ТАТ РУС ENG

Фоат ГАЛИМУЛЛИН Фатих Әмирхан һәм тәнкыйть

Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан XX гасыр сүз сәнгатендә гаять тирән эз калдырды, татар әдәбиятының төрле жанрлары үсешенә нык этәргеч бирде. Аның вакытсыз үлеме Г. Тукайдан соң татар әдәбиятында иң зур югалтуларның берсе булды.
Ф. Әмирхан иҗаты гасырның буеннан-буена әдәбият галимнәренең, тәнкыйтьчеләренең игътибарын җәлеп итеп килде. Шулай да Казан көнчыгыш педагогия институтының (хәзер КДГТУ) татар әдәбияты кафедрасы галимнәре бу эштә әйдәп баручылар булдылар. Билгеле булганча, нәкъ менә биредә беренче булып татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оешты. Бу 1925 елда булды. Аның беренче мөдире булып Г. Сәгъди эшләде. Г. Рәхим, Г. Сәгъди, Г. Нигъмәти биредә фәнни курслар тудырдылар, әдәбият тарихын яздылар, методик хезмәтләр барлыкка китерделәр. Алар татар әдәбияты, театры турында язган хезмәтләрендә сүз сәнгатебезнең олы күренеше булган Ф. Әмирхан иҗатына кагылмыйча үтеп китә алмыйлар. Чөнки ул тудырган традицияләр, телисеңме-теләмисеңме, аннан соңгы әдәбиятның бөтен тарихы буена үзләрен сиздерми кала алмадылар. Исеме бөтенләй тыелган Г. Исхакый традицияләре яшәгән кебек, Ф. Әмирхан иҗатының тәэсире дә әнә шундый затлы нигез булып калуын дәвам иттерде.
Дөрес, Көнчыгыш педагогия институты галимнәре дә Ф. Әмирхан иҗатын заман таләп иткән социологизм кысалары белән үлчәргә тиеш булдылар. Г. Сәгъдинең «Пролетариат диктатурасы чорында татар әдәбияты», «Татар театры» кебек хезмәтләрендә Ф.Әмирханның буржуаз әдәбияты вәкиле буларак калуына гаҗәпләнергә кирәкме икән? Гали Рәхим исә Ф. Әмирхан иҗатын көнчыгыш сүз сәнгате традицияләре яктылыгында да карый, бу яктан кызыклы күзәтүләр ясый. Гали Рәхимнең биредә Шәрык әдәбияты тарихын бик тирән, мавыктыргыч итеп укытканлыгы мәгълүм. 1928—1929 елларда монда татар әдәбияты тарихыннан ассистент-практикантлар булып Гали Халит, Гази Кашшаф һәм Гомәр Толымбайлар эшли башлый. Боларның өчесе дә Ф. Әмирхан иҗатына битараф кала алмыйлар. Гомәр Толымбай исә бу мәсьәләдә әдәбият тарихыбызда аерым урын тота. Без бу хакта алга таба җентекләбрәк тукталырбыз.
1931—1937 елларда биредә күренекле галим, әдәби тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәти эшли. Соңгы ике елында профессор була, татар теле һәм әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә. Татар әдәбиятын, әдәбият белемен һәм театрын үстерүгә гаять зур хезмәт куйган бу галим Ф. Әмирхан иҗатын читләтеп узмады, аның талантын таныды, шул ук вакытта ул да, гомуми тенденцияләргә бирелеп, бу каләм остасы иҗатына социологизм күзлегеннән карамый булдыра алмады. «Фатих Әмирхан, «Фәтхулла хәзрәт» сурәтен биреп, искечелеккә тәнкыйть белән генә калмый, буржуа яңа тормышның идеаль үрнәге турында да хыял итә»,— ди ул. Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясенең татар драматургиясе үсешендәге урыны турында сүз барганда да, Г. Нигъмәти моны тагын да Ф. Әмирхан иҗатының әһәмиятен киметеп карау юнәлешендә эшли. «Татар буржуа… тормышыннан җитешлекләр, уңай күренеш һәм каһарманлыклар эзләп, шул теләккә җавап бирердәй пьесалар мәйданга китерүне (мәсәлән, Ф. Әмирханның «Тигезсезләр»е) алга куйган бер вакытта, шушы комедиясе белән (Ш. Камал. — Ф. Г.) драматургия өлкәсендә беренче адымын атлаган». Биредә Ф. Әмирханны пролетар рухта иҗат итүчеләргә каршы кую тенденциясе ята.
Ләкин нечкәләп һәм объектив тикшерүче буларак, Г. Нигъмәти Ф. Әмирханның сурәтләү осталыгын, аның иҗатындагы зыялылыкны да гадел бәяли. «Ф. Әмирхан,— ди ул,— реалист язучы. Ул, каһарманнарын биргәндә, аларның хәрәкәт, кыланыш, психикаларындагы бөтен ваклыкларынача күрсәтергә тырыша. Шуның белән бергә Ф. Әмирхан хикәяләрендә, каһарман тормышындагы обстановканы күрсәтеп, шуның аша каһарманның характеристикасын ачу алымнары да бар». Ул моңа иллюстрация рәвешендә «Урталыкта» романыннан бер мисал китерә. Һәм нәтиҗә ясый: «Фатих Әмирханда тормыш картиналарын бирү тулы булу белән бергә, аларның билгеле теләккә юнәлдерелеп бирелгәнлеге дә ачык». Ул моны Мәҗит Гафуриның «Эшче» поэмасындагы сәнгатьлелек турында сүз алып барганда әйтә. Бу очракта Галимҗан Нигъмәти ясаган типологик чагыштыру Мәҗит Гафури файдасына түгел. «Монда (ягъни «Эшче» поэмасында.— Ф. Г.),— ди ул,— тормыш күренешләрен бирү юк дәрәҗәсендә аз урын ала». Шул рәвешле, әдәбиятның эчке хасиятләрен һәм аның сүз сәнгате буларак үзенчәлеген яхшы аңлаган Г. Нигъмәти дөресендә Ф. Әмирханның сүз рәссамлыгы осталыгын бәяли һәм тәкъдир итә.
Безнең кафедраның беренче аспирантлары Мөхәммәт Гайнуллин, Җамал Вәҗиева, Маһинур Фәйзуллиналар да Фатих Әмирхан иҗатын читләтеп үтә алмадылар. М. Гайнуллин «XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән хезмәтендә (1966, рус телендә) Ф. Әмирхан иҗатын татар демократик әдәбиятының бер казанышы буларак карый. Аны Г. Тукай, Г. Камаллар белән янәшә куя. Дөрес, Мөхәммәт Гайнуллин һәм Җамал Вәлидиләрнең «XX йөз башы татар әдәбияты» дигән хезмәтләрендә Фатих Әмирханга нигездә әнә шул утызынчы елларда ныгып урнашкан карашларга таянып бәя бирелде. Моңа безнең институтта белем алган Хәсән Хәйри дә кушылды. Ул әле хәтта 1958 елда да болай дип язды: «Фатих Әмирханның мәхәббәте… буржуа яшьләренә юнәлгән, ул аларны татарлар тормышына яңалык кертүчеләр, Европа культурасы үзләштереп эш итүчеләр, дип, әсәрләрендә идеаллаштырып гәүдәләндерә. Фатих Әмирхан хезмәт иясе яшьләре образларын тудырмады, аларны күрмичә үтте. Түбәнрәк катлаулардан чыккан шәкертләр, социал-демократлар оешмалары белән бәйләнеше булган, эшчеләр хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәткән яшь кеше образлары тискәре буяуларда гына сурәтләнде». Мондыйлар сыйфатында ул «Урталыкта» романында гәүдәләндерелгән образларны атый. Бу Ф. Әмирхан иҗатына үтә берьяклы килү, гомумән, бу каләм әһеленең язучы буларак төп хасиятләрен исәпкә алып эш итмәүдән килә иде.
Аның каравы Абдулла Җамалетдин улы Сайгановның җитмешенче еллар бантында Ф. Әмирхан иҗатына багышланган зур фәнни хезмәте бу олы сүз рәссамының мирасын бәяләүдә яңа бер баскыч булды. Ул «Фатих Әмирхан эстетикасы һәм XIX йөз ахыры — XX йөз башы татар реалистик әдәбиятында эстетик идеяләр» дип аталды. Биш бүлектән торган теоретик яктан тирән эшләнгән әлеге хезмәт татар әдәбияты үсеше тенденцияләрен билгеләүдә, шул казанышлар җирлегендә Ф. Әмирханның татар әдәбияты үсеше тарихындагы урынын ачыклауда әһәмиятле сүз булды. А. Җ. Сайганов әдип Ф. Әмирхан эстетикасының тарихи алшартларын аеруча җентекле күзәтә. Аның зыялы, фәлсәфи, сәнгатьчә камил иҗаты пәйда булуының һәм үсеш алуының эзлекле һәм табигый күренеш булуын раслый. Чөнки татар сүз сәнгатенең Ф. Әмирханга кадәрге үсеше мондый иҗат каләменең барлыкка килүенә җирлек хәзерләде. Татар реализмының эстетик генезисы, сәнгать (әдәбият) һәм чынбарлыкның мөнәсәбәте мәсьәләсе, сүз сәнгатенең үзенчәлеге, әдәбиятта һәм сәнгатьтә типиклык проблемасы, эстетик идеал һәм иҗтимагый гамәл кебек мәсьәләләрне куюы, аларны Ф. Әмирхан иҗатына гына таянып түгел, бәлки аңа кадәрге һәм аның чорындагы барлык игътибарга лаеклы әдәби әсәрләр һәм иҗтимагый-сәяси хәл-әхвәлләр белән тыгыз бәйләнештә каравы А. Җ. Сайганов хезмәтенең теоретик нигезенең җитдилеге, аның киң колачлылыгы турында сөйли. Шул ук вакытта ул әдәбият-сәнгатьнең милли үзенчәлеге һәм халыкчанлыгы турында да кызыклы күзәтүләр һәм гомумиләштерүләр ясады. Моны эшләгәндә, ул Фатих Әмирхан иҗатын үзәккә куйды. Билгеле булганча, үзенең сәнгатьчә камиллеге белән Ф. Әмирханның иҗади мирасы моңа мөмкинлек бирә.
Шул рәвешле, А. Җ. Сайгановның бу һәм «Татар реалистик әдәбиятында типиклык проблемасы» кебек хезмәтләре XX гасыр эстетик фикеребезне үстерүгә җитди өлеш кертте. КДУ галимнәре Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин, Йолдыз Галимҗан кызы Нигъмәтуллина, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан Г. Халит һәм башкалар алып барган фәнни-тикшеренү агымына үзенең җитди хезмәтләре белән килеп кушылды. Билгеле булганча, бу хезмәтләр А. Җ. Сайгановның докторлык диссертациясе нигезендә дә ятты.
Сүз дә юк, ул вакыттагы идеологик таләп буенча, алар сыйнфыйлык, коммунистик фиркалелек карашыннан чыгып язылганнар, шуңа күрә аларда кайбер тенденциоз, фән күзлегеннән караганда төгәлсезлекләр, ялгыш нәтиҗәләр дә бар. Ләкин без, бодай бөртекләрен кибәктән аера белмәгәнбез шикелле, А. Җ. Сайганов хезмәтләреннән дә чын фәнни сыгымталарны аралап алабыз, ә алар, мәгълүм булганча, күбрәк һәм бүген дә Ф. Әмирхан иҗатын объектив өйрәнүдә әһәмиятләрен җуймаганнар. Тикшеренүдә гадел һәм намуслы булган галим хезмәтенә вакыт тарафыннан олы бәя бирелүнең матур мисалы бу.
Ләкин Ф. Әмирхан иҗатын, аның шәхесен бәяләү төрле чорларда төрлечә булды. Хәзер без егерменче-утызынчы еллар мохитенә әйләнеп кайтып уйланырга тәкъдим итәбез. Утызынчы еллар, дидекме, шунда ук аңда вульгар социологизм дигән нәрсә яңарды. Вульгар социологизм тарафдарлары өчен уртак сыйфат аларның барысының да 1917 елның октябренә кадәр булган әдәби мирасны инкарь итү иде. Язучы һәм дәүләт эшлеклесе Афзал Таһиров вульгар социологизмчыларның гомуми карашын менә бу рәвешле белдереп чыкты: «Элекке татар әдәбияты арасында, бәлки, классигы да бардыр, ләкин алар бит — буржуа тормышы өчен кирәк булган агитка». Гомәр Гали дә шуннан бераз алда — инде адреслап — ягъни Г. Тукайга карата шуңа охшашрак фикер әйтеп чыгыш ясаган иде. «Тукай — шәп шагыйрь,— диде ул,— ләкин ул идеология ягыннан шул көйгә эшче-крестьян массасына тәкъдим итәргә ярый торган шагыйрь түгел». Шул рәвешле, Азат Әхмәдуллин сүзләре белән әйткәндә, «кайбер сәнгатьчеләр (аеруча пролетариаттан чыкканнары.— Ф. Г.) революцион чынбарлык үзеннән-үзе эстетик табигатькә ия дигән фикер чыгаралар. Моннан инде социалистик җәмгыять өчен культура мирасының әһәмияте юк дигән нәтиҗә ясала».
Ф. Әмирханның инкыйлабка кадәрге иҗаты да гаять каршылыклы бәхәсләр уятты. Ул вафат булгач, аның шәхесе һәм иҗаты хакында җылы гына фикер әйтүчеләр дә булды, «Кызыл Татарстан» газетасында 1926 елның 12 март санында басылган кайбер фикерләрне генә күрсәтеп үтик:
«Ф. Әмирхан татар интеллегенциясенең һәм татар милли инкыйлаб хәрәкәтенең башында торучыларның берсе иде». (Ибраһим Бикколов)
«Ф. Әмирхан — бөек классик һәм матур әдәбиятыбызның энҗесе». (Фатих Кәрими, Фәхрелислам Агиев)
«Ф. Әмирхан ялкынлы хөрриятче, искелеккә, тарихка рәхимсез һөҗүмче иде». (Җамал Вәлиди)
Әлеге фикерләрне әйтүчеләрнең гаделлекне яклаучылар булуларына, сиксән елга якын вакыт узгач булса да, тиешле бәяне бирергә кирәк. Ф. Әмирханның үзен генә түгел, аның турында уңай фикер белдергән шәхесләрнең дә сәяси яктан бик нык гаепләнеп телгә алынуларына очрыйбыз. Әле генә исемнәре аталган авторлар белән бәхәскә кереп, Гомәр Толымбай, мәсәлән, мондый хөкем чыгара: «Татар милләтчеләре, Әмирханга революцион хезмәтләр тагып, аны Гегельләр белән янәшә куеп, татар эксплуататорларының чын сыйнфый йөзләрен яшермәкче булалар». Ул бигрәк тә бу уңайдан Фәтхи Бурнашка карата кискен сүзләр әйтә. Ник дигәндә, Ф. Бурнаш шул ук «Кызыл Татарстан» газетасының 1926 елның 11 март санында Ф. Әмирханның вафатына карата язылган мәкаләсендә болай дигән иде: «Фатих Әмирхан… яшь буын һәм аның омтылышларының дусты иде. Фатих Әмирхан үзенең әсәрләрендә … мәдәни бөтенлек, татарның үз ихтыярына ышанычлылык настроениеләрен җырлады… Ул яңа мөхәррир, яңа приказчик, яңа шәкерт-студент, яңа хатын-кыз типларын рәсем итә башлады… безнең өчен аның инкыйлабчылыгы шәкертләр хәрәкәтендә юлбашчылык итүдә бөек урын тотуында, үзенең заманасындагы мактаулы идеалларның тезгенендә торуындадыр… Ул хезмәтләр мәйданда булмаганда, без Октябрь бусагасында үзебезне хәзерлексезрәк, көчсезрәк сизгән булыр идек. …Ул хезмәтләр булмаганда… татар хезмәт ияләренең… мәдәни дәрәҗәләрен, сәяси баскычларын күтәрү, дәүләтчелекләрен үстерү авыр булган булыр иде. Менә без бүген шуның өчен аның исеме каршында ихтирам белән калабыз»* (* Ф. Бурнаш. Әдәбият һәм сәнгать турында.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1978.— 102—103 б.). Болар, — әлбәттә, Гомәр Толымбайның сәяси карашларына аркылы килә торган фикер. Шуның өчен ул, беразга гына Ф. Әмирханны читкәрәк куеп торып, бөтен ачуы белән Ф. Бурнашка ташлана. Аңа ул вакыттагы мөһерләрнең иң куркынычлысын тага — солтангалиевче! «Күп кенә еллар солтангалиевчеләрнең көчле йогынтысы астында булган шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш: та Әмирханны чын бер демократ итеп күрсәтергә тырышты»* (* Совет әдәбияты.— 1935.— № 4—5.— 96 б.),— ди.
Ф. Бурнашны бу рәвешле бәяләүнең тагын бер сәбәбе бар иде. Ф. Бурнаш: Ирек мәйданында Ф. Әмирхан белән хушлашу митингын ачканда чыгыш ясый. Дөрес, ул, шул вакыттагы таләпләргә туры китереп, Ф. Әмирханга карата уңай фикерләрне тыенкы гына әйтә (гәрчә сүз вафат булган кеше турында барса да). Ф. Хөсни искә алуынча, аның сөйләвеннән түбәндәгеләр аңлашыла: «Ф. Әмирхан дигәне бераз тегеләйрәк булган икән. Беренчедән, …мулла малае икән. Икенчедән, ул … революциядән соң бик алай ишеп торып язмаган да, имеш. Шулай да үзе, аумакайлык күрсәтеп йөрмәгән, сәламәтлеге начар булуга карамастан, эшләгән, укыткан, газеталарга мәкаләләр язган, кыскасы, платформалы кеше булган»* (* Совет әдәбияты.— 1964.— № 1.— 79 б.). «Платформа» дигәндә, «советчыл нигез» дигән фикер аңлашылса кирәк. Әйе, Ф. Әмирхан, 1920 елда төзелгән Татарстан җөмһүрияте милләтебезгә үсәргә күпмедер мөмкинлекләр бирер дип өметләнеп матбугатта чыгыш ясый. Ләкин тора-бара, кешеләрнең большевиклар идеологиясе колы булып әверелә баруларын күреп, «Шәфигулла агай» кебек үтергеч сатира әсәрен дә яза. (Кайгы митингында чыгыш ясаучылар бу турыда белгән тәкъдирдә ничегрәк сөйләрләр иде, монысы билгесез, ул очракта, ихтимал, соңгы юлга болай зурлап озату гомумән дә булмас иде.) Әле бу хәлендә дә Гомәр Толымбай кебекләр Ф. Әмирханны дошмани бер шәхес иттереп күрсәтергә тырыштылар.
Әмирхан Еники дә ул көннәрне яхшы хәтерли. Ф. Әмирхан үлгән көннәрдә аның «нинди язучы» булуына килгәндә, монда… бик тиз катгый бер караш өстенлек алды: Фатих Әмирхан — буржуа язучысы! Үлүенә багышланган беренче мәкаләләрендә үк (мәсәлән, Габдрахман Сәгъди мәкаләсе) ул караш ачык әйтелгән иде, аннары, күп тә узмый, андый караш: әдипкә, көйдереп суккан шикелле, кырып та бетермәслек итеп ябыштырылды. Бу эштә Гомәр Толымбай аеруча зур тырышлык күрсәтте. Әдипнең үлүенә бер ел тулу уңае белән ул болай дип язып чыкты: «Ф. Әмирхан, буржуа сыйныфы сәнгатьчесе буларак, буржуа сыйныфы алга барганда алга барды. Буржуа сыйныфы бетүгә йөз тоту белән бергә, ул да зәгыйфьләнде, төшенкелеккә йөз тотты». Шуннан соң ике ай үткәч, аның әсәрләренә шул ук Гомәр Толымбай мондый карар чыгарды: «Бу китапларның хәзерге вакытта эшче-крестьяннарга бер тиенгә дә кирәкләре юк. Шулай булгач, хәзерге көндә боларны бастырып тарату сәяси җинаять булачак».
Мондый мөнәсәбәт Ф. Әмирханның татар әдәбиятына, милләтне тәрәккый иттерүгә керткән өлешен һәм әдәби мирасын тулысынча кире кагу иде. Монда Г. Толымбай бер кагыйдә белән генә эш итте: инкыйлабка кадәрге мирас — буржуа эчтәлекле, аның яңа тормыш төзүчеләргә кирәге юк.
Г. Толымбай хәтта татар әдәбиятының олы тарихын бөтенләй дә танымау ягында. 1935 елда Ф. Әмирханга багышланган мәкаләсендә ул болай ди: «Татар әдәбияты советлар иленең яшь әдәбиятларыннан. Буржуаз рух белән сугарылган әдәбиятның XIX йөзнең соңгы яртысында гына чынлап барлыкка килүе дә шул яшьлекне яхшы күрсәтеп тора». Бу юлларның авторына әйтәсе килә, «буржуаз рух белән сугарылган әдәбият» буржуаз мөнәсәбәтләрнең үзләреннән дә алда барлыкка килә алмый бит. Бу әле татар әдәбиятының XIX йөзгә кадәр үк зур үсеш алганлыгын инкарь итүгә дәлил була алмый.
Г. Исхакый, Ф. Әмирхан кебек классик әдипләрне урынлы-урынсыз сүгү, башка каләм әһелләренә каршы кую утызынчы елларда иң югары ноктасына җитә. Мөхәммәт Гали, мәсәлән, бер мәкаләсендә аларны Г. Тукай белән «сөзештерә». «Революциягә кадәр булган татар буржуа әдәбиятында, татар милләтчеләре һәм аларның революциядән соңгы калдыклары, Тукайның бу кыйммәтле әсәрен томалап калдырырга тырышып, шедеврлык урынын татар буржуа милләтчесе Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» һәм Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»енә бирергә тырышкан булсалар, без бүген ул тасвирлыкны Тукайның «Яңа Кисекбаш»ына бирәбез».
Бу бөек иҗатчыларыбызны уртак максатлы һәм дустанә каләмдәшләр итеп күрсәтү хакыйкатькә тугры калу булыр иде. Күренекле әдәбият галиме Мансур Хәсән улы Хәсәнов нәкъ шулай эшли дә. Ул «Аң» журналында хезмәттәшлек иткән Г. Тукай, Г. Ибраһимов һәм Ф. Әмирханның әдәбиятыбызны яңа казанышлар белән баетудагы хезмәтләрен югары бәяли. Алар иҗатының үз халкы үсешендә «яңа дәвер ачып кына калмау»ларын, бәлки Урта Азия, Казакъстанда да «көчле яңгыраш алу»ларын горурланып билгеләп үтә. Аларның бер үк вакытта тәнкыйтьне нигезләүдәге хезмәтләрен тәкъдир иткәндә дә гадел эш итә.
Г. Исхакый, Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан. Бу өч кеше бер-берсен никадәр хөрмәт итеп, бер-берсенең иҗатларына таләпчән булып яшәделәр. Аларны, Мөхәммәт Гали язганча, шедеврлыкны кемгә бирү мәсьәләсе беркайчан да борчымады. Алар, дустанә булып, уртак гамьне уртага салып, иҗат иттеләр, шул ук вакытта бер-берләренә таләпчән мөнәсәбәт күрсәттеләр. Ләкин Г. Тукай инкыйлабка кадәр яши алмады, Г. Исхакый исә 1917 елның октябрь аендагы үзгәрешләрне кабул итмәде, чөнки большевикларның милли мәсьәләне гадел хәл итәчәкләренә ышанмады. Ф. Әмирхан исә шулай да: «Революциянең мәдәни төзелеш бабындагы адымнары хәзер инде гаять киң, гаять кызу атланалар»,— дип сөенде. Ләкин тиздән ул күп нәрсәләргә ачык күз белән карый башлады. Г. Толымбай кебек ортодоксаль вульгар социологизм тарафдарларының аңардан риза булмаска нигезләре юк түгел иде.
Ф. Әмирхан 1923 елның 6 июнендә Уфада яшәүче шагыйребез һәм язучыбыз Мәҗит Гафурига Казаннан хат яза. Ул анда болай ди: «Сез соңгы елларда шактый күп нәрсә язып өлгерттегез. Бу — шагыйрь өчен зур бәхет. Менә мин һаман әле гомеремнең шул дәверенә килеп чыга алмыйм. Бары соңгы елларда гына үземнең «амплуамны» табып алдым, соңгы елларның соңгы көннәрендә генә чын-чынлап яза башлау дәверемне башлап китәм бугай». Аягы хәрәкәтләнмәгән, җитмәсә плеврит белән авырган Ф. Әмирхан соңгы елларда әллә ни яза алмаган, әлбәттә. Ләкин тагын бер сәбәп бар, ул да булса — аның яңа чынбарлыктан гайрәте чигү. Ул 1917 елдан соң «амплуа», ягъни нәрсәне ничек язу турында уйлана, ләкин таба алмый азаплана, ниһаять, таба: «Шәфигулла агай» кебек әсәрләр язарга кирәк икән ләбаса!
Шул ук 1923 елда, бер әдәби кичәдән соң яшьләр белән сөйләшеп утырганда, ул үзенең әрнүләре турында әйтә: «Ниндидер шәриат җитми, рәхәтләнеп язарга тотынып китә алмыйм. Күптән инде «Карт кыз» мәүзугы башта өстерәләп йөри, аның ялгызлык хисе белән җәфа чигүе, бу социальный революцияне дошман тотуы, үз-үзен зәминсез (җирлексез.— Ф. Г.) хис итүе. Быел кыш азагында, шул ике мәүзугны язып, хикәя рәвешендә тәмам итәргә тиеш бит мин…». Шунда ук өстәп тә куя: «Ләкин мин бу хикәяләремне тиз бастыра алырмын дип өметләнә алмыйм». Әлбәттә, ул монда әйткән кәгазь кытлыгы, нәшриятның бик акрын аякка басып килүе генә сәбәп булмый, ул үзе әйткән «социальный революцияне дошман тоткан» образлар сурәтләнгән әсәрләренең дөнья күрмәве сәяси як белән бәйле иде.
Моннан күренгәнчә, Ф. Әмирхан кыю, хөр фикерләүче кеше булган. Үзенең ихлас уйларын яшьләр аудиторияләрендә дә ачыктан-ачык әйткән. Каләмдәшләре белән аралашканда, ул тагын да ачыграк булган. 1922—1926 елларда аның белән еш аралашып яшәгән Мәхмүт Бөдәйлинең истәлекләре кызыклы. Беркөнне алар Ф. Әмирханның Яңа Бистәдәге өендә Кәрим Тинчурин, Гаяз Мансуров, Мәхмүт Бөдәйли әдип белән очрашалар. Сөйләшеп утырганда, Ф. Әмирхан сатирик әсәрләр язуга теләге көчәйгәнен әйтә һәм шунда ук «Сибгатулла абзый» исемлесен укып күрсәтә. Сибгатулла дигән бу кешене язучы дингә бик нык бирелгән итеп тасвирлый. Дөрес, ул үзе гыйлемле түгел, ата-бабасыннан, дин әһелләреннән ишеткәннәре белән мәгълүм атланган. Әмма шул белгәннәрен гаҗәеп төгәллек белән үти. Ишектән уң аягын атлап керә. Кяферлар эшләпәсенә охшамасын өчен, киез эшләпәсенең бер читен ерык итеп кую дисеңме һәм башкалар, һәм башкалар.
Әсәрнең соңында, «үлсәм-нитсәм, сөягем изге җирләрдә калсын» дип, аркасына биштәрен күтәреп, хаҗ сәфәренә чыгып китә.
Мондый әсәрне Ф. Әмирхан ни өчен язган? Совет хакимияте урнашып, коммунистлар идеологиясе шартларында атеизм дулкынына иш янына куш булсын дипме? Булмаска тиеш. Чөнки, күргәнебезчә, Сибгатулла абзый образы автор тарафыннан җиңелчә юмор белән өртелеп сурәтләнгән. Шулай уйланылган бу әсәр үзе генә әллә ни әһәмияткә ия түгел. Ул аннан соң язылачак икенче бер әсәрне тагын да тирәнрәк аңлау өчен ачкыч булып хезмәт итә. Димәк, «Сибгатулла абзый» әсәре янында тагын шул мәүзугны дәвам иттерерлек икенче әсәр дә булырга тиеш.
Мәхмүт Бөдәйли искә төшерүенчә, икенче тапкыр кергәндә, Ф. Әмирхан аңа болай ди:
–    Энесе дә шундый ук фанатикмы?
–   Анысыннан да сукыррак. Монысы марксизмны дингә, тышкы йолаларга әйләндерә…
Сүз, әлбәттә, «Шәфигулла агай» хикәясе турында бара дип уйларга кирәк. Жанры «дустанә шарж» дип билгеләнсә дә, ул, гасырлардан килгән дини инануларыбызны тулысы белән кире кагып, аның кеше күңелендәге урынын марксизм-ленинизм белән тутырырга омтылучы фанатикны күрсәтү ниятендә язылган. Сибгатулла абзый диннең төп асылын аңлап бетермәгән кебек, Шәфигулла абзыйның да марксизм-ленинизмның төбен белүе турында сүз алып барып булмый. Әмма аларның эш-гамәлләрендәге, сөйләгән сүзләрендәге охшашлыкны күрми мөмкин түгел. Әсәрнең әлеге Шәфигулла агайның Мәскәүгә Владимир Ильичның каберен зиярәт итәргә «партийный хаҗ»га җыенып китеп баруы белән тәмамлануы бу охшашлыкны тагын да арттыра. Шәфигулла агайның беренче хикәясендәге Сибгатулла абзыйдан кайсы төше ким? Әлеге хикәяләр төбендәге иронияне, кинаяне аңлату өчен, аларны бер-бер артлы укырга кирәк. Шунсыз икенчесен аңлауның үткенлеге күпмедер кими. Ләкин коммунистик идеология тамыр җәйгән егерменче еллар урталарында «Шәфигулла агай» әсәрен бастырып чыгару турында уйларга да мөмкин түгел иде. Шулай булгач, күрәсең, әдип «Сәмигулла абзый»ны бастыруның да мәгънәсен күрмәгән.
Әле бу әсәрләре мәгълүм булмаса да, вульгар социологизм корбаннарының иң күренеклесе Фатих Әмирхан булды. Аңа либераль буржуа язучысы дигән мөһер басылды. Иҗатына «анализ» әнә шул хөкемне һичнигә карамый раслауга гына кайтып калды. Мәгълүм ки, Ф. Әмирхан иҗатына егерменче-илленче еллар тәнкыйтьчеләре биргән бәя нигездә социаль яктан гына якын килү нәтиҗәсе булды. Эстетик кануннар үзеннән-үзе читтә калдырылды. Әдәби әсәрләргә ниндидер социаль заказ нигезендә алдан билгеләнгән хөкем белән карамыйча, аларның үзеннән объектив нәтиҗә чыгаручы галимнәр Ибраһим Нуруллин, Абдулла Сайганов, Мансур Хәсәнов, Резеда Ганиева, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башкалар хакыйкатьне әйткәнче утыз-кырык еллап вакыт кирәк иде шул әле.

2001 ел

(Чыганак: Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты. – Казан: Мәгариф, 2005).


Комментарий язарга


*