ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Рәмиевләр матбагасы

Татар әдәбиятында бертуган Рәмиевләр — Закир белән Шакирның матбагачылык эшчәнлеге беркадәр яктыртылды инде. Бигрәк тә алар тарафыннан 1906 елдан нәшер ителә башлаган «Вакыт» газетасы, 1908 елдан чыгарылып килгән «Шура» журналы турында байтак язылды. Боларның татарлар арасында гына түгел, башка төрки телле кардәшләребез, бигрәк тә үзбәк, казакълар арасында киң таралганлыгы да мәгълүм. Әйтик, күп кенә галимнәр тарафыннан «Вакыт» газетасының иң абруйлы һәм тотрыклы матбугат органы булганлыгы таныла. Шагыйрь биографиясенә бәйләнешле кайбер язмалардан борадарән Рәмиевләрнең узган гасырның туксанынчы елларында ук газета чыгарырга талпынып караулары, ләкин ниятләренең Петербургта утыручы шовинист рухлы бюрократлар тарафыннан кире кагылуы да билгеле.
Татар халкының үзаңын үстерүне, аны мәгърифәткә, белемгә өндәүне яшьли ук максат итеп куйган бу алтын чыгаручы байларның берәр төрле матбага ачарга хыялланулары тагын дистә елга иртәрәк башланган булса кирәк. Аның шулай икәнлеге Шакир Рәмиевнең Истанбулда белем эстәп йөргән энесе Закирга XIX йөзнең сиксәненче еллар башында язган мәгълүм хатыннан ачык аңлашыла. Ул хатында Шакир энесенә матбагачылык эше белән кызыксынырга киңәш итә, халык аңын күтәрердәй әдәбият үрнәкләрен җибәреп торуын үтенә.
Төркиядән кайтышлый Закир, Бакчасарайга кереп, Исмәгыйль Гаспринский белән дә очрашкан булса кирәк. Киләчәккә карашлары, омтылышлары уртак. Фикер алышкан, аралашып торырга сүз куешкан булырга тиешләр. Татарча газета чыгару уенда булган Исмәгыйль морза белән шул көздә үк Казанда бергә туры килүләре очраклы түгелдер. Исмәгыйль Казанга иганәчеләр һәм әбүнәчеләр барлау хыялы белән килә. Аны казандылар белән очраштыру өчен дип бертуган Рәмиевләр бер залны арендалыйлар. Ләкин очрашуга берәү дә килми. «Тәрҗеман»ның иганәче һәм беренче әбүнәчеләре исемлегендә Рәмиевләр фамилиясе ялгыз теркәлә.
Соңрак Рәмиевләр үз газеталарын чыгарырга талпынып карыйлар. Ләкин патша түрәләре Идел-Урал төбәге татарларына андый мөмкинлек бирүдән тыелалар. Галимҗан Ибраһимов, «Революция тарихына материаллар» хезмәтендә (Казан, 1922) шундый фактларга тукталып, түбәндәге сүзләрне китерә: «Безнең Идел-Урал буенда газета чыгару өмиде ул заманда байтак кешеләрнең башларында булган. Рәшид казый (Ибраһимов), Һади Максуди, мәрхүм Шакир вә Закир Рәмиевләр, тагын әллә кемнәр ул караңгы вакытларда төрлечә исемнәр белән бер газета булдыру турында кузгалганнар. Ләкин хөкүмәт рөхсәт бирмәгән».
Әйе шул, патша хөкүмәте вәкилләре бу төбәктә милли матбугат булдыруга аяк терәп каршы торалар, чөнки матбугатның халыкны үз милләтенә, үз диненә тартып торачагын алар бик яхшы аңлыйлар. 1905 елгы халык күтәрелешеннән соң гына мондый эшләргә рөхсәт бирелә.
1906 елның башында Рәмиевләр «Вакыт» газетасын чыгару хокукына ия булалар. Нәшер итәргә рөхсәт бирү документында «наширы Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев» диелгән. Мөхәррирлеккә Төркиядә укып кайткан, берничә китап авторы булган әдип Фатих Кәрими тәгаенләнә. Кәримевләр белән Рәмиевләр арасындагы бер-береңә карата булган теләктәшлек һәм иҗади дуслык күпкә алданрак башлана. 1899 елда Шакир Европа илләренә сәяхәт кылырга ниятләгәч, тәрҗемәче-юлдаш сыйфатында аңа Фатихны тәкъдим итәләр. Бөгелмә өязе ахуны Гыйльман Кәримев Оренбург шәһәрендә төпләнеп, татарча китап басу эшенә керешергә ниятләгәч тә, аңа ярдәм кулы сузучылар бертуган Рәмиевләр була.
1909 ел башында үз басмаханәләрен ачканчы, Рәмиевләр «Вакыт» белән «Шура»ны «Кәримев, Хөсәенев вә шөрякәсе» типографиясендә чыгарып киләләр. Татар дөньясында киң танылган бу басмаханә Оренбург шәһәрендә 1900 елда оеша, аның нигезен салучы олуг әдип Фатих Кәриминең атасы Гыйльман ахун була. Совет чоры матбугатында ачык әйтелмәсә дә, Гыйльман ахунга ул басмаханәне булдыруга Оренбург сәүдәгәрләреннән Габделгани бай Хөсәеневнең зур матди ярдәм иткәнлеге мәгълүм. Бу эштә Ф.Кәриминең якын дуслары вә фикердәшләре бертуган Рәмиевләрнең дә читтә калмавы хак. «Шакир әфәнде, мәрхүм Гыйльман ахун 1900 елда Оренбургта матбага ачарга һәвәсләнгәч, аңа матди ярдәм итеп, матбаганы ачарга сәбәп булды»,— дип язды соңрак бу мәсьәләне якыннан белгән, ахун хәзрәтләренең каенише булган Ризаэтдин бине Фәхретдин («Шура» журналы, 1913, № 6).
Оренбург шәһәрендә 1901 елга кадәр дә, Г.Кәримев типографиясе эшли башлаганчы да гарәп хәрефләрен кулланган ике басмаханә эшләгән, аларда берничә татар китабы да басылган. Ул китаплар, башлыча, 1894 елда ачылган Б.Бреслин типографиясендә дөнья күргәннәр. Ә губернатор идарәсе карамагындагы басмаханәдә татар, башкорт, казакъ телләрендә кайбер рәсми документлар, белешмә-брошюралар басылган. Әбрар ага Кәримуллин «Китап дөньясына сәяхәт» хезмәтендә (Казан, 1979) 1901— 1908 еллар аралыгында, басмаханә тулаем Кәримевләр кулында булганда, 173 китап бастырып чыгарылган дип хәбәр итә. 1902 елда, Гыйльман ахун вафатыннан соң, мирасы аның улларына һәм икенче кызының кияве Тимерша Соловьев кулына кала, 1906 ел азакларына кадәр басмаханә өлкән улы Фатих Кәрими исеме белән йөртелә. Шул елның соңгы айларында аның нигезендә китап басу һәм китап сәүдәсе ширкәте оештырыла, «Кәримев, Хөсәенев вә шөрякәсе»нең җитәкче-оештыру-чылары итеп Хөсәен Хөсәенев (рәис), Ф.Кәрими, Мәхмүтгәрәй Фәйзуллин, ә матбаганың хуҗалык һәм финанс эшләре мөдире итеп Тимерша Соловьев сайланалар.
«Вакыт» газетасының мөхәррире булудан һәм язучылык хезмәтен башкарудан тыш «Хөсәения»дә укыткан, мәдрәсә шәкертләре өчен тарих, география фәннәреннән дәреслекләр тәрҗемә иткән яисә үзе язган Ф.Кәриминең матбагачылык эше белән дә шөгыльләнергә вакыты калмый башлый. Тиздән ул, үз паен алып, әлеге ширкәттән чыга.
Шул  елларда  берникадәр  вакыт  «Кәримев,  Хөсәенев  вә  шөрякәсе»ндә һәм «Чүкеч» журналында Т.Соловьев кул астында эшләгән әдип Зариф Бәшири хәтерләвенчә, бу басмаханә-нең җиһазлары ярыйсы ук таушалган була, шрифт-хәрефләр еш алышынмый, арзанлы начар кәгазь файдаланыла.
«Вакыт» газетасының беренче саны 1906 елның 21 февралендә басылып чыга. Тиздән ул татар дөньясында иң тотрыклы, иң куп укылучы абруйлы газетага әверелә. Исмәгыйль Рәмиевнең «Вакытлы татар матбугаты. 1905 — 1925» исемле энциклопедик хезмәтендә (Казан, 1926) мондый юллар бар: «Вакыт» — милли-либерал газета. Оренбургта чыга. Барысы 2309 сан чыкканнан соң, 1918 елның 26 гыйнварында туктатыла. Баштарак атнасына 2 — 3 тапкыр, 1913 елдан көндәлек булып чыкты… Сәяси мәсьәләдә сак булды, дини һәм милли мәсьәләләрдә үз артыннан ияргән милли матбугатка юнәлеш биреп барды. Уку-укыту эше, тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәләләренә киң урын бирә, милли театр, музыка   сәнгатен  җәелдерүгә  теләктәшлек   күрсәтә,  дәүләт мәктәпләренә кереп укуны эзлекле яклый иде».
Рәмиевләр 1907 елның декабрендә «Шура» журналын чыгаруга да рөхсәт алалар. Ул айга ике мәртәбә, елына 24 сан булып чыга. Беренче саны 1908 елның гыйнвар башында дөнья күрә. «Наширлары Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир Рәмиевләр». Шул ук документта мөхәррире дип 1906 елның октябреннән «Вакыт» газетасы мөхәррир урынбасары булган Ризаэтдин Фәхретдинов күрсәтелгән. Журналның һәр саны зур форматта, 36 битле булып, вакыт-вакыт рәсемнәр белән басылган.
И.Рәмиев китабында «Шура» журналының 1918 ел башына чаклы нәшер ителүе, барлыгы 240 саны чыкканлыгы әйтелә. «Әдәби, гыйльми, тарихи журнал. Татар журналлары арасында иң күренеклесе. Дәвамлы, тәртипле чыгып торуы белән дә абруй казанды, күп таралды, күп укылды… Техник эшләнеше ягыннан да үз заманында һичшиксез беренче урынны тотты»,— дип яза Исмәгыйль ага.
Күренекле әдәбият галиме Габдрахман Сәгъди дә журнал эшчәнлеген югары бәяли: «Дини, милли, тарихи, иҗтимагый материалларга бик бай булу өстенә, татар дөньясында ул заманда иң беренче җитди бер журнал иде»,— ди.
Шул ук хезмәтендә И.Рәмиев бу басмаларның ябылу сәбәпләрен ачыклаган, заманында «Яңа вакыт» газетасында басылган бер белдерүне дә китерә:
«Вакыт» мөштәриләренә. 1918 ел 26 гыйнвар иртә сәгать унда Оренбург Мөселман военный революционный комитет тарафыннан унике ел милләт хезмәтендә дәвам иткән «Вакыт» газетасының матбагасы (басмаханәсе), кәгазе мөсадәрә (конфисковать) ителде вә газета туктатылды, вә банкадагы акчасы, ярты миллионнан артык торган бу мөәссә (басмаханә) мәзкүр комитетка күчкәнгә «Вакыт» вә «Шура» мөштәриләре каршында ул мәсъүлдер (җавап тотарга тиештер). Бу хәлнең вөҗүдкә (барлыкка) килүенә итәк астыннан һәм ачыктан-ачык хезмәт иткән кешеләргә татар тарихы, әлбәттә, тиешле мөкяфәтне (бәяне) бирер. Наширлар тарафыннан вәкил — Ярулла Вәли».
Бу газета һәм журнал редакцияләрендә шул чорның танылган журналист вә әдипләре Борһан Шәрәф, Габделбари Баттал, Шәриф Камал, Җамал Вәлиди, Кәбир Бәкер, Госман Акчокраклы Габдрахман Фәхретдинов, Рәкыйб Рәкыйби  эшлиләр. Читтән торып алар эшендә Галимҗан Ибраһимов, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Муса Ярулла Биги, Зәки Вәлиди, Һади Атласи, Чыгьтай һ.б. язучылар, шагыйрьләр, «җәмәгать Хадимнәре һәммәсе диярлек үзләренең каләмнәре белән катнашалар».
«Вакыт» белән «Шура»ны татар, башкортлар гына түгел, башка кардәш халыклар да үз итеп укыйлар.
Газета һәм журнал битләрендә әдәби, гыйльми, дини эчтәлекле әсәр һәм хезмәтләр байтак урын алган.
«Закир Рәмиев редакция эшчеләренең тормыш ягыннан яхшы тәэмин ителүләре, тышкы күренештә дә культуралы яшәүләре ягына нык күз сала, шуның өчен дә аларга, ул чорларда һичбер җирдә күрелмәгән рәвештә, зур жалованье бирә иде. Мисал өчен, ул чагында татар дөньясында түгел, хәтта Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә чыга торган иң зур, популяр рус газеталарының редакторлары да аена 70 — 80 сумнан артык жалованье алмыйлар иде. Закир Рәмиев «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәримев белән «Шура» журналы редакторы Риза казыйга аена 130 сум жалованье бирә иде. Моны күпләр «министрлар жалованье-се» дип йөртә торганнар иде»,— дип яза «Замандашларым белән очрашулар» китабы (Казан, 1968) кулъязмасында З.Бәшири.
«Вакыт» газетасын чыгара башлау белән бер үк вакытта Рәмиейләр, редакция хезмәткәрләре өчен дип, Шакирның йорт-утары янәшәсендә, Эссен урамында зур йорт булдыралар. Аның бер секциясендә төрле елларда төрле кеше һәм гаиләләр яшәсә (мәсәлән, Кәбир Бәкер гаиләсе), калган өлешендә Ризаэтдин хәзрәтнең ишле гаиләсе урнаша. Шунда ук аның эш кабинеты да була. Ә ике арадагы иркен җәйге бакчадан «байлар гаиләсе» белән уртактан файдаланалар. Ул әй урынында хәзер биш этажлы торак бина, сиксәненче елларда аның диварына «Шушы урындагы йортта 1906—1918 елларда әдип, галим, педагог, «Шура» журналы редакторы Ризаэтдин Фәхретдинов яшәде» диелгән истәлек тактасы куелды.
Шул ук китабында З.Бәшири билгеләп үткәнчә, Кәримевләрнең басмаханәсе ярыйсы ук таушалган була. Рәмиевләр аның эшеннән бик үк канәгать булмыйлар һәм үз типолитографияләрен ачу хәстәренә керешәләр. Дәрдемәнд йорт-утарының иркен ишегалды почмагында, арттагы урамда бина сатып алына, заманча типография җиһазлары урнаштырыла, мөхәррир һәм корректорлар өчен эш бүлмәләре булдырыла. «Вакыт» белән «Шура» 1909 елның 1 гыйнварыннан шунда ярыйсы ук сыйфатландырылган рәвештә чыга башлыйлар. «Вакыт» басмаханәсе» мөһере сугылган әдәби, мәдәни, тарихи эчтәлекле китапларны һәм дәреслекләрне нәшер итүгә дә керешелә. Басмаханә 1918 елның гыйнвар азакларына кадәр Рәмиевләр карамагында була. Аннары совет хакимиятенә тапшырыла.
Ул елларда Оренбург шәһәрендә рус телендә 7 — 8 журнал (кайберләре бер-бер артлы чыга), шул чамада ук газеталар нәшер ителә. Журналлардан «Урал», «Юнкер казак», рәсемле «Железнодорожник», сатирик «Саранча», «Кобылка», «Пыль» кебекләрне, газеталардан «Оренбургские губернские известия», «Тургайская газета» кебек дәвамлы чыгып килүчеләрен күрсәтергә була. Татар телендә журналлардан «Шура», «Дин вә мәгыйшәт» (1906 — 1918, февраль), «Икътисад» (1908—1912), көлкеле-рәсемлеләре «Чикерткә» (1906), «Чүкеч» (1906 — 1910), «Карчыга» (1906 — 1907), «Кармак» (1915 — 1918) һәм әдәби-тәрбияви «Мөгаллим» (1913 — 1915), «Яз» (1917) чыга. Абруйлы газеталардан 1917 елга кадәр татар телендә фәкать «Вакыт» кына нәшер ителгән. 1913 елдан казакъ телендә «Казакъ» газетасы чыга башлый. Аның нашир һәм мөхәррире язучы, галим, казакъ халкының милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Әхмәт Байторсынов була.
Югарыда санап үтелгән газета-журналларның кайберләре «Вакыт» басмаханәсе»ндә дөнья күргәндер, мөгаен. 1915 елда русча эшләүче Б.Бреслин типографиясенең ябылуы мәгълүм. Ә алмашка нинди дә булса яңа типография ачылуы хәбәр ителми. Әлбәттә, якындагы ике-өч өлкәне берләштергән генерал-губернатор идарәханәсе карамагында рәсми басмаханә эшләгән. Ул елларда дәвамлы рәвештә басылып чыккан күпсанлы белешмәлекләр, шул исәптән безгә кардәш казакъ халкы тарихына мөнәсәбәте булган «Справочная книжка Тургайской области» (1911 — 1917) кебек дистәләгән басма шул типографиядә җыелгандыр.
Алда санап үтелгән татарча журналлардан «Кармак», газеталардан «Казакъ» Рәмиевләрнең «Вакыт» матбага йорты тарафыннан чыгарылган булырга тиеш. Дөрес, бер әңгәмә вакытында Әбрар ага «аларның үз наширлары булган» дигән иде. Әмма наширы булуы әле басмаханәсе дә булган дигән сүз түгел. Шәһәр хәйрия җәмгыяте карамагындагы «Белек» китапханәсе дә, Орск шәһәрендәге «Шәрекъ китапханәсе» дә, Троицк, Чиләбе, Кустанай шәһәрләрендәге китап-газеталар сәүдәсе белән шөгыльләнүче ширкәт һәм җәмгыятьләр дә ул вакытта үзләрен нашир буларак та танытканнар, үзләре теләгән китапларны бастырып чыгару өчен Казан һәм Оренбург басмаханәләренә даими рәвештә заказлар да җибәреп торганнар.
«Вакыт» басмаханәсендә кемнәрнең китаплары нәшер ителгән соң? Рәмиевләр матбагасы белән иң уңышлы хезмәттәшлек итүче, әлбәттә, Ризаэтдин хәзрәт булган. «Рухият» нәшриятында 1999 елда чыккан «Ризаэтдин Фәхретдин» китабына Раиф Мәрданов төзегән библиографик исемлектә бу әдип һәм галимнең дини, әхлакый-тәрбияви һәм тарихи эчтәлекле 35 хезмәтенең «Вакыт» нәшрияты тарафыннан чыгарылуы күрсәтелә («Китап дөньясына сәяхәт»тә 9 данәгә кимрәк — 26 саны китерелгән). Шул ук вакытта бу олуг гыйлем иясенең якын туганнары (җизнәсе һәм энеләре, кияве) булган Кәримиләр басмаханәсендә чыгарган китапларның саны 30 гына. Әлеге саннар үзләре генә дә Ризаэтдин хәзрәтне Рәмиевләрнең ни дәрәҗәдә хөрмәт итүен, якын күрүен күрсәтә. Хәер, хәзрәтнең «Вакыт» басмаханәсендә чыккан китаплар саны әле, бәлкем, 35 белән генә дә чикләнмидер. Җөмһүриятебезнең Милли китапханәсе фәнни хезмәткәре Р.Мәрданов хәбәр итүенчә, ул авторның Оренбургта нәшер ителеп тә, шул дәвердә ул шәһәрдә эшләгән өч басмаханәнең кайсысында җыелып чыкканлыгы мәгълүм булмаган дистә ярымлап китабы бар икән.
Рәмиевләр матбагасында чыгарылган китап саннары буенча икенче, өченче урыннарда Шәриф Камал белән Галимҗан Ибраһимов торалар. Ш.Камалның шул елларда дөнья күргән барлык мәгълүм хикәяләре дә башта «Шура» белән «Вакыт» битләрендә урнаштырылганнар (мәсәлән, 1909 елда «Уяну», «Сулган гөл», 1910 елда «Әүвәл-әүвәл заманда», «Шәкерт», «Депутат», «Буранда», 1911—1912 елларда «Сукбай», «Бәхет эзләгәндә», «Курай тавышы» Һ.6.). Аннары «Вакыт» матбагасында 1910 елда «Козгыннар оясында» хикәясе, 1914 елда унбиш әсәр тупланган «Хикәяләр төркеме» җыентыгы, 1915 елда «Акчарлаклар» повесте аерым-аерым басылып чыгалар.
Г.Ибраһимовның да беренче иҗат дәвере хикәяләренең күпчелеге әдәбиятка, мәдәнияткә кагылышлы кайбер мәкаләләре әүвәл «Вакыт» белән «Шура» битләрендә урын алган, аннары шул ук елларда аерым китап буларак басылганнар. Мәсәлән, 1911 елда. «Диңгездә», «Йөз ел элек», 1912 елда «Уты сүнгән җәһәннәм», «Карт ялчы» исемендәге китаплары укучылар кулына ирештерелә. Әдипнең күләмле «Татар шагыйрьләре» мәкаләсе дә 1913 елда шул матбага ярдәмендә китап булып чыга. Үз басмаханәсе булган Фатих Кәриминең дә кайбер китаплары «Вакыт» матбагасында нәшер ителгәннәр. Мәсәлән, «Истанбул мәктүпләре» исемле затлы (450 бит) китабы (1913), «Дөнья халыклары» исемендәге дистәләгән китапчыкларының язмышы шундыйлардан. (Мондый хәл, бәлки, замандашы З.Бәшири истәлегендә язылганча, 1910 еллар урталарында «Кәримев, Хөсәенен вә шөря-кәсе» басмаханәсенең, конкуренциядә җиңелеп, «шартлап та-ралу»ы нәтиҗәсендә тугандыр. «Китап дөньясына сәяхәт»тә дә 1915 елдан соң бу ширкәтнең тынып калуы бәян ителә.)
«Вакыт» исә эшчәнлеген дәвам иттерә. «Шура»да дөнья күргән аерым хикәяләр тупламасы, шул исәптән төрле әдипләрнең «Тел ярышы» конкурсында катнашкан үрнәк хикәяләре, журнал редакциясенә килеп тә, төрле сәбәпләр аркасында анда урын алмаган шигырьләр җыентыгы, Габдрахман Сәгъдинең «Әдәбият кануннары», Г.Батталның «Габделвәли вә хатирәти ияләреннән», Җамал Вәлидинең «Татар әдәбияты хакында», Казандагы «Таңчылар» төркеменең актив әгъзасы Шакир Мөхәммәдьяровның «Алпавытлар заманы», «Шәех Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле» күмәк җыентыгы һәм тагын дистәләгән әдәби, мәдәни һәм сәяси эчтәлекле китаплар басылган. Шулар арасында Төркиянең күренекле әдибе Әхмәт Мидхәт, инглиз язучысы Конан Дойль әсәрләре, рус әдибе Леонид Андреевның «Ачлык патша» исемле тәрҗемә китаплары һ.б. бар.
Рәмиевләр яшь буынны тәрбияләүгә дә җитди өлеш керткәннәр. З.Рәмиев, «Хөсәения» мәдрәсәсенең тышкы идарә әгъзасы буларак, аны уку әсбаплары белән тәэмин итүдә катнашкан, физика, химия кабинетларына җиһазларны чит илләрдән кайтарткан. «Вакыт» басмаханәсе»ндә байтак кына дәреслек, балалар өчен уку китаплары нәшер ителгән, шул исәптән Дәрдемәнднең үзе исән чакта дөнья күргән бердәнбер кечкенә җыентыгы «Балалар өчен вак хикәяләр»е (1910) нәни укучыларга багышлап чыгарылган. «Вакыт» басмаханәсе»ндә чыккан дәреслек авторларының күпчелеге — «Хөсәения» мәдрәсәсе хәлфәләре яки Нәҗип Думави кебек абруй казанган укытучылар. Мәсәлән, НДумавиның Казан басмаханәләрендә дә басылып чыккан «Безнең мәктәп» исемле уку китабы Оренбургта кабат нәшер ителгән. Шул ук авторның «Шура» белән «Вакыт» битләрендә дә дистәләгән шигырь һәм хикәя үрнәкләре урнаштырылган.
Мәдрәсә укытучыларыннан шагыйрь Төхсәт Ченәкәйнең ике китабы — «Кан дулкыннары яки сугыш» һәм «Өмет очкыннары» «Яңа вакыт» басмаханәсендә басылалар. Инкыйлаб җилләре исә башлаган елларда дөнья күргән бу ике шигырь китабының заказчы-нашире, мөгаен, Мәхмүт Галәүнең «Кармак» нәшрияты булгандыр. «Хөсәения» мөгаллимнәре китап-дәреслекләреннән Фатих Кәрими һәм Нуретдин Агаевларның икътисади география дәреслеген (ике басма, 1909, 1910), Габдулла Шинаси-Ибраһимовның «Мохтасар химия»сен (1912), Нургали Надиевнең «Ибтидаи мәктәптә хисап укыту ысуллары»н (1917), Мөхәммәтхәнәфи Бакировның берничә китаптан торган рәсемле «Гыйльме табигыя дәресләре»н атарга була. ГГазиз сүз башы язган «Язу эшләре» дәреслеге (1910) һәм шул ук авторның җитди эчтәлекле «Халык җөмһүрияте нинди була?» (1917) — шулай ук Рәмиевләр матбагасы җимешләре.
Тугыз еллап эшләү дәверендә бу басмаханәдә 120 дән артыграк исемдә китап басылып чыккан. Аларның күпчелеге Рәмиев байларның матди ярдәме белән нәшер ителгәннәр.
1917 елгы инкыйлабка чаклы Оренбург каласын казакъ халкының да бер мәдәни үзәге булган дияргә мөмкин. XIX йөзнең урталарында монда казакъ халкы мәгърифәтчесе, беренче язма хикәя үрнәкләрен тудыручы, ике кардәш халыкның уртак баласы Ибраһим Алтынсарин яшәгән. XX гасырның унынчы елларында шушы шәһәрдә казакъ телендә беренче күләмле проза әсәрләре — хикәя, повесть, роман үрнәкләре дөнья күргән. Мәсәлән, Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсендә казакъ телендә сигез шундый китапның чыгуы, шул исәптән казакъча иң тәүге повесть булган «Көргенди бала»ның («Тәрбияле бала», авторы М.Нурбаев) 1911 елда басылуы хәбәр ителә.
Язма истәлекләрдә Рәмиевләрнең матбугат хезмәткәрләренә иң югары хезмәт хакы түләнгәнлеге хакында алда әйткән идек инде. Ф.Кәрими фондында шуны раслардай бер документ та сакланган. Анда «Закир әфәнде әмере илә 1917 елның март башыннан» билгеләнгән эш хакы таблицасы китерелә.       
Рәмиевләр матбагасының хуҗалык һәм финанс эшләрен элеккеге яшь сәүдәгәр, гасыр башында язучы буларак танылган Ярулла Вәли башкарган. Ул шулай ук Закирның икенче кызының кияве дә. 1918 елның февраль урталарында, Оренбург шәһәрендә беренче мәртәбә совет хакимияте урнашкач (бөтенләйгә ул нәкъ бер елдан соң урнашачак әле), табыш китерүче хуҗалыкларны хакимияткә тапшыру карары чыккач, «Вакыт» (1917 елның көзеннән «Яңа вакыт») басмаханәсе дә барлык җиһазлары, буяу, кәгазьләре һәм бинасы белән бергә хөкүмәткә тапшырыла. 1934 — 1940 елларда Оренбургта татар телендә чыккан «Коммунист» газетасы хезмәткәрләре Сабит ага Якупов, Фатих Кыргызбаевлар һәм 1920 елларда шул шәһәрдә хәреф җыючы хезмәтен башкарган Татарстан кешесе Хәбибулла ага Яруллин сөйләвенчә, «Вакыт» матбагасын совет хакимияте вәкилләренә тапшыруда мөдир Ярулладан тыш «шагыйрь Дәрдемәнд» тә катнашкан.
Рәмиевләр басмаханәсе берничә ел совет җөмһүриятенә дә хезмәт итә. Шуның нигезендә иң әүвәл «Оренбург мөхбире» газетасы нәшер ителә. 1917 елның июленнән аның мөхәррире «Вакыт», «Шура»ларда баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкарган, шулай ук Кәримевләргә кияү булган Борһан Шәрәф, 1918 елның мартыннан «Вакыт» басмаханәсенең элеккеге хәреф җыючысы һәм корректоры, Шәриф Камал шәкерте Заһид Шәркый-Йосыпов. Совет хакимияте икенче мәртәбә монда төпләнгәч чыга башлаган «Юксыллар сүзе»нең дә икенче баш мөхәррире (Һ.Такташ эшләгән дәвердә) Заһид Шәркый-Йосыпов була. Газетаның беренче баш мөхәррире, язучы, җәмәгать эшлеклесе Афзал Таһиров. Шушы ук басмаханә җирлегендә егерменче елларда казакъ телендә берничә газета һәм журнал да нәшер ителгән булырга тиеш. 1920 елның башыннан 1925 ел урталарынача Оренбург Казакъ совет республикасының башкаласы булып тора бит. Татар яшьләренең әйдәүчесе Сәхи Рәхмәти катнашында шул елларда чыгарылган «Туплан» газетасы һ.б. газеталар да «Вакыт» басмаханәсе җирлегендә барлыкка килгән. 1910 — 1920 елларда Оренбургта дөнья күргән татарча һәм казакъча газета-журналлар, казакъ галимнәре әйтүенчә, бүгенге көндә Казакъстанның совет чорындагы икенче башкаласы булган (1925 елдан) Кызыл Урда шәһәре архивында тупланганнар.

 
     Элек  Хәзер
 Кәбир Бәкер  120 сум  180 сум
 Шәриф Камал  120 сум  180 сум
 Җамал Вәлиди*  50 сум  75 сум

  Кави Каюм

 

 85 сум

 120 сум

 120 сум

 160 сум

 Кәлимулла    112 сум 50 тиен  140 сум
 Зариф Сүнчәләй  75 сум  120 сум
 Ягъкуб Сүнчәләй  5 сум   75 сум
 Барышня  30 сум 45 сум
 Ханым  60 сум   70 сум
 Солтан  50 сум  70 сум
 Машинист  80 сум   100 сум
 Ярулла Вәли  180 сум  250 сум
 Риза Фәхретдин      225 сум  275 сум
 Фатих Кәримев  225 сум  325 сум
* Оренбургка Җ.Вәлидине 1911 елда «Хөсәения» мәдрәсәсе идарәчеләре
чакырып китерә. 1915 елдан ул «Вакыт» редакциясе штатында да. Ләкин
шулай да аның төп эш урыны мәдрәсәдә булгандыр, мөгаен.
1994

 

 
(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*