ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Шагыйрь Дәрдемәнд

Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең үзенчәлекле иҗаты, шигърият өлкәсендә ирешкән биеклекләре хакында хәзер байтак хатирәләр, бәяләү мәкаләләре, фәнни хезмәтләр дөнья күрде. Замандашларыннан иң беренче булып аның иҗатына икенче бер классик әдибебез Галимҗан Ибраһимов бик югары бәя биргән иде. Ләкин соңрак, совет хакимияте дәверенең беренче дистә елларында, Дәрдемәнднең җәмәгать эшчәнлегенә дә, үзенчәлекле әдәби мирасына да әһәмият бирелмәде.
Дөрес, 1929 елда «Дәрдемәнд әсәрләре» исемендә җыйнак бер (һәм беренче) җыентык дөнья күргән иде. Аны туплаучы-төзүче Исмәгыйль Рәмиев, тәфсилле биографик белешмә авторы әдип Фатих Кәрими булдылар. Ф.Кәриминең зур күләмле ул кереш сүзенең 1927 елда ук язылганлыгын истә тотканда, бу китапны чыгаруга Галимҗан Ибраһимовның да катнашы бардыр шикелле. Гыйльми Үзәк башлыгы булган дәвердә ул «буржуй шагыйрь» иҗатын барларга киңәш биргән, җыентыгын чыгаруга җөрьәт иткәндер.
Мәгәр киң җәмәгатьчелек ул вакытта бу китап чыгуга җитди игътибар бирмәде, аны күрмәмешкә салышты бугай. Чөнки заманасы шундыйрак иде.
Дәрдемәнднең үзе исән вакытта басылып чыккан бердәнбер кечерәк китапчыгы да бар. «Балалар өчен вак хикәяләр» (1910) дип исемләнгән ул юка җыентыкка шагыйрьнең балаларга атап язылган кыска хикәячекләре, әдәби парчалары һәм кечерәк күләмле берничә шигырь үрнәкләре кертелгән. Ул әсәрләр соңрак нәшер ителгән китапларында да урын алган.
Дәрдемәнд шигъриятенең һәм шәхесенең кабат үз милләтенә кайтарыла башлавы илленче еллар азакларына туры килә. 1959 елның ноябрендә аның тууының йөз еллыгы тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Тел, әдәбият һәм тарих институты инициативасы белән уздырылган ул тантанада татар халкының күпчелек зыялылары катнаша. Шагыйрь исемен кабат халкына кайтару бурычын йөкләүчеләр төркеменә әдәбият белгече, институтның яңа башлыгы Мөхәммәт Гайнуллин җитәкчелек итә.
Шул юбилей алдыннан гына аның күләмле кереш мәкаләсе һәм искәрмәләре белән Дәрдемәнднең «Сайланма әсәрләр»е басылып чыга (төзүчесе И.Рәмиев, 1959). «Совет әдәбияты» журналы да шул ук авторның «Дәрдемәнд» исемле мәкаләсен урнаштыра.
Шуннан соң ун еллап вакыт үткәч, Дәрдемәнд шигырьләренең русча варианты («Стихи», төзүчеләре С.Хәким, Р.Харис, 1970), тагын ун елдан пөхтә итеп эшләнгән «Исә җилләр» (кереш сүз авторы С.Хәким, төзүче һәм искәрмәләр авторы Р.Даутов, 1980) китаплары дөнья күрделәр. «Татар поэзиясе антологиясе» (татарча 1956, 1992, русча 1957) һәм «Татар балалар поэзиясе антологиясе» (1980) томнарында, «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе» сериясенең 38(102) томында да (1977) Дәрдемәнд шигъриятенең асыл үрнәкләре урын алган. Шул ук елларда «Казан утлары» журналы һәм башка вакытлы матбугат Дәрдемәнд иҗатын барлауга һәм бәяләүгә үз өлешләрен керттеләр.
Дәрдемәнднең беренче шигырьләре 1902—1903 елларда «Тәрҗеман» газетасында күренә башлыйлар. Ризаэтдин Фәхретдиновның 1903 елда нәшер ителгән «Әсма…» әсәрендә, авторы күрсәтелмичә генә, «Үткән көннәр» шигыре басыла. Ләкин ул әсәрләрнең кайчан иҗат ителүләре бүген төгәл генә мәгълүм түгел. Фәкать «Каргалының Сибгатулла хаҗига мәктүб» шигыренең 1884 елда Юлык авылыннан җибәрелгән булуы гына билгеле. Дәрдемәнд әдәби иҗатка 1880 — 1881 елларда, Төркиядә белем эстәп йөргән вакытларда тартылган булса кирәк. Мөхәммәт ага Гайнуллин: «Дәрдемәнднең Истанбулдан Россиягә кайткач… төрекчәдән татарчага берничә җиңел хикәя тәрҗемә итүе, шигырьләр яза башлавы турында да… мәгълүматлар бар»,— дип хәбәр итә.
Ә 1906 елдан соң шагыйрьнең чәчмә әсәрләре әүвәл «Казан мөхбире», аннары «Вакыт» газеталарында, «Шура» журналы битләрендә әледән-әле күренә башлыйлар.
Дәрдемәнд иҗатында тормышка фәлсәфи караш төп сыйфатларның берсе. Аның күпчелек шигырьләре берничә строфадан гына тора. Ләкин шул ун-егерме юллык әсәрдә кешегә ил, ватан, милләт язмышын күз алдына китереп бастыру  хас. Дәрдемәнд байтак кына замандаш (һәм соңрак иҗат иткән) шагыйрьләрдән фәлсәфи фикерләвенең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып тора. Милләт язмышы турында уйлануларын ачык итеп әйтмәгән хәлдә дә аның күпчелек әсәрләрен укыганның соңында күңелдә шул хис яңара. Ирексездән милләтеңнең үткәне һәм киләчәге турында уйлана башлыйсың. Аларда кеше язмышы да, борынгы тарих рухы да, киләчәк өмет нурлары да җемелдәп күз алдыннан үтәләр. Әйе, аның әсәрләренә тирән фәлсәфи кичерешләр, тапкыр сүз, оста чагыштырулар хас.
Җиңел укылышлы теле, төгәл сыйфатлаулары, куәтле фикере ярдәмендә ул ике-өч кенә җөмләле шигырьдә дә гомумиләштерү тирәнлегенә ирешә. Моның классик мисалы итеп «Кораб» шигырен алырга була. Кыска-кыска унике юллык бу әсәргә никадәр мәгънә сыйган!..
Чыкты җилләр,
Купты тулкын —
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
Йөз ел әүвәл язылган юллар дип уйламассың! Нәкъ бүгенге хәл-халәтебезне берәр заман шагыйре шулай тасвир иткән диярсең! Тапкыр сүз тарих катламнарын тишеп үтә, мәңгелеккә әверелә. Еллар, дәверләр узуга карап һич тутыкмый. Дәһли шәһәре үзәгендәге ике мең ел тарихлы мәшһүр корыч багана кебек!
«Дәрдемәнд татар әдәбияты дөньясына сигезенче елның башында куәтле тавышлар илә шауламакта булган диңгезнең дулкыннарын ярып барган могъҗиз «Кораб» өстендә заһир (пәйда) булды. Аның әдәби йөзе мөмтаз дәрәҗәдә матур булмак илә бәрабәр, күзләрендә бер өмидсезлек катыш хәзин (хәсрәтле)… ниндидер авыр уйга бату, фикерләү әсәре ялтырый иде… «Менә татар сәнгате әдәбиясе күгендә яңа бер йолдыз заһир булды»,— димешләрдер. Чөнки аңарда чынлап та яңа рух сизелә — мәдрәсә исе дә аңкымый, тупас та түгел, бәлки, ниндидер әдәби мәдәнилек, чын каләм сәнгате, матур өслүб, җыйнак вә кыска тәкъбирләр… Гүя ул, ниндидер бер сихерле куәт белән, әйтергә теләгән мәгънәсен йөрәгеңә турыдан-туры яра да сала… Алыйк «Кораб»ны, «Без»не, «Өмидләр», «Бүзләрем мана алмадым», «Бәллү»не… Мисал өчен… «Бәллү», югарыда сөйләп килгән һәммә кәмәлләрне (җитешкәнлекне) үзендә җыйдыгы кебек, өслүбенең матурлыгы, гаҗәеп аһәңе илә дә бөтен матбугатымызда беренче урынны аладыр»,— дип язган иде Галимҗан Ибраһимов 1913 елда «Татар шагыйрьләре» очеркында.
Дәрдемәнднең тумышы, тормыш юлы да бик тә үзенчәлекле. Шәҗәрәсе Казан ханлыгы чоры морзаларына бәйле булуына карамастан, ул гап-гади бер татар авылы тумасы да бит әле. Гади халык арасында яшәп, шул халыкның моң-зарын имчәк сөте белән үк күңеленә сеңдергән. Буй җиткән, яшәгән төбәге дә бик тә гыйбрәтле — татар, башкорт, казакъ ише кардәш халыкларның укмашып көн күргән, тел-лөгать алмашкан урынында. Булачак шагыйрь иҗатында алар да чагылыш табачак: казакъ акыннарының кубыз* (*Кубыз — төрки халыкларның скрипка рәвешендәге кыллы музыка коралы. Аны тез өстенә куеп уйныйлар), думбыра чиртә-чиртә тапкыр сүз әйтеш уеннары йогынтысы Дәрдемәнд шигырьләрен укыганда сиземләнә ич!
Шагыйрьнең беренче шигырь җыентыгына язган кереш мәкаләдә әдип Ф.Кәрими мондый фактлар китерә: «Ул Шәрекъ дөньясындагы Газзали, Фәхерразый, Ибне Решд, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәваи, Фөзүли, Габделхак Хәмит, Әкрам, Тәүфикъ Риза, Габдулла Җәүдәтләр (иҗаты) белән таныш булган шикелле, Гареб дөньясындагы Гегель, Кант, Вольтер, Лютер, Шиллер, Һейне… Толстой, Пушкин, Горький вә башкалар белән дә бик төпле генә таныш иде…»
Замандашыбыз, халык шагыйре Сибгат ага Хәким дә өлкән каләмдәшләренең фикерен куәтли сыман: «Шигырь шагыйрьнең җаны аша уза, шагыйрьнең шәхесе аша уза. Шәхесе зур шагыйрьнең йогынты көче дә зур!» — дип яза ул Дәрдемәнд иҗатына һәм шәхесенә бәя биргән бер мәкаләсендә.
Зур шәхес, абруйлы зыялы, олуг фикер иясе булып җитешкән шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, замандашлары тарафыннан олыланган матбагачы Закир Рәмиев-Дәрдемәнд булмаса, XX гасыр башы татар әдәбияты вә мәдәнияте күп нәрсәне югалтыр иде. Мөхәммәдъяр, Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Һибәтулла Салихов һ.б. бөек затлар көйләп-җайлап киләсе буыннарга калдырган думбыра-кубызларның кайсыдыр бер кылы өзелгән сымаграк тоелыр иде.

2002

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


Комментарий язарга


*