ТАТ РУС ENG

Әнисә АЛЕЕВА Галиәсгар Камалның «Истанбул мәктүбләре»ндә жанр хасиятләре


Татар әдәбиятының классик язучысы, татар театрына нигез салучы атаклы драматург Галиәсгар Камал — татар вакытлы матбугатына да нигез салуда, аны үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән әдипләрнең берсе.
1905 ел инкыйлабы алып килгән матбугат иреге аны журналист буларак та таныта. Аның журналистлык эшчәнлеге беренче татар газетасы «Казан мөхбире»ннән башлана, һәм ул 1905 елдан алып гомеренең соңына чаклы вакытлы матбугат белән бәйләнешен өзми, газета редакцияләрендә эшли. Берничә ел дәвамында үзе дә газета-журнал чыгара. Узе сәркатип булып эшләгән «Йолдыз» газетасында аның фельетоннары, ижтимагый-сәяси мәсьәләләргә, халыкара хәлләргә багышланган, әдәби тәнкыйть, театр яңалыклары белән таныштырган актуаль темага язылган күп санлы мәкаләләре басыла, соңрак юлъязмалары да дөнья күрә.
Г.Камалның иҗаты киң диапазонлы. Ул төрле жанрларда иркен эш итә. Жанрлар байлыгы аның күп төрле иҗтимагый-сәяси проблемаларны укучыга җиткерү өчен кулай формалар эзләвен, публицистик иҗатының да киң колачлы булуын чагылдыра. Тормыштагы вакыйга, аның мәгънәсе кайсы формада, жанрда тулырак, камилрәк ачылса, Г.Камал шуңа мөрәҗәгать итә. Аның каләменә сәяхәтнамә жанры да ят түгел. «Йолдыз»да басылган «Истанбул мәктүбләре» дигән юлъязмалары мәгълүм [1]. Бу сәяхәтнамәнең язылуы әдипнең, Казаннан «Йолдыз» газетасы журналисты буларак, Төркиягә (Истанбулга) махсус хәбәрче буларак баруы белән бәйле.
«Истанбул безнең әдәбиятыбыз өчен эзсез шәһәр түгел. Монда татарның беренче прозаигы Муса Акъегетзадә булган. Монда Дәрдемәнд, Шәриф Камал булган. Кайсы урамнарда аларның эзләре калган? Монда Балкан сугышы вакытында «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатыйх Кәрими йөргән. Төркиядәге феодаль тәртипләрне, сәүдәдә алдакчылыкны, авылда наданлыкны, чиновникларда ришвәтчелекне, татар халкына беренче тапкыр Ф.Кәрими ачып биргән, һәм, ниһаять, бирегә 1912 ел азагында „Йолдыз" газетасы мөхәррире сыйфатында Галиәсгар Камал килгән» [2: 59]. Г.Камал Истанбулга ике мәртәбә килә. 1901нче елдагы сәфәрендә ул төрек язучылары, шул исәптән Нәмикъ Кямал белән дә таныша һәм Казанда ачкан «Мәгариф» китап кибетенә бик күп төрек әдәбияты алып кайта, аны халыкка сатуны оештыра (Кара: Г.Камал турында истәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — б. 178).
1912 елның көзендә Балкан бергәлеге илләре (Болгария, Греция, Сербия, Черногория) белән Төркия арасында башланган сугыш вакыйгаларын (Балкан сугышы 1912 елның 9 октябреннән алып 1913 елның маена кадәр дәвам итә) тулырак яктырту максаты белән Г. Камал чит мәмләкәткә сәфәргә китә. Бу турыда газетада игълан да бирелгән: «Мөхәррирләремездән Галиәсгар Камал әфәнде Балкан вакыйгалары хакындагы хәбәрләрне тәхкыйк кылу (өйрәнү, эзләнү) өчен Төркия вә Болгария мәмләкәтләренә сәяхәткә китте» («Йолдыз», 1912, ноябрь, № 909).
Аның максаты әүвәл Болгариягә аннан Истанбулга бару булса да, Варна порты ябык булганлыктан, Одессадан Кара диңгез аша туры Төркиягә китә. Истанбул шәһәренә 1912 елның ноябрь азагында килеп җитә һәм 1913 елның февралендә (авырып китү сәбәпле) Казанга кайта* (* Г.Камал Истанбулда яшәгән чорда Теркиядә бик нык яңгырлар явып, һавалар суык тора. Сугыш хәрәкәтләре алып барган якларнын хәрбиләре да күпләп авырыйлар. Г.Камал да төрекләрнең мичсез-нисез өйләрендә яшәп хәбәрчелек итә. Шунда суык тиеп аның сәламәтлеге какшый, кул-аягы йөрмәс булып параличлана. Әмма шулай да ул эшен туктатмый, профессиональ бурычын үти. Казанга кайткач та әле аңа сәламәтләнеп җиткәнче Иске клиникада озак кына дәваланырга туры килә. Вакытлы матбугат битләрендә бу турыда хәбәрләр басылып тора. Мәсәлән, «Кояш» газетасы «Авыруларыбыз» дигән баш астында Г.Тукай һәм Г.Камалның хастаханәдә ятуларын һәм аларның сәламәтлекләренең торышын хәбәр итә («Кояш», 1913, 3 март).) Сугыш хәлендәге илдән ул «Йолдыз»ның укучылары өчен хәбәрләр, Төркиянең икътисадый, сәяси, мәдәни хәлләрен тасвирлап озын-озын мәкаләләр җибәреп тора. Аларда Төркия халкының шул чордагы тормыш-көнкүреше, сугыш вакыйгалары, хәрбиләрнең һәм гади халыкның сугышка мөнәсәбәте, хөкүмәт даирәләренең эчке һәм тышкы сәясәте, төрле сәяси фиркаләр, аларның хакимиятне кулга төшерү өчен үзара көрәшләре тасвирлана. Истанбул күренешләренә дә урын бирелгән (атлар сугышка алыну сәбәпле шәһәрдә трамвайлар йөрми, әмма тиздән электр белән хәрәкәт итә торган трамвайлар җибәреләчәк, шәһәрне телефонлаштыру бара һ. б.). Истанбулның архитектура үзенчәлекләренә дә игътибар ителгән. Европада иң бай музей дип дәгъва ителгән Гаскәри музейда булуын, андагы экспонатларның күплеген, борынгы кораллар, сугыш киемнәре, солтаннарның зиннәтле итеп ясалган хәнҗәр-кылычларына карап соклануын яза. Мәчетләрнең казармаларга, мәктәпләрнең, югары уку йортларының госпитальләргә әйләндерелүе һәм башкалар турында язып, хатлар рәвешендә «Йолдыз» газетасына җибәреп торган һәм бу хәбәрләр даими рәвештә газета битләрендә урын алганнар. «Истанбул мәктүбләре» көн саен, сәгать саен язылып торган мәкаләләр җыелмасын тәшкил итә. Бу язмалар бер үк вакытта көндәлеккә дә репортажга да охшый. Дөрес, Г.Камал Төркиягә килгән көннәрдә «вакытлы солых» игълан ителгән, әмма Төркия яңадан сугышлар булыр дип, үз гаскәрен дошман һөҗүмнәренә каршы торырлык итеп әзерлек алып бара (корал, азык-төлек туплый). Илдә тулысынча тынычлык урнашып җитмәгән «хәрби хәл» дәвам иткән бер чор була. Г.Камал «Истанбул мәктүбләре»ндә объектив чынбарлыкны реаль детальләрдә тасвирлый.
Әдип Төркиянең төрле даирә кешеләре белән күрешеп, алардан интервьюлар ала. Дәүләт эшлеклеләре белән дә очраша, яшь төрекләр фиркасе «Иттихад вә тәрәкъкый»ның лидере Әнвәр паша янында да була. Эчке эшләр министры рөхсәте белән  Медицина институтын  карап  йөри һәм  госпитальләргә  кереп яралыларның хәлен белешә.
Журналист буларак Г. Камалны җирле газета-журнал редакцияләренең эше дә кызыксындыра. Йосыф Акчура эшли торган «Төрек йорты» журналы идарәсенә дә керә, каләм ияләре, әдипләр белән аралаша.
Чит-ят җиргә килгән теләсә нинди сәях кебек Г.Камал да зур кызыксыну белән тирә-якны күзәтә. Истанбулның бетмәс-төкәнмәс урамнарында көннәр буе җәяү йөрергә туры килә аңа. Истанбул исә бик зур территорияне биләп торучы эре шәһәрләрнең берсе — мигополис. Аның бер өлеше Европада, икенче яртысы Азиядә урнашкан. Шул шәһәрне гизеп, бер урыннан икенче урынга барып язганнары, әлбәттә, сәяхәтнамәне хәтерләтәләр.
Дөньяны һәркем үзенчә күрә, һәркемнең игътибар объекты үзенчә була. Әлбәттә, сәяхәте вакытында Г.Камал да беренче чиратта бары тик үзенә якын мәсьәләләр белән генә кызыксынган, шуларга аеруча игътибар иткән, күргәннәре хакында язган, тәэсирләре белән уртаклашкан. Ике ай дәвамында ул күп төрек эшлеклеләре белән аралаша, матбугат дөньясын күзәтә, Төркиянең әдөби-мәдәни тормышы&nbspnbsp; белән  кызыксына һәм  үзе дә  шул  вакыйгаларга  катнашып  китә. Мәсәлән, 1912 елның 16 декабрендә   төрекләрнең   танылган әдибе, төрек әдәбиятында роман  жанрына  нигез  салучы;  зур философ,  тарих,  география буенча  фәнни  китаплар  авторы,   университет  мөгаллиме  Әхмәд  Мидхәднең (1844-1912) вафатын ишетеп, аны соңгы юлга озату өчен җеназасына бара. Бу хакта Истанбулдан җибәргән «Мәрхүм Әхмәд Мидхәд әфәнде» дигән мәкаләсе «Йолдыз»да басылып та чыга [3]. Мәкаләдә Әхмәд Мидхәд әфәнденең вафат булуы турында мәгълүмат бирә, аны «бөтен ислам галәменең иң зур мөхәррир вә әдипләреннән һәм дә философларыннан» дип югары бәяли. Әхмәд Мидхәднең иҗаты, шәхесе татар халкы тарафыннан хөрмәт ителә, аның үлеме дә халыкны битараф калдырмый, нык тәэсир итә. Бу вакыйга уңаеннан татар матбугатында төрле рухтагы язмалар басылып чыга. Шулар рәтендә Исмәгыйль Габидинең бу югалтудан тетрәнеп язган шигырь юллары да бар:

Аһ тәэссеф, гаип улдың, йә Сүрия парчасы
Гыйльме исламдагы һәр гөлләрнең гөнфәнчәсе.
Тәэсир итте мәдһишанә, рихләтең һәр җирдә
Тетрәтте әсмаи-зәмин һәм гарше-көрси барчасы. («Йолдыз», 1913, 6 гыйнвар)

Ләкин төрек халкы шушы могтәбәр, бөек затның үлеменә битараф калуы, аны соңгы юлга озатырга килгән халыкның бик аз булуы Г.Камалны гаҗәпкә калдыра: «Кызганычка каршы җеназада халык бик аз иде… Әгәр Мидхәд әфәнде шикелле бөек бер зат вафат итсә, башка милләтләр дөньяны кубарырлар, җеназасына ничә вә ничә мең халык җыелыр иде. Төрекләрнең үзләренең мондый иң газиз бер кешеләренә бу рәвешчә илтифатсыз булулары кызгануга лаек …», — дип, мөхтәрәм шәхеснең тиешенчә хөрмәтләнмәвенә көенечен белдереп яза.
Шундый ук фикер белән икенче бер мәгърифәтче әдибебез язмаларында да очрашабыз. Бу чорда Төркиядә «Вакыт» газетасы хәбәрчесе сыйфатында Фатыйх Кәрими дә була. Ул шулай ук үзе ихластан хөрмәт иткән әдипне җирләүдә катнаша. Россия өчен Лев Толстойның роле нинди булса, Төркия өчен Әхмәд Мидхәд шундый иде, ди Ф. Кәрими. Толстой үлгәч, рус җәмгыятенең һәм рус матбугатының бу югалтуга никадәр зур урын биргәнлегенә тукталып, автор төрекләрнең үз мәгърифәтчеләренә аз игътибар итүләренә ачына. Төрек газеталары Әхмәд Мидхәднең үлеме хакында фәкать соңгы биттә 3-4 юллык хәбәр бирү белән чикләнделәр, ди. Күмү процессында нибары 200-300 кеше катнаша. Ф. Кәриминең «Кемне күмәсез?» дигән соравына бер шәкерт, хәтта, «белмим» дип җавап биргән [4: 153].
Театр белән «җенләнгән», шактый гына драма әсәрләре, комедияләр язган Г.Камал, әлбәттә, шул гомер Истанбулда яшәп төрек театрын тамаша кыласы килә. Әмма, аның бу теләге никадәр зур булса да үтәлми кала, чөнки сугыш ул вакытта Истанбулның ындыры артында гына — Чаталҗада гына булганлыктан, халыкның рухы бик төшенке, театрлар эшләми, спектакльләр бер дә куелмый. Театр уенын күрү мөмкинлеге булмагач, сәяхәтчебез аларда уйнала торган әсәрләрне булса да карап чыгу уе белән китап базарында булган драма әсәрләрен һәммәсен дә җыеп сатып алып кайта. Казанга кайткач шуларның берсен — Мольерның төрекчәгә тәрҗемә ителгән «Саран» пьесасын татарчага да тәрҗемә итә.
«Истанбул мөктүбләре» — юлъязма, сәяхәтнамә жанрына караган әсәр. Анда шулай ук көндәлек, хат, публицистик очерк жанрына хас үзенчәлекләр дә бар. Боларның барсына да уртак сыйфат — авторның үз күзе белән күргәннәрне тасвирлап, сөйләп чыгу хас. Публицистик як бик көчле, чөнки гомумиләштерелгән фикер әйтү өчен публицистик юл — иң отышлысы. Сәяхәтнамәләрдә дә публицистикага якынлыкны күрсәтеп торган, ягъни фикер йөртү алымнарына хас сыйфатлар, хикәяләү манерасында язылу, тормыштагы хәлләрне бәяләү, мәгълүмат бирү, нәтиҗәләр ясау өстенлек итә.
Әсәрнең композициясе дә ирекле оештырылган. Сюжетны төзегән вакыйгалар юлдагы очрашулардан, очраклы сөйләшүләрдән, танышулардан гыйбарәт. Вакыйгаларның көн саен яңарып торуы, тасвирлауның мәгълүматларга бай булуы шулай ук жанрның үзенчәлеген тәшкил итә. «Истанбул мәктүбләре»ндәге аңлатма-бәяләмә рәвешендәге өзекләр, сөйләмнең хикәяләү, тасвирлау кебек төрләре белән чиратлаштырыла. Бу — шулай ук публицистик стильдә язылган сәяхәтнамә жанрына хас алымнар. Әйтеп үтелгәнчә, сәяхәтнамә сыйфатлау, хөкем йөртү, төрле вакыйгаларны, күренешләрне хикәяләүне үз эченә ала. Сөйләм беренче заттан алып барыла. Социаль статусы, эше-гамәле белән автор — фикер иясе, әдип, журналист. Шуңа да ул һәрнәрсәгә игътибарлы, искиткеч күзәтүчән кеше буларак гәүдәләнә.
«Истанбул мәктүбләре» дигән бу сәфәрнамә текстларының гомуми күләме ике басма табактан артыграк булып, 12 бүлекчәдән гыйбарәт. Кайберләренә автор өстәмә исемнәр дә куйган. I нче бүлекне ул «Истанбул юлыннан», XI нче бүлекне «Төркиядә зур үзгәреш», XII нче бүлекне «Соңгы көн хатирәләре» дип атаган. Аерым бүлекләрнең кыскача эчтәлеген күзәтик.
Беренче бүлектә автор сәфәргә чыгуын тасвирлап, укучыларны географик пландагы мәгълүматлар белән тәфсилле рәвештә таныштыра. «Истанбул юлынннан» дип исемләнгән бу мәкалә сәяхәтченең Казаннан чыгып, поезд белән Мәскәүгә килеп җиткәч язган беренче хаты: «… Поезд озын иде. Ләкин шунда ике генә татар булды. Башкалары руслар иде. Шуннан чыгып, татарлар хәрәкәтсез ята дияргә була. Тимер юл күперен Идел аша чыкканда күрергә бик теләсәм дә күреп булмады, чөнки караңгы төшкән иде инде. … Москвада төенчек күтәреп сату итеп йөргән берничә мишәрдән башка татарны күрмәдем. Биредә фәкать рус хәяты», — дип Г.Камал Россиядәге татарларны актив эш күрмәүдә гаепләсә дә, Төркиядә яшәүче татарларга мөнәсәбәтле фикерләре бик кызыклы, әйтергә кирәк, капма-каршысы: «Монда килгәннән соң бер нәрсә дикъкатемне җәлеп итте. Мин моңа кадәр үземезнең татарларымызны артта калган, эшкә яраксыз кешеләр дип хисаплап йөри идем. Эш алай түгел икән. Төркиядә татарларның катышы булмаган һичбер даирә юктыр. Истанбулда иң яхшы хатиб (вәгазьче) саналган кеше татардыр. Газета идарәләрендә яхшы язучы саналган мөхәррирләр — татарлардыр, Төркиянең әркяне хәрб (хәрби штаб) әгъзалары арасында да бер татар бар. Төркиянең урта мәктәпләренең һәрберсендә кимендә бер татар мөгаллиме бар. Моннан башка даирәләрдә дә эш башында булган татарларны күрергә мөмкин. Татарлар монда, гомумән, тырышлыклары вә эш күрә белүчәнлекләре белән мәшһүрләрдер. Мәсәлән, бу көндә малия вәзире (финанс министры) Габдрахман паша, Зарбханәнең (Монетный двор) мөдире Габдрахман бәк тә татар. Шуларны күргәч, әгәр дә тырышсалар, безнең татарларның да кулларыннан эш киләчәк икән дигән фикерләр башыма килде», — дип, милләтнең киләчәге өметле дигән нәтиҗәләр ясый.
Икенче бүлектә автор Одессага аннан параход белән Истанбулга килеп җитүен тасвирлый. Кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белүчән, актив табигатьле Г.Камал тиз арада үзен кызыксындырган информацияне дә ала, юлдашлар, дуслар да таба. Одессада чыга торган газета-журнал мөхәррирләре, Төркия консулы Гатуф бәк, пароходта капитан ярдәмчесе белән әңгәмәләр корып, Истанбул һәм Болгария хакындагы хәбәрләрне, андагы хәлләрне сораша, белешә.
Төркия ярларына барып пароход туктап җиткәнче үк җирле халыкның рухый халәтенә игътибар итеп беренче тәэсирләрен яза: «Рихтемдә (порт) халыкның күплеген һич сөйләп бетерү мөмкин түгел. Халык тәмам дәрья шикелле дулкынлана, кырмыска кебек кайный иде. Халыкның һичберсенең йөзендә кайгы галәмәте юк, һәркайсы шат. Күптән түгел, моннан егерме көннәр мөкаддәм, бу тирәләрдә дәһшәтле сугышлар булгандыр дип уйларлык та түгел, һәркайсы яхшы, тәмиз (чиста, пөхтә) киенгәннәр гүя ки бәйрәм итәләр … Тышкы яктан караганда Истанбулда үзгәрешләр күп. Шәһәрнең заһири (тышкы) күренеше миндә начар тәэсир калдырмады».
Әлбәттә, газета мөхбиренең төп бурычы, беренче эше — хәбәр (информация) җыю мәсьләсе. Әмма Истанбулда комендант сәгате булганлыктан кичләрен чыгып йөрү мөмкин булмаган. Шуңа да карамастан, Г.Камал, бер генә минутын да бушка үткәрмичә, көндезләрен шәһәр буенча йөри, төрле даирәдәге кешеләр белән очраша, сөйләшә. Көннәр буе җәяү йөри. Бер генә үзгәрешне, бер генә вакыйганы да күз угыннан ычкындырмаска тырыша.
Истанбулның югары уку йортларында укулар тукталган, алар барысы да хастаханәгә әйләндерелгәннәр. Зур мәчетләрдән Айя Суфия, Солтан Әхмәд, Баязид, Солтан Фатыйх кебек җамигьларның һәркайсына гаскәрләр урнаштырылган. Г.Камал турыдан-туры сугыш мәйданына — Чаталҗага барырга, ул җирләрне үз күзләре белән күрергә теләсә дә, анда һичкемне җибәрмиләр. Моңарчы анда булган газета хәбәрчеләрен барысын да Истанбулга кайтарганнар. Алар да сугыш хакындагы хәбәрләрне Истанбулдан торып кына язалар икән. Бу ситуациядә дә Г.Камал югалып калмый, кирәкле мәгълүматлар туплау өчен сугыш хәрәкәтләрендә үзе катнашкан кешеләр — солдатлар, яралылар белән күрешү, сөйләшү нияте белән рөхсәт алып хастаханәләргә керә. Яралыларга ярдәм күрсәтү максатыннан «Һилал әхмәр»дә («Кызыл ай») хезмәт итү өчен Петербургтан милләттәшләребез Кәбир Бәкеров, Фатыйх Рәхимов, Шәриф Әхмәтҗановның Истанбулга килүләреннән хәбәрдар булган язучы университет хастаханәсеннән анарны эзләп таба. Дусларының ярдәме белән Г.Камал үзләре сугыш вакыйгалары эчендә булган яралылардан андагы хәлләрне сораштыра, фикерләрен белешә һәм ишеткәннәрен үзенчә анализлап, сугыш картиналарын сурәтләп күрсәтә. Мәсәлән: «Чаталҗа сугышында төрекләр болгарларны бик нык җиңгәннәр, хәтта, сөйләүләргә караганда, бу сугышта болгарлардан илле меңгә кадәр кеше һәлак булган имеш».
Өченче бүлек тә сугыш хәлләрен тасвирлауга багышланган. Ак диңгездә (Урта диңгез) Төркия диңгез флоты Грециянең иң шәп, тиз йөрешле «Аваров» исемле сугыш корабларын сафтан чыгаруы, бер миноносецларын кулга төшерүләре хәбәре төрекләрнең җиңүгә ышанычларын арттыра. Гаскәрләрдә дә, халыкта да патриотизм хисләре көчле. Тизрәк дошманны җиңү өчен сугышырга әзер торулары күренә, югары даирәләр солых тарафдары булсалар да, ди. Чөнки төрекләр бу көнгә кадәр җиңелүгә өйрәнмәгәннәр дип үз фикерен дә белдереп куя.
Төркиягө интернациональ ярдәм итү өчен башка илләрдән дә үз теләкләре белән килгән кешеләр күп икәнен, яралылар арасында да христианнар, бигрәк тә әрмәннәр күплеген яза. Россиядән (Кырымнан һәм башка өлкәләрдән) килгән кешеләрдән өч йөз чамасы яралы бар икән. Шулардан берсе — Мәскәүдә Гали тиҗарәт мәктәбендә (Сәүдә институты) укыган Гариф әфәнде Кәримов белән әңгәмәсен язып үтә. Ул берничә тапкыр сугышларда катнашып сул кулын җәрәхәтләгән, хәзерге көндә сәламәтләнеп килә, ди. Гомумән, хастаханәдә авыруларны караучы табиб, фельдшерлар һәм хаста багучылар Германия, Австрия, Румыниядән килгән кешеләр шактый. Англияле, мисырлы, Русия эченнән килгән татарлар, хәтта болгарияле (мөселман) докторлар да булуын, һиндстаннан алты мөселман доктор, ун медицина факультеты студенты, дүрт хаста багучы килүен яза. һиндлеләр инглизчә һәм гарәпчә яхшы беләләр, ләкин төрекчә берни дә аңламыйлар, дип ачыклык кертә, хәбәрдарлыгын күрсәтә.
Дүртенче бүлектә Төркиядәге төрле партияләр арасындагы килеш-мәүчөнлек, үзара көрәш турындагы сүз бара. Г.Камал биредә үзен сәяси мәсьәләләргә карата аналитик фикер йөртүче журналист буларак күрсәтә:
«Истанбулда тиздән тынычлыклар булу ихтималы юктыр. Чөнки солых булмаса — ул вакытта бик нык сугышлар, солых булса, мондагы фиркаләр арасында бик зур көрәшләр башланачактыр. Хәзерге көндә төрекләр арасында өч партия бар. Боларның берсе хәзерге көндә эш башында булган „Ихтиляф" фиркасе, икенчесе „Иттихад вә тәрәкъкый" һәм яңа бер фирка оешып килә. Аның башында элек „Иттихад вә тәрәкъкый" әгъзасы булып та, аннан куылгач, «Тәгьзыймат» гәзите мөхәррире булган Лотфый Фикри исемле зат, ул адәм хөррият тарафдары имеш. Ул кешене күрсәм дә, аның партиясенең програмы нидән гыйбарәт икәнен тулысынча аңлый алмадым», — дип яза.
Бишенче бүлектә автор Истанбулның гыйльми һәм мәдәни тормышы белән танышуы турында сөйли. Бер көнне ул эчке эшләр министырлыгыннан рөхсәт алып Тыйббия мәктәбен (Медицина институтын) карап йөри. Биредә аны шунда белем алучы русияле студент Сибгатулла әфәнде озатып йөри. Анда күргәннәрен менә ничек тасвирлый Г.Камал: «Мәктәп мәрмәр таштан дүртпочмаклы итеп салынган гаять гүзәл зур бер йортта урнашкан. Аның тышкы архитектурасы гына түгел эчке тәртипләре җәһәтеннән дә бик гүзәлдер. Мәктәпне мондый яхшы дәрәҗәгә ирештерү өчен Төркйядә генә түгел, бәлки Аурупада исеме танылган мәшһүр хирург Җәмил паша бик күп иҗтиһадлар (тырышлык) сарыф иткән.
Операция заллары бик матур, китапханәсе дә бай. Мәктәп янында ботаника бакчасы бар. Оранжерия эченә кергәч һәр тарафтан хөрмә һәм пальма агачларының яфраклары башка тиеп торалар. Мәктәп каршында гына клиника салынган, ике йөз авыруны сыйдырырлык. Янәшәдә генә клиниканы зурайту өчен яңа бер бина салына башланган. Мондагы биналарны күреп инсан хәйранга кала. Чөнки һәрбер бина мәрмәр яки гранит таштан салыналар. Бу таш Истанбулда шулкадәр очсыз бер нәрсәдер ки, гадәти бер өйнең бәдрәфләренең идәннәренә кадәр мәрмәрдән ясалмыш», дип чит мәмләкәт халкының көнкүрештә (төзелештә) файдалана торган табигый байлыклар аркылы җирле колоритны тудыра, мәһабәт, гүзәл архитектурасын сурәтли. Укучыга фикер йөртергә, уйланырга, чагыштырулар ясарга мөмкинлекләр ачыла».
Г.Камал биредә искиткеч актив тормыш белән яши, күпне күрергә, белергә омтыла. Турыдан-туры үзенең Вазыйфасына кермәсә дә, мәсәлән, «Русияле таләбә (студентлар) җәмгыяте» җыелышында катнаша. «Чакырганнар иде», — ди. Җәмгыятьнең шул вакытта 150 ләп әгъзасы булуын, уку залларында Россиядә чыккан газета-журналлар белән танышырга мөмкинлек булуы турында яза. Шул ук көнне ул Айя Суфия мәйданындагы Гаскәри музейны тамаша итә. Музейның мөдире Мохтар паша аңа рөхсәт язуы һәм таныштырып йөрү өчен махсус бер офицерны гид итеп билгели. «Көндезге сәгать 12 дән башлап кояш баеганчы (музей ябылганчы) карап йөрсәк тә, андагы байлыкны карап бетерә алмадым», — ди ул, музейның байлыгына, коралларның күплегенә гаҗәпләнеп: «Мондагы экспонатлар бик борынгыдан башлап тупланган, кораллар һәм сугыш киемнәре, байраклар, солтаннарның асылташлар белән бизәлгән кылычлары бик күп. Безнеңчә гөрзи дип атала торган бер чукмар бар, һичшиксез, пот ярым авырлыктадыр. Гөрзине бер кул белән түгел, ике кул белән дә көчкә генә күтәрдем. Ул гөрзи илә сугышка китү өчен кешенең мотлакан Сәетбаттал булуы ләземдер», — ди.
Язучыны гаҗәпкә калдырган тагын бер экспонат — гаскәри барабаннар. «Барабаннар дигәч тә, болар гади бер барабан дип фараз ителмәсен. Болар гакыл ирешмәслек дәрәҗәдә зурлар. Бу барабаннарның эченә утыз чиләк су койсаң да тулып җитмәс. Тупларга килсәк, янә дә хәйран калырлык. Дөньяда инсанны үтерү өчен шул кадәр корал ясалган булуына гакыл ирешмәс, — дип, шаккатып яза автор, һәм — Төрекләр үзләре бу Гаскәри музейның Европада сирәк икәнен дәгъва итәләр, чынлап та, моңа ышанмаска мөмкин түгел» дигән нәтиҗәгә килә. Шул тирәдә генә урнашкан тагын бер музейның экспонатларын тамаша итәргә теләсә дә, Г.Камалга аны күрү насыйп булмый. «Төркиянең иң кыйммәтле нәрсәләре (асылташлар, алтын әйберләр) Хәзинәи хазәдә саклана икән. Монда керү өчен я падишаһтан махсус рөхсәт, яки бер зур протекция кирәк икән. Мин монда керү өчен дә юл тапкан идем, ләкин хәзергә кереп булмады. Чөнки сугыш заманында болгарлар Истанбулга якынлашканлыктан, мондагы байлык алар кулына төшмәсен дип куркып, әйберләрне җыйганнар, яшергәннәр. Иншалла, тынычлыклар килсә, килеп күрермен», — дип яза.
Икенче бер милләттәшебез, анда ниләр сакланганлыгын үз күзләре белән күреп, түбәндәгечә тасвирлый: «Айя Суфиядән чыккач … солтаннарга бүләк итеп китерелгән алтын әйберләр залына барып кердек. Бөтен дөньяның алтыны шушында килеп тулган икән диярсең. Гигант шәмдәлгә охшаган утыз килограмлы бер озын савыт та бар хәтта. Сугыш кораллары, солтан һәм солтан хатыннарының кием-салымы, көмеш, зөбәрҗәт белән бизәлгән әйберләр, кухня-ашханәләрендәге савыт-сабалар турында язып тормыйм. Тик шуны гына әйтәм: барысы да күз явыңны алырлык, акылыңны хәйран итәрлек матур манзара» [5: 142].
Алтынчы бүлектә Төркиянең яңадан сугышка әзерләнүе, Яшь төрекләр («Иттихад вә тәрәкъкый») фиркасенең дә сугыш тарафдары булуы хакында сөйләнелә. Төркиянең дә Болгариянең дә солых мәсьәләсе тирәсендәге сәясәте (Әдернә шәһәрен һәм Ак диңгездәге атауларны Болгария Төркиядән тартып алмакчы булуы) хәбәр ителә. Хөкүмәт тарафыннан илнең икътисадын, мәгарифен, гомумән, халык хуҗалыгын үстерү өлкәсендә яңа проектлар кабул ителүен һәм шуларны тормышка ашыруның барышын тасвирлап түбәндәге пунктларны күрсәтә:
1. Хөррият игълан ителгәннән соң төрекләр уку-укыту эшләрен үзгәртеп коруга тотынганнар, һәр җирдә яңа программаларга нигезләнеп мәктәпләр ачканнар.
Г.Камал, алар белән дә танышасы килеп, Хәйдәр паша салдырган бер мәктәпкә дә бара. Әмма сугыш вакыты булу сәбәпле анда укулар туктап торган чак була.
2. Уку эшләреннән кала төрекләрнең иң әһәмият биргән нәрсәләре — илнең хәрби потенциалын көчәйтү, сугыш корабларын күбәйтү, хәрби флотны куәтләндерү.
Сөйләүләренә караганда, Төркиянең йөз уннан артык йөк һәм юлчы пароходлары бар икән, дип укучы өчен мәгълүмат та биреп үтә.
Шәһәрләрне төзекләндерү, яңарту буенча фронталь эш алып барыла.
Истанбулның тар урамнарын мөмкин кадәр киңәйтү максаты куелган, бу бик кыйммәткә төшереп эшләнә (Мәсәлән, ике рәтле трамвай юлы салырга комачаулаган кечкенә генә өч йортны күчергән өчен 45 мең лира түләнгән). Канализация юллары тәртипкә китерелә, юлларга ташлар түшәлә, тратуарларга асфальт җәелә. Урамнарда ат вагоннары йөрмәячәк, чөнки Истанбулның һәр җирендә бик ашыгып электр трамвайлары өчен юллар эшләп яталар, дип шәһәр күренешләрен, үзгәрешләрне тасвирлый.
3.    Авыл хуҗалыгын аякка бастыру, игенчелек эшен алга җибәрү өчен дә бик тырышалар. Бигрәк тә Анатолия өлкәсендә уңдырышлы җирләрдә читтән килгән кешеләргә дә эшләргә мөмкинлек тудырылачак, җир биреләчәк, әмма аның мөселман булуы шарт икән.  Анатолия тимер юлы тирәсенә читтән килүче мөһаҗирләрдән ике йөз тирәсе авыл барлыкка килгән. Күбесе Кырымнан күчеп килгән татарлар.
4.    Һәр   җирдә   телефон    үткәрелә.    Хөкүмәт   даирәләрендә,    полиция идарәләрендә,   офисларда,   кунакханәләрдә,   зур  сәүдә  йортларында  телефон элемтәсе булдырылган.
Шунда ук халыкның тормыш-көнкүрешенә, социаль яшәешенә туктала, төрекләрнең тыныч тормыштагы яшәү рәвешенә, психологиясенә объектив һәм тәнкыйди бәя бирә: «Төрекләр үзләре, гомумән, рәхәтне яратучы халыклардыр. Анлар күбрәк каһвәханөләрдә иртәдән кичкә кадәр сәясәттән, вакыйгалардан вә башкалардан бәхәс итеп утыруны башка бер төрле эш яки хезмәт илә мәшгуль булудан артыграк яраталар. Истанбулның бетмәс-төкәнмәс хәтсез каһвәханәләре көндезләрен дә халык илә тулы була. Кичкә кергәч, кешегә кереп утырырга да урын булмый. Мичсез салкын өйләрендә туңып-калтырап утырудан каһвәханәләрдә җылынып утыруны бунлар, табигый, артык күрәләр. Өйләренә фәкать ятып йокларга гына кайталар. Арттыру булмасын, кичләрдә ирләрнең уннан берсе дә өйләрендә утырмыйлар имеш. Буйларны күргән адәм бу тирәләрдә күптән түгел сугышлар булгандыр, шәһәрдән егерме биш чакрым җирдә дошман гаскәре бардыр дип уйларлык та түгел …».
Җиденче бүлектә газеталардагы каршылыклы хәбәрләр басылуы, Төркия хөкүмәтенең тиз үзгәрүчән, тотрыксыз сәясәт алып баруы, Чаталҗада һәр ике як гаскәрләренең дә яңадан сугыш ачарга әзер торулары сурәтләнә.
Сигезенче бүлектә Төркия белән Балкан хөкүмәтләре арасында яңадан сугыш башлану ихтималы зур булуы хакында языла. Чөнки Балкан хөкүмәтләре Төркиягә ультиматум куеп Әдернәне һәм Ак диңгездәге атауларны, һичбер шартлар куеп тормыйча, үзләренә алырга телиләр. Ә төрекләр исә мондый шарт белән солых төзүне үзләре өчен хурлык саныйлар. Хөкүмәт даирәләре ризалык күрсәтсәләр дә «Иттихад …»чылар, гаскәриләр кебек үк, сугыш тарафдары булдылар, халык та аларны яклый. Төрекләр актык сулышларынача көрәшергә әзерләр. Дошманны җиңү теләге көннән-көн көчәя, кыза бара дип, автор халыкта сугышчан рух, патриотик хисләрнең сүнмәве турында сөйли.
Тугызынчы бүлектә шулай ук солых мәсьәләсенең һаман хәл ителмәве, һаваларның бозылуы хакында языла. «Төньяктан каты давыллы җилләр исә, шуңа күрә берничә көннәр инде Истанбул бугазыннан юлчыларны йөртүче пароходлар да диңгезгә чыкмыйлар. Әмма хәрби кораблар һәрчак уяу. Томаннан файдаланып „Мәҗидия" крейсеры Шира атавына кадәр барып Грециянең „Македония" исемле бер крейсерын батырган һәм андагы күмер деполарын тупка тоткан хәбәре төрекләрнең рухларын күтәрә. Яңадан сугыш башлар өчен туктаусыз әзерлек алып барыла. Әдернәдән килгән телеграммаларда төрекләр үзләренең җиңәчәклеренә тәмам ышанулары, азык-төлек һәм сугыш коралларына ихтыяҗлары юк икәнлеге күренә …» дип Камал илдәге көндәлек хәлләрдән хәбәрдарлыгын белдерә.
Унынчы бүлектә автор халыкның көндәлек тормышын объектив бәяләп, төрле катлам кешеләренең уй-фикерләрен, теләк-омтылышларын нечкә тоемлап болай яза: «Сугыш вакытлыча туктап торса да, Истанбул гади күренешкә кереп бара. Халык тыныч тормыш мәшәкатьләре белән яши, тукталып торган сәүдә эшләре торгызыла. Әмма сугыш алып барган илләр арасында солых мәсьәләсе һаман хәл ителмәгән, бәхәс бара. Алай гына да түгел, бу проблема башка империалистик илләрне дә битараф калдырмый. Шул исәптән Россиянең дә бу мәсьәләгә килеп катнашуы һәм: «Болгариягә Әдернәне бирмәсәгез, җитди эшкә керешәчәкбез» дип белдерүе, Антантаның (Россия, Англия, Франция) Россиянең бу хәрәкәтенә риза булуы халыкара хәлне тагын да катлауландыра, Төркияне хәвефкә төшерә, каушата. Әгәр без сугышны дәвам итеп, җиңелә калсак, бездән тагын да күбрәкне таләп итәрләр, «Иттифакы мөсәлләс» тә (Германия, Австро-Венгрия, Италия) безне якламаячаклар. Алты зур дәүләт каршы булганда яңадан сугышны дәвам итү безнең файдага булмаячак, дип хөкүмәт катгый карарга килә алмый, икеләнә. Шуннан «Милли мәҗлес» җыелып солых турында сөйләшү үткәрелә. Нәтиҗәдә, тәкъдим ителгән Нотага* (* Нота — бер ил хөкүмәтенең икенче ил хөкүмәтенә әһәмиятле мәсьәлә буенча язма рәвештә җибәргән рәсми дипломатик мөрәҗәгате.) күнәргә, Әдернәне һәм атауларны Болгариягә биреп килешү төзергә дигән карарга киләләр. Әмма төрек халкы моның белән риза түгелләр. «Иттифак вә тәрәкъкый» фиркасе тарафдарлары да сугышсыз бирелүне түгел, бары тик көрәшеп җиңүне телиләр. Алар хөкүмәтнең күп эшләреннән канәгать түгеллекләрен сиздереп торалар.
«Төркиядә зур үзгәреш» дип исемләнгән унберенче бүлектә илнең эчке сәяси хәле, хөкүмәт алышыну вакыйгалары сурәтләнә. Алдан әзерләнгән план буенча Әнвәр бәк җитәкчелегендә «Иттифак вә тәрәкъкый» партиясе бернинди көрәшсез, кан коюсыз, хөкүмәт белән идарәне үз кулларына ала. Министрлар кабинетын алыштыра. Халык бу үзгәрешне хуплап каршылый. Г.Камал үзе дә бу вакыйгаларның шаһиты була. Әнвәр бәкнең якын фикердәшләре, көрәштәшләре белән аралаша, проблеманы аңларга тели, җентекли. Ишеткәннәрен түбәндәгечә тасвирлый: «Төрек милләте Кырык Көлисә сугышында җиңелүдән соң гамәлдәге хөкүмәт ияләренең эшеннән канәгать түгел иделәр. „Иттихад вә тәрәкъкый" фиркасе әгъзалары да Кәмал паша кабинетын идарәдән читләштерү өчен зур тырышлык куйдылар. Алдан план корып, һичбер каршылыксыз Әнвәр бөк берничә министр белән Бабыгалигә (Министлар кабинеты) үтеп керә. Кәмал паша җитәкчелегендәге 12 кешелек комиссия һәм Австрия илчесе солых договорына кул куярга әзерләнгән момент була бу һәм алар һич бер каршылык күрсәтеп өлгерә алмыйлар. Әнвәр бәк килешү кәгазен кулларыннан алып ертып ташлый. Үзләренә эштән азат итүне сорап гариза язарга әмер бирә. Хөкүмәт әгъзалары каушап калалар һәм тиз арада гаризаларын язып бирәләр». Бу хәбәрне ишетеп Мәйданга җыелган халык тантана итә. Ул арада «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе тәнбиһнамәләр (прокламация) тараталар, эчтәлеге түбәндәгечә:
«… Төркиянең җиңелүендә хөкүмәт, әүвәл Мохтар паша, аннан соң Кәмал паша кабинетлары гаепле. Чөнки алар тышкы дошманнар белән көрәшү урынына ил эчендәге үзләренә каршы булган фиркаләрнең әгъзаларын тоткын итү, эзәрлекләү белән генә шөгыльләнделәр. Габделхәмид заманындагы шикелле шымчыларны вөҗүдкә китерделәр. Сугыш мәйданында кулыннан бер эш килми торган командирлар куйдылар. Чаталҗа сугышында без галиб булган (җиңгән) булсак та, анлар аңа карамыйча, вакытлы килешү ясап, солых төзү өчен Лондонга вәкилләр күндерделәр. Лондонда булган мәҗлесләрдә дә безнең вәкилләребез йомшаклык күрсәттеләр. Шул сәбәптән безнең дошманнарыбызның күңелләре үсеп, бездән күп нәрсә сорый башладылар. Кәмал паша кабинеты да моңа ризалык күрсәтте. Әгәр дә без бераз сабыр иткән булсак, безнең Әдернә дә, атауларыбыз да кулдан киткән булачак иде. Без моңа сабыр итә алмадык. Шуның өчен һәрбер бәлане күз алдыбызга алып мәйданга чыктык».
Халык моның белән килешә, чөнки гамәлдәге вәзирләр кабинетыннан ризасызлык зур була. Халык та, гаскәрләр дә бердәм рәвештә Әнвәр бәкне яклап, Әдернә һәм атауларны дошманга бирмәскә, кирәк булса сугышырга әзер икәнлекләрен белдерәләр.
Уникенче бүлек «Соңгы көн хатирәләре» дип исемләнгән. «Йолдыз» газетасы мөхбире Г.Камалның Казанга кайтыр алдыннан Истанбулдан язган соңгы язмалары бу. Дөресрәге, ул аны юлда язган булырга охшый: «Миңа Истанбулдан сугыш башланыр көндә генә чыгып китәргә туры килде. Безнең пароходымыз кузгалып киткәндә сугыш башланырга сигез сәгать кенә калган иде», — ди автор. Җәмгыять тормышындагы үзгәрешләргә үтә сизгер язучы, бу очракта сәясәт барометры булып әверелгән журналист, төрекләрнең җиңүгә ышанычын, сугышчан рухый халәттә икәнлеген төгәл әйтеп биргән.
Төрекләр яңадан сугышны дәвам итәргә гамәли яктан да, рухлары белән дә әзерләр. Соңгы көннәрдә алар тәмам сугыш тарафдары булып әверелделәр, солых турында берәү дә телгә алмый. Җиңәчәкләренә ышаналар. Патриотик хис белән яшиләр. Ватаннарын яклап арысландай көч һәм гайрәт белән ахыр сулышларына кадәр сугышырга әзер торалар. Соңгы инкыйлабтан соң патриотизм, милләтпәрвәрлек хисләре тагын да көчәя. Сугышта җиңү, милләтнең мохтаҗ урыннарына сарыф итү өчен халыктан иганәләр җыялар. Яңа кабинет эш башына килгәч, иганәләрнең микъдары ике өлеш артты, чөнки сугыш акчасыз була торган нәрсә түгел, дип тәмамлана «Истанбул мәктүбләре».
Шул рәвешле Г.Камал теләсә нинди сугышның да гади халык җилкәсенә төшүен, һәлакәт, мәгънәсез үлемнәргә илтүен, исәннәргә дә матди кыенлыклар китерүен бик яхшы аңлый.
Юлъязмалар жанрына караган бу юл очеркларын язуның максаты, әлбәттә, Балкан сугышы чорында Төркиядәге тормыш, сугыш вакыйгалары, халыкның шул сугышка мөнәсәбәте, патриотик хисләрен тасвирлау. Сәяхәтнамәләр жанрының бүтән әдәби төрдән аермасы шунда — автор язмаларында махсус, алдан уйланылган фикерләр үткәрми, бары көндәлек тормыштагы вакыйгалар турында яза һәм шуларнын кайберләренә үзенең карашын, мөнәсәбәтен белдереп бәя бирә.
«Истанбул мәктүбләре»ндә сюжет көннән-көнгә үзгәреп торган вакыйга-хәлләрне эзлекле рәвештә хикәяләүгә корылган. Ләкин моннан чыгып, ике айлык вакыт аралыгында булып үткән вакыйгалар гына сурәтләнгән икән дигән фикер урнашып калмаска тиеш. Әсәрдә без XX гасыр башында Төркиядәге үзгәрешләр белән бергә Европа илләре тормышының тарихи, сәяси һәм башка күп яклары белән очрашабыз.
Сәяхәтнамәләргә   хас   булганча,   әсәрнең   композицион   төзелеше   ирекле оешкан, әмма эчке хронологик тәртипкә буыйсындырылган. һәр бүлек арасында эчке диалектик үзара бәйләнеш бар. Төрле вакыйгалар төп ике момент тирәсендә бер үзәккә берләштерелә: Төркиянең сугыш белән бәйләнешле хәрби хәле һәм сәяси тормышына мөнәсәбәтле хәлләр. Әмма кайчак киңрәк планда — Төркия белән бәйләп башка илләр тарихына кагылышлы вакыйгалар да тасвирлана. Мәсәлән, III бүлектә Г.Камал Приштинәдән (күпчелек халкы албаннардан торган Косово өлкәсенең башкаласы) кайткан төрек солдаты (университет студенты) белән күрешеп аңардан интервью алуы турында яза. Бу әфәнде кайтышлый Салоникта да булган дип, аның сөйләгәннәреннән түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Приштинәне һичбер сугышмыйча бирделәр,  чөнки анда Төркиянең гаскәре фәкать ун мең кешедән гыйбарәт иде. Туплар да юк иде. Әгәр дә Сербиянең 40 мең гаскәренә  каршы сугышып  маташкан  булсалар, зур ахмаклык эшләгән булырлар   иде.   Ләкин   арнаутлар   (албаннар) -  искиткеч  дәрәҗәдә   сугышчан адәмнәрдер.  Аларның уналты  яшьтән  башлап  алтмыш  яшькә  кадәр булган һәркайсы — гаскәриләрдер. Албаннар җирендә эш күрү серблар өчен бик авыр булды. Алар монда үзләренең ничә вә ничә мең гаскәрләрен югалттылар. Албан җиренә никадәр серб гаскәриләре керде исә, һәммәсе шунда батты, һич сәламәт кайтмады. Серблар албаннар җирендә үзләренең бик күп тупларын югалттылар. Ул заманнарда ул тирәләрдә якынча бер аршын калынлыгында кар яуган иде. Серблар  үзләренең  тупларын  кире  өстерәп   чыгара  алмадылар.   Сербларның албаннарга дошманлыклары хәзерге көндә хәдцин ашты. Үзләре басып алган җирләрдә алар бер гаепсез албаннарга каршы зур инсаниятсезлек күрсәттеләр. Яшьме,   картмы,   зурмы,   кечкенәме,   баламы,   ирме,   хатынмы  —  һичберсен тикшермичә масса төсендә үтерә бирәләр.
Мин дә аз гына үлми калдым. Приштинәдән Салоникига килдем. Анда да җан ачынырлык хәлләр күрдем. Салоники шәһәре читтән качып килгән кешеләр белән тулы иде. Эшсез, ач-ялангач йөрүчеләрнең исәбе-хисабы юк … сәдака сорап тилмереп йөриләр, ләкин аларны кызганган һичбер кеше юк. Бичаралар ачлыктан үләләр»* (* Кызганычка каршы, биредә сурәтләнгән вакыйгалардан соң 100 елга якын вакыт үтсә дә, тарих яңадан кабатлана, албаннар белән серблар арасындагы канкоюлы вакыйгалар әле бүген дә дәвам итә, ул җирләрдә тулы тынычлык урнаша алганы юк.).
«Истанбул мәктүбләре»ндә пейзаж-табигатьне сурәтләү композициянең мөһим бер өлеше буларак гәүдәләнгән дип әйтеп булмый. Язучының табигатькә мөнәсәбәте реаль фактлар белән статистик планда бирелгән. Вакыйгалар тасвирланган урынга хас һава шартларының үзгәреп торуы кешеләрнең сәламәтлегенә һәм психологик кичерешләренә тәэсире төңгәлләштерелгән (начар һава, юешлек һәм суыклык кешеләрнең рухын, оптимизмын сүндерә). Мисаллар:
«Бу көнгә кадәр Истанбулда һавалар җылы һәм кояшлы иде. 20 нче декабрьгә каршы төндә һава алмашынып, салкынайтты. Төнлә дүрт дәрәҗә кадәр суыклык булып, сулар катты. Шуннан бирле суык һәм һәр көн диярлек ягъмурлар ява. Һаваларның начарлануы гаскәргә бик зур тәэсир итте. Ревматизм, дизентерия кеби хасталыклар көннән көн арта бара … Истанбулда һавалар тәмам бозылды. Кичәләрдә кар ява, көндезләрдә ягмур явып бөтен урамнарны пычракка батыра, һәр җирдә юешлек һәм салкынлык хөкем сөрә. һаваларның начарлыгы халыкка да бик начар тәэсир итә. Берничә көн элек үзләрен бик куәтле санаган сугыш тарафдары төрекләр бүген солых тарафдары була башладылар».
Сәяхәтнамәләрдә, нигездә, персонажлар түгел, ә күренешләр, хәлләр-вакыйгалар тасвирлана. Әсәрдәге төп персонаж — сәяхәтнамәне хикәяләүче автор үзе, әмма автор шәхесе дә индивидуальләштерелми. Жанр кануннары авторның хис-кичерешләрен җәелеп тасвирлауны күз алдында тотмый, аны таләп итми. Шуңа күрә эмоцияләр дә, әйләнә-тирәдәге башка предметлар кебек үк констатацияләнә, ягъни әйтеп-сөйләп кенә үтелә. Юлъязмаларда телгә алынган башка шәхесләрнең дә эчке дөньясы, кичерешләре сурәтләнми, мотивлаштырылмый. Шуңа күрә сюжет ситуацияләре дә объектив фактларга нигезләнеп формалаштырыла.
Бу жанрдагы әсәрләрдә персонажларның портретын, тышкы кыяфәтен тасвирлауга зур әһәмият бирелми, алар, булса да, бик сирәк һәм аз очрый. «Истанбул мәктүбләре»ндә дә портретның бер детале булган, персонажларның киемнәре берничә урында сурәтләнә. Тышкы кыяфәт кием гомумиләштерелгән образның җәмгыятьтә тоткан урынын бәяләү функциясен генә үти. Биредә портрет — тышкы кыяфәт индивидуальлекне, характерлы үзенчәлекне ачмый, әмма персонажның социаль хәлен аңларга ярдәм итә. Мәсәлән: «Истанбулга берничә ел мөкаддәм килешемдә, иске идарә заманында, пароход килеп туктар-туктамас, берникадәр тупас һәм гаять начар киенгән хәммаллар килеп, «мин алып китәм… » дип тарткалашып, миңа һич сүз сөйләргә ихтыяр бирмәгәннәр иде. Бу дәфга, өсте-башы пакь, зарарсыз киенгән берәу килеп, үзенең номерын күрсәтте, нәрсәләремне таможняга китерде». Йөк ташучыларның портреты мисалында чагыштырулар кулланып автор гади эшчеләр тормышының аз булса да уңай якка үзгәрешен күрсәтә, бер яктан сөйләмгә җанлылык өсти, хикәяләүне сурәтле итә.
Портретның бер өлеше буларак персонажларның тышкы кыяфәтен тасвирлауга текстта махсус, аерым урын бирелми, ә хикәяләү барышында кыскача әйтеп-әйтеп кенә кителә: «Иң әүвәл күзгә күренгән нәрсә — гаскәрләрнең киемнәре булды. Хәзер гаскәр Европаның башка дәүләтләрендәге шикелле маил яшел төстә киемнәр кигәннәр. Башларында да әүвәлдәге кызыл фәс урынына бүрекләр. Әүвәлдәгегә караганда, гаскәриләрнең киемнәре яхшырак» дип хәрбиләрнең портретына бернинди эчке мәгънә салмыйча натуралистик сурәтли.
Билгеле  булганча,   персонажны  сурәтләгәндә  мөһим   билге  аның  киеме, костюмы. Киемнең мәгънәви йөкләнмәсе дә бар. Кием бер үк вакытта әйбер дә, билге дә булып тора [6: 306]. Киемне алыштыру персонажларның уй-фикере, карашлары үзгәрүне дә күрсәтеп тора, шуның билгесе булып тора. Мәсәлән:
«Сугыш   тукталган   арада   Истанбул   гади   күренешкә   кереп   бара.   Элегрәк христианнарга һөҗүмнәр булып диеп куркып башларына фәс кигән кешеләрнең күбесе фәсләрен салып, эшләпә, цилиндр, катилүкләрен киделәр», — дип автор мөселман   булмаган   халыкларның   сугыш   заманында   милләтара   һәм   дини җирлектә конфликт килеп чыгудан куркуларына ишарәли. Димәк, персонажның хисмен тасвирлаган портрет үрнәге социаль-психологик характеристикага да күчеп китә. Шундый детальләр белән хәрбиләрнең гомуми күренешен бирә, чагыштыру  алымы  белән  гаскәриләрнең  тышкы   кыяфәтендә  дә  уңай   якка үзгәрешләр барын, Төркиянең хәрби тормышында да алга китешне күрсәтә.
«Истанбул мәктүбләре»ндә сугыш мотивы төп урынны алып тора. Әсәрнең буеннан буена бу мотив төрле формаларда гәүдәләндерелә: туктаусыз сугышка әзерлек алып бару (гаскәрләр озату, атлар җибәрү, көн саен вагон-вагон азык-төлек озату); сугышның нәтиҗәләре (яралылар, хастаханәләр турында күп сөйләнелә); сугыш илнең экономикасына, халыкның көнкүрешенә авыр йогынты ясау (азык-төлек кыйммәтләнү һ. б.).
Гомумән, сугыш тормышның барлык өлкәләренә дә уңайсызлыклар китереп чыгара, хәтта бу сугышка турыдан-туры катнашмаган илләр халкы өчен дә. Мәсәлән, Одессадагы «Русское общество»ның «Афон» исемле пароход капитанының сүзләре: «Сугышның дәвам итүе безнең өчен уңайсызлык кыла. Мисал өчен, бу пароходка беренче вә икенче классларга — йөз егерме, өченче класска ике мең кеше сыя иде. Хәзер исә илледән артык юлчы юк», — ди. Димәк, бу сугыш Россиянең икътисадына да үсеш китерми, ә киресенчә. Башка дәүләтләр гражданнары да күп каза, мораль зыян һәм матди югалтуларга дучар булалар.
Г.Камал Төркиянең ил эчендәге иҗтимагый-сәяси тормышының күп яклары һәм тышкы сәясәте белән кызыксына, әмма бу вакыйгаларга карата үз фикере булса да, гел генә нәтиҗә ясарга ашыкмый. Булып узган вакыйгаларның кайнар эзеннән үк язылган мәкаләләрендә ситуация тудырган сорауларга катгый җавап бирергә алынмый. Кайбер мәсьәләләрне ачык калдыра. Бу сугышларның империалистик характерына да тукталып тормый. Бары тик сугыш турында объектив информация биреп, үзенең күргәннәрен генә төрки. Шуларга бәйле публицистик фикерләрен, күңелендә туган хисләрен үткән тарих һәм үз заманы белән бәйле рәвештә укучыга тәкъдим итә. Сәяхәтнамә жанрындагы әсәрләрдә авторлар «үзләре күргән нәрсәләр турында язганлыктан, чынлык, объективлык өстенлек итә» [7: 175-176].
«Истанбул мәктүбләре» сәяхәтнамә жанрына хас булган төп сыйфатларга ия. Автор сәфәр чыга, Казаннан китеп Мәскәү аша Одессага бара, аннан «Афон» пароходы белән Төркиягә килеп җитә, Балкан сугышы җәелгән заманда Истанбулда күргәннәрен, кичергәннәрен тасвирлый, хөкем йөртә һәм яңадан туган җиренә әйләнеп кайту өчен пароход белән юлга чыга.
Г.Камалның бу мәктүбләрендә сугыш алып барган илдәге вакыйгалар, халыкның патриотик хисләре, иҗтимагый, мәдәни тормышы реалистик детальләрдә тәфсилле рәвештә сурәтләнә. «Истанбул мәктүбләре» татар әдәбиятында сәяхәтнамәләр жанрын баеткан, хатлар рәвешендә язылган үзенчәлекле әсәр булып тора. Димәк, тормыш ихтыяҗлары, реаль чынбарлык белән тыгыз бәйләнештә сәяхәтнамә жанр буларак үсә, үзгәрә бара.


Әдәбият һәм чыганаклар
1.    Камал Г. Истанбул мәктүбләре / Г.Камал // «Йолдыз», 1912. — № № 912, 916, 918, 919, 920, 921, 924; 1913. — № № 925, 927, 930, 932, 934, 937.
2.    Мәһдиев М. Җир йөзендә алты кыйтга / М. Мәһдиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. —112 б.
3.    Йолдыз. — 1912. — 25 декабрь. — № 921.
4.    Кәрими Ф. Истанбул мәктүбләре / Ф.Кәрими. — Оренбург: Вакыт, 1913. — 450 б.
5.    Нуруллин И. Әдип эзләреннән — Төркиядә / И.Нуруллин. — Казан утлары, 1991. — № 3. — б. 133-145.
6.    Юркина Л.А. Портрет // Введение в литературоведение. — М.: Высшая школа, 2000. — С. 306-308.
7.    Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-мөх. А.Әхмәдуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 239 б.
 

(Чыганак: Әдәби мирас һәм текстология (мәкаләләр җыентыгы). – Казан, 2008. – 164 б.)


 

Комментарий язарга


*