ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН «Ачык фикерле зат…». Ярулла Вәли


Без үскәндә авыл картлары: «Дөнья күләсә, бер әйләнә, бер баса»,— дип кабатларга яраталар иде. Чынлап та шулайрак икән ич: кеше тормышта диңгез дулкынында чайкалгандай чайкала — бер өскә күтәрелә, бер бата. Бигрәк тә тормыш диңгезенең давыллы, котырынган чакларына туры килсәң, эшең хәтәр…
Язучы Ярулла Вәлинең тормышын да мин диңгезнең әнә шундый котырынган чорына туры килгән бер катлаулы язмыш буларак күзаллыйм. Аның, чалт аяз кояш нурына күмелгәндәй, дан, шөһрәткә күмелеп, зур дулкын өстендә йөзгән чакларын тарих әле бераз хәтерли кебек. Ә менә давыл упкынына чумып, аска тәгәрәү мизгелләрен хәтерләүчеләр юк дәрәҗәсендә.
Әйе, гасыр башында ук кызыклы хикәяче һәм халкыбызның авыр көнкүрешен драмаларында оста чагылдыручы буларак танылып өлгергән бу әдипнең бүгенге көндә эзлекле генә биографиясе дә язылмаган дисәк, һич тә хата булмастыр. Диңгез упкынына төшеп киткәндәй, тормыш чоңгылында юкка чыгуның бер билгесе түгелме соң бу?
1879 елда туган, «тумышы белән Бозаулык төбәгеннән», диелә күпчелек белешмәлекләрдә. Исмәгыйль ага Рәмиевнең «Татарстан» журналында (1992 елгы саннар) дөнья күргән «Әдәби сүзлеге»ндә беркадәр тулырак итеп: «Элекке Самара губернасының Бозаулык каласында, сәүдәгәр гаиләсендә туа»,— диелә. Ләкин болар гына әле тулы дөреслекне чагылдырмый. Әдипнең Самара белән Оренбург юлы өстендәге Бозаулык шәһәрендә үсүе, язучы буларак шуннан күтәрелеп чыгуы хак. Ләкин монда әдәбият белгечләре әһәмият биреп җиткермәгән бер хаталык та бар. Ярулла Вәлинең беренче аяк баскан «туган иле» — Татарстан җирендә, Буа төбәгендә икән. «Вакыт» газетасына фи-нанс-хуҗалык эшләренә тәгаенләнгәндә Оренбург губернаторына юлланган документларда (1906 ел башы): «Из крестьян Симбирской губернии, Буинского уезда, Рунгинской волости, деревни Бикмурась»,— дип язылган. Димәк ки, җан иясе буларак, Ярулла Вәли хәзерге Буа шәһәре янәшәсендәге бер авылда дөньяга килгән дә, шәхес һәм язучы сыйфатында инде Бозаулык каласында рәвешләнгән икән. (Хәзер дүрт йөзгә якын кеше яшәгән Бикмураз авылына Буадан 5 км.)
1940 елларның икенче яртыларында, әлеге шәһәргә исем биргән Бозаулык суы буендагы бер татар авылында укып йөргәндә, «язучы Ярулла Вәлиев» исеме дә ара-тирә колакка кергәли иде. Бигрәк тә «фаҗигале язмышлы кешеләр» телгә алынганда аның исеме дә атала иде. Андый сөйләшүләр, әлбәттә, авыр елларның караңгы озын төннәрендә, күмәкләп кич утырулар вакытында була. Башлыча, укытучылар даирәсендә. (Совет чорында ул Искеавылда берничә ел Гомәр Батталов укыткан. Революция алды чоры әдибе Габделбари Батталовның энесе.) Укытучы Зәкия һәм Зәйтүнә апа Туфитоваларның да аталары шундыйрак язмышка дучар булса кирәк — сугыш алдыннан алар, Мәскәүне ташлап, шушы «караңгы» авылга килеп сыенганнар иде. Ялгышмасам, Ярулла Вәлиев шушы Искеавылга (рәсми язмада Иске Белогор) Октябрь инкыйлабына чаклы бер килгән дә булса кирәк. Мөгаен, ул берара «Вакыт» газетасында да эшләп алган, соңрак та «Вакыт» басмаханәсе белән тыгыз элемтәдә торган Габделбари Баттал белән «утырма»га кайткан булгандыр. Шул ук елларда бу авылның гүзәллеккә күмелгән «Авыл суы буе» диелгән бер мәйданында Айдаров Харис ахун хәзрәтләре зурлап Сабан туйлары уздырган, ул бәйрәмгә Оренбург, Каргалы ише җирләрдән дә кунаклар чакырыла торган булган. (Булачак татар әдибе Әсгать Айдар шушы ахун гаиләсеннән чыккан.)
Менә шул яшьлек хатирәләренә бәйле бер исем буларак, якташ буларак, мин Ярулла Вәлигә багышланган истәлек һәм язмаларны байтактан бирле бер дәфтәргә терки килдем. Бүгенге көн укучысы әдипне беркадәр күзалласын өчен шуннан берничә өзек китерәм. XIX гасырның соңгы елларында ук татар дөньясына язучы буларак таныла башлаган Фатих Кәрими 1903 елгы бер сәяхәте вакытында Бозаулыкта элекке мәдрәсәдәше, әдип Галиәсгар Гафуров-Чыгътай һәм Ярулла Вәли белән очраша, сөйләшеп торалар. Соңыннан ул, «Кырымга сәяхәт» әсәрендә, бу әдипләр хакында болай дип яза: «Боларның икесе дә ачык фикерле вә хамиятле (каләм иясе) затлар… Галиәсгар әфәнденең бериш әсәрләре бардыр ки, басылып таралулары бик матлубтыр (сораладыр)… Ярулла әфәнденең «Мәңгелек мәсҗед», «Күз яше» («Оят, яки күз яше») ише язылып таралмыш ике китабы бар. Бик ачык вә хуш лисан (тел) илә язылмыш әсәрләр. Бу әсәрләрне укымыш адәмнәр Ярулла әфәндедән тагын да шундый китаплар көтәләр.»
Исмәгыйль Рәмиевнең «Әдәби сүзлеге»ндә Я.Вәлинең әсәрләре исемлеге бар: «Мәңгелек мәсҗед» хикәясе 1901 елда, «Оят, яки күз яше» драмасы 1902 елда Оренбург шәһәрендә аерым китап буларак басылып чыкканнар. Моннан соң «Әфиун» хикәясе (1906), «Җанлы җеназа» повесте (1907), «Ахырзаман бәласе» (1907), «Урман әүлиясе» (1907) хикәяләре, «Ачлык кушты» (1908) драмасы дөнья күрәләр. Башка бер генә хезмәттә дә әдипнең иҗаты тулы китерелми, аерым әсәрләре генә атап үтелә. Халык язучысы Ә.Еники, «Соңгы китап» битләрендә булса кирәк, бу әдипнең исемлекләргә кермәгән тагын бер әсәрен телгә ала. Я.Вәлинең бик кызык язылган «Үзеңә кайту» дигән әсәре бар иде, яшьлек елларымда мин аны бик яратып укыган идем, ди. Галимҗан Ибраһимов 1922 елда дөнья күргән «Татар әдәбиятында өч дәвер» хезмәтендә: «Хәзер төп сызыклары буенча татар әдәбиятының өч дәвере камил ачылып җитте,— ди.— Беренче дәвер — кадим әдәбият: «Бәдәвам»нар… Икенче дәвер — җәдит әдәбият: Муса Акъегетзадә… Акмуллалар аша килеп… Фатих Кәримовлар, Ярулла Вәлиләр, Риза хәзрәтләр, Җамал Вәлидев, Думави, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиевләр — һәммәсе, әлбәттә, бик әдәби формада, һәммәсе менә шул икенче дәвернең әдәби мөһим хезмәтчеләредер…»,— дип яза.
«Татар әдәбияты тарихы»ның 3 нче томындагы «Драматургия» бүлегендә (авторы Бәян Гыйззәт; Казан, 1986) мондый юлларны укыйбыз: «Революциягә кадәр татар драматургиясе тарихын шартлы рәвештә өч чорга бүләргә мөмкин. Бу чорларның һәрберсенең үзенә хас идея-эстетик проблемалары бар һәм алар өч буын драматургларының иҗаты белән бәйләнгән. Беренче чорга чама белән 1887 елдан 1905 — 1906 елларга кадәр вакыт керә: ул Г.Ильяси, Ф.Халиди. Г.Камал, ЯБәли һ.б. иҗатын һәм беренче тәрҗемәләрне эченә ала…»
Чит илдә яшәгән елларында Гаяз Исхакый «Шималь төрекләренең әдәбиятына бер караш» хезмәтен яза («Татарстан» журналы, № 8, 9). Анда Ярулла Вәлигә дә берничә җөмлә багышланган. Ул очерк авторының үз иҗатын барлау өлешеннән соң өченче кеше булып килә. «Гаяз Исхакыйдан берничә ел соңрак әдәбият мәйданына Галиәсгар Камал чыга» диелә дә ике бит чамасы урында Г.Камал иҗаты тасвирлана. Аннары: «Шул ук чорда Ярулла Әлвәли исемле бер язучы берничә хикәя, роман һәм пьеса яза. «Ачлык кушты» исемле пьесасы шактый зур уңыш казана. Ләкин… әдәби сәләте җитәрлек булмавы аркасында, язучы бик тиз арада әдәбият мәйданыннан сәүдә базарына күчеп урнаша»,— ди. Шул рәвешле ул чордаш каләмдәшенең бай кызына өйләнеп, «байларга ялчы булуын» өнәмәвен дә, Оренбург төбәге каләм ияләре белән даими рәвештә килешми яшәгәнлеген дә сиздереп куя. («Таң йолдызы» газетасы нәшер ителгән еллардан ук Фатих Кәримине «буржуаз язучы» дип бәяләү дә шул җирлектә барлыкка килгән.)
Я.Вәлидән соң бу хезмәттә, тәртип буенча, әдипнең Казан укытучылар мәктәбендәге шәриктәше Шакир Мөхәммәдъяров, шагыйрьләрдән Г.Тукай, СРәмиев, Закир Рәмиев-Дәрдемәнд, М.Гафури, Нәҗип Думави һ.б. килә.
Ярулла Вәли 1909 — 1918 елларда Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсе»нең мөдире вазифасын башкара. Бер үк вакытта нәшрият вазифасын да башкарган бу басмаханәдә (шул замандагы башка басмаханәләрдәге кебек үк) кергән кулъязмаларны карап, бәяләп һәм типографиядән чыккан китап битләрен күздән кичерүче бер мөхәррир дә булган. 1910 елдан ул эшне «Вакы-т»та Шәриф Камал, Уфадагы «Сабах»та Мәҗит Гафури, Казандагы «Сабах» китапханәсендә Хәбибрахман Зәбири башкарган булса кирәк. «Вакыт»ның беренче эшләү дәверендә кергән кулъязмалар мөдир һәм әдип Ярулла Вәли кулы аша узгандыр, мөгаен. Гаяз Исхакыйның соңыннан аны «сәүдә базарына күчте» дип битәрләве дә шушы «Вакыт» басмаханәсе»ндә эшләвенә бәйле рәвештә әйтелгәндер, шәт.
Татар театры оешуга багышланган хезмәтләрдә Ярулла Вәли иҗат иткән «Оят, яки күз яше» драмасының беренче труппалар тарафыннан, шул исәптән «Сәйяр» коллективы тарафыннан да күп мәртәбәләр уйналуы хәбәр ителә.
1926 елда Мәскәүдә Вәлиулла Мортазин-Иманский һәм Төхфәт Ченәкәй «Татар театры тарихыннан» китабын нәшер итәләр. Ул китапта гасыр башы матбугатында дөнья күргән байтак мәкалә, рецензияләрдән тупланган мәгълүмат китерелә. Шулардай күренә ки, 1907 — 1909 еллар арасында «Сәйяр» труппасы күп кенә шәһәрләрдә гастрольдә булганда «Оят, яки күз яше»н уйнаган, шуның белән зур уңышка ирешкән.
 «Мәкәрҗә» ярминкәсе барышында (1907) ул пьеса берничә мәртәбә уйнала, аңа карата татар һәм рус газеталарында хуплау мәкаләләре басылып чыга. «Татар тормышыннан алып язылган «Оят, яки күз яше» труппаның моңарчы куелган спектакльләренең барыннан да яхшы»,— диелә бер мәкаләдә.
1908 елда аерым китап рәвешендә басылып чыккан «Ачлык кушты» пьесасының да язмышы бәхетле булган. Бу әсәрдә ачлык вакытында газиз кызларын чит-ят җирләргә сатып җибәрергә мәҗбүр ителгән бәхетсез гаилә тарихы гәүдәләндерелә. Шундый тетрәндергеч хәлләргә нигезләнгәнлеге белән ул яңадан-яңа калка торган театр труппаларын үзенә җәлеп итә һәм Октябрь революциясенә чаклы төрле шәһәрләрдә күп мәртәбәләр уйнала.
Димәк ки, Ярулла Вәли дип танылган әдип вә драматургның «Оят, яки күз яше» белән «Ачлык кушты» пьесалары инкыйлабка чаклы чорда популяр булган сәхнә әсәрләре рәтендә йөргәннәр икән. Г.Камалның «Бәхетсез егет»е, ГИсхакыйның «Өч хатын белән тормыш»ы, Д.Таҗдаровның «Яшь хатын»ы һ.б.— үз заманының гаилә тормышын төрле яклап сурәтләгән, чынбарлыктагыча калку итеп тасвирлаган пьесаларга тиң булганнар. Ләкин нишләп соң ул «Оят, яки күз яше» кебекләр совет чорында бер дә сәхнәгә күтәрелмәгәннәр? (Дөрес, «Ачлык кушты» пьесасының әле егерменче елларда Оренбург шәһәрендә уйналуы хакында искә төшерүчеләр бар. Тик аның афишалары, яисә башка төр эзе сакланганлыгы мәгълүм түгел. Бәлки, бөтенләй дә афиша-белдерүләрсез генә «куелып алынгандыр» ул.)
Совет чорында Ярулла Вәли әсәрләренә юл бирелмәүдә мин ике-өч сәбәп күрәм. Беренчедән, ул әсәрләрнең язылышлары әле бик үк камил булмагандыр. Ни әйтсәң дә, беренче тәҗрибә туплау елларында иҗат ителгән иң тәүге, галимнәр билгеләп үткәнчә, «беренче дәвер»дә туган бит алар. Икенчедән, әсәрләрнең авторы ул чор Совет чынбарлыгы тарафыннан читкә этәрелгән «элемент»лардан — тумышы белән сәүдәгәр гаиләсеннән, көнкүреше белән татарның «зур буржуйлары»на бәйле кеше: алтын приискалары тотучы Закир Рәмиевнең кияве. Совет чынбарлыгында, бигрәк тә башлангыч елларда, андыйларга гына түгел, Г.Тукай кебек, «тормышның иң түбәнге катламыннан күтәрелгән» иҗат ияләренә дә әле тискәре караш яши. «Буржуаз дәвер» иҗатчылары буларак, аларның күпчелегенең әсәрләре инкарь ителә. Ә «бай кияве» буларак танылган Ярулла Вәлинең исеме исә дистә елларгача әдәбият, мәдәният мәйданыннан сызылып ташлана.
Ә бит ул, чынлыкта, татар мәдәнияте күгендә калыккан иң беренче газета-журналлар тарихында да билгеле бер эз калдырган шәхес. Кайбер галимнәр аның Г.Тукай, К.Мотыйгыйлар белән бер үк вакытта «Фикер» газетасына нигез салышуда катнашкан булуын да әйтәләр. Бертуган Рәмиевләр 1906 елның башында «Вакыт» газетасын чыгара башлагач та, бу газетаның финанс һәм хуҗалык эшләрен алып бару вазифасы Ярулла Вәлиевкә йөкләнә.
Бәшир Рәмиевнең истәлекләреннән күренгәнчә, 1929 елның көзендә Ярулла белән Зәйнәп гаиләсе инде Уфага күчеп килә. (Аларның Оренбургтан 1925 — 1927 еллар арасында китү ихтималын әйтүчеләр дә бар.) Ярулла Вәли монда баштарак мөфтияттә, аннары ниндидер бер кечерәк оешмада хисапчы хезмәтен башкара. Бәшир укуын дәвам итү өчен Уфага килгәндә, Вәлиев-ләрнең дүрт-биш кешелек гаиләсе Мөфтиятнең уртача зурлыктагы бер бүлмәсендә көн күрә. Мөфти хәзрәтләре Риза Фәхретдин аларны, үзара якын мөнәсәбәтләрне истә тотып булса кирәк, шулай үз биләмәсенә сыендырган була. Аннары бу гаилә кечерәк бер өйгә күчә. Шагыйрьнең икенче оныгы Равил Рәмиевнен әйтүенчә, иҗаты белән кайчандыр татар дөньясын шаулатып алган бу әдип шушы кысан, кечкенә генә өйдә соңгы көннәренәчә яши. Кайдадыр хисапчы булып эшләвен дәвам итә. «Аннары минем әтидән ел ярымнарга алданрак кулга алынды да юкка чыкты»,— ди Равил. (Равилнең атасы, «Башкирзолото» трестының зур белгече Искәндәр Рәмиев исә 1938 елның башында кулга алына һәм сугыш вакытында Себер тоткынлыгында вафат була.) Ярулла җизнәләренең эзе 1937 елдан ук югала.
Менә шундый катлаулы язмышка ия кеше ул татарның онытылып баручы зыялысы.
Ярулла Вәли диңгез чоңгылына төшеп бер юк булды инде, дип кенә тынычланмыйк. Әби-бабаларыбыз күңелен пакьләүгә кайчандыр үз өлешен керткән әдипнең иҗатында чагылыш тапкан каһарманнарын бөтенләй үк онытмыйк. Буа төбәгеннән бер мәрхәмәтле кеше табылып, якташы Ярулла Вәли улы Вәлиевнең бер тулы җыентыгын чыгарырга омтылыш ясап карамасмы икән?..
Шулай ук аның совет хакимияте дәверендә репрессияләр корбаны булуын да онытмыйсы иде. Татарстанда кулга алынмавы сәбәпле, әлегә ул корбаннар исемлегенә дә кертелмәгән.

 

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*