ТАТ РУС ENG

Л.ФАЗЛУЛЛИНА Язучы-прозаик буларак Газиз Гобәйдуллин


XX йөз башы иҗтимагый, икътисади үзгәрешләр, социаль тетрәнүләр, мәдәни алгарыш дәвере буларак бәяләнә. Татар халкы уяну, кузгалу чорын кичерә. Беренче рус инкыйлабы кабызган милли азатлык идеалы татар милләтенең аңын били, эш-гамәлләренең максатын билгели, изелгән милләтләрнең рус һәм дөнья мәдәнияте белән бәйләнешләре көчәюенә зур тарихи йогынты ясый. Шушы шартларда татар әдәбияты әлегәчә күрелмәгән темплар белән үсеп китә, үзенең алтын дәверен кичерә, Ауропа әдәбияты ирешкән казанышларны яулый.
Гасыр башы әдәбиятында метод, юнәлеш, агым һәм стиль үсеше катлаулы төс ала. Реакция елларында тәнкыйди реализм әдәбияты формалаша. Язучылар кешеләрдәге аерым кимчелекләрне тәнкыйтьләү белән генә чикләнмичә, изүгә корылган җәмгыятьнең асылын фаш итәләр. Әйтергә кирәк, татар реалистик прозасы зур тарихи юл уза. XIX гасырда барлыкка килгән прозаик жанрлар Беренче рус инкыйлабы чорында З. Хади, Ш. Мөхәммәтов, Ф. Әмирхан, Ш. Камал, Г.Ибраһимов иҗатларында тагы да камилләшә: шәхес җәмгыять, иҗтимагый тирәлек белән тыгыз бәйләнештә тасвирлана. Яңа революция күтәрелеше вакытында әдәбиятка М. Гали, Ф. Вәлиев, Ш. Әхмәдиев, С. Рахманколый, С. Җәләл, Г. Харис, Г. Сөнгати кебек яшь иҗат әһелләре килә. Алар арасында Газиз Гобәйдуллин (Г. Газиз) үзенчәлекле урын алып тора.
Галим, педагог, язучы, публицист Г. Газизнең тууына (1887 — 1938) 2004 елның 27 июнендә 120 ел тула. Әдип татар милләтенең фән һәм мәдәният үсешенә гаять бай фәнни өлеш кертә, кызыклы әдәби мирас калдыра. Аның 120 фәнни хезмәте, 40 тан артык әдәби әсәре булуы мәгълүм. Иҗат эшчәнлегенең эчтәлеге һәм сыйфат ягыннан иң уңдырышлы вакыты 1907 — 1933 елларга туры килә. Халкыбызның милли үзаңын күтәрүгә багышланган тарихи, сәяси, әдәби хезмәтләре галимнәр тарафыннан шактый өйрәнелгән булса да, җитди һәм юмористик хикәяләр авторы буларак Г. Газиз иҗаты тикшерелмәгән диярлек.
Язучы әдәбият мәйданында новелла һәм кыска хикәяләр остасы буларак таныла. Аның әсәрләре күләм ягыннан артык күп булмаса да, әдәбият үсешенә керткән өлеше, яктырткан проблемалары шул чор яшәеш-мохитендә актуальлеген югалтмый.
Г. Газиз тәнкыйди реализм кысаларында иҗат итә. Балачактан ул А.П. Чехов әсәрләре тәэсирендә, аларны укып укып үсә. Шуңар да, атаклы рус язучысының иҗаты аңа зур йогынты ясый: ул иҗатында чынбарлыкны, кешеләрне табигать күренешләрен, тормышны бизәмичә, җитешсезлекләренә күз йоммыйча, ничек бар шулай чагылдырырга, кыска, гади һәм төгәл сурәтләргә омтыла.
Мирасының зур өлешен көлкеле "Хәкимә әби" (1915), "Вәсвәсә" (1915), "Форточкалы кәләпүш" (1917), "Әхмәт бай тәһарәте"(1922) һәм сатирик "Хатыным җәдит булды" (1913), "Чалбар" (1915), "Күмгән иде" (1921) новеллалары тәшкил итә. Шул чор татар прозасын өйрәнүче Ф.К. Бәширов фикеренчә, Г. Газиз әсәрләренә нечкә юмор, кызгану белән эретелгән көлке хас. Язучы төп сурәтләү объекты итеп "кечкенә кешеләрне" — вак мәшәкатьләре, ыгы-зыгылары белән үзләрен зур, җитди мәсьәләләрне хәл итүчеләр итеп фикерләүче типларны ала" [1;25].
Дөньяда рухи кыйммәтләрнең җуела баруы, кеше җанының матурлыгы, яхшылык белән явызлык, мәңгелек һәм фани дөнья турындагы уйланулары исә фәлсәфи рух белән язылган "Бер хыял" (1913), "Әкиятләрдән берсе" (1914), "Юлдаш эзләгәндә" (1916) әсәрләрендә чагылыш таба.
Реалистик иҗат методында язылган "Олугъ ләгънәт" (1917) хикәясендә автор XX йөз башы татар әдәбиятына хас шымчы-провокатор образын психологик төгәллек белән сурәтли.
Г. Газиз әсәрләренә, әзерлекле укучыны истә тотып язылган, нечкә юмор, үткен сатира, тирән психологизм хас. Чор сәясәтенә көрәшкә ул үзенең әсәрләре белән коралланган хәлдә чыга. Кызганычка каршы, тоталитар режим тегермәненә эләккән бу олы шәхес турында мәгълүмат безгә, демократия җилләре исеп, илдә үткәндә ирешелгән мирасны барлау мөмкинлеге тугач, 1957 еллардан соң гына килеп җитә.
Бүгенге көндә тарих һәм әдәбият галимнәре Г.Газиз калдырган бай хәзинәне татар халкына, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өстендә эшли. Аның хезмәтләре гарәп шрифтыннан кириллицага күчерелә, анализлана. Сезнең игътибарыгызга язучының беренче иҗат җимешен — "Чын төш" ("Марс уян!") хикәясен тәкъдим итәбез.
"Чын төш" хикәясе 1907 елның 6 апрелендә "Казан мөхбире" газетасында дөнья күргән әсәренең безнең чорда басылганы юк иде. Рашат Гайнанов искәрткәнчә, әсәрдә "борынгы Рим мифларына аваздашлык бар һәм латин телендә "Магзурша!" гыйбарәсе кулланылган. Күрәсең, шул гыйбарә Г.Гобәйдуллин хәтерендә калган һәм ул Гали Рәхимгә язган бер хатында беренче хикәясенең исемен "Марс уян!" дип күрсәткән. Әлеге ялгышлык Г. Газиз иҗатына багышланган хезмәтләрдә дә шулай кабатланып килә" [2;227].
"Чын төш" хикәясе символизм алымнарына таянып язылган. Әсәрнең үзәк каһарманнары автор үзе һәм Марс ( тексттан аңлашылганча — сугышны гәүдәләндерүче мифик образ). Яшь егет газетадан солых турында язылган мәкаләне укыган хәлендә йокыга китә һәм төш күрә. Имеш, аның янына Марс килә. Ул егетнең күзләрен "ачмакчы" була: "Солых булмаячак, бу үзсүзле хөкүмәтләр, бу милләтләрне аеручы вә дошманлык салучы галимнәр, бер хөкүмәтне икенчесе илә котыртып сугыштыра торган мөхәррирләр бетмәенчә солых мөмкинме?" — ди. Әйе, чыннан да Марсның сүзләрендә ачы хакыйкать чагыла.
Язучы империалистик дәүләтләренең чын йөзен фаш итә. Бер яктан, алар 1907 елда Нидерландтагы Гаага шәһәрендә үткәрелгән конференциядә сугыш коралларын кыскарту "мәңгелек тынычлык" урнаштыру турында борчылгандай сөйлиләр, ә икенчедән, шунда ук, халыкка сиздермәскә тырышып, сугышка әзерләнәләр. Язучы сатира ярдәмендә дәүләт башлыкларыннан ачы итеп көлә, икейөзле фарисейларны көчле тәнкыйть сүзләре белән камчылый. Сугыш җир шарында гасырлар дәвамында дәвам итә. Кан кою, халыкларны юкка чыгару, вәхшилек, ерткычлык, кеше талау аша дәүләт казнасына, үз кесәләренә күпләп акча эшләү — ил ияләре тарафыннан башкарыла торган явыз сәясәт. Чыннан да, әсәрдә күтәрелгән проблема бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Әлбәттә, хәзерге күзлектән караганда, әдипнең камил әсәрләре белән чагыштырганда, гарәп-фарсы алынмаларын мул кулланган бу хикәянең әйрәнчек әсәр булуы сизелеп тора. Публицистик хөкем өстенлек итә. Шулай да биредә авторның эрудициясе, олы фикерне кыска мәйданга сыйдырырга омтылуы һәм вакыйга-хәлләргә үз шәхси бәясе сизелеп тора.

Чын төш

Караңгы март кичәсендә кәнәфидә гәзитә укып ята идем. Гәзитәдә бик дәртле вә шагыйранә язылган бер мәкалә бар иде. Мәкалә исә солых гомуми тугрысыныда булып, солых бәгъдәндә булачак көннәрне язган иде. Мин дә шуны укып, тирән, тәмле йокыга талдым.
Бер вакыт битемә төшкән гәзитәмнең җил илә хәрәкәтенә уянып киттем. Ни күз илә күрим: каршымда рума легионлары кыяфәтендә, кулында озын сөңге вә артында галәмәт буры белән "Марс" мәгъбүд һәйкәле тора. Йөрәгем чыга язып тибә башлады… Әмма һәйкәл бик һибәтел вә куркыныч иде! Күзләре миңа таба карыйлар иде. Берничә минут бер-беремезгә карашып торгач, бәгъдә күзләре тере Инсанныкы кеби елтырый вә авызлары хәрәкәткә килә башлады. Кыскасы, һәйкәл терелде.
Минем йөрәгем тибүе үземә ишетелә иде… Ниһаять, Марс бер адәм миңа таба алга атлап, әмәранә: "Мә укы әле, шул гәзитәдәге шагыйранә язылган мәкаләне!" — диде.
Мин исә карышмый укырга тотындым. Мәхарбәнең зарарларын вә начарлыкларын бәян кылган җирләренә җитә идем… Ниһаять, "Марс мәгъбүд нә моннан ары ихтыяҗымыз төшмәячәк,   бетсен  мәхарбә!"— дип  туктаган  җиренә  җитеп туктадым. Марс, сөңгесенә таянып, сүзгә башлады: "Әй, хыялый адәм угланнары! Мәхарбә вә хамиси Марсны сүгәсез, әмма үзеңезне аңламыйсыз! Янә дә солых гомуми конференцияләре җыярга юрыйсыз!
Әмма сез белмисез ки: мондый тормышта солых гомуми булмаячак. Бу үзсүзле хөкүмәтләр, бу милләтләрне аеручы вә дошманлык салучы галимнәр, вә бу үзләренең мәнфәгать хирыс короналы хөкүмәтләрне дума сугыш ачарга котырта торган байлар, вә бу сатылып бер хөкүмәтне икенчесенә илә котыртып сугыштыра торган мөхәррирләр бетмәенчә солых гомуми мөмкинме? Бу сәбәпләрдән тулае угылларым Румул белә Рим сугыштылар. Ниһаять, катил изелделәр.
Мин исә Марсның бу кадәр инсанлар әхвәленнән хәбәрдар булуына вә һич илә солых гомумигә бик ышанганыма, вә бик хушым киткәненә ачуым килеп хәлемне игътиразга тотындым: "Син алай дисең, әмма бит бүген, иртәгә конференция булачак?" — дидем дә, ачуымнан туктадым.
— Белдем, белдем, адәм угланнары шулай ышанган нәрсәләрен бер адәм гакесына исбат кылса, ачуланалар. Син дә шулай. Әмма мин ул, җингүар инсаннардан вәхши инсаннан мәркәб булган җәмгыятьләрдән ул эш булмас дим. Чөнки Ярин сугышырга хәзерләнгәннәр, вә сугыш аркасында нам-шөһрәт казанырга хәзерләнгәннәр. Ничек ихтимал бар миңа сөекле фигыльләрен туктатсыннар, шуңа күрә дә хәзер янә бер гасырларга кадәр булсын сезгә хуҗа булган инсаннар миңа янә "Магззурша!", диячәкләр. "Вә яшәсен сугыш!" Янә мин дөньяда бераз химая кылачакмын!.. — дип бүлмә төтенләр илә тулып мәгъбүд гаеб булды. Мәгәр сөңге башында кунаклаган галәмәти ябалакның гына шомлы кычкыруы ишетелеп калды.
Иртәгесен ватылган һәм арыган килеш йокыдан уяндым. Төнлә илә булган вакыйга бар да төш икән!

мәгъбүд — гыйбадәт кылынган зат, табыныла торган зат
бәгъдә — бәйлек, соң, соңра, аннан соң, аннары
рум — грек, византияле
мәхарбә — сугыш
хамиси — һәммәсе
катил — үтерелгән, һәлак ителгән
игътираз — бер фикер яки карарга каршы төшү, каршы сөйләү, кире кагу
гакес — капма-каршылык, киресе, кире як
мәркәб — өстенә атлатыла торган хайван, гомумән атланып яки утырып йөри торган нәрсә

Әдәбият:
1. Бәширов Ф.К. XX йөз башы татар прозасы // Ф.К, Бәширов. — Казан: Фикер, 2002. — 25 б.
2.Гайнанов Р. Хикәяче Г. Газиз һәм аның иҗаты // Р. Гайнанов. Газиз Гобәйдуллин: Фәнни-биографик җыентык. — Казан: Рухият, 2002. — 227 б.

(Чыганак: Фәнни язмалар – 2007: җыентык (фәнни редакторы
И.А.Гыйләҗев. – Казан: Казан дәүләт университеты нәшрияты, 2008. – 398
б.).


 

Комментарий язарга


*