ТАТ РУС ENG

Вахит ХАКОВ Ф.Әмирханның татар әдәби телен үстерүдә тоткан урыны

XX йөз башында татар әдәби телен, матур әдәбият һәм иҗтимагый публицистика стильләрен үстерүдә күренекле әдипләрнең берсе Ф.Әмирхан булды. Чорның алдынгы карашлы һәм демократ язучылары арасында ул үзенә бер урынны алып тора. Сәнгатьчә һәм үткен сатира теле белән язылган әдәби һәм публицистик әсәрләрен тыгыз бәйләнештә караганда гына әдипнең индивидуаль-иҗади алымнарын, телдән файдалану үзенчәлекләрен ачык күзалларга мөмкин. Ф.Әмирхан үзенең иҗатында халык өчен иң әһәмиятле булган мәсьәләләргә игътибар итә, киң җәмәгатьчелектә чын демократик фикерләр уятуда зур эш башкара, үзенең үткен телдә язылган мәкаләләрендә өстен сыйныф вәкилләрен фаш итә, яшьләрне яңа рухта тәрбияләргә, уку-укыту тәртипләрен үзгәртеп корырга чакыра. Ул — үз заманының тормыш вакыйгаларын тирән аңлап эш итүче оста язучы. Ф.Әмирханның киң эрудицияле әдип һәм ялкынлы публицист булып җитешүендә шул чордагы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларның йогынтысы гаять зур.
XIX йөз ахырында, бигрәк тә XX йөз башында, татар милли әдәби теленең нормалары ныгу һәм тотрыклану нәтиҗәсендә, проза стиле
дә бик нык үсеш ала. Анда җанлы сөйләм нигезендә чынбарлыктагы күренешләрне һәм предметларны киң итеп, бөтен нечкәлекләре белән сәнгатьчә сурәтләү урын ала. Реаль тормышны һәм кешеләрне лирик-романтик һәм эмоциональ-поэтик тасвирлау Ф.Әмирханда аеруча көчле. Ул XIX йөздә киң күләмдә нормалашып киткән проза телен — тасвирлау-хикәяләү стилен яңа юнәлештә үстереп җибәрүче, аны төрле сәнгатьчә сурәтләү чаралары белән баетучы новатор язучылардан санала. Чор таләпләренә туры китереп, ул проза телен эмоциональ-психологик яктан тулыландырып яңача стильгә күчерә һәм аны тагы да үстерүгә ирешә, киң диапазонлы итә. Әдәби хикәяләү алымнары, прозаик тел-стиль чаралары Ф.Әмирхан әсәрләрендә нормалашу һәм ныгу чорын кичерәләр.
Ф.Әмирхан үз заманындагы өметле яшь язучыларның иҗатына да дөрес бәя бирә. Мәсәлән, ул Г.Ибраһимовның беренче тәҗрибә рәвешендә язылган «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән әсәрен кулъязма хәлендә үк игътибар белән укып чыга, булачак прозаикның каләм көчен һәм язу сәләтен күрә. Әсәрне 1907 елда үзе оештырган һәм редакцияли торган «Әльислах» газетасының беренче саннарында ук бастырып чыгара. Татар әдәбияты һәм әдәби теленең ике классигы бер-берсе белән шулай табыша. Г.Ибраһимов та проза телен киң юнәлештә үстереп җибәрә, элекке проза теле белән совет чоры проза теле арасында күпер салучы иң күренекле әдипләрнең берсе булып китә. Моңа карап Ф.Әмирхан әсәрләре һич тә тоныкланмый, киресенчә, татар прозасы үсешендә үзенә бер маяк булып хезмәт итә. Г.Ибраһимов иҗаты мөстәкыйль юл алып киткәнче, Ф.Әмирханның әдиплек йөзен билгели торган повестьлары һәм хикәяләре («Фәтхулла хәзрәт», «Танымаганлыктан таныштык», «Хәят», «Гарәфә кич төшемдә», «Бәйрәмнәр», «Картайдым!», «Татар кызы», «Рәхәт көн» һ.б.) дөнья күргән була.
Җәмгыятьтәге үзгәрешләр халыкның аралашу чарасы булган әдәби телнең дә демократлашуын һәм аның эшкәртелүен таләп итә. Бу мәсьәлә һәрвакыт Ф.Әмирханның игътибар үзәгендә тора. 1908 елда ул телнең җәмгыятьтә тоткан ролен күрсәткән «Тел мәсьәләсенә бер караш» дигән махсус мәкалә белән чыга. Ф.Әмирхан татар әдәби теленең шул чордагы торышына бәя бирә, ашыгыч рәвештә эшләнәсе чараларга туктала, телнең теоретик һәм практик әһәмиятен билгели.
Ф.Әмирханны иң борчыганы — әдәби телне эшләү-эшкәртү мәсьәләсе. Моның катлаулы мәсьәлә икәнлеген күрсәтеп, ул әдәби телнең нигезен ачыклау, җитешмәгән сүзләрне алу мәсьәләләрен бик уйлап эшләргә кирәклегенә басым ясый, язма телнең халыкка аңлашылмый торган сүзләр белән чуарлануына каршы чыга, сөйләмне стиль ягыннан камилләштерү, грамматиканың төп принципларын билгеләү, орфографик кагыйдәләрне эшкәртү һәм сүзлекләр булдыру максатын куя. Телне төзәтү һәм эшкәртү мәсьәләсе кушу, әмер бирү белән генә тормышка ашырылмаганлыкны язучы ачык аңлый, әдәби телне нормалаштыруда җәмгыятьтәге вакыйгаларның йогынтысы һәм язучыларның шактый зур роле булуны күрсәтә. Ф.Әмирхан татар телен күп еллар тикшерүче бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның эшчәнлегенә югары бәя бирә, элекке мираска, татар язма ядкарьләренә игътибарлы булырга кирәклекне күрсәтә, тел мәсьәләләре буенча махсус съезд үткәрүне өлгергән мәсьәләләрнең берсе итеп саный. Ул Каюм Насыйриның тел белемендәге эшчәнлеген башка әсәрләрендә дә искә ала, аның бик әһәмиятле эш башкарганлыгын дәлилли. Октябрь революциясеннән соң язылган «Мәдәниләшү юлында зур адым» дигән мәкаләсендә болай дип яза: «Татар телен җөмһүриятебездә чын-чынлап гамәлгә кертү, телебездә һәр бабтан истилахлар карарлаштыру зарурәтенең кискенлеге кинәт бергә ун мәртәбә үсеп китте. Татар телен чынлап гамәлгә кертү хәзер һәрнәрсәдән әүвәл шул мәсьәләнең чишелүенә багланып калды» («Татарстан»). Ф.Әмирхан әдәби телнең сүзлек хәзинәсен баету, тәртипкә китерү юнәлешендә эшләнгән эшләрне зур канәгатьләнү белән билгеләп үтә.
Ф.Әмирханның матур әдәбият телен үстерүдә тоткан урыны турында сөйләгәндә, төрле якларга басым ясап күрсәтергә кирәк: ул үзенең әсәрләрендә халыкның җанлы сөйләмен төп чыганак итеп алу белән беррәттән, элекке төрки язма формаларны да, гарәп-фарсы сүзләрен һәм.әйтелмәләрен дә, XX йөз башындагы тарихи-иҗтимагый үзгәрешләр белән бәйле рәвештә кергән рус теле һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән алынган сүзләрне дә иркен куллана. Аңарда татар әдәби теленең традицион язма үзенчәлекләре дә, халык сөйләме дә, телдәге яңа күренешләр дә гомумиләштерелеп бирелә, алар бер-берсе белән бик тыгыз үрелеп баралар. Бу күренеш Ф.Әмирхан әсәрләрендә тел байлыгының тарихи җирлеккә корылуын һәм киң сөйләм байлыгын эченә алуын күрсәтә. Бер яктан, сөйләү теленең потенциаль мөмкинлекләреннән файдалану әдәби телне демократлаштыруда зур урын тотса, икенче яктан, элекке язма телнең төп үзенчәлекләрен сакларга тырышу билгеле күләмдә әсәрләрнең телен катлауландыра да. Ф.Әмирханның язу стилен, телдәге чараларны куллану алымнарын өйрәнгәндә, болар, һичшиксез, әсәрнең жанры, темасы, эчтәлеге һәм язылу вакыты белән тыгыз бәйләнештә каралырга тиеш. Мисалга 1907 елда язылган «Гарәфә кич төшемдә» хикәясен алырга мөмкин: Бөтен зал, күзлек белән тулып, бер кеше шикелле бер тарафка таба мәүзүн (Мәүзүн — бертигез.) хәрәкәтләр белән тәвәҗҗеһ итә (Тәвәҗҗеһ итә — юнәлә.), музыка да алар шатлыгына кушылып, иң шатлыклы нәгъмәләрен (Нәгъмә — көй.), моңнарын чыгара.
Ф.Әмирхан әсәрләрендә үз чорының китап теле белән бәйләнешле, гарәп, фарсыдан кергән, халык сөйләменнән ерак торган сүзләр дә шактый. Мәсәлән: фәсыйх — бик матур, мөзәйян — зиннәтле, җаиз — дөрес, мөтәгассыйп — фанатик, самигъ — тыңлаучы, мофзый — алып баручы, әбәда — мәңге, мәшьүм — шомлы, мөкаддимә — кереш сүз, истихфаф — хурлау — «Фәтхулла хәзрәт» әсәреннән; мөәллиф — төзүче, нәшат — күңеллелек, билгакес — киресенчә, ихтимал — баш күтәрү, киберле — эре тотучы — «Урталыкта»; халис — чын, сабавәт — сабыйлык, сарих — ачыктан-ачык, мофассал — тулы, нәкыль итү — китерү — «Танымаганлыктан таныштык» һ.б. Әйтергә кирәк, мондый урыннар чагыштырмача азая, әсәрдән әсәргә кими бара.
Ф.Әмирхан әсәрләрендә җөмләләрнең тыгызлыгы, аларның төрле әйләнмәләр, кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр белән тулыланганлыгы күренә. Анда китап теле һәм халык сөйләменең, сәнгатьчә тел-стиль чараларының киң байлыгы күзгә ташлана. Прозада XIX йөздән, аннан да элегрәк башланган традицияләрне үзгәртеп, халыкчан юнәлешкә күчерүне без Ф.Әмирхан иҗатында ачык күрәбез. Телнең мөмкинлекләреннән оста файдаланып, ул кешеләрне, чынбарлыктагы күренешләрне һәм предметларны эстетик максатларга туры китереп сурәтли. «Хәят», «Кадерле минутлар», «Урталыкта», «Фәтхулла хәзрәт», «Чәчәкләр китерегез миңа!» әсәрләре — моның ачык мисалы. Табигать күренешләренең әсәрдәге персонажлар белән кушылып бирелүе прозада лирик стильнең чикләрен тагы да киңәйтә. «Хәят» повестенда моның матур үрнәкләре бар. Бер өзек: Төн килде. Бөтен табигать, бөтен җир йөзе, бөтен яшь йөрәкләр шикелле, Хәят та язгы төннәрне сөя иде. Язның салкынчарак, хуш исле төннәре, бигрәк тә ул төннәрнең шундый хуш исле булучылыгы Хәятнең йөрәгендә үзенә билгесез бер тойгы уята иде. Хәят язгы төннәрдә бу тойгы белән исерә дә, үз-үзен онытып, томанлы рәхәтлек эченә батып кала иде. Бүгенге төн Хәяткә, үзенең салкынчарак кына аязлыгы, язлы хуш исе эченә төрендереп, катгый бер карар да китерде.
«Чәчәкләр китерегез миңа!» әсәре үзенең нәфислеге, эчке хисләргә бай булуы белән аерылып тора. Анда яңа җәмгыять өчен көрәшчеләргә, шул көрәштә җиңеп чыгучыларга дан җырлана. Чәчәк символының татар әдәбиятында нинди генә мәгънәләре юк! Ф.Әмирхан бу сүзгә зур мәгънә йөкли. Чәчәкләрне ул яңа тормыш символы, бәхетле һәм азат киләчәк билгесе итеп ала: Китерегез миңа чәчәкләр, язгы сәрин яңгырлардан соң күк йөзенә чыккан салават күперендәге назик төсләрнең барысы да ул чәчәкләрнең яңа ачылган гүзәл телкәйләрендә, ләтыйф барлыкларында шәүләләнсеннәр.
Ф.Әмирхан әсәрләре төрле күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә һәм әйтелмәләргә бик бай. Мәсәлән: Җанлы курчакны (кыз мәгънәсендә) Биктимер дүрт дивар арасына кертеп куйды («Татар кызы»); Атсыз арбаның (автомобиль) догалар белән генә туктамаганлыгын күргәч…; Монда безнең Бакыр бабайны да (һәйкәл) китергәннәр икән («Фәтхулла хәзрәт») һ.б.
Аңарда күренешләрне образлы итеп сурәтләү, җанландыру алымнарына да зур игътибар ителә: Кояш алар өстенә ак болытлар арасыннан карап, оялчан гына көлеп тора иде (&llaquo;Хәят»); Биек күкнең матур кызлары да (йолдызлар мәгънәсендә) безнең арттан ияреп кайттылар («Кадерле минутлар») һ.б.
Ф.Әмирхан әсәрләреңдә төрле эчтәлектәге чагыштырулар күп. Аерым билгеләре буенча күренешләрне бер-берсе белән тиңләштерү, аларның охшаш якларын күрсәтүгә нигезләнгән мондый алым әсәрнең идея эчтәлеге белән тыгыз бәйләнеп, югары яңгырашка ирешүгә ярдәм итә. Мәсәлән: Бу калфак ефәк көлтәсенә ясалган гөл чәчәге шикелле көлеп тора иде («Хәят»); Аның бит урталары өшегән карбыз кисәкләре шикелле тигезсез вә ямьсез («Урталыкта») һ.б.
Ф.Әмирханның әдәби һәм публицистик әсәрләрендә күптөрле стилистик һәм сурәтләү алымнары кулланыла. Алар арасында сүз уйнату, кабатлаулар, риторик өндәүләр һәм сораулар, антитезалар, ирония, пародия алымнары язучыга чынбарлыкны төрле яклап ачуга ярдәм итәләр. Язучының «Яшьләр», «Тигезсезләр» исемле драмалары халыкның җанлы сөйләм теленә якынлыгы белән аерылып тора. Сәхнә теле бик ачык һәм гади. Диалоглар кыска, язма катлаулы формалар бөтенләй юк диярлек. Анда җирле сөйләм сүзләре дә (табалыйсыгыз, кана, берди, чытлыклану, текмекләп) шактый очрый.
Татар әдәби теленең сүз остасы Ф.Әмирхан әсәрләрендә сәнгатьчә сурәтләү алымнары һәм сатирик стиль чаралары зур урын ала. Бу, бер яктан, шул чордагы иҗтимагый сәяси һәм революцион-демократик хәрәкәт белән тыгыз бәйләнештә каралса, икенче яктан, татар вакытлы матбугатының тууы, татар әдәбиятының яңа үсеш баскычына күтәрелүе белән дә аңлатыла. Шулай ук бу мәсьәләләрне тикшергәндә, бердәм милли әдәби тел нормаларының үсешен дә, телнең киң эчке мөмкинлекләреннән файдалану өчен зарури шартларның өлгереп җитүен дә истән чыгарырга ярамый, шунысы характерлы: образлы тел-стиль алымнары язучының әдәби әсәрләрендә генә түгел, төрле тематиканы берләштергән, зур күләмле һәм бай эчтәлекле публицистикасында да киң чагылыш таба. Тормышны якыннан белүе, үз чорының тарихи вакыйгаларын җентекләп өйрәнүе һәм язу осталыгы аны киң эрудицияле әдип-публицист дәрәҗәсенә күтәрде. «Безнең башка бик күп язучылар кебек Фатих та нәфис әдәбиятка гына бикләнеп калмады, ул моны газетчылык, җәмәгатьчелек белән бергә җәйде, җәйде генә түгел, бергә бәйләде дияргә кирәк, чөнки аның әдиплеге публицистлыгыннан аерым торган бернәрсә түгел»* (* Вәлиди Җ. Әдип Фатих Әмирхан // Кызыл Татарстан. — 1926. — № 59.), — дип билгеләп үтте Җ.Вәлиди.
Аның публицистик мирасы бик бай. Ул төрле газета-журналларда чорның иң актуаль иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә багышланган, эчтәлек ягыннан тирән, тел-стиль ягыннан камил булган күпсанлы мәкаләләрен бастыра. Ф.Әмирхан «Әльислах» газетасыннан тыш, «Йолдыз», «Кояш», «Кызыл Армия», «Татарстан» газеталарында, «Ялт-йолт», «Аң», «Шәрык кызы», «Кызыл шәрык», «Безнең юл» журналларында актив катнаша.
Ф.Әмирханның XX йөз башы вакыйгаларын эченә алган революцион-демократик хәрәкәт, сыйнфый көрәш мәсьәләләренә, думаларга багышланган публицистикасы үзе бер төркемне тәшкил итә. Аларның кайберләрендә ул аерым бер алым-стиль белән вакыйгаларның көнен әсәрнең исеме итеп ала («Казан, 3 октябрь», «Казан, 2 февраль», «Казан, 2 март», «Казан, 3 июнь»). Ф.Әмирханның кайбер публицистик әсәрләре аеруча үткен иҗтимагый-сәяси темага багышланулары белән аерылып тора. Мәсәлән: «Авырулар галәмендә» (1908), «Богаулар өзелделәр» (1917), «Революция балалары» (1920), «Шәрык йоклый», «Шәрык уяна» (1920), «Яңа сугыш хәзерлеге һәм нефть» (1920), «Төрек милләтчелеге һәм Россия Советлар власте» (1920), «Яңа имкяннар алдында» (1920), «Мулланур иптәш» (1920).
Ф.Әмирханның публицистик эшчәнлегендә әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дә шактый урын алып тора. Аның татар халкының күренекле телче һәм мәгърифәтчесе К.Насыйрига, тарихчы-галим Шиһабетдин Мәрҗанигә, Заһир Бигиев, Закир Һади, Риза Фәхретдин, Фатих Кәримигә биргән бәяләре хәзерге көндә дә актуаль яңгырый. Революционер язучы Гафур Коләхметов, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев әсәрләренә карата да аның җентекле бәяләмәләрен күрәбез. Татар культурасы тарихында күренекле урын тоткан шәхесләргә багышланган «Күпме какканны вә сукканны күтәрде бу ятим» (Г.Тукай турында), «Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе», «Кариев хатирәсе» кебек мәкаләләре шушы төркемгә керә. Ф.Әмирхан рус халкына, әдәбиятына һәм мәдәниятенә зур ихтирам белән карады. Аның «Толстойның 80 еллык юбилее», «Гоголь бәйрәме», «Мөхәррир Короленко», «Олуг милләтнең олы шагыйре» (М.Ю.Лермонтов турында) исемле мәкаләләре шуны ачык күрсәтә. Фатих Әмирхан иҗатында сәнгатьчә публицистика зур урын тота. Бу жанр үзенең образлы-сурәтләү алымнарына бай булуы, сатирик-юмористик тел чараларының күп кулланылуы белән аерылып тора. Язучы тарафыннан төрле стильдә язылган «Шәкерт фаразы», «Менә килеп чыкты!», «Яшьләр колагына бер сүз», «У-у… шатлык», «Егерменче гасыр әфьюнчысы», «Яңа чүпләр», «Ике мөселман», «Зәки хәлфәң ни эшләтте)», «Мирза һәм рус теле» кебек фельетоннар, парчалар, очерклар көчле сатира һәм юмор белән сугарылган.
Ф.Әмирхан әсәрләренең лексик составы бик бай булуын һәм төрле катлам сүзләрен эченә алуын аеруча билгеләп үтәргә кирәк. XX йөз башында татар әдәби теленең гарәп, фарсы, төрек сүзләре белән чуарлануы Ф.Әмирханга да тәэсир итми калмаган. Ф.Әмирхан әсәрләрендә рус теле, Көнбатыш Европа сүзләре шактый еш очрый. Аларның бер өлеше әле ул вакытта әдәби тел нормалары дәрәҗәсенә күтәрелмәгән була. Аңарда кайбер русча сүз тезмәләре дә үзгәртелмичә кулланыла: демократическая республика (хәз.телдә: демократик республика), социальная революция (социаль революция), капиталистический строй (капиталистик строй), коллективный курс (коллектив курс), членский взнос (членлык взносы) һ.б.
Аның әсәрләрендә бер үк сүзнең төрле мәгънәләрен капма-каршы куюга нигезләп язу алымы күп очрый. Язучы моны сатирик чара итеп тә файдалана. Аның Фәтхулла хәзрәтне бәяләгәндә оста пожарный сүзләрен алуы шуның бер мисалы. Фатих Әмирханның сатирик әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр әйтеләчәк фикерне халык аңына тулырак һәм ачыграк итеп җиткерүдә зур эш башкаралар. Язучы шәрыкне җансыз машина, иске консерватив мәдрәсәләрне сукыр ясап чыгара торган ханәләр, яңалыкка каршы көрәшүчеләрне көфер пичәтчеләре дип атый, империализмны, капиталистик җәмгыятьне сурәтләү өчен аждаһа, җиде башлы елан, албасты сүзләрен ала, патша хөкүмәтенең бәреп төшерелүен ачык итеп күз алдына китерү өчен, коллык мөһере ватылды, богаулар өзелде дигән тәгъбирләрдән файдалана. Ф.Әмирхан иҗтимагый-сәяси төшенчәле синонимнардан иркен файдалана, аларның мәгънә төсмерләрен белеп эш итә. Алар төрле экспрессив-эмоциональ бизәкләргә бай булуы ягыннан аерылып торалар. Эшче сүзенә синоним итеп ул ялланып эшләүче, бичара сүзләрен ала. Пролетариат, эшчеләр сыйныфы, көчләрен сатучылар дигән сүзләр һәм сүзтезмәләр бер төшенчәне бирү өчен янәшә йөриләр. Шулай ук капиталистлар сүзенә синоним итеп буржуазия вәкилләре, байлар, эшчеләр көчен талап торучылар, кеше талаучылар дигән сүзтезмәләрне ала. Г.Тукайга карата халык баласы, Россия монархиясе үги баласының, асрау малае дигән синонимнарны куллана.
Ф.Әмирхан әсәрләрендә яңа фразеологик әйтелмәләр күп кулланыла. Моның белән ул телнең фразеологик байлыгын арттыруга ирешә. Мәсәлән: сәяси җылылыклар, җансыз милләт, Россиянең башыннан аягына кадәр яңаруы, халык каны белән тук булып яшәүчеләр, халыкның йокыдан уянуы, дошманнарны җир йөзеннән себереп түгү, хөрриятне сүндерү, король башыннан таҗын төшерү, хөрриятне сүндерүче тираннар, шөһрәт талаучы шарлатаннар, надан миллионерлар.
Тормыш-көнкүрешкә караган фразеологик әйтелмәләр кинаяле, образлы метафорик сөйләмдә төрле максатлардан чыгып файдаланыла. Мәсәлән: халыкны кимереп яту, яшьләрне черетү, юлда тигәнәк ташлау, җир астына керергә тырышу. Мондый күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, телнең төрле катлам сүзләре белән бергә янәшә килеп, сатирик сурәтләүне көчәйтәләр. Мәкальләр һәм әйтемнәр дә телнең образлылыгын арттыра, сатирик фаш итү чарасы булып тора, Аерым шәхесләрне тәнкыйть итү максатыннан чыгып, мәкаль-әйтемнәр контекст белән бик тыгыз керешеп килә һәм сөйләмнең агышына яраклаштырылып бирелә. Мәсәлән: Әфьюн белән кайралып, кылычтан үткен, кылдан нечкә булып беткән гакылы белән бик тугры нәтиҗә дә чыгарып куя («Егерменче гасыр әфьюнчысы»). Сурәтләнгән вакыйгаларга укучыларның мөнәсәбәтен билгеләүдә һәм сөйләмне ышандырырлык итеп бирүдә риторик өндәү һәм сорау алымының әһәмияте зур. Алар, укучыда төрле тойгылар уяту белән беррәттән, сатира телен баетуга да ярдәм итәләр. Риторик сорау һәм өндәүләр сөйләмдә нәтиҗәле алым булып санала. Ф.Әмирхан Көнчыгышның уянуына зур өметләр белән карый һәм үзенең кичерешләрен көчле риторик өндәүләр аша бирә: Шәрык, Шәрык! Синең революцияң дә Гарепнекенә (Көнбатышныкына — В.Х.) аз охшый бит!.. Таң якын икән. И таң, ат инде тиз генә! Мин сине көтәм һәм тиздән булуына ышанам! («Авырулар галәмендә»); Шәрык баласы йоклый! Аның бөтен аңы, бөтен сизүе, тойгылары да йоклыйлар. Аның бу хәленнән файдаланып, уяулар аның мәмләкәтләрен бүлешәләр, хәзинәләрен талыйлар, үзенең аяк-кулларын баглап, мәңге коллыкка сатып җибәрмәкче булалар — ул һаман йоклый! («Шәрык йоклый»). «Шәрык уяна» әсәрендә инде язучы тирән рухлану белән: «Уян, Шәрык, уян! Адәм балалары хезмәт мәйданына сине көтәләр!» — дип, Көнчыгышка мөрәҗәгать итә. Ф.Әмирхан үзенең әсәрләрендә мәгънә ягыннан бер-берсенә капма-каршы куелган тел берәмлекләре һәм җөмләләрдән — антитезалардан да оста файдалана: Иртә сәгать 5 тән торып эшенә китәргә мәҗбүр крестьяннар, өйләренә ут та алмастан, йокларга ятканнар. Үзләренең теләсә кайвакыт торырга ихтыярлы икәнен белә торган дачниклар, сәгатьнең унике сугуына карамыйча, гыйш-гыйшрәтләрендә дәвам итәләр. Бәгъзе кешеләр шуның икесен бер, диләр бит. Шул ике фирканың берсе мәзлум, дисәң, ачуланалар бит («Авырулар галәмендә»),
«Фәтхулла хәзрәт» повестенда чагыштыру-охшатулар сатирик персонажның холкын, гореф-гадәтләрен ачуда уңышлы алымнардан санала. Мәсәлән: Хәзрәтнең йөрәге тимерче чүкече төсле шакылдап суга башлады. Фәтхулла хәзрәт тәмам тынсызланды, аңар бөтен әгъзалары май шикелле эрегән кебек тоела иде. Ф.Әмирханда логик яктан бәйләнешкә кермәгән сүз тезмәләре, алогизмнар (оксюмороннар) шактый еш очрый: Мәзкүр журналның арысландай мөхәррирләреннән җавап бирүләрен үтенәм («Кечкенә фельетон»). Бу җөмләдә мәзкүр, арысландай сүзләренең журнал, мөхәррир сүзләре белән логик-мәгънәви бәйләнештә булмаганлыгын, аларның сатирик-юмористик максатларда кулланылганлыгын күрәбез. Оксюмороннар белән ирония алымы арасында да тыгыз мөнәсәбәт бар. Ф.Әмирхан иҗаты ирониягә дә бик бай. XX гасыр башында мәгариф буенча Петербургка бару өчен сайланган комиссиянең эшлексезлеген фаш итү өчен, язучы шул алымнан файдалана. Мәсәлән: Зур педагоглар сайландылар… Болар Казан татарлары арасында мәгарифкә иң «мөнәсәбәтле» кешеләр… Әлхасыйль, һәр икесе дә нәкъ мәгариф комиссиясенә генә «сайланырлык» кешеләр («Казанның «педагоглары»).
Кушаматлар бирү яки исем-фамилияләрне комик планда үзгәртеп әйтү юлы белән дә сатирик эффект барлыкка килә. «Фәтхулла хәзрәт» повестенда алар шактый урын ала. Мәсәлән: Печән базарына Маймылҗан Хафиз кибетенә җибәрсәң, анда бар инде ул, ләкин акча юк. «Яңа чүпләр» исемле фельетонында язучы үзенең сатирик образларың Сорыкорт шәкерт, Корсак Сөрмәлекүзев дип атый һәм алардан ачы көлә.
Персонаж сөйләмендә әдәби норма булып саналмаган сүзләр дә сатира-юмор тудыруга хезмәт итә: «Соң инде шулай булмый ни! Мимеч, агелчән дә оҗмахка керәсе булгач, аннары җәһәннәмгә кем кермәк кирәк?.. Кайсы шәкерт тагы ул?» («Ике мөселман»).
Мондый алымнар әсәрне бизәкләү, җанландыру чарасы гына түгел, бәлки, искелеккә каршы җитди көрәш формасы, халыкны яңа идеяләр рухында тәрбияләү чарасы да булып тора. Ф.Әмирхан, телнең киң мөмкинлекләреннән файдаланып, XX гасыр башында җәмгыятьтәге, татар тормышындагы кимчелекләрне рәхимсез фаш итә. Аның әдәби һәм публицистик әсәрләре тел ягыннан үткенлеге, эчтәлек ягыннан тирәнлеге һәм күптөрле чараларга бай булуы белән аерылып тора,
(Чыганак: Хаков В. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003).

Комментарий язарга


*