танышып булмады…
1910 еллар башында Гомәр Дәүләтьяров хәлфә Каргалыдагы бер мәчет чормасыннан Габдессәлам мөфтинең үз көндәлек кулъязмаларын табып ала. Аларны Риза хәзрәт Фәхретдиневкә илтеп тапшыра. Ул язмалар 1913 елгы «Шура» журналының алты санында басылып чыгалар.
Шиһабетдин Мәрҗани Габдессәлам мөфти эшчәнлегенә ни өчендер бик аз туктала. Аның кылган эшләрен бик саран тасвирлый. Гаилә әгъзалары да хәзрәтнең китабында телгә алынмыйлар. Бәлки, Каргалы шагыйре Гомәр Мөхәммәт улының бу мөфтигә багышлап иҗат ителгән күләмле ике поэмасы барлыгын белгәнлектән шулай эшләгәндер ул. Мөфтинең балаларыннан улы Гыйният алда тасвир ителгән поэмаларның беренчесендә телгә алына, дип яза әдәбият галиме Мәсгуд Гайнетдин.
Гомәр Мөхәммәт улының бу ике поэмасы С.-Петербург архивларында һәм берсе Ташкенттагы Көнчыгышны өйрәнү институтының Кулъязмалар бүлегендә саклана икән. «Тәзкирәи Габдессәлам мөфти» поэмасы — татар әдәбиятына үзенчәлекле яңалыклар алып килгән, татар тормышындагы кайбер үзгәрешләрне чагылдырган әсәр… Бу әсәрнең тагын бер мөһим яңалыгы — реаль вакыйгаларның гадәттән тыш географик киңлеге. Сөйләм Оренбург, Петербург, Таганрог, Уфа вакыйгаларына күчеп тора…» дип бәяли аларны М. Гайнетдин. Әйе, шушы ике поэма эчтәлеге белән таныш кеше Габдессәлам мөфти эшчәнлеген дә тулырак бәяли алачак.

5

Шундый ук дәрәҗәдәге тагын бер шәхесне — гаскәри хезмәттән мөфтилеккә тәгаенләнгән Сәлимгәрәй Шаһингәрәй улы Тәфкилевне дә өлешчә Каргалыга мөнәсәбәте булган кеше дип санарга хаклыбыз. Ул 1865-1884 елларда мөфти кәнәфиен били. Шиһабетдин хәзрәт китабында Тәфкилев бәк-морзаларының Чыңгыз ханга барып тоташкан озын шәҗәрәсе китерелә. Сәлимгәрәйнең 1852 елда Истанбулда һәм хаҗда булганлыгы күрсәтелә. «Россия хөкемендәге мөселманнардан әлегәчә болар кадәр бай һәм дәүләт иясе булган кеше мәгълүм түгел» дип яза Ш.Мәрҗани. Әлбәттә, бу очракта «мөселман» төшенчәсен «татар» сүзе белән алмаштыру кирәктер. Чөнки алдарак берничә мөселман өммәте вәкиленең Россиянең патша йорты вәкилләре генә йөртән кенәз дәрәҗәсенә лаек булулары турында да сүз барган иде. Сәлимгәрәй — Уфада мөфтият бина-утарын төзеп бетерүе белән шөһрәт казанган шәхес. «Сәяхәт кылырга ярата. Кешеләргә дус һәм яхшы күренергә тырыша… Теле белән әсир итә торган зат… Ләкин, карашында тотрыклылык булмаганлыктан, күп эшләре тәмамланмыйча, ярты юлда кала иде. Еш кына үз әмерен үзе бозар иде… Сиксән ике яшендә вафат булды, Уфа шәһәренең таш мәчет күршесендә җирләнде. Балалары булмады» диелә «Мөстәфадел-әхбар…» китабында.
Алда билгеләп үтелгәнчә, Тәфкилевләрнең иң тәүге зур җир биләмәләре Каргалы тирәлегендә булып, төп утарлары да аның янәшәсендә урнаша. Ә ерак бабасы исемен йөртүче соңгы морза, Котлымөхәммәт Батыргәрәй улы Тәфкилен, патша чорындагы дүрт чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, ул җир биләмәләренең ике мең дисәтинәсен Мәхмүт бай Хөсәеневкә сата. Сатканда исә түбәндәге шартны куя: әлеге җирдән алынган керемнең бер өлеше, элеккечә үк, Каргалы мәчет-мәдрәсәләре файдасына бүлеп бирелергә тиеш, ди. Әлбәттә, андый кешеләрне Каргалы мәхәлләсеннән аерырга мөмкин түгелдер. Каргалы зиратында Тәфкилевләргә нисбәтле ике кабернең саклануын да әйтеп үтү кирәктер. Урта зиратның иң алгы өлешендәге ул каберләр, борынгы төрбәләр рәвешенә китерелеп, биек таш койма белән уратып алынган. Төбәк тарихчысы Мәдинә апа Рәхимкулова ачыклавынча, беренче кабердә шушы төбәктә зур эшләр башкарган генерал Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилевнең хатыны ята. Заманында ул Тәфкилев Уралсу буендагы Орск, Оренбург шәһәрләрен нигезләүдә катнашкан олуг бер шәхестер. Каргалы «каласы»н нигезләшүдә дә өлеше булгандыр, мөгаен. Тәфкилевләргә нисбәтле ике кабер ташы да сакланган. Ләкин икесе дә йөзтүбән капланып, яртылаш җиргә сеңгән булу сәбәпле, андагы язуларны уку мөмкин түгел иде. Фәкать Тәфкилевнең Тимәш морзага ярәшелгән кызыныкы дип уйланган таш сыртына «1215 сәнә» дип чокып язылган язуны гына укып була иде. (Бу сан хәзерге исәп белән 1800—1801 елларга туры килә шикелле.) Хәзер инде ул ташларның берсе күтәртеп куелган. Таштагы язу өлешчә укыла: кабер иясе Хәдичә бикә икән, ул илле биш яшендә — 1751 елда шушы соңгы йортына иңдерелгән. Фараз ителүенчә, ул Котлымөхәммәт морзаның беренче хатыны булган.

6

Оренбург төбәгенең яңа чор морза-дворяннары нәселеннән чыккан Шаһимәрдән Ибраһимов мәрхүм Сәлимгәрәй мөфти урынын биләргә лаеклы кешеләр исемлегенә кертелгән була. Баштарак ул шул кәнәфине биләргә иң лаек шәхес саналган. Ләкин аңа каршы русның югары дәрәҗәле дин әһелләре һәм карагруһчы зыялылары күтәрелүе мәгълүм. Миссионер, берара Казан университетының төрек-татар кафедрасы мөдире дә булып торган Ильминскийның шул хакта Синодның өлкән прокуроры К.Победоносцевка язган хатлары мәгълүм. Хатларында ул Ш.Ибраһимовны «цивилизованный, энергичный», акыллы, тирән белемле, русча бик иркен сөйләшә алучы, Урта Азия һәм башка Шәрекъ дөньясының билгеле кешеләре белән якыннан аралашкан зат дип мактый да нәкъ шул сыйфатлары безне куркытырга тиеш дигән нәтиҗә чыгара. Уңай сыйфатлары белән ул мәрхүм Тәфкилевтән күпкә өстен тора. Шул өстенлеге белән ул безнең дин әһелләрен һәм чиновникларны мөшкел хәлдә калдырачак, ди («может обаять и ослепить наших господь и чинов высшего управления»). Мөфти урынына безгә русча белеме чамалырак булган, түбән дәрәҗәле түрә алдында да калтырабрак торучы кеше кирәк. Мин ул урынга Солтановны кулайрак күрәм, дип яза Н.Ильминский 1885 елның 29 апрелендә җибәргән хатында, һәм тиздән башкалада «башкорт төркеменнән булган» Мөхәммәдьяр Солтановны мөфтилеккә тәгаенләү турында фәрман бәян ителә.
Каргалы авылы һәм анда гомер кичергән олуг шәхесләр мине балачактан кызыктырып килделәр. Мәктәптә укыган елларда Кар-галыны күреп белмәсәм дә, безнең Бозаулык суы буе татар авыллары белән ныклы элемтәсе барлыгын ишетергә һәм укырга туры килгән иде. Мин үскән Искавыл (Иске Белогор), аның янәшәсендәге Яңавыл (Яңа Белогор, ике уртадагы биек Актауга нисбәтле исемнәр), Аюлы, Имангол, Кондызлы картлары белән сүз чыкканда, әледән-әле шул сихри Каргалы мәдрәсәләре, Каргалы мәчетләре, Каргалы муллалары телгә алынырлар иде. Фәлән мулла Каргалыда укыган, икенчесе Каргалыдан килгән, имеш. Яңавылдан чыккан язучы һәм галим Габделбари Баттал да атасы мәктәбендә башлангыч белем үзләштергәннең соңында укуын Каргалыда дәвам иттергән.

7

Каргалы һәм анда яшәүчеләр белән кызыксыну ни өчен соң әле яшьтән үк күңелдә кузгалган? Бу кызыксынуның сәбәпләрен беркадәр аңлатып китү кирәктер. Әйе, башлангыч классларда укыткан укытучым Хөснә апа да Каргалыны бик еш телгә алып сөйләр иде. Түбәнге Чебенке авылында туган булса да, ул Каргалыны, аның кешеләрен дә бик сагына иде. Берничә ел шунда укыган да булса кирәк. Оренбург төбәгенең элеккеге барлык зыялысы да Каргалыдан чыккан дип, мисалга Айдаровлар гаиләсен китерер иде. Әнә бит, Кәраметдин Айдаров хәзер Сәмәрканд университеты профессоры, аның туганы Галим Айдаров Оренбург педагогия институтында укыта икән. Бозаулык буе татар авылларының соңгы ахуны Харис хәзрәт тә шул нәселдән булган.
— Аның улы Әсгать Айдар күренекле язучы. Сез аны яхшы белергә тиешсез. Кечкенә Әсгать сезнең кебек вакытта шушы Искавыл урамнарыннан йөргән. Авыл читендә, Иртәк инеше буенда аларның җимеш бакчаларын барыгыз да беләсез… Киләсе дәрестән без аның «Ташбай» исемле әсәрен укый башларбыз. Ул малай узган сугышта батыр булган, кызылармеецларга акларны җиңәргә булышлык иткән, — дип сөйләгән иде Хәенә апа дүртенче класс балаларына.
Унөч яшьлек Ташбай маҗаралары, чик сакчыларының дошман көчләр белән көрәше барыбызга да ошады, әлбәттә. Әсгать Айдар исеме дә мәңгегә күңелгә сеңеп калды. Каргалы белән безнең авылны берләштерүче кешеләрнең берсе буларак та, язучы буларак та. Байтак еллар үткәч кенә Мөхәммәтхарис Айдаров ахунның шушы Иске Белогор авылында сабан туйлары оештырганлыгын, аңа Каргалы, Оренбург, Бозаулык, Самара тарафларыннан күпсанлы кунаклар җыелганлыгын укып белдем. Мондый вакыйгага багышланган хәбәрләр 1910-1914 еллар аралыгында «Вакыт» газетасында даими рәвештә басыла килгән икән. Менә 1910 елның 29 май санындагы хәбәрдән бер өзек: «Бозаулык өязе Иске Белогор карьясе янында, Айдаров хәзрәт утарында зур бәйге булды. Мөселман вә урыстан ике меңләп кеше җыелган иде. Авыллардан иллеләп имам килде. Ат чабыштыру, көрәш кеби кызыклар белән сабан туе ясалды. Берничә гәүдәт үгез суелып, халык хозурына аш бирелде…». Хәзер дә әле «хәзрәт бакчасы» исемен йөрткән ул урында кыргыйлашкан алмагач кәүсәләре саклана. Шул сәхрәдә узган сабан туйларында, бәлкем, минем бабам да катнашкан, ахун хәзрәтләре догасы белән чын мөселманча суелган ул яшь үгез итен татып карагандыр…
Алда әйтелгәнчә, Каргалы безнең төбәкнең Бозаулык, Иртәк, Иләк, Ток, Самар елгалары буе авыллары өчен үзенә күрә кечерәк бер Мәккә булган. Күрше-тирә авылларның муллалары башлыча шул Каргалы мәктәп-мәдрәсәләрендә укыганнар. Бабамның олы кызының кияве Хәбибулла да Каргалыда мәдрәсә тәмамлап кайткан була. Ләкин ул рәсми рәвештә мәхәллә имамы булып сайланырга өлгерми кала. Илдә зур үзгәрешләр башлана. 1919 елның җәендә Урта Азия тарафына ыргылган Кызыл Армия аны да үзе белән ияртеп алып китә. Яу-сугышлар беткәч тә ул шунда кала, Миһербан апабызны да үзе янына алдыра. Илленче елларда аларда кунакта булганда җизнә бабай туган авылы белән бердәй итеп Каргалыны да бик сагынуын искә алган иде.
— Шунда үзләштергән белемемне дә һич онытканым юк. Казакъ, үзбәк авылларында укытканда да көндез хәлфә, кичләрен мулдакә идем. Хәзер дә шулай, — дип мактанып та алган иде Хәбибулла бабай.
Унтугызынчы йөз башы Иске Белогор авылы мулласы Әхсәнне дә Каргалы кешесе дип искә алалар. Авыл зиратындагы кабер ташында «Биләгур имамы Әхсән»нең 69 яшендә 1824 елда вафат булуы, «24 сәнә» мулла булып торуы бәян ителә. Кабер ташы язулары бик таушалган — алда китерелгән сүзләрне һәм үлгән елын гына бераз чамалап була. Каргалыда туганмы ул яки шунда укыган гынамы — анысы билгесез. Әмма шунысы хак, ул Каргалы кешесе саналган. Оренбург ягыннан көнбатыш тарафка юл тотучы укымышлы кешеләр һәрвакыт аларда туктала торган була. (Оренбург белән Самараны тоташтыручы «чуен юлы» фәкать унтугызынчы йөзнең соңгы чирегендә генә төзелә. Аңа чаклы Самара тарафына баручы мөселманнар Бозаулык буе татар авыллары аша йөри торган булганнар.) Берничә мәртәбә хаҗга барган Каргалы кешесе Рафик бабаның зур сәфәрдән соңгы кайтышында Әхсән мулла өендә вафат булганлыгы мәгълүм. Хаҗины бик зурлап безнең авыл зиратына җирлиләр. Кабере өстенә зур табигый таш куела. Соңрак изге кеше кабере өстенә куелган ул «изге таш» төбендә кунып чыккан кеше савыга икән дигән бер ырым тарала. Сугыштан соңгы елларда да әле ул таш төбендә кунып, савыгып китәргә ниятләүчеләр еш очрый иде. Күпчелеге — якын-тирәдәге татар, башкорт авыллары карт-корылары. Култык таягына таянып килүче хәрби киемлеләр дә күренгәләр иде. Мосафирларны зират янәшәсендәрәк яшәүче Җомабикә әби каршы алыр һәм авыл башындагы күпергә җиткәнче озатып та куйгалар иде. «Файдасы булдымы соң?» — дип сораучы карт-карчыкка мосафирлар еш кына: «Әлегә рухым савыкты, шәт, тәнем дә савыгыр», — дип җавап биргән. Хаҗга йөреп изге исеме алган Рафик бабаның варислары Каргалыда бүген дә бар. Ерак бабалары каберенә «хаҗ кылучылары» гына хәзер юк инде. Дөнья үзгәрешләренә чаклы алар безнең авылга килгәләп йөргәннәр. Ә изгеләр каберендәге ул «изге таш» әле дә үз урынында, гарәп язулы дистәләгән борынгы каберташлар уртасында калкып утыра. Без аны 2006 елда гына фотога төшереп кайттык.
Иске Белогор авылының соңгы рәсми мулласы Габдулла Габидуллин бу вазифаны кырык алты ел чамасы башкара. 1926 елда вафат була. Язулы кабер ташы авыл зиратында саклана. Аның нәселе дә Каргалы белән даими рәвештә элемтәдә торган. Үзенең тумыш җире — Бозаулык буеның Сөңрән авылы. (Безнең тирә авыллары телендә — Түбән буй Сөңрәне; Бозаулык суы Иске Белогор янәшәсендәге Актау битләвеннән башланып китә.)
Сугыш һәм аннан соңгы чорда шагыйрь буларак таныла башлаган Гыйззел Габид тә шул авыл һәм шул токым кешесе. Иске Белогордагы кебек җиде-сигез сыйныфлы (рөшди) мәдрәсәсе булган Сөңрәндә мәгълүм китап рәссамы Байназар Әлмәнев тә беркадәр яшәп ала. Очрашкан, гәпләшкән мәлләрдә без аның белән якташлык тойгыларын да белгертешми калмый идек.
Габдулла мулла үз авылларыннан соң Каргалының гали өлешле (югары белем бирүче) мәдрәсәсендә дә укыган булырга тиеш. Балалары, шул исәптән кызы Мәрьям дә, Каргалыда укыйлар. Мәрьям әбинең оныгы, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Шәмгунов гаиләсендә «Рәмия мәктәбе» укучыларының күмәк фотосы да бар иде. (Каргалынаң «Рәмия мәктәбе»н кайвакыт «Рәмия мөслимия» дип тә язалар.) Белгәнебезчә, ул Кызлар мәктәбен оештыруда Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең хатыны Мәхүбҗамал да актив катнаша, аның тәүге җитәкчесе һәм иганәчесе була.
Бер Ходам, үзең ярлыка…
1994 елда безне, алдан сөйләшеп куелганча, Каргалы сәфәрендә Мәдинә апа Рәхимкулова озата йөрде. Иң элек юл өстендәге зиратларны карап, йөреп чыктык. Һибәтулла Салихов каберенә куелган кыскача язулы таш, элеккечә төп-төз булып, үз урынында басып тора иде. Ә менә Урта зираттагы Ишнияз бине Ширнияз каберенең эзенә төшә алмадык. Мәдинә апа: «Шушы тирәдә генә иде бит», — дип берничә мәртәбә кабатласа да, шул тирәне ике-өч мәртәбә урап йөреп чыксак та, ул таш күренмәде. Кылган үләне шулхәтле биек һәм куе булып үскән, Мәдинә апа буйлап күрсәткән кечкенә ташны түгел, зурракларын да табарлык түгел иде. Ә менә очлы, өлгергән кылган орлыклары, арпа кылчыклары кебек, кадалмаган җирне калдырмадылар.
Зират тарафыннан авыл күренешен һәм кайбер истәлеклерәк, үзенчәлеклерәк кабер ташларын Зөфәр Бәширов фотога төшереп алды. Шуннан соң авыл эченә таба юнәлдек. Сәгыйд Хәялин йортының калдык нигезен дә, «Кушманаралы мәчет», Тукай, Җәлил урамы күренешләрен дә фотода истәлеккә калдырасы килә иде. Әле төп хуҗалары — имамнар карамагына тапшырылмаган берничә иске мәчет күренешен дә, авылның борынгы сәүдә үзәге кибет-келәтләрен дә рәсемгә алдык. Боларның барысы да бит мәшһүр җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Закир Рәмиев-Дәрдемәнд заманында гөрләп үз вазифаларын үтәп торган җанлы корылмалар булганнар.
Егерменче гасыр башында Каргалыда үзләре сайлаган өлкәдә мәшһүрлеккә ирешкән яки шуңа ирешү юлына баскан затлар да ишле генә булган. Яңалыкка омтылуы белән шөһрәт казанган Әюб хәзрәт һәм аның Дунай мәхәлләсендәге мәчете һәм мәдрәсәсе алдарак бераз искә алып үтелде инде. Икенче бер мәчет карамагындагы мәдрәсә укытучысы Гомәр Дәүләтьяров исеме исә хәзер сирәк кешегә мәгълүм. Ә бит ул заманында Оренбург төбәгенең атаклы шәхесе булган. Гомәр Габдерахман улы Дәүләтьяров балаларга хисап дәресләрен укыту белән генә чикләнми, 1898 елда аның «Мөкәммәл хисаб» («Төгәл хисап») исемле дәреслеге дә басылып таратыла. Мәгәр аны илгә таныткан төп шөгыле астрономия өлкәсенә карый. Үз төбәгендә ул мөнәҗҗим буларак таныла. Мәшһүр галим Циолковский үрнәгендә Гомәр хәлфә дә үз өй түбәсендә кечерәк астрономик үзәк оештыра: күк җисемнәрен ерактан күзәтү пунктын ясый. Аның янына йолдызлар күзәтергә төрле тарафтан кешеләр килеп йөри торган була. 1914 елның язында аның Каргалыдагы обсерваториясе белән танышу өчен Казаннан Садри Максуди, Оренбургтан Закир Рәмиев, Фатих Кәрими һ.б. киләләр. Күк гөмбәзен күзәтү урынына менүче баскычта Гомәр Мөнәҗҗимне уртага алып төшкән фоторәсемнәре сакланган. Г.Г.Дәүләтьяров 1930 елда кулга алына һәм «халык дошманы» буларак юк ителә. М.Рәхимкулова Гомәр хәлфәнең төп гаебе — Совет хакимияте урнашкач, мулла чапанын киюдә дип белә. Зур үзгәрешләр чорында мәхәллә халкы аны мулла итеп сайлап куйган була.
Каргалы данын еракларга тараткан, Дәрдемәнд һәм аның чордашларына замандаш булган драматург Габдерәүф Хәкимбай улы Ниязбаевны хәзер фәкать театр тарихы галимнәре генә беләдер, мөгаен. Ул 1881 елда Каргалыда туа, 1920 елда Эстәрлетамак шәһәрендә вафат була. Соңгы эш вазифасы — Башкортстан мәгариф комиссариаты инспекторы. Г.Ниязбаев, Каргалы мәдрәсәсенең рөшди өлешен тәмамлаганнан соң, Казанда Укытучылар мәктәбендә белем ала. Узган гасыр башында шул мәктәптә укыганда беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баса. Шәриктәшләре Гаяз Исхакый, Ильясбәк Кудашев, Гафур Коләхмәтев, Шакир Мөхәммәдъяров, Шәриф Сүнчәләйләр белән бергә татарча беренче спектакльләрне куюда катнаша. Рус классик драма әсәрләрен тәрҗемә итүдә көч сынап карый. Аның 1906 елның мартында кайбер пьесаларны татар сәхнәсендә куярга рөхсәт сорап Казан губернаторы исеменә язган ике хаты мәгълүм. Шул хатларында ул Н.Гогольнең «Өйләнү», «Ревизор» комедияләрен, татар драматургларының «Кызганыч бала», «Өч хатын берлән тормыш», «Оят, яки Күз яше» һ.б. пьесаларын сәхнәләштерергә рөхсәт бирелүен үтенә, һәм берничә пьесаны, шул исәптән «Өйләнү»не куярга рөхсәт ала. Ул заманда мондый адым ясарга сирәк кеше җөрьәт итә алган. Соңрак ул үз туган төбәгендә һәм Урта Азия уку йортларында балалар укыта. Театр белгечләре аның биш драма әсәре язганлыгын әйтәләр. Шулардай ике әсәре «Сәйяр» труппасы тарафыннан, берсе Оренбург татар драма театры тарафыннан сәхнәләштерелгән. «Сәйяр»дә Габдулла Кариев җитәкчелегендә куелган пьесалары — «Беренче таң» белән «Борадарән Галимевләр». (Автор кушкан исеме «Көчлеләр һәм көчсезләр».) Оренбургта уйналган пьесасы «Кара көннәр» дип аталган. Бу соңгы пьесаның Башкорт театры тарафыннан сәхнәләштерелгән булуы да ихтимал.
Закир Рәмиев-Дәрдемәндкә чордаш иң яшь каләм иясе Зәйнәп Сәгыйдә дә Каргалыда 1897 елда туган. Хәлиулла хәзрәт кызы Зәйнәп Каргалыда Кызлар мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә уку дәверендә үк халык авыз иҗаты үрнәкләрен туплау белән кызыксына. Берничә дәфтәргә халык җырларын, бәет-мөнәҗәтләрне язып ала. 1914 елдан Зәйнәп Оренбургта яши, педагогик курсларда укый, татар матбугатына мәкаләләр, шигырьләр язып тора. Шагыйрәнең берничә шигыре һәм поэмасы Рәмиев байлар исәбенә чыгып килүче «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналында басылалар. Зәйнәп Сәгыйденең 1915 елда «Шура»да басылган «Бикчәнтәй бабай дастаны» (икенче атамасы «Пугачевка багышлы Каргалы дастаны») исемле поэмасы күпләрдә кызыксыну уята. Зәйнәп Сәгыйдә әсәрләре белән шагыйрь һәм нашир Дәрдемәнд тә таныш булгандыр, аларны үз иткәндер дип өметләнәсе килә. Дәрдемәнднең үз карамагындагы газета белән журналда басылган күпчелек шигъри әсәрләрне нәшер ителгәнче үк күздән кичергәнлеге турында берничә истәлектә телгә алына. Зәйнәп Сәгыйдә иҗатына да ул игътибар иткән булса кирәк. Бердән, күңеленә якын Каргалы кызы бит… Икенчедән, шигъри иҗатны үз иткән япь-яшь хатын-кыз буларак кызыксындыру уятмый калмагандыр. Әйе, Зәйнәпнең, һичьюгы, үзенчәлекле поэмасын Закир Рәмиев-Дәрдемәңднең үз итеп укыганлыгына чын күңелдән ышанасы килә…
Җәйге кояшның соңгы нурлары Сакмар елгасы белән Урал бергә кушылган тарафтан кыйгачлап, җир ягалап сузыла башлаганда, без, борынгы Каргалы шәһәре белән хушлашып, кайтыр юлга чыктык. Оренбург архивларында еш булучы, төрле тарафтан тупланган иске китап, борынгы кулъязмалар белән эш итүче Мәдинә апа Рәхимкулова киләчәктә Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең яшь шагыйрә Зәйнәп Сәгыйдәгә карата булган мөнәсәбәтен ачыкларга тырышачагын белдерде.
— Габдерәүф Ниязбайны да онытмагыз, — дидем мин.

1994-2006


(Чыганак: Хәмидуллин Л.  Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.).


Комментарий язарга


*