ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Онытылган якын исем: Габделбари Баттал


Соңгы еллардагы сәяси үзгәрешләр мәдәниятебезне яңадан-яңа исемнәргә баетты. Сиксәненче елларда гына әле иҗатларын түгел, исемнәрен телгә алу да тыелган шәхесләрдән, «явыз милләтче», «буржуаз тарихчы» ише кара тамга йөртүчеләрдән бер төркем зыялыларыбызның кыйммәтле мираслары бүген халкыбызга кире кайтарыла. Шундыйлар исәбендә йөртелгән Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Зәки Вәлиди кебекләрнең кайбер хезмәтләре инде басылып та чыкты. Тиздән шулар рәтенә элекке милләтпәрвәр шәхесләрдән язучы, мөгаллим һәм матбагачы Фатих Кәриминең, әдип вә беренче тарихчыларыбыздан булган Габделбари Батталның аерым китаплары да өстәлде. Бу зыялыларның берәр томлык хезмәтләре Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителде. Бер гасырга якын (тулы җитмеш ел) «караңгы баз»да томаланып яткан андый мираслар әле дә бар, аларны да мөмкин кадәр ашыгыбрак чыгару таләп ителә дә бит, әлегә өлгермибез шул. Руслар әнә шундый ук тоткынлык чорын кичергән әсәрләрен ике-өч елда бишәр-алтышар том итеп бастырып таратырга өлгерделәр инде. Казакъ кардәшләребез дә утызынчы еллар корбаны булган Мәгъҗан Җомабаев, Шәкәрим кебек дистәгә якын акын-язучыларының калын-калын томнарын бер-бер артлы чыгарып торалар. Без әле, минемчә, бу җәһәттән күршеләребездән шактый ук калышабыз шикелле. Ягъни һаман да шул бер бәла инде бездә: милләтебезнең юрганы кыска — киләчәккә дип тартсаң, мираска җитми, мирас өлешенә күбрәк әһәмият бирсәң — бүгенге фән, бүгенге әдәбият кыерсытыла.
Бүгенгәчә иҗаты һәм тормыш юлы ачыкланып бетмәгән, өйрәнелмәгән шәхесләрдән, мөгаен, Габделбари Батталны атап буладыр. Исеме соңгы елларда гына телгә алына башлаган кешеләрнең берсе ул. Ә иҗаты бөтенләй дә тәгаенләнмәгән, тикшерелмәгән. Югыйсә бит башка милләтләрне бугазлап торучы рус патшасы тәхетеннән төшерелеп, җөмһүриятебезнең хөрлек, мөстәкыйльлек юлына таба атлау көннәренең тере шаһите булган бу кешенең шул көрәш мизгелләрен бәян иткән зур истәлек-хезмәтләре дә бар. Әйтик, «Рус ихтилалыннан хатирәләр» (1947) китабы, «Русиядән киткән милләтләр» (1927) хезмәте безнең буын кешеләренә ул катлаулы еллар көрәшен ачыграк күзаллау өчен бер маяк була алмас идеме? Юк шул, ул вакыйгаларны без бер яктан, бер караштан торып кына өйрәндек, ул көрәш үзәгендә торган милләтпәрвәр шәхесләрнең уй-фикерләрен бездән яшереп килделәр.
Габделбари Баттал озын тормыш юлы узган, озак яшәгән, күпне күргән. Ул Тукайларыбыздан байтакка элек гомер итә башлаган Зәйнулла ишан хәзрәтләренә дә, Тукайларга да, безгә дә замандаш булган кеше. Ул яңа гасыр башланырга егерме еллар калганда гади бер татар авылында туып, шушы гасырның җитмеш еллап гомерен тоташ эзләнү, иҗат өстендә уздырган заттыр.
Г.Батталның иң беренче каләм тибрәтү үрнәге итеп әдәбиятчы галим Мәсгуд Гайнетдинов 1903 елда Троицк шәһәрендә нәшер ителгән бер мәрсияне атый. Бу мәрсия шундагы «Рәсүлия» мәдрәсәсе башлыгы, ил күләмендә танылган ишан хәзрәтләре Зәйнулла Рәсүлевнең унбиш яшьлек улының фаҗигале үлеменә багышланган була. Мәрсия-китапчыкның авторлары — «Рәсүлия» шәкертләре, «ишан хәзрәтләренең мөритләре» Мәҗит Гафури белән Габделбари Баттал булалар.
Г.Батталны каләм иясе итеп таныткан икенче хезмәте дә шул ук елда, шул ук мәдрәсәнең «кысан хөҗрә»сендә барлыкка килә. 1904 елда Казанда дөнья күргән «бу рисалә» — дистә ел чамасы әүвәл фаҗигале төстә вафат булган шагыйрь Акмулла әсәрләренең беренче тупламасы була. Шунда ук шагыйрьнең тәрҗемәи хәле дә беренче мәртәбә бәян ителә. Бу китапны туплаучы, аңлатмалар һәм белешмәләр авторы «Габделбари ибне Габдулла әс-Сәеди», дип күрсәтелә («Татар әдәбияты тарихы».— 2 нче том.— 440 б.). Билгеле, бу очракта да әле җыентыкны оештыруга рухландыручы кеше пишкадәм Батталның остазы Зәйнулла ишан хәзрәтләре булгандыр. Моңа чаклы ук аның Троицк каласыннан шактый ук еракта урнашкан Миас шәһәренә баруы, шагыйрь Акмулла үтерелгән һәм күмелгән урынга затлы кабер ташы куйдыруы да мәгълүм. Әмма бу очракта безгә остазы йөкләгән бурычын тиешенчә башкарып чыга алган һәм шул сәбәпле киләчәк язмышына юл ярган яшь әдип Габделбари Баттал булуы кызыклырак.
Элегрәк елларда үз атасы мәктәбендә, аннары мәшһүр Каргалы авылы, Оренбургның Кәрвансарай мәдрәсәләрендә, иң соңыннан Зәйнулла ишанның атаклы «Рәсүлия»сендә белем эстәп, канат ныгыткан Габделбари 1904 елда, укуын дәвам иттерү нияте белән, чит илгә — «кыйбла якка» юл тота. Монда да ул, мөгаен, остазы Зәйнулла Рәсүли өйрәткән эздән киткәндер. Төркиядә озак юанмастан Г.Баттал төрек солтаны кул астындагы Каһирә каласына — данлы Мисыр иленә барып чыга. Аңарда мөселман өчен изге саналган Әл-Әзһәр университетына керү һәм уку нияте булса да, бу хыялы матди кыенлыклар аркасында тормышка ашмыйча кала. Мәгәр ул монда да югалып калмый, ерак шималь төбәгендәге татар мәдрәсәләрендә үзләштергән гарәпчәсе белән көндәлек матбугат битләрендә языша башлый. Тиздән аның «Әл-Җәридә», «Әл-Мәнар» кебек гарәп телендә чыгучы газета-журналларда үз кеше булып китүе бер дә гаҗәп түгел: үз илендә үзләштерелгән нигезле белеме һәм тумыштан килгән тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешә ул моңа.
1908 елда туган якларына әйләнеп кайткач та аны бертуган Рәмиевләр «Вакыт» идарәсенә эшкә алалар. Газетаның баш мөхәррире язучы Фатих Кәрими, язучы һәм сәяхәтче Борһан Шәрәф, язучы якташы Ярулла Вәлиләр белән бергә-бергә Габделбари ике елдан артыграк вакыт эшли. Шул дәвердә Рәмиевләр карамагындагы «Вакыт» белән «Шура» журналы битләрендә Габделбариның күпсанлы мәкалә һәм очерклары, юлъязмалары дөнья күрә. Шулардай аеруча Кавказга 1910 елгы сәяхәт нәтиҗәсе булган «Кавказ мәктүпләре»н билгеләп үтү кирәктер. (Ике ел чамасы вакыт аралыгында аның «Шура»да дөнья күргән җитди очерк вә мәкаләләре саны гына да дистәдән артык.)
Шушы ук елларда Габделбари Батталның (аларның кайберләре Төркиядә алынган паспорты нигезендә Муса Абдулла исеме белән чыгалар) берничә тәрҗемә һәм үз хезмәте дә аерым китап рәвешендә басыла. «Ислам философлары Җамалетдин Әфгани вә Мөхәммәт Габдеһ» (Казан, 1908 ел), «Мәгыйшәт юллары» (Казан, 1908), сүрияле гарәп язучысы Никола Хаддатның «Сөймәк вә өйләнмәк», «Өйләнмәк вә үкенмәк» әсәрләре (Оренбург, 1909 ел). Болары гарәп дөньясына бәйле рәвештә туган, шул телдән тәрҗемә ителгән. Соңрак ул русчадан да фәлсәфи эчтәлекле «һинд пәйгамбәре Будда Сакия Муни. Аның собаты вә фәлсәфи гамәлләре» китабын тәрҗемә итеп бастыра (Оренбург, 1913).
Шушы дәвердә иҗат ителгән, татар дөньясына, татар әдәбиятына караган хезмәтләреннән «Габделвәли Яушев» («Габделвәли вә хатирәт ияләреннән») китабын (Оренбург, 1912), «Назарияти-әдәбия» (Әдәбият теориясе.— Казан, 1913) хезмәтен һәм Галимҗан Ибраһимов белән бергә төзелгән «Яңа әдәбият» җыентыгын (Казан, 1914), Заһит Нуркин белән бергә төзелгән «Уку китабы»н (Томск, 1920) атарга кирәктер. Әмма аның бу чор эзләнүләренең иң күркәм нәтиҗәсе «Татарлар тарихы» дәреслегендә чагыла. Бу хезмәт Октябрь революциясенә чаклы Казанда өч басмада чыга (1909, 1912 һәм 1916 еллар), чыккан саен тулылана бара. Дүртенче басмасы исә чит илдә, 1938 елда Мукден шәһәрендә «Терек-татар тарихы» исемендә татарча басыла.
Г.Баттал 1958 елда Истанбулда дөнья күргән «Галимҗан ‘Баруди» китабында «Татарлар тарихы»н язуына бәйле вакыйгаларны да искә алып үтә. Оренбург шәһәре чорын хәтерләп ул (1908 — 1910) болай ди: «Вакыт» гәзитендәге хезмәттәшем Борһан Шәрәф белән бергәләп кичләрен озаклап китапханәдә казынуларыбыз истә. Казанга килгәч, Галимҗан Баруди хәзрәтләре белән якыннан танышлыгым да аның бай китапханәсе белән кызыксынудан башланды, ул китапханәдә тарихи истәлекләр байтак иде».
Әдипнең Оренбург чоры даирәсенә, алда санап кителгән, «Вакыт» газетасында бергә эшләгән каләмдәшләреннән тыш, «Хөсәения» мәдрәсәсе укытучыларыннан Муса Ярулла Бигиев, Харис Фәйзуллин, Габдулла Шинаси-Ибраһимов, хәлфә һәм шагыйрь Гобәйдулла Рәдүди, Җамал Вәлиди һ.б. кергән. Шул ук елларда аның энесе Гарифулла мулла һәм якын кардәше Рәүф Зәйнулла улы Батталовлар да Оренбургта яшиләр. Рәүф тиздән «Хөсәения»дә укыта башлаячак. Ә 1930 елларда кулга алыначак һәм юкка чыгачак.
1913  елда  Г.Батталны  Һади Максуди  Казанга,  «Йолдыз» газетасына җаваплы сәркатип вазифасын үтәргә дип чакырып китерә. Бу вазифаны ул  1917 елның җәй урталарына чаклы башкара. И.Рәмиевнең 1990 елларда «Татарстан» журналында дөнья күргән «Әдәби сүзлеге»ндә «Иолдыз»га мондыйрак бәяләмә бирелә: «Бер партиягә дә иярми торган газета, аның идарәсе вә баш мөхәррире Һади Максуди мөмкин кадәр сак һәм урта юл тотарга, катлаулы сәяси мәсьәләләрдә үз фикерен ачык белдермәскә тырышты». Газетада актив язышучылар Г.Тукай, С.Рәмиев, Г.Камал (элегрәк елларда җаваплы сәркатип), Г.Ибраһимов һ.б. була. Киев төрмәсеннән азат ителгәч, Галимҗан Ибраһимов та «Йолдыз»га эшкә чакырыла, 1913 — 1914 елларда әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Сугыш башлангач/азетадан Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укытырга китүе дә «Йолдыз» җитәкчелеге белән килешмәүдән бигрәк хәрби хезмәткә алынудан читләшергә тырышу булырга тиеш. Ул елларда мәгънәсез сугышка бармас өчен татар зыялылары киң кулланган алым бу. Шул дәвер патша фәрманы белән мәдрәсәдә укытучылар һәм муллалар сугышка алынмаганнар. Шуңа күрә патша армиясенә алынып, сугышка озатылмас өчен чапан кияргә мәҗбүр ителүчеләр дә ишле булган.
Габделбариның Галимҗан белән Оренбургта яшәгәндә үк таныш булуын раслаучы хатирә язмалары бар. Шуларның берсе — Зәки Вәлидинең истәлек язмалары.
Казанда ул шулай ук «Иттифак әл-мөслимин» партиясенә якын торган, үз халкының Россиянең төп милләте — руслар белән тигез хокуклылыгы өчен көрәшергә әзер булган яшьтәшләр очраткан. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң алар милли азатлык көрәшен төп максат иткән «Корылтай» газетасын чыгаруга ирешәләр. Газетаның шигаре «Яшәсен милли вә мәдәни мохтарият!» була. Аның башлангыч чордагы мөхәррире Фоат Туктаров булган. Соңрак аны Г.Баттал (газетаның сәркатибе) һәм башкалар нәшер иткән. Казанда совет хакимияте урнаштырылгач, 1918 елның мартында, туксан саны чыкканнан соң, газетаны чыгару тыела. Г.Баттал, газета битләрендә большевикларга каршы юнәлтелгән мәкаләләр авторы буларак, хөкемгә тартыла, күпмедер вакыт тоткында була. «Корылтай»ны чыгару тыелганнан соң нәшер ителә башлаган «Алтай» газетасын гамәлгә куюда да Г.Баттал башлап йөрүчеләр төркемендә. Ләкин «Алтай» иң кыска гомерле газета — 1918 елның апрель башында чыга башлый, шул елның 23 маенда соңгы саны дөнья күрә.
Шушы ук елларда Г.Баттал сәяси һәм җәмгыяви әһәмияте булган берничә җитди хезмәт тә язып бастыра: «Зәйнулла хәзрәт Рәсүли вә әфәнде Әхмәт Хаҗи Рахманколый рисаләсе», «Өч төрле идарә ысуллары: чикләнмәгән монархия, чикләнгән монархия һәм җөмһүрият» (Казан, 1917), «Сөембикә манарасы» (Казан, 1918).
«Корылтай» газетасында дүрт ай чамасы бергә эшләгән күренекле әдәбият галиме, әдип һәм журналист Җамал Вәлиди соңрак Г.Батталның ул еллардагы эшчәнлеген түбәндәгечәрәк бәяләячәк. 1930 елда буржуаз милләтче буларак тоткын ителгән Җ.Бәлидинең тикшерүче сорауларына үз кулы белән язып биргән җавапларыннан өзекләр (Гасырлар авазы.— 1996.— №1,2. С.Рәхимов мәкаләсе). 1911 — 1917 елларда ул Оренбургта яши, «Хөсәения»дә укыта. «Вакыт» газетасында эшли.
Язманың татарчага ирекле тәрҗемәсе. «Корылтай»да (башта) төп хуҗа Фоат Туктаров иде. Аның холкы тотрыксыз, кешеләр белән тыныша алмый… Шунлыктан газета хезмәткәрләре аны бик үк өнәп бетермиләр иде. Баттал гына килешеп эшләргә тырышты. Бервакыт, Фоат Фатих Әмирханны сүгеп зур күләмле бер мәкалә язгач, ул аны бастырмаска күндерде, үзенең кыскарак һәм җайлырак мәкаләсе белән алыштырды. Фоатның максаты «Корылтай»ны Казан «Вакыт»ы дәрәҗәсенә күтәрү иде, моңа ирешү юлындагы төп киртә, мөгаен, баш мөхәррирнең холыксызлыгы булгандыр. Аның һәрбер мәкаләсе диярлек кемнәр беләкдер әрепләшү, якалашуга нигезле була иде…
Минем карашымча, Бари Баттал революция алды еллары татар интеллигенциясенең иң алдынгы фикерле бер вәкиле иде. Ул вакытларда Баттал төпле белемле, мәгълүматлы: оста итеп яза ала иде. Шунлыктан горур, масаючанрак һәм интриган. «Йолдыз»да эшләгән елларында Галимҗан (Ибраһимов) белән якын дус булдылар, бергә әдәбият хрестоматиясен әзерләп бастырдылар. Ул елларда Б.Баттал, Г.Ибраһимов һәм Хәлим Искәндәрев*(* Чыгышы — Троицкидан, «Хөсәения»дә белем алган, 1918 елда Уфада КОМУЧ чыгарган татарча «Ил теле» газетасы мөхәррире. 1930 елларда Мәскәүдә татар мәктәбендә, 1940 елларда Арча педагогия училищесында укыта) «өчлеге» турында күп сүз булды. Алар, конкурентлары белән көрәшеп, әдәбияттан бигрәк дәреслекләр чыгару өлкәсендә өстен булырга тырыштылар, дигән фикер туган иде.
Б.Батталның сәяси йөзе миңа бик ачык түгел. Ул сәяси көрәшчедән битәррәк язучы, әдип иде. Дөрес, ул Садрый Максуди хакында бик уңай фикердә булды. Алда әйткәнемчә, шулай да ул сәясәткә караганда әдип булуны өстен куя. Шуның белән ул Г.Исхакый, З.Вәлиди, Г.Ибраһимовлардан аерыла».
Габделбари Баттал Казаннан Милләт Мәҗлесенә (татар парламентына) сайланган депутат. 1917 елның 20 ноябрендә башланып, 1918 елның 11 гыйнварына кадәр эшләгән парламент утырышларында Г.Батталның актив катнашканлыгы шул заман матубгатында бәян ителә. Милләт Мәҗлесе тарафыннан сайланган Милли Идарә (хөкүмәт) 1918 елның апрель башларында куып таратылгач, бер төркем актив милли көрәшчеләр большевикларга каршы торган Учредительләр җыены әгъзалары комитетын•— КОМУЧ буларак билгеле оешманы танырга мәҗбүр булалар. Милли лидерлардан И.Әхтәмев, И.Алкин, Ф.Туктаровлар шул комитетның бюро әгъзалыгына сайланалар. Баштарак Самарада, аннары Уфада эшләгән ул комитетка 1918 елның сентябрь урталарында Себер тарафына чигенергә туры килә. Уфадан чигенгән шул төркемгә тиздән Г.Баттал да барып кушыла. Хәзерге Казакъстанның төньягындагы Кызылъяр шәһәренә барып урнашкан Кече Милли Идарә (кайбер очракта Күчмә Милли Идарә дип тә язалар) татарча «Маяк» газетасын нәшер итәргә карар кыла. Себер хөкүмәте ярдәме белән типография кирәк-яраклары булдырылгач, 1918 елның ноябрь азаклары белән 1919 елның апреле аралыгында бу газетаның да 31 саны нәшер ителә. Бу күчмә Милли Идарәнең җитәкчесе адвокат Ибне-әмин Әхтәмев, газетаны чыгаручылар Ф.Туктаров белән Г.Баттал, газетаның актив һәм эшлекле киңәшче-хәбәрчеләре Гаяз Исхакый белән Гомәр Терегуловлар була. Себер якларында да совет хакимияте урнашкач, ул кешеләрнең күпчелеге шундук эмиграциягә китәләр. Ә Г.Баттал, ул дәвердә мин кеше үтерүләрдә катнашмадым, сәяси ялгышларымны таныйм, дигән уй белән,
урау юллар үтеп, 1920 елның март башларында Казанга, гаиләсенә кайтып төшә. Бер атна үтмәстән үк кулга алына. Баштарак төрмәдә тотыла, җәй урталарында хезмәт итеп тәрбияләү лагерена күчерелә. Табибә булып эшләүче хатыны Газизә ханымның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, шул елның август урталарында ул зинданнан качып Әстерханга, аннан Бакуга юл тота. Шулай бер ел качып йөргәч исә, күп кенә газаплар чиккәннән соң, чит илгә чыгып китә.
1921 елның җәендә Петроградта яшәүче милләттәшләребез ярдәмендә Финляндиягә барып төпләнгәч тә Габделбари Баттал иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә. Төркия матбугат вәкилләре белән элемтә урнаштыра, аларга мәкаләләр язып җибәрә башлый. Әмма иң төп хезмәте тарихка бәйле була. Башлыча Хельсинки шәһәре архивларында һәм китапханәләрендә булган тарихи чыганакларга таянып иҗат ителгән бу хезмәт Казан ханлыгының фаҗигале язмышын барлауга һәм аннан да бигрәк коллыкка төшерелгән татар халкының дүрт гасырлык караңгы юлын тасвирлауга багышланган. Г.Баттал аны Финляндиядә яшәү дәверендә язып төгәлли (1921—1925 еллар) һәм 1925 елда Төркиядә «Казан төрекләре» исеме белән бастырып чыгара. Бу тарихи хезмәтнең тулыландырылган икенче басмасы 1966 елда, ә өченче басмасы 1988 елда шулай ук Төркиядә дөнья күрә. Татарстан китап нәшрияты өчен ул китапны редакцияләгән кеше буларак (авторның туган телендә ул 1996 елда басылып чыкты), шуны гына әйтә алам: ул хезмәт фактик материалга бик бай. Г.Баттал кулланган төп чыганакларның байтагыннан ул елларда әле Казан галимнәре файдалана алмаганнар булса кирәк. Бу эштә галимгә чит илгә эләгү белән үк фин, француз телләрен өйрәнү һәм шул җирлектә Евррпа мәдәниятенә якынаю да булышлык иткәндер, мөгаен.
Илдән китү вакыйгаларын Г.Баттал «Галимҗан Баруди» китабының 31 — 32 битләрендә болайрак тасвирлый: «1920 елның кыш соңларында Томскидан Казанга кайтышлый, Уфада поезддан поездга күчкәндә, шәһәргә күтәрелдем вә мөфтине зиярәт иттем* (* Ул вакытта мөфти Галимҗан Баруди). Ул Дини Мәҗлес (Диния нәзарәте) бинасының өске катында утыра иде. Бергәләп чәй эчтек. Өй сәхибе чәй сөфрәсенә кап-кара арыш икмәгеннән башка нигъмәт чыгармаганлыктан, боларның хәлен сиздем. Көндәлек хәлләрдән, сәясәттән сүз ачуга бик теләк күренмәде… «Башкорт җөмһүрияте» поездында ул дәвердә җөмһүриятнең хәрби министры булган Зәки Вәлиди белән дә күрештек… Мин Уфадан бәла-казасыз котылып, март ае башында, Томскидан китүдән утыз биш көн узгач, Казанга җиттем вә гаиләм белән кавыштым. Әмма бер атна соңра кулга алынып, сәүдәгәр Набков ночлежкасының котельные даирәсендәге ЧЕКА подвалына ташландым… хөкем ителдем. 1920 елның 19 августында тимер рәшәткәле лагерьдан качтым, ялган исем вә төрле-төрле тәртиптәге документлар белән совет императорлыгының төрле өлкәләрендә, бигрәк тә Мәскәү вә Петроград кеби зур вә шау-шулы мәркәзләрендә бер елга кадәр яшерен рәвештә яшәдем. Әмма Баруди белән кабат бер дә күрешмәдек».
Ә менә икенче бер дин әһеле, ул заманда Петроградта ахун вазифаларын үтәгән Муса Ярулла Бигиев белән күрешү генә түгел, Г.Баттал аның даирәсендәге кешеләрнең йорт-биналарында күпмедер вакыт яшеренеп яшәп тә алган булырга тиеш. Аны яшерен рәвештә Россия белән Финляндия чигеннән чыгарып җибәрүчеләр дә шушы ахун хәзрәтләренә бәйле кешеләр булганнардыр дип уйлыйм. Мөгаен, соңыннан Батталның гаиләсен дә шулар ук озатып калгандыр. Кулыбызда Г.Баттал тарафыннан Истанбулда 1958 елда язып бастырылган «Муса Җарулла Биги» китабы булса, бу мәсьәләдә тулы ачыклыкка ирешә алыр идек.
Габделбари Батталның булачак дин галиме Муса Бигиев белән дустанә танышлыгы икесе дә Каһирә шәһәрендә яшәгән чорга, гасыр башының алтынчы-сигезенче елларына туры киләдер, мөгаен. Каһирәдән кайткач икесенең дә бер үк елларда Оренбургта яшәүләре исә бу дуслыкны тагын да беркеткән булырга тиеш. Ул елларда Муса Бигиев данлы «Хөсәения» мәдрәсәсендә ислам дине белгече буларак та, гарәп теленнән дә шәкертләргә белем бирә, дин фәлсәфәсенә багышланган хезмәтләрен яза. Ул елларда Г.Батталның да шул ук юнәлештәге эзләнүләре мәгълүм. Моны шул чорда иҗат иткән яисә тәрҗемә кылган хезмәтләре буенча да чамалап була.
Финляндиягә качып китеп, анда төпләнеп өлгермәстән үк Г.Баттал иң әүвәл илдә калган дус-ишенә, зыялыларга төрлечә ярдәм итү хәстәренә керешә. Идел буе өлкәләрендә аяусыз ачлык хөкем сөргәнлектән, америкалыларның «АРА» дип аталган ачларга ярдәм итү комитеты һәм «фин йортында яшәгән илдәшләремез илә» берлектә ул «ачлык фәлакәтеннән газап чиккән белем вә каләм ияләренә» азык-төлек посылкалары җибәрүне оештыруда катнаша. 1921 елда Финляндиядән шундый посылканы авыру әдип Фатих Әмирханның алганлыгын беләбез.
Г.Батталның хәйрия оешмасындагы эшчәнлек мисалына тукталыйк. «Галимҗан Баруди» китабында ул түбәндәгеләрне яза: «Шул көннәрдә мәдәниятле һәм мөстәкыйль үсеш юлына баскан Финляндиядә яшәгән милләттәшләребез Ватаныбызда ачлык газабы кичергән зыялы фикер һәм каләм ияләренә Американың «АРА» дип исемләнгән ярдәм күрсәтү комитеты аркылы ашамлык посылкалары җибәрергә ниятләделәр. Шул уңай белән төзелгән исемлекнең башына мин мөфти хәзрәтләре Галимҗан Баруди фамилиясен язып куйдым».
Габделбари Баттал эмиграциядә яшәүче якташларыбыз ярдәмендә, бигрәк тә шул ил мөселманнары башлыгы мулла Вәлиәхмәт Хәким ярдәмендә андагы тормышка тиз ияләшә булса кирәк. Тиз арада иҗат белән шөгыльләнә башлавы моңа дәлил була ала. Оренбург төбәгендә яшәүче туганнары раславынча, әдипнең Казанда калган хатыны Газизә белән өч-дүрт яшьләрендәге улы Вилсур да 1923 ел тирәләрендә чит илгә китү мөмкинлеген табалар. Димәк ки, алар Хельсинки шәһәрендә бергә кавышкан булырга тиешләр. 1925 елның ноябрь аенда инде бу гаилә бергәләп Төркиянең башкаласы булган Анкара шәһәренә барып урнаша. Г .Баттал бөтенләйгә күченеп килгәнче үк инде биредәге кайбер зыялылар белән элемтә урнаштырган була. Алар ярдәмендә Төркия матбугатына языша башлый, мәкаләләренең күпчелеге Истанбул матбугатында «Казанлы» имзасы белән басылалар.
«Галимҗан Баруди» китабында Габделбари Батталның революция һәм гражданнар сугышы елларындагы эшчәнлеге дә чагылыш тапкан. Бу җәһәттән бигрәк тә аның большевиклар тарафыннан Уфадан куып җибәрелгән Милли Мәҗлес белән Милли Идарәгә караган истәлекләре кызыклы. Ул дәвергә караган фәндә татар-башкорт милләтләренең мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән бу милли оешмаларның Уфа чоры гына бәян ителде, «Уфада оешкан Милли Идарә июль аенда куып таратылды, аның җитәкчесе Садрый Максуди чит илгә качты», дип раслана килде.
Дөреслектә ул алай ук булмаган икән. Уфада куып таратылган Милли Идарә әгъзалары тиздән Казакъстан чигендәге Кызылъяр (Петропавел) шәһәренә барып урнашканнар һәм эшләрен дәвам иттергәннәр. Казанда милли хәрәкәтнең байрагы булган «Корылтай» һәм «Алтай» газеталарын Фоат Туктар белән Габделбари Баттал чыгарган булсалар, Кызылъяр шәһәрендә шушы ук кешеләр тарафыннан «Маяк» газетасы нәшер ителә башлый. 1918 елның соңында бу шәһәргә Милли Идарә әһелләре белән очрашу өчен Уфадан мөфти хәзрәтләре Галимҗан Баруди да барып чыга…
Г.Баттал Төркиядә төрле гыйльми оешмаларда эшли. Бер үк вакытта Анкара һәм Истанбул нәшриятларында тел, әдәбият һәм тарих өлкәсенә караган зур хезмәтләрен аерым китап рәвешендә төрек телендә бастыра. Төркия һәм Германия газе-та-журналларында аның аерым гыйльми хезмәтләре дөнья күрәләр. Шул китап һәм фәнни журналларда дөнья күргән хезмәтләренең тулы булмаган исемлеге «Галимҗан Баруди» китабының соңгы, 79 нчы битендә һәм 1996 елда чыккан «Казан төркиләре» китабының био-библиографик өлешендә китереләләр. Менә ул китаплар исемлеге:

Россиядән киткән милләтләр.— Анкара, 1927;
Ибне Мөһан-на лөгате. — Истанбул, 1934;
Кыргыз теле сүзлеге. (Проф. Юдахин хезмәтенә таянып эшләнгән.) — Истанбул.— I том.—1945.— I том.— 1948;
Рус ихтилалыннан хатирәләр. — Истанбул, 1947;
Яшел Риза һәм иле (юлъязма).— Анкара, 1950; һ.б.

Безнең өчен аеруча әһәмиятле китаплардан «Казанлы төрки мәшһүрләре» сериясендә 1958—1959 елларда нәшер ителгән дүрт басманы атарга кирәктер. Чөнки аларда татар халкының 1917— 1920 еллардагы мөстәкыйльлек өчен көрәш сәхифәләре тулы яктыртылган дияргә була. Автор шул вакыйгаларның үзәгендә булган, ул дүрт китапта тасвир ителгән шәхесләр белән бик якын мөнәсәбәттә торган. Китап исемнәрен басылу тәртипләре буенча китерәм: «Ризаэтдин Фәхретдин улы», «Муса Җарулла Биги», «Галимҗан Баруди» һәм «Ике бертуган Максудилар». «Галимҗан Баруди» китабының икенче өлешендә «Шәрәф кардәшләр» бүлеге дә бар. Ул бүлек шулай ук «Газетачы Шәрәф», «Матбагачы Шәрәф», «Идел-Урал»чы Шәрәф» өлешләреннән тора.
«Галимҗан Баруди» китабының күләме дүрт табакка тулмаганлыкны истә тотканда, шушы сериядәге китапларның гомуми күләме унбиш-егерме табактан да артмаска тиеш кебек. Ягъни мәсәлән, аларны бергә туплап, кайбер уртак өлешләрен, кабатлауларын редакцияләп, тиз арада бастырып чыгару мөмкин булыр иде. Шулай ук Габделбари Батталның иң соңгы хезмәтләреннән берсе булган, вафатына җиде ел чамасы калгач дөнья күргән «Мин бер яктылык эзли идем» дип исемләнгән автобиографик китабын да өстәп, тулы бер том итеп тә эшләргә булыр иде. (Соңгы китап Истанбулда 1962 елда басылып чыккан.) «Казан төрекләре» соңында китерелгән биографик белешмәдә (Истанбул, 1988): «Г.Баттал тарафыннан эшләнеп тә, әлегәчә басылмаган бер-ике зур хезмәт бар. Ататөрек кушуы буенча төрекчәгә күчерелгән якут теле сүзлеген эшләүдә дә Баттал катнашкан»,— дип языла. Җитмеш-сиксән ел дәвамында диярлек төрле газета-журналларда дөнья күргән («Вакыт» газетасы чорыннан башлап кына булса да) Габделбари Баттал мирасын барлау — киләчәк буыннар эше булыр инде. Әлегә исә аның иң күренекле, сәяси-тарихи яктан иң кызыклы әсәрләрен генә булса да, кардәш төрек теленнән тәрҗемә итеп, үз чордашларыбызга җиткерә алсак икән, дип өметләнергә генә кала.
Биографиясенең бер өлешен һәм кылган хезмәтләрен аз-маз тасвир итүебезгә дә карамастан, дистә еллар дәвамында исеме-аты телгә алынмау сәбәпле, Габделбари Батталның кем булуы, кайларда туып үскәнлеге әлегә укучыларыбызга яхшы таныш түгел. Дөрес, 1992 елдан башлап аңа багышланган берничә мәкалә басылып чыкты. Ләкин бу очерк-мәкаләләрнең
берсендә генә дә тулы хакыйкать юк диярлек, чөнки аларда Г.Баттал биографиясенең аерым өлешләре генә яктыртыла. Шул ук вакытта ул хезмәтләрнең барысында да диярлек теге яки бу күләмдә төгәлсезлекләр дә күренгәли. Шушы уңайдан мин Татарстан матбугаты өчен 1993 елның көзендә күләмле генә мәкалә әзерләгән идем, ләкин аны дөньяга чыгара алмадым. Чөнки Г.Батталның Урта Азиядә яшәүче «чыбык очы» туганнарыннан хәбәрләр көткән идем. Унсигезенче гасыр азакларындамы, бераз соңракмы, Батталлар токымы мин үскән авылдан күченеп киткән, әби-бабалар кода-кодагыйлык мөнәсәбәтләрен өзмәгәннәр. Бездән җиде чакрымдагы шул авылда әнием берничә ел укытучылык итте. Ә мин шул токым егет-кызлары белән аралашып үстем, безнең аралар әле бүген дә өзелмәгән.
Тәнкыйди караштан чыгып, Г.Баттал исемен алтмышынчы-җитмешенче елларда да бер-ике мәртәбә телгә алу очраклары хәтердә. Унҗиденче-егерменче еллар вакыйгаларын барлауга багышланган гыйльми хезмәтләрдә ул «корылтайчы» контрреволюционер сыйфатында яисә «эмигрант буржуаз тарихчы» буларак тәкъдим ителгәләде. Ә өч-дүрт дистә еллар элегрәк, егерменче еллар урталарынача басылган хезмәтләрдә исә якташым исеме шактый еш очрый әле. Әйтик, Галимҗан Ибраһимов аны берничә мәкаләсендә телгә ала. Битараф рәвештә Баттал исеме аталып үтелгән очраклар да, «төрткәләп алу» күренешләре дә бар ул язмаларда. Күренекле әдип һәм галим Г.Ибраһимов элекке әшнәсен, бигрәк тә сәяси хәлләргә бәя биргән хезмәтләрендә, «әбүҗәһелләр» рәтенә куярга ярата. Мәсәлән: «Бездә әбүҗәһелләр, ишмиләр, пуришкевичлар бар әле, ләкин бу әбүҗәһелләрнең саны алты бармаклы бер гарип кулның бармаклары хисабыңча гынадыр… Бу өч игезәк: Садрый-Фоад, ЗакирТомәр, Баттал-Гаяз»,— дип яза ул «Вакытсыз һәлак булды» хезмәтенең җиденче бүлегендә (5 нче том, 327 б.). һәм шушы өч пар исемне шул ук тәртиптә тагын берничә мәкаләсендә кабатлый. (Бу парлар: Садрый Максуди белән Фоад Туктаров, элекке «Тормыш» газетасы редакторы Закир Кадыйри белән эсер морза Гомәр Терегулов, Габделбари Баттал белән Гаяз Исхакый булалар.)
Милли рухлы әдип һәм сәяси көрәшче Гаяз Исхакый белән бер бәйләмдә йөртелгән Габделбари Батталның туган үскән якларын да ачыклап үтик инде. Әлегәчә бер генә мәкаләдә дә аның туган авылы исеме аталмады диярлек. Дөресрәге, ул авылның шул төбәк халкы телендәге атамасы телгә алынмады. Әдипнең якташы М.Рәхимкулова, бу авылны тәгаен белмәстән, бер мәкаләсендә аны Яңа Акташ дип атый; И.Рәмиев белешмәлегендә ул Яңа Алтан рәвешендә китерелгән; «Казан төркиләре» китабын тәрҗемә итүче аны Яңа Актау дип язган.
Мондый төрлелек — авылның рәсми, русча исемен татарчага тәрҗемә итеп бирергә тырышу нәтиҗәсендә туган хәл. Ә рәсми исеме Яңа Белогор була. Хәзерге кайбер яшьләр аны, И.Рәмиев белешмәлегендә җәя эчендә язылган кебек «Биләгүр» дип тә әйткәлиләр. Ләкин элек ул Бозаулык суы буе татарлары телендә гап-гади генә Яңавыл дип йөртелә иде. Авыл атамасы күршедәге Старая Белогорка, яки үзебезчә Искеавылга нисбәтле рәвештә барлыкка килгән. Идел һәм Җаек елгаларының су бүленеше сыртында калкып торган Актау (акбур тавы) нәкъ шул Искеавылның үр очында инде ул. Аның көнбатыш битләвеннән  башланган Бозаулык  суы  Иделгә, көнчыгыш  битләү елгасы Иртәк — тарихи Җаек суына коя. Дөрес, бу тауның акбурлы итәге сузыла-сузыла Яңавылга да барып җитә, аннан да узып китеп, эреле-ваклы үр-калкулыклар рәвешендә Бозаулык елгасының түбән буйларынача сузыла. (Географик карталарда ул, Урал тауларының иң көньяк-көнбатыш очы буларак, «Меловый сырт» дип исемләнә.) Әмма ап-ак башын калкытып, очлаеп торган өлеше — Искеавыл янәшәсендәге әлеге Актау гына диярлек. Күрше  ике  авылның русча  рәсми  атамалары шул Актауга бәйле рәвештә туганнар. Утызынчы елларгача бу авыллар Самара өлкәсе, Бозаулык өязенә карыйлар иде. Хәзер икесе ике районга беркетелгәннәр. Г.Баттал туган авыл бүген Оренбург өлкәсе, Сорочинск районына керә.
Менә, шулай итеп, авылның чын исемен, географик координаталарын  беркадәр ачыкладык  бугай. Инде әдипнең туган-тумачасына, туган елына, туганда кушылган исеменә тукталыйк. Алда әйткәнебезчә, Төркиягә беренче баруында ул Муса Абдулла исемендә йөргән. Аннан кайткач ун ел чамасы Габделбари Баттал буларак мәгълүм. Ә инде эмиграциядә чакта Төркиядә дөнья күргән барлык хезмәтләре дә Абдулла Баттал Таймас исеме астында чыкканнар. Чынлыкта кем соң ул? Иң элек  Төркия  кануннарына  туры  китереп  өстәлгән  «Таймас» атамасына тукталыйк. Бу хакта «Казан төркиләре»нә өстәмәдә мондый юллар бар: «Таймас кушымтасы Төркиягә күчеп килгәч, яңа закон нигезендә алынган, мәгънәсе ягыннан Баттал атамасына якын». Мулла кушкан исеме Габделбари, авылдашлары телендә Габделбәр булып йөргән кешегә Муса исеме кайдан тагылган  соң? Әлегә мин  моңа  һич тә рәсми аңлатма таба алмадым. Минем уйлавымча, ул исем Габделбәргә беркадәр вакыт эз яшереп яшәү өчен кирәк булгандыр, күрәсең.  1904 елда чит илгә укырга дип киткәндә инде аның хәрби хезмәткә каралыр вакыты җиткән була. Чит илдә рәсми рәвештә берәр уку  йортында  укымаган  шәкертне  патша  хөкүмәте,  мөгаен, кире иленә кайтарырга, некрут итәргә тиеш булгандыр. Шуңа күрә дә инде ул Төркия һәм Мисыр төбәкләрендә йөргәндә ялган документ юллагандыр. Югыйсә утыз яшенә җитеп килгән кешене чит илдән кайтуга ук хәрби хезмәткә алулары аңлашылып бетми (1909 елда ул Оренбургта беркадәр вакыт хезмәт итеп ала).
Габделбариның атасы Габдулла, бабасы Мөхәммәтгаптерәхим, анасы шул авыл мөәзине кызы Бибимәсрура була. Баттал баба токымы элек-электән авылның иң хәлле игенчеләреннән саналган. Әдипнең атасыннан башлап токымның бер тармагы рухани «каста»га чыккан. Авыл картлары сөйләвенчә, зирәк акыллы Габдулланы каенатасы башта үз урынына мөәзин итеп калдырган, аннары аны мәхәллә халкы мулла дәрәҗәсенә күтәргән.
Ә хәзер туган елына бәйле төрлелекләр турында аңлашыйк. М.Әхмәтҗанов белән Ф.Ибраһимова, 1917 елга караган Ш.Шаһидуллин календарендә язылганча, Г .Баттал 1874 елда туган, дип белдерәләр. «Казан төркиләре» китабында ул дата 1883 елга күчерелә. Ә И.Рәмиев белән Б.Солтанбеков хезмәтләрендә исә әдипнең туган елы итеп 1880 ел күрсәтелә. Бу датаны Исмәгыйль ага нәрсәгә нигезләп алгандыр, белмим. Аның «Әдәби сүзлеге» алтмышынчы елларда ук төзелгән, ул вакытларда әле, башка авторларга насыйп булган кебек, КГБ-НКВД архивларында актарынырга аның мөмкинлеге булмагандыр, мөгаен. Гомер-гомергә диярлек, сәяси ышанычсызлар рәтендә йөргән бер зыялы ич. Мәгәр Б.Солтанбековның архив материалларына таянып язылган очеркында раслау тапкан бу дата белән килешмичә мөмкин түгел. Г.Батталның туган елы 1880 ел дигән датага тукталуны мин шул нигездә хуплыйм. Ә инде Төркиядә чыккан биографияләрендә 1883 ел саны куелган икән, анысын Россия зинданнарыннан качып киткәндә мәҗбүри рәвештә теркәлгән бер сан дип карарга кирәктер дип саныйм. «Галимҗан Баруди» китабында автор үзе язганча, аңа ялган исем, ялган документлар белән бер ел чамасы яшәргә һәм, мөгаен, шулар белән үк чит илгә дә чыгып китәргә туры килгәндер. Шулчак инде ул үз исеме урынына исем итеп атасы атамасын алган булырга тиеш. Бертуган энесе, Оренбург шәһәрендәге Форштат мәхәлләсе мулласы Гарифулла Баттал 1883 елда туган. Димәк, бу факт та Габделбариның 1880 елда туганлыгын раслый.
Габделбариның башка туган-ыруына да чак кына тукталып, мөмкин кадәренчә барлап үтик. Бүгенге көндә туган авылында бабасы Гаптерәхим белән бертуган Зәйнулланың нәселенә барып тоташкан берничә гаилә бар. Зәйнулланың улы Лотфулла була, Лотфулладан Гаптерахман, Габдулла, Әкрам туганнар. Ватан сугышында үлгән Гаптерахманның ике улы, ике кызы исәннәр, борынгы муллалар токымыннан килгән хатыны Кафия әби берничә ел элек кенә вафат булды. Күрше Аюлы авылы мулласы булган атасы теркәп барган көндәлек язуларын миңа ышанып калдырды. 1908 елгы Габдулла Батталов туксанынчы елларда гына вафат булды. Егерме еллап авыл картлары үтенече белән муллалык вазифаларын да башкарды. Иң кечеләре Әкрам Батталов сугыштан кайткач та Ош шәһәрендә яшәде, шулай ук 1990 елларда вафат.
Зәйнулла белән Гаптерәхим арасында Вәли дигән туганнары да була. Ул йөз дә биш яшендә, Габделбари Мисырда йөргән елларда вафат була. Тирә-як авылларда яшәүчеләргә ул мәшһүр Вәли бай буларак мәгълүм. Чөнки ул байтак еллар патша хәзрәтләренең Ток һәм Бозаулык суы буендагы җир биләмәләре управляющиеның ярдәмчесе вазифасын үтәгән, затлы фаэтоннарда гына йөргән, үзенең дә сөрү җире ишле булган. Аның ике хатыныннан ике улы һәм берничә кызы туган. Шулардан Гомәр Батталовны ике авылда да еш искә алалар: гражданнар сугышы чорында ук кызыллар ягында сугышкан, кечерәк дәрәҗәле комиссар булган. Шунлыктан аңа 1937 елга чаклы бәйләнмәгәннәр: балалар укыткан, өяз мәгариф бүлегендә милли мәктәпләр буенча җитәкче эштә дә эшләп алган. 1956 елда төрмәдән кайткач өйләнгән икенче хатыны бүгенге көндә Дүшәнбе шәһәрендә исән булырга тиеш. Берничә ел элек уллары һәлакәткә очрап үлде. Гомәр Батталның бер кыз туганы хәзерге вакытта Башкортстанда яши.
Төркиядә басылган «Казан төрекләре» китабы белешмәсендә Габделбариның  шушы Вәли бай кызы Кафиягә өйләнгән булуы, ләкин ул хатынның шул ук елда авырып үлеп китүе бәян ителә. Энеләре Йосыф Гарифулла улы Баттал белән Габдулла Баттал нишләптер ул вакыйганы хәтерләмиләр. Беренче Герман сугышы елларында Вәли бай йортында вак-төяк йомыш үтәп йөргән Бәдретдин бабай Кәлүчевтан (1901 елда туган) бу хакта сорарга өлгермәдем, ул гүр иясе булды. Ә менә 1915 яисә 1916 елда кунакка кайткан Габделбари авылдашын Вәли бай фаэтонында сахрага алып чыгуларын ул бер мәртәбә сөйләгән иде. Оренбург шәһәрендә гомер иткән Йосыф Гарифулла улы Батталны мин 1984 елның җәендә эзләп тапкан идем. Ул вакытта әле Габделбари исеме безнең илдә кара исемлектә йөри иде. Йосыф карт  (ул  1909 елда  туган) мине  бик шикләнеп каршы алды, абыйдан бездә бернәрсә дә калмады, диде. (Гарифулла мулланы утызынчы елларда кулга алганда, өеннән ике олау китаплар, кулъязмалар алып чыгып киткәннәр.) Ул якларга кайткан саен очраша-очраша гына ияләште кебек, истә калган кайбер хатирәләрен сөйләде. Шул исәптән 1923 елда атасының  берме,  икеме  мәртәбә  Казанга  барганлыгын,  Газизә җиңгәсе белән улын Габделбари артыннан чит илгә озатырга йөргәнлеген әйтте.
Габделбариның олы кыз туганы Мәрфуга Оренбург янәшәсендәге Каргалы авылында, Әбдери Әбдушев дигән бер сәүдәгәрдә кияүдә була. Аның кызы Гафифә Субаева революция елларында Оренбург татар театрында, ә егерменче еллар азагыннан башлап Үзбәкстанда, артистка Уральская буларак, сәхнәдә уйнап йөри. Ире Г.Субаев исә матур әдәбият тәрҗемәчесе буларак таныла. Баштарак татарчадан, соңгы вакытларда исә үзбәкчәдән русчага байтак әсәрләр тәрҗемә итә. Аларның кызлары Мэри Субаева байтак еллар Ташкент консерваториясендә эшли, бүген дә ул Ташкент шәһәрендә исән булырга тиеш. (Дөрес, хатыма җавап бирмәде. Бәлки, яшәү урыны үзгәргән вакыт булгандыр.)
Гарифулланың бер кызы Оренбургта данлы Әдһәмова мәктәп-гимназиясен тәмамлый, егерменче елларда Сәмәрканд якларында укыта. Исеме Зөһрә бугай. Гарифулла улы Гаптерахман Батталов «Хөсәения» мәдрәсәсеннән соң шул мәдрәсә нигезендә оештырылган Халык мәгарифе институтында Муса Җәлил белән бер үк елларда укый, эшкә дип Урта Азия якларына китә һәм шундагы чуалышлар вакытында, егерменче елларда вафат була. «Казан төрекләре»нә өстәмәдә (1966 елгы китап) Габделбари Батталның Билгивар Таймас исемен йөртүче егерме алты яшьлек улы барлыгы әйтелә. Табиблык белгечлеген сайлавы бәян ителә. Китап чыгу елыннан исәпләсәк ул, димәк, 1940 елда туган булырга тиеш. Башка балалары телгә алынмый. Әдипнең Троицк шәһәрендә, Яушев байлар мәдрәсәсендә укыткан елларда (1912) Газизә Шамовага өйләнгәнлеге һәм Казанга килгәч улларының тууы мәгълүм. Әлегә ул баланың язмышы ачыкланмаган.
1992 елның җәендә, Беренче бөтендөнья татар конгрессы көннәрендә, мин Төркиядән килгән мөхтәрәм кунак Мәхмүт ага Әлүкәй белән бу хакта очрашып сөйләшкән идем. Ул Габделбари Баттал белән якыннан таныш булганлыгын, Истанбулдан чит шәһәрдә эшләүче табиб улы белән моннан алдагы җәйдә генә аралашканлыгын сөйләде. Мәгәр хатыны һәм иҗади мирасына кагылышлы хәлләрне белмәвен дә әйтте.
Ул мирасны кичекмәстән барлый башлыйсы һәм бәһасен югалтмас хәзинәләрен бүгенге заман кешеләренә дә җиткерәсе иде!

 

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*