ТАТ РУС ENG

Нурмөхәммәт ХИСАМОВ Дәрдемәнд (Тормышы һәм иҗаты турында очерк)


Нурмөхәммәт Хисамов – филология фәннәре докторы, профессор,
Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган
фән эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Дәрдемәнд иҗаты XX йөз башы татар әдәбияты тарихында аерым урын тота. Бу хәлне һәр тикшеренүче диярлек билгеләп үтә.

Шагыйрьнең иҗаты чорына хас барлык үзенчәлекләрне: XIX йөз азагы—XX йөз
башы арасындагы мәгърифәтчелек идеяләрен, Россиядә беренче революциянең
иҗтимагый-сәяси һәм фәлсәфи каршылыкларын, Октябрь революциясе алып
килгән кискен борылышны — үзендә чагылдыра. Ә сәнгатьчә форма һәм
шигъри эшләнеш өлкәсендә — Көнчыгыш поэтик традицияләрен, шул җөмләдән
татарның үз язма һәм халык шигърияте традицияләрен дә, рус һәм Көнбатыш
Европа шигъри мәктәбе үзенчәлекләре белән кушты, шушыларны тыгыз бер
рәвештә кертеп, трансформацияләде. Кыскасы, ул XX йөз башының Г. Тукай,
С. Рәмиев, М. Гафури иҗатларын эченә алган сәнгатьчә закончалыклар
кысасында, әмма бу шагыйрьләрдән шактый аермалы, үзгәрәк идеяләр
җирлегендә торып иҗат итте.

Дәрдемәнднең күләме ягыннан зур булмаган, әмма фәлсәфи-әхлакый эчтәлеге
һәм шигъри осталыгының үзенчәлеге белән гаять зур әһәмияткә ия мирасы
совет әдәбиятының бөтен тарихы дәвамында татар шигъриятен
тикшерүчеләрдән берәүне дә битараф калдырмады. Берәүләр аңа кискен
рәвештә кире бәя генә биреп, икенчеләре бары шигъри осталык җәһәтеннән
генә аның әһәмиятен таныса, өченчеләре исә лирикасының җәлеп итү
серләрен тулырак төшенергә тырышты. Әмма вульгар социологизм йөге
барлык очракта да диярлек мәгълүм стереотиплар чигеннән чыгарга ирек
бирмәде. Шунлыктан аның шигърияте әдәбият белеме өчен асылда һаман
чишелеп бетмәгән мәсьәлә булып кала. Аны тулырак аңлыйм дисәң, узган
унъеллыкларда урнашып калган схемалардан тәвәккәл рәвештә баш тартырга
һәм әсәрләрнең текстын җентекләп өйрәнергә кирәк.

Хакыйкатькә бару юлында өзлексез киртә булып яткан берничә схеманы
күрсәтеп үтәргә мөмкин. Беренче схема шагыйрьнең барлык идея һәм
образларын примитив төстә гадиләштереп, аның иҗтимагый-икътисади хәленә
бәйләүдән гыйбарәт. Икенче схема шагыйрьнең идея-сәнгатьчә үзенчәлеген
үтә механик рәвештә XX йөз башы рус шигъри мәктәпләренә, аерып алганда
символизмга кайтарып калдыруда чагыла. Өченче схема исә Дәрдемәнднең
шигъри идеяләрендәге пессимистик һәм фаталистик мотивларны
абсолютлаштырудан тора. Шагыйрьгә тагылган «декадентлык» ярлыгы
укучыларны озак шомландырып килде.

Беренче схема безнең көннәргәчә диярлек барлык эзләнүләрне басып килә.
Ансы — 20 нче еллар әдәбият белеме һәм тәнкыйте калдырган мирас. Бу
юнәлеш тарафдарларыннан Ф. С.-Казанлыны һәм С. Мортазинны күрсәтергә
мөмкин. Икенче схема Г.Сәгъди хезмәтләреннән башлана. Өченче схема,
караш ноктасы буларак, әүвәл Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре»
очеркында урын алып, аннары Г. Нигъмәти хезмәтендә уздырылды, соңрак Г.
Халит хезмәтләрендә яклау тапты.

Дәрдемәнд иҗатының үзенчәлекләрен намуслы рәвештә фәнни аңлатырга
омтылучы кеше Г. Нигъмәти булды. Шагыйрьнең мирасын саклау һәм өйрәнүдә
игелекле эшне М. Гайнуллин эшләде. Дәрдемәнднең татар шигырен үстерүгә
керткән өлешен X. Госман тикшерде, шагыйрьнең аерым шигырьләрен
шәрехләү юнәлешендә тирән һәм ышандыргыч фикерләрне Й. Нигъмәтуллина
әйтте. Г.Халитнең соңгы тикшеренүләре шагыйрь ижатының идея-фәлсәфи
эчтәлеген төшенүдә зур адым булды. XX йөз башы татар әдәбиятының
идея-сәнгатьчә контекстында шагыйрьнең тоткан урыны И. Нуруллин
хезмәтләрендә объектив һәм тулырак чагылыш таба.

Закир Садыйк улы, дөресрәге Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев
(Дәрдемәнд) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасы Эстәрлетамак
өязе Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Аның атасы
Мөхәммәдсадыйк Габделкәрим улы ул елларда мануфактура белән сәүдә итә.
1862 елда ул шул ук өяздәге Юлык авылына* күчеп килә һәм алтын
приискысы ача. Алтын чыгаручы миллионер Рәмиевләр тарихы шуннан
башланып китә.

Закир башлангыч белемне Юлык авылында ала, аннары абыйсы Шакир белән
Орск өязенең Муллакай авылы мәдрәсәсендә укый, анда гарәп һәм фарсы
телләре өйрәнә. Ул мөстәкыйль рәвештә кечкенәдән рус телен үзләштерә.
Журналист И. Рәми язганча, шагыйрьнең әнисе Хәнифә Эстәрлетамак өязенең
Явыш авылыннан Алмакай (Әлмөхәммәд) Дашков кызы булган**. Бу исә атаклы
морза Дашковлар нәселе. Алар арасында русча белем алган кешеләр дә аз
булмаган. Закирның кечкенәдән рус телен өйрәнүендә әнисе зур роль
уйнаган. Шагыйрьнең кызы Зәйнәп Вәлиева сүзләре буенча, Дәрдемәнд әнисе
кебек үк саргылт чәчле булып, үзенең тышкы кыяфәте белән гомумән аңа
охшаган. «Вакыт» газетасы мөхәррире һәм шагыйрьнең биографиясен язып
калдырган әдип Ф. Кәрими сүзләренә караганда, Закир Рәмиев рус теленең
морфология һам синтаксисын яхшы белгән, русча камил сөйләшә һәм яза
алган, рус әдәбиятын күп укыган***. Мондый күренеш ул чор татар
тормышында киң таралган дип һич әйтеп булмас иде. Шагыйрь соңрак рус
һәм төрек телләре аша Көнбатыш Европа әдәбияты, аның иҗтимагый-сәяси
һәм фәлсәфи фикере белән тирән танышкан.

Закир Рәмиев укуын дәвам итү өчен 1880 елда Төркиягә китә, анда төрек
теле һәм әдәбиятын өйрәнә, әдипләр, шагыйрьләр белән аралаша. Шунысына
да игътибар итәргә кирәк, ул елларда төрек әдәбиятында төшенкелек
хисләре өстенлек итә.

Россиягә әйләнеп кайткач, 3. Рәмиев әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый,
төрекчәдән хикәяләр тәрҗемә итә, шигырьләр яза. 1902-1903 елларда аның
берничә кыска шигыре «Тәрҗеман» гәзитендә басыла. Бу әле аның өйрәнчек
тәҗрибәләре.

 

*Риза Фәхретдинев үзенең «Асар» (Әсәрләр) дигән энциклопедик
хезмәтендә (14 нче том) бу авылның «чама белән моннан 200 ел элек килеп
утырган Казан татарлары тарафыннан нигезләнүе хакында әйтә. Хезмәт 1927
елда тәмамланган. Кара: Фәхретдинов Риза. Кулъязмалар мәҗмугасы:
(«Асар»ның IV өстәмә кисәге). — Т. 14. — Б. 31. — СССР Фәннәр
Академиясенең Башкорт филиалы фәнни архивында саклана.
**Кара: Дәрдемәнд әсәрләре. — Казан, 1929. — Б. 9. — (латин шрифтында).
***Кәrimev F. Dәrdmәnd: Dәгdmәnd әsәrlәrе. — Каzан, 1929. — В. 9.


{mospagebreak}

Шагыйрьнең чынлап торып күзгә бәрелгән беренче әсәре 1906 елда «Казан
мөхбире» газетасында басылган «Каләмгә хитап» шигыре була. Анда ул
үзенең эстетик кредосына караган төп принципларын бәян итә: каләмен
ихласлыкка, «дөньяга килеп киткәннәр хәлен язарга, золымга юлыккан,
җәберләнгән кешеләр тавышына сизгер булырга чакыра. Ул үзенә Дәрдемәнд
(сагышлы, моңсу) дигән тәхәллүс сайлаган. Бик күп тикшеренүчеләр бу
фактның мәгънәсенә төшенергә тырышканнар, аны шагыйрь иҗатының, алар
карашынча, әйдәүче мотивы — моңсулык һәм пессимизм белән бәйләп
караганнар.

Безнең карашыбызча, тәхәллүс сайлауда ике момент роль уйнаган: Көнчыгыш
поэзиясенең традиция көче, ягъни урта гасыр әдәбиятына хас этикет һәм
иҗатының төп аһәң үзенчәлеге. Мәгълүм булганча, урта гасыр Көнчыгыш
поэзиясендә шагыйрьнең укучылар алдында үзен тыйнак, кечелекле тотышы
әдәп кагыйдәсеннән саналган. Бу исә «Кол» (Кол Әхмәдие, ягъни Әхмәд
Ясәвине һәм Кол Галине генә алыгыз), «Мискин», «Фәкыйрь», «Гариб»,
«Ярлы» кебек псевдонимнарда чагылган. Ә инде тәхәллүснең Дәрдемәнд
иҗатының аһәң юнәлешенә бәйләнешен мәгълүм искәрмәләр белән генә
танырга мөмкин, чөнки аның поэзиясендә яңгыраш һәм моң диапазоны гаять
киң. Әйтергә кирәк ки, Тукай да мәхәббәт шигырьләренең берсендә үзен
«Дәрдемәнд» дип атаган.

Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең хатларыннан һәм Фатих Кәрими белән Риза
Фәхретдинев истәлекләреннән күренгәнчә, агалы-энеле бу энтузиастларның
төп кайгысы гәзит һәм журнал чыгаруга ирешү булган. Шакир Рәмиев
Истамбулга энесе Закир исеменә язган хатында хәрефләр сатып алу
мөмкинлеге белән кызыксына. Соңрак нәшергә хокук алу һәм бу эшне юлга
салу өчен аларга Оренбург һәм Петербург хөкемдарлары каршында озак бил
бөгәргә туры килә. Биредә Дәрдемәнд 1905 ел революциясенә зур өмет
баглый. «Вакыт» газетасының булачак редакторы Фатих Кәримигә 1905 елның
29 октябрендә язган хатында ул болай ди: «Гәзитә хосусында һичбер
тәшәббестә булганыбыз* юк. Оныткан өчен түгел, бәлки мәркәздә әхвәле
сәясиянең көн саен тәбдил** кылмакда вә «явочный порядок»*** өмите
барган саен куәт алмакда булганы өчен. Хода кушып та, тизлекдә хөррият
там галәбә тапса****, «хәзерге хәлендә кабулына мөстар***** булганыбыз
күп «чара юк»лар, мәванигълардан****** котылыр идек»*******. Шул ук
вакытта шагыйрьнең ачылуы ихтимал мөмкинлекләргә реалистларча сак
каравы да күзгә ташлана, һәрхәлдә ул патша манифестына ул чаклы
шаккатмый.

«Вакыт» газетасы Оренбургта 1906 елның 21 февраленнән, «Шура» (Киңәш)
журналы исә 1908 елның 10 гыйнварыннан чыга башлый. Бу — либераль
юнәлештәге басмалар була. Аларның эчтәлек һәм эшләнеш сыйфатлары гаять
югары булып, идея-тематик һәм иҗтимагый диапазоны, ул чордагы башка бик
күп басмалар сыман ук, киң була. Басмаларда XX йөз башы татар
мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре Фатих Кәрими һәм энциклопедист галим
Риза Фәхретдинев мөхәррирлек итә, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал,
Мәҗит Гафури, Шәйхзадә Бабич, Зәйнәп Сәгыйдә, Зариф Бәшири һ. б. кебек
демократик әдипләр язышып тора. Аларда Габдулла Тукай да басылган.
«Вакыт» газетасының демократик эчтәлекле аерым саннарына берничә тапкыр
— арест, ә нәширенә штраф салына. Укучылар дөньясы Дәрдемәнднең шигъри
иҗаты белән нигездә «Шура» журналы аша таныша. Шушы матбугат үзәкләре
һәм шагыйрь тирәсендә көчле әдәби мохит барлыкка килә. Дәрдемәнднең
әдәби салонында ул еллардагы иҗат җәмәгатьчелегенең иң мөгътәбәр
вәкилләре мәгънәви аралашу, әңгәмә һәм бәхәс өчен һәр җомгада очрашып,
үзара таныша, иман һәм фикер уртаклыгы таба, әңгәмә кора һәм бәхәсләшә
торган булганнар.

Ф. Кәрими Дәрдемәнднең байлык тупларга керешү максатын ачкан сүзләрен
китерә. Аның язуынча, шагыйрь моны «иҗатта матди исәпләргә бәйсез булу,
күңелеңдә булганны ирекле әйтә алу» өчен зарур дип санаган********.
Тикшеренүчеләр бу сүзләрне артык беркатлы дип бәялиләр һәм әлеге
максатның чынлыгына шикләнеп карыйлар. Хәлбуки Дәрдемәнд — әсәрләренең
үтә ихлас булуы белән аерылып тора. Шагыйрь андый максатының
дөреслегенә чын күңелдән инанган булырга мөмкин, әмма тормыш, икътисади
кануннар яшь кешенең ниятләреннән көчлерәк булып чыккан, аны үзенең
шартларына буйсынырга мәҗбүр иткән. Ә инде аның шигырьләрен кайбер
муллалар һәм искелек тарафдарлары гаепләп сөйләвеннән зарлануы хак
дияргә нигез бар. Шагыйрь соңрак та алар хакында зәһәр-зәһәр һөҗүләрен
(сатирик шигырьләрен) язып бастыра.

Дәрдемәнд иҗтимагый актив кеше булган. Ул беренче Дәүләт думасына
Оренбург губернасыннан депутат итеп сайланган, II һәм III Дәүләт
думасына сайлау вакытында сайлашучы вазифасың үтәгән, Оренбург шәһәр
идарәсе әгъзасы булган, мөселман җәмгыяте хәйрияләре, ярлыларга ярдәм,
ятимнәрне тәрбияләү комитетларында йә рәис, яисә әгъза булып торган,
аларга даими рәвештә матди ярдәм күрсәткән, үз исәбенә чит илләрдә
берничә студент укыткан, татар мәктәп һәм мәдрәсәләре өчен
күпләп-күпләп дәреслекләр алып биргән.

 

*Тәшәббестә булганыбыз — эшкә керешкәнебез.
**Тәбдил — яхшы якка алмашынуда.
***«Явочный порядок» — халык массасының ачыктан-ачык чыгышлары.
****Хөррият там галәбә тапса — тәмам җиңеп чыкса.
*****Кабулына мөстар — кабул ителүенә мәҗбүр.
******Мәванигълардан — киртәләрдән.
*******Хат ТАССР Дәүләт архивының Ф. Кәрими фондында эшкәртелмәгән килеш саклана.
********Кара: Кәримев Ф. Дәрдемәнд. — Б. 10 (латин имлясында).


{mospagebreak}

1912 елда шагыйрьнең агасы һәм нәшер эшендә аның хезмәттәше, якын
фикердәше Шакир Рәмиев фаҗигале төстә һәлак булган. Бу вакыйга татар
матбугатында киң чагылыш таба. Шунысы кызык, нәширнең вафаты уңае белән
бирелгән телеграммалар арасында яшь Якуб Чанышевнеке дә бар. Анда
мәрхүмнең мохтаҗларга игелекле ярдәме санап үтелә.

Бу хәлләрдән соң газета-журнал нәшеренә караган мәшәкатьләр тулысынча
Закир Рәмиев өстенә төшә. Шагыйрь ике басманы да, аларның идея һәм
эстетик юнәлешләрен саклау шарты белән берәр рәсми оешма карамагына
тапшыруның юридик шартларын ачыклау белән шөгыльләнә.

Дәрдемәнд приискыларында эшчеләрнең яшерен түгәрәге булганлыгы һәм
хуҗаның бу хакта белгәнлеге хакында мәгълүматлар бар. Аерым алганда,
яшерен эшләрдә катнашкан бер хезмәтченең Казандагы дустына язган хат
күчермәсе жандарм идарәсе архивында сакланып калган. Андагы сүз
сөрешеннән Дәрдемәнднең ул хезмәтче белән сөйләшүе, шагыйрьнең «сәяси
эштә катнашуны хуплавы, әмма гомуми эшкә (ягъни приискы
мәнфәгатьләренә) зыян китермәслек булуын» таләп итүе сизелә*. Кыскасы,
шагыйрь мәсьәләгә либералларча якын килгән.

Октябрь революциясе чорында шагыйрь читен хәлдә кала. Бу вакыйгага ул
хәзерлексез килә. Революция: «Кем яклы булырга?» — дигән сорауны бөтен
үткенлеге белән куя. Шагыйрь асылда үз сыйныфы белән араны өзгән була.
Сыйныфташлары кораллы контрреволюция сафына басканда яки чит илгә
качканда, аның бер улы — Җәгъфәр Кызыл армия сафында үзе теләп
гражданнар сугышында катнаша һәм Польша фронтында бер кулын өздерә.
Германиядә укып кайткан икенче улы Искәндәр тау инженеры булып, Совет
власте елларында Уралның бакыр эретү мичләрен реконструкцияли.

Шагыйрьдә элек гувернантка булган, соңрак исә Такташның әбисе
(хатынының әнисе) Өммегөлсем Мансурова сүзләреннән күренгәнчә,
Дәрдемәнд революциядән соң байлар белән аралашырга яратмаган. «Алар
янына барсаң, һаман шул югалган байлыклары турында зарлану гына
ишетәсең», ди торган булган. Күп вакытын ул гаилә эчендә һәм зыялылар
белән аралашып уздырган.

Шагыйрь гражданнар сугышы беткәч тә газета һәм журнал нәшер итүне
яңарту хыялы белән яши. Үлем түшәгендә яткан чагында хәлен белергә
килгән Риза Фәхретдиневкә ул үзенең шушы ниятен әйтә һәм әдипнең
журналга янә мөхәррирлек итәргә ризалыгын сорый**. Тик аңа бу хыялны
тормышка ашыру инде насыйп булмый — Оренбургтан кайтканда поездда
салкын тидереп, ул 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат буда.
Г. Ибраһимов «Татарстан хәбәрләре» гәзитенә бу уңай белән язган
мәкаләсендә шагыйрьне «уяну күгендәге әүвәлге йолдызлардан иде» дип
бәяләп үтә.

Дәрдемәнд иҗатын тикшерүне каләмгә эндәшен язган шигырьләреннән башлау
кулай. Аларда аның иҗат мәсләге чагыла. Шагыйрьнең әүвәл басылган
шигырьләреннән берсе «Каләмгә хитаб» дип атала. Ул 1906 елда язылган.

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар — гаян ит***,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
Бабалар кабре янында күңел зар,
Аталар рухының армандәсе**** бар…
Кара тупрак тулы мәзлум нидасы*****.
Алар кемдер?… Алар кемнәр фидасы?…******

 

*Бу мәгълүматларны ТАССР Дәүләт архивыннан КДУ доценты, язучы Мөхәммәт Мәһдиев табып алды.
**Фәхретдинов Риза. Кулъязмалар мәҗмугасы. Асар. III кисәк. — Т. 12. —
1930. — Б. 304. СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы архивы,
ф. 3, 30 нчы тасвирлама, сакл. бер. 4.
***Гаян ит — ачып сал.
****Армандәсе — үтәлмәгән өмет.
*****Мәзлум нидасы — зар-ынгырашу.
******Фида — корбан.


{mospagebreak}


Күренә ки, ихласлык һем нечкә күңел шагыйрь поэзиясенең иң тирән
мотивлары буларак күтәрелә. Төп тема исә «дөньяга килеп киткәннәр хәлен
сөйләүгә» кайтып кала. Иҗатының әйдәүче аһәңе буларак моңсулык, сагыш
игълан ителә.

XX йөз башында милли тарихка игътибар көчәеп китә. Тукайның «Шүрәле»
поэмасына керешендәге уйланулар бу яктан характерлы. «Бабалар кабере
янында күңел зар» дигәндә шул ук мотивларны күрәбез. «Кара туфрак тулы
җәберләнгән җаннар ыңгырашуы»нда шагыйрьгә якынрак чор вакыйгалары
белән тарихта ерак калган вакыйгалар кайтавазы уртак яңгырый. 1906 ел —
царизм белән рәхимсез тарткалашу һәм канлы корбаннар чоры, Столыпин
реакциясе алды, аның канлы җәзалары якынлашкан чак.
Каләм образына бәйле икенче бер шигырендә шагыйрь:

Килки зарым*, — Юк язарым,
Чөн кабул итми базар…—

ди. Ягъни гавам (толпа) зәвегынә ятышлы әсәрләр яза алмавын әйтә.
Шагыйрь буларак ул чыннан да күбрәк традицияләр өлкәсенә карый. Шулай
да үз халкына карата язмышның рәхимсезлеген күрә торып, аның хөкеме
алдында Дәрдемәнднең итагатьле кол булып та каласы килми. Милләтенең
аяныч хәлен уйлаганда аңарда көрәшче дәрте кузгала:

Һөҗүм иткән фәләк җир-җир корып дам…
Ишет милләтнең ул фөрьяд вә зарын!
Сине бер хам тимер зан кылган ул хам…
Чыгар кындан каләм — тел зөлфикарын!

Мәгънәсе болай:

Язмыш җир саен тозак корып һөҗүм иткән…
Милләтнең ул ярдәм сорап ялваруын, зарын ишет!
Сине бер чи тимер дип уйлаган ул хам**,
Чыгар кыныннан каләмеңне — телнең изге кылычын!

Дәрдемәнд, шагыйрьлек бурычы турында уйланып, шулай ук каләмгә
мөрәҗәгать итә. «Кыйтга» («Өзек») шигырендә ул үзенең гамьле каләмен
сабан белән чагыштыра, аңа җаннарны ачып, сүз энҗеләрен орлык итеп
күмәргә куша, шагыйрьне илтеп күмгәч, туфракка чәчкән сүзләрен җан
саклагыч тылсым-бөти итеп тагып йөриячәкләренә ышаныч белдерә.
Шигъриятнең тагын да киңрәк мәгънәсе турында шагыйрь дөнья поэзиясенең
бөек гуманистлары дәрәҗәсендә фикер йөртә. Каләм бу очракта чырапычак
рәвешендә метафоралаштырыша.

Караңгы төн исә якын-ераклар,
Хәзин*** кальбемне вакла — як чыракълар:
Гарибләр****, шәмчыракъ***** күргәндә юлда,
Дисеннәр: бер заман бар булган ул да…

Икенче төрле әйткәндә, шигъриятнең бурычын шагыйрь кешеләргә юл
яктыртып януда күрә. Шул рәвешле, каләм сурәте Дәрдемәнд поэзиясендә
кайбер яклары белән Тукай «Пәйгамбәр»енә аваздаш гуманистик мәсләк
мәгънәсенә ирешә.

Әле генә күздән кичергәнчә, шагыйрьнең иҗат программасында алгы планга
«килеп киткәннәр әхвален» бәян итү куела. Шунсы кызык, яшь Дәрдемәнднең
беренче шигырьләрендә ук үткәннәргә күз төбәү күренә. Ихтыярсыздан Ф.
Кәрими истәлегендәге сүзләр хәтергә килә. Мин шагыйрьнең байлык туплау
максатын күздә тотам. Тормыш катлаулы булып чыга һәм шагыйрьнең
беркатлырак ниятләрен читкә тибәрә. Җитлегү елларының чынбарлыгын шат
һәм кайгысыз үсмер елларына каршы куюын аның яшьлек идеалларының
буржуаз дөньяга хас кырыс һәм катлаулы чынбарлык белән бәрелеш нәтиҗәсе
дип кенә аңлап була. Дөрес, яшь кешегә хас булганча, аның тавышы әле
көр, сулышы киң, хөкем йөртеше гайрәтле. Әле аның шигырендә конкрет
тормыш чынбарлыгы чагыла.

Хәзергесен үткәнгә каршы куеп, узган дәверләргә мөрәҗәгать итүе алга
таба тарихтан кырыс һәм дәһшәтле гыйбрәтләр алуга әйләнә, чагыштыру
өчен сайлаган янәшәлекләр арасы тарих киңлегенәчә сузыла, һәм моңардан
котылгысыз фәна, үлем, юкка чыгу турында нәтиҗә ясала. Нәкъ шуны инде
тикшеренүчеләр фатализм дип бәялиләр. Әмма шагыйрьнең сәнгатьчә-фәлсәфи
дөньясы, тормышны аңлавы һәм күрүе моның белен генә чикләнми. Без
аңарда сәламәт, көр, якты мотивларны да күп табабыз.

Дәрдемәнд үзенең оппозитив фикерләвендә чик төшенчәләр белән эш итә.
Кеше язмышының ул капма-каршы иң ерак чикләренә: яшәү һәм үлемгә күз
сала. Г. Ибраһимов язганча, «вакыйгъдә үлем белән хәятнын икесен дә
эченә алган җиһан аңа үлем ягы белән күренә»******. Биредә ике
факторның: якынлашып килүче тарихи зилзиләне тоемлау һәм Шәрекънең
фәлсәфи шигърияте, аерым алганда Гомәр Хәйям традициясенең — аерылгысыз
булып чагылуын күзәтергә мөмкин. Муса Җәлил үсмер чагында яратып укыган
шагыйрьләрен искә алганда, Дәрдемәндне Г. Хәйям кебек фарсы шагыйрьләре
белән тикмәгә генә янәшә куймаган*******. Яшәү һәм үлем темасы бу
шагыйрьләр иҗатында үзәк темаларның берсен тәшкил итә. Дәрдемәнд биредә
аеруча урта гасыр әзәрбәйҗан шагыйре Хаганига якын тора. Хагани исә
үзенең «Мәдаин хәрабәләре» шигырендә «кайчандыр Җәмшидләр сафа сөргән
сарайлар урынында Бәһрамнарга күләгә биргән җимерекләр генә калганга»
көенә.

Дәрдемәнд тарих һәм галәм күләмендә фикер йөрткәндә аның күз алдына
вәйранлык, үлем һәм юкка чыгу гына килеп баса. «Без» шигыре, мәсәлән,
болай башлана:

Гасырлар кичте китте… кичте еллар!
Нәбиләр********, падишаһлар сөрде дәүран…*********
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһандан канча илләр!

Алга таба шагыйрь болай ди:

Исә җилләр, күчә комлар… бетә эз…
Дәрийгъ**********, мәхзүн*********** күңел, без дә бетәбез!

Гомернең кыскалыгы, яшәүнең фанилыгы шагыйрьне гаҗизлеккә сала. Ул
газап белән үзе һәм милләте өчен «мәңгелек яшәү чишмәсе» (чишмәи
әбелхәят) эзли. 1908 елда ул дәфене, ягъни күмелер вакыты җитсә дә,
бүзләрен манарга өлгерә алмавын, чөнки милләт өчен яшәү чишмәсе эзләп
гомер үткәрүен, ләкин аны таба алмавын яза («Бүзләрем маналмадым»). Бу
үкенечкә сәбәп, әлбәттә, ул чор объектив чынбарлыгында оптимизм өчен
нигез булмауда гына түгел, шагыйрьнең аны күреп җиткермәвендә һәм
субъектив факторда, ягъни гомернең тиз үтүчән кыскалыгында да.
Күренешләрне галәм күләмендә иңләве белән Дәрдемәнд Көнчыгыш
шигъриятенә, аерым алганда Рудәки — Хәйям традицияләренә барып тоташа,
Европа поэзиясендә исә Һөтегә тартыла. Аның бер шигырендә сүз уенга
чумган бала хакында бара, әмма шагыйрь карашы берьюлы аның гомер азагын
да күреп ала.

Тыя күрмә уен уйнар мәлендә,
Әҗәл эшләр эшен үз тәңгәлендә!

Кешелек мәнфәгатьләрен һәм шөгылен тыю шагыйрь аңында абсолют тыюны,
ягъни үлемне, бөтенләй юкка чыгуны искә төшерә. Ә кешенең табигый
ихтыяҗларын үтәүне тыю — шагыйрь фикеренчә, теләсә кайсы яшьтә
кешелексез чара.

 

*Килки зарым — каләменең зары.
**Хам — язмышка карата әйтелгән нәфрәт сүзе.
***Хәзин — кайгылы.
****Гарибләр — чит җирләрдә йөрүче, юлчы.
*****Шәмчыракъ – факел.
******Ибраһимов Галимҗан. Татар шагыйрьләре // Әсәрләр. Сигез томда. — 5 т. — 1978. — Б. 105.
*******Җәлил Муса. Сайланма әсәрләр. Өч томда. — 1 т. — Казан, 1955. — Б. 4.
********Нәбиләр — пәйгамбәрләр.
*********Дәүран — гомер, дәвер.
**********Дәрийгъ — аһ үкенеч.
***********Мәхзүн — кайгылы.


{mospagebreak}

И. Нуруллинның иҗтимагый-тарихи юлсызлыктан чыгуны шагыйрь тормыш
рәхәтләреннән эзли дигән фикерендә хаклык бар*. Әмма беркадәр
гадиләштерелгән, тулы булмаган хаклык. Тулырак аңлатманы бары
шагыйрьнең фәлсәфи-әхлакый концепциясе яссылыгында гына табарга мөмкин.

Дәрдемәнд фаталистик гаҗизлектән котылу юлын мехәббәт аша
рухани-әхлакый үлемсезлеккә ирешүдә таба. Мәхәббәтне ул бу дөньяның
кодрәт ияләрен үзенә буйсындырып килгән мәңгелек табигать кануны итеп
аңлый. Шушы кануный хискә кушылып, аның лирик каһарманы да үлемсезлеккә
ирешә. Атаклы «Хәят» шигыренең мәгънәсе шушындый. Тикшеренүчеләр бу
әсәрнең фәлсәфи идеясе һәм аеруча аның исеме хакында бик күп баш
ваталар**. Шигырьнең метафорик символикасы чыннан да катлаулы, ләкин ул
татар шигърияте һәм гомумән Көнчыгыш поэзиясе өчен принципиаль яңалык
түгел. Шушындый катлаулы метафорик телне без — Низами иҗатында, төрки
әдәбиятта исә Котб әсәрендә күрәбез. «Хәят» — Дәрдемәнд иҗатының иң
гүзәл әсәрләреннән, XX йөз башы татар поэзиясенең сирәк казанышларыннан
берсе булып кала. Аның ритмы үтә музыкаль, аваз бизәме гаять бай,
аңардагы психологик сурәт искиткеч нәфис.

Дәрдемәнд XX йөз башы татар шагыйрьләре арасында төрки-татар классик
поэзиясе традицияләрен үз иҗатында тулырак чагылдырган сәнгатькәрләрдән
санала. Ул классик шигъриятнең затлы, гали сүз байлыгыннан,
фразеологиясеннән, әдәби этикетыннан бүтәннәргә караганда активрак
файдалана. Бу исә чорның шигъри эзләнүләре фонында архаиграк булып та
күренә.
Шагыйрьнең «Рәсем» дигән дүртьюллыгында Хәрәзмидән (XIV йөз) алган
икеюллык тулысынча файдаланылып, татар халкының әхлакый тәҗрибәсе белән
баетылган һәм шагыйрьнең үзенә хас әдәп хисенә өртеп бирелгән.
Дәрдемәнд аны «Нәваидән» дип китерә***.

Хәрәзминең икеюллыгын ул, рифмаларын да саклаган килеш, «Рә-сем»енең икенче һәм дүртенче юлларында файдалана.

Шагыйрьнең Котб «Хөсрәү вә Ширин»е белән танышлыгына да җитди дәлилләр
бар. Моны без «Хәят» шигырендәге метафоралаштыру үзенчәлегендә дә
күрәбез. Менә конкретрак мисал.

Дәрдемәнд:

Югарыга ташны ыргыткан җүләрләр
Үз аңкау башларын тишеп үләрләр.

Котб:

Кеше кем күк таба таш атса, зинһар,
Теләр кем үз башын ук кыйлса азар.

Сәнгатьчә формасы һәм иҗтимагый-фәлсәфи эчтәлегенең үтә тыгызлыгы белән
Дәрдемәнднең иң камил шигыре — ул аның «Кораб»ы. Әсәр «Шура» журналында
1908 елда, ягъни реакция чорында басылган. Тикшеренүчеләр аны
Дәрдемәнднең фаталистик лирикасына кертәләр. Г. Халит, мәсәлән, шагыйрь
1905 ел революциясен «илгә һәм кешелеккә һәлакәт китерүче коточкыч
стихия» итеп саный, дип язды****. Тикшеренүчеләрнең җавап эзләгән төп
соравы шундый: «Шагыйрь кораб образында кемне яки нәрсәне күздә тота?»
Әлеге шигырьгә булган барлык шәрехләрнең нигезендә Дәрдемәнд шигъриятен
артык гадиләштереп аңлау ята, «Кораб» шигырен шул чор шигъри
процессыннан метафизик аерып кую чагыла. Бу кимчелектән Г. Халит
хезмәтләре генә азат. Югыйсә кораб образы ул чорның күп шагыйрьләрен
үзенә җәлеп иткән. Барлык очракта да ул татар милләтенең киләчәк язмышы
турында уйлануга бәйле рәвештә куллана. Тукай, мәсәлән, «Милләтчеләр»
шигырендә:

Көймә бата; йота торган балык өчен
Фида булган мөрәүвәтле***** бер җан кирәк,—

дип яза. Икенче төрле әйткәндә, халык шагыйре милләтне һәлакәттән
саклау өчен корбанга барырга кирәк дип саный. Г. Камал исә «Милләт
корабы» исемле көр аһәңле шигырендә (1906 ел) башка кораблар арасында
кыю һәм җитез юл яручы милләт корабына якты киләчәк юрый. Дәрдемәнд «ил
корабы» гыйбарәсен куллана. «Ил» сүзе аның әсәрләрендә еш кына
«милләт», «халык» төшенчәсендә йөри. Кораб образы рухы белән
Дәрдемәндкә аеруча якын рус шагыйре Фет иҗатында хәвеф тойгысына
өртелә. Кешелек язмышы турында уйлаганда Көнбатыш Европа философиясендә
образны фаталистик мәгънәдә Шопенгауэр****** куллана.

Ни генә булмасын, Дәрдемәнднең «Кораб» шигырендә кешелекнең фаталистик
һәлакәте идеясе ятмый. Ф. Кәрими язганча, шагыйрь төгәл сүзне тапмый
торып, шигырен тәмамланган дип санамаган*******. Тикшеренүчеләр «Кораб»
шигырендәге хәвеф мотивына күбрәк игътибар бирәләр, ул хәвефнең аслы
турында исә баш ватмыйлар. Ә бит уйлап карасаң, заман һәр яклап
хәвефле. 1905 ел революциясе үзе хәвефле булмаганмы? Монда исә инде
реакция котырына. Шагыйрьне корбан кирәклеге борчымый, ә нинди максат
һәм нәрсә хакына корбан соралуы борчый:

Кайсы юллар,
Нинди упкын.
Тарта безне җан сорап?!

Әлеге метафора нигезендә киң таралган легендадагы корабны һәлакәттән
саклау өчен көймәдәгеләрнең берсен мифик балыкка яисә диңгез алласына
корбан итү мотивы ята. Андый легенда Г. Ибраһимовның «Диңгездә»
хикәясендә да китерелә. Дәрдемәнд үзен ихтимал корбаннар арасында күрә.
Әмма шигырьдә куелган сорауның асылы шундый: корабны коткару өчен нинди
көчкә корбан бирергә?

«Кораб» реакция елларында язылса да, шагыйрь аңарда революция һәм
реакция чорын берләштереп иңли. Вакыт аралыгы образга камиллеккә
ирешкәнче оешып утырырга мөмкинлек биргән. Үзенең образлы сыйдырышы
белән, гомумиләштерүе, тәвәккәл-хәвефле аһәңе, новаторларча яңа
строфикасы һәм сәнгатьчә-хисси тыгызлыгы ягыннан «Кораб» шигыре XX йөз
башы татар шигъриятенең иң көчле әсәрләреннән берсе булып чыккан.
Колориты белән ул — образның башка барлык эшкәртмәләрен күләгәдә
калдырган. Классик шагыйрьнең гарузга хас «рәмәле — мөсәммәне
мәхзүф»******** үлчәмендәге бәйтен шагыйрь алты юлга бүлә, озын
тынышларны (цезура) ачык калдыра, аларны 7-8 үлчәмле халык шигыренең
ритмик калыбына яраштыра, камил рифмалар ярдәмендә шушы кыска юлларның
аһәңдәшлегенә ирешә. Шул рәвешле тыелгысыз ыргылып барган кораб
образына тапкыр ашкын ритм хасил була. Ул чор татар шигъриятенә хас
булмаганча үрелгән соңгы рифма укучы игътибарын формага түгел,
эчтәлеккә юнәлтә һәм аның күңелен хәвефкә көйли. «Кораб»ның шәкли
камиллеген һәм музыкальлеген заманында Җ. Вәлиди дә билгеләп
узган*********. «Җил сөрә — җан сорап» дигән соңгы рифманы эшләгәндә,
шагыйрь XX йөз башы рус поэзиясе тәҗрибәсенә таянган. Рус шигъри
мәктәбенә нигезләнеп, ул татар шигырен нык баетты һәм аның алга таба
строфик һәм аһәң яңгырашын яңартуга җирлек әзерләде. Мәсәлән, «Кыш
көннәре» шигырендә билдәмле рифма кулланып, шагыйрь күренеш тасвирен
калын тавышка, бас аһәңенә тәмамлый:

Җил генә яман
Сызгыра, өрәдер,
Һәм күктә йөрәдер
Бәс белән томан!

Пушкин, Фет һәм башка рус шагыйрьләрен тәрҗемә итүдә Дәрдемәнд җитди
уңышларга ирешә. Пушкинның «Кышкы кич»ен, «Салтай патша турында
әкият»ен татарча яңгыратканда оригиналның үлчәмен, калыбын һәм аһәңен
ул осталарча саклый алган. Мондый күренеш ул чор татар шигъриятендә еш
очрамый. Мәсәлән, Тукай тәрҗемә итмәгән, бәлки рус һәм Көнбатыш Европа
шагыйрьләрен үзенчә эшкәрткән.

 

*Нуруллин Ибраһим. XX йөз башы татар әдәбияты. — Казан: Казан университеты нәшрияты, 1966. — Б. 67-68.
**Алар бу сүздә ике катлы төшенчә: кыз исеме һәм тормыш, дигән мәгънәне
күрәләр. Асылда исә ул тормыш дигәнне генә аңлата. Әсәрнең үзен
Дәрдемәнд поэзиясендә тормыш фәлсәфәсе дип карарга мөмкин.
***Тикшеренүчеләр Нәваинең «Мөхәкәмәи лөгатәйн» әсәрен чыганак итен
китерәләр. Анда урта гасыр төрки шагыйрьләренең әсәрләреннән үрнәкләр
бирелгән. Кара: Татар әдәбияты тарихы. — Т. I. — Казан, 1984. — Б. 206.
****Халит Г. Габдулла Тукай. — Казань, 1956. — С. 65.
*****Мөрәүвәтле — кызганучан.
******Шопенгауэр А. Мир как воля и представление. — Изд-во Маркса, 1968. — С. 129.
*******Кәримев Ф. Дәрдемәнд. — Б. 14 (латин имлясында).
********Кара: Курбатов X. Р. Два поэта периода демократизации
литературного языка (Дэрдменд и С. Рамиев). Анализы текстов по истории
татарского литературного языка. — Казань, 1987. — С. 61.
*********Валидов Джамалютдин. Очерк истории образованности и литературы татар. — М.-Пг., 1923. — С. 100.


{mospagebreak}

«Кораб» шигыренә әйләнеп кайтканда, Дәрдемәнд газап белән җавап эзләгән
сорауларга тукталу мөһим. Аны анык кыйбланың булмавы борчый. Ул гомер
юлының башында ук ачык маяклар булырга тиешлеген язган иде:

Багып, алдыңны күр — армас борынрак,
Таяк сал юлыңа — язмас борынрак.

Соңрак ул болай дип зарлана:

Гомерләрдер… Өелмәктә сагышлар…
Дәвам итмәктәдер шиддәтле* кышлар…
Һавалар тын… Кыеп очкан һома** юк…
Азан иштелсә дә, кыйбла-нөма*** юк!..

«Кораб» шигырендә куелган сорауларда шул ук борчуларның авазы ишетелә.
Ягъни шагыйрь тарихның адымын тоя, ишетеп тора, әмма аның төп юнәлешен
ачык күрми. Борчылулары исә нигезле. Без инде гасыр азагы югарылыгыннан
шуны әйтә алабыз: ул тарих хәрәкәте гасыр башында үзенә өмет белән күз
төбәгән халыклар һәм гали затлар башына коточкыч фаҗигаләр китерде…
Иҗтимагый гаделлек темасы — Дәрдемәнд иҗатының үзәк темаларыннан.
Шагыйрь аны төрле яклап куя һәм хәл итә. Традиция рухында хөкемдар һәм
халык проблемасы алына, ягъни хакимиятле өстеннәр һәм мохтаҗ түбән
катлау кешеләре мәсьәләсе куела. Гаделлекнең асылын шагыйрь хөкемдарның
һәркемгә тигез игелегендә күрә. Үзенең идеалын ул Тәүраттагы мифик
гадел патша — Сөләйман образында гәүдәләндерә. Ягъни яһүди, христиан
һәм мөселман дөньясының сокланычы булган мисалга мөрәҗәгать итә.

Килсә кулдан, шат кыйл һәр җанны,
Кем ханлык будыр,
Тәхет кыйл кымырысканың күңлен —
Сөләйманлык будыр!

Чын бөеклек һәм гаделлекне шагыйрь кечкенә кеше турында кайгыртуга бәйли.

Аның гуманизмы көчләүне дә кире какмый, мәсәлән, көчләүчеләргә карата
көч куллануны хуплый. Дәрдемәнд үз даирәсеннән булган берәүгә кырыс һәм
кинаяле гаепләү белән болай мөрәҗәгать итә:

Ятимнәр күңлене кырдың, җимердең,
Көчең җитсә — бу зиндан ишеген ват!
Туган, алдауда мин синнән калышмам.
Күрим сине — йә, бу солдатны алдат!

Үзен ул көчләүче итеп түгел, бәлки гөнаһсыз кырмыска итеп күрә:

Зәгыйфь кымырыскамын мин юлда яткан…

Афоризмга омтылуда һәм тезмәне идея-тематик яктан чәчмә белән
тулыландырып баруда Дәрдемәнд Көнчыгыш шигъриятендәге «Гөлстан» авторы
Сәгъдигә якын тора. Аның фарсы-таҗик шагыйреннән турыдан-туры
алынмалары да бар. Чәчмә миниатюралар лирик каһарман образын, аның
дөньяны күрүен тулырак аңлауга ярдәм итә. Андый әсәрләрдә әдип нечкә
һәм киң күңелле шәхес, бүтәннәр бәхетен көнләшүдән өстен зат булып күз
алдына баса («Габдуллабыз борынгы Габдулла түгел иде…» хикәясен генә
алыйк). Чәчмәдә һәм шигырьләрендә шагыйрь дуслыкны дөньяның иң зур
байлыгы итеп тасвирли. Байлык, гомер һәм дуслык мотивлары каршылыгына
корылган «Ни гамь бөлсәм…» шигыре бу яктан үзенчәлекле:

Ни гамь — бөлсәм? Әгәр үлсәм — ни ваем?
Эчеп, дустлык шәрабеннән исерсәм;
Булып дустлар белән берлектә даим,
Гомернең тиз үтәр язын кичерсәм.

Г. Халит бу шигырьне Г. Хәйямның «Ләззәтле яшәү өчен, ләззәт хакына
яшә. Калганы барысы да — ышан — бары буш ыгы-зыгы», — дигән юллары
белән чагыштырып: «Шулай ук Дәрдемәнд поэзиясендә дә лейтмотив буларак
һаман да шул ике яклы фәлсәфә уздырыла — язмыш каршында бары да буш,
көчсез, әмма шулай да бу дөньяда яшәү шатлыгын татып калырга
кирәк»****, — дип яза. Дәрдемәнд шигыре бу контекстта уңышсыз
китерелгән. Болай шәрехләү шагыйрьне, берни уйламыйча, тормыш рәхәте
өчен генә яшәүче дәрәҗәсенә төшерә. Әлеге шигырь исә, киресенчә,
гуманист шагыйрьнең гади эпикурчыдан өстенлеген гәүдәләндерә. Әхлакый
кыйммәтләрне ул байлыктан югары куя. Байлык һәм нигъмәтләрнең ышанычлы
түгеллеген ул тоя, әлбәттә. Әмма тормышны дуслар белән кичерү мөмкин
чагында мондый ихтимал аны куркытмый. Бу шигырьне һәм шагыйрьнең теләсә
кайсы бүтән әсәрен бары аның рухани-әхлакый, киңрәк алганда исә
гуманистик приоритетлары яссылыгында карап кына дөрес бәяләргә мөмкин.
Дәрдемәнд шигырьләрендә хезмәткә мөнәсәбәт кечкенә кешене яклауга
юнәлдерелгән. Хезмәт гәүдәләнеше итеп аңарда ат яисә ишәк алына. Ат
сурәте татар халык шигъриятендә хезмәт сөюнең даими чагылышы булып
йөри. Татар халкының ватандар батырлыгын җырлаганда Тукай шушы сурәтне
файдаланган:
Без тынычта аттан артык эшлибез…

Дәрдемәнд шигырьләре күп очракта кем беләндер бәхәс рәвешендә яңгырый.
Аның тормыш идеалы еш кына икенче берәүнең түбән карашына каршы куела.

Әй, көлгән һәрвакыт безне күреп хур,
Җегетлек көт, симезлек көтмә бездән;
Арык та булса ат артык көнендә
Суяр өчен симертелгән үгездән.

Хезмәткә хөрмәт — татар шигъриятенең традицион мотивы. Гади хезмәт
кешесенә мәхәббәтне, аның эшен изгеләштереп карауны без Мөхәммәдьяр
(XVI йөз) һәм Мәүла Колый (XVII йөз) әсәрләрендә очратабыз. Дәрдемәнд
хезмәтне кешенең әхлакый бәһасенә нигез итеп саный. Кыяфәте белән
әлләни тормаган ишәкне ул эшсез көязгә каршы куя.

Ишәк мескен, әгәрчә битәмиздер*****,
Авыр йөк ташыган өчен газиздер!
Ишәктән көлмә, әй эшлексез ишәк,
Ишәк синнән күп артык эштә, бишәк!******

Дөрес, икенче бер шигырендә автор үзенең авыр хезмәттән азат булуына канәгатьләнү дә белдерә:

Әгәрчә дәүләтем юктыр җитәрлек,
Ишәктәй һәм йөк астында түгелмен.
Үзем башмын, үзем түш һәр эшемдә —
Тынычлыкта торамын, хуш күңелмен!

Үзенең мәгърифәтчел идеяләре, фәннең, гыйлемнең куәтен данлавы, кешенең
танып белү сәләтенә соклануы, укытудагы торгынлыктан һәм кешенең
дәрәҗәсен кимсетүче тәрбия ысулларыннан көлүе белән шагыйрь XIX йөзнең
олы шагыйрьләре һәм татар иҗтимагый фикеренең күренекле эшлеклеләре
белән аваздашлык таба. Бу өлкәдә, бигрәк тә афоризмнар белән эш итүдә
ул Акмуллага якын тора. Шунсы кызык, шигъри форма, ритм һәм аһәң
үзенчәлеген төрләндергәндә, шагыйрь төрки эпос тәҗрибәсенә таяна. Хис
һәм сурәт бирелешенең аеруча нәфислеге белән күзгә ташланган «Видагъ»
шигырендә бу нык сизелә. Дәрдемәнднең афористик тапкырлык өлгесе эзләп,
«Идегәй» дастанына мөрәҗәгать итүе игътибарга лаек.

Мөгзе бар куйнын бары да кучкар түгел,
Очкан кошның барысы да шоңкар түгел,
Кемнәр әйтмәс шигырьне, әйтер берүк,
Чуканлаган аксак ишәк тулпар түгел.

Дастанда ул афористик өзек болай яңгырый:

Атның бары тулпар булмас,
Кошның бары шонкар булмас,
Ишәк дөя булмас,
Сыер бия булмас…
Бинең аты би булыр,
Колның аты кол булыр…

Туктамыш хан Идегәйнең улы Норадынга шулай эндәшә.

Әлеге шигырьнең барлык афористик фактурасы «Идегәй» текстыннан алынган.
Шагыйрь аны шигъри иҗатка кайтарып калдырган. Биредә иң мөһиме шул:
татар халкының борынгы дастаны зур шагыйрьләр колагына чалына килгән,
һәм алар аның колоритлы кисәкләрен шул рәвешле кәгазьгә терки
барганнар. Дәрдемәнд шигыренең тирән байлыгы һәм үзенчәлеге исә татар
шигырендәге күп гасырлык төрле чыганакларны үзләштереп тыгызлаудан
хасил булган.

Шагыйрьнең рус поэзиясенә мөнәсәбәтендә күп төрле аспектларны алып
күздән кичерергә мөмкин. Әйтик, рус шагыйрьләренең әсәрләренә яңарак
идея яңгырашы бирү үзе бер аспект булып карала ала. Саф табигать
лирикасы үрнәкләрен тәрҗемә иткәндә, аларның шигъри фактурасын шагыйрь
иҗтимагый-мәгърифәтчел эчтәлекле аллегориягә әйләндерә. Мәсәлән, Ф.
Тютчевнең «Талчыбык» шигыренә ул: «Ислах сораган шәкертләргә тартамын»,
— дип искәрмә биргән.

Дәрдемәнд, табигать гармониясенә кушылып, яшәү мәгънәсенә һәм дөнья
серләренә төшенергә омтыла. Бөтен тирәлекне панорам иңләве белән дә,
реалистик төгәллеге ягыңнан да, ритм-аһәң һәм калып-төзелеш төрлелеге
белән дә аның табигать лирикасы XX йөз башы татар поэзиясенең
кабатланмас күренеше булып кала. Бу лириканың фәлсәфи нигезен Г.Халит
«пантеистик оптимизм»******* дип билгели. Шагыйрьнең табигатькә
мөнәсәбәтен һәм лирик героеның табигать белән кушылу үзенчәлеген лирик
пантеизм дип атарга мөмкин булыр иде. Бу цикл шигырьләренең
күпчелегендә темага импрессионистларча якын килү сизелә, икенче төрле
әйткәндә, сәнгатькәрнең игътибары күренешләрне күбрәк шәхси хиссияте
аша үткәреп кабул итүгә юнәлә. Мондый шигырьләр форма ягыннан да
традицион поэзия кысаларыннан тулысымча азат дәрәҗәдә диярлек иркен
төрләнүчәннәр. Алар йә таныш ритмик тезмәләрнең музыкальлеген саклаган
хәлдә яңа строфик рәвеш ала, йә бөтенләй ирекле шигырь төсенә керә. Бу
исә шул чаклы табигый һәм гади килеп чыга ки, укучы хәтта форма
үзенчәлеген дә сизми кала. Әнә шулай талантлы рәвештә һәм күзгә артык
ташланмыйча, шагыйрьдә милли шигырь яңарышы бара.

Менә берничә мисал.

Ятам кай чаклары моңлап,
Һаваның тынлыгын тыңлап,
Килә өннәр, колак чынлап,
Диямен:
— «Ни бу? Нидәндер бу?»
Җавап урнында — гөрли су,
Тирәклек тирбәнә, шаулый…

Яки:

Бу ул матур, бу ул күркәм.
Бу ул,
Бу ул — хуш исле яз!
Бу ул — хуш исле таң җиле!..

Беренче очракта каршыбызда тирән уйлануларның психологик сурәте
калыкса, икенче очракта табигать яңарышыннан хозурланучы, тантана итүче
шагыйрь җаны күз алдына килә. Мондый үрнәкләр соңрак шигырь формасын
яңартуда Һади Такташ ясаган даһи тәҗрибәләргә һичшиксез этәргеч биргән
булырга тиеш.

Дәрдемәнд күренешләрне нигездә гомумиләштерелгән хәлдә тотып ала. Һәм
сәнгатьчә тасвирнең романтик чаралары белән эш итә Шул ук вакытта аның
пейзаж лирикасында сурәтнең реалистик төгәллеге, картинаның
детальләштерелүе, табигать күрелешләрен, процессны бирүдәге эзлекле
динамика гаҗәпләндерә. Табигатьтә ул аңарчы да, аның заманында да
бүтәннәр күрә алмаган нечкәлекләрне ача. Аңарчы шигырьнең ашкын ритмы
җентекләп күзәтү өчен тукталырга мөмкинлек бирмәгән. Йөгрек ритм юл
уңаенда һәм гомумиләштерелгән хәлдә генә чынбарлыкның асыл
үзенчәлекләрен, тотып ала алган. Бу — дөньяның корылышы турындагы
фәлсәфи-әхлакый уйлануларны матди дәлилләр белән ныгыту өчен кирәк
булган. Күренешләрнең детальләренә тәфсилле игътибар итү һәм өр-яңа
буяулар табуда Дәрдемәнд белән Тукай гына ярыша алган.

«Сеңеп җиргә…», — дип башланган шигырь үтә нечкә күзәтү һәм
сынландырулары белән импрессионистик төсмер ала. Анда табигатьнең бер
халәттән икенче халәткә күчеше, әверелеш нечкәлекләре тасвир кылына.
Елганың агуы, суларның ташларга бәрелеп чәчрәве, таулар арасыннан
бормаланып, күбекләнә-күбекләнә узуы, яктыда дулкын-дулкын булып
бөтерелеп пар-бу күтәрелүе, күз яше бөртегендә кояш нуры чагылып, аны
алсу кан төсенә кертүе сурәтләнә, шагыйрь җанындагы киеренке драматизм
чагыла.

Дәрдемәнд шигъриятенең үзәгендә туган ил мотивы ята. Аның
шәхси һәм иҗади драмасы шушы мотив тирәсендә хәл кылына. Шагыйрь өчен
изге булган ватан сүзе гаять киң сыйдырышлы: ул туган җир төшенчәсен
дә, киңрәк исә милләт һәм тулаем туган ил мәгънәсен дә үз эченә ала. Ул
үзен иле язмышына береккән, итеп күрә:

Булырмы яз, исеп җилләр,
Килерме җәй, ачып гөлләр;
Җитәрме кыш, кичеп еллар, —
Диямен, сез газиз илләр.

Шагыйрьнең шушы темага язылган атаклы икенче бер шигыре икърарының сафлыгы, иҗтимагый аңының югарылыгы белән җәлеп итә:

Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида.

Дәрдемәнд аерылгысыз булган «ватан» һәм «туган халык» төшенчәсен
дилеммага әйләндереп, үз алдына үтә драматик сорау куя. «Гөрләгән
сулар…», — дип башланган шигырендә:

Ни газизрәк — бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз! — ди.

Биредә татар халкының милли-тарихи язмыш үзенчәлеге, аның төрле җиргә
таралып утырганлыгы, күпчелегенең борынгы милли үзәгеннән аерылган
булуы чагылыш тапкан.

Октябрь революциясе шагыйрь алдына: «Син кем ягында?» — дигән сорауны
бөтен кискенлеге белән куйды. Бу сорауга анык сыйнфый җавап сорала иде.
Дәрдемәнд үз сыйнфыннан аерылган, җиңүче сыйныфка исә кушылып китә
алмаган хәлдә, ике уртада торып кала. Ватан мәсьәләсендә ул үзенең тар
сыйнфый эгоизмыннан югары күтәрелә алды. Шушындый драматик шартларда ул
үзе өчен бердәнбер дөрес нәтиҗәгә килә:

Илдә бер дус булмаса гәр.
Ил бөтен дошман түгел.

Шагыйрьнең бер дүртьюллыгында метафорик формада эмиграция идеясе
шәйләнеп киткәндәй була. Бу хәл галимнәрне гел аптырашта калдыра килде.

Әгәр Лат вә Мәнат керсә хәрәмгә,********
Каләм! Гомереңне үткәрмә әрәмгә.
Куеп Мәккә, чыгып Ясрибкә тот юл!
Бу бер Һиҗрәт түгел, кәгъбә юлы шул!

Җәенке метафора нигезендә Мөхәммәд пәйгамбәргә бәйләнешле тарихи факт
ята. Мөхәммәд Мәккә мәҗүсиләре эзәрлекләвеннән Ясрибкә, ягъни Мәдинә
шәһәренә кача, соңрак исә җиңүле ислам гаскәре башында Мәккәгә кайта
һәм баш гыйбадәтханәне Лат, Мәнат кебек мәҗүси потлардан тазарта.

Соң чиккәчә гомумиләштерелгән метафора шигырьне чыннан да табышмаклы
итә. Әмма шагыйрьнең фикер юнәлешен ачыграк күз алдына китерү өчен,
дүртьюллыкның конкретрак һәм турыданрак ярган беренче вариантына
игътибар итәргә кирәк.

Кырым, Кытай-Чыгтайлар ватанны
Алып, килеп читләр болгатса канны.
Каләм, Мәккә куеп, Ясрибкә тот юл,
Бу бер Һиҗрәт… түгел, кәгъбә юлы шул!..

Ике очракта да «каләм Һиҗрәте» турында сүз бара. Бу ни дигән сүз соң?
XX йөз башы татар матбугатында милли тел һәм милләтнең үсеш юлы хакында
җанлы бәхәсләр чоры. «Шура» журналында һәм «Вакыт» газетасында да андый
бәхәсләр күтәрелә. Бу мәсьәләләр Дәрдемәндне дә борчый. Ул туган телнең
бөтен байлыгыннан файдалануны яклый, аны баетуның төп чыганагы итеп
гади халык телен саный («Урамнан һәм базардан чүплә сүзне, алар бетмәс
борын барма еракка…»). Шагыйрь сүзләрне читтән алуга да каршы түгел,
әмма — тулысынча туган тел үзенчәлегенә буйсындырып алуны яклый.

XX йөз башы милли аңның гөрләп уянуы һәм милли азатлык хәрәкәте чоры.
Бу хәрәкәт башында революцион-демократик зыялылар тора. Алар сафында Г.
Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, М. Гафури һ. б. бар. Матбугатта татар
халкының үткәне турында тарихи мәгълүматлар чыга, милләтнең исеме,
атамасы турындагы мәсьәләләр күтәрелә. Дәрдемәнд монда анык позициядә
тора. Ул туган телнең сафлыгын, милли үзбилгеләнүне яклый, башка төрки
халыклар эчендә эреп йөзсез калуга кискен каршы чыга. Әлеге дүртьюллык
аның шушы күренешләргә, шушы бәхәсләргә мөнәсәбәтен чагылдыра.

Шагыйрь үз сыйнфына карата тарихның кырыс хөкемен ирләрчә кабул итен,
Октябрь революциясенә мөнәсәбәтен ап-ачык билгели. Социалистик
революцияне ул илнең тормыш туе дип атый, яңа тормыш башлануы итеп
саный. Алай гына да түгел, ул үзе шушы туйга «кияү» булырга әзерләнгән,
әмма туйның үзе өчен уздырылмавын яхшы төшенә:

Җиһан тормыш туен иткән чагында
Синең урның үлекләр аймагында.

Тормышның яңа хуҗалары белән яманатлы булмас өчен аның сазы бөтенләйгә тына.

Дилең өчен телең булсын тозаклы, —
Йөз аклыгың өчен аузың йозаклы, —
дип киңәш итә ул үз-үзенә.

Сәнгати күренеш буларак Дәрдемәнд иҗаты төрле шигъри мәктәпләр һәм
эстетик башлангычлар үрелмәсеннән хасил. Көнчыгыш-Көнбатыш синтезына
аяк басканда, ул татар теленең сафлыгын да, фольклорга хас шигъри
фикерләүне дә үзләштерә, үзенең шигъри палитрасын халык эпосы һәм
калыплары белән сафландыра, сөйләмнең интонацион мөмкинлекләреннән
файдаланып, шигъри синтаксисны камилләштерә. Форма, эчтәлек һәм
мотивлар өлкәсендә, әлбәттә, аның нигез платформасы булып төрки классик
шигырь кала. Шушы нигездәге Көнчыгыш башлангычын ул рус һәм Көнбатыш
Европа поэзиясенә хас форма, алымнар һәм аһәң белән куша. Татар җанлы
сөйләм интонациясенә нигезләнүнең гамәлдәге тәҗрибәсе һәм конкрет
үрнәкләре белән ул шигырь төзүнең үзенә кадәрге классик поэзия
практикасына таныш булмаган рациональ юлларын күрсәтеп бирә. Мәсәлән,
«Бүзләрем маналмадым» әсәрендә шигъри юлларның тулы синтаксик
вариантыннан соң аның интонацион кыскартылган вариантын китерә:

Кемгә васләт*********, кемгә өмид
Нигъмәтен бирде фәләк.**********
Мин өмиднең сул кулыннан
Бер сынык нан алмадым.
Кемгә васләт, кемгә өмид!..
Мин сынык нан алмадым!

Дәрдемәнд шигъри тәҗрибәсенең әһәмияте XX йөз башы һәм безнең
көннәрдәге татар поэзиясе өчен гаять тирән булды. Лирикасының идея һәм
мотивлары ул чор татар зыялыларының фикер һәм кичерешләренә күп яклап
аваздаш яңгыраган. Үз чорында аларны Г. Ибраһимов та
уртаклашкан**********. Сәнгатьчә эзләнүләре һәм гомумән шигъри
культурасы белән Дәрдемәнд еш кына Тукайга якын тора, кайвакыт исә аның
белән бәхәскә керә. Шигырьләрнең аваз бизәме аһәңдәшлеге (ассонанс) һәм
эчке рифмалар муллыгы ягыннан бу ике шагыйрь арасында уртаклык шактый.
Монда үзара ярыш һәм бер-берсеннән өйрәнү дә чагыла булса кирәк. Менә
үзенчәлекле берничә мисал.

Дәрдемәнд:

Ил мөмәййез, аңлар ул тиз,
Син аны сизмәс, димә.
Җитте дәфнем вакты
Кәфнем бүзләрен маналмадым!..

Тукай:

Үзләре сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән…
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур,
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур.

Кыскасы, бу шагыйрьләрнең икесе дә шигырьне аваз ягыннан эшкәртүдә,
ягъни инструментовка өлкәсендә, үтә нечкә осталыкка ирешәләр.

Дәрдемәнд яшь Исәнбәткә, М.Җәлилгә, Х.Туфанга, С.Хәкимгә бәрәкәтле
йогынты ясаган, хәзерге татар поэзиясендә исә аның шигъри мәктәбеннән
Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Гаташлар уңышлы файдалана.

 

*Шиддәтле — бәлале.
**Һома — бәхет кошы.
***Кыйбла-нөма — компас.
****Проблемы и портреты. – С. 81.
*****Битәмиз — ару, пакь түгел.
******Бишәк — шиксез.
*******Портреты и проблемы. — С. 34. 216
********Хәрәмгә — храмга.
*********Васләт — кавышу.
**********Фәләк — язмыш, тәкъдир.
***********Кара: Ибраһимов Галимҗан. Татар шагыйрьләре. — Б. 104-105.

(Чыганак: Нурмөхәммәт Хисамов: галим, шагыйрь, шәхес. – Казан, 2007. – 304 б.)



Комментарий язарга


*