ТАТ РУС ENG

Фәрит БӘШИР Аяклары бәйле Прометей


1905 елгы җилләр белән әдәбият мәйданына килеп, соңыннан татар әдәбиятының гомуми үсешендә әһәмиятле роль уйнаган әдипләр арасында Фатих Әмирхан исеме аеруча хөрмәт белән яд ителергә тиеш. Таныйк, бу олуг шәхесебезгә без әле лаеклы игътибарыбызны биреп бетерә алганыбыз юк. Ул дәвердән хаклы ихтирам вә бәяләмә бары тик Г.Тукайга гына насыйп булды. Тәкъдир шулай язган, Тукай да, Әмирхан да бер елда дөньяга килгәннәр: Тукай — апрельдә, Әмирхан — гыйнварда. Юбилейлары да бер вакыттарак булып, төп дикъкать Тукайга юнәл-телде. Ф.Әмирхан исә, ничектер, каләмдәшенең күләгәсендә кала килде. Аңа багышланган конференцияләр дә, башлыча, тар даирәдә уздырылып, әдипнең эшчәнлеге киң җәмәгатьчелеккә тулаем рәвештә һәм тиешенчә тәкъдир ителә алмады. Бүгенге көнгә кадәр Фатих Әмирханның ичмасам бер бүлмә-музее (махсус йорт турында сүз дә юк инде) булмавы бик аяныч хәл, әлбәттә. (Шунысы бераз күңелне юата: Казанның бер проспекты аның исеме белән аталган.) Тукайның бөеклеге Әмирханны күләгәләми, безнең булдыксызлыгыбыз, сансызлыгыбыз сәбәпче монда. Әдипнең рухы рәнҗемиме икән инде безгә… Ә бит Тукайның халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелүендә Ф.Әмирхан аз булышлык куймаган. Ул хәтта аның остазы, юл күрсәтүчесе дә булган бит. Тукайның шактый тәртипсез, җыйнаксыз тормышын бер тәртипкә салучы да ул. Моны бит әле теләсә кем эшли дә алмый. Тукайның холкы шактый кырыс, катлаулы, ул күңел дөньясына бик азларны гына үткәргән. Шуларның берсе, һәм, мөгаен, беренчеседер — Ф.Әмирхан. Бу ике олуг шәхеснең язмышлары үзара тәмам берегеп, чорналып беткән, алар куш кыңгыраулар сыман: берсенә кагылдыңмы, икенчесе чыңлап аваз бирә. Аларның соңгы күрешүләрен тасвирлаган эпизод чаң тавышыдай сискәндерә һәм ул тарихи кыңгырауның кайтавазы инде ничәмә дистә еллар буе йөрәк кылларында зыңлый килә.
…1913 ел, февраль азагы. «Амур» кунакханәсе. Ф.Әмирхан унберенче бүлмәдә. Тукай — тугызынчыда. Стена аша әдип шагыйрьнең буылып-буылып йөткергәнен тыңлый. Бераздан Тукай аның бүлмәсенә керә: «Үлемнән качып синең янга кердем әле! Юк, үлемнән түгел, ялгызлыкта үлемнән качып…» Тын алалмый йөткерүдән тәмам хәлсезләнгән, зәгыйфьләнгән шагыйрьнең торышын күргән әдип әрнеп, гаҗизләнеп истәлекләрендә яза: «Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырмыз әле»,— дип кычкырасы килгән шикелле булды» («Тукай үлем алдында»).
Ф.Әмирханның иҗатын Тукай исән вакыттагы һәм Тукайдан соңгы чорларга бүлеп карарга мөмкин булыр иде. Шагыйрьнең үлеме әдипкә нык тәэсир иткән. «Хәят» повестеның икенче кисәген нәшер итүне сорап язган һәм «Урталыкта» романының бик акрын чыгуына борчылу белдергән хатларга җавабында әдип болай ди: «Казан яшьләре арасында соңгы вакытта булып киткән зыяглар (югалтулар), хосусән Тукайның вафаты, күпмегә булыр инде, мине бөтен яза торган нәрсәләремне ташлап торырга ирексез итте». Тукайга карата «халык шагыйре» дигән гыйбарәне иң беренче булып Ф.Әмирхан кулланмады микән әле? Тукай вафатыннан соң ук, шагыйрь хатирәсенә багышланган мәкаләсендә («Кояш» газетасы, 1913, 4 апрель) әдип яза: «Без бүген халык шагыйре Тукайны озатамыз». Шунда ук ул шагыйрьнең фаҗигале язмышлы шәхес булуын шәрехли: «Тукаев кайгы-хәсрәт баласы, моңнар шагыйре, авыр тойгылар, авыр мәшәкатьләр җырчысы иде. Ул шул арны җырлап үскән, шул арны җырлап торды, шуларны җырлый-җырлый вафат та итте. Милләтемезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт, авыр моң аһәңе аның шигырьләрендә дә төп көй, әсас (нигез) иде. Менә шуңар күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды».
Ф.Әмирханның үз язмышы да тоташ фаҗигаләрдән гыйбарәт булды. 1905—1907 елгы революциянең уртасында кайнаган, татар яшьләренең чын мәгънәсендә лидеры, рухи атасы булган, Петербургка II мөселман съездына яшьләр арасыннан делегат булып барган, Мәскәүдә татар телендә беренче журнал — «Тәрбиятел-әтфаль»ны («Балалар тәрбиясе») чыгарган, өлгергәнлек аттестаты алып университетка керергә хыялланган егеткә зур бәхетсезлек килә: 1907 елның августында аны паралич суга. Егетнең кыяфәте шулкадәр коточкыч төс ала ки, хәлен белергә килгән иптәшләре арасыннан аңын җуеп егылучылар да булган. Уйлап карагыз, кичә генә сау-саләмәт йөргән кеше бүген кул-аякларын кыймылдата алмый ята, паралич хәтта сул як күзенә дә тәэсир иткән. Күпмедер вакыт үткәч, куллары хәрәкәткә килә, күзе дә яхшыра, ләкин инде ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Бу вакытта әле аңа нибары егерме бер яшь була… Ф.Әмирхан әле язмыш белән тартыша, үз хәле белән һичничек тә килешми, менә-менә атлап китәрмен дип ышана. Дусты Ризван Алушига күндергән хатларында ул «тизлектә таякта өстерәлә башлармын…», дип хәбәр итә. Ике елга якын өметен сүндерми егет: 1909 елның маенда язган хатында ул «бер дүрт-биш көннән фактически йөри бантлавымны көтәм», дип, дусларыннан бигрәк үзен ышандырырга тырыша. Ләкин кара язмыш инде аңа үз хөкемен чыгарган: газаплы, кеше кулына бәйле тормыш Әмирханны инде ахыр сулышынача богавыннан ычкындырмый. Әмма халыкка хезмәт итү идеалы белән янган яшь бөркетнең рухын бу фаҗига сындыра алмый. Тәкъдир белән үчләшә-үчләшә, коляскада йөреп булса да ул татар халкына игелекле эш күрсәтүен дәвам итә: «Әльислах», «Кояш», «Ялт-йолт», «Аң» газета-журналларының дөньяга килүе, яки җәмәгатьчелек арасында популярлык казануы турыдан-туры Ф.Әмирхан эшчәнлегенә бәйле. Бер үк вакытта ул әдәби эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә. Гыйбрәтле факт: әсәрләрендә ул үз хәленә кагылышлы бер генә ишарә дә ясамый. Ә бит шуңарга охшаш язмышка дучар булган язучылар автобиографик материалны гадәттә иҗатларында кулланмый калмыйлар. Мисал өчен, рус язучысы Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романын атарга мөмкин. Үзебездән Ф. Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен искә төшерик. Ә Ф. Әмирхан исә — ләм-мим. Әдипнең биографиясе белән таныш булмыйча, әсәрләрен генә укыган кеше аның драматик язмышын белми калыргада мөмкин. Аның әсәрләрендә матурлыкка соклану, гүзәллеккә мәдхия бар («Хәят», «Кадерле минутлар»…), патриархаль тормышка протест, иске типлардан ачы көлү бар («Фәтхулла хәзрәт»), буш хыяллар, вак-төяк мәшәкатьләр белән иза килгән кешеләрне ирония белән тәнкыйтьләү бар («Габделбасыйр гыйшкы», «Сәмигулла абзый»). Әмма язмыштан зарлану юк, каргыш юк, «ачы хәсрәт көен» көйләү юк. Ф.Әмирхан иҗатында төп юнәлеш — татар яшьләренең тормышы, уй-фикерләре, теләк-хыяллары. Мәгърифәт һәм азатлык өчен көрәшнең үзәгендә торган әдип бу мәсьәләгә зур игътибар бирде. «Картайдым!» кебек хикәясендә, «Урталыкта» исемле, кызганычка каршы, тәмамланмый калган романында, «Яшьләр», «Тигезсезләр» драмаларында ул бу проблеманы төрле яклап өйрәнергә алына. Татар милләтенең киләчәге яшьләр кулында — шуңа күрә әдип аларны алдынгы, хөр фикерле, кыю, иң прогрессив мәмләкәтләр мәдәнияте биеклекләренә ирешкән егетләр, кызлар итеп күрергә тели. «Яшьләр колагына бер сүз» исемле мәкаләсендә әдип болай дип белдерә: «Яшьләр дигәч тә, күзләрем алдында нурлы йөзләре белән булган урыннарын яктырта торган, әхлаклары белән фәкать бәхет, сәгадәт, якты истикъбаль (киләчәк) хәтерләтә торган, гайрәт вә куәтләре белән дә башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерә торган кешеләрне күрәсем килә». Шуңа күрә ул үзенә насыйп булмаган бәхетле мөмкинлекләрне әсәрләренең геройларына бирергә тырыша: алар гитарада романслар, арияләр уйныйлар, җырлыйлар, Гёте, Тургенев, Пушкин, Лермонтов әсәрләреннән өзекләр китереп сөйлиләр. Алар гел хәрәкәттә, алар актив, кыюлар. Бу әсәрләрне укыганда Ф.Әмирханның шәхси язмышы ничектер, матурлык, булдыклылык нуры артында күмелеп калгандай була. Бары бер тапкыр ачылып куя Ф. Әмирхан, әрнү-газапларын бары бер мәртәбә сиздереп ала. 1921 елда язылган «Чәчәкләр китерегез миңа!» исемле нәсерендә шундый юллар бар: «Китерегез миңа энҗе чәчәкләр! Мин шул бәхетле көннәремнең шигъри төшләрен исемә төшерермен. Миңа энҗе чәчәкләр китерегез! Аларның газаплы исертүчән салкынчарак исләре минем тирә-ягымны аңкытсын, бәлки, шул газаплы ләтыйф истә мин, бәхет мөмкин була торып та, бәхетсез уздырган яшьлегемнең Назыйрәсен (охшашын) табармын!»
«Бәхет мөмкин була торып та, бәхетсез үткән яшьлек» — бу әдипнең ачыргаланулы җан авазы иде.
… 1921 ел. Ил өчен бик тә авыр вакыт. Гражданнар сугышы… Моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә коточкыч ачлык афәте… Кеше ярдәменә мохтаҗ булган адәм өчен генә түгел, аягы-кулы сәламәтләргә дә үлем күзенә карап торган заман бу. Шуның өстәвенә әдипнең үпкә авыруы да көчәйгән бер чор. Аннан илдәге сәяси атмосфера да гаять киеренке, катлаулы.
Татар әдәбияты буенча язылган хезмәтләрдә, дәреслекләрдә, кагыйдә буларак шул күзәтелә: гасыр башында иҗат мәйданына килгән теге яки бу язучы турында сөйләгәндә, арбага тагылган дегет чиләге кебек, шаблон бер җөмлә булмый калмый: «Фәлән язучы Октябрь революциясен бик шатланып каршы алды». Инкыйлабка мөнәсәбәт татар әдипләрендә бер төрле генә булмады. Бар Октябрь инкыйлабын беренче көннән үк танып һәм аңа ихлас күңелдән хезмәт итеп киткән язучылар: аларның иң күренеклесе — Галимҗан Ибраһимов. Бар бу тарихи борылышны катгый инкяр итеп, Советлар властен кабул итә алмый гомерен мөһаҗирлектә уздырган әдипләр — аларның иң атаклысы Гаяз Исхакый. Бар унҗиденче ел вакыйгаларына һәм аннан соңгы вагыятькә мәгълүм дәрәҗәдә сак, сынаулы мөнәсәбәттә булган каләм әһелләре — аларның иң билгелесе Фатих Әмирхан. Февраль революциясеннән соң «Богаулар өзелделәр. Коллык мөһере ватылды!» дип сөенеп, канатланып хәбәр биргән Ф.Әмирхан аннан соңгы вакыйгаларны инде якты хисләр белән генә кабул итә алмый. Беренчедән, үзе гомере буе хезмәт иткән, дөньяга килүләренә бар көчен куйган газета-журналларның ябылуын шатланып каршы алырга тиеш идемени ул? Халыкка озак еллар һәм нәтиҗәле, игелекле хезмәт итеп килгән «Шура», «Аң», «Кояш», «Вакыт» кебек дәрәҗәле матбугатның 1918 елда чыгудан туктаулары, бик күп татар зыялыларын тәрбияләгән «Галия», «Мөхәммәдия» кебек олуг мәдрәсәләрнең 1918—1920 елларда ябылулары, аерым китап нәшриятларының эшчәнлеге бетерелү — болар барысы да бөтен гомерен, бәхетен, сәламәтлеген татар халкына хезмәт итүгә багышлаган Ф.Әмирханга авыр тәэсир ясый. Әдип «Мәк-тәпләремездә татар әдәбияты» исемле мәкаләсендә яза: «Үз милләтеңне кирәгенчә сөяр өчен, аның рухын аңларга,аның халәте Руханиясендәге бик нечкә музыка тамырларын чиертеп, туларның чыгарган тавышларын тыңлый белергә кирәктер. Шул вакытта гына кабык астына яшерелгән куәи руханияне (эчке көчне), ләтафәт, матурлыкны күреп яратырга мөмкин буладыр». Менә бу хис, халык җанын аңлау дәрәҗәсе Ф.Әмирханда гаять көчле вә куәтле иде. Шуңа күрә дә ул егерменче елларда мәдәният өлкәсендә, аеруча үткән мирасыбызга карата башбаштаклыклар башлангач, моңа тирән ачынуын, әрнүен белдерде. Гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрне, әхлакый кануннарны җимерү нинди фаҗигаләргә китерүен, кешене шәхес буларак мескен, бичара бер көлке җан иясенә әверелдерүен ул 1924 елда язылып та 1991 елда гына «Әдәби мирас» исемле җыентыкта дөнья күргән «Шәфигулла агай» хикәясендә ачык күрсәтте. Тоталитар режимның ахыр чиктә үз милләтеннән йөз чөергән, диненнән язган космополитларны, манкортларны тәрбияләячәген әдип шул вакытта ук сизенгән, без бүген чаң каккан афәтнең симптомнарын алдан тоеп борчылган булган икән. Бу чорның каһәрле шаукымын Ф.Әмирхан үз тормышында татый. Әдипнең 1921—1926 елларда язылган көндәлегенә генә дә күз салу җитә: анда ни кадәр әрнү, рәнҗү, гаҗизлек, чарасызлык ярылып ята! Совет власте елларында буржуазиягә карата кулланылган чаралар, аерым алганда, йортсыз-җирсез кешеләрне югары сыйныф вәкилләренең яхшы йортларына урнаштыру («уплотнение») Ф.Әмирханның гади генә йортына да кагыла. Нәтиҗәдә, әллә кайдан кереп тулган әтрәгәләмнәр әдипнең тынычлыгын, пөхтә тормышын бозалар, вакыт-вакыт каләмен ташлап торырга мәҗбүр итәләр. Ул да түгел, әдипнең якын туганын «буржуй» ярлыгы тагып, мәҗбүри хезмәт лагерена озаталар. Ач, фәкыйрь тормышка дучар ителгән Ф.Әмирхан әдәби-мәдәни мөхиттән дә изоляцияләнә. Редакцияләрдән сирәк киләләр, газеталарны онытылганда бер ташлап китәләр — татар дөньясының уртасында кайнап килгән әдип моны аеруча авыр кичерә. Көндәлегеннән бер парча: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыручы һәм аның җитәкчесе, педагог, археограф, дин галиме Галимҗан Баруди вафатын ишеткән Ф.Әмирхан остазын (әдип аның мәдрәсәсендә белем ала) соңгы юлга озатуны үзенең изге бурычы итеп саный: «Аның җеназасын озата бару касде (нияте) белән мин дә креслома утырып, капка төбенә чыккан идем. Ләкин, зиярәткә кадәр тартып барырлык кеше очрамаганлыктан, яңадан өйгә кереп утырдым. Аяксызлык миңа хәзерге вакыйгаларны, хәзерге тормышны үз күзем белән тәгъкыйб итүгә (күзәтүгә) бик күп вакытта имкян (мөмкинлек) бирми. Миңа инде аның җеназасын озату мәрасимен барган кешеләрдән сорашып язарга тугры килә». Шуның өстәвенә матбугат битләреннән Ф.Әмирхан адресына төрле пычрак, зәһәр сүзләр ату башлана һәм бу тоташ кампания төсен ала. Кайчандыр Печән базары әһелләре фахишә яллап, яшь Фатихны сүктергән булсалар, инде әдип күрсәтүенчә «бүген әдәбият хулиганнары, сакаллы фахишә яллап, мине сүктереп, шуннан ләззәт табалар».
Фатих Әмирханны үпкә авыруыннан үлде дип язалар. Ләкин аңарчы инде ул рухи сүнеп, үлеп бара, әрнеп, рәнҗеп, әмма күз яшьсез генә бу саташкан фани дөнья белән хушлаша. 1923 елда Мәҗит Гафурины 20 еллык иҗат юбилее уңаеннан котлап язган хатында Ф.Әмирхан әйтә: «Егерме ел диегез! Безнең кыска гомерле, утыз биш-кырыкта үлеп бетә торган буын өчен аз гомер түгел». Әдипнең сизенүе юкка булмый: 1926 елның 8 мартында 40 яшен яңа тутырган Фатих Әмирхан дөнья куя. Хәсән ага Туфан «Могикан» исемле поэмасында әдип хакында «Классиканың рухи әмир-ханы — Аяклары бәйле Прометей…» дип язган иде.
Кешеләр хакына күктән ут урлаган өчен өстен көчләр тарафыннан җәзаланган Прометей кебек, үз халкына рухи ут китергәнгә язмыш тарафыннан, заман тарафыннан каһәрләнгән әдип иҗатына, ул калдырган мираска без әле вакыт үткән саен ешрак мөрәҗәгать итәрбез.
                                                                     

1996


(Чыганак: Фәрит Бәшир Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.-143 б.).


Комментарий язарга


*