ТАТ РУС ENG

Вахит ХАКОВ Г.Коләхмәтовның әдәби телне үстерү өлкәсендә эшчәнлеге

Г.Коләхметов — XX йөз башында татар милли әдәби теленең нормалары ныгыган чорда иҗат иткән һәм әдәби телне халык сөйләменә якынайту юнәлешендә шактый эш башкарган әдипләрнең берсе. Аның иҗаты җәмгыятьтә кискен борылыш елларына һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай чорга туры килә. Ул татар халкы культурасы тарихында беренче башлап пролетариат әдәбиятына нигез салучы һәм шуңа хас тел-стиль алымнарын киң кулланышка кертүче язучы булып санала. Г.Коләхметовның эшчәнлеге XX йөз башындагы революцион вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле. Ул чордагы әдәби телдәге үзгәрешләр Г.Коләхметов иҗатында да ачык чагылыш тапты. Ул шул вакыйгалар эчендә кайнады, эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе һәм революционер булып җитеште.
Г.Коләхметов әсәрләрендә гадилек һәм кыскалык, дөреслек һәм төгәллек аеруча күзгә ташлана. Ул әйтергә теләгән фикерен җанлы сөйләм чаралары белән логик яктан эзлекле рәвештә дәлилләп бара. Г.Коләхметовта сөйләм төзелеше катлаулы түгел. Ул заман үзгәрешләре, демократик карашлар белән бәйләнешле философик-сәяси төшенчәләрнең халык аңына барып җитүе өчен тырыша, аларны мөмкин кадәр гади сөйләм чаралары белән бирергә омтыла.
Язучының драма әсәрләренә мөрәҗәгать итүе дә очраклы түгел, чөнки халык телен драматургия стилендә бирү өчен уңай шартлар туа. Анда кулланыла торган диалог һәм монолог алымы шул ихтыяҗны үтәүдә уңышлы алымнардан санала.
Эшчеләр сыйныфы мәйданга чыгу белән, җәмгыятьтә зур үзгәрешләр башлана. Бу әдәбиятка яңа эчтәлек алып килә, халыкларның культура үсешенә дә тәэсир итә. Пролетариат теле дигән төшенчә астында нәкъ XX йөздә татар әдәби телендәге үзгәрешләр, әдәби телнең җанлы сөйләмгә якынаю процессы күздә тотыла. Ул социаль сөйләм стильләренең бер тәре булып күз алдына килә.
Г.Коләхметовның төп иҗат юнәлешен матур әдәбият әсәрләре һәм публицистика билгели. Аның «Азат», «Казан мөхбире» газеталарында басылып чыккан «Бөтен халыкка файдалы хәбәрләр», «Хатыннар мәсьәләсе», «Государственный Думага пассивный бойкот ясау», «Эш юктан», «Мөселман егетләре һәм рус кызлары» дигән иҗтимагый-сәяси мәкаләләрендә XX йөз башында формалашкан революцион-публицистик стиль чагыла. Татар хезмәт ияләренең сыйнфый аңын үстерүдә алар зур роль уйнады. Язучы аларда публицистик сөйләмгә хас махсус алымнардан оста файдалана, яңа иҗтимагый-сәяси сүзләр, фразеологик әйтелмәләр, төрле сурәтләү чаралары (күренешләрне чагыштыру, бер-берсе белән параллель кую, контраст мәгънәләр, риторик өндәү һәм сорау алымнары, күчерелмә мәгънәдәге сүзләр) куллануга зур игътибар бирә.
Г.Коләхметовның әдәби әсәрләре дә көчле публицистик пафос белән сугарылган. Аларда заман рухы, чор алып килгән яңалыклар ачык чагыла. Язучы XX йөз башында тарихи вакыйгалар, революцион көрәш мәсьәләләре һәм яңа сыйныфларның тууы турында хәбәр итә, халык массасына шул үзгәрешләрнең асылын ачык итеп халык телендә аңлатып бирә, әдәби телнең киң мөмкинлекләреннән һәм стиль чараларыннан уңышлы файдалана. Аңарда драма теле революцион-демократик публицистика стиле белән тыгыз үрелеп бара. Алар икесе дә шул чорда киң үсеш алалар. Г.Коләхметов иҗатындагы бу яңалык — турыдан-туры заман таләпләренә туры килә торган күренеш. XIX йөздә язылган драма әсәрләрендә публицистик пафос мәгърифәтчелек карашлары белән бәйләнгән булса, XX йөз башындагы әдәби әсәрләрдә инде эш бөтенләй башкача. Анда төп урынны революцион-демократик хәрәкәт мәсьәләләре ала. Г.Коләхметовның «Ике фикер», «Яшь гомер» пьесалары, «Уалган мол» хикәясе — шуның ачык мисалы. Язучы драматургия стилен публицистик яктан үстерде, тел чаралары белән тагы да баетты. Ул иҗтимагый тормышны сурәтләү өчен кинаяле һәм күчерелмә мәгънәдәге алымнарга мөрәҗәгать итә. Бу чаралар тышкы сурәт, әсәрнең бизәге генә түгел, ә эчтәлек белән тыгыз бәйләнгән. Г.Коләхметов алар аша төрле максатларны күздә тота. Тормыш күренешләрен киң полотнода бирү юнәлешендә мондый күчерелмә төшенчәләр символлар белән тыгыз кушылып килә. Алар, публицистик стиль үзенчәлекләре белән баетылып, предметларны чагыштыру, бер-берсенә янәшә китерү юлы белән тормышка ашырыла. Чынбарлыктагы күренешләрне турыдан-туры атамыйча, читләтеп, җәмгыятьтәге яңалыкларны аерым художестволы билгеләр — символлар аша сурәтләү XX йөз башында аеруча зур урын ала. Мәсәлән, «Ике фикер» пьесасында искелек белән яңалык көрәше кинаяле рәвештә Кызыл фикер һәм Кара фикер образлары аша ачыла. Аларны бер-берсенә капма-каршы кую нәтиҗәсендә, Г.Коләхметов җәмгыятьнең иң мөһим проблемаларына кагылып үтә: тарихта шәхеснең роле, сыйныфлар көрәше, тарихның үсешен билгеләүче факторлар, хезмәт ияләренең бердәмлеге мәсьәләсе һ.б.
«Яшь гомер» драмасында «Ике фикер»дәге кебек киң символик сурәтләүләр алынмый, биредә революцион көрәш, социализм турындагы идеяләр гаилә-мәхәббәт, тормыш-көнкүреш мәсьәләләре белән бәйләп алып барыла. Әсәрнең мондый төзелеше фикерне яшерергә, конспирация максатларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Катнашучыларның сөйләмендә төрле стиль үзенчәлекләренең бер-берсе белән тыгыз кушылып баруы нәкъ шуңа хезмәт итә. Гали үзенең бер монологында Зөләйханың кызганыч тормышы, аңа булган саф мәхәббәте турында сөйләп үтә дә, шунда кинәт табигать күренешләренә багышланган бер өзекне укуга күчеп китә. Аннан соң тагын элекке фикерен дәвам иттерә. Мондый күчеш һәм стиль төрлелеге сөйләмнең логик каршылыгына китерми. Мәгънә берлеге төрле стиль үзенчәлекләре белән ярашып килә.
Г.Коләхметов әсәрләрендә диалоглар төрле семантик-стилистик функция башкара. Еш кына сөйләм башта публицистик алымнар белән бирелә дә, соңыннан гади көнкүреш стиленә хас формалар һәм сөйләм үзәнчәлекләре китә. Мәсәлән, Гали һәм Вәли арасындагы диалогны карыйк. Вәли болай эндәшә: И Гали! Син үзеңне, егерменче гасырда торганыңны онытып, егерме беренче, егерме икенче гасырда торамын дип уйладыңмыни?.. Як-ягыңа әйләнеп кара әле: анда гаделсезлек, монда җәбер! Беләм, иптәш, беләм! Үзем гашыйк тотканым булмаса да, авыр хәлеңне күрәм… Әмма вакыт үтте инде («Яшь гомер»).
Г.Коләхметовның үзенә хас язу алымы буларак, мондый җөмләләр төп фикердән читкә китү өчен эшләнә, фикерне яшерү чаралары (стилистик күчешләр, символик сурәтләү алымнары һ.б.) драма әсәрләрендә генә түгел, башка әсәрләрдә дә урын ала. Мәсәлән, «Уалган мол» хикәясендә давыл ана, өермә ата, диңгез, дулкын, таш, болыт сүзләре күчерелмә мәгънәдә алынып, алар аша җәмгыятьтәге зур үзгәрешләр, хаким сыйныфлар белән хезмәт иясе арасындагы кискен көрәш ачык күз алдына килә. Диңгездәге таш койманы аударган көчле ташкын революцион күтәрелеш белән янәшә куела. Г.Коләхметов бу алымнарны максатка ярашлы итеп куллана.
Фикерне яшереп сурәтләүнең төрле юллары бар. Бу традицион алым һәр чорда яңа алымнар белән баетыла. Г.Коләхметовта сөйләмнең логик эзлеклелегенә, фикернең ачыклыгына ирешү, эмоциональлекне үстерү юнәлешендә җөмлә төзелешенә һәм җөмләдәге сүзләр тәртибенә зур йогынты ясый торган интонация чараларының, төрле кабатлаулар, өндәү-сорау, кереш сүзләр һәм аерым ачыклаулар бирелешен еш күзәтергә була. «Һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсә исендә тотарга тиешле» дигән фәнни-публицистик әсәрендә ул бер-берсе белән килешмәүчән пролетариат һәм буржуаз сыйныфлары арасындагы көрәшне сурәтләгәндә, антитеза алымын куллана. Чынбарлыктагы иҗтимагый күренешләрне икегә аерып күрсәтү кайсы якның хаклы булуына төшенергә ярдәм итә һәм кайсы юлны сайлап алырга кирәклекне искәртә. Бу алымны Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов та уңышлы файдаланалар.
XX йөз башы татар әдәби телен төрле стиль чаралары белән баетуга Г.Коләхметов зур өлеш кертә. Монда агитация һәм пропаганда теленең дә күп кенә алымнары сиземләнә. Аерым стилистик алымнар аша иҗтимагый-тарихи вакыйгалар һәм реаль чынбарлык тагын да ачыклана төшә. Г.Коләхметов әсәрләрендәге публицистик стиль үзенчәлекләре шул чорда халыкка мөрәҗәгать итеп язылган жанрлардан, оратор сөйләменнән, иҗтимагый-сәяси лексиканың гомуми үсеш тенденциясеннән аерып каралмаска тиеш. Язучы иҗтимагый төшенчәләрне белдерү өчен халык телендә киң таралган нейтраль сүзләргә, төрле әйтелмәләргә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән: сайлау, эшче, җир, турылык, иптәш, тормыш, ирек, киләчәк, берек, кол богау, иркенлек, көрәш, коллык кебек сүзләр -шуның ачык мисалы! Элек-электән татар телендә урнашып киткән гарәп-фарсы сүзләре дә шул ук функцияне башкаралар, ягъни нейтраль мәгънәдән күчеп, иҗтимагый-сәяси төшенчә белдерүче лексик берәмлекләр булып китәләр: фикердәш, золым, гавам, хакыйкать, хак, җәмәгать, өмет, җәбер, дошман, гаделсезлек, дәүләт һ.б.
XX йөз башында киң үсеш алган иҗтимагый фразеологиянең дә уңышлы үрнәкләре Г.Коләхметов әсәрләрендә күзәтелә. Мәсәлән: җансыз мал, эшче фикере, җәһәннәм капчыгы, гакыллы җан иясе, көчле давыл, социалист Гали, кара болыт, кара халык һ.б.
Публицистик төшенчәгә ия булган интернациональ сүзләр Г.Коләхметов әсәрләре өчен характерлы. Партия, митинг, миллионер, Дума, комитет, капиталист, пролетариат, манифест, интеллигент, министр, полицейский, фабрика, бойкот кебек сүзләр шундыйлардан. Яңа сыйныф вәкилләре — эшчеләр сөйләмендә бу сүзләр киң кулланылышка кереп китә.
Гомумән, Г.Коләхметов әсәрләрендә XX йөз башында яңа шартларда үсеп чыккан һәм формалашып килә торган әдәби тел чагыла. Язучы милли әдәби тел нормаларын ныгытуга зур өлеш кертте. Моны ул чордагы иҗтимагый-сәяси вакыйгалардан аерып карау мөмкин түгел. Революцион-демократик хәрәкәтнең төп асылын аңлату, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне ачык күзаллау өчен ул үзенә хас стиль, язу алымнары белән эш итте. Аның иҗаты җанлы сөйләмне әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрүдә, тел тирәсендә барган катлаулы көрәш мәсьәләләрен ачыклауда зур әһәмияткә ия һәм халык сөйләменең киң байлыгыннан файдалануның ачык үрнәге булып тора.

(Чыганак: Хаков В. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003).

Комментарий язарга


*