ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ Фатих Әмирхан тормышына бәйләнешле документлар

Әдип тормышына һәм ижатына бәйле булган бу документлар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һем тарих институтының кулъязмалар бүлегендә сакланалар. Текстлар басмага шул чыганаклар буенча хәзерләнде.

№ 1 Таныклык
Казан өяз училищелар советы, Казан шәһәре Яңа бистәдәге указлы имамның улы Мөхәммәд-Фатих Мөхәммәд-Зариф улы Әмирхановның Яңа бистә мәдрәсәсе каршындагы рус классларының курсын уңышлы тәмамлап чыгуын раслый. Бу таныклык аңа Хәрби хезмәт үтү турындагы уставның 4-пункт, 56 статьясы буенча билгеләнгән льготалардан файдалану хокукын бирә.
Таныклык 1901 елнын 30 июлендә бирелде.
Казан училищелар советы рәисе    /имза/
Казан һәм Чар өязе халык училищелары инспекторы    Горохов /имза/

№ 2   Туу турында таныклык
Мөхәммәд-Фатих 1886 елнын1 январенда туды.
Әтисе — Казан мещаны, указлы имам Зариф Хөсәен улы Әмирханов.
Әнисе — Биби-Рабига Зиннәтуллина.
Метрика дәфтәренә 1-номер белән язылган.
Метрика дәфтәреннән дөрес күчергәнемне раслап — Яңа бистәдәге 9-таш мәчетнең указлы имамы Зариф Хөсәен улы Әмирханов
1907 елның 2 марты
/печать/

№ 3 Хәрби хезмәт үтәүне бер елга кичектерү турында таныклык
Казан мещаны Мөхәммәд-Фатих Мөхәммәд-Зариф уды Әмирханов 1907 елны хәрби хезмәтне үтү турындагы чакыру буенча хәзерләнеп килде. Аның тарафыннан тартып алынган 557 санлы җирәбә кәгазе буенча ул даими гаскәргә хезмәткә алынырга тиеш иде, ләкин Хәрби хезмәт үтү уставының 47 статьясы нигезендә гаскәрлеккә алынуы бер елга кичектерелде. Кичектерелү вакыты 1908 елгы чакыру белән чикләнә.
Хәрби хезмәтне үтү буенча Казан шәһәр комиссиясе тарафыннан 1907 ел 29 октябрь 424 санлы документ итеп бирелде.
Комиссиянең председателе      /имза/ Комиссиянең эш башкаручысы     /имза/

№ 4  Фатих Әмирхан распискасы
1908 ел, 6 май, Казан.
"Габдерахман әфәнде Дәүләтшиннан Габделгазиз вә Габделкадыйр Гобәйдуллиннарның һәдиясе уларак "Әльислах" газетасы файдасына йөз сум акча алдым.
"Әльислах" секретаре — Фатих Әмирхан.

№ 5 Фатих Әмирхан распискасы
1908 ел, 9 июнь, Казан.
Габдерахман әфәнде Дәүләтшиннан Гобәйдуллиннар хисабына өч йөз сум алдык /әүвәлге алганнарым хисап белән/.
Фатих Әмирхан
№ 6 Халык мәгарифе министрлыгы рөхсәте
Халык мәгарифе министрлыгы
Халык мәгарифе департаменты
Урта уку йортлары разряды
I нче эш башкару бүлеге
1911 ел, 10 февраль                                
№ 5033    I кушымта.

Халык мәгарифе департаменты Фатих Әмирханга өлгергәнлек аттестатына имтиханнар тапшырганда, аның мөселман татар булганлыгын искә алып, немец һәм чиркәү — славян телләре буенча имтиханнардан азат итүне сорап язган үтенеч.

Мәгариф министрлыгының канәгатьләндергәнлеген белдерә. Бу хакта Казан укыту округы попечителенә тиешле карар чыгару өчен хәбәр ителде.
Кушымта шушы хат белән кайтарыла.
Директор урынбасары
Хезмәтләрен үтәүче    /имза/
Эш башкаручы    /имза/

№ 7 Чистай Мөселман комитеты утырышы карары
Күчермәсе: Ф.Әмирханга
Россия Совет Федератив Республикасы Крестьян һәм эшче депутатлар Советы каршындагы Мөселман Комиссариаты Башкарма Комитеты.
1918 ел, 7 июнь
№ 567
Чистай шәһәре.


Шәһәр Советының Хуҗалык бүлегенә Мөселман эшләре Комиссариаты Башкарма Комитеты шушы елның 6 июнь утырышы беркетмәсеннән күчермә: Чистай шәһәрендә яшәүче Фатих Әмирханның аның шәхсиаты хакындагы гаризасы тыңланды.
Фатих Әмирханның аяклары бөтенләй хөрәкәтсезлеген /алар көчле ревматизм һәм параличтан зарарланганнар/ аның "Кояш", "Яңа вакыт" кебек популяр мөселман газеталары хәбәрчесе буларак еш кына юлда керергә туры килгәнлеген һем бу хезмәте төп яшәү чыганагы булуын искә алып карар бирелде:
Гаризасын канәгатьләндерергә лаек табарга һәм бу хакта шәһәр Советының Халык хуҗалыгы бүлегенә хәбәр итәргә.
Комиссариат председателе    /имза/
Секретарь    /имза/
№ 8 Бөтенроссия Көнчыгышны өйрәнү Гыйльми Ассоциациясе хаты
Фатих Әмирханга.
Халык Комиссарлары, Милләтkәр Советы, Бөтенроссия Көнчыгышны өйрәнү Гыйльми Fссоциациясе. 1923 ел, 19 март.
№ 314
Мәскәү, Грубниковский тыкрыгы, 19.
телефон 73-84

Халык Комиссарлары Милләтләр Советы каршындагы Бөтөнроссия Гыйльми Ассоциациясе Тарих-этнология бүлегенең татар культурасын өйрәнү буенча Үзәк комиссиясе шушы елның 3 февралеңдә булган утырышында Сезне Комиссиянең әгъзасы итеп сайлады һәм сездән аның Казан комиссиясен оештыруда катнашуыгызны үтенә.
Татар культурасын өйрәнү буенча төзелгән Үзәк Комиссия татар һәм аңа кардәш төрки-татар культураларын киң планда, узгандагысын һәм бүгенге хәлен өйрәнүне үзенә максат итеп куя.
Бөтенроссия Көнчыгышны өйрәнү Гыйльми Ассоциациясе, Тарих-этнология бүлеге мөдире    /имза/
Комиссиянең рәисе    /имза/
Секретарь А.Башкиров    /имза/

№ 9   А.Т.С.Ш.Җ.
Һөнәр, техника вә белемнәр баш идарәсе карамагындагы Татар театр техникумы. 1923 ел, 12 июнь
№ 287
Казан, Вознесенский урамы, 10.
Таныкнамә
Моны күрсәтүче Фатих Әмирхановның Татар театр техникумында татар әдәбияты укытучы булып эшләве раслана. Таныкнамәнең раслыгы имзалар һәм печать сугылу бәлән беркетелә.
Театр техникумы мөдире: З.В.Баязидский   /имза/.
Секретарь:    Никитина    /имза/

№ 10
Эшче, Крестьян һәм Кызылармеец депутатлар Советының Бөтенбашкортстан Үзәк Башкарма Комитеты. 1923 ел, 2 июль
№ 2499 Уфа шәһәре.
Уфа станциясе начальнигына бүген кымыз белән дәвалану өчен Татарстан республикасының җаваплы эшчеләренньн, авыру иптәш Әмирхан Чишмә станциясенә җибәреләчәк.
Әмирхан иптәшнең белдерүенә караганда, поездга утырганда тимер юл администрациясе аның кресло — велосипедын сүтмичә вагонга кертүгә каршы киләчәк.
Авыруның хәле үтә кыенлыгын искә алып һәм аның Чишмә станциясенә кадәр генә баруын күздә тотып, ВЦИК Сездән бу иптәшкә карата аеруча игътибар, ярдәм күрсәтүне бурыч итеп куя, аның креслосын йөртүгә каршылык итмәссез дип ышанып кала.
ВЦИК секретаре    /имза/
Эш башкаручы    /имза/
 
№ 11 "Татарстан" газетасының мөхбирлек билеты
Билет саны 38.
Моны күрсәтүче Фатих Әмирхан иптәш Татарстан Мәркәз Башкарма Комитеты һәм Партиянең Татарстан Өлкә Комитетының нәшере "Татарстан" газетаның даими мөхбиредер.
"Татарстан" газеты
мөхәррире:  Баһаветдинов  /имза/
Сәркатибе:    М.Гали     /имза/
Казан, 1923 ел, 15 август.

№ 12 Беркетмәдән күчермә
Татарстан Социаль Шуралар Җөмһүрияте
Мәгариф Халык Комиссариаты.
1924 ел, 26 май.
№ 509-9
                                                   
Фатих Зариф улы Әмирхановка
Шушы хат белән бергә Сезгә Гыйльми Үзәкнең Татарстан редакцион коллегиясе утырышының 1924 ел, 9 майда язылган 8 санлы беркетмәсеннән карар күчермәсен җибәрәбез.


Гыйльми саркәтиб: Хәмит Мөштәри.
Татарстан Халык Мәгарифе Комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәкнең Татарстан редакцион коллегиясенең 1924 ел, 9 майда уздырылган утырышының 8 санлы беркетмәсеннән карар күчермәсе
Тыңланды                                                               
Фатих Зариф улы Әмирханның "Чәчәкләр китерегез миңа" /1,5 басма табак/, "Мәет озатканнан соң" /2,0 басма табак чамасы/, "Беренче ашкыну" /5,0 басма табак чамасы/ әсәрләре Гомәр Толымбайский рецензиясе белән. Рецензент бу әсәрләрне эшче-крестьян укучысы өчен бер кызыгы да булмаган һәм аларны бастыру татар әдәбиятында реакцион юнәлешкә ярдәм булыр иде дип бәяли. Гаяз Максудов иптәш аңа авторның үз хезмәтләрен кире алу теләге барлыгын белдерде.
Карар кабул ителде
Авторга кайтарырга
Карар күчермәсе дөрес:
Гыйльми-педагогик комиссиялек секретаре /имза/

№ 13 Гыйльми Үзәк /Акадцентр/ хаты
Р.С.Ф.С.Р.
Татар Социаль Шуралар
Җөмһүрияте Мәгариф
Халык Комиссариаты,
Казан. 1925 ел, 23 июнь
№ 0912
Жуковский урамы, 10 йорт, Фатих Әмирхановка.
Татарстан мәгариф Халык комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк /Акадцентр/ тарафыннан Сез индивидуаль пенсия алуга тәкъдим ителдегез. Шушы эшне гамәлгә ашыру өчен Сезнең тарафтан кичектермичә түбәндәгеләрне хәзерләү сорала:
1.    Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы Социаль тәэминат бүлегеннән белешмә бланк /справочный лист/ алып, аны үзегезнең ихтыяҗ-хаҗәтләрегез хакындагы мәгълүматлар белән тутырып, алган җиргә кире тапшырасыз;
2.    Шул ук оешмадан бу ихтыяҗ күләмен раслату өчен "эксперт-контроль комиссиясенә" язылган кәгазь аласыз;
3.    Үзегезнең кыскача тәрҗемәи хәлегезне язып, Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы Социаль тәэминат бүлегенә китерәсез.
Гыйльми Үзәкнең гыйльми секретаре         /имза/.

 

Искәрмәләр
№ 1. Беренче мәртәбә басыла. Документ рус телендә язылган, тәрҗемә итеп бирелде, автограф /16 ф., 2 тасв., 2 эш/.
Чар өязе — Царевококшайск /хәзерге Йошкар-Ола шәһәренең иске исеме/ өязе.
№ 2. Беренче мәртәбә басыла. Текст рус телендә язылган, тәрҗемә ителде, автограф /16 ф., 2 тасв., 1 эш/.
№ 3. Беренче мәртәбә басыла. Текст рус телендә язылган, тәрҗемә ителде, автограф /16 ф., 2 тасв., 3 эш, 3 кәгазь/.
Ф.Әмирханны 1907 елның 15 августында паралич сугу, аны хәрби хезмәт үтәүгә яраксыз итә. Кичектерелү аның сәламәтлегә белән бәйле була.
№ 4. Беренче мәртәбә А.Фәтхи хезмәтендә басылган: Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. V чыгарылыш. Казан, 1960, 61 бит. Автографы китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана /1592 т., 6 бит/ Текст автограф буенча алынды.
1. Габдрахман Дәүләтшин — Казанда "Китап" нәшрияты җитәкчесе.
2. Габделгазиз вә Габделкадыйр Гобәйдуллиннар — тарихчы Г. Газиз һәм аның бертуган энесе Габделкадыйр.
№ 5. Беренче мәртәбә басыла. Автографы Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегеңдә саклана /1592 т., 5 бит/. Беренче мәртәбә археограф, китапханәнең фәнни хезмәткәре А.Фәтхи тарафыннан барланган. Текст автограф буенча алынды.
№ 6. Беренче мәртәбә басыла. Документ рус телендә, тәрҗемә ителде, автограф /16 ф., 2 тасв., 4 эш, 1 кәгазь/.
№ 7. Беренче мәртәбә басыла. Текст рус телендә язылган,тәрҗемә ителде, автограф /16 ф., 2 тасв., 34 эш/.
Ф.Әмирхан бу вакытта Чистайда әтисенең энесе Мөхәммәд-Нәҗип Әмирханнарда яшәгән. Ул анда 1918 елның апрелендә әнисе үлгәннән соң киткән булса кирәк.
№ 8. Беренче мәртәбә басыла. Текст рус телендә, тәрҗемә ителде, автограф /16 ф., 2 тасв., 35 эш/.
№ 9. Беренче мәртәбә басыла. Текст рус телендә язылган, тәрҗемә ителде, автограф /16 ф., 2 тасв., 8 эш/.
1. А.Т.С.Ш. Ж. — Автономияле Татар Социаль Шуралар Жөмһүрияте.
2. Техникум 1923 елны эшли башлый. Аның беренче директоры Зәки Баязидский /1889-1957/ була.
3. Вознесенский — Казанның хәзерге Островский урамы.
№ 10. Беренче мәртәбә басыла. Текст рус телендә, тәрҗемә ителде, автограф /16 ф., 2 тасв., 36 эш/.
№ 11. Беренче мәртәбә басыла, автограф /16 ф,, 2 тасв., 9 эш/.
№ 12. Беренче мәртәбә басыла. Текст рус телендә, төржемә ителде, автограф  16 ф., 2 тасв., 38   эш/.
1. Гомәр Толымбай… — Фатих Әмиррхан иҗатын бозып күрсәтүче "белгеч"ләрнең берсе. Соңыннан ул   Фатих Әмирхан иҗатына күләгә төшергән тенденциоз монография яза. /Толымбай Г.Фатих Әмирхан. Казан, Татгосиздат, 1936, 1650 б./.
2. Гаяз Максудов 1891-1940/, педагог, журналист, 1922-1925 елларда Гыйльми үзәк председателе.
№ 13. Беренче мәртәбә басыла. Текст рус телендә язылган, автограф 16 ф., 2 тасв., 40 эш/.
Әдипкә шуннан соң айлык 40 сум пенсия билгеләнеп, ул персональ пенсионер буларак ярдәм ала башлый /Г.Ибраһимов исем. институт архивы, 16 ф., 2 тасв., 40 эш/.

 

РЕЗЮМЕ

Публикация охватывает тексты ценных документальных материалов к биографии классика татарской литературы Ф.Амирхана. Документы в своем большинстве печатаются и некоторые   в научный оборот вводятся впервые. Они извлечены из личного фонда Ф.Амирхана, хранящегося в Отделе рукописей ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова и научно комментированы автором публикации.

(Чыганак: Язучы биографиясенә яңа чыганаклар. Редколлегия: Алиева Ә.
(төзүче), Рәмиев З., Юзиев Н. (җаваплы редактор) – Казан, Г.Ибраһимов
исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 1990. – 122 б).


 

Комментарий язарга


*