ТАТ РУС ENG

Фәрит БӘШИР Әхлакый эзләнүләр дөньясында

Әдәби осталыгы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге кабатланмас үзенчәлеге ягыннан Ф.Әмирхан замандашлары Г.Тукай, Г.Камал, М.Гафури, Г.Ибраһимов кебек талантлар белән иң алгы сафта тора. 1905 елгы революция җилләре белән әдәбиятка килгән язучы татар халкының азатлык көрәше тарихында, культура һәм мәгариф үсешендә, милли сүз сәнгате, әдәби тәнкыйть һәм публицистика формалашу юлында онытылмаслык эз калдырды. Татар әдәбиятының ирешкән уңышлары яктылыгында Ф.Әмирхан кебек фидакарьләрнең эшчәнлеге яңадан-яңа сыйфатлар белән ачыла, яңа ракурста балкый башлый.
60 нчы еллардан башлап татар әдәбият белеме Ф.Әмирхан иҗатына даими игътибар биреп килә. М.Гайнуллин, Х.Хисмәтуллин, Й.Нигъмәтуллина, С.Сайганов, И.Нуруллин әдипнең иҗатын тикшерү һәм укучыга җиткерү юлында зур тырышлык куйдылар. Н.Вәлиевнең алар-дан соң дөнья күргән хезмәте* (*Валеев Н. В мире нравственных исканий. — Казань, 1985. — С. 120.) шушы өлкәдәге эшчәнлекнең лаеклы дәвамчылары барлыгын исбатлый. Шунысы әһәмиятле, автор Ф.Әмирхан иҗатына багышланган хезмәтләргә таянган хәлдә үз концепциясен булдыра, яңа аспектлар аша әдипнең иҗат үзенчәлеген ачуга ирешә. Авторның тикшеренүләре, башлыча, ике төп проблема яссылыгында бара: беренчесе, автор һәм герой мөнәсәбәте, икенчесе, герой һәм чор проблемасы, ягъни чорның аерым ситуацияләренә бәйләнештә геройларның «рухи сынау» узулары.
Әлеге концепция нигезендә Ф.Әмирханның иҗади үсеш юлын гына түгел, гомумән, әдәби традицияләрнең яңа шартлардагы үзенчәлекле дәвамлылыгын, әдәбиятта уңай герой образының эволюциясен күзәтергә мөмкинлек туа.
Әдәбиятта яңа идея-эстетик позицияләргә күчү үткәнне бөтенләй инкяр итү исәбенә бармады. Ф.Әмирхан иҗаты моның ачык мисалы була ала. Аның әсәрләрендә мәгърифәтчеләрнең төп идеяләре — кадимчелеккә каршы көрәш, Европачыл культурага йөз тоту, хатын-кыз иреген яклау, мәгърифәткә дан җырлау, фән һәм техниканы үстерү һ.б. үзәккә куелганнар иде. Ф.Әмирхан иҗаты татар әдәбиятында мәгърифәтчелекнең прогрессив идеяләрен критик реализмга китереп ялгаучы буыны буларак аеруча зур әһәмияткә ия. Н.Вәлиев хезмәтенең беренче бүлегендә әдип иҗатындагы идея-художество чыганакларын иң элек әдәбиятыбызның үткәндәге традицияләрендә — К.Насыйри, Ш.Мәрҗаниләр күтәреп чыккан, М.Акъегет, З.Бигиев, Г.Ильясилар әдәби формада укучыга җиткерергә теләгән демократик идеяләрдә булуын нигезле исбат итә. Әсәрләрендә заманның иң үткен һәм актуаль проблемалары чагылыш алуына Ф.Әмирханның актив җәмәгать эшлеклесе булып, татар тормышының үзәгендә кайнавы да ярдәм иткән.
Ф.Әмирхан әдәбият-сәнгатьне алга җибәрү чараларын чынбарлыкның реаль картиналарын ачуда, көнбатыш, аеруча рус классик язучылары иҗатына, рус революци-он-демократик тәнкыйтенә мөрәҗәгать итүдә күрә. Н.Вәлиев, бу уңайдан, Й.Нигъмәтуллина фикерен үстереп, Ф.Әмирхан иҗатына И.С.Тургенев тәэсире зур булуын күрсәтә. Чынлап та, XX гасыр башында татар тормышы Россия XIX йөзнең икенче яртысында кичергән политик шартларга гаять охшаш булган этапка килеп керә: мәйданга яңа кешеләр, искелек тарафдарлары белән кискен көрәшкә күтәрелгән алдынгы вәкилләр чыга. Әлеге ситуацияне анализлау, аның асылына төшенү өчен Ф.Әмирханның XIX йөзнең күренекле язучысы, кеше психологиясенең мастеры И.С.Тургенев йогынтысын кичерүе гаҗәп түгел. Искелек һәм яңалыкның бәрелеше, ягъни «аталар» һәм «балалар» проблемасы Ф.Әмирханның «Яшьләр» пьесасында аеруча киң һәм тулы яңгыраш ала. Әсәрне анализлау Н.Вәлиевкә «Ф.Әмирханның Тургенев традицияләре юнәлешендә иҗат итүе бәхәссез», дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Шулай ук күпмедер дәрәҗәдә, әдипнең әсәрләрендә Л.Н.Толстой, Ф.М.Достоевский, Н.Г.Помяловский иҗатындагы мотивлар белән аваздаш моментлар булуы да әйтелә. Болардан тыш, «рус әдәбияты һәм Ф.Әмирхан» аспектында сүз алып барганда, икенче бер күренекле психолог Л.Н.Андреевка тукталу кулай булыр иде. Л.Андреевның җәмгыятьтә шәхеснең трагедиясен, аның газаплы бәргәләнүләрен сурәтләгән иң яхшы әсәрләре Ф.Әмирхан игътибарыннан да читтә калмаган. Кара реакция чорында аптырап, югалып калган, киләчәккә ышанычларын югалткан геройларның халәте, үз-үзләрен тотышлары Ф.Әмирхан мөрәҗәгать иткән зур темаларның берсе иде. Шул максаттан чыгып әдип, 1909 елда Л.Андреевның «Рассказ о семи повешен-ных» әсәрен («Асылган җиде кешеләр хикәясе» исеме белән) тәрҗемә итә. Сүз башында Ф. Әмирхан әсәргә аңлатма биреп «… әдәбиятны кәеф-сафа өчен моталага итүчеләр (укучылар) ул нәрсәләрне көтмәсеннәр», дип искәртә һәм бу типтагы әсәрләрне «безнең хәзерге тормышыбызның нифаксыз (алдаусыз) көзгеләре», дип атый. Кырыс чынбарлык, киеренке, кискен мизгелләрдә кешеләрнең үз-үзләрен тотышы әдәбиятта актуаль бер темага әверелгән вакытта, көчле психологизм белән сугарылган тәрҗемә әсәрләр татар язучылары өчен мөһим тәҗрибә мәктәбе булдылар.
Ф.Әмирханны борчыган, аның каләмен эшкә җигәргә мәҗбүр иткән проблемаларның берсе — хатын-кыз иреге һәм хокукы мәсьәләсе. Н.Вәлиев китабының икенче бүлегендә татар кызының «кара көч» белән бәрелешен күзәтә һәм шул юнәлештә героиняларга рухи сынау уздыра. «Кара көчнең» богауларын өзә алмый җанлы курчакка әверелгән татар кызы («Татар кызы»), чагыштырмача ирекле шартларда үсеп тә, меңләгән башка татар хатын-кызлары кебек үк кадим гореф-гадәтләрнең корбаны булган Хәят («Хәят») образлары сыйнфый җәмгыятькә тирән нәфрәт белән сугарылган иделәр.
Хезмәтнең тагын бер тикшеренү объекты — ике арада чайкалучы интеллигенция темасы. Өченче бүлектә автор төп игътибарны күчеш: чорындагы геройларның әхлакый эзләнүләренә юнәлтә. Гомумән, социаль-экономик үзгәрешләргә мөнәсәбәттә татар интеллигенциясенең халәтен күзәтү Ф.Әмирхан иҗатында гына түгел, шул чор татар әдәбияты өчен иң актуаль һәм иң катлаулы проблема иде дисәк тә, һич тә хата булмас. Ф.Әмирханның яраткан һәм якыннан белеп, асылына төшенеп язган өлкәсе бар — ул да булса татар интеллигенциясе катлавы, аның тормышы һәм социаль үзгәрешләргә мөнәсәбәте. Россиядәге беренче халык революциясенең көчле күтәрелү вакытында феодализм калдыкларына, иске тип яшәү нормаларына тәнкыйть белән чыккан, демократик ирек лозунглары кычкырып йөргән бер төркем зыялы реакция чорында каушап, өркеп кала.
Беренче җитди сынаулар каршында ук калтырап төшкән интеллигентларның, вак җаннарын саклау ниятеннән революциядән ваз кичүгә барып җиткән элементларның битлекләрен йолкып, асылын ачу зарурлыгы әдәбиятта яңа тема — урталыкта чайкалучы ихтыярсыз типларны фаш итү темасын көн тәртибенә куйды.
Ф.Әмирхан җимерелгән иллюзияләр, тормышка ашмаган хыяллар фонында интеллигентның психологиясе, эш-хәрәкәте белән чын-чынлап кызыксына башлый. Бу җәһәттән, Н.Вәлиев Ф.Әмирхан талантының үзенчәлекле бер ягын ача: язучы татар әдәбиятында беренчеләрдән булып «артык кеше» тибын иҗат итә. Әлбәттә, әдәбиятчының «Кадерле минутлар» хикәясендәге Рәшад образын «артык кешеләр» рәтенә куюы белән килешмәскә мөмкин. Безнең уебызча, Рәшад, башлыча, тормышның кырыс яклары белән бәрелешкә кермәгән, хис-тойгылар дөньясында гына яшәүче лирик герой. Ул язучының ирекле, саф, матур мәхәббәтне яклау идеясенә иллюстрация булып кына бара. Рәшад — чынбарлыктан, карашлар, фикерләр бәрелеше хөкем сөргән реаль тормыштан читтәрәк торучы романтик образ. «Артык кеше» булу өчен чынбарлык белән бәрелешкә кереп, сынауларны уза алмый җиңелгән герой булу кирәк. Яисә инде яшәп килгән тәртипләр белән көрәшергә көчең юк икән, оппозициядә булса да тору зарур. Ә менә «Картайдым» исемле хикәядәге Мостафа образында чынлап та «артык кешенең» типик чалымнары бирелә. Әсәрдә үзе аерылган иске дөньяга кайтырга теләмәгән, әмма ахырынача өзәргә дә җөрьәт итмәгән, ике арада чайкалып, яшәвенең мәгънәсен югалткан герой сурәтләнә. Шәхеснең бу рәвешле рухи деградациясен ачу язучының «Урталыкта» романында аеруча киң яңгырап ала.
Ф.Әмирхан биредә төп сурәтләү объектын искелектән аерылган, ә яңа тормыш өчен көрәшүчеләр сафына баса алмый урталыкта калган төркемгә — күләгәдә, төссез мо-хиттә яшәүче интеллигенция катлавына юнәлтә. Әдип шул «дөньяның» типик вәкиле булган Хәсән Арслановны алгы планга чыгарып, җәмгыятьнең тирәнгә яшерелгән җинаятен — кешене рухи гарипләндерүен фаш итә. Әмма бу җәһәттән, Н.Вәлиевнең Хәсәнне романның уңай герое дип билгеләве белән һич тә килешәсе килми. (Шунысы да бар, әдәбиятчы бу урында нигәдер «яңа кеше» белән «артык кеше» төшенчәсен бер үк мәгънәдә куллана. Безнең карашыбызча, «яңа кеше» ул — искелек тарафдарлары белән килешмәүчән, каршылыкка кергән герой, прогрессив идеяләрне кайнар яклаган герой. Ә Мостафа, яки Арсланов тибындагы «артык кеше» исә, «яңа кешеләргә» ияреп тә, беренче сынаулар алдында ук идея «банкротлыгына» дучар булган кыйбласыз геройлар алар.) Хикәяләү дәвамында Хәсән Арсланов ихтыярсыз, иренчәк, коры эч пошулар белән үз җанын кыйнаучы, бәхәсләшергә сәләтсез, «анысы алай инде…» принцибы буенча яшәүче тип буларак ачыла. Ф.Әмирханның мондый геройларны сурәтләү объекты итеп алуы очраклы түгел иде. Яңа революцион күтәрелеш чорында, авыр репрессияләрдән соң көч җыйнау дәверендә кемнең кем икәнлеген ачыклау, алгы көрәшләрдә нинди позиция сайлаячагын билгеләү зарур. Урталыкта калып, ике як тарафыннан да читкә тибәрелгән «артык типларның» тарихи урыннарын ачыклау шул мәсьәләнең мөһим бер тармагы иде.
Кызганычка каршы, «Урталыкта» романы башланып кына калган. «Мең сәхифәдән дә ким булмаска тиеш» дип уйланылган бу әсәрнең 1912 елда 64 һәм 60 битле ике кисәге генә дөнья күрә. Арслановның язмышы төгәлләнми кала. Сюжетның кайсы юнәлештә үсәчәген күзаллаганда, аның алдында ике юл ачыла: яки үзеңдә көч һәм ныклык табып яңа идеаллар өчен көрәшкә кушылу, яисә реакция ягына авышу. Н.Вәлиев Арслановның кайсы юл белән китәчәген фараз итми, мәсьәләне ачык калдыра. Әлбәттә, беренче версиянең булуы мөмкин түгел. Аумакай, принципсыз типның нык ихтыярлы революционерга әверелүен көтү катгый инкяр ителә. Революцион көчләр ныгып, кем-кемне мәсьәләсе янә көн тәртибенә басканнан соң бөтен барлыгыңны көрәшкә багышлау, хәтта гомереңне дә кызганмау таләп ителгән хәлиткеч моментта Арслановлар вак җаннарын саклар өчен теләсә нинди түбәнлекләргә һәм хыянәткә барырга әзер булачаклар. Революциянең күтәрелеш этабында хәрәкәт итеп, көрәшче, хәтта җитәкче-оештыручы ролендә йөргәннәр дә кырыс сынау чорында югалып, куркып калырга мөмкиннәр. Г.Ибраһимовның «Безнең көннәр» (1914) романында шундый активистлардан Баязид карый ахырда провокаторга әверелә, Нигъмәт казый шөһрәт сөюче эксплуататор, дин әһеле булып китә һ.б.
Бу юнәлештә күзәткәндә әдәбиятчының «рухи сынау» ситуациясе «социаль сынау» ситуациясеннән аерылгысыз» дигән фикере бөтен тулылыгы белән ачылып китә.
Ф. Әмирхан талантының характерлы тагын бер ягы — аның көчле сатира остасы булуы. Язучының «Фәтхулла хәзрәт» повесте үз иҗатында гына түгел, бәлки бөтен татар әдәбиятындагы иң яхшы сатирик әсәрләрдән берсе булып тора. Шунысы куанычлы, Н.Вәлиев повестька анализ ясаганда әдәбият белемендә инде әйтелгән фикерләр белән генә канәгатьләнеп калмый. Әдәбиятчыларның бердәм билгеләвенчә, «Фәтхулла хәзрәт» повестенда Ф.Әмирхан татар җәмгыятендә феодализм калдыкларын фаш итеп, искелеккә зур удар ясады. Н.Вәлиев үзенең тикшеренүләрендә тагын да ары китә: «автор һәм герой» проблемасы аша күзәтеп, язучының героена мөнәсәбәтен өйрәнә. Бу җәһәттән, Н.Вәлиев Ф.Әмирханның искелектән көлүе усал да, шул ук вакытта күңелле дә көлү булмыйча, «күз яшьләре үтәли көлү» икәнлеген билгели. Әдәбиятчы, Фәтхулла хәзрәтнең надан, әхлаксыз тип икәнлеген әйтү белән бергә, аның кеше буларак кызганыч икәнлеген дә ача. Дөрестән дә, иске тормыш сакчысы Фәтхулла хәзрәт шул тирәлекнең кызганыч корбаны да иде. Бу урында Фәтхулла хәзрәтне язучының «Габделбасыйр гыйшкы» исемле хикәясендәге Габделбасыйр образы белән бәйләнештә карау уңышлы булыр иде. Габделбасыйр, иң иске тип мәдрәсәләрнең берсендә «укып» ятучы шәкерт, үзе бер тапкыр да күрмәгән, белмәгән кызга гыйшык тота. Хыялдагы очрашулар, сөйләшүләр Габделбасыйрның хәлен көлке дә, аяныч та итеп күрсәтәләр. Буш куык хыяллар белән генә яшәүгә дучар ителгән шәкертнең кызганыч бер җан иясе икәнлеген дә шәрехли язучы. Габделбасыйр да иске мәдрәсә корбаны, шәхесе сындырылган, акылы томаланган рухи гарип адәмнәрнең берсе. Ул да котылгысыз рәвештә Фәтхулла хәзрәткә әйләнеп бара. Менә ни өчен дә Ф.Әмирхан андый типларның мескенлеген, чарасызлыгын сатира утына алса да, аларны кеше буларак кызгана да әле. Язучыны борчый, ачындыра торган, аның игътибарын җәлеп итәргә мәҗбүр иткән зур темаларның берсе иде бу. Шуңа күрә язучының сатирасы да «күз яшьләре аша» көлү, кешелекле көлү булып чыга.
Шул рәвешчә, Н.Вәлиев Ф.Әмирхан поэтикасының яңа сыйфатларын ачып, укучының игътибарын язучы иҗатындагы күләгәдәрәк кала килгән якларына юнәлтә: Әмирхан геройларының рухи тормышына үтеп кереп, кызыклы фактларны ача, образлар дөньясының үзенчәлеген күрсәтә.
                                                                      

1986

(Чыганак: Фәрит Бәшир Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. — 143 б.).


Комментарий язарга


*