ТАТ РУС ENG

Розалина НУРУЛЛИНА Көрәш байрагы белән: Гафур Коләхметов

Иң беренчеләргә, юл яручыларга, һәрвакыт кыен була. Патша Россиясе шартларында колониаль коллыкта яшәгән татар халкының революционер улларына яшерен политик матбугатны оештыру һәм тарату гаять авыр булган, күп көч, тапкырлык һәм осталык таләп иткән. Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов, Гафур Коләхметов кебек беренче журналистлар һәм аларның безгә мәгълүм булган һәм мәгълүм булмаган ярдәмчеләре татарча матбугат тудыру һәм хезмәт ияләрен революцион күтәрелешкә хәзерләү юлында бәяләп бетергесез зур эш башкардылар. Легаль булмаган партияле матбугатны оештырып һәм аңа таянып, алар объектив рәвештә, гомумән, татарча вакытлы матбугат булдыру өчен шартлар тудырдылар.

1903 елдан РСДРПның Казан комитетының листовкалар һәм прокламацияләр бастырып таратуы һәркемгә билгеле. Беренче партияле журналистлар әзерләүдә һәм, гомумән, татар вакытлы матбугатының юнәлешен, үзенчәлеген билгеләүдә нәкъ менә РСДРПның Казан комитетының шушы нәширлек эшчәнлеге хәлиткеч роль уйнады.

Гафур Коләхметов шушы җирлектә әзерләнеп, журналист булып җитешкән кеше. Аның журналистлык эшчәнлеге күләме белән зур түгел һәм чагыштырмача кыска вакытлы. Актив эшләгән чагы, күп булса, 6-7 елны эченә ала. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, ул замандагы большевистик публицистларның эшчәнлек чикләрен бүген төгәл генә билгеләп бетереп тә булмый. Моның ике сәбәбе бар: беренчесе — революцион эшчәнлекнең бер төре
булган публицистикада еш кына авторларның исеме ачык күрсәтелмәгән; икенчедән, максатлар уртак булганлыктан, күп кенә материаллар русчадан тәрҗемә ителгән, ә тәрҗемәчеләрнең кем икәне шулай ук сер булып калган.

Гафур Коләхметовның безгә тәгаен билгеле булган эшчәнлеге өч өлештән тора. Ул большевистик һәм прогрессив матбугатны оештыруда, таратуда, аларның материаль базасын тәэмин итүдә катнашкан; политик әдәбиятны русчадан татарчага тәрҗемә иткән һәм, димәк, татар теленең политик терминологиясен заман таләпләренә яраклаштырып үзгәртү, моңарчы кулланылмаган төшенчәләргә сүз, термин табу, гомумән политик терминологияне эшләүгә ярдәм иткән; газета-журнал битләрендә һәм листовка-прокламацияләрдә үзенең публицистик әсәрләрен бастырган.

Гафур Коләхметов журналистлык мәйданына революционер буларак килгән. Ул матбугатка революцион хәрәкәтне җәелдерүнең бер чарасы итеп караган, эшчеләрнең политик аңын үстерүдә вакытлы матбугатны корал иткән. Нәкъ менә шуның өчен ул вакытлы матбугат барлыкка килүдән бик күп элек үзенең журналистлык эшчәнлеген башлап җибәргән. Ул нык ихтыярлы, көчле шәхес, сак һәм шул ук вакытта тәвәккәл көрәшче булган. Шул сыйфатлары аркасында Хөсәен Ямашев һәм Галимҗан Сәйфетдиновларның ышанычлы ярдәмчесе һәм таянычы була алган. Гафур Коләхметовның Казан РСДРП комитеты чыгарган листовкаларны тәрҗемә итүдә, таратуда, бастыруда актив катнашканлыгын аның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгән галимнәр барысы да билгеләп үтәләр. 1903 елның 21 гыйнварында чыккан беренче татарча прокламация дә аның кулы аша узган. Ул аны тәрҗемә итүдә, бастыруда, таратуда катнашкан.

Галимнәрдән И. Абдуллин һәм М. Мөхәммәдиевнең соңгы хезмәтләре Г. Коләхметовның журналистлык эшчәнлеген өйрәнү өчен аерата мөһим. Алар, филология һәм текстология фәненең соңгы казанышларына таянып, имзасыз басылган текстларның һәм тәрҗемәләрнең авторларын билгеләделәр, уртак хезмәткә аерым кешеләр керткән өлешне ачыкларга ярдәм иттеләр.

Владимир Ильич Ленин җитәкчелегендә чыккан «Искра» һәм «Пролетарий» газеталары тарафыннан югары бәяләнгән листовкаларны тарату эшенә Г. Коләхметов үзенең энеләрен һәм сеңелләрен дә кушкан, Каюм Коләхметов нәкъ менә шушы юлдан китеп революционер булган.

Легаль булмаган әдәбиятны һәм матбугатны таратуда тупланган тәҗрибә большевистик «Урал» газетасын таратуда да бик ярап куйган. Чөнки газета легаль рәвештә чыкса да, аны укыган кешеләрне жандармерия исәпкә алып торган. Галимҗан Ибраһимовның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле китабында бу хакта кызыклы документлар тупланган. Мәсәлән, эшче-революционер Садыйк Сәгыевның мондый сүзләре китерелгән: «Гафур Коләхметов иптәш «Урал» гәзитенең сотруднигы иде. Безнең эшче бистәсендә учитель чагында эшчеләр арасыннан «Урал»га подписка җыючы ул булды. Аның аркылы «Урал» безнең эшчеләр арасына керде… Бервакыт ул безнең районда спектакль куярга уйлады. Ул эсер Фуад Туктаров белән бу хакта сөйләште. Билгеле бер проценты татар социал-демократлары түгәрәге файдасына булыр, диде. Фуад моңа каршы: «Социал-демократларга биргәнче мин аны эт авызына ташлармын»,- диде. Спектакльгә катнашмады. Буннан килгән саф файда 20 сум булды. Шуны Оренбургка Хөсәен Ямашев кулындагы «Урал»га җибәрде» (Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. — Казан, 1978. — 5 т. — 510 б.).

«Урал» газетасын материаллар белән тәэмин итү, тарату һәм аңа акча җыю тарихы җентекләп өйрәнелгәч, анда чыккан материалларның авторлары ачыклангач, Гафур Коләхметовның беренче легаль большевистик органны чыгарудагы роле турында күп яңа нәрсәләр билгеле булыр. Ләкин инде мәгълүм булган фактларга таянып та, без Гафур Коләхметовның большевистик матбугатны оештыручыларның берсе икәнен ышанып әйтә алабыз. Аның тәрҗемәче һәм публицист буларак эшчәнлеге хакында нигезле сүз алып барырга мөмкин. Тарих һәм филология фәннәренең казанышлары бу теманы шактый тулы ачарга җитәрлек нигез бирә. И. Абдуллин һәм М. Мөхәммәдиевнең фикеренчә, «Самодержавие   һәм   ачлык»,   «Казан   татарларына»,   «Шәкертләргә»,   «Туганнар-
крестьяннар» дигән прокламацияләрне Гафур Коләхметов язган. Ә «Актыккы патша», «Казан татарларына», «Партиянең II съездында кабул ителгән РСДРП программасы», «Казан шәһәренең барлык эшчеләренә һәм эшче хатын-кызларына» дигәннәре аның тарафыннан тәрҗемә ителгәннәр.

Иң элек тәрҗемәләрне карап китик. Аларны Г. Коләхметов калдырган публицистик мирасның бер өлеше итеп өйрәнергә без хаклы, һәм аны шулай итеп өйрәнергә дә кирәк. Тәрҗемә ителгән листовкалар һәм прокламацияләр (бигрәк тә «Һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсә исендә тотарга тиешле?» дигән брошюра) тәрҗемәченең тел, стиль җәһәтеннән осталыгы үсә баруын күрсәтәләр, шул ук вакытта аларда бәян ителгән фикерләр, идеяләр тәрҗемәченең дөньяга карашын формалаштыруга да йогынты ясаганнар. Бу иң беренче чиратта Г. Коләхметовның үзе язган материалларыннан күренә. Ләкин аның тәрҗемә эшчәнлеген өйрәнү безгә башка яктан да әһәмиятле. Иң мөһиме шунда: Гафур Коләхметов, сүзгә-сүз тәрҗемә итү белән мавыкмыйча, текстны, татар эшчесе һәм крестьянының психологиясен, дөньяга карашын һәм белем дәрәҗәсен истә тотып, үзенең аңлатмалары, күзәтүләре, фикерләре белән баета, тулыландыра. Болай тәрҗемә итү, гомумән, ул чордагы татарча иҗтимагый-политик публицистикага хас сыйфат. Габдулла Тукайның «Әлгасрел-җәдит» («Яңа гасыр»), Фатих Әмирханның «Тәрбияи-әтфал» («Балалар тәрбиясе») журналындагы тәрҗемәләрен генә искә төшерик.

«Һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсәне истә тотарга тиешле» брошюрасында эшчеләр белән (дөресрәге хезмәт ияләре белән) капиталның интереслары капма-каршы икәнлеге, патша самодержавиесенең халыкка дошман хөкүмәт булуы, капиталга һәм патша хөкүмәтенә каршы көрәшне уңышлы алып бару өчен союзларга, партияләргә берләшергә кирәклеге, бары тик кораллы көрәш кенә хезмәт ияләрен коллыктан һәм эксплуатациядән азат итәчәге хакында язылган. Менә шушы фикерләрнең кайсыларын Гафур Коләхметов тулыландырырга, тәфсилләбрәк аңлатырга кирәк дип тапкан сон?

Иң элек, Гафур Коләхметов хезмәт кешесенең хөрмәткә лаеклы икәнен басым ясап күрсәтә. Җир йөзендәге бөтен байлыкларны тудыручы хезмәт иясенең сыйфатларын тулырак итеп бирә. Җир йөзендә яшәүче һәр кешегә кирәкле нәрсәләр хезмәт белән булдырыла, димәк, аларны җитештерүчеләр үз хезмәтләренең нәтиҗәләреннән башкаларга караганда күбрәк файдаланырга тиешләр, дигән фикергә кайта-кайта укучының игътибарын юнәлтә. Чөнки эшчеләр «бөтен дөньяны туйдыралар», «әмма күп вакытта үзләре, аларның хатыннары, бала-чагалары» ач-ялангач йөриләр. «Шундый зур йортлар, театрлар, хәтта падишаһ сарайлары салып», анда тору түгел, «ул йортларның якыннарына да бара алмыйлар». Бу фикерне тагын да тирәнәйтү ниятеннән тәрҗемәче түбәндәге юлларны өсти: ««алтын казучының алтыны, игенченең ашары булмыйча»… ач йөриләр. «Көмешчедә алка, тимерчедә балта булмый» дигән мәкаль дә шул җәһәттән әйтелгән бер мәкальдер». Биредә халык мәкален кертеп җибәрү — бигрәк тә үтемле алым. Чөнки бу инде — халыкның гасырлар буена килгән яшәеш рәвешеннән чыгып ясалган нәтиҗә, заманы өчен абсолют хакыйкать дәрәҗәсенә җиткерелгән гомумиләштерү.

Тәрҗемәче тарафыннан кертелгән ачыклаулар һәм өстәмәләрнең икенче төркеме капитализм идеологларының ярлылык-байлык мәсьәләләрен аңлатудагы ялганнарын тулырак фаш итү өчен ясалган. Бу очракта ул кешенең тормыш тәҗрибәсенә, аек акылына мөрәҗәгать итә: «Азрак башында гакылы булган кешегә бу җавапның дөрес түгеллеге, ялганлыгы көн кеби әшкарәдер (ачыктыр). «Ярлылыкның икенче бер сәбәбе булырга кирәк…». Бу сүз дә гакылы дөрес, фикере тугры булган кеше әйтә торган сүз түгел». Ярлылык Алладан, дигән фикернең ялган икәнен раслау өчен ул түбәндәге юлларны өстәгән: «Чөнки Аллаһ тәгаләне хаклык берлән эш йөртүче, гаделлек берлән хөкем кылучы, бар кешесен дә тигез күрүче дип игьтикад кылалар (ышаналар). Аллаһ тәгалә мәзкүр (югарыда әйтелгән) сыйфатта булгач, эшчеләрне бу рәвешчә кысуы, җәберләве тугры килми. Чөнки ярлылык Алладан булган вакытта, Аллаһ тәгалә бар кешене тигез күрмәгән була һәм Аллага җәбер сыйфаты исбат иткән булалар. Әлхасыйль, эшчеләрнең бу хәлләрен Аллаһ тәгаләгә иснад кылалардыр*» (*сылтау).

Капиталистик эксплуатациянең серен тулырак һәм тәфсиллерәк аңлату өчен дә Г. Коләхметов төп текстка өстәмәләр кертә. Патша самодержавиесенең асылын ачуга, эшчеләрнең капитал белән көрәштә бердәнбер нәтиҗәле коралы союзларга, партиягә оешу икәнен аңлатуга тәрҗемәче иҗади якын килгән, төп тексттагы дәлилләр белән генә чикләнмичә, укучының психологиясенә һәм аң үсеше дәрәҗәсенә ярашлы дәлилләр, фикерләр өстәгән. Г. Коләхметов укучыга таныш булмаган, ят терминнарны, сүз тезмәләрен, тәгъбирләрне аңлаткан, укучыларның белемнәрен тирәнәйтә торган искәрмәләр өстәгән.

«Һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсә исендә тотарга тиешле?» дигән брошюрада әйтеп кенә үтелгән фикерләрне соңыннан Г. Коләхметов үзе язган һәм тәрҗемә иткән прокламацияләрдә, легаль матбугат битләрендә ясаган чыгышларында тагын да тулырак итеп ачып бирә. Аның революцион-демократик матбугат битләрендә чыккан публицистик әсәрләре тематик яктан караганда легаль булмаган пропагандистлык эшчәнлегенең дәвамы, тулыландырылган варианты булып тора.

Гафур Коләхметовның безгә мәгълүм булган публицистик әсәрләрен карап чыкканнан соң ышанып шуны әйтергә мөмкин: аның һәр сүзе самодержавиегә каршы тирән нәфрәт белән сугарылган, ул үзенең һәр чыгышында монархны һәм монархистларны фаш итә: «Самодержавиедән күргән дошманлыкны сез беркемнән дә күрмәдегез. Динегезгә тигән самодержавие, сезне надан калдырган самодержавие, сезне правосыз калдырган, сезне кешегә исәпләмәгән самодержавиедер», — ди ул («Казан татарларына» прокламациясеннән: Коләхметов Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1981. — 272 6.). «Учредительный собрание», «Самодержавие һәм ачлык», «Казан татарларына», «Туганнар! Россиянең һәм җирендә…» исемле прокламацияләрдә, «Эш юктан», «Халыкка файдалы хәбәрләр», «Хатыннар мәсьәләсе» кебек мәкалә-корреспонденцияләрдә патша хөкүмәтен һәм монархияне фаш итүгә юнәлдерелгән идеяләр аеруча өстенлек ала.

Г. Коләхметов самодержавиегә нәфрәт тәрбияләү белән генә чикләнми. Ул бу кара көчне бәреп төшерүнең юлын да өйрәтә. Бу юл — кораллы восстание. Ул кораллы восстание турындагы тәгълиматны аңлата, халыкка каршы стройны юк итүдә җитәкче көч эшчеләр партиясе дигән фикерне кайта-кайта кабатлый.

Бу җәһәттән аның «Азат» газетасында басылган «Эш юктан» исемле мәкаләсе игътибарга лаек. Сугыш һәм кораллануга каршы әйтелгән андагы сүзләр бүген дә актуаль яңгырыйлар. Журналист фикеренчә, өстен сыйныфларның интересларын яклау өчен асрала торган гаскәр һәм аны коралландыруга киткән акчаларны халык файдасына тотсаң, никадәр кеше ачлыктан, хәерчелектән котылыр иде!

Гафур Коләхметовның мәкалә һәм корреспонденцияләре «Азат», «Азат халык», «Казан мөхбире» газеталарында басылып чыккан. Алар һәммәсе шул вакытның иң актуаль мәсьәләләренә багышланган. Бу бит 1906 ел. Россиядә конституцион монархия тәртипләре урнаштырыла башлаган чор. Һәм Гафур Коләхметов шушы турыда бөтен бер публицистик цикл яза. Конституциянең нәрсә икәнен, монарх сакланган илдә һәм хәтта буржуаз республикаларда да конституцияләрнең бик чикләнгән булуын күрсәтә торган корреспонденцияләре «Азат» һәм «Азат халык» газеталарында дөнья күрә. «Алафузов заводыннан язалар», «Мелла һәм Государственная дума», «Государственный думага пассивный бойкот ясау» исемле корреспонденцияләрендә Гафур Коләхметов илдә барган төрле политик вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдерә, ул вакыйгаларда катнашучыларга социаль характеристикалар бирә.

«Хатыннар мәсьәләсе», «Мөселман егетләре һәм рус кызлары» исемле мәкаләләре татар тормышы өчен иң җитди булган темаларга багышланган. Бу соңгыларында Гафур Коләхметов халыкның аерым төркемнәренә капиталистик система һәм революцион вакыйгаларның нинди йогынты ясавын күзәтә.

Яшьләр һәм революция темасын ул, гомумән, иң мөһим темалардан саный. Моны без аның нәфис әдәбият жанрларында язган әсәрләреннән, мәсәлән, «Яшь гомер» пьесасыннан да күрәбез.

Бер сүз белән әйткәндә, журналист Гафур Коләхметов калдырган мираста революциягә кадәр марксистик әдәбиятта күтәрелгән барлык мәсьәләләр диярлек теге яки бу күләмдә чагылыш тапкан. Ул вакытта тикшерелгән мәсьәләләрне галимнәр болай билгели: «Сыйнфый көрәш проблемалары, социаль каршылыкларны китереп чыгарган экономик сәбәпләр, яшәп килә торган социаль-экономик стройга каршы көрәштә пролетариатның һәм аның партиясенең бурычлары, социалистик идеалның эчтәлеге, милли мөнәсәбәтләр, пролетар интернационализм, җәмгыятьнең политик төзелеше, хатын-кызның тигез хокуклылыгы мәсьәләләре һ.б.» (Абдуллын Я.Т., Гаффарова Ф.Ю. Революциягә кадәр татарча марксистик әдәбият һәм иҗтимагый фикер үсешендә аның роле // Татарларда иҗтимагый фикер тарихыннан. Казан, 1979. — 5 б.).

Нәкъ менә Гафур Коләхметов шикелле революционерларның публицистик зшчәнлеге Беренче рус революциясе һәм Бөек Октябрь социалистик революциясе чорларында татар прогрессив матбугатының үзенә бер төрле үсеш закончалыгын китереп чыгара. Беренче рус революциясе елларында гомум демократик рухта чыга башлаган матбугат революцион-демократик юнәлешкә кереп китә. Ә Бөек Октябрь социалистик революциясе алдыннан революцион-демократик юнәлештә чыга башлаган газеталар большевистик булып әвереләләр. Беренче рус революциясе елларында чыккан прогрессив газета һәм журналлар, кагыйдә буларак, гомум демократик максатларны күздә тотып оештырылалар. Бу аларның девизларыннан да күренә: «Сәгадәт, гыйлем вә мәгърифәт, иттиһад вә иттифактыр» (Бәхет белемле һәм мәгърифәтле булуда, берлектә һәм берләшүдәдер), «Әй, мөселман кардәшләр, уйганыйк, заман уйганмак заманыдыр», «Уйганыгыз, бөтен татар шәкертләре» һ. б. Ләкин ул газеталар бик тиз арада революцион-демократик, хәтта еш кына ачыктан-ачык большевистик рухтагы материаллар бирә башлаганнар. Мондый материаллар очраганда бер генә түгел, бәлки тәртипле рәвештә һәм күпләп басылганнар. Бу, әлбәттә, әлеге матбугат органнарында эшләүче революцион карашлы журналистлар, социал-демократлар партиясендә торган яки аларга фикердәш булган кешеләр катнашы  белән тәэмин ителгән. Хөсәен Ямашев һәм Галимҗан Сәйфетдинов белән беррәттән, Гафур Коләхметов та хәтта либераль буржуа һәм эсерлар матбугатын да үз максатларында файдаланган.

Моңарчы журналистика тарихын һәм иҗтимагый фикер үсешен өйрәнүче галимнәр күзенә чалынмаган тагын бер фактны билгеләп үтәргә кирәк. Бөек Октябрь социалистик революциясенә әзерлек барган көннәрдә Гафур Коләхметов каты авыру сәбәпле үзе революцион вакыйгаларда катнаша алмаса да, аның иҗаты массаларны социалистик революциягә күтәрүдә булышты. «Кызыл байрак» газетасы эшчеләр партиясенең Гафур Коләхметов тарафыннан тәрҗемә ителгән һәм заманында «Азат» та басылган программасын урнаштыра. Бәреп төшерелгән монархия һәм буржуазия идеологлары, меньшевиклар һәм башкалар большевиклар партиясе өстенә тарихта мисалы булмаган пычрак өйгәндә «Кызыл байрак» газетасы халыкка дөреслекне сөйли, партияле беренче татар журналистларының әсәрләрен файдаланып, большевикларның максатларын һәм бурычларын аңлата.

Гафур Коләхметов публицистикасын осталык күзлегеннән өйрәнгәндә шуны әйтергә мөмкин: аның каләме күзгә күренеп шомара, теле, стиле торган саен халыкка аңлаешлырак, якынрак төс ала. Хезмәт ияләрен самодержавиегә һәм капитализмга каршы көрәшкә өндәүдә ул үтемлерәк һәм тәэсирлерәк фикерләр, сүзләр таба.

Галимҗан Ибраһимов, Беренче рус революциясе елларында чыккан прокламация һәм листовкаларның тел үзенчәлекләрен билгеләп, имланың (орфография) искелеген, каләмнең тәҗрибәсезлеген, телнең аз эшләнгәнлеген, анда кирәкмәгән артык русча сүзләр очравын билгеләп үткән иде. Бу дөрес һәм аның шулай булмый хәле дә юк. Прокламация һәм листовкаларда демократик политик стиль һәм терминология ул вакытта беренче өйрәнчек адымнарын гына атлый бит. Әмма бу беренче «гөнаһларны» кичергән хәлдә, катлаулы социаль һәм хәтта философик фикерләрне аңлату стиленең ничек тиз камилләшә баруына гаҗәпләнәсең. Мисал өчен «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» девизының тәрҗемәсе ничек камилләшкәнен карап үтик. 1904 елда Гафур Коләхметов аны «Бөтен дөньяның ярлы кешеләре, тоташыңыз бергә!» дип тәрҗемә итә. Монда «пролетарий» сүзенең мәгънәсен бирүдә төгәлсезлек күзгә ташлана, сыйнфый аныклык җитенкерәми. 1905 елның җәендә инде ул аны «Кушылыңыз бергә бөтен дөньяның эшчеләре!» дип бирә. Һәм тагын бераздан «Туганнар-крестьяннар!» прокламациясендә бу девиз «Берләшеңез, бөтен дөньяның эшчеләре!» рәвешен ала. Күрүегезчә, соңгысы девизның хәзерге татарча вариантына бик якын тора.

Гафур Коләхметов аз белемле эшчеләргә, крестьяннарга үзенең фикерен ачыграк һәм тәэсирлерәк итеп аңлату ниятеннән политик пропагандада халык сөйләме алымнарын файдалана. Менә шулардай берничәсе: «Халыкның икенче кузгалуында моның (самодержавиенең. — Р.Н.) көле күккә очачактыр». «Сез руслардан үзегезгә файда итәрдәй кешеләргә тавыш бирегез. Болар кемнәр дисәңез, дин вә милләт аермасына карамый, һәммә халыкка бертигез файда итәргә тырышкан социал-демократлар», «Туганнар, патша безгә бик күп нәрсә бирмәк буладыр, вәгъдә өстенә вәгъдә кыладыр, әмма нәрсә бирә?!»

Журналистның осталыгы бик күп төрле сыйфатлар белән билгеләнә. Шуларның берсе — тел, стиль осталыгы. Гафур Коләхметов иҗат иткән чор журналистлары өчен бу аерата да мөһим мәсьәлә булган. Чөнки татар телен фәнни эшләүдә әле нибары беренче адымнар гына ясалган, ә катлаулы политик фикерләрне белем дәрәҗәсе белән түбән торган хезмәт ияләренә гади һәм аңлаешлы итеп ачып бирергә кирәк, һәм Гафур Коләхметов үзенең публицистик әсәрләрендә шуңа ирешкән, дияргә мөмкин. Аның легаль матбугат битләрендә басылган бу әсәрләре осталык җәһәтеннән югарырак баскычта торганнар. Алар күпчелек очракта көндәлек фактларга таянып язылганнар, яки автор үзенең чыгышы өчен нигез итеп тормыштагы социаль-политик күренешләрне һәм вакыйгаларны алган. Мәсәлән, «Эш юктан» мәкаләсендәге кебек. Бу мәкаләнең исеме турында да берничә сүз әйтмичә булмый. Башын укыгач, аны бик җиңел генә, күңел ачу өчен генә язылган дип уйлыйсың. Ә чынында автор мәкаләдә гаять җитди фикерләр үткәрә. Ул империалистик сугышның асылын, аның талау нияте белән алып барылганлыгын исбатлап бирә.

Гафур Коләхметов публицистикасында гади укучыга, хезмәт кешесенә атап языла торган мәкалә-корреспонденцияләрнең стиле формалаша. Автор материалны укучы белән күзгә-күз сөйләшкән сыман, аңа мөрәҗәгать итү рәвешендә яза. Шул рәвешчә, укучының хисләренә, аның тормыш тәҗрибәсенә таяну материалны укучыга кызыклы һәм аңлаешлы итә. «Самодержавие һәм ачлык», «Казан татарларына», «Туганнар, крестьяннар!» прокламацияләре, буржуаз республикаларның конституцияләре турындагы цикл әнә шул стильдә язылганнар. Болай язу, гомумән, революцион демократик һәм большевистик матбугат өчен традиция булып әверелде. Соңынннан без бу стильне «Кызыл Байрак», «Аваз», «Эш», «Эшче» һәм «Кызыл Армия» газеталарында да еш очратабыз.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Гафур Коләхметовның журналист буларак эшчәнлеге күп тармаклы. Ул партияле матбугатның беренче үрнәкләре булган листовка һәм прокламацияләрне язуда, тәрҗемә итүдә, бастыру һәм таратуда актив катнаша. Аның публицистик иҗатында татар большевистик публицистикасының беренче традицияләренә нигез салынды һәм үстерелде. Ниһаять, ул татар матбугаты тарихында бөтен бер чорны алып торган журналистиканы тудыруга иң актив катнашучылардан берсе булды.

 

"Әйдә халыкка хезмәткә" (Казан, 1980) һәм "Гафур Кулахметов" (Казань, 1983) китапларыннан


 

(Чыганак: Нуруллина Р.М. Тарих яза каләмем… — Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. — 336 б.).


Комментарий язарга


*