ТАТ РУС ENG

Розалина НУРУЛЛИНА Бөек язучы һәм бөек журналист: Фатих Әмирхан

Татар матбугаты баштан ук мул, тирән сулы чишмә кебек дәррәү бәреп
чыга. Чөнки аның су башында халыкның кайгы-хәсрәтен, өмет-теләген тулы
аңлаган талантлы шәхесләр тора. Шуларның берсе — Фатих Әмирхан. Ул
матур әдәбиятта гына түгел, вакытлы матбугатта да тирән мәгънәле
әсәрләр калдырды, татар журналистикасының тууына, үсүенә һәм алга
китүенә зур йогынты ясады.

Аның журналист буларак эшчәнлеге күләме белән зур, чагыштырмача озак
вакытлы, безнең вакытлы матбугат үсешендәге берничә чорны үз эченә ала.

Фатих Әмирхан публицистика арсеналындагы күп төрле формалардан
файдаланган, иң катлаулы саналган очерк, фельетон жанрларында эшләгән,
бөтенләй сирәк кулланыла торган рецензия-памфлет, интервыо-фельетон,
физиологик очерк кебекләрен дә язган. Аның публицистикасының палитрасы
киң: ул зур колачлы фикер иясе, үткен сатирик, нечкә хисле лирик.

Журналист Әмирхан күп төрле газета-журналларга язган. Аларның беришендә
— «Тәрбияи-әтфал» журналында, кулъязма һәм басма «Әльислах», «Кояш»
газеталарында җаваплы секретарь сыйфатында эшләсә дә, ул — аларның
фактик редакторы, икенчеләрендә — «Аң», «Яшен», «Ялт-йолт» кебек
журналларда, «Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре» кебек
газеталарда төрле жанрларда һәм төрле темаларга язылган әсәрләре белән
катнашкан.

***

Фатих Әмирханның журналистика белән кызыксынуы яшьли үк башланган.
Көндәлек вакыйгаларны кәгазьгә теркәп баруның әһәмиятен иртә аңлаган.
Бабасы, атасы көндәлекләр язганнар, үзе дә мәдрәсәдә укыганда ук бу
гадәтне дәвам иткән. Нәселдән килгән һәвәслекнең Ф. Әмирханда билгеле
бер омтылыш булып үсеп җитүендә, шәхси көндәлек язуның иҗтимагый
көндәлек — газета, вакытлы матбугат булдыру теләгенә әверелүендә аңа
рус теле һәм әдәбияты буенча дәресләр биргән студент большевик Сергей
Николаевич Гассарның да йогынтысы тирән булган, дип уйларга кирәк.
Дусты Р. Ибраһимов-Алушига язган хатында Ф. Әмирхан «Бу көннәрдә Казан
башыма тар булып тора… Хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр. Бәлки
үземне дә шушы көннәрдә итәрләр», — ди. (Ф. Әмирхан хаты, СССР Фәннәр
академиясе Казан филиалының кулъязмалар фондында саклана). Димәк, Ф.
Әмирхан Гассарның революцион эшчәнлегенә ярдәм иткән. Ул ярдәм
арадашчылыктан, листовка, прокламация, ашыгыч хат кебек әйберләрне
тиешле кешеләргә тапшырудан гыйбарәт булса кирәк. Кулъязма «Әльислах»ны
оештыруда да сизелә ул йогынты. Басма сүзнең көчен шәкерт Фатих яхшы
аңлап алган. Гассарның йогынтысы аның басма журналистикадагы беренче
адымында да күренә. Ф. Әмирханның беренче җитди публикациясе — «Париж
Коммунасы тарихы» дип аталган тәрҗемә мәкалә. Ул «Әлгасрел-җәдит»
журналының 6 нчы санында басылган. Париж Коммунасы турында татарча
чыккан беренче мәкалә бу.

1906 елда Ф. Әмирхан Петербургка китә. Анда Мөселманнар съездына
шәкертләр вәкиле буларак катнашып, оппозициядә кала, милләт берлеге
дигән булып сыйнфый аерымлыкларны күрмәүчеләргә каршы чыга. Аннары Ф.
Әмирхан Мәскәүгә килә һәм ерак кардәше Заһид Шамил редакторлыгында чыга
башлаган «Тәрбияи-әтфал» журналында җаваплы секретарь вазифасына
керешә. Дөресрәге, Ф. Әмирхан Мәскәүгә килмәгән булса, бу журнал,
бәлки, чыкмаган да булыр иде. Чөнки редакторы Заһид Шамил журналның
юнәлешен билгеләүдә катнашса да, татар телен начар белгән. Журналның
юнәлешен конкрет әсәрләрдә үткәрүче кеше — Ф. Әмирхан. Аның бер
хатыннан күренгәнчә, журналның биш санында «Идарәдән» дип басылган баш
мәкаләләрне, Истамбул, Мәскәү, Петербург шәһәрләре турындагы һәм «Күктә
күренә торган нәрсәләр», «Зилзилә», «Гөл агачы яки әкәм-төкәм», «Дума
ачылды», «Менделеев», «Галимәтел Бәнат» исемле материалларны ул язган.
Болардан тыш, «Мәхәббәтсез үрдәк баласы» исеме белән Андерсенның
«Гадкий утенок» әкиятен тәрҗемә итеп урнаштырган.

«Тәрбияи-әтфал» журналы Ф.Әмирхан Мәскәүдән китү белән 1907 елның
апрелендә чыгудан туктый. Бу факт шулай ук югарыдагы фикерне раслый.
Әйе, журналга әдәби җитәкчелек эшен егерме яшьлек Фатих алып барган.
Үзе дә яңа гына үсмерлектән аерылган, белем алуны рус гимназияләре
программасы буенча үзлегеннән дәвам иткән егет сабыйларга рухи тәрбия
бирә торган, аларны табигатьне аңларга, кешеләрне чолгап алган мохитны
күрә белергә өйрәтә торган әсәрләр язып урнаштырган. Аның «Күктә күренә
торган нәрсәләр», «Зилзилә» кебек мәкаләләре татар матбугатында
фәнни-популяр публицистиканың юлбашы дип саналырга мөмкин. Журналда
заманның сәяси
вакыйгаларына да зур урын бирелә. Мәсәлән, 15 февральдә чыккан 4 нче сандагы баш мәкаләдә сүз II Дәүләт думасы хакында бара.

Авторның симпатиясе суллар ягында. Язмадан халыкның уң депутатларга
салкын каравын, «кызыл бант таккан социал-демократлар вә башка сул
әгъзаларны… «Иптәшләр, сәясиләргә гафу, җир һәм ирек алыгыз!» дигән
тавышлар белән каршылаганын беләбез.
Шулай итеп, Петербургта һәм Мәскәүдә аралашкан даирәсе, укыган
китаплары Ф. Әмирханның Казанда С.Н. Гассар йогынтысында бөреләнгән һәм
мәдрәсәдәге укыту тәртипләренә карата ризасызлыктан үсеп чыккан
революционлыгын тагын да тирәнәйткән, киңәйткән. 1907 елның башында
инде Ф. Әмирхан 17 октябрь манифесты тудырган иллюзияләрдән арына.
«Тәрбияи-әтфал»ның эчтәлегенә карап, без татарча балалар журналистикасы
баштан ук демократик тәрәккыятьне теләгән алдынгы юнәлешле булган, дип
әйтә алабыз.

1907 елның апрелендә Фатих Әмирхан Казанга кайта һәм үзе төсле үк яшь
педагог һәм журналист Вафа Бәхтияров белән «Әльислах» газетасын легаль
дәвам итү хәстәрен күрә. Ләкин август аенда яшь егет коточкыч
бәхетсезлеккә дучар була. Фатихны паралич суга һәм аның күзләре
сукырая, аяк-куллары йөрмәс була. Бераз дәвалангач, күзләре күрә,
куллары да йөри башлый, әмма аяклары хәрәкәтләнми. Егет гомер буена ике
тәгәрмәчле арбага бәйле булып кала.

Шулай булса да эш тукталмаган. Алар Вафа Бәхтияров белән «Әльислах»ны
басма газета итеп чыгаруга ирешкәннәр. 1907 елның 3 октябрендә аның
беренче саны дөнья күргән. Шул санда ук Фатих Әмирханның өч материалын
күрәбез. Беренчесе — «Казан, 3 октябрь» дигән баш мәкалә, анда
газетаның программасы бәян ителә; икенчесе — «Думалар» исемле сәяси
мәкалә, өченчесе — «Мөтәгассыйб Казан татарларына ачык хат».
(Мөтәгассыйб — тискәре, надан).

Шушы өч материал нигездә «Әльислах»та Ф. Әмирхан публицистикасының һәм гомумән газета эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгели.

(Дәвамы киләсе биттә)


 {mospagebreak}

Газетаның программасы турында нәрсә әйтергә була?

«Әльислах» газетасы әдәбият тарихы буенча язылган хезмәтләрдә
мәдрәсәләргә реформа ясау өчен көрәшүче басма буларак кына бәяләнә.
Мондый карашның урнашуы, мөгаен, цензор Катанов сүзләренә дә бәйледер.
Катанов «Әльислах»ны «татар дөньясында яшьләрнең бер өлеше тарафыннан
оештырылган, мөселман мәктәпләрен һәм форма, һәм эчтәлек ягыннан анда
укытыла торган фәннәр һәм укытучылар нисбәтеннән үзгәртүне максат итеп
куйган яшьләрнең органы», — дип атаган (Совет әдәбияты. 1959. №9).
Сәяси мәсьәләләр буенча мәкаләләр очраганда бер генә басыла, дип тә
өстәгән. Әмма газетаның һәм, аерым алганда, Фатих Әмирханның
«Әльислах»та чыккан әсәрләрен җентекләп өйрәнгәндә бәяләмәнең тар
икәненә инанасың.

Әлбәттә, «Әльислах» — яшьләр газетасы. Аның төп бүлекләре дә, төп
тематикасы да күбесенчә яшьләр тормышына карый. Анда без
мәктәп-мәдрәсәләрне дәүләт карамагына күчерү, уку-укыту эшләрен рус,
Европа мәктәпләре үрнәгендә үзгәртү, көндәлек тормышка, хезмәткә
кирәкле белем бирә торган дөньяви фәннәрне кертүне таләп итү кебек
мәсьәләләрне күрәбез.

«Әльислах» газетасының программ мәкаләсендә дә күбрәк «тәрбия һәм
гыйлемханәләрне тамырыннан ислах» итү хакында язылган. «Татарның
мәгыйшәтен асылыннан сүтеп төзәтергә кирәк!» — дигән җөмлә программаның
колачын киңәйтеп җибәрә. Максат — яңа тормыш төзү. Газета үзенең сәяси
юлын да тәгаенли. «Гыйлем юлларын һәрбер сыйныфка бертигез ачык итә
торган сәяси, вә икътисадый сәбәпләрне үзләренә максут иткән сәяси
хизепләр безнең дусларыбыз», ди ул (хизеп – төркем, партия).

Яшьләрне тормыш «термометры» дип санап һәм яшьләр тормышын төп объекты
итеп алып, «Әльислах» газетасы татар халкы яшәешендәге проблемаларны
революцион-демократик позициядән торып яктыртты, бәяләде һәм аларның
революцион-демократик рухта хәл кылынышын таләп итте.

Фатих Әмирханның газета җитәкчесе һәм публицист буларак зурлыгы шунда,
ул халыкның рухи үсешен җайга салу, мәгариф һәм культура тормышын алга
җибәрү өчен иң элек аның икътисади хәлен үзгәртергә кирәк икәнен яхшы
аңлаган. «Әльислах»ның 1908 ел, 9 февраль санындагы баш мәкаләсендә:
«бер милләт арасында гыйлем күбәйтер өчен иң әүвәлге шарт аның әхвале
икътисадиясен (әхвале икътисадия — экономик хәле) яхшы хәлгә китерүдер,
фәкыйрь милләттә мәгариф гомумән тәрәкъкый итә алмый», дигән юллар бар.
«Вакыт» газетасы моның белән килешмичә, «әхвале икътисадияне яхшыртырга
гыйлемнән башка чара, фәкыйрьлек вә тәгассыйп (тәгассыйп – артталык)
илә сугышырга гыйлемнән башка корал бармы икән?» — дип каршы чыга. 1908
елның 9 мартында басылган «Казан, 9 март» исемле баш мәкаләдә Ф.
Әмирхан бу мәсьәләгә яңадан кайта: «Мәгариф кешене бәни адәм файдасына
хезмәт итәргә өйрәтә, ләкин бу хезмәттән хаклыча әһле мәгариф (әһле
мәгариф – укымышлылар) үзе файдалана дияргә мөмкин түгелдер. Хәзер
бөтен галәмдә хөкем сөрә торган капиталистический строй… бәни адәм
файдасына, бәни адәм кулы белән эшләнгән эшләрнең иң симез кисәкләрен
бәни адәм сәгадәте өчен кулын да, фикерен дә хәрәкәтләндермәгән
кешеләргә бирәдер. Моны без үзебезнең кечкенә дөньябыз татар галәмендә
дә күрәбез: наданлыкның ниһаятендәге сәүдәгәрләр әллә никадәр
зыялыларыбызны үз файдаларына хезмәт иттереп, шул васита (васита —
шуның аркасында мәгънәсендә) белән көннән-көн баеп торалар». Мәсьәләнең
икенче ягына игътибарны юнәлтеп, автор болай дип дәвам итә: «Горфи бер
крестьянга, бер рабочийга баласын ике-өч йөз сум расход тотып фән
мәктәпләрендә укыту мөмкин түгеллеген кем инкяр итә аладыр».

Фатих Әмирханның һәм «Әльислах» газетасының иҗтимагый-сәяси
мәсьәләләргә мөнәсәбәтен аңларга ярдәм итә торган тагын берничә әсәрне
карап үтик. Иҗтимагый-сәяси юнәлеш беренче санда ук «Думалар» исемле
мәкалә белән билгеләнә. Биредә III Думага вәкилләр сайлау турында сүз
бара. 3 июнь законы керткән чикләүләр, аларның думада зур җир
биләүчеләр һәм фабрика-завод хуҗалары интересларын яклауны тәэмин итүе,
ләкин барыбер сайланучылар арасында сулларның һәм урталарның күп булуы
әйтелә һәм хөкүмәтнең, думада уңнар өстенлек итәр, дигән «хисабы»
«бөтенләй үк тугры чыкмас» дип нәтиҗә ясала. Димәк, Ф. Әмирхан ил
күләмендә бара торган вакыйгаларны җентекләп күзәтеп барган, ул аларны
үзенчә анализлап, бәяләп кенә калмаган, киләчәккә прогнозлар ясаган.
Дәүләт думасының эшчәнлеге, аның кемнәр кулында булуы, кемнәр җырын
җырлавы Ф. Әмирханны даими кызыксындырган. Менә аның «Әльислах»та
басылган мәкаләләре: «3 нче июнь кануны вә партияләр», «3 нче Дума»,
«Дума ачылды», «Думада центр». Боларда журналист ил тормышында хәлиткеч
урын тоткан мөһим проблемалар турында сүз алып бара: кайсы сәяси партия
нинди максатны алга куя һәм көчәя барган реакция аларга нинди йогынты
ясый, яңа сайланган думада хәлиткеч көч кемнәр кулында, Россиянең
иҗтимагый-сәяси тормышы алга таба кайсы юлдан барачак?
Инде форма, осталык нисбәтеннән килеп караганда әле санап кителгән
мәкаләләр — татар телендәге оригиналь сәяси публицистиканың югары
үрнәкләре.

«3 нче июнь кануны вә партияләр» (Әльислах. 1907. 10 һәм 17 октябрь)
исемле мәкаләсендә Ф. Әмирхан «Чын руслар союзы», «Октябристлар»,
«Кадетлар», «Мөселман иттифакы» («Иттифакы мөслимин») кебек
партияләрнең 3 июнь законы йогынтысында ничек үзгәрүен күрсәтә. Бигрәк
тә «Мөселман иттифакы» партиясенә биргән бәясе тирән һәм мәгънәле.
Автор мөселманнар берлеге лозунгысын күтәреп чыккан бу партиянең кайсы
октябристлар, кайсы кадетлар, кайсы трудовиклар юлыннан барган өстен
сыйныф вәкилләреннән оешкан бер союз булуын күрә. Гомум Россия
күләмендәге партияләрнең эшчәнлеген дә ул дөрес аклый, дөрес бәяли.
Авторның кемнәргә һәм ни өчен югары бәя биргәнен күрсәтү өчен мәкаләнең
соңгы юлларына мөрәҗәгать итик. «Социалистический партияләргә 3 нче
июньнең бераз тәэсире булса, ул да — с. д. ларның
(социал-демократларның. — Р.Н.) меньшевиклар вә большевиклар арасындагы
хатты хәрәкәттәге (хатты хәрәкәт – тактика) аерманың дәхи (дәхи –
тагын) дә ачыграк күренә башлавы белә булыр: күптән түгел меньшевиклар
рәисе Плеханов «Товарищ» газетасына язган бер мәкаләсендә
большевикларның хатты хәрәкәтләрен ачы сурәттә тәнкыйть итте. Ләкин
большевиклар андый тәнкыйтьтән генә бер дә тәэсирләнмичә, әүвәлгечә
Дума мөнбәренә халыкка сүз ишеттерү өчен булган бер җир дип
карауларында дәвам итмәктәләрдер… Әльхасыйль, большевикларның хатты
хәрәкәтләре революциянең иң кызу көннәрендә ничек булса, хәзер дә җеп
кадәр дә уңлашмый шул көе калалар».

Гомумән, Фатих Әмирханның иҗтимагый, сыйнфый симпатиясе изелгәннәр
ягында, иҗтимагый-сәяси яңарыш ягында. Журналистның сыйнфый карашлары
татарның үз дөньясындагы күренешләр турында язылган материалларында
тулы чагылыш тапкан. Газетада басылган һәр әсәрендә авторның сыйнфый
позициясе ап-ачык. Мисалга «У-у… шатлык» исемле фельетон (Әльислах.
1908. 3 июнь. Имзасы: «Бәндәгез Ташмөхәммәт» (Ф. Әмирхан революциягә
кадар Ташмөхәммәт һәм Дәмялла псевдонимнары белән яза) белән «Газеталар
галәмендә» дигән матбугат күзәтүен (Әльислах. 1908. 10 июнь. Имзасыз)
карап китик. Фельетон башыннан ахырына кадәр үтергеч сатира белән
сугарылган. Художестволы-публицистик жанрларга хас булганча, автор
биредә художестволы шартлылык алымы белән эш итә: үзләрен милләт
аталары итеп санаучыларга юбилейлар планы төзи. Ләкин боларның юбилей
өчен тәгаенләнгән эшләреннән икенче нәрсә ачыклана: бу «зур» әһелләр
халыкны кайгыртып түгел, ә дан, шөһрәт, байлык артыннан куа, бары
буржуазия сыйныфының теләкләрен генә үти икән ләбаса.

«Газеталар галәмендә» дигән күзәтүдә автор буржуаз матбугат органнарына
һәм буржуаз партияләргә характеристика бирә, «Әхбар, «Борһане
тәрәкъкый», «Идел» газеталарының буржуаз чикләнгәнлеген тәнкыйтьли.

Ниһаять, Фатих Әмирхан публицистикасының һәм, димәк, «Әльислах»ның
яшьләр тематикасы белән генә чикләнмәгәнлеген газетадагы социаль типлар
галереясы раслый. Ул типларны гәүдәләндергән әсәрләрнең кайберләрең
генә искә төшерик: «Егерменче гасыр әфиүнчесе», «Хәкарәт саналган
мәхәббәт» (хәкарәт — хурлау, кимсетү), «Казанның педагоглары», «Зур
педагоглар зур эш эшләп кайттылар» һ.6., һ.б. Аларның геройлары —
феодализм калдыкларын гәүдәләндерүче иске карашлы муллалар һәм
хәлфәләр. Беренче рус революциясеннән соң тагын да буржуалаша төшкән
либераль язучылар, журналистлар, сәүдәгәрләр.

Фатих Әмирханның искедән килгән һәм яңа гына мәйданга чыккан
оппонентларына каршы көрәштә төп коралы — сатира. Сатира аның иҗатында
барлык жанрларга үтеп керә. «Егерменче гасыр әфиүнчесе» исемле
рецензия-памфлет — моның ачык үрнәге. Публицист биредә сатираның көчен
искелеккә, торгынлыкка каршы юнәлдерә.

Сатирада Ф. Әмирхан типлар иҗат итә. Аның бу жанрга караган әсәрләрендә
без мулла, мөдәррис, шәкерт, мәхдүм, буржуаз интеллигентларның бөтен
бер галереясын күрәбез.
Гомумән, XX йөз башы әдәбиятында сатира чәчәк ата. Чөнки нәкъ менә шул
чорда чынбарлыкны художестволы чагылдыру алымы буларак сатираны
активлаштыра торган тарихи шартлар өлгереп җитә: әдәбият үзе тәнкыйди
реализм методын үзләштерү дәрәҗәсенә күтәрелә; икенчедән, прогрессив
фикер ияләре урта гасырчылыктан калган тәртипләрнең һәм яшәеш рәвешенең
тәмам искергәнлеген, яшәргә көче бетеп анохронизмга әверелгәнлеген яхшы
аңлыйлар. (Нуруллин И.З. XX йөз башы татар әдәбияты. Казан, 1982. – 74
б.) Бер үк елларда Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Шакир Мөхәммәдов,
Мәхмүт Галәү кебек күренекле һәм классик сатириклар иҗат итә. Шулар
арасында Фатих Әмирхан иң нечкә һәм иң ачы сатирик инәләрен тирән
батыра торганнарыннан.

Фельетон, сатирик жанр буларак, башлап Габдулла Тукай иҗатында
формалаша. Без аның «Фикер» газетасында басылган «Хаҗи» исемле менә
дигән тәрҗемә әсәрен сатира жанрындагы беренче карлыгач дип саныйбыз.
Әмирхан фельетоннары да җиренә җиткереп эшләнгәннәр. «Зәки хәлфәң
нишләтте», «Милләткә хезмәт итүче китапчы һәм педагог», «Ике мөселман»,
«Кечкенә фельетон (зурлар белән мәдрәсәләр берләштерү хакында мөзакәрә
(мөзакәрә — сөйләшү))» кебек сатирик публикацияләр теләсә нинди
хрестоматияне бизәп торачаклар.

Буржуаз җәмгыятькә һәм феодализм калдыкларына каршы Ф. Әмирхан яңаны,
алдынгыны, демократияне раслау юлы белән дә көрәшкән. Чөнки аның
публицистикасы өчен төп сыйфатларның берсе — максат аныклыгы. Ул
максатына ирешү өчен журналистик чараларны дөрес сайлый һәм барлык
жанрларда да бертигез әйбәт яза белә. Очерк, фельетон, мәкалә кебек зур
һәм җитди гомумиләштерүләр ясарга, киң колачлы проблемалар куярга
мөмкинлек бирә торган жанрлардан тыш, ул рецензия, отчет, хәбәр,
репортаж, интервью, репликаны да эшкә җиккән. Аларны матбугатның иң
хәрәкәтчән, җитез, үтемле формалары дип санаган.

Корреспонденция һәм рецензияләрне публицист халык язмышын кайгыртучы
прогрессив язучыларның әсәрләренә һәм иҗатларына, күренекле тарихи
шәхесләрнең тормышына багышлый. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар
Камал, Гафур Коләхметов әсәрләренә язган рецензияләре һәм Шиһап
Мәрҗани, Каюм Насыйри турындагы корреспонденцияләре әнә шундыйлардан.
Интернационалист рухлы әдипнең Гоголь, Лермонтов, Л.Н. Толстой,
Короленкога багышланган әсәрләре дә зур әһәмияткә ия.
Революцион яңарыш шартларында барлыкка килгән яна гореф-гадәтләрне —
музыка кичәләрен, әдәбият мәҗлесләрен, татар театр труппаларының
эшчәнлеген, балалар бәйрәмнәрен хуплап язган әсәрләрендә публицистның
халык тормышын яңарту, аның культурасын үстерү турында кайгыртуы ярылып
ята.

Ф. Әмирхан тормыш вакыйгалары эченнән социаль әһәмиятле фактларны
сайлап ала белә һәм аларньң нинди тенденцияләрне чагылдыруын аңлатып
бирә. Авторның үзенең эчке кичерешләре, уй-хисләре, тормыштагы аерым
күренешләргә мөнәсәбәте, әлеге күренешләрнең социаль мәгънәсен тирәнтен
аңлап зур гомумиләштерүләр ясарга омтылуы «Авырулар галәмендә» исемле
очеркта яхшы чагыла. Очерк «Әльислах»ның 1908 елда чыккан 38-39-41 нче
саннарында урнаштырылган. Аның беренче өлешендә (жанры белән ул
очеркның эссе дигән төренә керә) сүз табигать белән кеше арасындагы
мөнәсәбәтләр, табигый тигезсезлек турында бара. Автор үз хәленнән,
табигатьнең үз балаларына тигез карамыйча, кайберләреңә артык рәхимсез
булуыннан зарлана. Бу өлештә параллель киң кулланыла: табигатьтәге
тигезсезлек, шәфкатьсез көчләрнең өстенлеге һәм кешелек дөньясындагы
тигезсезлек…

«Әй сез, агачлар, ник берегез озын да берегез кыска булып үстегез? Кем сезнең белән шаярды?

Әй син, адәм углы, бәхетеңнән шикәят итәмсең? (шикәят итү – зарлану). Ул ярамый бит, Алладан шикәят була бит!

Әй син, фәкыйрь, дөньядагы гадәләтсезлекләрдән шикәят итәмсең? Сак бул, телеңне кисәрләр». (Әльислах. 1908., 20 июль).

Шулай итеп, кешеләрне яшәү ләззәтеннән мәхрүм итә торган чирләр
иҗтимагый тормыштагы тигезсезлек золым һәм кара көчләр белән бер рәткә
куела. Авырудан, табигатьтән зарлануның социаль тигезсезлекне күреп эч
пошудан, реакциянең көчәя баруыннан килеп чыгуы аңлашыла. Әмма бу хисне
тормышның яңарачагына, прогрессив көчләрнең котылгысыз рәвештә
җиңәчәгенә ышаныч җиңә. Автор күңелендә Иранда һәм Төркиядә барган
революция турында өметле, якты хисләр уяна. Очеркның соңгы юллары
күтәренке рухлы:

«И таң, ат инде тиз генә! Мин сине көтәм һәм тиздән булуыңа ышанам», дигән сүзләр белән тәмамлана (Шунда ук. 1908. 14 август).

Фатих Әмирханның «Әльислах» газетасындагы иҗатында зур урын алып торган
тагын бер тема — татар халкының рухи халәте, рухи үсеше темасы. Әгәр дә
анда карап үтелгән юнәлеш «Әльислах»ның партиялелек принцибын тормышка
үткәргәнен дәлилләсә, бусысы халыкчанлык принцибының гәүдәләнеше булып
тора. Бу принципның тормышка ашырылуын без, беренчедән, газетаның
иҗтимагый-социаль проблемаларны халык интересларыннан чыгып бәяләвендә
күрәбез.

Мисалга «Тел мәсьәләсенә бер караш» исемле мәкаләсен алыйк (Әльислах.
1908. 15 январь). Тел биредә көрәш коралы итеп бәяләнә. «Тел мәсьәләсе
күп заманнардан бирле сәясәттә дә катышып килә вә актык елларга кадәр
мөстәби (мөстәби – реакцион) хөкүмәтләрнең башка милләтләргә каршы
тоткан коралларның берсе булып киләдер». Икенчедән, тел халыкның рухи
байлыгын матдиләштерүче форма, рухи байлыкның яшәеш рәвешләреннән
берсе. «Бер милләтнең теленең җуялуы әдәбиятның җуялуы димәк улып,
әдәбиятның җуялуы да рухының бетүе дигән сүздер». Шулай итеп, Ф.
Әмирхан әдәбиятны халыкның күңел көзгесе, рухи байлыгы итеп карый.
Мәкаләдә халык телен өйрәнү, әдәби һәм фәнни әсәрләрне гарәп, фарсы
алынмаларыннан, грамматик элементларыннан арындыруның, әдәбият тарихын
булдыруның һәм аның бүгенге үсешен тәэмин итүнең бөтен бер программасы
бирелгән. «Мәктәпләребездә әдәбият дәресләре», «Татар яшьләре союзы»,
«Мәдрәсәләрне берләштерү» кебек эшне оештыру өчен ярдәмлек рәвешендә
язылган мәкалә-корреспонденцияләр дә аң, белем, мәгариф һәм культура
мәсьәләләрен күтәрәләр.

Фатих Әмирхан газетаның пропагандистик, агитацион һәм оештыручылык
ролен яхшы аңлап эш итә, халыкның, аерым алганда яшьләрнең, рухи
тормышын баету, саклау, үстерү турында туктаусыз кайгырта. «Казан, 21
январь», «Казан, 2 февраль», «Яшьләр колагына бер сүз» мәкаләләрендә
автор янып-әрнеп яза, «хәтта кырмыска адымы кадәр генә булса да алга
таба… никадәр вак булса да эш»кә өнди, торгынлыкка каршы чыга. Бу
соңгы әсәрләр үрнәгендә Ф. Әмирхан каләменең тагын бер сыйфатын
билгеләп үтәргә мөмкин: алар гаять көчле пафос, эмоциональ дәрт белән
язылганнар.

Ф. Әмирхан яшьләрдә зур җаваплылык хисе тәрбияләргә тели. «Яшьләр» дим,
чөнки мин аларны бөтен күңелем белән сөям. Чөнки мин үзем дә шуларның
берсе!» — дип яза ул «Яшьләр колагына бер сүз» дигән мәкаләсендә
(Әльислах. 1908. 21 январь, 2 февраль, 4 май). Ф. Әмирхан яшьләрне
халыкның киләчәге, иң саф, иң куәтле өлеше итеп карый. Үзенең
публицистикасы белән заман алдында торган зур бурычларны хәл итәргә
сәләтле көчләр тәрбияләүгә хезмәт итә. Публицист үзенең уңай
программасы бәян ителгән материалларда эшләнәсе эшләрне, кыласы
гамәлләрне билгеләсә, тәнкыйди һәм сатирик язмаларында түзеп торырга
мөмкин булмаган хәлләргә каршы чыга, аерым алганда, укыту рәвешенең,
тәрбия чараларының искергәнлеген, мәгънәсезлеген күрсәтә, иске
мәдрәсәдә шәкертләрнең рухи һәм фикри куәтләре тәмам үтерелүен
художестволы-публицистик чаралар белән тасвирлап бирә. «Шәкерт фаразы»
исемле физиологик очерк (Әльислах. 1908. 2 март) шул максатны күздә
тотып язылган. Әсәр үзәгендә — «15-17 ел гомерен гыйлем тәхсыйлендә
уздырган» шәкерт. Нинди кеше ул, нинди уйлар, теләкләр белән яши,
нәрсәгә сәләтле?

Шәкерт «салкын идән өстендә көрпәсен түшәп, тышы каралып каеш шикелле
булган мендәрен салып ята». Ул соң дәрәҗәдә күңелсез, матди һәм рухи
яктан ярлы, җан өшеткеч ямьсез, куанычсыз тормыш белән яши. Башта ул
үзенең хәленә борчыла, йокысы кача. Ләкин бу хәлдән чыгуның иң
нәтиҗәсез һәм мәгънәсез юлын сайлый — шыксыз чынбарлыктан хыял
дөньясына чумып котыла. Элек аз-аз гына хыялга бирелгән, аны күбрәк
йокыга китү чарасы итеп караган шәкерт тора-бара шул дәрәҗәгә житә,
тәмам исәрләнә, үзе уйлаган, фараз иткән нәрсәләрне чынбарлык итеп
тоярга гадәтләнеп китә. «Эш бу дәрәҗәгә җиткәч, шәкертне истикбаль аз
борчый башлый, ул һәр нәрсәне «бәхет» кулына тапшыра». Бөтен биздергеч
куәте белән гәүдәләндерелгән бу тип яшьләрне шәкерт язмышына калудан
сакланырга өнди.

Физиологик очеркта гомумән шәкертнең типик сыйфатларын ачып бирсә, Ф.
Әмирхан «Габделбасыйр гыйшкы» исемле хикәясендә шушы типның яшәеш
рәвешен конкрет бер шәкерт образы аша гәүдәләндергән. «Мәктәпләрдә
хөррият рухы» (Әльислах. 1909. 3 һәм 11 апрель), «Зыялы шәкерт» (Шунда
ук. 1908. 23 сентябрь) фельетоннарында журналист бу характеристикасын
тагын да тирәнәйтә. Хәзер шәкерт элекке түгел инде, ул зыяланды,
диючеләргә җавап итеп, публицист зыялылык билгеләренең фәкать тышкы
калып, эчке бушлыкны каплау зарурлыгыннан туган рәвеш икәнен, ә
шәкертнең асылы һаман шул килеш калганлыгын дәлилли. Чөнки мәдрәсәдә
хөкем сөргән шартларда яшәгән егет башкача була алмый.

«Егерменче гасыр әфиүнчесе» (Әльислах. 1908. 13 июль) дигән
памфлет-рецензиядә шәкертләрне тәрбияләүче, укытучы хәлфә тибын
күрәбез. Әлбәттә, әсәр сатирик жанр таләпләре буенча язылган. Биредә
революциягә кадәрге татар журналистикасында бик актив булган алым —
персонажның исемен сатирик рәвештә үзгәртү алымы кулланылган.
(Памфлетның исеме астында — «Егерменче гасыр шәкерте» дигән китап, ә
«Дин вә чүплек» гыйбарәсе астында Оренбургта чыккан «Дин вә мәгыйшәт»
журналы күздә тотыла.) Рецензия-памфлетның һәр юлы, һәр сүзе диярлек
татар тормышындагы искелек калдыкларын гомумиләштереп бирә. Шушы фонда
шәкертләрдән бары тик Бохарага, искедән килгән гореф-гадәтләргә карап
яшәүне таләп иткән хәлфәнең наданлыгы, әхлаксызлыгы, яшьләрнең саф
омтылышларын буа торган бер адәм булуы аерата тулы күренә.

Бары тик наданлык һәм томаналык белән генә аңлатырга мөмкин булган
вакыйгалар турында «Казанның педагоглары» (Шунда ук. 1907. 7 октябрь),
«Зур педагоглар зур эш эшләп кайттылар» (Шунда ук. 1907. 5 ноябрь)
исемле сатирик хәбәрләрдә язылган. Аерым кеше турындагы «Егерменче
гасыр әфиүнчесе» памфлетында рәхимсез мыскыллау төп урынны алып торса,
хәбәрләрдә исә авторның көлүендә ачы әрнү сизелә. Әйе, аерым бер
кешенең мисезлегеннән көләргә мөмкин, әмма җәмгыять, халык интересларын
күзәтергә тиешле кешеләрнең шушындый дәрәҗәдә булуы аяныч һәм еларлык
хәл. Дәүләт думасындагы мәгариф комиссиясенә җибәргән «милләт
агалары»ның берсе зур җир хуҗасы, икенчесе ат тиресе белән сәүдә итүче
булуы үзе генә дә ни тора! «Гостиный дворга каравылчы» гына булырга
яраган бу кешеләр эшне «аңлап-белеп кайтсалар, гаҗәп булыр иде» ди
автор көрсенеп.

Мәдрәсәдәге хәлләрне, андагы җаваплы әһелләрне Ф. Әмирхан, бер яктан,
тәнкыйтьли, икенче яктан, проблеманы хәл итү юлларын күрсәткән уңай
программа белән чыга. Шундыйларның берсе — мәдрәсәләрне берләштерү
тәкъдиме. Ул елларда Казанда дистәләгән гали, ягъни югары белем бирүче
мәдрәсә булган. Алдынгы карашлы педагоглар, шул исәптән «Әльислах»
редакциясе, аларны берләштерергә, кирәгенчә җиһазландырырга, һәрберсе
берәр генә фән укыта торган гыйлемле яхшы укытучылар белән тәэмин
итәргә кирәк, дигән мәсьәләне күтәрәләр. Ләкин реакцион муллалар,
мөдәррисләр бу эшкә каршы чыга. Аларның кайсысы — «шәкертләргә хәмел
булса, җитә» (хәмел — үлгән кешене зиратка күтәреп илтү), кайсысы —
«байлар ни әйтер», кайсысы «шәкертләрнең һәммәсен яткырып суктырырга
кирәк» дип фикер йөртәләр.

Фатих Әмирхан иҗатында зур урын алып торган тагын бер тема — ул
хатын-кыз иреге мәсьәләсе. Әлеге теманы күтәргән иң күләмле һәм җитди
әсәре — «Татар кызы». «Шәкерт фаразы»нда катып калган иске татар
тормышы тудырган егет тасвирланса, шул ук физиологик очерк жанрында
язылган әлеге әсәрдә тип буларак татар кызы бирелә. «Татар кызы»
«Әльислах»та басылмаган, 1909 елда аерым китап булып чыккан. Ләкин
күтәргән мәсьәләсе белән «Әльислах» проблематикасына туры килгәнгә, аңа
бу урында тукталу кулайрак булыр.

Бу әсәрне әдәбият галимнәре бер аваздан хикәя дип саныйлар. Ләкин,
минемчә, бу хәл бездә очерк тарихы өйрәнелмәгәннән килеп чыга. Хикәядә
төп максат — характер, индивидуальләштерелгән тип тудыру, ә биредә
характерлар юк, биредә — типлар. Аларның исемнәре дә юк: Кара көч, Ата,
Ана, Татар кызы, Җанлы курчак, һәм һәрберсе үзе кергән социаль
төркемнәрнең яшәү шартларында, гомуми сыйфатларында гәүдәләндерелә:
гомумән шәригатьчә яшәү шартлары, гомумән ата һәм гомумән ана кеше,
гомумән татар кызы.

Очерк Ф. Әмирханның урта гасырчылыктан калган яшәеш рәвешен, халыкның
наданлыгына, артта калганлыгына, хәерчелегенә сәбәп булган феодализм
калдыкларын, аларны саклап торучы ишан, муллаларны күралмавын, аларны
тормышның һәр ноктасыннан кысырыклап чыгарырга, тизрәк юк итәргә
теләвен аеруча бер көч белән күрсәтә. Әсәрнең үзәгендә — «Кара көч»,
әнә шул искечә яшәеш рәвеше, «Ата», «Ана», «Татар кызы» кебек җанлы
курчакларны эшләп чыгара торган фабрика.

Беренче рус революциясе тудырган яңарыш шартларында татар халкының
прогрессив өлеше һәм реалистик әдәбият артталыкның сәбәпләрен эзли
башлый. Сәнгатьтә яшәеш рәвешенең статик хәлен һәм ул тудырган рухи
халәтне гәүдәләндерүче жанрларның берсе — физиологик очерк. Татар
әдәбияты өчен яңа булган бу жанрның Ф. Әмирхан иҗатында барлыкка килүе
очраклы хәл түгел. Публицистиканы һәм нәфис сүзне иҗтимагый эшчәнлек
коралы иткән әдип максатка ярашлы формаларны эзләп таба белгән.

Ф. Әмирхан иҗатында әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә багышланган
публицистика — үзе бер дөнья. Анда куелган проблемалар арасында иң
мөһиме кайсы: һәр яңа спектакльгә рецензия язып, театр сәнгатенең
реалистик юлдан үсүенә булышумы, әдәбиятның үсешен тоткарлый торган,
яки «корсак» ихтыяҗыннан гына язылган әсәрләрне «әдәби чүпләр» өеменә
ташлап барумы, Габдулла Тукайның халык шагыйре буларак үсешенә ярдәм
итүме? Әйтүе кыен. Әмма иң җитдие «Әдәбиятка гаид» мәкаләсе (Әльислах.
1908. 8 һәм 30 сентябрь). Биредә әдәбият тарихын тудыру проблемасы
куела һәм ул эшне ничек башлау турында тәкъдимнәр әйтелә. Мәкаләдәге
күп кенә фикерләр аерым әдәби әсәрләргә язылган рецензияләрдә
конкретлаштырыла. Әйтик, «Әльислах»та Ф.Әмирханның аерым әсәрләргә,
китапларга һәм спектакльләргә 25 рецензиясе басылган.
1909 елда материаль кыенлыклар аркасында «Әльислах» ябылган. Бу газета
заманы өчен алдынгы карашларны, революцион-демократик идеологияне
пропагандалаган. Ул тормышны үзгәртү өчен көрәштә публицистик
алымнарның иң үтемлеләрен файдаланган, укучы кызыксынып, яратып,
ләззәтләнеп укырлык итеп язган. «Әльислах» тирәсенә заманының иң
талантлы, иң саф күңелле каләм ияләре тупланган.

1910-12 елларда Ф.Әмирхан исемен «Ялт-йолт» журналы битләрендә еш
очратабыз. Биредә ул үз темаларын дәвам иттерә. «Ике мөселман», «Бар
иде, ди, бар иде, ди» («Ялт-йолт. 1910. № 1.), «Милләткә хезмәт итүче
китапчы һәм педагог» исемле фельетоннарында (Шунда ук. № 3) безгә таныш
типларны очратабыз. Бу елларда ул «Йолдыз» газетасына да катнаша. Шулай
ук әдәбият-сәнгать мәсьәләләре, уку-укыту эшләре хакында яза.
«Мәктәпләребездә татар әдәбияты» дигән мәкаләсендә (Йолдыз. 1910. 26
июль) «Әдәбиятка гаид»тәге фикерләр, икенче яктан килеп, татар
әдәбиятын мәдрәсәләрдә мәҗбүри фән буларак укытуның кирәклеге һәм
әһәмияте ноктасыннан дәвам иттерелгән. «Мөгаллимә ханым вә туташлар
дикъкатенә» дигән хәбәрдә (Шунда ук. 1910. 11 декабрь) Ф. Әмирхан ул
елларда бик модага кергән бер күренешкә — «кызлар өчен махсус»
чыгарылган әдәби әсәрләргә мөнәсәбәтен белдерә. Г. Тукай шулай ук бу
күренешнең гайре табигый икәненнән көлеп «Ялт-йолт» журналында
«Милләткә файда урынына зарар» исемле фельетон бастырган.

1912 елда Ф. Әмирхан публицистикасында яңа жанр — памфлет белән
очрашабыз. Аның беренче үрнәге — «Аң» журналында басылган «Шәрык
йоклый» әсәре (Аң. 1912. № 1). Ул урта гасырчылык заманында торып
калган Шәрыкның бүгенге хәленә ачынудан, күңеле әрнүдән туган.
Кайчандыр дөньякүләм сәнгатьнең бүген дә асылташ булып ялтырый торган
җәүһәрләрен биргән, «бөтен дөньяга фәрманнар таратып торган Шәрыкның
мәгънәви куәтләре, гакылы һәм гыйльми көче…» йоклаганына, үзен
«куркыныч ерткычлар»дан, бөтен дөнья империалистларыннан талатканына
көенеп, бер үк вакытта сатирик та, лирик та стиль белән язылган.

Шушы ук елда Әмирхан «Кояш» газетасы редакциясендә жаваплы секретарь
хезмәтен башкара. Ник әле революцион-демократ либераль-буржуаз газетага
килеп керде? Моны дәрес аңлау өчен бер нәрсәне истә тотарга кирәк: Бөек
Октябрь социалистик революциясенә кадәрге унъеллыкта самодержавиенең
милләтләргә мөнәсәбәтендә шовинизм бик нык көчәя. Дума утырышларында
рустан башка милләтләрне хурлаган речьләр яңгырый. Шуңа реакция
буларак, милләтчелек куәтләнеп китә. Демократик фикерләреннән кайтмаган
хәлдә, Ф. Әмирхан да шул чорда беркадәр дәрәҗәдә милләтчелек шаукымына
бирелә. «Изелгән милләтнең һәрбер буржуаз милләтчелегендә изүгә каршы
гомуми демократик эчтәлек бар, һәм менә шул эчтәлекне без һичсүзсез
яклыйбыз…» ди В.И. Ленин (Ленин В.И. Әсәрләр. 4 нче басмадан тәрҗемә.
26 том. 417 6.). Ф. Әмирханның «Кояш» газетасы редакциясендәге
эшчәнлеге дә әнә шул җирлектә өйрәнелергә тиеш.

1909-1917 елларда Әмирхан публицистикасында әсәрләр шуннан алдагы ике
елдагы кебек үк күп түгел. Ләкин, ике булганчы бер булсын да берәгәйле
булсын, ди халык. Әйтик, Ф. Әмирхан әлеге чорга караган «Зәки хәлфәң
нишләтте» (Кояш. 1913. 15 февраль) исемле фельетонын гына язган булса
да, безнең матбугат тарихында урын алырга хаклы булыр иде. Биредә ул
тагын бер тип — мактанчык, шапырынучы, башкалар ирешкән уңышны
күрмәмешкә салынып яки аны хурлап үзен генә «бөек» итеп күрсәтергә
яраткан адәм тибын биргән.

Иҗатының бу чорында да Ф. Әмирхан, кире типлар тудыру белән беррәттән,
татар халкының данын тәшкил иткән уңай шәхесләргә мөрәҗәгать иткән.
Шиһап Мәрҗани, ә иң мөһиме Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында
бәяләп бетергесез кыйммәтле истәлекләр һәм мәкаләләр калдырган.
Габдулла Тукайда, Шиһап Мәрҗанидә автор хөр күңеллелек, вөҗдан белән
сату итмәү, заманның көчлеләре алдында ялагайланмау, хезмәт сөючәнлек
сыйфатларын мактаган.

Икеләнмичә әйтергә мөмкин, язучы һәм журналист Фатих Әмирхан иҗатында
тасвирланган уңай һәм кире типлар халыкның аерым төркемнәре һәм
катлауларының рухын, әхлагын, кыйбласын аңларга ярдәм итә. Аның
очерклары, фельетоннары һәм памфлетлары буенча егерменче йөзнең беренче
ике дистә елы эчендә татарларның иҗтимагый яшәешендә барган фикер һәм
әхлак көрәшен шактый тулы күзалларга була.

Һәм менә Февраль революциясе. Россиядәге барлык милләтләрне, шул
исәптән рус халкының үзен дә изеп, басып, таптап яшәгән самодержавие
бәреп төшерелде. «Богаулар өзелделәр», дип сәламли аны Ф. Әмирхан.
«Менә җирләр мәсьәләсен катгый сурәттә хәл итеп, халыкның иң зур
әксәриятен (әксәрият – күпчелек) тәшкил итә торган крестьянны адәм
хәяты белән тора алырлык икътисади хәлгә күтәрү, менә милләтләргә
гадәдләренә мөтәнасип (гадәдләренә мөтәнасип — саннарына карап)
вәкилләр сайлау хакы бирү, менә милләтләр автономиясе мәсьәләсе» (Аң.
1917. №3-4.) хәл ителәчәк, дип өметләнә ул. Ләкин бу шатлану иртәрәк
булган. Вакытлы хөкүмәт әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә теләмәде. Сугыш,
җимереклек, хәерчелеккә түзә алмыйча, халык большевиклар җитәкчелегендә
революцион көрәшне көчәйтте, һәм Бөек Октябрь социалистик революциясе
җиңеп чыкты.

Ф. Әмирхан илне һәлакәттән, коллыктан коткаручы бердәнбер юл
пролетариат диктатурасы урнаштыру икәнен башта аңламады. Ләкин
революцион вакыйгаларның барышы, Совет хөкүмәтенең хезмәтчел халык
теләкләрен, изелгән милләтләрнең омтылышларын эзлекле рәвештә тормышка
үткәрүе Ф. Әмирханның революциягә мөнәсәбәте үзгәрүгә сәбәп булды. 1920
елларда «Кызыл Армия» газетасына язышуы, «Коммунистлар партиясе
манифесты»н тәрҗемә итүе, үзенә «Марксист» дигән псевдоним алуы, шулай
ук язган әсәрләренең эчтәлеге Ф. Әмирханның Совет властен ихлас
күңелдән кабул итүен күрсәттеләр. Ул ныклы рәвештә Совет власте
позициясенә басты.

«Эш» газетасында чыккан «Гражданнар сугышы һәм зыялылар» исемле
мәкаләсендә (Эш. 1920. 21 гыйварь) Ф. Әмирхан рус һәм татар
интеллигенциясенең революцион юлына тарихи бер караш ташлый,
интеллигенциянең революциягә мөнәсәбәтен билгеләгән сәбәпләрне ачыклый.
Аныңча, хәлиткеч вакыйга — гражданнар сугышы. Ул «бер Россияне генә
түгел, бөтен дөньяны ике мәйданга бүлде: бер якта башында Антанта
торганы хәлдә бөтендөнья җиһангирлары (җиһангир — дөньяны яулап алучы),
икенче якта исә, башларында Советлар Россиясе булган хәлдә җиһангирлар
тарафыннан таптала, сытыла торган бөтен дөнья мәҗбүр вә мазлумнары, вә
шул җөмләдән, бөтен Шәрык галәме»… «Хәл шулайга әйләнгәч, ди Ф.
Әмирхан, татар зыялысы… бу гражданнар сугышында контрреволюциянең
җиңүен тели аламы, тели алачакмы?» һәм автор болай дип нәтиҗә ясый:
«әгәр дә бер зыялы моннан соң да Советларның сугышта җиңелүен тели
икән, ул «үз-үзен үз халкы фиһрәстеннән (фиһрәст — исемлек) сызып
ташларга, ул халык исеменнән, аның мәнфәгате исеменнән мәңгегә авыз
ачмаска тиештер».

Журналист Әмирхан революциягә кадәр халыкның мөхтәрәм кешеләрен башлыча
әдәбият, мәгариф, культура дөньясында күрсә, шулар турысында язса,
хәзер ул революция һәм гражданнар сугышы каһарманнарын олылый.
«Чәчәкләр китерегез миңа», «Революция балалары», «Мулланур иптәш»,
«Татар пролетариат җөмһүрияте һәм татар демократиясе гаммәсе» кебек
нәсер, мәкалә, коррепонденцияләрендә (Кызыл Армия. 1920. 18 март, 1
апрель, 19 август) халык арасыннан чыккан көрәшчеләрнең батырлыгына,
хезмәтенә дан җырлана.

Социалистик революциянең мәгънәсен тәмам аңлаганлыгын Ф. Әмирханның
В.И. Ленин шәхесенә мөрәҗәгать итүендә күрәбез. Ул бөек юлбашчы
турында, аның эшчәнлегенең асылы турында тирәнтен уйланган. В.И.
Ленинның бөеклеген, даһилыгын Ф. Әмирхан яңа җәмгыять төзүдә күрә, аны
яңаны төзү символы дип атый. «Кызыл Армия» газетасында бөек юлбашчының
50 еллык юбилее уңаеннан «Ленин иптәш — төзү, гыймран итү символы»
(Шунда ук. 1920. 22 апрель) дигән баш астында чыккан бу мәкаләсен бүген
дә ләззәтләнеп укырлык.

Әлеге мәкалә Ф. Әмирханның революциядән соң да киң колачлы әдип булып
калганын исбат итә. Татар дөньясы эченә генә бикләнмичә, бөтен ил
тормышы белән яшәгәнгә күрә, ул иң алдынгы идеология белән коралланган
җәмәгать эшлеклесенә әверелә.

Шулай итеп, Ф. Әмирханның публицистик иҗатын һәр чорында үзе өчен
характерлы фикерләрне алга сөргән һәм башлыча үсә, күтәрелә барган бер
бөтен итеп карарга кирәк. Ул соңгы көннәренә кадәр каләмен кулыннан
төшермәде, яңаның җиңәчәгенә куанып, аны котлап һәм хуплап, яңа
җәмгыятьнең нигезен ныгытырга ярдәм итүче әсәрләр язды.

 

«Әйдә халыкка хезмәткә». Казан, 1985.

(Чыганак: Нуруллина Р.М. Тарих яза каләмем… — Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. — 336 б.).


Комментарий язарга


*