ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Мир тоткалары

Мәгълүм ки, 1917 елгы инкыйлабка чаклы патша хөкүмәте татар халкының мәгариф вә мәдәният эшләренә акча сарыф итмәгән. (Миссионерлык хаҗәтләрен күздә тотып ачылган бер дистә чамасы «Русско-татарская школа» белән христиан диниләрен әзерләүче семинарияләрне исәпкә аласы килми.) Югыйсә дәүләт кеременең бер өлеше хезмәт сөючән татар халкы вәкилләреннән җыеп алынган салымнар исәбенә дә тутырыла барган. Ә менә шул халыкның аң-белемен үстерүгә, мәдәниятен баетуга бәйле эш-гамәлләргә дәүләт казнасыннан бер тиен дә тотылмаган дияргә була. Дәүләт хисабына салынган затлы-затлы мәдәният сарайлары, театрлар, зур-зур чыгымнары хөкүмәт тарафыннан капланып калган опера, балет труппалары, фән оешмалары, газета-журналлар, нигездә, империядәге бердәнбер халыкка хезмәт иткән.
Татар дөньясында боларның берсе дә булмый. Булган кадәрен дә безнең халык үз исәбенә яшәтергә — «мир өстендә тотарга» мәҗбүр ителә. Авыл мәктәпләрен күп очракта күмәк көч белән салалар; укытучы-хәлфәләрне балалы йорт башыннан җыелган акчага — «мир садакасы»на яллыйлар. Бары тик узган гасыр урталарына табарак, татар сәүдәгәрләренә һәм эшмәкәрләренә үз эшләрен киңрәк җәелдерү мөмкинлекләре тудырыла башлагач кына, халыктан ирекле рәвештә җыелган «мәгариф салымы»ның бер өлешен әлеге байлар күтәрә башлый. Шул рәвешчә татар байларының алдынгылары арасында уңай бер хәрәкәт барлыкка килә: алар ярыша-ярыша мәчет төзи, мәктәп-мәдрәсә оештыра башлыйлар. Халык арасыннан күтәрелгән зыялылар да аларның бу эшен хуплап, рухландырып тора. Чөнки алар империячел сәясәтнең татар милләте файдасына эшләмәвен аңлый. Шовинист рухлы эреле-ваклы патша түрәләренең «татарның аң-белемгә омтылуы зарарлы» дигән карашта торуларын белә.
Миңа әзме-күпме таныш булган Оренбург төбәге мисалларына күчик. Губерна чикләрен 1908 елда үзгәртүләргә чаклы бу төбәккә хәзерге Чиләбе өлкәсенең көньяк өлеше һәм Башкортстанның көнчыгыш тарафлары да кергән. Китерелгән мисалларда шул тирә шәһәр-авыллары да телгә алыныр. Әйтик, Рәмиев морзалар-байларның шәҗәрәсе хәзерге Татарстан җирләреннән башланган булса, соңгы гасырдагы эшчәнлекләре Оренбург һәм Башкортстан җирләре белән бәйле. Милләтнең алга китеше өчен дип башкарган байтак изгелекләре дә, нигездә, географик күзлектән караганда, шушы төбәкләрдә яшәүчеләр күңелендә саклана дияргә була.
Бүгенге исәпләүләр буенча, Рәмиевләрнең алтын приискалары утызлап авыл тирәсендә урнашкан. (Алтын ятмалары тирәләрендә яңа авыллар калыккан очраклар да бар. Әйтик, хәзерге Чиләбе өлкәсенә  караган  зур  Балкан  бистәсен  атарга  була.)  Шул авылларның күпчелегендә Рәмиевләр тарафыннан яңа мәктәпләр, мәдрәсәләр ачылган, мәчетләр салынган. Яки мәктәп-мәдрәсәләргә, мәчет  идарәләренә күпләп  матди  ярдәм  күрсәтелеп  килгән. Үзем тәгаен  белгән, күргән  ике авыл  мисалына  тукталыйм. Рәмиев  байлар  Юлык  авылында  зур  таш  мәчет  салдырган (бүгенге көндә ул яңадан үз вазифасын үти башлады). Шул мәчет каршында ир балалар өчен мәдрәсә, кыз балалар өчен мәктәп ачканнар, аларны кирәк-ярак белән даими рәвештә тәэмин итеп торганнар. Мәктәп-мәдрәсә өчен иң абруйлы укытучылар сайларга   тырышканнар,   шунлыктан   анда   Орск,  Оренбург калаларыннан,  Каргалы  кебек  мәдәни  үзәк  булган  авылдан китерелгән зыялылар тупланган. Шушы ук авылда, икенче бер байдан алынган зур йортта башлыча Рәмиевләр тарафыннан тупланган китапханә ачыла. Атнаның дүрт көнендә ир-атлар, ике көнендә хатын-кызлар йөри анда. Бу көннәрдә китапханәне мәзин белән аның «остазбикә»се ача торган була, ә Рәмиевләр аларга шуның өчен өстәмә эш хакы түли.
Алда телгә алынган Балкан авылында да эш нәкъ шулай оештырыла. Тик анда Рәмиевләрнең үз утар корылмалары да, мәчет, мәдрәсә биналары да агачтан була. Алар инкыйлабтан соң, совет чорында «хуҗалык кирәгенә» дип йә сүтеләләр, яисә янып көлгә әвереләләр. Бүген ул авыл уртасында Рәмиевләрдән калган бер таш келәт, ике-өч рәт тупыл агачлары, шул заманнан бирле эшләп килгән артезиан коесы гына бар. Андагы кызлар мәктәбе белән мәдрәсәнең үрнәк рәвештә булуы турында истәлекләр генә саклана.
Әмма Рәмиевләрнең үз халкы өчен башкарган файдалы эшләренең иң зурысы матбугат өлкәсендәдер. Шакир белән Закир Рәмиевләрнең узган гасырның сиксәненче елларында ук бер матбага ачарга хыялланулары, шушы юнәлештә берничә мәртәбә талпынып караулары да мәгълүм. Әмма патша хөкүмәте шундый ышанычлы күренгән «яңа буржуазия» вәкилләренә дә татарча газета чыгаруга рөхсәт бирми. Моңа алар фәкать 1905 ел инкыйлабыннан соң гына ирешә алалар. Ә менә Россия империясенә яңарак кушылган Кырым татарлары морзасы Исмәгыйль Гаспринскийга андый рөхсәт узган гасырның сиксәненче елларында ук бирелә, һәм бу морзаның ниятен хуплап, беренчеләрдән булып аңа матди ярдәм итүчеләр арасында без борадарән Рәмиевләрне күрәбез. Исмәгыйль бәк истәлекләрендә аларның Казанда очрашулары, Казан татарлары арасыннан ул вакытта «шушы ике яшь егет»нең генә аңа ярдәм кулы сузулары бәян ителә.
Гомерләре буена рәсми документларда «Орск сәүдәгәрләре» буларак танылып килгән бертуган Рәмиевләрнең үз матбагачылык эшләре 1906 елдан башланып китә. Шул елның февраль башында алар төрки-татар дөньясында киң таралган, хаклы рәвештә абруй казанган «Вакыт» газетасын нәшер итәргә керешәләр. 1908 ел башыннан ике атнага бер сан рәвешендә «Шура» журналы «борын» төртә. Тагын бер елдан соң Рәмиевләрнең үз басмаханәсе булдырыла. «Вакыт» исемендә эшләргә керешкән бу басмаханә вә нәшрият шул чор татар әдипләренең һәм фикер ияләренең иң актуаль темаларга язылган әсәрләрен, башлыча шул байларның матди ярдәме белән яисә бушлай басып, халыкка җиткерә башлый. Татар әдәбияты классиклары Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимовларның берничәшәр китабы басыла, Нәҗип Думави, Җамал Вәлиди, Габдрахман Сәгъди, Ярулла Вәли хезмәтләре, Шәрәф Борһан, Нургали Надеев, Габделбари Батталларның кызыклы сәяхәтнамәләре һәм дөнья әдәбияты үрнәкләреннән булган, шул чор татар халкы фикере үсешенә зур йогынты ясаган җитди тәрҗемәләре дөнья күрә. Татар матбагачылыгы тарихы белгече академик Әбрар ага Кәримуллин раславынча, Рәмиевләрнең шушы басмаханәсендә күренекле галим һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиновның алты китабы басылып чыга. (Соңгы ачыклауларга караганда, ул китаплар саны хәзер утыз биш була.) Ягъни ташка басылган язма мирасының күпчелек өлеше дигән сүз.
Рәмиевләр матбагачылык эшенең үзенчәлеге шунда ки, башкалар газета-журнал чыгарып, китаплар бастырып үзләренә табыш алуны максат иткән булсалар, боларның барлык бу эшчәнлеге, бүгенгечә әйткәндә, «спонсорлык» рәвешендә башкарыла. Ягъни үз халкыңа карата саваплы бер эш эшләү булып санала. Рәмиевләр басмаханәсе ачылган елларда Оренбургта яшәгән һәм «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкәсе»ндә эшләгән әдип Зариф Бәшири истәлегенә күз салыйк. «Рәмиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр. Матбугатның эчтәлеге белән дә, күләме, тышкы күренеше вә техникасы ягыннан да нәфис, матур, күркәм булуын телиләр иде… Закир Рәмиев газета белән журналның (ягъни «Вакыт» белән «Шура»ның) техник яктан матур булып чыгуына шулкадәр нык әһәмият бирә иде, хәтта машинадан өч тапкыр үткән хәрефләрне яңадан керттерми, алар белән әйбер бастырмый иде. Ул шытырдап, ялтырап торган нык кәгазьләр, чем-кара буяулар китертә…
Закир Рәмиев матбугат хезмәтчеләренә ул чорларда татарлар арасында һичбер җирдә күрелмәгәнчә зур жалованье бирә иде. «Вакыт» редакторы Фатих Кәрими белән «Шура» журналы редакторы Риза казый (Фәхретдинов) аена йөз утыз сум алдылар. Моны күпләр «министрлар жалованьесе» дип йөртә торганнар иде».
Күренә ки, хезмәткәрләргә эш хакы түләгәндә дә Рәмиевләр, «татар мәдәниятенә хезмәт итүчеләргә бер ярдәм булсын» дигән уйдан чыгып, яхшы хезмәт хакы түләп килгәннәр. Мондый хезмәткәрләр арасында Октябрь инкыйлабынача узган сигез-ун еллыкта алда күрсәтелгән ике шәхестән кала редактор урынбасарларыннан әдипләр Борһан Шәрәф, Җамал Вәлиди, Кәбир Бәкерләрне, милләтпәрвәр фикер ияләреннән Камил Кәрим, Габдрахман Фәхретдиновларны, бүлек мөхәррирләреннән әдип һәм галим Габделбари Баттал, әдип Шәриф Камал һ.б. булган.
Рәмиевләр «Вакыт» китап басмаханәсе белән үз гәзит-журналларының еллык чыгымын каплау өчен ел саен алтын бәһасе белән ун мең сум чамасы акча тотканнар, дип белдерелә истәлекләрдә. Ул заман өчен шактый ук зур чыгым бу. Алар ярдәм иткән яисә үз хисапларында йөрткән мәктәп-мәдрәсәләр чыгымын да боларга кушсаң, халык мәнфәгатен күз уңында тотып эшләнгән эшләрнең зурлыгын чамаларга мөмкин. Шул исәптән Рәмиевләр ил күләмендә иң алдынгы мәдрәсәләрдән саналган «Хөсәения»гә дә матди ярдәм итеп киләләр. Мәдрәсәнең физика, химия кабинетлары алар тарафыннан чит илләрдән кайтарылган җиһаз һәм әсбаплар белән җиһазланган була. Шуңа өстәп Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең атнага бер «хәер» көне билгеләгән булуын, шул атнакичтә кабул ителгән мөгаллимнәргә, шәкертләргә, шәһәр ярлыларына акча өләшкәнлеге дә мәгълүм. Мәсәлән, «Хөсәения» мәдрәсәсенә кабул ителеп тә, шәкертләр белән үзара килешә алмаудан һәм киләчәктә Казан дәүләт университетына укырга керергә карар итүе сәбәпле, Оренбург шәһәреннән Казанга күчәргә ниятләгән булачак зур галим Зәки Вәлидигә шундый хәер көнендә илле сум акча бирә. Ул акча булачак Казан шәкертенә Оренбургтан Әстерханга сәяхәт итәргә дә, Әстерханнан Казанга килеп укый башларга да җитә. Галимҗан Ибраһимов агасы Шакирҗанның да шуңа охшаш язма истәлеге бар. Ул да, бер иптәш шәкерте белән ярдәм сорап, шагыйрь тарафына юнәлә. Кабулханәдә Урта Азиядән килгән берничә мохтаҗ кеше дә, авыл хәлфәләре дә утыра иде, ди ул. Байтагының гозере бер генә: матди ярдәм сорау. Шакирҗан белән иптәше дә үз чиратларында хуҗа бүлмәсенә үтәләр, ярдәм итүен үтенәләр. Закир Рәмиев аларның кулларына бишәр сум тоттырып чыгарып җибәрә. Әлбәттә инде, яхшы укуларын, киләчәктә халыкка файдалы кеше булып чыгуларын теләп кала.
Орск шәһәре сәүдәгәрләре хакында сүз башланган икән инде, аларның тагын берничәсен атап үтик. Рәмиевләр, Хөсәеновлар кебек миллион сумнар белән эш йертмәсәләр дә, алар арасында да, үз хәлләренә күрә, милләттәшләре өчен файдалы эш-гамәлләрне тормышка ашыручылар бар. Мәсәлән, шәһәрнең зур байларыннан берничә туган Борнаевлар. (Казан мәчетен салган Борнаевлар белән бәйләнешләре бармы, яисә бер үк Борнаевлармы — әйтә алмыйм.) Шагыйрь Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең каенатасы Мостафа Борнаевның 1895 елда икенче гильдия сәүдәгәр булганлыгы бер документтан мәгълүм. Әмма аның беренче гильдия дәрәҗәсенә үк үсү-үсмәвен белмим. Фәкать кулда булган бер фото һәм кайбер истәлекләр нигезендә генә аның ил күләмендә диярлек сәүдә иткәнлеге билгеле. Аның Эрбет ярминкәсе күләмендә зур урын биләгәнлеген Борнаевлар исеменнән эш йөртүче берәүнең кызы Шакира апа Мостафина миңа кызыклы истәлекләр сөйләгән иде. Ә танылган Мәскәү фабрикантлары Морозовлар белән эшлекле элемтәдә торуына дәлил фото бар. Анда Савва Морозов атасы, Мостафа Борнаев һәм Шакир Рәмиев бергә өстәл тирәли утырышканнар. Фото чама белән гасыр азакларында төшерелгән булса кирәк.
Мостафа Борнаевның Орск халкы өчен эшләнгән изге эшләреннән — узган гасырның сиксәненче елларында төзелгән таш мәчеткә дип бирелгән өлешен, мәктәп-мәдрәсәләргә даими ярдәмләшеп торуын атыйлар. Гасыр башында Орск шәһәрендә биш мәчет, шул санда ук мәктәп, мәдрәсәләр була. 1907 елда бу шәһәрдә «Мөселман хәйрия җәмгыяте» оеша, аның матди маясын булдыручыларның алгы сафында Борнаевлар тора. Шул ук елларда биредә «Белек» китапханәсе оеша. Шәһәр байлары аның өчен дип зур таш өй сатып алалар. Шәһәрнең татар-башкорт китапханәсе шушы бинада алтмышынчы елларгача эшләп килде. Аны фәкать Хрущевның милли мәсьәләләргә тискәре карашы туган елларда гына, күршедәге рус китапханәсе белән берләштереп, шундагы бер кысан бүлмәчеккә күчерделәр. Берара бу китапханә «Шәрык китап ширкәте» исемендә дә йөри һәм нәшрият вазифаларын да башкара: байлардан җыелган акчага берничә китапны үз исәбенә бастырып чыгара. Кызганыч, бу төбәктә башкарылган андый изге эшләрнең барысы да әлегә барланып бетмәгән. Шәһәр музее хезмәткәрләре дә мондый эшкә әле генә тотынырга торалар.
Шәһәрдәге икенче милли мәдәни учаклардан «татар клу-бы»ның тарихын искә алып китәргә була: картлар раславынча, Иске шәһәрдәге ул мәһабәт бинаны күренекле артисткабыз Галия апа Нигъмәтуллинаның якын туганы Әхмәтҗан салдыра. Кызыл кирпечтән салынган бу бинада совет хакимияте дәверендә (1920 — 1960 елларда) «Беренче май исемендәге татар клубы» эшләде. Ул шәһәрдә яшәүче өч-дүрт дистә мең татар-башкорт халкына шулай ук Хрущев чорынача хезмәт итте. Алтмышынчы еллар башында гына аны Орск педагогия институты карамагына бирделәр.
Оренбург төбәгенең иң танылган шәхесләренең алгы сафында, мөгаен, өч бертуган Хөсәеневләр торадыр. (Ерак бабалары хәзерге Саба районыннан.) Тумышлары белән Каргалы авылыннан булган бу сәүдәгәрләр, татар эшмәкәрләре арасыннан беренчеләрдән буларак, сәүдә бәйләнешләре буенча Европа илләренәчә җитешкән шәхесләр. Узган гасырның туксанынчы елларында Әхмәт белән Мәхмүт Хөсәеневләрнең уртак сәүдә конторасы Берлинда урнаша. Казакъстан далаларында үскән сарыклардан алынган йон төяүле вагоннар Европага озатыла. Өченче туганнары, Арал диңгезе буендагы Казалинск каласында төпләнгән Габделгани бай йөкләрне Казакъстан көтүлекләреннән озатып тора… 1896 елда бу өч туган миллион сумнар белән исәпләнгән сәүдә малларын бүлешәләр: икенче анадан булган Габделгани бай мөстәкыйльлеккә чыга. Тиздән ул Оренбург шәһәренең үзәгендәге Николаевская урамыннан затлы йорт сатып ала. Ул йортны мәшһүр генерал Котлымөхәммәт Тәфкилевнең кияве, тумышы белән татар морзаларыннан булган «казачий атаман» Тимашов салдырган була.
Оренбургта төпләнер-төпләнмәстән үк Габделгани бай хәйрия эшләренә җиң сызганып тотына. Уку-укыту мәсьәләсендә җәдитчелек тарафдары буларак, ул үз акчасына төзелгән егермеләп мәчет каршындагы мәктәп һәм мәдрәсәләргә шушы яңалыкны кабул иткән хәлфәләрне туплый, җәдит ысулын яклаучы зыялылар белән якыннан аралаша. Аннары җәдитчә укытырга тиешле хәлфәләр әзерләү өчен Каргалы авылында махсус курслар ача. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул курсларда булачак олуг шәхесләрдән Гаяз Исхакый, Габдрахман Сәгъдиләр дә укыган. Истанбулда дәүләт чиновникларын әзерләүче югары уку йортын тәмамлап кайткан әдип Фатих Кәрими ул курсларда да мөгаллимлек итә. Әлегә тәмам тәгаенләнмәгән истәлекләргә караганда, Рәсәйнең төрле почмакларыннан җыелган хәлфәләрнең күпчелеге «Гани бай мәктәбен»дә бушлай укып, бушлай яшәгәннәр. 1898 елның җәй башында ачылган бу мәктәп-курслар Каргалы бистәсенең Әюбхан Ибраһим хәзрәт мәчете каршында эшләп, һәр елда йөзгә якын мөгаллим-хәлфәләрнең белемен күтәрүгә булышлык итә.
Берничә елдан соң (1901) Габделгани бай Оренбург шәһәрендә кызлар мәктәбе ачып җибәрә. Бу эштә аңа шагыйрь Дәрдемәнд хатыны Мәһүбә абыстай да булышлык итә. Соңыннан рус гимназияләренә тартым программа белән укыткан бу мәктәпнең даны еракларга тарала. Бу уку йортының мөдире Фатыйма Әдһәмова булганлыктан, шәһәр халкы аны «Адамова мәктәбе» дип атый. (Фамилиясеннән күренгәнчә, бу ханым Габделгани байның анасы Нәкыя абыстай туган яктан, Юлык авылыннан булырга тиеш.) Кайбер истәлекләрдә мәдрәсә дип, икенчеләрендә мәктәп-гимназия дип аталган шушы уку йорты шәһәрдә совет власте урнашкач та әле эшләвен дәвам итә һәм 1925 елда гына «типовой» мәктәпкә әверелдерелә.
Шул ук Мәһүбә Рәмиева булышлыгы белән 1897 елда Габделгани бай Каргалы авылында хатын-кыз укытучылар (мөгаллимәләр) әзерләү мәктәбе дә оештырган була. Кайбер истәлекләргә караганда, ул мәктәп бай үлгәнче яшәп (Г.Хөсәенев 1902 елда вафат), авыл мәктәпләре өчен берничә дистә мөгаллимә әзерләп чыгара.
Каргалыдагы һәм Оренбургтагы мәктәп-мәдрәсәләр тулаем Габделгани бай акчасына тотылалар.
Оренбург шәһәренең абруй казанган икенче кызлар мәктәбе — «Багъбостания» — шулай ук борадарән Хөсәеневләр акчасына оештырыла. Аның мөдире Багьбостан Мөэминова-Әдһәмова мәктәбен уңышлы тәмамлаучылардан була. «Багъбостания»не тотуга Орск сәүдәгәре Мөэминовның да, бәлки, берникадәр катнашы булгандыр. Әмма, нигездә, ул Әхмәт белән Мәхмүт бай Хөсәеневләр варислары каравылда булган дип телгә алына. Үз сәүдәләрен башлап җибәрү өчен Каргалы авылы читендәге балчык базларында көннәр буе кирпеч сугып, биш сум акча «җүнәткән» бу ике туган, кырык яшьләренә җиткәндә миллионнар белән эш итәләр, һәм үз хәләл көчләре белән тапкан шул миллионнарның сизелерлек өлешен татар халкының рухи дөньясын камилләштерүгә юнәлтәләр.
Казан, Оренбург, Уфа губернияләренә караган кырыклап авылда алар тарафыннан мәчетләр салына, мәктәп-мәдрәсәләр ачыла. Өч туган Хөсәеневләр акчасына Эрбет, Мәкәрҗә ярминкәләрендә, Урта Азиянең Сәмәрканд, Коканд шәһәрләрендә дә мәчетләр төзелүен искә алырга кирәктер. Түбән Новгородтагы Мәкәрҗә ярминкәсендә Рәсәйнең төрле почмакларыннан килгән мөселманнар өчен дип «мөселман рестораны» белән кунакханә дә алар тарафыннан оештырыла. Алар тарафыннан җәмгысы ике йөзләп мәктәп-мәдрәсәгә төрлечә ярдәм кулы сузыла: дәреслекләр кайтарыла, класслар җиһазландырыла, мөгаллимнәргә хезмәт хаклары түләнә. Байлар үлгәч тә бу эшләр тукталып тормый: шушы эшләр өчен васыять итеп калдырылган акча һәм мал-мөлкәт бу төбәктә совет тәртипләре ныклап урнашканчыга кадәр үз максатына тотыла.
Хөсәенев байларга иң зур дан китергәне, әлбәттә, Оренбург каласында урнашкан ике ир-егетләр мәдрәсәседер. Аның берсен шәһәрнең иң беренче таш мәчете каршында оештырылган «Вәли»не Габделгани бай улы Мөхәммәтвәли Хөсәенев җитәкли. Бу мәдрәсәнең эчке тәртибенә карата беркадәр тәнкыйди фикер яшәсә дә, анда да әтрафлы белем алганнар булса кирәк. Югыйсә аның шәкертләре арасыннан Галимҗан Ибраһимов, Шаһит Әхмәдиев кебек күренекле татар әдипләре чыкмас иде. Мөхәммәтвәли Хөсәеневнең 1906— 1918 елларда «Дин вә мәгыйшәт» журналын да нәшер иткәнлеге мәгълүм. Гәрчә атасы васыятьнамәсендә вакыф акчасын андый эшкә тотарга турыдан-туры рөхсәт булмаса да, журнал чыгымының күпмедер өлешен ул шул акча исәбенә каплаган булса кирәк. Шул ук вакытта Габделгани байның да матбагачылыкка ярдәм кулы сузуны савапсыз эшкә санамаганлыгы мәгълүм. Мәсәлән, Оренбург шәһәрендә 1900 елда беренче татар басмаханәсе ачыла. Аны оештыручы — Гыйльман ахун Кәримев, булачак әдип һәм танылган җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең атасы. Кайбер мәгълүматларга караганда, Гыйльман ахунны бу адымга рухландыручы һәм матди ярдәм кулын сузучы кеше — Габделгани Хөсәенев була. 1905 елдан соң ул тәгаен үз исемен ала «Кәримов, Хөсәенев вә шөрәкәсе» дип үзгәртелә.
«Хөсәения» мәдрәсәсе 1889 елда барлыкка килә. Аңа нигез салу өчен Хөсәеневләр шәһәрдә моңарчы яшәп килгән өч мәдрәсәне берләштерәләр. Шунлыктан беренче буын шәкертләр, сыйныф-сыйныф бүленеп, өч аерым бинада укыйлар. Шул арада байлар шәһәр үзәгендә шактый кыйммәт хакка җир сатып алалар һәм мәдрәсәнең үз утарын төзергә керешәләр. Ул утар ике этажлы таш мәдрәсә мәчетеннән, аерым мулла өеннән, өч этажлы таш мәдрәсә йортыннан һәм ике этажлы хәлфә вә хезмәткәрләр өеннән гыйбарәт булып, 1906 елда, ниһаять, төзелеп бетә. Хатирәләрдән күренгәнчә, Оренбургка 1913 елда күчкән Җәлилевләр гаиләсе дә әнә шул «хезмәткәрләр» йортында сыену урыны таба һәм кечкенә Муса мәдрәсә утарында тәрбияләнә.
«Хөсәения» мәдрәсәсе 1919 елга чаклы үз вазифасын үтәп килә һәм соңыннан шул ук утарда урнашкан Татар, Башкорт һәм Шәрык халыклары мәгариф институтларына эстафетаны тапшыра. «Хөсәения» мәдрәсәсе Әхмәт (1837 — 1906) һәм Мәхмүт (1839— 1910) байлар вафатыннан соң да Хөсәеневләр карамагында яши. Мәдрәсә шулай ук интернат тибындагы уку йортына керә: анда укучыларның күпчелеге тулай торакта яшиләр, ашау-эчү, кием-салым белән тәэмин ителәләр. Укыган өчен аерым очракларда гына түләүләр каралган була. һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган алты шәкерт Хөсәеневләр стипендиясенә теләсә кайсы чит ил яисә Россия югары уку йортларында укырга хаклы була. Тик бер шарт — укуны төгәлләгәч өч-дүрт ел «Хөсәения»гә кайтып хәлфәлек итәргә тиешләр. Мәдрәсәнең яшәү дәверендә Истанбул, Каһирә, Дәмәшкъ, Бәйрут, Казан, Томск университет һәм институтларында белем алган ике-өч дистәгә якын белгечнең Оренбургка кабат кайтып, шул шартны үтәгәнлекләре мәгълүм. Аларның күбесе, совет чоры башлангач, Казан, Уфа, Оренбург, Ташкент, Сәмәрканд, Ашхабад һ.б. шәһәрләрдәге югары уку йортларында укытуларын дәвам иттерәләр.
1910 елдан, Мәхмүт бай вафатыннан соң, «Хөсәения» мәдрәсәсе белән аның улы Шәрәфетдин җитәкчелек итә. Мәдрәсә яшәгән дәвердә, аның Идарә советына шагыйрь Закир Рәмиев-Дәрдемәнд, язучы Фатих Кәрими, күпсанлы дәреслекләр авторы Харис Фәйзуллин (композитор Җәүдәт Фәйзинең әтисе), өч мәртәбә Думага сайланган һәм татар халкының хакын даулап ялкынлы нотыклар сөйләгән морза Гайсә Еникеев, кенәз Хәсән Акчурин һ.б. алдынгы карашлы шәхесләр керә.
Шушы низамлы мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, әдәбият-сәнгать һәм журналистика өлкәсендә күренерлек эз калдырган шәхесләрдән ялкынлы шагыйрь һәм драматург Сәгыйть Рәмиев, шагыйрь Төхфәт Ченәкәй-Сәмәви, әдипләр Афзал Таһиров, Гариф Гомәр, Мөхәммәт Галиләрне, балалар шагыйре Гобәйдулла Мөэминов-Рәдүдине, драматург һәм танылган журналист Заһид Йосыпов-Шәркыйны һ.б. атарга булыр иде. Мәдрәсәнең рөшди өлешеннән соң Казандагы «Учительская школа»га җибәрелгән һәм аны тәмамлаганнан соң «Хөсәения»гә кайтып «урыс хәлфә» булган бер дистә яшьләр арасыннан татар театрына нигез салучылардан Ильяс Кудашев-Ашказарский, Г.Әхмәров-Варлам, Х.Мамин-Мираватский, И.Әлмәшев, Л.Зөбәеров, И.Кугушев кебекләр калкып чыга. Шамил Усманов, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил, Шамун Фидаи, Нигъмәт Еникеев, Ярлы Кәрим, Габдулла Биги-Мостакаев, Сәгыйть Агиш, Амантай, М.Бурангулов, БҖомагалиев, Җ.Теләпбиргәнев, Ходайбиргән Җобанов кебек татар, башкорт, казакъ әдәбиятларына хезмәт иткән, бу өлкәдә абруй казанган кешеләрнең дә башлангыч язмышлары «Хөсәения» мәдрәсәсе белән бәйле. Димәк ки, һич шикләнмичә тәкрарлап әйтергә була — санап үтелгән һәм исемнәре әле телгә алынмаган тагын бик күп җәмәгать эшлеклеләренең язмышы Хөсәенов байларның «спонсор»лык юмартлыгына, ярдәменә бәйле. Татар әдәбиятында еш кына «бозык тәрбияле бер бай» яисә «дилбегәсез Себер сәүдәгәре» рәвешендәрәк сурәтләнгән Мәхмүт байның шәхси юмартлыгыннан да бер мисал китерик. Өченче Дәүләт думасында мөселман депутатлар фракциясе рәисе булган Котлымөхәммәт Тәфкилев (элекке генерал Тәфкилевнең оныгы һәм адашы) Оренбург белән Каргалы авылы арасындагы ике мең дисәтинәдән ашкан җир биләмәсен сатарга ниятләгәч, аларны Мәхмүт бай Хөсәенев ала һәм «бу җирдән киләчәк керемне Каргалы авылы мәдрәсәләрен карауга тотарга» дип, васыять калдыра. Ул вакытта Каргалыда ун ир балалар мәктәбе вә мәдрәсәләре, өч-дүрт кызлар мәктәбе була.
«Хөсәения» мәдрәсәләре белән бер дәвердә Троицк шәһәрендә Мөхәммәтаәли Яушев сәүдәгәр ачкан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе дә абруйлы уку йортларыннан исәпләнелә. Себер һәм Казакъстан белән чиктәш бер урында, атаклы «Рәсүлия» мәдрәсәсе белән бер шәһәрдә яшәп килгән «Мөхәммәдия»нең эшчәнлеге татар укучысына әз билгеле. Әмма 1898 елда мәдрәсәне күреп белгән Мәҗит Гафури андагы тәртипне һәм укуның рус гимназияләреңчә үк булуын мактап яза. Ул мәдрәсәнең дә тулаем байлар хисабына яшәгәнлеген, шәкертләрнең шунда ук өч тапкыр ашатылып, кием белән тәэмин ителгәнлеген дә әйтә.
Аңлашыла ки, үз халкының киләчәген кайгыртып, халык өчен дип шундый олуг эшләр эшләгән байларыбыз, эшмәкәрләребез болар белән генә чикләнми әле. Татар арасыннан чыккан сәүдәгәрләр, промышленниклар арасында үз кәефе, «үз корсагы» өчен генә яшәүчеләр, «канечкеч җаннар» да булган кебек, байлыкларын саваплы эшкә — мир файдасына тотучылар да җитәрлек бездә. Ләкин без әлегә аларның изге эшләрен начар барлыйбыз, әз беләбез. Шушы уңайдан мин андый кешеләргә багышлап үз вакытында чыгарылган китапларны, язмаларны кабат халкыбыз хөкеменә кайтарырга кирәктер, димәкчемен. Үз вакытында Оренбургта Хөсәенев байларның иң өлкәненә, аның халык өчен кылган гамәлләренә багышлап юкарак кына «Әхмәт бай» (1911) китабы дөнья күргән. Аның авторы — күренекле галим һәм дин белгече Риза казый Фәхретдинов. (Бу китап соңгы елларда Оренбургта рус телендә кабат басылды. Аның тәрҗемәчесе һәм нәшерлек мәшәкатьләрен үз өстенә алучысы — Мәдинә апа Рәхимкулова. Әмма китапның тиражы күп түгел, үз шәһәрендә «йотылып» калырлык кына.) Шул ук елларда Габделбари Баттал тарафыннан Яушевларның эшчәнлеген яктырткан «Мөхәммәтвәли Яушев» китабы, Борһан Шәрәфнең «Гани бай» рисаләсе дә дөнья күрәләр. Соңгысы Габделгани Хөсәеневнең тормыш юлын, кылган уңай гамәлләрен яктыртуга багышланган.
Хөсәеневләрнең үз мәдрәсәләрен тотудан тыш башка мәгълүм уку йортларына матди ярдәм иткәнлекләре дә билгеле. Мәсәлән, Әхмәт бай үлем алды васыятендә Уфадагы «Госмания», Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләренә дә зур-зур суммалар бүлеп калдыра. «Мөхәммәдия»гә, мәсәлән, егерме биш мең сумлык «фидия» тиеш була.
Мин үскән авылда күпчелек файдасы өчен җан атып йөргән кешеләрне «мир тоткасы» дип атыйлар иде. Шушы язмада телгә алынган Борнаев, Рәмиев, Хөсәенев, Яушевларны хаклы рәвештә без татар халкы арасындагы шундый мир тоткалары итеп күзалларга тиешбез. Тир түгеп эшләгән халыктан акыртып салым җыйган патша хөкүмәте шул халык өчен бер тиенлек файдалы гамәл кылмаган бер дәвердә шушы ил тоткалары дәүләт-күләм бурычны үз җилкәләренә алалар һәм аны нәтиҗәле рәвештә башкарып чыгалар.

1994

 (Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


Комментарий язарга


*