ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Татар уянсын дисәң… (Бертуган Рәмиевләр)

Хәзер без еш кына «Мәгълүматка ия булу — дәүләткә ия булу» дигән әйтемне еш ишетәбез. Элек тә ул шулай булган. Халык арасында мәгълүмат тарату өчен вакытлы матбугат чаралары уйлап чыгарылган. Матбугат исә халыкның үзаңын күтәрүгә ярдәм иткән.
«Татар уянсын дисәң, аның үз матбугатын булдыру кирәк» дигән фикер безнең милләт зыялылары арасында унтугызынчы йөз башларында ук барлыкка килә. Әмма патша түрәләренең колониаль сәясәте татарга үз матбугатын ачарга ирек бирми. Йөз еллык көрәш фәкать егерменче гасыр башында гына уңай хәл ителә.
Шундый көрәш агымында торучылар арасында элекке морзалар нәселеннән чыккан Рәмиев байлар да бар. Бертуган Шакир белән Закир Рәмиевләр унтугызынчы гасырның сиксәненче елларында ук матбага ачарга теләкләре барлыгын сиздерәләр. Закир Рәмиев Төркиядә белем эстәп йөргән вакытта ук шул хакта үзара хәбәрләшүләре мәгълүм. Шакирның энесенә язган хатларында китап басу эше белән кызыксынырга кирәклеге дә әйтелә. Закир исә абыйсына Төркиядә чыккан газеталарны җибәргәләп тора. Мәсәлән, Исмәгыйль Рәми искә алган, 1881 елга караган бер хатында Шакир энесенә түбәндәге сүзләрне яза: «Тәрҗемане хакыйкать» гәҗите күптән килә башлады, укып бик рәхәтләнәм. Туктамый җибәреп тор. Мөмкин булса, атналык берәр журнал җибәрсәң дә яхшы булыр иде. Алган китапларыңны да җибәрә алмассыңмы? Цензура мәшәкате зур булмаса… Гәҗитләрне цензурада карап, бәгъзе җирләрен кара буяу белән буяп җибәрәләр…»
Төркиядән кайтышлый Закир, Бакчасарайга кереп, «Кырым бәге» Исмәгыйль Гаспринский белән дә очрашкан булса кирәк. Татарча газета чыгару уенда булган Исмәгыйль морза белән киләсе көздә үк Казанда бергә туры килүләре очраклы түгелдер. Газета чыгара башлауны хуплаучыларны ачыклар һәм хәлдән килгәнчә матди ярдәм итүчеләрне барлар өчен дип, 1882 елның көзендә Гаспринский морза Казанга килә. Монда аны бертуган Рәмиевләр каршы ала. Кырым морзасын халык белән очраштыру өчен дип алар зур гына бинаны үз исәпләренә арендага алалар. Ләкин чакырылган вакытка очрашырга килүче булмый. Казан татарларын ни өчендер Кырым морзасының эш-гамәлләре кызыксындырмый. Буш залда алар дүртәү — Исмәгыйль бәй, Шакир белән Закир Рәмиевләр һәм очраклы рәвештә Казанга килеп чыккан бер кавказлы мөселман гына кич дәвамында гәпләшеп утыралар. Шул рәвешле, киләсе елдан элекке Кырым ханнары башкаласы Бакча-сарайда чыга башлаячак «Тәрҗеман»ның тәүге иганәче һәм әбүнәчеләре исемлегендә фәкать Рәмиевләр фамилиясе генә теркәлә.
Соңрак алар да үз газеталарын чыгарырга талпынып карыйлар. Ләкин патша түрәләре Идел-Урал төбәге татарларына андый мөмкинлек бирүдән тыела. Галимҗан Ибраһимов «Революция тарихына материаллар» исемле хезмәтендә (1922), шундый фактларга тукталып, түбәндәге сүзләрне китерә: «Безнең Идел-Урал буенда газета чыгару өмиде ул заманда байтак кешеләрнең башларында булган. Рәшид казый (Ибраһимов), Һади Максуди, мәрхүм Шакир вә Закир Рәмиевләр, тагын әллә кемнәр ул караңгы вакытларда төрлечә исемнәр белән бер газета булдыру турында кузгалганнар. Ләкин хөкүмәт рөхсәт бирмәгән».
Гадәттәгечә, Россия хөкүмәтенең шул ук дәвердә кайбер башка милләтләргә карата башкачарак мөнәсәбәттә торганлыгы да мәгълүм. Әйе, колониаль сәясәтне алга сөргән шул ук хөкүмәтнең, империядәге төп халыкларның берсе саналган татарларга карата кырыслык күрсәтеп тә, безгә кардәш кайбер милләтләрне төрлечә юмаларга теләгәнлегенә дә мисаллар бар. Рус мәкалендә тасвирланганча, «берәүләр өстенә камчы күтәргәндә, икенче берәүләргә прәннек сузу» сәясәте үрнәге инде ул. Үзәк Россиядә яшәгән, башка төрки халыклар арасында мәдәни үсеше ягыннан күпкә югары булган татарларның үз телләрендә газета чыгарырга тырышулары кат-кат кире кагылган бер заманда Россия кочагына яңарак алынган Урта Азия, Кавказ һәм Кырым «мөселманнарына» карата мәрхәмәтлелек күрсәтелә. Янәсе, Россия аларны «тиң күреп» яулап алган, аерылып чыгарга дип талпына күрмәсеннәр. Шул рәвешле, 1865 елда гына Россия кочагына алынган Ташкентта иң әүвәл үзбәк һәм казакъ телләрендә беренче төрки газетаны нәшер итәргә рөхсәт бирелә. Әйе, 1870 елдан анда ике телдә чиратлашып атналык «Төркестан вилаяте» газетасы чыга башлый. Ул 1917 елгы үзгәрешләргә чаклы даими рәвештә нәшер ителә. Аның беренче мөхәррире милләттәшебез, Төркестан генерал-губернаторының җирле халыклар арасында эш алып баручы ярдәмчесе Ибраһимов Шаһимәрдән була. 1881 елда Шәркый Төркестандагы Җәркәнт шәһәренә Россия дипломаты вазифасын үтәргә җибәрелгәнче ул газетаны чыгару эшен дә башкарып килә. Кавказда «азәрбайҗан телендә» беренче газеталар да шул чордарак чыга башлыйлар. Дөресрәге, алар Кавказ төбәгендә яшәүче барлык халыклар өчен бердәм аралашу теле буларак кабул ителгән «уртак төрки телдә» нәшер ителгәннәр. (Революциягә кадәрге рус әдәбиятында алар «татар телендә» чыгучы газеталар буларак теркәлгәннәр.) Әдип һәм тарихчы Габделбари Баттал Кавказда чыгучы беренче төрки газета дип 1875 елдан Бакуда нәшер ителгән «Игенче» газетасын атый. Хәсән бәк Зәрбаби тарафыннан чыгарылган бу газетаны хөкүмәт тиз арада яптыра, дип хәбәр итә тарихи «Казан төрекләре» китабында Г.Баттал. Өч елдан соң «Зыяи Кафказия» газетасы Тифлис шәһәрендә чыга башлый. Ул да кыска гомерле була. Озынрак гомерлесе, 1905 елга чаклы яшәгәне «Шәркый рус» дип аталган. Ул газетада Казан татарларының язмалары да еш басылган. Мәсәлән, язучы Шакир Мөхәммәдевнең Оренбургтан җибәргәләп торган аерым хикәя һәм мәкаләләренең «Шәркый рус»та унтугызынчы гасыр ахырларыннан ук чыга башлавы мәгълүм.
1905 елгы халык күтәрелешеннән соң илдәге вазгыять бераз үзгәрә. Россиядәге төп халыкларның берсе булган татарларга да үз телләрендә газета-журналлар нәшер итү мөмкинлеге тудырыла. Шушы форсаттан иң әүвәл империянең башкаласында яшәүче, патша җәнабларына сакчы хезмәтен үтәүче мөселман гаскәриләренең дин башлыгы булып торган хәрби ахун Гатаулла Баязитов файдалана. 1905 елның 22 сентябрендә аның «Нур» газетасының тәүге саны басылып чыга. (Мәгълүм «Патша манифесты» игълан ителүдән бер ай чамасы алдарак. Милли телләрдә газета-журналлар нәшер итүгә рөхсәт бирүче рәсми фәрманга шул елның 24 ноябрендә кул куела.) Әйтергә кирәк, Гатаулла хәзрәт тә 1880 еллар башында ук «Хәфтә» («Атна») исемендә бер газета чыгарырга омтылып караган күренекле шәхесләребезнең берсе. Ләкин аңа да ул вакытта рөхсәт бирелми. 1905 елның көзендә икенче татарча газета — «Фикер» — ерак Җаек каласында борын төртә.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>


{mospagebreak}
1906 елның 16 февралендә Рәмиевләрнең «Вакыт» газетасын Оренбургта нәшер итәргә дә рөхсәт бирелә. (Оренбург генерал-губернаторы канцеляриясендә теркәлгән документ номеры 367.) Бу документта «газетаның нашире Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев. Мөхәррире Мөхәммәтфатыйх Гыйльман улы Кәримев» дип язылган. Ягъни, кайбер матбугат чараларында бәян ителгәнчә, Шакир Рәмиев бу очракта наширлар исемлегендә күрсәтелмәгән. Ә инде «Шура» журналын чыгаруга рөхсәт биргән документта ике бертуган да нашир дип белдерелгән.
Мөхәррирлеккә ни өчен Фатих Кәрими сайланган? Беренчедән, ул инде танылып килүче язучы, ике-өч китап авторы. Икенчедән, ул дәвердә губернадагы бердәнбер татар басмаханәсенең хуҗаларыннан берсе. Дөрес, Бөгелмә өязе ахуны Гыйльман Кәримев 1890 еллар ахырында типография ачарга ниятләгәндә, аңа беренче булып матди ярдәм итүчеләр, «хәлгә керүчеләр» дә бертуган Рәмиевләр белән Хөсәенев байлар булган. Шулай итеп, Кәримевләр белән Рәмиевләр арасындагы иҗади дуслык дистә еллар элек үк башланган дигән сүз. 1899 елда Шакир Европа илләре буйлап сәяхәт кыла. Парижда уздырылган Бөтендөнья сәнәгать күргәзмәсендә дә катнаша. Тәрҗемәче һәм юлдаш сыйфатында аны Фатих Кәрими озата йөри. (Аның күләмле «Аурупа сәяхәтнамәсе» китабы 1902 елда С.-Петербургта басылып чыгачак.) «Вакыт» газетасы һәм соңрак нәшер ителә башлаган «Шура» журналы башлангыч чорда мәрхүм Гыйльман хәзрәтнең уллары Фатих белән Камил һәм кияве Тимерша Соловьев карамагында калган «Кәримевләр басмаханәсе»ндә басылалар.
Газетаның беренче саны типографиядән 21 февральдә чыга. Исмәгыйль Рәмиевнең «Вакытлы татар матбугаты. 1905-1925» исемле энциклопедик хезмәтендә: «Вакыт» — милли-либерал газета. Оренбургта чыга. Барысы 2309 сан чыкканнан соң, 1918 елның 26 гыйнварында туктатыла… (Оренбургны большевиклар яулап алгач, ике-өч көн үтүгә, «буржуаз газета-журналлар», шул исәптән «Вакыт» белән «Шура» да чыгудан туктатыла.) Сәяси мәсьәләдә сак, дини һәм милли мәсьәләләрдә үз артыннан ияргән милли матбугатка юнәлеш биреп барды. Уку-укыту эше, тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәләләренә киң урын бирә, милли театр, музыка сәнгатен җәелдерүгә теләктәшлек күрсәтә, дәүләт мәктәпләренә кереп укуны эзлекле яклый иде», — диелә.
1917 елның октябрь, 1918 елның гыйнвар айлары аралыгында «Вакыт»ның мөхәррире язучы, Дәрдемәнднең кияве Ярулла Вәлиев була. Ярулла элегрәк Бозаулык шәһәрендә сәүдә эше белән шөгыльләнә. Берничә хикәя бастырып, телгә керә башлаган яшь каләм әһеле санала. «Бай кияве булганчы», ягъни 1906 елда ук Ф.Кәрими аны газетада эшләргә дип чакырып китерә. 1908 елдан, Рәмиевләрнең үз типографиясе сафка бастырылгач, Я.Вәли аның мөдире вазифасын да үтәгән.
Рәмиевләр 1907 елның декабрендә «Шура» журналын чыгаруга да рөхсәт алалар. Ул айга ике мәртәбә, елына 24 сан булып чыга. Беренче саны 1908 елның гыйнвар башында дөнья күрә. «Наширлары Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир Рәмиевләр». Шул ук документта мөхәррире дип Ризаэтдин Фәхретдинев күрсәтелгән. Риза казый 1906 елның җәй ахырларында ук Уфадан Оренбург каласына чакырып китерелгән һәм октябрь аеннан «Вакыт» газетасының мөхәррир урынбасары итеп билгеләнгән була. Аны гаиләсе белән бу шәһәргә чакырып китерүчеләр яшьтәшләре Шакир белән Закир булгандырмы яисә апасының улы Фатихмы, әлегә ачыкланмаган. Мөгаен, бу мәсьәләне алар бергә киңәшеп хәл иткәннәрдер. Киләчәктә әдәби-иҗтимагый бер журнал нәшер ителәсе дә истә тотылгандыр, мөгаен.
И.Рәмиев китабында «Шура» журналының 1918 елның башына чаклы нәшер ителүе, барлыгы 240 саны чыкканлыгы әйтелә, һәр саны зур форматта 36 битле булып, вакыт-вакыт рәсемнәр белән баетылып басылган. «Әдәби, гыйльми, тарихи журнал. Татар журналлары арасында иң күренеклесе. Дәвамлы, тәртипле чыгып торуы белән дә абруй казанды, күп таралды, күп укылды… Техник эшләнеше ягыннан да үз заманында һичшиксез беренче урынны тотты», — дип яза Исмәгыйль ага. Журнал беренче елында шулай ук «Кәримев, Хөсәенев вә шөрәкясе» басмаханәсендә басыла.
Бу газета һәм журнал редакцияләрендә шул чорның танылган журналист вә әдипләре Борһан Шәрәф, Габделбари Баттал, Шәриф Камал, Җамал Вәлиди, Кәбир Бәкер, Ярулла Вәли һ.б. эшлиләр. Читтән торып алар эшендә Галимҗан Ибраһимов, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Ярулла Биги, Зәки Вәлиди, Һади Атласи, Чыгътай һ.б. язучылар, шагыйрьләр, «җәмәгать Хадимнәре һәммәсе диярлек үзләренең каләмнәре белән катнашалар». Бу басмаларда Тукайның йөздән артык каләм хезмәте дөнья күрә. «Вакыт» белән «Шура»ны татар, башкортлар гына түгел, башка кардәш халыклар, мәсәлән, үзбәк, казакълар да үз итеп укыйлар.
Газета һәм журнал битләрендә әдәби, гыйльми, дини эчтәлекле әсәр һәм хезмәтләр байтак урын алган, алар арасында үзара ярышлар уздырылган. Ярышларда җиңеп чыккан әсәрләр, газета һәм журнал кушымталары рәвешендә, Рәмиевләр тарафыннан аерым китап итеп тә бастырылганнар. Редакцияләргә килеп тә, төрле сәбәпләр белән аларда урын ала алмаган шигырь, хикәяләр дә еш кына аерым җыентыкларга тупланып чыгарыла торган булган.
«Закир Рәмиев редакция эшчеләренең тормыш ягыннан яхшы тәэмин ителүләре… яшәүләре ягына нык күз сала, аларга, ул чорларда һичбер җирдә күрелмәгән рәвештә зур жалованье — «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәримев белән «Шура» журналы редакторы Риза казыйга аена 130 сум бирә иде. Моны күпләр «министрлар жалованьесе» дип йөртә торганнар иде» дип яза 1908-1909 елларда Оренбургта «Чүкеч», «Шура» журналларында эшләп алган әдип Зариф Бәшири («Замандашларым белән очрашулар», 1968). Ә 1917 ел башында «Закир әфәнде әмере белән расланган» бер исемлектән күренгәнчә, Фатих Кәриминең эш хакы 325, Риза Фәхретдиневнеке — 275, Ярулла Вәлинеке — 250, корректор Шәриф Камалныкы 180 сум булган. (Ул чорда гади редакторлар «корректор» дип йөртелгән.)
«Рәмиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр… Үткән елларда «Вакыт» һәм «Шура»дан алтын хисабы белән ун мең сумлап зарар күрделәр», — дип яза З.Бәшири.
«Вакыт» газетасын чыгара башлау белән бер үк вакытта Рәмиевләр, редакция хезмәткәрләре өчен дип, Шакирның йорт-утары янәшәсендә бер катлы, өч секцияле йорт булдыралар. Аның Бер секциясендә төрле елларда төрле гаиләләр яшәсә (мәсәлән, Кәбир Бәкер гаиләсе), калган өлешендә Ризаэтдин хәзрәтнең ишле гаиләсе урнаша. Шунда ук аның эш кабинеты да була. Ул өй урынында хәзер биш катлы торак бина, сиксәненче елларда аның диварына «1906-1918 елларда… бу урында Ризаэтдин Фәхретдинев яшәде» диелгән истәлек тактасы куелды.
Шул ук китабында З.Бәшири билгеләп үткәнчә, Кәримевләрнең басмаханәсе ярыйсы ук таушалган була, хәрефләр еш алышынмый, арзанлы кәгазь һәм начар буяулар кулланыла. (Зариф ага ул типографияне үз кулында тоткан Тимерша Соловьевтан еш зарлана, аның саранлыгы турында байтак дәлилләр китерә.) Рәмиевләр аның эшеннән бик үк канәгать булмыйлар һәм үз типо-литографияләрен ачу хәстәренә керешәләр. Дәрдемәнд йорт-утарының иркен ишегалды почмагында, арттагы Водяная урамында бина сатып алына, заманча типография җиһазлары урнаштырыла, мөхәррир һәм корректорлар өчен эш бүлмәләре булдырыла. «Вакыт» белән «Шура» 1909 елның 1 гыйнварыннан шунда ярыйсы ук сыйфатландырылган рәвештә чыга башлыйлар. «Вакыт» басмаханәсе мөһере сугылган әдәби, мәдәни, тарихи эчтәлекле китапларны һәм дәреслекләрне нәшер итүгә дә керешелә. Басмаханә 1918 елның гыйнвар ахырларына кадәр Рәмиевләр карамагында була.
1910 елларда Оренбургта нәшер ителгән кайбер рус һәм казакъ вакытлы матбугаты да шул басмаханәдә чыккан. «Казакъ» газетасы (Оренбург, 1913-1918), казакъ телендә сигез исемдә китап та (шулар арасында казакъча беренче повесть — «Көргенде бала») «Вакыт» типографиясендә басыла.
Ул дәвердә Оренбургта русча алты-җиде журнал, шул чамада ук газеталар чыга, ә бердәнбер хосусый Бреслин типографиясе 1915 елда ябыла. Губерна идарәсе басмаханәсе исә күбрәк рәсми материаллар бастыруга йөз тота. Совет хакимияте дәверендә Рәмиевләр эшчәнлеген барлау бик хупланмаганга күрә, «Вакыт» басмаханәсенә кагылышлы төпле фәнни тикшеренүләр булмады. Анда басылып чыккан китаплар саны да, хәтта бер үк авторның хезмәтләрендә дә төрлечә күрсәтелә. (Әбрар ага Кәримуллин хезмәтләре күздә тотыла.) Оренбург хәйрия җәмгыятенең «Белек» китапханәсе, Орскидагы «Шәрекъ көтебханәсе», Троицк, Чиләбе, Кустанай һ.б. якын шәһәрләрдәге китап-газета сәүдәсе ширкәт һәм җәмгыятьләре ул заманда нашир вазифасын да үтәгәннәр, кирәк дип санаган китапларын бастырып чыгару өчен Казан һәм Оренбург басмаханәләренә даими рәвештә заказлар җибәреп торганнар. Андый заказларны «Вакыт» типографиясе дә үтәгән.
«Вакыт» басмаханәсендә кайсы әдип вә галимнәребезнең китаплары нәшер ителгән соң? Кемнәр Рәмиевләр матбагасына якын торган? Беренче урында, әлбәттә, Рәмиевләр тарафыннан бик ихтирам ителгән, Дәрдемәндкә яшьтәш булган Риза хәзрәт Фәхретдинев хезмәтләре. Аның дини, әхлакый-тәрбияви һәм тарихи эчтәлекле 35 китабы «Вакыт»та дөнья күргән. (Ә.Кәримуллин хезмәтләрендә алар саны шактый ким күрсәтелә.) Икенче, өченче урында Шәриф Камал белән Галимҗан Ибраһимов китаплары тора. Ш.Камалның революциягә чаклы дөнья күргән барлык әсәрләре дә диярлек башта «Шура» белән «Вакыт» битләрендә урын алган, аннары аерым китап итеп басылганнар. 1910 елда «Козгыннар оясында» исемендә озын хикәясе, 1914 елда — унбиш әсәрен берләштергән «Хикәяләр төркеме», 1915 елда «Акчарлаклар» повесте, «Вакыт» басмаханәсе тарафыннан китап рәвешенә китерелеп, укучыга тәкъдим ителгән. Г.Ибраһимовның да беренче иҗат дәвере хикәяләренең күпчелеге әүвәл «Вакыт» белән «Шура» битләрендә, аннары аерым китап буларак басылган. «Диңгездә» (1911), «Йөз ел элек» (1911), «Уты сүнгән җәһәннәм» (1912), «Карт ялчы» (1912) хикәяләре һәм күләмле «Татар шагыйрьләре» (1913) очеркы шулай нәшер ителгәннәр. Үз басмаханәсе булган Ф.Кәриминең дә кайбер хезмәтләре «Вакыт» типографиясендә чыга. Мәсәлән, «Истанбул мәктүпләре» исемле калын (450 б.) китабы һәм «Дөнья халыклары» исемендәге берничә китапчыгының язмышы шундый. Иҗтимагый, мәдәни, әдәби хәл-әхвәлне күзалларга ярдәм иткән Г.Сәгъдинең «Әдәбият кануннары», Г.Батталның «Габделвәли Яушев» китаплары, «Шәех Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле» күмәк җыентыгы, Җ.Вәлидинең «Татар әдәбияты хакында», «таңчылар» төркеменең актив әгъзасы Шакир Мөхәммәдъяровның «Алпавытлар заманы», казакъ әдәбияты классигы Абайның икенче китабы саналган «Абай тирмәсе», Н.И.Ашмаринның унтугызынчы йөз ахыры татар әдәбиятына багышланган очеркының татарчага тәрҗемәсе һ.б. хезмәтләр дә — «Вакыт» җимеше. Тәрҗемә китапларыннан тагын Төркиянең күренекле әдибе Әхмәт Мидхәт, инглиз язучысы Конан Дойль, рус әдипләре Александр Пушкин, Николай Гоголь, Леонид Андреев һ.б. әсәрләрен өстәргә кирәк. «Вакыт» басмаханәсендә дөнья күргән дәреслекләр саны да ишле генә. Казакъ халкының милли азатлыгы өчен көрәшүчеләр даирәсенә кергән Мирҗакыйп Дула-товның беренче шигырь китабы «Уян, казакъ» (1909) белән казакъ телендәге беренче роман саналган «Бәхетсез Җамал» (1910) Казанда басылган булсалар, шуннан соңгы ике шигырь китабы — «Азамат» (1913) белән «Тирмә» (1915) Оренбург шәһәрендә яшәгән дәверендә Рәмиевләр басмаханәсендә дөнья күргән булса кирәк. Шул рәвешле, ул басмаханә һәм бертуган Рәмиевләр нәшер иткән журнал белән газета татарга һәм аңа карындаш булган халыкларга уңышлы гына хезмәт иткән, оештыручыларының изге ниятен үтәгән. Рәмиевләрнең матбугат эшчәнлеге өстәмә керем-табыш алу нияте белән башкарылмаганлыгын байтак замандашлары билгеләп үтә. Аларның бу эшкә керешкәндәге төп максаты милләт мәнфәгатен кайгыртуга, татар халкының үзаңын үстерүгә юнәлтелгән була. һәм алар үз максатларына ирешәләр дә: «Вакыт» белән «Шура» татар халкы арасында гына түгел, безгә кардәш казакъ, каракалпак, үзбәк һәм Кавказ төбәге төрки милләтләре арасында да абруйлы матбага үрнәкләренең алгы сафында була.

2001-2007

(Чыганак: Хәмидуллин Л. Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.).


Комментарий язарга


*