ТАТ РУС ENG

 Фатыйх Әмирхан Тукай Казанда (Тукай туграсында искә төшкәннәр)

I
 
Минем өчен шомлы (аны паралич суккан) 1907 елның соңгы айларыннан берсе иде. Мин Яңа бистәдә атам йортында тора идем. Кичләрнең берсендә минем яныма Борһан Шәрәф (журналист) әфәнде килде. Ул үзе белән бергә икенче бер кунак та алып килгән иде. Кыскарак буйлы, чандыр гәүдәле бу кунакның йөзе әүвәл карашта аны баласымак итеп күрсәтә. Өстенә кигән казаки дисәң – казаки түгел, җилән дисәң – җилән түгел бернәрсәсе һәм яланбашлыгы аны шул «гасырның ислахчы (реформа яклы) шәкерте» итеп таныта иде. Борһан Шәрәф, аның кыяфәте миндә тугъдырырга тиеш булган тәэсирне икенче якка сәвекъ итәргә (юнәлтергә) теләгән сымак бер ашыгычлык белән:
– Бу – Габдулла Тукаев була, – дип, яңа кунакны миңа танытты.
 
Бу фамилия миңа «Әлгасрелҗәдит» журналында чыккан кайбер шигырьләр аркылы таныш иде. Яңа кунак, мин күрсәткән урынга утыргач, бераз вакыт миңа карап торды. Минем сөальләремә каршы берәр генә җөмләле өзек-өзек җаваплар бирде. Аның берсе бераз зәгыйфьрәк күзләренең карашындагы үткенлек һәм караган нәрсәсеннән рәнҗелгән сымак­лык аз гына дикъкать иткән кешегә дә сизелерлек дәрәҗәдә куәтле иде. Минем:
– Казан яшьләрене ничек таптыңыз? – дигән сөалемә каршы ул кыска гына итеп:
– Казанга Уральски булырга ярамый инде, – мәфһүмендә (мәгънә) җавап бирде.
 
Яңа кунакның җаваплары бик кыска булганлыктан, аның бе­лән озын сөйләшеп китү авыр булды. Ике сәгатьләр сузылган мосахәбәтемезнең (әңгәмә) фәкать соңына таба гына без аның белән бер-беремезгә бераз ияләшеп китә алдык.
 
Бу мәҗлестә аның белән тагы нәрсәләр хакында сөйләшкәнемезне инде яхшы хәтерли алмыйм. Фәкать шул кадәрлесе бар: бу әүвәлге күрешү миндә Тукаев хакында бер билгеле тойгы калдыра алмады. Тукайны мин үзем белгән татар яшьләре типларыннан берсенә дә нисбәт бирә алмадым. Аның әллә нәрсәсе минем күзләрдән, минем аңлаштан өртүле калган шикелле булды.
 
Шушы вакыйгадан берничә көн үткәч, миңа «Әлислах» газетасына дәреҗ (тәкъдим) итәр өчен Тукайның «Тән­кыйть кирәкле шәйдер» гонванлы мәкаләсене бирделәр. Мин мәкаләдән бер-ике җөмләне төшереп калдыру шарты белән генә дәреҗ итәргә муафикъ күргәнлегемне сөйләгәч, «Әлислах»та эшләшә торган ип­тәшләр: «Тукаев буңар разый булмас», – диештеләр.
 
Шул тугрыда сөйләшер өчен, Тукай үзе «Әлислах» идарәсенә килде, менә шунда без аның белән икенче мәртәбә күрештек. Буннан соң ул «Әлислах» идарәханәсенә җыш-җыш килеп йөри башлады. Ул үзене мәзкүр (күрсәтелгән) газетаның һәйәте тәхририясеннән (редакция) саный, аның баруыны тели, үзенең шигырьләрене вә төрле имзалар белән язылган мәкаләләрене «Әлислах»ка биргәли тора иде. Менә шул газета идарәсендә без Тукай белән тәмам танышып йиттек вә бик тиз арада бер-беремезгә шәхси ихтирам саклаша башладык.

II

 
Озак вакытлар без бер-беремезгә җыш-җыш очрашсак та, озын мосахәбәт (әңгәмә) итешмәдек, сөйләшә торган мәсьәләләремез дә газеталар, яңа китап­лар, шигырьләр тирәсендә генә әйләнә дә, ул, шул сүзләр тәмам булу белән, идарәханәдән китәргә ашыга, мин дә аны туктатмый идем. Шулай да бу мосахәбәләр инде миңа Тукайны бертөрле танытканнар иде. Ул, минем тәҗрибәмчә, дөрест сүзле, мөхакәмәләрендә (фикер йөртү), гакыл вә мантыйктан бигрәк, хискә бина итә торган, тормышында садәлекне һәр нәрсәдән алдан күрә торган кеше иде.
 
Бервакыт яз йитте. Тукай да идарәханәдә тагы да җышрак була, озак-озак та утырып кала торган булды. Бу вакыт ул, минем белән сөйләшә торган сүзләрене бетергәч, йорт хуҗасының кечкенә балалары белән мәшгуль була. Әгәр анлар булмаса, шунда йөри торган зур гәүдәле мәһабәт карт мәче белән бик җиддиять (җитдилек) биреп шөгыльләнә иде.
 
Бервакыт мин идарәханәдән китеп барганда, Тукай, үзенең миңа сөйлисе сүзләре барлыгыны әйтеп, минем белән бергә китте. Без аның белән шәһәрнең тышына, кырга чыктык. Шунда чыкканчы, минем тәгаҗҗебемә (гаҗәпләнүемә) каршы үзе башлап бер сүз сөйләми барган Тукай, шәһәр урамнарыны чыгып җиткәч тә, нотык сөйләгәндеге бер җиддиять һәм бер күтәренкелек белән сөйләргә тотынды:
– Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел, мин Казанга килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләндем. Минем бүлмәмдә көне-төне буе вакытларыны кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар… – мәфһүмендәге игълан белән башланган бу нотыкны Тукай, бер дә тукталмыйча, бер дә өзмичә, миннән һичбер җавап көтмичә, ярты сәгать микъдары сөйләп барды. Үзенең хосусый тормышыннан бер кыйсьмене әллә нинди бер усал истихкар (кимсетү) белән сөйләде. Шул вакытта аны чолгап алган кешеләрдән бик күбесене икешәр генә сүзле җөмләләр белән бәгъзән (кайвакыт) көлке вә бәгъзән ачы сурәттә тәгъриф итте (аңлатты) вә сүзенең хатимәсендә үзенең «эш эшлисе» килгәнене, бу эшсез, «идеалсыз», «чиле-пешле» кешеләр тирәсеннән котылырга теләгәнене, ләкин үзендә анлык куәт юк икәнлегене әллә нинди бер кыяфәт, үз-үзеннән мыскыл иткән, үз-үзене әллә нинди гөнаһлар өчен җәзалаган кыяфәт белән бәян итте. Хәзергә кадәр үзенең хосусый тормышы хакында минем белән бер сүз дә сөйләшергә теләмәгән шикелле күренгән Тукайның бу сүзләре миңа башта гаҗәбрәк тоелса да, соңга таба аның күзләрендәге вә бөтен йөзендәге самимиять миңа аның эчендә әллә нинди бер зур ялкын булганыны, тормыштан мәкъсуд (ният, омтылыш) эзләүгә охшашлы куәтле бер эзләнү барлыгыны аңлатты.
 
Әлеге шикелле хәтеремдә, бу сүзләрне сөйләп бетергәч, Тукай ниндидер бер уйга талып, бер сүз дә сөйләми генә йөрде.
 
Мин Тукайга бу хәлдән котылуның үзем белгән чараларыны әйтеп карасам да, ул чараларның Тукайга, хосусый «Тукайга» файда китерә алуына үзем дә ышанып йитә алмый идем.
 
Тукай килеп эләккән урталыкның аңар муафыйк урын түгел икәнене, аның белән булган бу мөзакәрәмезгә (фикер алышу) хәтле үк, миңа инде мәгълүм иде. Үзенең бу зарлануыннан соң, мин аны шактый көч сарыф итеп, башка бер таифә арасына кертү юлына төштем, ләкин мин моңар муаффәкъ (ирешү) булмадым, яхуд бик җөзьи (өлешчә) генә муаффәкъ булдым: Тукай хис белән генә тора торган кеше булганга күрә, бер план тәгъкыйб итү аның өчен бөтенләй имкян (мөмкинлек) тышында иде. Шулай да без аның белән бу вакыйгадан соң мәхрәм (сердәш) дуслар булып киттек.

III

 
Миңа идарәханә тормышында аның хосусый табигатенә мөтәгалликъ (бәйләнешле) шактый җөзьият күреп уздырырга тугры килде. Бу җөзьияттән бәгъзылары шагыйрьнең шәхсене танытуыны өчен әһәмиятле булганлыктан, анларның бер кыйсьмене бу урында зикер итеп (искә алып) китәргә дә ярый. Шагыйрь кайсы вакытта идарәханәгә кесәсенә кузна тутырып килә дә, йорт хуҗаларының балаларыны алып чыгып, ишегалдында бик кәефләнеп кузна уйный иде. Гәүдәсе белән үсмеррәк балалардан күп аерылмый торган Габдулла бу вакытта бөтенләй бер балага әверелә, муаффәкыятьле бер атыштан кәефләнгән сымак, муаффәкыятьсез бәрештән уңгайсызланган сымак күренә иде. Берничә мәртәбәләр ул урамда да кузна уйнап алды. Екатеринский урамның шулкадәр хәятле вә шулкадәр кеше күп йөри торган урам булучылыгы да аны бу эштән туктатмады. Уйналып беткәч, ул кузналарыны идарәханәдә хезмәт итүче яшьләрнең берәрсенә бик пөхтәләп тапшырып вә аны ничек саклау тугрысында тәүсыяләр (киңәшләр) кылып китүдән дә ул иренми иде.
 
Бервакыт мин аннан:
– Ничек иренмисең кузна уйнап йөрер­гә? – дип сорадым. Ул миңа бик чынлык­лы гына төс белән:
– Син ничек кызлар белән сөйләшеп утырырга иренмисең? – дип сөаль тарзында (сорау рәвешендә) җавап бирде.
 
Тукай хатын-кыздан кача иде. Ул идарәханәгә кереп чыга торган хатын-кызларның сәтрәдән (пәрдәдән) азат, зыялы хатын-кыз икәнен яхшы белә торып та, анлар бар вакытта идарәханәгә керми генә түгел, хәтта ул барында анлардан берәрсе идарәханәгә килеп керсә, ул ашыгып чыгып китә иде.
 
Көннәрнең берсендә ул, миңа йомышы булганлыктан, идарәханәгә өч мәртәбә килеп, һәр мәртәбәсендә иттифакый (очраклы) хатын-кыз булганлыктан өч мәртәбәсендә дә минем янга керергә теләмичә киткән. Икенче көнне ул, шул вакыйганы сөйләп, мине бераз ачуланып алды:
– Хатын-кыз белән ни сөйләп утырмак кирәк? Көненә өч мәртәбә сәгатьләп-сәгатьләп ма ля ягъни (мәгънәсез сүз) сөйләп утырудан ничек туй­маска кирәк?
– Ник, әлбәттә, ма ля ягъни?
– Хатын-кыз булган йирдә башка сүз сөйләнми…
 
Тукайның бу табигате бундый бик күп вакыйгаларда бик җыш күренә иде.
 
Тукай, гадәттә, бик садә киенеп йөри, аның киемнәре үз өстенә ятышсыз, тузанланган вә тапланган була, ак яка куймый иде.
 
Көннәрнең берсендә, бөтен идарәханәдәге кешеләрнең тәгаҗҗебенә каршы, Тукай ак яка, галстук, хәтта ак җиңнәр куеп килде. Ләкин ничек? Бичара ак җиңнәр кулның уң тарафына куелырга тиешле яклары белән сул якка вә сул тарафына куелырга тиешле яклары белән уң якка каратып куелганнар да соң дәрәҗәдә газап чигеп торалар; ак яка Тукай муеныннан бер виршук (4,4 сантиметр) зур муен өчен ясалган нумир булганга, бер фатирчы кирәксенгән сымак тора; галстук исә, бәйләнгән йиреннән качарга торган сымак, бер тарафка кыйшаеп тора иде.
 
Иптәшләр Тукайның бу кыяфәтеннән ихтыярсыз көлделәр. Тукай исә, бик садә генә кыяфәттә:
– Кеше сүзе белән йөргәч, шулай була ул менә, әйттем мин сезгә… – дип җавап­ланды да, ак җиңнәрнең болай торулары уңгайрак булырга кирәк, дип тәхмин (чамалау) иткәнлегене сөйләде; шулай да иптәшләр аны төзәтеп куйгач, ул аңар игътираз итмәде (каршы төшмәде).
 
Көннәр тәмам җылынып җиткәч, беркөнне Тукай идарәханәгә пиджаксыз гына, өр-яңа күлмәк киеп, аның өстеннән хатын-кыз кушагы буып килде. Ул бу нәрсәләрне шул көнне генә Ташаяк ярмаркасыннан сатып алып менгән иде. Без аңар күлмәкнең чамасыз киң икәнене, кушакның фәкать хатын-кызга буа торган кушак икәнене сөйләгәч, ул тагы шул үзенең:
– Менә кеше сүзе белән, кешегә ияреп йөрсәң, шулай була ул, әйттем мин сезгә, – дигән сүзе белән җавапланды да артык игътибар итмәде.
 
Бу елның җәе буенча ул шул күлмәге вә шул каешы белән йөреп чыкты.
1913 ел.
 
 
(Чыганак: Мәдәни Җомга, №15, 2016).

Комментарий язарга


*