ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Тирәннән типкән чишмәләр: Шакир Мөхәммәтъяров


Галимҗан Ибраһимовның бер әсәр каһарманы, үз чордашлары хакында сөйләгәндә, «без түбәннән күтәрелдек» дигән тирән мәгънәле сүз әйтә. Дөрестән дә, тормышның төбеннән, бик түбәннән күтәрелгән шәхесләребез гасыр башында ишле булган. Аларның янәшәсенә Тукайны да, гади бер авылның гадәти мулласы гаиләсендә башлангыч тәрбия алган Г.Ибраһимовның үзен дә, шундый ук шартларда үскән Г.Исхакый, Г.Баттал һәм башка бик күп зыялыларны да тезеп китәргә мөмкин булыр иде.
Якын Себер һәм казакъ далалары чигендә урнашкан, башкорт вә казакъ халкы арасында «Җаман кала» буларак даны таралган Орск шәһәрендә туып-үскән, соңыннан фәкать үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә генә Петербург университетында белем алуга ирешкән Шакир Мөхәммәтъяровны да шушы тормыш төбеннән, түбәннән күтәрелгәннәр исәбендә йөртергә хаклыбыз. Дәрес, ул мәгърифәт учакларыннан читтәрәк торучы бер авылда үсмәгән, Орск каласы инде узган гасыр азакларына мәдәниятле бер төбәккә йөз тота башлаган, анда тирә-юньдә танылган өч мәдрәсә эшләгән. Орск шәһәре картлары шулай ук Шакирның соңрак кияүлек-кодалык җепләре шул төбәкнең иң бай кешеләре саналган Рәмиев белән Борнаевларга ук барып тоташа дип тә сөйлиләр.
Унбиш яшендә Шакир бик күпләрнең күңел түрендә йөргән, хыялында булган данлы калабыз Казанга килә, татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен «урыс хәлфә»ләре әзерләүче Учительская школага, имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга керә. Дүрт ел уку дәверендә ул (1898—1902) Гаяз Исхакый, Садрый Максуди, Фоат Туктаров, Хөсәен Ямашев, Гафур Колахметов кебек татарның булачак олуг шәхесләре белән якыннан аралаша, алар белән бергә белем үзләштерә. Укуын тәмамлагач та ул шушы бунтарь егетләр белән берлектә татар халкының иреге өчен көрәш юлына баса. Шакир Мөхәммәтъяров, 1907 елда (моңа сәяси эшчәнлеге сәбәпче) Казаннан китәргә мәҗбүр ителгәнчегә чаклы, «Таңчылар төркеме» әгъзасы буларак таныла. Якташы Сәгыйть Рәмиев, партадашлары Г.Исхакый, Ф.Туктар белән берлектә алар «Таң йолдызы» газетасын чыгара башлыйлар. Ләкин ул газетаның гомере кыска була, берничә айдан соң мөхәррирләре Г.Исхакый белән С.Рәмиев кулга алыналар, Шакир исә шәһәрдән сөрелә.
Үз белдеге беләнме, әллә иптәшләре кушуы буенчамы, тиздән ул Россия империясенең мәркәзенә — С.-Петербургка барып урнаша. Шунда ярым яшерен шартларда яшәп, үзлегеннән укып, экстрен рәвештә гимназия тәмамлауга ирешә һәм 1909 елда Петербург университетының юридик факультетына имтихан тапшырып укырга керә. 1913 елдан ул дипломлы юрист. 1911—1915 еллар арасында университетта алган белеменә таянып, берничә җитди хезмәт яза: «Алпавытлар заманы вә крестьяннарны азат итү», «Сәүдә кануннары», «Мәхкәмә эшләре» һәм башкалар.
С.-Петербургта яшәгәндә Шакир үзе кебек милләтпәрвәр шәхесләр белән якыннан аралаша. Гаяз Исхакый, сөргеннәрдә йөреп кайткач, башкалада «Ил» газетасын нәшер итә башлый. Шакир да бу эштән читтә калмый, әлбәттә. «Таң йолдызы» чыгудан туктаганнан соң да ул инде сул фикерле «Тавыш» газетасы белән якыннан хезмәттәшлек иткән, шунда мәкаләләр юллый торган була. «Ил» ил өстендә калыккач та аның мәкаләләре беренчеләрдән булып газета битләрендә күренә башлыйлар.
Петербург зыялылары, аеруча киң тармаклы җәмәгать эшчәнлеге белән танылган Муса Бигиев тарафыннан Габдулла Тукай башкалага кунакка чакырылгач, бөек шагыйрьне вокзалда каршы алучы бер студент истәлекләрдә еш телгә алына. Әмма ки аның Шакир Мөхәммәтъяров икәнлеге аныклап әйтелми диярлек. Моның төп сәбәбе, минемчә, ул истәлекләрнең утызынчы, кырыгынчы елларда язылган яисә нәшер ителгән булуында. Чөнки ул заманда патша исән чакта ук «милләтче» кушаматы белән сәяси эзәрлекләүләргә дучар ителгән, совет чорында исә (утызынчы елларда) «халык дошманы» тамгасы белән зинданга ташланган ул студентның чын исемен атау бик хәтәр булганлыгын яхшы беләбез. Ә Тукай Петербургта булганда исә ул һәм якташы, күренекле журналист Кәбир Бәкер һәрдаим аның тарафына йөреп, барлык үтенечләрен үтәп торалар. Үпкә чире авыруының күренекле белгече саналган профессор белән таныштыручылар да шулар булса кирәк.
Шакир студентның Петербургта укып йөргәндә кылган тагын бер эш-гамәле бөтенләй дә телгә алынмый диярлек. Миңа ул хакта мәгълүм әдәбият белгече Мәсгуд Гайнетдинов сөйләгән иде. Вакыйга болайрак була: унынчы елларда патша хөкүмәтенең төрле яшерен эшләр башкаручы, татарларның милли азатлыкка омтылуына төрлечә аяк чалырга маташучы даирәләре Парижда «мөселманча фикер йөртүче», ә чынлыкта мөселман динен тотучылар арасында коткы таратучы бер провокацион газета чыгара башлыйлар. Бер төркем татар зыялылары шул газетаның асылын ачыклауны университетта хокук фәнен үзләштереп йөрүче вә бик тә милли җанлы һәм зирәк акыллы Шакир студентка йөклиләр. Шакир Мөхәммәтъяров, европа телләрен иркен белмәвенә дә карамастан, шул сәфәргә чыгып китә һәм йөкләнгән йомышны җиренә җиткереп үтәп кайта. Шулай итеп, мөселманнар арасында коткы тарату өчен оештырылган әлеге матбага фаш ителә.
Ш.Мөхәммәтъяров башкаладан киткәч, Оренбург, Уфа шәһәрләрендә үз белгечлеге буенча төрле эшләрдә эшли, шул ук вакытта Уфадагы «Галия», «Госмания» мәдрәсәләрендә хокук фәне нигезләрен укыта. Илдә Совет хакимияте урнашкач, ул яңа калыккан милли җөмһүриятләрнең хокук оешмаларында төрле вазифалар башкара, башлыча Кырым белән Урта Азия төбәкләрендә эшли һәм яши. 1930 елдан ул Ташкент каласында — Урта Азия дәүләт университетында география белән хокук фәннәреннән студентларга белем бирүче остаз. ГУЛАГ тәмугларын кичеп кайткач та Ташкентта, гаиләсе янында төпләнеп кала һәм утыз ел элек шул шәһәрдә вафат була.
Оста каләм иясе, «таңчы»лык чорыннан башлап, күпсанлы мәкаләләр авторы буларак танылган бу шәхеснең инкыйлабтан, ягъни 1917 елдан соң язганнары бик мәгълүм түгел. Ул Урта Азия дәүләт университетында укыткан дәверендә бер дә истәлек, мәкалә һәм үз белгечлеге буенча фәнни хезмәтләр язмыйча булдыра алмагандыр. Әмма ул хезмәтләр әле, минемчә, һич тә барланмаганнар. Дөресрәге, татардан чыккан шундый бер шәхеснең булуы әлегә күпләргә мәгълүм дә түгел бугай.
Хәер, Г.Тукай вафатына биш ел тулган көннәрдә Ш.Мөхәммәтьяровның «Тукай кем?» дип исемләнгән бер китапчыгының Мәскәүдә, «Ташкын» нәшриятында (1918) дөнья күргәнлеге билгеле.
Миндә аның илленче, алтмышынчы елларда язган унбишләп хаты һәм Хәсән ага Туфанның бер шигыренә багышлап язылган кечерәк күләмле (ике-өч бит чамасы) бер хуплау язмасы саклана. Аларны миңа 1968 елда Орск шәһәре кешесе, Шакирның һәм Мирхәйдәр Фәйзинең чордашы булган Мәгъсүм ага Шәмсетдинов тапшырган иде. (М.Фәйзи көндәлекләрендә драма түгәрәге активисты «приказчик Мәгъсүм» еш телгә алына һәм 1909 елда эшләнгән бер күмәк фотода алар бергә басып торалар.)
Милләтпәрвәр, ягъни «милләтче» бер зат буларак 90 ел әүвәл Казаннан сөрелгән вә 30 ел элек мәңгелеккә, бакый дөньяга күчкән, үз халкын бик тә сөйгән кайнар йөрәкле бу олуг шәхесне киләчәк буын кешеләре дә хәтерләсен иде.

1997

 (Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*