ТАТ РУС ENG

Э.СӘЛАХОВА Хәйрияче Хәкимовлар


Татар җәмгыяте XIX йөз ахыры-ХХ йөз башында әлегә кадәр күрелмәгән зур үсеш кичерә. Бу яңарыш, алгарышны һәрбер өлкәдә күрергә мөмкин. Әлбәттә инде, бу күтәрелешнең матди нигезен тәэмин иткән татар хәйриячеләренең эшчәнлеге билгеләми мөмкин түгел. Алар бу чорда, бәхеткә каршы, аз булмыйлар. Аларның шактые турында матбугатта тәфсилле генә мәкаләләр дә дөнья күрде, ләкин кайберләренең игътибарга лаеклы эшчәнлеге бераз читтәрәк кала бирә. Шундый хөрмәткә лаеклы затлардан, һичшиксез, Хәкимовларны атау кирәк.
Нәсел шәҗәрәсе данлыклы Түнтәр авылын (Балтач районы) нигезләүчеләр — Янгол бабаның алты баласының берсе Үркәчегә барып тоташкан Габделхәким абзый нәселе вәкилләре татарның хәйриячелек тарихында тирән эз калдыралар. [Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 109 — 110.] Бөгелмә шәһәренең символы, хәзерге вакытта милли-мәдәни үзәк бинаның хуҗасы Шакир Хәкимов аны 1905 елда төзетә. Габделшакир Габделлатыйф улы Хәкимов элеккеге Вятка губернасы Малмыж өязе Түнтәр авылында 1869 елның 19 ноябрендә дөньяга килә. [ТР МА. 4 ф., 9 өст.тасв., 60 сакл. бер., 62 кгз.] Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты архивында сакланучы Янгол шәҗәрәсе Габделшакир Хәкимовның әтисе Габделлатыйф Габделхәким улына кадәр булган Түнтәр авылы кешеләрне үз эченә ала. Габделхәкимнең әтисе Габделхак, аның әтисе Габделҗәлил, аның әтисе Габдесәлам, аның әтисе Колми, Колминың әтисе Үркәче, ә Үркәче исә Янгол баба улы.
Габделхәким абзыйның тугыз баласы туа, туларның икесе -  ир  бала.   Бу  ике  ир  бала  да  шул  заманың татар җәмгыятенә билгеле шәхесләр булып җитешәләр. Габделлатыйф Хәкимов — Уфаның атаклы сәүдәгәре. Бу чор сәүдәгәрләре сату-алу гамәлләре белән генә чикләнеп калмыйча, кәсебләреннән килгән табышның бер өлешеннән мохтаҗларга да өлеш чыгарганнар, мәчет-мәдрәсә дә төзеткәннәр, гомумән, татар дөньясында барган бернәрсәгә битараф калмаганнар. Габделлатыйф әфәнде дә Уфа шәһәренең өченче мәчетен төзү эшенә үзеннән акчалата зур ярдәм күрсәтә, Уфа имамы Мөхәммәдсабир Хәсәневның "Вакыт" гәзитендәге 1906 елгы мәкаләсендә, шул чорның атаклы сәүдәгәрләре, эшкуарлары һәм гап-гади кешеләрнең мәчет төзелешенә матди ярдәм итүләре языла. Габделлатыйф Хәкимов мәчет түбәсе ябар өчен 600 сум акча һәм эш өчен кирәкле агач бирә, мичен чыгару өчен тотылган 100 сум чыгымны каплый, әле моңа да өстәп, 1000 сумлык ярдәм дә күрсәтә. Мәкаләдә китерелгән саннарга игътибар итсәк, бу мәчет төзелешенә иң зур хәйриялек күрсәткән кеше -сәүдәгәр Габделлатыйф әфәнде дип әйтә алабыз. [Имам Мөхәммәдсабир Хәсәнев. Уфа шәһәрендә 3 нче мәчет хакында // Вакыт. — 1906. — 7 октяб.] "Вакыт" гәзитенең 1906 ел, 7 октябрь санында Уфа шәһәрендә Хәкимов тарафыннан ният ителгән 5 нче мәчеткә 22 сентябрьдә иртәнге 9 да нигез ташы салынуы хәбәр ителә, бу тарихи вакыйгада казыйлар, ахундлар, мөдәррисләр һәм, хәтта, мөфти үзе дә катнаша. Мәчет салуга рөхсәт кәгазе алу бик авырлык белән бирелсә дә, уйлаган уйлар тормышка ашуына канәгатьлелек белдерелә. Бу хәерле эшкә фатиха биреп, Коръән укыла. Изге эшне башкаручы исеме белән Казандагы кебек "Фәләнев мәчете" дип аталырлык мәшһүр бер җәмигъ мәчетебез булачактыр, дип өмет баглана. Мәчет каршында мәктәп һәм мәдрәсә булдыру да күзалдында тотыла. [Уфадан // Вакыт. -1906. — октяб.] Гаяз Исхакый Мәскәүдә чыккан "Сүз" гәзитендә түбәндәгеләрне яза: "Казан газеталары фәүкыльгадә [гадәттән тыш] бер зур милли хәбәр китерделәр. Уфаның һиммәтле байларыннан Габделлатыйф хаҗи Хәкимов Казандагы Харитонов матбагасын йөз меңгә сатып алып, шул матбаганы "Өмид" белән берләштереп, дини китаплар нәшер итәр өчен ширкәт мәйданга китергән. Габделлатыйф хаҗи Уфа җәмгыяте хәйриясенә күптән түгел генә йөз мең сум иганә иткән заттыр.
Габделлатыйф хаҗи Уфадагы үз мәхәлләсенең мәсҗеден, мәдрәсәсен бина иткән, бүгенге көндә үз хәрәҗаты [чыгымнары] берлән тәрбия итә торган заттыр". [Гаяз. Яшь күңелләрнең бурычы // Сүз. — 1916. — 14 авг.] Гаяз Исхакый Габделлатыйф Хәкимовның хәйриячелек эшен зурлап, олы яшьтәге хаҗиның эш-гамәлләрен яшь буынга үрнәк итеп, "Сүз" гәзитендә күләмле мәкалә белән чыгыш ясый. Ул Габделлатыйф хаҗиның милләт үсеше, аның киләчәге өчен беркайчан да акчасын кызганмавын, ә киресенчә, мулдан тотуын яза, шушы карт хаҗи акчасын начар гамәлдә кулланырга тырышучылар булуына рәнҗи. 1914 елда Габделлатыйф Хәкимов туган авылы Түнтәрдә икенче мәхәллә мәчете салдыра, аңа имам итеп Ишмөхәммәд бине Динмөхәм-мәд бине Мәхмүд әс-Сөневинең олы улы Мөхәммәднәкыйб билгеләнә. Бу мәчет бинасы 1944 елда Чепья район үзәгенә башкарма комитет бинасы итеп күчерелгән.
Түнтәр авылы тирә-якта үзенең сәүдәгәрләре белән генә түгел, ә традицион карашлы, җәдидчә укытуга каршы булган атаклы имамы Динмөхәммәд Ишмөхәммәд улы белән дә таныла. Шул чорда халык аны Ишми ишан, яисә камчылы ишан буларак белгән, аның образы Г.Тукай иҗатында да чагылыш тапкан. Габделлатыйф Хәкимов Ишми ишан белән яхшы мөнәсәбәттә торган, аның мәдрәсәсе өчен кирпеч бина да төзеткән. Ул авылның җәдидчә карашлы мулласы Мөхәммәт-нәҗип бине Шәмсетдин бине Рәхмәтулла бине Мәхмүд бине Сөбханкол бине Рәхмәнкол Түнтәри үз язмасында болай дип яза; "Мулла булуым бик низагълы булып, бу эшкә Ишмөхәммәд мулла бар көче белән каршы торып, Габделлатыйф Хәкимов һәм авылның башка таза тормышлы вак сатучыларны үзенә ияртеп, безнең яктагы ярлылар белән хилаф бер оешма төзеп, ике елга якын низаг прошенияләре белән эше сузылып, инде эш булмый дип торганда, бәдбәхет указ дигән афәт килеп, зур мосыйбәт булды". [Мөхәммәднәҗиб хәзрәт язмасы // Эхо веков=Гасырлар авазы. — 2001. — № Я — Б. 58.]
Татарның йөзек кашы булырлык асыл заты -Габделлатыйф әфәнде гаиләсе язмышында XX йөзнең 30 еллар караңгылыгы хәлиткеч роль уйный. Әлегә кадәр кулыбызда булган документлар аның ачы язмышын ачыкларга мөмкинлек бирми. Алдагы тикшеренүләр нәтиҗәләр ачыклык кертер дигән өметтә калабыз.
Габделхәким абзыйның икенче улы Мөхәммәдгали туган авылы Түнтәрдә сәүдә эше, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Ул, хәтта, беренче гильдияле сәүдәгәр булып җитешә.
Габделлатыйф Хәкимовның Мөхәммәдгариф, Бибигазизә-бану, Шәрифәбану, Мөхәммәдзариф, Мөхәммәднәҗиб, Бибиәсма исемле балалары була. Мөхәммәдгариф, Мөхәммәдзариф, Бибиәсма балачакта ук фанидан бакыйга күчә. Әтисенең эшен ике улы — Мөхәммәдшакир белән Мөхәммәднәҗиб дәвам итәләр. 1868 елның 27 гыйнварында туган Мөхәммәднәҗиб Малмыжда сәүдә итә, ул да хәйриячелек эше белән шөгыльләнгән, әтисе салдырткан Уфа мәчетенә матди ярдәм күрсәтүе шул мәчет имамы Мөхәммәдсабир Хәсәневнең 1917 елны "Вакыт" гәзитендә чыккан мәкаләсендә әйтелә. Мөхәммәдшакир исә, эшен Бөгелмә шәһәрендә җәелдереп җибәрә. Мөхәммәдшакир исеме Бөгелмә төбәгендә хәзер дә билгеле, Бөгелмәдә "Хәкимов урманы", "Хәкимов күле" дигән урыннарның булуы ук халык аның исемен мәңгеләштергәнлеге хакында сөйли. Ул салдырган бинаны Бөгелмәлеләрнең милли-мәдәни үзәк итүләре бары тик хөрмәткә лаек. Безнең көннәргә кадәр сакланып калган документлардан Мөхәммәдшакир әфәнденең өч баласы хакында белә алабыз. Алар: 1901 елны туган Габдулла, 1905 елгы Фәйзерахман, 1912 елны дөньяга килгән кызы Асия, ләкин олы улы Габдулла 11 яшенә җитеп 1911 елда чахотка авыруыннан дөнья куя. [ТР МА. 4 ф., 177 тасв., 802 сакл. бер., 4 ф., 177 тасв., 936 сакл. бер., 26 кгз., 4 ф., 177 тасв., 1203 сакл. бер., 13 6 кгз.]
Мөхәммәдшакир да, әтисе кебек үк, үзенең сәүдә кәсебеннән кергән мал исәбеннән мохтаҗларга ярдәм кулы сузган, Түнтәрдә мәдрәсә өчен мәйданы 140 кв. метр булган таш бина төзеткән. [Мөхәммәднәҗиб хәзрәт язмасы // Гасырлар авазы=Эхо веков. — 2001. — № Уг. — Б. 58.]
Мөхәммәдшакир Хәкимов XX йөз башында Россиядә барган вакыйгалар эчендә дә кайный, ул сәясәткә дә, татар милләтенең киләчәгенә дә битараф калмый, ә киресенчә, татарларны Россиянең югары идарә катламнарында да күрергә тели ул. 1906 елны Оренбургта чыгучы "Вакыт" гәзитендә Бөгелмәдән   Дәүләт   Думасына   мөселман   кешесе   сайлана алмавына борчылу белдереп, киләчәктә, Думага сайлана алу өчен ниләр эшләргә икәнен киңәш итеп язган мәкаләсе басыла. "Мөселман халыкларына хәбәр биреп, сайлауларга катнашуларын вә файдалы кандидатларга тавыш бирүләрен үтенүне үземнең бурычым дия беләмен. Бәгъзе шәһәрләрдә, мәсәлән, Бөгелмә шәһәрендә мөселманнар бик аз торалар, ләкин моның өязендә мөселман бик күп. Бөтен халыкның файдасы өчен правосы булган җөмлә мөселманнар праволары илә файдаланырга вә сайлауларга катнашыр өчен шәһәргә килергә тиештер", [Ш. Хәкимов. Бөгелмә өязе мөселманнарына // Вакыт. — 1906. — 21 нояб.], дип Дәүләт Думасына мөселманнарның да кереп, үз язмышларын хәл иткәндә үзләренең дә катнашулары мөһим икәнлеген билгели.
Татар дөньясының тоткасы булган асыл затларның язмышлары Россиядә 1917 елгы хәлләрдән соң төрлечә хәл ителә, әлбәттә инде, кызганыч вакыйгалар күзәтелә. Хәзергә кадәр кулыбызда булган мәгълүматлар Хәкимовлар язмышын теләгән кадәр үк төгәл ачыклау мөмкинлеге бирми, ләкин эзләнүләр дәвам итә.

(Чыганак: Фәнни язмалар – 2007: җыентык (фәнни редакторы
И.А.Гыйләҗев. – Казан: Казан дәүләт университеты нәшрияты, 2008. – 398
б.).


 

Комментарий язарга


*