ТАТ РУС ENG

Галимжан НИГЪМӘТИ Гафур Коләхмәтов һәм аның иҗаты

Гафур Коләхмәтов иҗаты үсүдә иҗтимагый һәм әдәби шартлар


Гафур Коләхметов — бишенче ел дулкыннарында кайнап, татар социал-демократ большевиклары — «уралчылар» арасында яшәгән әдип. Аның Октябрь революциясенә хәтле язылып та, хәзергәчә матбугатта чыккан әдәби әсәрләреннән зурраклары — «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» пьесалары булып, киң катлау укучылар Гафур Коләхметовны әнә шулар аша беләләр. Бу әсәрләр алган сурәтләре, аларның бирелеше, гомумән стиль ягыннан татар пролетариат әдәбиятының беренче карлыгачлары итеп йөртеләләр.
Болай йөртү ни дәрәҗәдә хаклы, бу әсәрләр стилендә нинди үзенчәлекләр бар — менә шул турыларда тукталып китик.
Коләхметовның иҗаты бишенче еллардан соңгы дәвергә туры килә. Бишенче еллар татар иҗтимагый һәм әдәби хәрәкәте шундый тармакларга бүленеп үсә килгән иде:
1. Бишенче елдан азмы-күпме өлеш алган татар урта һәм эре буржуа хәрәкәте. Бу төркемнең сәяси һәм иҗтимагый программасы бар. Ул программа — татар буржуа хәрәкәтен бер җиргә оештыру һәм русның кадетлар партиясе белән блокка кереп (татар буржуа хәрәкәте җирлегендә шуның программасын кулланып), Дума менбәрләренә хәтле менеп үз теләкләрен әйтү һәм үткәрергә тырышудан гыйбарәт. Үзенең «эчке дошманы» кадимчелеккә каршы көрәштә ныгый төшкәч, кадимчелеккә каршы көрәшендә ул бишенче елга хәтле дәверендә мөмкин булган чаклы искечеләр белән конфликттан качу, аларны яңартырга тырышу һәм үзенә көч җыю юлын тоткан булса, хәзер, шул ук реформачылык нигезен саклаган хәлендә, аларга каршы кискенрәк тәнкыйть коралларын да куллана башлаган иде. Бу хәлләр буржуа әдәбиятында нык чагылды. Г. Камал татар буржуа тормышының җәрәхәтләренә каршы көрәшә, «Безнең шәһәр серләре»ндә Печән базарының кадимче идеологларыннан рәхимсез көлә; Фатих Әмирхан, «Фәтхулла хәзрәт» сурәтен биреп, искечелекне тәнкыйть белән генә калмый, буржуа яңа тормышының идеаль үрнәге турында да хыял итә һ.б.
2. Мәдрәсә, приказчик хәрәкәтләре, төрле төркем вак буржуа зыялыларының бишенче еллар дәверендәге эшләре рәвешендә күренгән татар вак буржуа хәрәкәте бишенче елдан татар буржуасы алган өлешләрне эләктерә алмады. Вак буржуа зыялыларының бер өлеше эре буржуа ягына чыгып китсә, икенче бер өлеше иҗтимагый хәрәкәттән кул селтәү, өметсезлеккә бирелү, пассив радикаллык күрсәтү кебек омтылышларда булды. Бу хәл вак буржуа әдипләренең иҗатында да чагылды. Тукайда — иске тормышка һәм эре буржуа вәкилләренең күбесенә каршы сатира, иске тормышка каршы юнәлдерелгән көчле һөҗү һәм тормышның әдәби стиленә (стиле аша тормышның үзенә дә) пародия («Яңа Кисекбаш»), ләкин шул ук вакытта үз тарафыннан иҗаби бер иҗтимагый программа күрсәтә алмау, төшенкелек, өметсезлек; Галимҗан   Ибраһимовта — патша    жандармнарын эченә алган шәһәр тормышы әйләнәсе эченнән качарга омтылу нигезендә туган романтиклык мотивлары; Шәриф Камалда — бердән, изелгән, җәберләнгән «вак катлау», шуның эченнән сезонлы эшчеләр тормышына кызгандырып карау, ләкин, икенче яктан, актив иҗтимагый көрәшкә тискәре килгән тыныч тормыш идеализациясе («Хикәяләр төркеме»), — менә болар татар вак буржуа әдәби стиленең характерлы үрнәкләреннән иде.
3. Татар  карагруһлары үз    реакцион    хәрәкәтләрен унҗиденче елның февраль көннәренәчә бик эшдәм алып барсалар да, үз танылган әдәби хәрәкәтләрен тудыра алмадылар. Бу хәл, бер вакытлар Плехановның реакциячел иҗтимагый төркем художество сурәтләре эшләнгән матур әдәбиятның яхшы үрнәкләрен бирә алмый, дигән карашын артыгы белән дөресли иде. Оренбургта «Дин-мәгыйшәт» журналы, Казанда Кәримов байлар нәшрияты, Һади Максудиның «Йолдыз» (Бу хакта  карагруһларның әсәрләрендә  аеруча  мактау «шигырь»ләре бар  (автор).) газетасы тирәсендә җыелып, шулар канаты астында эш итеп килгән карагруһ язучылар күбесенчә шул ук Кәримовлар матбагасында бастырылган: «Китабе либтилаил — җәдит яки Мисыр каргасы», «Бәянелхәкаикъ яки чукмар» һәм башка шундый исеменнән үк эче нәрсә турында сөйләгәнлеге күренеп торган әсәрләр бирүдән дә ары бара алмыйлар. Ярым тезмә, ярым чәчмә язылган бу әсәрләр нинди характерда булуын һәм аларның художество кыйммәте ничаклы икәнен күрсәтү өчен югарыда исеме әйтелгән китаплардан беренчесеннән берничә юл мисал китерү җитәр:

«Кадим булсаң, мәгърифәтне тутырырсың,
Печән   базар   түрләрендә   утырырсың,
Хафизларын,  хаҗиларын  һәм  күрерсең,
Безнең чатта хакның рәхмәт назары бар.
Печән  базар  дәфтәр  язар  мизанидыр,
Йөреш-торышлары  шәргый   низамидыр,
Динчеләрнең,   димчеләрнең   хизанидыр,
Номерларда  динчеләргә  комгани   бар.
Һәркайсында   намазга   махсус   бүлмә,
Татарларның  намазы  дип  бер  дә  көлмә,
Намазсыз клубка барып үлмә,
Барчасыннан   азан,   камәт   мәкаме   бар.
Талчокчы, мастеровой кереп тулган,
Әйтәләр:  намаз  укыйк,  азан  булган,
Хуҗалары хадимнәрә  бирә  комган,
Һәркайсының  тәгъзим   белән   инсафы   бар.
Шул  урындук  зыялылар   ашын  ашый,
Брюкасы   бетләгәндер,   ..тен  кашый,
Сачен күрсәң әйтерсең   Ибан башы,
Аш-суның да догасыз чыкмакый бар».

4. Гафур Коләхметовның әдәби иҗаты әнә шундый сыйныф һәм иҗтимагый төркемнәрнең иҗтимагый һәм әдәби хәрәкәтләре әйләнәсе эчендә үсте. Бу хәрәкәтләрнең әүвәлге икесе көчле әдип, шагыйрьләрне бирде. Октябрь революциясенә чаклы булган татар матур әдәбиятының үз күләмендә классик дип танылган язучылары шул ике төркем әдипләре арасындагы иҗат көчләре иде. Татар буржуа әдәбиятының стиль эзләнешләрен шулар алып барды, реалист, романтик һәм символист исемнәрендәге әдәби юнәлешләр шулар тарафыннан татар әдәбиятына кертелде. Татар буржуа әдәби телен үстерү юлында шулар көч бирделәр. Һәр ике төркемнең әдәби әсәрләрендә психологик һәм мади сурәтләрне сайлау һәм бирүдә, сурәтләү чараларын куллануда, жанрлар бирүдә аерымлыклар, үзенчәлекләр булган кебек, уртаклыклар да бар иде.
Мәсәлән, боларның һәммәсендә дә күп очрый торган тема һәм сурәтләрдән кайберләре:
а)    иске фикерле, тискәре ишаннар белән җәдитче муллалар;
б)    карт, тискәре байлар һәм яшь, мәгърифәтле, культуралы сәүдәгәрләр, промышленниклар;
ж) бозык карчыклар, аздырылган бай хатыннары, көчләп кияүгә бирелгән кызлар һәм яңа фикерле кызлар, яшь ханымнар һ.б.
Бу төркемнәр арасында, әлбәттә, искелек ягындагылар тәнкыйть ителә, сүгелә, яңалар идеаллаштырыла, изелгәннәр тормышы кызгандырыла. Шул сурәтләрнең һәммәсенең бирелеше дә бу әсәрләрдә «милләт» исеме белән йөртелгән татар буржуа җәмгыятен иске черекләрдән тазартып сафландыру, алга җибәрү, үстерүгә каратылган була иде. Бишенче елларда татар эшчеләр хәрәкәте нык күтәрелеп кызып   китте. Бу хәрәкәт   аңсыз, стихияле рәвештә генә бармыйча, оешкан һәм эшчеләр партиясе җитәкчелеге астында барганын без шул заманнарның революция хәрәкәте турындагы русча һәм татарча телләрдә басылган күп кенә сандагы материаллар буенча беләбез (Г. Ибраһимовның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» дигән әсәрендә бу турыда к.п кенә материал табарга мөмкин (автор).).
1907 нче елдан башлап чыккан «Урал» газетасы һәм социал-демократ партиясе программасының аерым мәсьәләләрен популярлаштыру рәвешендә чыгарылган сәяси брошюралар бу заманда татар эшчеләре өчен аз да булса сәяси әдәбиятның да тудырылганын күрсәтәләр (Бишенче еллар    дәверендәге   татар   крестьян   хәрәкәтенә бу урында  аерым тукталынмады. Крестьян хәрәкәтенең әһәмиятен кечерәйтүдән яки күрмәүдән түгел, бәлки татар крестьян әдәби хәрәкәтенең ул заманда булмавыннан шулай тукталынмый килде. Кайбер әдәбиятчыларның революциягә хәтле язган татар әдипләреннән кайберләрен фәкать крестьян тормышыннан язуына карап кына крестьян язучы рәтенә кертергә тырышулары дөрес түгел  (мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовны шулай аңлатырга теләү бар).  Чөнки нинди дә сыйныф тормышын язу, күрсәтү бер нәрсә, аны кай сыйныф карашыннан чыгып күрсәтү — икенче нәрсә (автор).).
Ләкин бу вакытларда татар эшчеләренең матур әдәбияты аларның сәяси хәрәкәте белән чагыштырылмаслык дәрәҗәдә зәгыйфь, башлангыч хәлдә иде. Дөресрәге, без бу әдәбиятны шул заманның берничә әсәре (аның кайберләре басылмаган) һәм, ахыр килеп, Гафур Коләхметов әсәрләре мисалында гына беләбез.
Димәк, Коләхметов әсәрләре язылган заманда татар әдәби стиль үрнәкләре булып, буржуа һәм вак буржуа язучыларының хикәя, шигырь, драма төрләрендәге әсәрләре яши, әмма рус әдәбиятына килсәк, анда пролетариат язучылары күренгәләсә дә, алар да әле хаким әдәби стиль тудырырлык үсә алмаганнар иде.
Шул рәвешчә, Гафур Коләхметовка идеологиясен, сәяси карашларын татардагы демократ-большевиклык хәрәкәте тәрбиясе астында һәм эшчеләр арасында яшәп чарларга туры килгән булса (Коләхметовның тәрҗемәи хәл материаллары аның Пороховойда берничә еллар укытучы булып торуын, шуннан башка вакытларда да эшчеләр арасында катнашуын күрсәтә (автор).), художество әдәбияты тәрбиясен рус һәм татар әдәбиятында булган байлыктан алырга туры килә.
Коләхметовның әдәби әсәрләрен тикшерүгә керешкәндә әнә шул якны нык искә алырга кирәк.

«Ике фикер»
Давыт. Бер фикерем ике булды, ике булып
бер-берсе белән сугыша башладылар.
(“Ике  фикер”,  беренче  пәрдә, икенче күренеш.)

«Ике фикер» пьесасының баш каһарманы Давыт, автор башта аңлатуынча, «урысча киенгән, 28 яшендә бер егет» булып, бу егет беркөнне килеп үз-үзенә: — Мин тормышта нинди юнәлеш тотарга тиешмен? — дигән сорауны бирә дә шуңа җавап эзли башлый һәм, бик үк конкрет булмаса да, принцип ягыннан яхшы ук ныклы карашны таба да ул.
Пьеса Давытның башында ике караш көрәшүен аллегорияле сурәтләрдә күрсәтеп бирә.
Әсәрнең эченә кергәнче, аллегорияле әсәрләр бирү турында кыска гына булса да тукталып китәргә кирәк.
Аллегория — абстракт булган аң, караш, мөхакамәләрне (Мөхакамә — фикер йөртү.) конкрет сурәт аша күрсәтеп бирүдән гыйбарәт. Әдәбият тарихында аллегориянең төрле максатларга хезмәт иткәнен күрәбез: урта йөзләрнең монастырь язучылары үзләренең дини, әхлакый карашларын аллегорияле әсәрләр, моралитэ, притчалар аша күрсәтеп язганнар. Шулай ук 18—19 йөзнең Европа һәм рустагы дворян яки буржуа мәсәлчеләренең мәсәлләре дә аллегорияле әсәрләрдән саналып, болардагы аллегория урта гасыр монах язучыларындагыга караганда бөтенләй башка максатларга хезмәт иттерелгән.
Аллегория — дидактик әдәбият белән дә нык багланышлы. Дидактик әдәбият көчле тенденция һәм агитациясе беренче планда куелып, художество эшләнеше шуңа ияртелеп кенә йөртелә торган әдәбият ул (1905 иче ел алдындагы татар әдәбиятында Гафиль бине Габдулланың «Сәлимә»се мондый төр әдәбиятның мисалы була ала). Дидактик әдәбият сыйныфның яңа күтәрелүгә барган, ләкин үзенә әдәби стиль тудырып җитә алмаган вакытта үсә. Мондый вакыттагы сыйныф үз иҗтимагый көрәш идеалларын үткәрүдә нинди чара куллану мөмкин, шуннан тизрәк файдаланырга кирәк дигән лозунгны кулга алып, шул лозунгны әдәбиятта да үткәрүдән кире тормый. Дидактик әдәбият белән нык баглы аллегорияне куллану да шул ук иҗтимагый максатлардан килеп чыга.
Г. Коләхметов сәяси көрәшен, революциячел оешмалар эшенә булышлык күрсәтү, сәяси брошюралар тәрҗемә итү, эшчеләр арасында эш алып бару юллары белән үтәгән шикелле, матур әдәбият әсәрләре аша да бирмәкче була.
«Ике фикер» пьесасы — шул теләкнең конкрет җимеше.
Әсәрдә үзәк сурәт итеп Давыт алынган. Башкалар — яшь егетләр, кызлар, ана — пьесада төп рольне уйнамыйлар. Шулай ук, драма әсәрләрендә, гадәттә кертелгәнчә, көрәш — конфликтны үстерүче, көрәштә ике якның берсен тотып эш күрүче рәвешендә бирелмиләр, бәлки, әсәрнең фоны ролен генә тоталар.
Ләкин әсәрдә Давыт һәм югарыда күрсәтелгән шәхесләрдән башка каһарманнарны юк дисәк, хаталанган булыр идек. Монда тагын ике   символик   тип — аллегория рәвешендә китерелгән сурәтләр бар.
Аларның берсе — «Кызыл фикер»: «биек буйлы, кара тутлы, зур борынлы һәм зур күзле. Тавышы юан, сакал-мыегы юк. Өстендә кызыл домино (Домино — капюшонлы киң плащ.), тәнендә кызыл трико (Трико — монда: тәнгә сыланып тора торган трикотаж кием.). Кулларын күтәргәндә куллары белән ян арасында ярканат пәрдәсе кебек пәрдә була. Аягында тән төсле йомшак башмаклар».
Икенчесе — «Кара фикер»: «азрак бөкрәйгән гәүдәле, өстендә дә кара домино. Доминосының башлыгы зуррак булганга күрә, йөзе начар күренә. Аягында йомшак кара башмаклар».
Ике «каһарманның» портретлары әнә шундый бирелгән. Бу портретлар үзләре генә дә, символ булулары белән, әсәрдә ике «фикер»нең нинди характерда күрсәтеләчәген алдан билгеләп куйганнар:
Кара фикер — бөкрәйгән гәүдәле һәм йөзен яхшы күрсәтми.
Кызыл фикер — сакал-мыек чыкмаган яшь булса да, дөньяга курыкмый карый. Зур күзле, юан тавышлы, биек буйлы.
Әсәрдә атлаган саен бу икәүнең берсе Давытка үз үгетен үткәрергә тырышып сөйли. Давытның сүзләре бу ике «фикер» көрәшенә йомгак ясау, шуларны тикшереп карау характерында китерелгәннәр.
Соң нәрсә ди бу «фикер»ләр?
«Кара фикер» Давытның уң ягыннан торып шундый киңәшләр бирә:
…«Әйдә моннан, тыныч кына яшәрбез. Берәүгә дә кул күтәрмәбез. Ни барга, ни булганга разый булып гомер итәрбез! Бу кыска гомерне ничек булса да үткәрербез… Үткәрербез дә — рәхәт эченә чумарбыз»…
«Бичара бәндә! Башыңа яңа фикерләр тутырып адашасың. Хәтерлә яхшылап кына. Син иске фикер белән тудың, үстең, моннан соң да шул фикер белән яшәргә тиешсең».
«Кызыл фикер» сул ягыннан торып шулай ди: …«Менә синең    алдыңда киң дөнья.    Ул төрле тере җаннар белән тулган. Кара син аңар ачыграк күз белән: ниләр күрәсең син анда; буш көлке, татлы хыяллар, ялган шатлыклар, хозурлар күрәсең түгелме? Ә боларның картында нихәтле күз яшьләр, маңгайдан аккан тирләр, тәннәрдән аккан каннар, татылган азаплар тормыймы? Син, алдыңдагы бушлыкка карап, шул түгелгән яшьләрне, аккан каннарны һәм тирләрне бетерүче кебек кенә үзеңне сизәсең. Ләкин, адәм! Син «кебек» дигән хыяллар белән генә маташырга тиеш түгел. Сүзнең чын мәгънәсе белән син шул юлда эшләргә, көрәшергә тиеш!»
…«Вакыт җитәр, син гавайга катнашырсың, Гавам бака да, үгез дә түгел! Гавам — яшь! Гавам — давыл ул! Гавам бер яшьнәсә, барлык хәшәрәтләрне көйдерә, бер дуласа, юлындагы барлык чүп-чарларны сыпырып ташлап, юлындагы барлык киртәләрне төпләре-тамырлары белән куптарып, алга барыр өчен үзенә юл сала ул. Адәм, син берәүгә дә сукыр килеш ышанма. Үзең уйла, үзең уйлап тап та, гавам белән бергә хакыйкатьне эзләргә барырсың. Гавам шатланганда шатланырсың, гавам кайгырганда кайгырырсың, гавам тирләгәндә тирләрсең, гавам кан койганда кан коярсың».
Ике фикернең күрсәткән юллары әнә шулай аерыла. Давыт боларның соңгысын сайлый, 28 яшенәчә үзен саклап килгән «Кара фикер» кулында калмый, бәлки: «Ана сөте белән генә дөньяда яшәмиләр», шуның кебек кеше дә үзгәрә, үсә икәнен нык белеп, гавам өчен көрәшкә чакырган «Кызыл фикер» артыннан китә.
Давытка иярүчеләр бармы?
Мәҗлестәге бай малайлары, Давытның чакыруын ишетү белән, берәм-берәм аның яныннан китәләр. Тик Галия дигән бер кыз гына кала. Күрәсез, яңа тормыш, төзелеш өчен көрәштә Давыт ялгыз түгел, хатын-кызлардан да аның иптәше, булышчысы бар.
Әсәр шулай тәмамлана.
Коләхметовның бу әсәрендә үткәрелә торган караш, татар буржуа әдәбиятының Дәрдмәнд авызы белән әйтелгән:

«Ни гамь бөлсәм, әгәр үлсәм ни ваем?
Эчеп дуслык шәрабеннән   исерсәм,
Булып дуслар белән берлектә даим,
Гомернең тиз үтәр язын кичерсәм», —

дигән карашларын артка   ташлап, дөньяга   алай карау һәм шул фикердә яшәүгә каршы юнәлдерелгән.
Коләхметовның әсәрдә   үткәрә торган    «кызыл фикере» — сыйныфлар көрәше һәм шул көрәшнең «гавам» ягына басуга өндәүдән тора.
Күренә ки, монда әдип сыйныф көрәше кирәклек идеясен яхшы ук кискен куя, көрәштә катнашу «гавам»ның изелүен читтән күзәтеп кызгану рәвешендә генә булмыйча, шул «гавам» эченә кереп, аның шатлыгы белән шатланып, кайгысы белән кайгырып үткәрелергә тиешлеген әйтә.
Әлбәттә, әсәрнең җитешсезлекләре дә күп.
Пьесаның дидактик әсәр булып, художество сурәтләренең бик зәгыйфь эшләнүе, хәрәкәт, вакыйгаларның үсеше зәгыйфь булуы, бертөрлелек — менә болар әсәрнең художество әсәре булып сиземләнүенә зәгыйфьлек китерәләр.
Сурәтләрне бирүдә дә, тере һәм катлаулы иҗтимагый төркем вәкилләрен күрсәтү урынына, абстракт идеяләрне психологик сурәтләрдә бирүне күрәбез. Бишенче елдагы һәм аннан соңгы еллардагы татар эшчесе нинди карашлар белән көрәш алып бара, революциячел зыялылар бу көрәштә нинди урын тоталар һәм башка шуңа охшаш сорауларга әле монда җавап юк.
Бу сорауга әдип икенче бер әсәрендә җавап бирергә тырыша.

«Яшь гомер»
Йосыф… Менә бу кибәк. Гомере буенча участокта ятса да,
бездән рәхәтрәк тора бит.
Урыс. Шулай  шул. Ул,  гакылсыз җан иясе булса да, үзе кеби кибәкнең кулы астында кол булып тормый. Әмма без, гакыллы булсак та, үзебез кеби кешедә кол булып гомеребезне үткәрәбез.
(«Яшь гомер», икенче пәрдә).

«Ике фикер»дәге Давыт «гавам» өчен көрәшергә кирәклек карашына турыдан-туры масса арасында эшләп, сыйныф көрәшендә катнашу аша килмичә, акыл, уй юлы белән, китаплар уку аша ирешә. 28 яшенәчә иске караш, иске тәрбиядә яшәп килгән Давытта кискен фикер алмашынышы шулай була. Әдип ул әсәре белән татар зыялысының бишенче ел революциясе шартларындагы үсешен әнә шулай итеп күрсәтә.
«Яшь гомер»дә шул ук типтагы зыялылар вәкиле булган Галинең инде без практик революцион көрәштәге эшче ролен күрәбез.
Бу пьеса алган каһарманнарының күпчелеге һәм шуны биреше белән заманының башка татар әдәбияты үрнәкләреннән күп аерылмый: шул ук аздыргыч карчыклар, әшәке, эчкече бай малайларына алып сатыла торган чапанлы татар кызлары, шул ук бозык бай малайларына көчләп кияүгә бирелгән кызлар һәм аларның ир кулы астында кыйналып үткән тормышлары — менә болар һәммәсе дә бишенче еллар һәм аннан соңгы татар матур әдәбияты аша безгә таныш күренешләр. Бигрәк тә бу төр каһарманнарның копиясен диярлек без Галиәсгар Камалның күп кенә пьесаларында очратабыз.

(Дәвамы киләсе биттә).


{mospagebreak}

Ләкин монда, кирәк сайланышы, кирәк мәгълүм бер караштан чыгып бирелеше ягыннан булсын, башка татар әдипләре иҗаты өчен яхшы ук ят һәм яңа сурәтләр дә бар.
Революционер зыялы Гали, эшче Йосыф белән эшче Вәли, Максим Горький босяклары типларыннан участок урысы — болар яңа һәм яңача бирелгән типлар. Ләкин бу типларны бирүдә генә түгел, башка типларны биреп кайбер тормыш проблемаларын куюда да әдип яңа юллар эзли:
1)    Революция юлында көрәшеп йөргән   кеше үзенең шәхси теләкләре белән гомуми мәнфәгатен (Мәнфәгать — интерес.) ни рәвештә яраштыра ала?
2)    Революционерның гаилә төзү мәсьәләсенә карашы ничек булырга тиеш?
Менә бу ике мәсьәләгә пьесада, тулы булмаса да, җавап бирелергә тырышылган.
Революция хәрәкәтенә кушылып, эшчеләр арасында пропаганда эшләрен алып баручы зыялы Гали урта бай гаиләсеннән чыккан Зөләйханы сөеп йөри. Тормыш иҗтимагый эшләргә көч бирүне сораган бер вакытта, шундый сөешү артыннан йөрүнең бераз урынсызрак булганын Гали үзе дә төшенгәнлектән, иптәшләре арасында гына булса да, үз хәрәкәтен йолар өчен, мәхәббәтенә башка төс — изелгән татар кызын коллыкка төшүдән коткару әмәлен эшкә ашыру юлындагы эш итеп күрсәтмәкче була:
«Гали. Сөям дә!.. Кызганам.
Вәли. Бөтен Россиядә кызганыч кыз бер Зөләйха гына микән?
Гали. Бер Зөләйха гына түгел. Алар бик күптер.
Вәли. Күп булгач, ни кылырга кирәк соң?
Гали. Беләм, иптәш, беләм. Барысын да кызганырга кирәк, һәм…
Вәли. Һәм барысын да хатынлыкка алырга кирәк микән?
Гали (гаҗәпкә калып). Алай түгел!.. Мин ничек барысын да үземә хатын итеп алыйм?
Вәли. Соң ни эшләргә уйлыйсың?
Гали. Бу күп кызганыч кызлар арасыннан ичмасам Зөләйханы гына коткарасым килә. (Моңлана.)
Вәли. Бер Зөләйханы гына коткарып, зур хезмәт иттем дип уйлыйсыңмы?»
Өченче пәрдәдә шул ук Гали белән Вәли арасында булган диалогта Вәли, бу мәсьәләгә үзенең карашын тагын да кискенрәк куеп, шулай ди:
«Вәли. …Кара, надан эшче белән ике тапкыр утырып сөйләшсәң, аңлый. Әмма безнең укыган кызларыбызга бер ел фикер чәчсәң дә, аңламыйлар. Гаҗәп!.. Иптәш! Өйләнәсең килсә, тот та бер эшче кызы ал. Ичмаса, чәчкән фикерең әрәм булмас. Җаның да тыныч булыр. Чөнки эшче кызларның фикере безнең укыган кызларның фикере кеби чуалчык түгел. Алар, укыган кызлар кеби, төрле якка чапмый, чын хатын булып, гомер итәчәкләр һәм балаларына чын ана булачаклар!»
Вәли авызыннан әйтелгән бу сүзләрдәге «укыган кызлар» дигәннән эшче семьясыннан чыкмаган, вак буржуа, мещан кызлар дип аңларга тиешбез.
Плеханов бер әсәрендә: «Художник үз каһарманнары сөйләменең төшенчәсе (смысл) өчен җаваплы түгеллеген мин бик яхшы беләм. Ләкин ул күп вакытны шушы сөйләмнәргә үзенең мөнәсәбәте нинди икәнлеген ничек тә булса аңлата, шуның аркасында без аның үз карашлары турында да хөкем йөртә алырга мөмкинлек табабыз (Плеханов әсәрләре, XIV том, 154 бит) дигән иде. Бу сүзләрне истә тотып, Коләхметовның Вәлие тарафыннан монда һәм әсәрнең төрле урыннарында әйтелгән сүзләр, эшләнгән хәрәкәтләргә күз салып тикшерсәк, Вәли аша авторның әсәрдә бу мәсьәләдә нинди караш үткәргәнен ачык күрербез.
Капитализм җәмгыятендә милек, байлыкта булган аерма бер караганда гүя байлык, ярлылык аермасын танымаска тиешле булган мәхәббәтнең дә юлын буа. Ярлы зыялы Галиләр буржуа катлавындагы Зөләйхаларны сөяләр һәм Зөләйхалар да аларны сөя икән, бу икәүләрнең кавышуы өчен андый сөюләр ныклы гарантия була алмый әле. Чөнки, Вәли әйтмешли, бердән, Галиләрнең өйләнү юлында миллионер бай улы Мостафа торса, Зөләйханың да гыйшык юнәлешен билгеләүче булып аның атасы тора, чөнки «Зөләйха малга кызыкмаса кызыкмасын, сүз юк, әмма атасы кызыга шул». Аннары шул ук Зөләйхаларның үзләренең социаль хәлләре дә битараф күренеш булып кына кала алмый, яшьлек дәрте
белән сөюгә бирелгән Зөләйха ничаклы гына Галинең «ләззәтле, тәмле» сүзләренә сокланмасын, аңа Галинең сүзләре барыбер аңлаешсыз булып калалар. Бу хакта ул үзе дә бит:
«Әткәйләр һәм мулла бер төсле сөйлиләр… Гали икенче төрле сөйли. Әткәйләрнең сүзен аңлыйм, әмма Галинең сүзләрен, ни сәбәптәндер, аңлап бетерә алмыйм», ди. Димәк, аталары кызның табигый инстинктына ничаклы каршы сөйләсәләр дә, шул ук аталар тәрбиясендә үскән Зөләйха өчен алар үгете аңлаешлырак та, үтемлерәк тә. Шуңа күрә дә көрәшен, уен, яшәешен эшчеләр өчен бирәм, дигән революционерга үзенең тойгыларын бүлешүчене дә эшчеләр арасыннан эзләргә кирәк. Бай кызы Зөләйхалар барыбер үз сыйныфы тойгыларын саклаячаклар, алар изелеп булса да, шул ук Мостафалар кулында яшәячәк, әмма Мостафалар аларга бераз якты көн күрсәтә икән, Зөләйхалар өчен Гали кебек кешеләрнең кирәге дә булмаячак.
Беренче пәрдә азагында эшче Йосыф исереп бакчага килеп керә. Ахырдан ул полицейскийга бәйләнеп, аны участокка озаталар. Галинең дусларыннан булган Йосыф белән булган бу эпизодны әсәргә кертү, фәкать пьесага икенче пәрдәне кертүгә юл ачылсын өчен генә эшләнгән булырга кирәк. Югыйсә Йосыфның ул кыланышлары да, шулай ук икенче пәрдә үзе дә, әсәрдәге төп фабула үсеше белән бертөрле дә багланышлы түгелләр. Шул рәвешчә, драматургия кануннары ягыннан караганда, әсәргә кирәксез күренешләр һәм бөтен бер пәрдә арттырылган. Моның сәбәбе нәрсәдә?
Моңа җавапны без  шул икенче пәрдәдәге каһарманнарның эш-хәрәкәтләренә күз салу белән эзләп табарбыз. Анда ике татар, бай егете, рус һәм Йосыф катнашалар. Йосыф кем һәм нинди карашта булганы белән автор безне беренче пәрдәдә үк таныштырып китә. Менә Йосыфның исерек баштан сөйләгән сүзләре:
«…Эчәм шул, кемнең ни эше бар! Үз кул көчем белән тапкан акчамны эчәм бит… Менә бу кәнәфидә минем дә хакым бар… Ничек бар? Бу кәнәфине кем эшләгән? Эшчеләр. Йосыф кем соң? Эшче… Менә бу агачларда да минем хакым бар… Бу җирдә дә минем хакым бар!.. Хакым күп җирдә бар. Әмма акчам юк. Бу ник болай икән? Ә!.. Уйла, башыңны ват, аннан соң белерсең. Башыңны кызганып, уйлатмасаң кеше дә булмассың… Әллә бер җырлыйммы?.. Җырла, Йосыф, кемнән дә курыкма! (Җырлый.)

«Гомер үтте, хәлем бетте,
Ашарыма булмады;
Күп тырышып, нык эшләдем,
Рәхәт миңа килмәде».

Йосыф әнә шундый карашлы кеше.
Бишенче елның декабрь күтәрелеше бастырылып, Россия буйлап җәза отрядлары чаба башлаган заман иде. Революцияче партияләр идән астына киттеләр. Буржуа катлаулары вәкилләреннән торган Беренче Дума да патшаның реакциячел хөкүмәте каршында сул табылып кудырылды. Мондый заман эшчеләр партиясе көрәшчеләренә легаль булмаган юллар белән бик саклык аша түземле көрәш алып баруны сорый иде. Каты реакция һәм аның ерткыч камчылары эшчеләрнең саклыгын көчәйтү, көрәшен үткенәйтүгә илтсә, икенче яктан шул ук эшчеләр арасында кайбер аптырашта калучыларын да тудыргалады. Йосыф — шундыйлардан берсе. Нормаль хәлдә дә яхшы ук кыю хәрәкәтләрдән качмаган бу эшче, бераз эчеп алу белән, бер караганда алай артык революцион да булмаган сүзләр ычкындыргалый. Ләкин патша түрәләре өчен бу сүзләр дә аны участокка илтеп ябу өчен җитә. Һәр җирдә шымчы-шпион, һәр почмакта полицейский. Шуңа күрә дә, атлаган адымыңны да тикшереп атларга кирәк.
Әнә шундый шартлар эчендә булган каһарманнарын әдип тормыш, көрәш турында сөйләштерү өчен бакчаларга, площадьларга илтеп бастырса бер дә генә табигый булмас иде. Ләкин әдипкә шундый сөйләшер урын кирәк. Урын — участокта.
Йосыфның характеристикасы бу пәрдәдә тагын да киңәйтелә төшә. Йосыф «Мөселман иттифакы» партиясен төзүчеләр турында сөйләп килә дә, шулай ди:
«Алар пычак пычакка килә торган ике сыйныфны бергә катыштырмакчы булалар. Катыштырмый торыгыз әле…»
Икенче бер урында ул:
«…Мин бер генә кеше, ялгызым күпне булдыра алмам. Әмма аз булса да, файда китерәчәкмен. Чөнки су, гакылсыз һәм җансыз булса да, тама-тама нинди нык ташларны да тишеп, үзенә юл таба бит. Менә мин дә, шул суның бер тамчысы булып, дөньяда гомер итәм».
Бу сүзләр янына тагын аның өченче, дүртенче пәрдәләрдәге хәрәкәтләрен — Зөләйханы урларга ясаган омтылышларын, урам ызгышларына катнашу кебек тыйгысызлыкларын китереп кушсак, Йосыф, реакция көннәренең каты кысуларын сизеп, вакыты белән төшенкелеккә бирелсә дә, ул әле көрәштән өметен өзми. Аның сыйнфый карашы бар. Ләкин аның караш һәм омтылышлары партиянең оешкан теләге һәм тәрбиясе аша билгеле, конкрет көрәшкә генә салынганы юк, шуңа күрә дә ул үзенең энергиясен, ачуын күбесенчә кая салырга урын таба алмау белән аптырый.
Участок типларыннан берсе — урыс — әсәрдә шушы диалог аша сыйфатланып күрсәтелә:
«Татар. Син, иптәш, нинди кеше?
Урыс. Мин — кеше. Яшь вакытта бераз малым да бар иде. Ике-өч малай да тотадыр идем. Тора-бара азая башлады. Гулять тә итмәдем, әллә кая тузып бетте.
Татар. Хәзер ни эшләп торасың?
Урыс. Хәзерме? Хәзер иркендә торам, иптәш… Мин, туган, ике ел Себердә алтын казып торганым бар, өч ел Урал тауларында тимер казыганым бар. Фабрика-заводларда торганым бар. Барын да санап бетереп булмый. Чөнки әллә ниләр дә булганы бардыр. Хәзер бер эш тә эшләмим, хозур кылып торам.
Татар. Төрмәдән участкага, участкадан төрмәгә йөри-йөри хозур кылып торасыңмы?
Урыс. Бәгъзе вакытта булгалый. Ансыз ярамый. Әмма төрмәләрдә утырсам да, төрмәләрдән чыктым исә, һавадагы кош кеби, иркендә торам. Теләгән җиремә барам. Теләсәм кайда торам. Эшлисем килсә — эшлим, урлыйсым килсә — урлыйм, әмма һичбер кемгә дә кол булып тормыйм!»
Бу Горькийның босяк типларын хәтерләтә. Горький босяклары белән моның арасындагы аерма тик моның кайбер мәсьәләләрдә сыйнфый карашлар әйтүе, сәяси көрәш мәсьәләләре белән кызыксынуында.
Әсәрдә Гали сурәте бар. Ул әсәрнең оештыручы сурәтләреннән булса да, автор аның бөтен фикер, карашлары белән дә килешеп бетми. Шуңа күрә дә әсәрдә Гали карашларын тәнкыйть итүчеләр итеп Вәли һәм кыйсмән (Кыйсмән — өлешчә.) Йосыф кертеләләр дә. Галинең җитешсезлекләре нәрсәдә?
Ул артык йомшак тәнлелек күрсәткәли. Мещан кызы артыннан гашыйк булып сыкрап йөри. Көрәш аннан көчен, игътибарын, тойгы һәм карашларын бөтенләй башка юлга юнәлдерүне сораган бер вакытта, ул һаман Зөләйха өчен көеп, хәсрәтләнеп яши бирә. Шуның белән бергә әле анда эшчеләр партиясенең теләкләрен һәм тактикасын төшенеп җитмәү дә бар. Мәсәлән, Зөләйха туена кунаклар җыела. Аларның кемнәрдән гыйбарәт икәне билгеле — сәүдәгәрләр, вак буржуа, обывательләр. Гали үзе дә боларның кем икәнен яхшы белә. Шуңа карамастан, капка янына килеп, шул кунакларга социализмны яклап нотык сөйләргә тотына… Соңра Вәли килеп аңа:
«Иптәш, бу юк эшләрне кайчан ташларсың икән?.. Бу татарларга сөйләп, бер-бер файда булыр дип беләсеңме?» — дигәч, Гали, үзе дә ялгышын сизенеп:
«Мин бераз файдасы булмас микән дип сөйли башлаган идем, тыңламадылар», — дип җавап бирә.
Югарыда да күреп киткәнебезчә, әсәрдә әдип карашларын күбрәк һәм тулырак аңлата торган каһарман итеп Вәли алынган. Автор үз карашларының күбесен шуның аша әйттерә, шуның хәрәкәтләрендә бирә. Мәкаләнең аерым урыннарында Вәлинең сүз, хәрәкәтләре турында әйтеп кителгәндә, монда яңадан аның характеристикасына тукталу кирәк булмас.
Инде «Яшь гомер» турында сөйләгәннәргә йомгак ясау рәвешендә шундый сорауга җавап бирергә кирәк булыр:
«Яшь гомер» турында баштарак сөйләгәндә, бу әсәрдә ике мәсьәлә куелганлык турында әйтелеп кителгән иде. Хәзер шулар янына яңадан өченче берсен дә китереп куярга кирәк.
Автор бу әсәрендә Галинең Зөләйхага булган бәхетсез мәхәббәтен һәм шул мәхәббәтне күрсәтү аша өйләнү, гаилә кору, капитализм системасында хатын-кызлар тормышының җитешсез якларын ачу, шулай ук шәхси теләкләр белән иҗтимагый идеалларны бер-берсенә ничек яраштыру мәсьәләсен ачу белән генә чикләнмичә, пьеса аша тагы ул татар эшче хәрәкәтенә дә катнашып йөргән зыялы эшчеләрнең җиденче еллардагы настроение һәм карашларын ачуны да күз алдында тоткан. Моның шулай икәнлеген безгә әсәрдә кертелгән, беренче дәрәҗәдә урын тоткан каһарманнарның эш, хәрәкәтләре, сүзләре рәтеннән әсәрнең төп сюжетына катнашы булмаган бөтен бер пәрдәдә китерелгән картиналар, шулай ук әсәрнең төрле пәрдәләренә сибелгән, шуннан башка күренешләр ачык күрсәтә.   
Югарыда әйтелгән каһарманнар әле эшчеләр массасының гади әгъзалары түгел, аларның караш, настроениеләре дә эшчеләр массасыннан бераз аермалы булу ихтимал. Шуңа күрә дә, әсәрдә массаның гади вәкилләре карашлары ничек чагылган дигән сорау бирелүе мөмкин. Әсәрдә бу як та җавапсыз калдырылмаган.
Зөләйханың туй көне. Зөләйхалар өенең капка төбе. Шунда пыялачы белән кайраучы килеп чыгалар:
«Пыялачы. Нурый, синме?.. Кайраучы булдыңмы?..
Кайраучы. Ашарыңа булмагач, букчы да булырсың.
Пыялачы (пыяла ящигын аягы янына куеп). Соң, син бик яхшы урында торадыр идең бит?
Кайраучы (кайрагын куеп). Син дә начар урында тормадың ич. Ник ящик күтәреп, пыялачы булдың?
Пыялачы. Гаҗәп. Былтыр фабрикалар туктамый эшләп тордылар. Бу ел алай түгел. Хуҗалар фабрикаларны яба башладылар. Ни өчен икән? Әллә алучылар азаеп киттеме?
Кайраучы. Нишләп алучы азайсын! Алучы күп.
Пыялачы. Күп булса, хуҗалар фабрикаларны япмаслар иде.
Кайраучы. Япмый хәлләре юк. Ябарга заманасы куша.
Пыялачы. Син әллә нинди серләр белән сөйли башладың!
Кайраучы. Монда бер дә сер юк. Капиталистлар юләр түгел. Алар үзләренә кирәкне унҗиденче октябрь, манифесты аркасында алып куйдылар инде».
Кыска гына бирелгән бу диалог гади эшчеләрнең 6—7 нче еллардагы фикер һәм кәефләре ничек булганын күрсәтүдә яхшы ук тапкыр сурәтләү булып чыккан: эшче үзенең фабрика-заводтан чыгарылып, эшсез калдырылу сәбәпләре — фәкать байларның яңадан да ныграк баю, шулай ук эшчеләр сыйныфын икътисади һәм сәяси изү юлындагы эшләрендә икәнен төшенә.
Сөйләгәннәр «Яшь гомер» пьесасының сурәтләргә яхшы ук бай, үткәрелә торган фикерләре ягыннан да нык кына оригиналь булганын күрсәтәләр. Әсәр художество эшләнеше, бер драма әсәре булу ягыннан үзенә күрә җитеш һәм җитешсез якларны эченә алган.
Бердән, монда сюжет, хәрәкәт берлеге күзәтелмәгән.
Пьесада төп тема — Галинең Зөләйхага булган мәхәббәте һәм шул мәхәббәтнең Зөләйханы бай малае Мостафага кияүгә бирелү белән бетүе. Ләкин әсәрнең төрле пәрдәләрендә бу теманы үстерү, очлап чыгару өчен бөтенләй диярлек кирәге булмаган картиналары бар. Бу картиналар һәм әсәрдәге участок пәрдәсе бары бергә җыелып, аерым бер теманы үстерүче элементлар булып хезмәт итәләр. Ул нинди тема соң? Моңа җавап бирү өчен, шул картиналарны сайлап алып тезеп карыйк.
Беренче пәрдәдә — Йосыф исерек хәлендә бакчада утыра һәм хосусый милек, эшчеләр сыйныфының хәле турында үз алдына сөйләнә. Аны участокка алып китәләр.
Икенче пәрдәдә бөтен көенчә участоктагы кешеләрнең сүзләре бирелә. Бу пәрдәдә төп каһарман Йосыф булып, аның бер урыс белән булган диалогы бу икәвесенең шул замандагы иҗтимагый-сәяси хәлләргә карашын бирә.. Участок гореф-гадәтләре күрсәтелә.
Дүртенче пәрдәдә пыялачы белән кайраучы, Йосыф һәм Вәли, ике кунак һәм Гали, Гали белән Вәли сөйләшкән күренешләр һәм азаккы өч күренеш, ягъни, дүртенче пәрдәнең зур күпчелегендә дә реакция башланган еллардагы тормыш, революционер эшчеләрне эзәрләү, төрмәгә ябу, эшчеләрнең патша хөкүмәте һәм байларга каршы ачулы карашлары күрсәтелә.
Менә шуларның һәммәсе бергә җыелып югарыда әйтелгән икенче катлау теманың үсешен төзиләр. Димәк, әсәрдә икенче тема — реакциянең баштагы елларында эшче хәрәкәтендә катнашучылар тормышы һәм шулар хәрәкәте.
Әдип бу темаларның кайсысын нигез итеп алган? Әсәргә Караганда, әүвәлгесен алган. Ягъни пьесада төп бирелергә теләгән нәрсә — Гали белән Зөләйханың мәхәббәте тарихы. Ләкин әдип, шушы романтик вакыйга астына яшеренеп, шул вакыйганы корал итеп, үзенең мәгълүм сәяси, иҗтимагый карашларын шигъри сурәтләр аша әсәрдә бирергә ашыга. Пьесаның композиция ягыннан җитешсезлеге, андагы икелек сәбәбен әнә шуннан эзләргә кирәк.
Әсәрдәге аерым сурәтләрне   бирүдә нинди   уңышлар бар?
XVI йөзнең классик поэтикасы (Классик поэтикасы — классицизм    поэтикасы дип  аңларга кирәк.) ук инде Буало авызыннан кагыйдәләр әйттергәндә: «Заман һәммә нәрсәне, шул җөмләдән холыкларны да үзгәртә: һәр яшьнең үзенең уй һәм кызыксынулары бар» дип, каһарманнарны әсәрдә биргәндә, алар арасындагы аерымлыкларга игътибар итәргә кирәклеген күрсәткән иде. Коләхметов бу кагыйдәне, классик стиле тәртибенчә түгел, бәлки реалистча үтәде. Аның каһарманнары, яшьләренә карап кына түгел, күбесенчә, иҗтимагый хәлләренә карап та бер-берсенә башка кыланыш, фикердәләр. Эшчеләрнең үз арасыннан алынып бирелгән берничә тип та бер-береннән характерлы сыйфатларда аерылалар.
Менә Зөләйха сурәте. Ул буржуа семьясында тәрбияләнеп үскән, үзен тәкъдир кушуына буйсынып яшәргә тиеш, дип ышанган бер кыз. Бөтен сүз, хәрәкәте аның бу хәленә тапкыр китерелгән. Азаккы пәрдәдәге Зөләйханың ире алдында калтырап торулары, изелеп яшәве — Зөләйха характеристикасының иң тулы моменты.
Гали анасы Фатыйма — шул ук иске карашларда тәрбияләнгән хатын. Ләкин революционер гаиләсендә булу аңа яңа карашлар да салгалаган:
«Әй алла! Үзеңә тапшырдым инде. Ни уйларга да белмим. Дөнья усаллык белән тулып бетте. Монда талыйлар, анда үтерәләр… Гаҗәп! Күршеләр үзләренчә лыгырдыйлар, Гали үзенчә сөйли. Беркөнне Йосыф килде дә:
— Кайгырма, курыкма. Мужиклар да җиргә туяр; безнең дә тормыш җиңеләер, — ди. Бик вакыт, бик вакыт! Чөнки халык шулкадәр фәкыйрьлектә газапланып тора, карадың исә, җыласың килә башлый! Без яшь вакытта байлык күп булмаса да, хәзерге кеби фәкыйрьлек һич тә юк иде. Хәзерге вакыт борынгы вакыт кеби түгел бит!.. Зур урамнарга чыгып карасаң, исең китәр! Өчәр-дүртәр катлы зур-зур таш пулатлар. Нинди зур магазиннар. Уңга карасаң, кибет тулы алтын; сулга карасаң, кибет тулы энҗе-мәрҗән… Әмма, шулай булса да, ач-ялангач торучылар да бик күп, гаҗәп! Хәзерге байлыклар кайда китеп бетә икән соң? Бу мал белән кемнәр генә файдалана икән?..»
Бу сүзләр Фатыйма карчык сүзләре. Бу сүзләр аның тәмам иске тормыш тәрбиясеннән калган карашлары белән яңа төшенчәләр арасында аптырау хәлендә калганын күрсәтәләр. Бу сүзләр Мәҗит Гафури «Эшче»сенең үк күзәтүләрен хәтерләтәләр.

«Күзе төште төрле маллар белән
Тулган кибетләрнең эченә;
Бу малларны эшләп йөргән вакыты
Килеп төште аның исенә…
Монда булган төрле матурлыклар,
Төрле маллар, төрле байлыклар…
Җирәндергеч булып күренделәр
Агуланган тәмле аш кебек,
Яки мазлумнарның күзләреннән
Агып төшкән ачы яшь кебек…»

Тик Гафуриның Октябрьдан соң язылган поэмасындагы эшче бу байлыкларны тудырышуда көчен биреп үзе катнашканын белә, әмма Коләхметовның 1907 нче елда язган пьесасындагы Фатыйма карчык, реакция елларының авырлыгын күзәтеп, революционерлар тәрбиясенең йогынтысы белән шуны төшенә.
Кемнәр соң ул революционерлар?
Гали — зыялы революционер. Эшчеләр арасында эшләп йөрүче. Сәяси эш аңа чыныгулар да керткән, карашында яңалыклар тудырган, ләкин иске мещан тәрбиясе эзләре дә аннан чыгып бетмәгән әле. Галинең әсәр буеннан буена бирелгән сүз, хәрәкәтләре андагы бу икелекне күрсәтергә хезмәт итәләр.
Вәли белән Йосыф — эшчеләр. Аларның икесе дә үз сыйныф мәнфәгатьләрен төшенәләр. Ләкин боларның икәвесе арасында аерымлыклар бар: Йосыф хәрәкәтчәнрәк, җитезрәк. Вакыты белән ул кайбер эшләренә хисап биреп бетермәстән, ашыгыч хәрәкәтләр дә күрсәтә. Аның сүзләре шул табигатенә муафикъ итеп бирелгәннәр. Вәли исә — уйчанрак, акыллырак бер кеше. Ул һәрбер эш, хәрәкәтен алдан уйлап эшләргә ярата, башкаларга да шулай эшләргә киңәш бирә.
Әсәрдә куп күрсәтелмәгән Мостафа һәм аның иптәше, бай егетләре — автор әйтмешли, «ялган интеллигентлар» — тыштан ярым европача, эчтән акылсыз задор, бай балаларымча ерткыч, исерек баш, фахиш итеп күрсәтелгәннәр. Әсәрдә аларның сүз, хәрәкәтләре дә шуңа муафикъ китерелгән.
Шул рәвешчә, әдип психологик сурәтләрне бирүдә һәр кешенең үзенчәлекләрен күрсәтеп китүне онытмый. Бу аның уңышлы ягы. Шулай да Коләхметов революционер эшчеләренең барысына да уртак сыйфат та бар. Ул каһарманнарның хакыйкый тормышында бишенче еллардан соңгы дәвердә андый сыйфат булгандырмы, ләкин Коләхметов аларга шул сыйфатны бирә: каһарманнар һәммәсе бераз гына «Гали»ерәк. Ягъни, боларда вакыты-вакыты белән Гали «икелеге» күренә: Вәли нихәтле акыллы идеолог булып күренергә тырышмасын, ул һаман кирәк вакытта мәсьәләләрне Гали алдында катгый куя алмый. Ә Йосыф тибында исә җиде, сигезенче еллар реакциясе йогынтысы астында бераз гына богемачылыкка бирелгән вак буржуа интеллигенты сыйфатлары да юк түгел.
Әдип әсәрдәге каһарманнарның эченә кереп, аларның тойгыларын хис итеп яза белергә тиеш, диләр.
Чехов: һәр әдип әсәренә аз булса да тойгы «исерткече» салырга тиеш, ди.
Бу теләктән карап тикшергәндә, «Ике фикер» пьесасы яхшы ук коры, абстракт булса да, «Яшь гомер» әсәре алга адым булып төшкән. Монда без авторны корылыкта һәм каһарманнарны күп кенәсенең тойгысын төшенеп бирә алмауда гаепли алмыйбыз. Диалоглар, аерым каһарман сүзләре «акцент» аерылмаларсыз бары бер эслүпта бирелгән, ләкин телдә, гомумән заманның башка әдәби әсәрләренә чагыштырганда, татарча күбрәк сафлык, гади халык сөйләмен бирүчәнлек белән аерыла. Сурәтләнү чаралары зәгыйфь, каһарманнар вакыты белән мантыйкый (Мантыйкый — логик.) үткер сүзләр әйткәлиләр, ләкин күп вакыт аларның сөйләмнәре коры прозаизм, тере сөйләшүгә караганда да корырак булу белән аерыла.
«Яшь гомер» художество әсәре булу ягыннан әнә шундый якларны эченә алган.

 

Гафурның шул ике әсәре безгә ни бирәләр?

Гафурның тагын 1907 нче елда язылып та, 1911 нче елда Казанда басылып чыккан «Ник уйгандым?» исемле хикәясе бар. Хикәя карт бер мулланың төшен яза. Сүздә башкаларны дин юлына өндәү, үзен тышкы яктан күрсәтүгә килгәндә бу мулла бик тәкъва булса да, эштә ул шуның киресе: өенә асрау хатын-кыз керсә, мулладан сәламәт котылмый, мулла корбан чала икән, итен башкаларга бирми, үзе генә ашый, тагын шундый эшләр эшли. Хикәя муллага төшендә кыямәт күргәзеп, мулланың үз авызы белән гаепләрен ачтыра. Әсәр үзенә күрә иске динчеләр тормышына карата һөҗү (Һөҗү— сатира.) рәвешендә бирелгән. Ләкин мондагы һөҗүдә буржуа әдибе Фатих Әмирхан үткерлеге булмаган кебек, әсәрнең үзе дә «Ике фикер» яки «Яшь гомер» Коләхметовындагыча иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне куймаган.
Гафурның хәзергәчә матбугатта күренгән оригиналь әдәби әсәрләре шулар булып, моннан башка аның «Әбүҗәһел» (Әбүҗәһел — наданлык  атасы.) дигән пьесасы матбагада басылып ятканда, 1910 нчы елда полиция тарафыннан конфисковать ителгән булган. Кулъязма нөсхәсенә караганда «Әбүҗәһел» Гафурның башка әсәрләреннән нык аерыла: бу татар буржуа әдибе каләменнән генә чыга торган әсәр. Ләкин моңа карап Гафурның югарыда тикшерелгән әсәрләре кыйммәте кимеми. Әдипнең тагы берничә пьеса, хикәясе барлыгы телдә сөйләнеп йөртелсә дә, хәзергә бастырылмаган һәм кулъязмалары кемдә сакланулары да билгеле түгел. Бу әсәрләрнең басылган һәм басылмаганнарын җыеп чыгару безнең нәшрият оешмаларының якындагы бер эше саналырга тиеш.
Югарыда тикшерелгән әсәрләр, аларда Гафур Коләхметовның нинди караш үткәргәнен күрсәтеп торалар.
Гафур бу пьесаларында заманының эшчеләр хәрәкәте башлыклары тарафыннан күтәрелеп йөртелгән актуаль сәяси мәсьәләләрне яхшы ук дөрес аңлатып, сурәтләрдә күрсәтеп биргән. Бу яктан караганда ул татар пролетариат әдәбиятының беренче вәкиле булып саналырга бик хаклы.
Сурәтләрне бирүдә кулланган алымнар, әсәрләрнең художество эшләнеше, әдәби алымнар кулланылуы ягыннан Гафур үз заманының татар буржуа, вак буржуа әдәбияты йогынтысыннан читкә чыга алмаган. Ягъни пролетариат эчтәлеген пролетариат стиле теләгәнчә художество формаларында бирү анда юк диярлек. Чөнки әле бу вакытта татарда гына түгел, руста да пролетариат әдәбияты үз стиль нигезләрен утыртканы юк иде. Моңа ул Октябрьдан соң гына киңәеп тотына башлады. Пролетариат әдәбиятының үз стиле, үз иҗат методларын тудыру мәсьәләсе бигрәк тә соңгы елларда конкрет тикшерү астына алынды. Алай гына түгел, шуның конкрет иҗат җимешләре дә күп кенә күренә башлады инде. Татар пролетариат әдәбияты тик русныкына караганда арттарак калып бара. Шулай да рус әдәбиятыннан алынган тәҗрибә аңа темпны шәбәйтүгә күп булышлык итәчәк. Бу барышыбызда Гафур Коләхметов әсәрләренә кайтып карау, аларда беренче тәҗрибә уңышларын, шулай ук җитешсезлекләрне өйрәнеп алга бару — татар пролетариат әдәбияты үсеше өчен битараф бер эш кенә була алмый, әлбәттә.

 

1930 

(Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1958. – 278 б.)


Комментарий язарга


*