ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙДУЛЛИНА  Бертуган Хөсәеневләрнең татар мәгърифәте өлкәсендәге эшчәнлекләре (XIX йөз ахыры — XX йөз башы)

Татар буржуазиясенең XIX йөз ахыры-ХХ йөз башы иҗтимагый-мәдәни үзгәрешләрдәге төп роле ачык билгеле. Мәгариф өлкәсендәге җәдиди реформаларны, милли матбагачылык, татар газета-журналларын булдыруны, милли әдәбият һәм сәнгать үсешен нәкъ менә татар сәүдәгәр-сәнәгатькәрләре финанс тәэмин иткәннәр.
Татар милләтенең рухи яңарышында катнашкан бик күп әдипләр арасында төп урыннарның берсен, әлбәттә, чыгышлары белән Оренбург якларыннан 4 миллионлы мирас ияләре бертуган Әхмәт (1837-1906), Гани (1839-1902) һәм Мәхмүт (1839-1910) Хөсәеневләр алып торалар. Аларның әлеге гаять зур капиталлары — тырышлык, салкын акыл белән эш итү, кайвакыт хәтта эчке сиземләүгә {интуициягә) таяну нәтиҗәсе. Чөнки грамота белмәгән килеш тә, Хөсәеневләр озак еллар дәвамында, югалтуларга, авырлыкларга бирешмичә, төгәл максатлар куеп эшләгәннәр һәм әлеге зур мирас туплауга ирешкәннәр.
Ләкин мал туплау белән бергә алар аның аерым бер өлешен милләт ихтияҗларын канәгатьләндерүгә сарыф иткәннәр. Агай-эне Хөсәеневләр, дин белән милләтнең тәне булып акча торса, аларның рухы (җаны) булып гыйлем белән мәгърифәттер дигән карашта торганнар, ә иң зур булганлыкны байлык һәм абруйлык аркасында башкаларга файда кылуда күргәннәр. Әлбәттә, аларның һәрберсе әлеге эшләрне үз күзлегеннән чыгып башкарган, һәрберсе төрле дәрәҗәдә күңеллән биргәннәр.
Әхмәт бай милләтнең киләчәген укымышлы белгечләр әзерләүдә күргән. Мәктәп-мәдрәсәләрне яңа тәртипләргә нигезләп үзгәртеп кору мәҗлесләрендә ул үзе дә болай дип әйткән: «Мин биш сумнан дүрт миллионлык мирас җыйдым. Шуңа күрә берегез дә минем турында надан, ялкау, зирәк түгел дип әйтә алмый. Ләкин әлеге сыйфатларга ия булсам да, мин дүрт кыш дәвамында укырга һәм үз исемемне язарга өйренә алмадым. Моның төп сәбәбе — безнең мәктәп-мәдрәсәләре-бездә тәртип булмау» [1].
Әхмәт бай татар халкын һөнәрле итәргә тырышкан, аны сәнәгать-сәүдәгә тарту кирәклеген аңлаган. Ә инде моның өчен рус һәм татар телләрен белү, дөньяви фәннәрне үзләштеэү, заман таләпләреннән хәбәрдар булу зарурияте килеп баскан. Шуңа да милләтнең алга таба чәчәк атуы, иң беренче чиратта, татар-мөселман мәгариф системасын үзгәртеп кору, җәдуди мәктәп-мәдрәсәләр ачу белән бәйләнгән. Кадими мәдрәсәгэр тәртипләрен Әхмәт бай бик яхшы белгән. Шуңа аларның биналарын яңарту, шәкертләрне укыту шартларын яхшырту, гигиена һәм сәламәтлекне саклау кагыйдәләренә туры китерерлек итеп оештыруга материаль ярдәм итеп торырга омтылгач.
Шулай итеп, Казанда яшәү дәверендә аның акчаларьна һәрберсе 3000 сумга төшкән 20 мәчет һәм мәдрәсә салынган, 40 укытучыга хезмәт хакы түләнгән, 200 уку йорты дәреслекгәр белән тәэмин ителгән [2].
Шулай ук халык мәгариф системасын үзгәртү юлында зур бер казаныш буларак, 1889 елда Оренбургта атаклы җәдиди «Хөсәения» мәдрәсәсе ачылган. Әлеге уку йортын шулай ук Әхмәт байның хәйрия эшчәнлегенең нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. Мәдрәсәдә нигездә дөньяви фәннәргә өстенлек бирелгән. Аеруча математика көчле укытылган. Әхмәт бай «Хөсәения»не теория һәм практиканы уңышлы берләштерүче белгечләр әзерли торган уку йорты буларак күргән. Шул максатлардан Каһирә һәм Истамбулдан укытучыгар чакырылган, дөньяви фәннәр — төрек-телендә, ә дин нигезләре гарәп телендәге дәреслекләр буенча укытылган. Әлеге мәдрәсә укытучылары татар телендә тарих, география һәм башка фәннәрдән яңа дәреслекләр эшләп чыгарганнар. «Хөсәения»дә Р. Фәхретдин, С. Рәмиев, С. Сөнчәләй, Ш. Камал, Ф. Кәрими һ.б. кебек мәшһүр затлар дәрес биргәннәр.
Ә инде 1906 елда «Хөсәения» мәдрәсәсенең өч катлы яңа бинасы төзелеп беткән. Шуңа бәйле эшчәнлекне тагын да киңрәк җәелдерү мөмкинлекләре арткан,
Әхмәт бай ә инде үзенең вафатыннан соң, ул ярты миллионга якын сумманы хәйрия эшләренә сарыф итәргә васыять итеп калдырган. Әхмәт бай бик төгәл рәвештә әлеге акчаларның нәрсәгә    һәм    ничек   итеп    сарыф    ителәчәген    белгерткән. Варисларына аларны «эшләтү» һәм алга таба татар милләтен» хезмәт итәчәк табыш алу өчен җентекле план төзеп калдырган. Әлеге васыятьнамәнең түбәндәге өлешләре турыдан-туры татар мәгариф системасының үсешен тәэмин итүгә багышланган:
1) Фидиясенә (ягъни аның гөнаьысын коткару өчен бирелгән мал буларак) һәр елга 250 сумнан хисап ипи җыелган суммадан (13.751 сум) Оренбургта Хөсәения мәдрәсәсендә укучылардан тәрбиячесе юк 50 ятимнең һәркайсысына Юнар сумнан 6 елгача (3000 сум) бирергә, авылларда тәртип илә укытучы 60 мөгаллим, 40 мөгаллимәга һәркайсысына 10нар сумнан 5 елгача (5000 сум) бирергә.
2) Оренбургтагы «Мәдрәсәи Хөсәения» бинасына һәм аңа варидәт (керемнәр) өчен Мәкәрҗәдәге Хөсәенев подворьесын (сәүдә йортын) вәкыф итеп (җәмәгать ихтыяҗларына калдырылган милек) даимә дин белүче вә өйрәтүчеләр җитештерер өчен булган шул мәдрәсәнең мәктәбенә ярдәмгә
3) Шул мәдрәсәнең идарә хәяты тасрифында улмак (тасриф — сарыф итү, үзгәртү) шарты илә 200 000 сум калдырып, варидәтене (керемнәрне) Оренбургтагы 7нче мәчеткә һәм башка мәгариф юлына сарыф итәргә.
4) 120 000 сум вәкыф итеп, төрле килгән файдасы белән һәр ел (500 сум) китап бастырырга, һәр ел саен 12шәр баланы һөнәр мәкәйләрендә укытырга, Казандагы русча дарелмөгаллиминдә (ир-атлардан укытучылар әзерли торган
институт) 2шәр шәкерт тәрбия итәргә, тиҗарәт (сәүдф) мәктәбендә 4әр бала, гимназиядә 2шәр, реальный училищеда 2шәр, Русиянең гали (югары) мәктәбендә 4әр, Гарәбстанда 2шәр шәкерт укытырга һәм 60 мәктәпнең мөгаллимнәренә хезмәт хакы түләп торырга.
5) Мәкәрҗәдәге Канлы буендагы 4000 сум чамасы варидәт (керем) китерә торган йортын Казандагы «Мәдрәсәи Мөхәммәдиягә» вә шул мәхәлләнең мәсҗеденә вакыф итәргә [3].
Гани бай Хөсәенев исә, татар-мөселманнарны башлангыч белемле итү идеясе белән билгеле. Шуңа бәйле Гани байның йорты еш кына ысулы җәдиднең штабына әверелгән, ул җәдидчелек тарафдарлары белән даими багланышларда торган, татарны бик теләп кунак иткән, татар халкының киләчәге турында фикер алышкан. Алар арасында И. Гаспралы, Р. Фәхретдин, Ф. Кәрими, Г. Баруди кебек татар дөньясының билгеле зыялы, мәгърифәтче шәхесләрне атарга мөмкин.
Гани байның халыкны агарту өлкәсендә интенсив эшчәнлеге 1896 елда башланып киткән. Әйтергә кирәк, Гани бай яңа мәдрәсәләр ачу эшендә материаль ярдәм күрсәтеп кенә калмаган, еш кына әлеге процесста үзе дә актив катнашкан. Аңа еш кына уку-укыту процессында туып торган бик күп фәнни-практик оештыру мәсьәләләрен — мәктәп режимы, уку планы, уку программалары, дәреслекләр, педагогика һәм дидактика мәсьәләләрен хәл үзенә итәргә туры килгән. Ул, аларның һәрберсенә бик җитди карап, җентекләп өйрәнгәннән соң гына билгеле бер карар чыгарган, һәр эшен уйлап эшләгән, аның нәтиҗәләрен дә алдан күздә тотып башкарган.
Мәсәлән, 1901 елда Уфа шәһәрендә узган җәдидчелекнең әдәби-педагогия эшлеклеләре җыелышында яңа ысулы җәдидкә нигезләнгән мәктәпләр өчен бердәм программа төзү мәсьәләсе тикшерелгән. Әлеге мәҗлестә Гани бай Хөсәенев та катнашкан, урын алган бәхәсләрне, фикер алышуларны зур игътибар белән күзәтеп барган.
Гани бай ысулы җәдид белән балалар укутуны нәтиҗәле итү эшендә һичшиксез хәл ителергә тиеш проблема итеп яхшы мөгаллим һәм мөгаллимәләр әзерләү, аларны мәдрәсәләргә урнаштыру һәм хезмәт хакын түләүне күргән.
Шуңа, мәсәлән, 1896 — 1901 елларда Гани бай һәр елда мөгаллимнәр әзерләү, мәктәпләр ачу, укытучыларга эш хакын түләү өчен үз хисабыннан 35 — 45 мең сум акча тоткан [4].
Ә 1898 елның җәендә Сәгыйть бистәсендә яңа җәдид и мәктәп-мәдрәсәләргә укытучылар әзерләү өчен кыскы Вакытлы курслар оештырган [5]. Әлеге күренешнең татар тормышында    әле    яңа    булуына    карамастан,    алар   халык арасында бик тә популяр булганнар, бөтен Россиядән шәкертләрне үзләренә туплаганнар. Ләкин тиз арада патша хөкүмәтенең игътибарын үзләренә юнәлтеп ябылганнар.
Гани бай шулай ук хатын-кызларны укытуга аеруча игътибар биргән. Чөнки нәкъ менә кызлар булачак милләт аналары итеп күзалланганнар, аларны белемле итү иң беренче максатлардан саналган. Шуңа күрә Гани бай тарафыннан 1897 елда мөгаллимәләр хәзерләү курслары оештырылган. Ул курсларга килгән барлык мөгаллимәләрнең юл чыгымнарын түләгән, уку дәверенә ашау-эчү чыгымнарын үз өстенә алган, аларны китаплар һәм башка уку-язу әсбаплары белән тәэмин иткән. Алга таба әлеге мөгаллимнәр үз эшләренең барышы турында Гани байга хат язып торырга тиеш булганнар [6]. Бер үк вакытта Гани бай әлеге укытучылар киткән районнарның күренекле мөдәррисләре, хәзрәтләре, байлары белән дә хат язышкан һәм ысулы җәдидне кертү өчен бик күп халыкны хәрәкәткә китергән [7].
Әйтергә кирәк, Гани байның да үзеннән соң татар милләтенә хәйрия буларак мирасының аерым өлешен калдыру теләге булуы билгеле. Ләкин ул кинәт кенә вафат булып, васыятьнамәсен тиешле рәвештә рәсмиләштерергә өлгермәгән.
Ләкин бу факт аның куйган хезмәтен бер дә юкка чыгармый. Шуңа бүгенге көндә аның бертуган агасы Әхмәт бай үзенең вакыфы белән билгеле булса, Гани бай — укыткан шәкертләре һәм әзерләгән мөгаллимнәре белән билгеле шәхес.
Мәхмүт бай һәм аның эшчәнлеге хакында исә мәгълүматлар бик үк күп булмаса да, гадәттә, аның исемен нигездә туганнары Әхмәт һәм Гани белән бергә искә алалар. Мәсәлән, 1910 елда дөнья күргән «Йолдыз» газетасында түбәндәге фикерләр әйтелгән: «Дин вә милләт юлында иткән хезмәтләре һәм калдырган вакыфлары сәясендә (өлкәсендә) Әхмәт вә Гани байлар бөтен галәме исламга мәшһүр кешеләр иделәр. Мәхмүт бай да агалары шикелле үзенең хәйратләре илә зур шөһрәт тапты» [8].
Мәхмүт бай үзенең туганнарына һәрвакыт теләктәшлек кылган, аларның эшләрендә, теләк-омтылышларында иң беренче ярдәмче булып торган.
Мәхмүт бай туганнары белән бергә җәдиди мәктәп-мәдрәсәләр ачу, белем-мәгърифәт тарату, мөселман ятимнәре һәм гарипләренә ярдәм итү һ.б. шундый изге эшләрдә бик теләп катнашкан һәм үз өлешен керткән.
Мәсәлән, ул үзенең Тәфтиләү утарын Оренбург һәм Каргалы мәктәп-мәдрәсләре файдасына вәкыф иткән. Шуны әйтергә кирәк, 2100 дисәтинә җирдән гыйбарәт булган Тәфтиләү утарының бәясе 400 мең сумга якын булган [9].
Хәтта вафатыннан соң да ул, агасы Әхмәт бай кебек үк, мирасының аерым бер өлешен хәйрия эшләренә васыять итеп калдырган. Аны җирләгән көнне 40лап муллага 100әр сум, 100ләп мөәзин һәм хәлфәләргә 50шәр сум, 200ләп кешегә Юнар сум, 300гә кадәр кешегә Зәр сум, калганнарына көмеш тәңкәләр таратылган. Ә фидиясенә (ягъни аның гөнаьысын коткару өчен бирелгән мал буларак) 13 мең сум калдырылган. Моннан башка Мәхмүт бай үзенең якыннарына һәм Каргалы вә тирә-юнендәге кыя һәмкүперләргә 25 мең сум, хаҗга җибәрергә 10 мең сум һәм башка урыннарга 50 мең сумнан артыграк васыять иткән.
Әлбәттә, Мәхмүт бай эшчәнлегенең киңлеге Әхмәт бай белән чагыштырганда бераз сүлпәнәеп һәм кечерәеп кала, ләкин эш нигездә суммаларның зурлыгында да түгел. Төп игътибар әлеге шәхесне татар милләтен, туган халкын кайгырту һәм аның үсешен тәэмин итүнең ихлас теләгендә. Нәкъ менә әлеге ихласлык, эчкерсезлек, башкаларны кайгырту Мәхмүт байны атаклы Хөсәеневләрнең аерым бер вәкиле итә һәм аңа карата соклану һәм ихтирам хисләрен уята.
Шулай итеп, агай-эне Хөсәеневләрнең һәрберсе, әлбәттә төрлесе төрле дәрәҗәдә һәм төрле рәвештә, иң беренче чиратта, татар мәгариф системасын камилләштерү ярдәмендә милләткә хезмәт итү юлында зур эшләр башкарганнар. Нәкъ менә мәгърифәт тарату өлкәсендәге эшчәнлекләре — аларның татар халкы рухи үсешенә керткән иң зур иганәләренең берсе.

Әдәбият:
1. Фәхретдин Р. Әхмәт бай // Р.Фәхретдин. — Оренбург -1911.- Б. 15-16.
2. Фәхретдин Р. Әхмәт бай // Р.Фәхретдин. — Оренбург. -1911.- Б. 28-30.
3. Әхмәт бай васыяте // Йолдыз. — 1906. — 17 декабрь. — Б. 3.
4. Гайнетдинов   М.    Гани   бай   //   Мәңге   тоныкланмас көзгебез. — Казан: Татар, кит.нәшр., 2006. — Б. 342.
5. Валиди  Дж.   Очерки   образованности   и   литературы волжских татар / Дж. Валиди. — М., 1923. — С. 61.
6. Гайнетдинов   М.   Гани   бай   //   Мәңге   тоныкланмас көзгебез. — Казан: Татар, кит.нәшр., 2006. — Б. 335.
7. Гани бай / Төз. Б.Шәрәф. — Оренбург, 1913. — Б. 18 — 22.
8. Мәрхүм Мәхмүт бай // Йолдыз. -1910.-17 август. — Б. 3.
9. Мәрхүм Мәхмүт бай // Йолдыз. -1910.-17 август. — Б. 3.

(Чыганак: Фәнни язмалар – 2007: җыентык (фәнни редакторы
И.А.Гыйләҗев. – Казан: Казан дәүләт университеты нәшрияты, 2008. – 398
б.).


 

Комментарий язарга


*