ТАТ РУС ENG

Фатих ӘМИРХАН Тукай үлем алдыннан

Тукай 1913 елның кышында (март башына кадәр) “Амур” номерларында торды (“Амур” номерлары Казанның хәзерге Мәскәү урамындагы 70 нче йорт. Тукай анда 1912 елның икенче яртысында урнашкан була). Аның номеры белән минеке күрше иде. Аның көне-төне “горык-горык” йөткергәне миңа аермачык ишетелеп тора иде.
Шул көннән ел ярым элек кенә:
Ни була тугмак сиратын кичмәсәм!
Бу ачы гомерем шәрабен эчмәсәм?!
Әйләнә бит, үтми, бетми гомере дә,
Җәй килә, утлар чәчеп, син кышласаң.
Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем (станция),
Җилкенәмен. Бер басарга өч басам.
Каршыма чыкма, кояш, син, канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өскә, таң!
Катле нәфес итсәм (үз-үземне үтерсәм),
Ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам.
(Г.Тукайның “Читен хәл” исемле шигыре), — дип үз-үзенә чир чакыраган, үлем теләгән Тукайның һәрбер зәһәрле йөткеренүе ул догасының, ул теләгенең алла каршында кабул ителгән икәнен күрсәтә торган катгый һәм мәрхәмәтсез дәлиле иде.
Һәрбер көн генә түгел, бәлки һәрбер сәгать, һәрбер йөткерүнең аның гомереннән бер кисәген кубарып алынганлыгын без генә түгел, ул үзе дә белә һәм аңлый иде. Ләкин бу турыда ул теле белән сөйләргә яратмады.
Соңгы көннәрдә ул ялгызлык сөя һәм ялгыз минутларда тирән бер уйга батып утыра һәм шул уйланудан үзенә бер күңел тынычлыгы тапкан була иде ки, уйлану минутларыннан соң тереклек һәм дин хакында якты һәм өмидле нәрсәләр сөйләп куя иде.
Көннәрнең берсендә ул, гадәтенчә, минем бүлмәгә керде дә, һичбер сүз сөйләмәстән, бераз бөрешебррәк, уйга батып утырды. Мин мондый минутларда аның сөйләшергә яратмаганлыгын белә идем. Борчымадым, үзэшем белән мәшгуль була бирдем; ярты сәгатьләр үтеп киткәч, ул уйлануыннан уянып китеп, үзе сүз башлады.
— Бүлмәгә әллә нинди юләр халыклар килгәннәр иде, шулардан качып, монда кереп утырдым әле, уйлыйсы нәрсәләр күп, уйларга ирек бирмиләр… менә минеке шикелле авыруның шунысы яхшы: сау вакытта уйлап өлгермәгән нәрсәләрнең һәммәсен уйлап бетерергә мөмкин… үлем диләр, уйлап караганда бер дә куркыныч нәрсә түгел бит ул… Тимерша Соловьев (журналист) мине “тиз үләчәк кеше”дип хурламакчы була…” Тимершалар белән бер дөньяда торганчы үлем…
Тукай сүзенең ахырын әйтеп бетермәде, хәер, ул әйтмичә үк мәгълүм иде инде: “үлем… яхшырак бит!” – дигән сүз иде.
Тимерша сүзе миңа мәгълүм. Мәҗлесләрнең берсендә ул Тукайның үз алдында:
— Тукайның сүзләренә исегез киткән, аның шикелле бер аягы белән кабергә баскан кешеләрнең сүзләренә игътибар итмәскә тиеш!-дип кычкырган һәм шул фахаи әдәпсезлеге белән мәҗлестә шау-шу һәм низаг күтәргән иде.
Бу вакыйгадан, берничә көннәр үтеп киткәч тә. Тукайның ул сүзне табигый буларак оныта алмавы минем җанымны ачыттырды һәм шул вакыйгага каршы менә бу  көнгә кадәр онытылмаслык нәфрәт калдырды.
— Вөҗданнары керле кешеләргә бик куркынычлы тоела торган үлемнең вөҗданы саф кешеләргә куркыныч булмавын аңлаудан ул шәхесләр түбән шул! – дип, мин Тукайны юатырга ашыктым.
Төннәрнең берсе иде, Тукайның озак-озак сузылган йөткерүе, минем бүлмәдәге тынлыкны ярып, бөтен төнге дәһшәтле һәм куркынычлыгы белән колагыма керде, менә, менә шулйөткерүләр аның үпкәләрен тәмам-тәмамга өзеп ташларлар да, тукай дөньядан сәгъфәр иткән булыр шикелле тоела башлады. Минем бүлмәмнән бер стена белән генә аерылган җирдә дөнҗяның иң зур серләреннән булган вакыйга (үлем) менә хәзер күренер шикелле хис ителде, мин урынымнан торып утырдым, киенеп, Тукай янына кермәкче булдым. Ләкин ике-өч минут үткәндә инде, Тукай үзе минем янымда иде. Ул йөткерә-йөткерә сүз башлады:
— Үлемнән качып, синең янга кердем әле! Юк, үлемнән түгел, ялгызлыкта үлемнән качып…
Төнге лампаның зәгыйфь кенә яктысы астында “ялгызлыкта үлемнән” качып кергән Тукайның зәгыйфь тормышы минем күзләремә үлемнең нәкъ үзе, шул серле үлемнең нәкъ үзе булып күренде, йөрәк сикеренде, җан куркынды, бугазга яшьләр килеп тыгылдылар. “Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырбыз әле”, — дип кычкырасы килгән шикелле булды.
Бу төннән соң инде Тукай “Амур”да озак тормады. Аны больницада илттеләр.
Иртәгә иртә белән больницага илтеләчәк дигән төнне ул минем белән күрешергә кергән иде. Сабыйларчарак шат йөз белән ул:
— Мин иртәгә Клячкинга (Клячкин хастаханәсе – Островский һәм кави Нәҗми урамнары чатындагы бина) керәм, мин киткәндә, син тормаган булырсың… Моннанг соң күрешмәсәк… хуш инде! – диде.
Докторлар аркылы миңа инде аның бер ай, күп булса, ай ярым гомаре калганлыгы мәгълүм иде. Бу “хуш”ның да ахыргы “хуш” икәнлеге билгеле иде. Алай да мин аңар:
— Тиз терелеп чык, тиз күрешик!-дидем.
Ул, бүлмәдән чыга башлап:
— Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә!- диде һәм чыгып китте.
Больницага кергәч, миңа язган бер хатында ул:
“Больница хәдимнәре миңа:
— Ник алданрак больница кермәдегез? – диләр.
Мин аларга:
— Без больницаны  үлемнең әүвәлнең әүвәлге станциясе дип беләбез, аз булса да дөньяда торып калыйм дип әйттем, дидем”,- ди.
Бу хаттан соң инде ул озак тормады. 3 апрель “Кояш” газетасы аның вафатын кайгыру белән бөтен татар дөньясына хәбәр бирде…

Фатих Әмирхан, 1914 ел

(Чыганак: Шәһри Казан, 2006, 21 апрель).


 

Комментарий язарга


*