ТАТ РУС ENG

Гази КАШШАФ Галиәсгар Камал

Татарның зур җәмагәт эшчесе, классик язучысы, театры һәм драматургиясенең нигезен салучысы Галиәсгар Камалның тууына 60 ел тулды. Бу зур дата — Татарстан эчендә генә чикләнеп калмады. Башка республикаларда да бу көнне искә алдылар. Г.Камалның әсәрләрен өйрәнделәр, аны халыклаштырдылар.
Язучыларны зурлау, аларның әсәрләрен халыклаш-тыру тик безнең илдә генә, социализм җиңгән илдә. генә мөмкин. Патша Россиясе коллык, палачлык, ерткычлык иле булды. Царизм һәрбер алга таба омтылышны, культураны ерткычларча таптап һәм буып килде. Халык эченнән чыккан талантлар, аларның кешелек өчен кыйммәтле әсәрләре юкка чыгарыла бардылар. Халык, коллык һәм караңгылык эчендә тотылды. Халыкның газаплы көнкүрешләрен, аларның бу коллыктан котылу өчен булган омтылышларын чагылдыручы демократик көчләр, кешелекнең алдынгы вәкилләре рәхимсез рәвештә бетерелделәр.
Бөек рус шагыйре А.С.Пушкин — атып үтерелде. М. Ю. Лермонтов шулай ук атылды, Пестель, Рылеев кебек алдынгы кешеләр һәм шагыйрьләр асылдылар. Н. В. Гоголь шул тормыш шартларында акылдан шашты. Чаадаев кебек кешеләрне акылдан язган дип белдерделәр.
Явыз царизмның кысуы, мәсхәрәләве һәм җәзалаулары нәтиҗәсендә күп кенә талантлар вакытсыз һәлак булдылар. Чернышевский үзенең гомерен крепостьта, каторгада үткәреп, шунда һәлак булды. Герцен үзенә ватан таба алмады һәм бөтен гомерен сөргендә үткәрде. Пролетариатның бөек язучысы, культура мастеры, даһи А. М. Горькийгә — Октябрь Социалистик Революциягә чаклы үзенең туган илендә яшәү мөмкинлеге бирелмәде, аны төрмәләргә, крепостьләргә утырттылар, соңыннан  сөргендә яшәттеләр.
Мондый коллык, кысынкылык һәм талантларның һәлакәте капиталистик илләрдә хәзер дә дәвам итә. Бездә исә, социализм җиңгән илдә — хезмәт ияләре халкының таланты, иҗат көче чәчәк атсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Сталин Конституциясе яктылыгында хезмәт ияләренең чиксез геройлыклар белән тулы иҗат үрнәкләре күрсәтеп килүен беләбез. Без көннән-көн яңа талантларның үсүен күреп торабыз. Бөтен дөнья хезмәт ияләре, халыкның фән һәм культура вәкилләре, үзләренең карашларын безгә юнәлдерәләр. Чөнки бездә, тик бездә генә талантларга тиешле бәя бирелә, бары тик бездә генә талантлар сөеп үстерелә, бары тик безнең ил генә алдынгы культура иле булып санала.
Шуның белән бергә, халыкның даһилыгы чагылган, аның бөек омтылышлары яктыртылган кешелек дөньясының мирасы тиешле югарылыкка күтәрелә һәм халык эчендә популярләштерелә. Гасырлар буе томаланып, халыктан яшерелеп килгән әсәрләр, бары безнең илдә генә яңадан туалар. Мең ел буе башка милләтләргә таныш булмаган әрмән халык эпосы “Давид Сосунлы” кебек әсәрләр бары тик бездә генә популярләштерелә.
“Игорь полкы турында ер” кебек бөек рус халкының героик эпосы 750 елдан соң, бары тик безнең илдә генә тиешле  бәясен  алды.
Грузиянең бөек шагыйре Шота Руставели поэмасы бары тик Советлар илендә генә күп милләтле совет халыклары арасына тарала алды.
Советлар Союзы халыкларының интернационал культура өчен көрәшүләрен раслый торган тагын бик күп фактларны санарга  мөмкин.
Шулар җөмләсеннән үзбәк халык шагыйре һәм фикер йөртүчесе Алишер Наваиның тууына 500 ел тулу юбилейенә хәзерләнүне, еврей халкының классик язучысы булган   Шолом   Алейхемның  тууына   80 ел тулуны  зур шатлык белән уздырырга жыенуны искә төшерү җитәр иде. Бездә эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культура үсә. Халыкның интернационал бердәмлеге һәр адымда күренә. Украина халкының революцион шагыйре Тарас Шевченко юбилейе дә, Украина халкының гына бәйрәме булып тормый, аңа барлык милләт катнаша.
Царизм вактында кимсетелеп йөртелгән халыкларның җырчылары — Сөләйман Стальский, Җамбул кебек кешеләр — бездә күп милләтле Советлар Союзы халыкларының, уртак акыннары булып танылдылар.
Бу фактларның булуы бары тик безнең ирекле, социалистик илдә генә мөмкин.
Капиталистик Россиядә эзәрлекләнеп яшәгән, кимсетелгән, тончыктырылып үтерелгән Тукай да бары тик безнең илдә, бөек Сталин эпохасында гына үзенә тиң бәяне ала алды. Совет иленең хезмәт ияләре һич кайчан күрелмәгәнчә, Тукайга хөрмәт күрсәттеләр, аны олыладылар.
Галиәсгар Камал да, шундый ук югары игтибарны үзенә алды, хезмәт ияләренең аеруча җылы мәхәббәтен казанды.
Г. Камал 1878 нче елда, искечә 25 нче декабрьдә, яңача 1879 нчы елның 7 нче январендә, үз сүзе беләк әйткәндә, “дүшәмбе көн, таң вантында, Казанда, элекке аркылы Тихвинский, хәзерге Фуксовский урамда (Бу урам хәзер Г. Камал исемендә), Суворов йортында дөньяга килгән".
Яның атасы кустарь-скорняк Галиәкбәр Камалеттинов элекке Казан губернасы, Мамадыш өязе, Сикертән авылының ярлы крестьян баласы булган. 12 яшьтә вакытта Галиәкбәрне Казанга китергәннәр һәм мех сәүдәгәренә өйрәнчек малай итеп биргәннәр. Шуннан бирле ул Казанда торган.
Бу чорда „эшчеләр һәм крестьяннәр өстендә, хезмәт ияләренә каршы, эксплоатацияләнүчеләргә каршы, патшаны, капиталистларны, алпавытларны яклаучы исправниклардан,   урядникләрдән,   жандармнардан,   полицейскийләрдән,   стражниклардан   булган бөтен бер армия тора иде" (“ВКП(б) тарихының кыскача  курсы”).
Әнә шундый обстановкада яшәргә мәҗбүр булган: хезмәт ияләре халыклары, билгеле, үзләре теләгәнчә яши дә, тора да алмыйлар. Ул чорда хезмәт ияләренә кирәкле белем алырга мөмкинлек булмый. Культураның үсүенә һичбер юл куелмый. Прогрессивлык, демократлык идеяләр күтәреп чыккан кешеләргә яшәү мөмкинлеге бирелми. Намуслы кешеләр үзләренә иркен һава таба алмыйлар. Русның зур язучысы Глеб Успенский шул чорларга характеристика биреп болай диг “Полиция кысуы бөтен Россия җәмгыяте өстендә дәһшәтле бер куркыныч булып торды… Берәү дә, кешенең яшәргә хакы бар, дип уйлый алмый иде, киресенчә, бу уй халык арасыннан бөтенләйгә юк ителде. Бөтек атмосфера куркынычтан гыйбарәт иде”.
Патша Россиясендәге бу авыр атмосфера, милли өлкәләрдә аеруча газаплы иде. “Патша Россиясе халыклар төрмәсе иде”.
Г. Камалның балалык, яшьлек вакты әнә шул кабахәт чорга туры килә. Ул төрле кимсетелү, изелүләрне күп күреп, үзе дә аларны татып үсә. Яңалыкларга юл бирелмәүне, кешенең иреген кысуны ул һәрбер адымда күрә. Ул теләгән җиргә кереп укый алмый. Рус мәктәпләренә кереп»укуны, университетлар тәмамлау кебек тәмле уйларны башына кертә алмый, чөнки ул вакытта Г. Камал кебек түбән катлаудан чыккан балаларны, бигрәк тә рус булмаган милләтнең балаларын андый мәктәпләргә якын җибәрмиләр.
„Милли өлкәләрдә барлык яки барлык диярлек дәүләт хезмәте урыннарыңда рус чиновниклары утырдылар. Учреждениеләрдә, судларда барлык эшләр рус телендә алып барылды. Милли телләрдә газеталар һәм китаплар чыгару тыелды, мәктәпләрдә ана телендә уку-укыту тыелды. Патша хөкүмәте милли культураның һәр төрле күренешен буарга омтылды, рус булмаган милләтләрне: көчләп, „руслаштыру" политикасы үткәрде. Царизм рус булмаган халыкларның палачы һәм аларны газаплаучы иде" (“ВКП (б) тарихының кыскача курсы”).
Менә шулай булганнан соң, яшәү һәм укуның ничаклы авыр икәне үзеннән-үзе аңлашыла.
Г. Камалга да   уку   эше   җиңел   бирелми.   Аны   инде чит авылга жибәреп укыталар. Яннан соң Казанга кайтарып, дини мәдрәсәләрнең берсенә бирәләр.
Г. Камал мәдрәсәдән канәгат булмый. Ул культурага, белемгә омтыла. “Ядрес язарлык” кына русча уку белән тукталып калырга теләми. Ул үзлегеннән русча укырга, русның бай культурасы, әдәбияты белән танышырга тотына. Шул вакытта Казанда бара торган рус театры һәм опера постановкаларына йөри.
Бу вакытларда инде шулай ук, татар буржуасының нык ук формалашкан карашларын чагылдырып әдәби әсәрләр дә басылып чыга башлый. Бу әсәрләрне Г. Камал укый, ул турыда үзе түбәндәгечә яза:
“К.Насыйри китапларын яратып укый башлаган вакытларда, Г.Ильясовның “Бичара кыз”, Ф. Халидинең “Рәдде бичара кыз” дигән театр китаплары чыкты. Ильясов китабын ничә кат укыганымны белмим, әмма “Рәдде бичара кыз”ны кырык-илле тапкыр укыганмындыр. Хәтта мин аны күңелдән күрми укый да белә идем”.
Шуны әйтергә кирәк, бу эшләр ул вакытта җиңел бирелмиләр. Китап уку, театрга бару кебек эшләрне башкару өчен бөтен халык өстендә авыр йөк булып яткан кара пәрдәне ертырга, бик күп киртәләрне җимерергә кирәк иде.
Шул рәвешчә Г. Камал, бер яктан, бөек рус культурасы белән танышуы аркасында, икенче яктан, татарның шул чор өчен прогрессив булган кешеләр тарафыннан тудырылган яңару идеяләре белән танышуы нигезендә, үзе дә тормышка тәнкыйт күзе белән карый башлый. Яның тәнкыйт угы капитализмның черек якларына барып кадала һәм шуның нәтиҗәсе буларак беренче әсәре —“Бәхетсез егет” языла. Бу әсәрдә ул бер бай улының “тәүфыйксызланып” йортыннан чыгып китүен, фахишәләр, жуликлар белән йөреп, кеше талап, иң ахырда үзен үзе үтерүен тасвир итә.
Драманың күләме бер табак чамасында гына булса :да, үзе алты (!) пәрдәлек итеп языла. “Бәхетсез егет”нең бу беренче редакциясе 1900 нче елда басылып та чыга.
Шул кыска гына әсәрдә дә, Г. Камал үзенең типларына кеше характеры сызыкларын бирә алган. Соңыннан, 1907 нче елда яңадан язылган һәм зур бер драма булып торган „Бәхетсез егет" әсәре — беренче редакциясендәге   төп характерын саклап   төзәтелгән. Закир, Жәмилә карчык, Кәрим байларның портретлары беренче тапкыр ук индивидуальләштерелеп бирелгәннәр.
Билгеле, Г.Камалның ул вакыттагы тәнкыйть карашы, юрмышның барышын, җәмгыятнең үсү законнарын, сыйнфи көрәш мәсьәләләрен аңлауга ныклы нигезләнгән булмый. Ул, бәхетсезлекнең социал сәбәпләрен әлбәттә, ача алмый. Шулай да аның әсәре капитализмның черек якларына кагылып, шул вакыттагы бозык атмосфераны чагылдыру позициясендә тора. Без монда, үсеп бара торган капитализмның черек якларын фаш итүне, аны реаль тәнкыйт астына алуны күрәбез.
Капиталистик җәмгыяттә иң беренче планда мал„ акча торгынлыгы, шул нәрсәләрдән чыгып кына кешегә бәя бирелүе, кешенең кадерсезлеге Кәрим бай сүзләрендә ачык күренә. Кәрим бай үз улын эзләргә бару урында шушылай сөйли:
— Миңа хәзер анда барып йөрергә дә ярамыйк энәле никадәр расхут чыга, аннан соң монда никадәр эштән калырга кирәк" (сүз сату итү турында бара).
Г. Камалның бу беренче әсәре аны объектив рәвештә демократик позициягә бастырды.
Г. Камал 20 яшендә Казанның дини мәдрәсәләренең берсе булган Мөхәммәдияне тәмамлап чыга һәм җәмагать  эшенә катнашып китә.
1901 нче елда ул, соңыннан “мәгариф” көтепханәсе булып киткән китап кибете ачып, яңа “фикерле китаплар бастырып тарату эшенә керешә. Яның бу адымы прогрессив әдәбиятны популярләштерү нияте беләк эшләнә. Шул ук вакытта Г.Камал, үзенең төп эше — язучылык эшен дә дәвам иттерә.
“Өч бәдбәхет” исемле әсәрен бастырып чыгара. Соңыннан 1911 нче елны бу әсәр “Уйнаш” исмендә яңадан языла, төрек классик язучысы Намыйк Камалның „Заваллычуҗык" исемле драмасын “Кызганыч бала” исме белән тәрҗемә итеп бастыра.
Менә шулар белән Г. Камал 1905 нче ел революциясенә килеп керә.
“Беренче рус революциясе илебезнең үсешендә бөтен бер тарихи полоса булып торды" („ВКП(б) тарихының; кыскача курсы").
Бу революциядә пролетариат тәэсире астында крестьяннар көрәшкә күтәрелделәр. Царизм тарафыннан изелгән милләтләр арасында да иреккә чыгу өчен көчле хәрәкәт башланды.
“Шул рәвешчә, гаят зур ил, йокымсырап яткан Россия иле, 130 миллион халкы белән революцион пролетариат һәм революцион халык Россиясе булып әүрелде" (Ленин, XIX т.)
1905 нче ел революциясе иҗат көчләренең күзен ачты. Халык көрәш аркылы матбугат, әдәбият өлкәсендә берникадәр иркенлеккә иреште. Г. Камалның да иҗат зшчәнлеге киң күләмдә шушы чорда башланды. 1906 нчы елда “Азат халык” исме белән демократик карашта газета чыгарырга тотынды. Яның газетасы ирек сөюче халык карашында торды. Халык өчен, крестьяннар өчен ирек, җир кирәклеге турында язды, татарның эре буржуа партиясе булган “Иттифакый мөслимин” партиясенең программасына каршы чыкты. Патша Россиясенең пычрак күренешләрен фаш итә торган фактларны халыкка белдерде. Шул рәвешчә ул халыкны демократик карашлар белән тәрбияләүдә булышты.
Ләкин озак та үтмәстән, каты реакция башлангач та Г. Камалның газетасын чыгудан туктаттылар. Ә үзен редактор булып эшләү хокукыннан мәхрум иттеләр. 1905 нче ел революциясе вакытлыча җиңелде. Контрреволюция өстенлек алды. Реакция чоры башланды.
Реакция чоры турында ВКП(б) тарихының кыскача курсында түбәндәгечә әйтелә: “II нче Дәүләт думасын куганнан сон һәм Дәүләт думасындагы социал-демократик фракциядән үч алганнан соң, патша хөкүмәте пролетариатның политик һәм экономик оешмаларын көчле рәвештә җимерә башлады. Каторга төрмәләре, крепостьләр һәм сөрген урыннары революционерлар белән тулдылар. Революционерларны төрмәләрдә ерткычларча кыйныйлар, җәзалыйлар һәм интектерәләр иде. Кара груһлар терроры бөтен җирдә котырынды. Патша министеры Столыпин илне дар агачлары белән тутырды. Берничә мең революционер җәзалап үтерелде. Ул вакытта дар агачларын “Столыпин галстугы” дип атыйлар иде”.
Буржуазия революцияне буу өчен патшага ярдәм итә, эшчеләрне изүдә, аларның революцион чыгышларын бастыруда актив катнаша.
Татар буржуасы, рус буржуасы белән берлектә, хезмәт ияләре өстеннән үзенең социал-экономик кысуларын көчәйтеп, һәр төрле иҗтимагый үзгәрешләргә каршы көрәш алып бара. Татар руханилары да бер яктан царизмга, икенче яктан милли буржуага хезмәт итеп, һәр төрле яңа фикерләргә каршы рәхимсез каты көрәш алып бара һәм көнчыгыш мистик идеологияне сакларга тырышып, мәктәп-мәдрәсәләрдә схоластикага гына урын биреп, һәр төрле кечкенә реформаларга да каршы чыга.
“Иттифакый мөслимин” кебек эре буржуа партиясе русның кадетлар партиясе белән берләшеп, монархиянең төп терәге булып китте. Эсерлар, “Таңчылар”, милләтчеләр турыдан-туры контрреволюциягә хезмәткә күчтеләр. Меньшевиклар — ликвидаторчылыкка, революцион партияне бетерү юлына бастылар.
“Контрреволюциянең һөҗүме идеология фронтында да барды. Бер төркем модалы язучылар килеп чыкты, алар марксизмны “тәнкыйт итәләр” һәм “пыр туздыралар” иде, революцияне хурлыйлар, аннан көләләр, хыянәтчелекне мактыйлар, “шәхес культы” дигән булып җенси азгынлыкны мактыйлар иде”. („ВКП(б) тарихының кыскача курсы”).
Бу күренеш татларның буржуа әдәбиятында да булды. Эре буржуа язучылары, вак буржуа социалистлары, эсерлар һәм аларга табынып йөрүче милләтче язучылар әнә шул ук юл белән бардылар. Фахишәлекне мактадылар, революциядән көлделәр, хиянәтчелекне олыладылар. Г. Камал исә андый пычраклыкка бармады. Ул киресенчә эш итеп, шундый фахиш язучылардан көлде. Халыкның алдынгы карашларын яклады, халык өстенә авыр йөк булып яткан төрле реакцион көчләргә каршы көрәш алып барды.
Реакциянең куәтле елларында да (1908) Г. Камал, кайбер вак буржуа язучылары кебек өметсезлеккә бирелмәде. Киресенчә, контрреволюция көчәйгән саен үзенең җәмагат эшен, иҗат эшен арттыра барды. Татарның алдынгы, демократик көчләре белән аралашып эшләде. Татар театрының төзелүенә, аның системалы эш алып баруына тиешле җирлек хәзерли башлады. Яртистларга эшләү шартлары булдыру, репертуар хәзерләү, аларның кием-салымнарын булдыру, постановкаларда режиссерлык   итү   кебек   эшләрдә   зур   хезмәт күрсәтте. Театр аша рус һәм Европа культурасын популярләштерүдә халыкны дөнья культурасы белән таныштыруда күп көч куйды.
Татар телендә куелган беренче спектакльнең афишасын да Г. Камал үз кулы белән язды. Ул спектакль 1906 елның 22 декабрендә (иске стиль белән) булды һәм фәкыйр студентларга ярдәм итү теләге белән куелды.
1907 нче елда Габдулла Тукай Казанга кайткач, Г. Камал аның иң якын дусты булып китте. Г. Камал белән Г. Тукай — демократик карашларда берләштеләр, либераль буржуа, сатлык социалистлар, милләтчеләр, гомумән барлык реакцион көчләргә каршы көрәшүдә бер үк позициядә тордылар.    
Г. Камал, Г. Тукай белән бергәләп “Ялт-Йолт”, “Яшен” кебек сатирик журналлар чыгарды. Бу журналлар контр-революция көчләренә каршы, либераль буржуага каршы, “Иттифакый мөслимин” партиясенә каршы ачы сатира уты җибәрде.
Билгеле, каты реакция еллары андый журналларны озак яшәтмәде. Патша хөкүмәте андый газета-журналларны тыйды.
Шуннан соң Г. Камал бөтен көчен театрны җанландыруга, сәхнә аша үзенең карашларын гәүдәләндерергә кереште.
1910 нчы елда ул “Шәрык” клубына ялланып эшкә керде һәм “Сәйяр” труппасының режиссеры булып эшли башлады.
Бу вакытта инде аның күп кенә әсәрләре халык тарафыннан сөелеп карала, үзе зур, танылган язучы булып китә. “Бәхетсез егет”, “Беренче театр”, “Бүләк өчен” кебек классик әсәрләре татар җәмагәтчелегенә сизелерлек эз ясыйлар.
Масса шул әсәрләр аша үзенең дошманын күрергә, аның кабахәтлегеннән ачы итеп көләргә өйрәнә. Шул авыр реакция чорында рус һәм Европа классикларын тәрҗемә итү, “Банкрот”, “Дәҗҗал”, “Безнең шәһәрнең серләре” кебек оригиналь әсәрләр бирү — Г.Камалның нинди карашта торуын ачык күрсәтәләр. Бу хезмәтләр Г.Камалның демократлыгын, реакциянең тәэсиренә бирелмәвен, писсимизмга төшмәвен, реакцион көчләргә каршы көрәшүне дәвам иттерүен раслыйлар.
Аның „Банкрот" (1912  ел) комедиясе Сираҗетдин аша капиталистик тормыштагы жуликлыкны фаш итеп бирде.
“Дәҗҗал” (1912) пьесасы шулай ук кешенең тормышын җимерә торган капитализмга хас конкуренцияне, бер кешенең икенче кеше хисабына көй күрүен гәүдәләндерде. Капиталистик шартлардагы кешенең бер-берсе белән дошман булып яшәве күрсәтелде.
“Безнең шәһәрнең серләре” (1913) комедиясендә Г. Камал үзенең көлү талантын тагы да киңрәк җәелдерде. Бу әсәр “Печән базары корольләрен”, татар либераль буржуасын, һәрбер яңалыкны дошман күргән кадимчеләрнең пычрак йөзләрен искиткеч осталык белән гәүдәләндерде. Аларны үзенең ачы, кыю сатира уты астына алды. Бу әсәрләрдә Г. Камалның демократик позициядә торуы тагы да ачыграк, тулганрак төс алды.
Г. Камал шул киң демократик позициядән һичбер читкә китмичә, үзенең шушы эшчәнлеген Октябрь Революциясенә кадәр дәвам иттерде.
Октябрь Революциясенә чаклы демократик карашта булганы өчен дә, Г. Камал пролетар революцияне тиз аңлый һәм шул  революция өчен хезмәткә сызганып керешә. Октябрьнең беренче көннәреннән үк большевистик газеталарда сотрудник булып эшли башлый (“Эш”, “Татарстан”, “Кызыл Татарстан” газеталары).
Яның бу чордагы иҗатында төп жанр булып сатирик шигырьләр язу тора. Аның шигырьләре — Советлар хөкүмәтенә, Кызыл Армиягә каршы чыккан барлык контрреволюцион дошманнар белән көрәшәләр. Г. Камалның Советлар хөкүмәтен алкышлап каршы алганлыгын, 1918 нче елда язылган „Таң" исемле шигыре дә раслый ала:
Төн бетте, яктырды таң  
Күк йөзе алтын нурга чумган,
Күңелләр кайгыдан котылган,
Күкрәкләр ирек һавасы белән тулган.
Рәхәтләндерә йөрәкне ирек җилләре,
Нинди нурлы безнең ирек илләре, — ди ул.
„Теләк" дигән шигырендә ул болай ди:
Кеше өйрәнгән сөенергә,
Матур итеп киенергә,
Миннән булмый, мин тик телим
Бар халыктан сөелергә.
Ул халык дигән сүзне гомумән алмый. Халык сүзе астында хезмәт ияләре алына. Революциянең, төп кече эшчеләр сыйнфы икәнен ул аңлый:
Көч бары тик эшчедә,
Эшче дөньяны җиңә;
Бергәләшеп тырышканда
Капиталны да җиңә, — ди  ул.
Шуның белән бергә большевикларның шушы   революциядә җитәкче  булуын  күрә һәм шигырьләрендә  бу моментны чагылдырып үтә („Большевизм көрәше" һ. б.). Менә бу нәрсәләр Г. Камал иҗатының сыйнфи   позициясе   ничаклы ныгыганлыгын күрсәтәләр.   Яның   бу вакыттагы шигырьләре көндәлек политик вакыйгаларга нык бәйләнеп, политик актуаль мәсьәләләрне яктырталар,   бу   шигырьләр пролетар   революциянең   дошманнарына карата үзләрендә ачы, үткен сатира саклыйлар. “Бию көе”, “Бүген бәйрәм”, “Деникинның төше” кебек шигырьләрнең сатира угы астына ул Вакытлы хөкүмәтне,   Советка   каршы    сугыш   алып   барган   Антантаны, эшче-крестьяннең   явыз   дошманнары   булган   Деникин һ. б. ларны алды. Буржуаз милләтчеләрне һәм аларның кабахәт эшләрен һәрбер шигырендә күрсәтә килде һәм халык   каршына   чыгарып    аларның   пычраклыкларын фаш итте. “Бер ел элек” дигән сатирик шигырендә ул шушылай язды:
Бер ел элек чистарттылар Болак артын,
Кашыдылар милләтчеләр колак артын…
Уйлаганнар иде бугай хан куярга,
Яшел төскә һәрбер флагны буярга.
Сизеп алгач Совет аларның уйларын
Бирмәде ирек бай малайларына уйнарга.
Октябрьдән соң Г. Камал үзенең иҗат эшчәнлеген аерата көчәйтте. Яның иҗаты тематика ягыннан да, әсәрләренең эчтәлеге ягыннан да, художество эшләнеше ягыннан да югары күтәрелде. Яның тематикасы бер милләт эчендә генә чикләнмәде, ул халыкара темада, интернационализм нигезендә язды. Әсәрләренең эчтәлеге революцион пафос, сыйнфи көрәш мотивлары белән тулыланды, сәнгатчә эшләнеше ягыннан да ул нык үсте. Теле тагы да шомарак төс алды, образлары тагы да конкретрак, куерак бирелделәр.
Г.Камалның иҗаты өчен яңа шартлар, Совет чынбарлыгындагы шартлар тудылар. Шуның өчен дә ул идея-художество ягыннан үсте.
Бөек Октябрь Социалистик Революциядән соң Г. Камал бөтен көчен, талантын Совет культурасын үстерүгә багышлады. Ул патша Россиясендәге эзәрлекләүләрдән, кимсетелүләрдән котылды. Патша Россиясе вактында аңардан көлеп йөриләр иде; Г. Камал бу турыда үзе шушылай язды:
“Октябрьгә кадәр, көрәш ялкыны белән азыкланып, берничә әсәр язып ташланылган иде. Моны буржуа җәмагәт хезмәтчеләре бик начар каршы алдылар. Гаяз Исхакыйның   “Бәхетсез егет”  басылып чыккач:
— Сине опера язган, дип әйтәләр, — дип көлеп сөйләвен гомергә онытасым юк.
Татар театрын нигезләүгә, әсәр белән генә түгел, киемнәрем, уеннарым белән дә күп кенә ярдәм иткән идем. Татар буржуасы моның өчен мине кырый гына какты. Ул байгуралар театрны үстерүгә ярдәм итү түгел, бәлки һаман без башлаган эшләрне сүндерергә тырышалар иде.    
Совет безнең эшләргә бик зур мөмкинлекләр ачты. Мин революциянең беренче көннәреннән башлап ук каләмем белән катнаштым. Һәм язып килдем”.
Шул рәвешчә Г. Камал Октябрь революциясенә чаклы үзенең хезмәтләре өчен бары эзәрлекләүне генә күрде. Аны кимсеттеләр, мыскылладылар, шуның өстенә татарның реакцион төркеме аны кыйнарга, юк итәргә дә йөрде.
Октябрьдән соң киң сулыш алу мөмкинлеген тапкан Г. Камал, халыкның ышанычын тулысыңча акларга тырышып, иҗат эшен киң җәелдерде, аны төрлеләндерде.
Газета-журналларда язышу, политик актуаль шигырьләре белән Совет хөкүмәте өчен көрәш алып баруы өстенә Г. Камал яшь совет театрын үстерүдә актив, катнашты.
1919 нчы елда ул үзенең энесе артист Камал 11 нче тарафыннан төзелгән татар запасный баталионы труппасында артист булып эшли. Яннан соң эшчеләрдән төзелгән труппага кушылып, хәзерге Вахитов заводы клубында уйный. 1920 нче елда хөкүмәт тарафыннан төзелгән Татар Дәүләт Театрында эшли.
Газеталарда эшләү, театрда катнашу, шигырьләр
язу өстенә Г. Камалның драматурглык эше дә алга бара.
Ул “Көндәш”, “Өйләнәм — ник өйләндем” кебек комедияләре өстенә, 1921 елда беренче тапкыр татар операсын — Корсын балам, бу кала”ны яза. 1922 елда Г. Камал зу эшенә генә күчә һәм югарыда әйтелгән әсәрләр өстенә “Хафизалам иркәм” кебек киң полотнолы әсәрләр бирә. Бу әсәрдә ул авыл яшьләренең революция елларындагы тормышын гәүдәләндерә, ярлыларның бердәмлекләрен күрсәтә, элеккечә хезмәт халкыннан көләргә, аларны мәсхәрәләргә йөргән кулак-куштаннарны җиңеп, хезмәт ияләре яшьләренең яңа тормыш коруларын, хорафәтләрдән, диннән азат булган туй ясауларын сурәтли.    
Нигмәтләр, Хафиз, Хафизәлар үзләренең сыйнфи бурычларын аңлап эш итәләр. Хафиз болай сөйли:
“Нигмәт иптәш дөрес сүз әйтте. Чыннан да без моңарча тоткынлыкта идек. Әгәр дә без, үзебез тоткынлыгыбызны аңлап, бергәләшеп баш күтәреп чыкмасак, бәлки без тагын да ничә елларга кадәр шул тоткынлыкта яшәгән булыр идек. Революция килеп безнең аяк-ларыбыздагы богауларны өзде. Без богаудан котылдык”.
Совет яшьләренең күтәренке рухлары, аларның аңлы рәвештә кулаклар белән көрәшүе Г.Камал тарафыннан оста чагылдырыла. Халык ерлары аша ул аларны җиңел, аңлаешлы төстә бирә:
Безнең авыл зур авыл,
Уртасыннан су ага,
Элек байлар рәхәт чиккән
Хәзер безнең шобага.
“Җантаһир белән Җанзөһрә” кебек шигырь белән язылган пародиясен, “Өч тормыш” кебек драмасын, “Күзсез мастерлар” кебек инсценировкасын искә алмый булмый.
“Өч тормыш” әсәре Октябрь Революциясенең җимешләрен, аның җиңү тантанасын гәүдәләндерүне теләк итеп   ала.   Революция   яктылыгында    ул   әсәр,   патша заманындагы эшчеләр тормышын күрсәтеп китә. Патша вактында, Әхмәди кебек эшче-революционерны төрмәләргә утырталар. Аның семьясе Октябрьгә чаклы ач-ялангач яши. Ә шул ук вакытта байлар, муллалар типтереп йөриләр, хезмәт ияләренең канын эчәләр. Хезмәт ияләре Октябрь Революциясе нәтиҗәсендә генә иркенлеккә чыгалар. Г. Камал Октябрьдән соңгы яңа тормышны, эшчеләрнең матур көн итүләрен, революциянең казанышларын гәүдәләндерә. Миңлебай образы аша авылның колхозлашуын һәм шул нигездә таза тормышлы көн күрүгә ирешүләрен бирә.
Бу күрсәтелгән хезмәт Г. Камалның Октябрьдән соңгы иҗатының социалистик реализмга нигезләнүен күрсәтәләр.
Ләкин Г. Камалның драматурглыгы моның белән генә чикләнми. Ул көндәлек политик-экономик вакыйгаләргә уз вактында килеп кушыла һәм художество ягыннан эшләнгән, массаның игтибарын шул вакыйга тирәсенә туплый торган инсценировкалар яза. Клуб сәхнәләрендә куелган һәм куелып килә торган аның уннарча инсценировкалары бар. Г.Камал заем тарату кампаниясенә карата да, бишьеллык планны дүрт елда төгәлләү турында да инсценировкалар яза.
Шуның өстенә Г.Камал рус һәм Көнбатыш Европа драматургларының дистәләрчә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Бу эшне инде ул Октябрь Революциясенә чаклы ук башлап җибәргән иде. Октябрьдән соң тагы да көчлерәк эшчәнлек күрсәтте. М. Торькийнең “Тормыш төбендә”, “Мещаннар” дигән әсәрләрен, Мольерның „Скапен хәйләләре”, “Ирексездән табиб” һ. б. әсәрләрен, Лопе де Веганың “Сарык чишмәсе”н һ. б. язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итте.
Менә болар бөтенесе дә Г. Камалның Советлар иленең актив язучысы икәнлеген күрсәтәләр. Ул совет-язучысы буларак, үзенең эшен хезмәт ияләренә багышлый, аларның соравына җавап бирерлек һәм аларның йөрәген дулкынландырырлык әсәрләр яза. Ул, үзенең соңгы көненә чаклы хезмәт ияләреннән аерылмый, көндәлек тормышында масса белән аралаша, масса белән бергә социалистик җәмгыят төзүдә актив катнаша. Менә шуның өчен дә Г. Камалны хезмәт ияләре халкы ярата, аны үзенең зур язучысы итеп таный. Яңа хөрмәт күрсәтә. 1929 нчы елны хезмәт ияләре аның әдәби эшчәнлеген билгеләп, 30 еллык юбилейен уздырдылар. Татарстан хөкүмәте Г. Камалга хезмәт батыры исмен бирде, – Г. Камал 1933 елнын 16 июнендә үлде.
Г. Камал әсәрләренең сәнгатчә эшләнешенә һәм ул әсәрләрнең әһәмиятенә тукталып, без түбәндәге әйберләрне әйтә алабыз:
Г. Камал үзенең 35 еллык әдәби һәм җәмагәт хезмәтендә безгә һич кайчан онтылмаслык эш үрнәкләре калдырды. Иҗатының беренче адымнарыннан ук реаль тормышны аңлауга таба барды, демократик идеяләрне яклады һәм соңыннан Советның зур бер культура көче булып китте. Янарда демократик карашларның чаткысы 1905 нче ел революциясе алдыннан башланган иде. 1905 нче ел революциясе аны кабызып җибәрде. Шуннан соң Г. Камал шул демократияне сүндермәде, һаман ялкынландырып торды һәм реакция кысуларыннан аларны саклап алып чыкты. Бөек Октябрь Социалистик Революциягә килеп кушылды. Революциядән сон ул демократиянең бөек үрнәген күрде, пролетариат демократиясенең чәчәк атуына шатланды, һәм шул совет демократиясенең тантанасы өчен хезмәт итте.
Г. Камал — татар театрын оештыручы, аның нормаль эшләве өчен күп көч куючы җәмагәт эшчесе булып тора.  Г. Камал — татарда комедия тудыручы. Ул бу өлкәдә классик үрнәкләр калдырды. Аның “Беренче театры”, “Банкрот”, “Бүләк өчен”,   “Безнең  шәһәрнең  серләре” кебек әсәрләре   көчле   сатира    кулланып   язылдылар. Г. Камал буржуа-мещан вәкилләренең кабахәтлеген, вакчыллыкларын, аңгыра һәм тискәрелекләрен ачып салуда; үзенең көлү осталыгын күрсәтте. Көлүнең дошман белән көрәшүдә   зур   көч   икәнен   аңлап эш   итте.   Җәмгыят өстендә паразит булып торган буржуа-мещан вәкилләрен, тормышның алга баруына каршы   көрәшкән реакцион көчләрне алып, аларны берәм-берәм халык алдына китереп бастырды   һәм   гомуми   халык   мәсхәрәсенә куйды.
Менә явызлыкның чигенә чыккан Сираҗетдин тибы. Г. Камал   “Банкрот”   әсәрендә  аны   бөтен   кабахәтлеге! белән гәүдәләндерде. Сираҗетдиннең ясалма талау вакыйгасы оештыруын, үзен  акылдан язган дип белдереп, бирәсе бурычларыннан котылуын, бер тиен өчен бөтен кабахәтлекләрне эшләргә хәзер торуын ачык күрсәттер.
Менә “Беренче театр” дагы Хәмзә бай һәм аның семья “чәчәге” булган Хәбибрахман типлары. Хәмзә байның семьясендәге хәл һәм байның карашлары көлке сыйфатта халыкка күрсәтелде.
Хәмзә бай шәһәрдә театр куйдырмас өчен көрәшеп йөри. Ул “Җамалый унтер”дан алып, губернаторга чаклы йөреп, театрны туктатырга тырыша. Ләкин “кирәкле кешеләрен” таба алмый, театрны җимерә алмый кала. Ул шул рәвешчә шәһәрнең демократик фикерле, культура өчен көрәшүче яшьләрнең инициативаларын буарга, аларга юл бирмәскә тырышып йөргәндә, аның семьясендәге кешеләр театрга китеп бетәләр.
Хәмзә бай: “Заманалар бозылды. Әле менә бүген теге урыссымак нәрсәләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр. Шуны булдырмаска йөреп бүген ясыйгга    бара алмыйча Калдым”, дип сөйли.
Ул — җәмагәт эчендә туган һәрбер яңалыкка каршы көрәшүче, кешенең инициативасын, демократик идеяләрен буучы реакцион тип булып гәүдәләнә. Ул — җәмгыятнең алга китүенә, культуралашуына каршы көрәшүче иң явыз бер кеше булып сыйфатлана.
Хәмзә бай, үз семьясы эчендәге кешеләрнең дә барлык акылын, инициативасын алып, аларны куркытып бетерә. Бу яктан Вәли белән Факиһә генә аерым урында торалар. Ялар Хәмзә байның патриархаль семьясенә яңа һава кертүгә, үзләрен изгән атмосфераны сафландырырга хәзер торалар.
Хәбибрахман исә, Вәли, Факиһәләрнең тәэсирләренә бирелерлек дәрәҗәдә түгел. Ул куркак, булдыксыз, аңгыра. Театрга да аны хатыны өстерәп алып чыгып китә. Хәмзә бай үзе аңа шушындый характеристика бирә:
“Бу кадәр аңгыра булырлар икән. Җыен аңгыра безгә җыелган. Бер көн Хәбибрахманга “бар, агач базарына Хисмәткә бар да, аны тизрәк монда алып кайт” дип җибәргән идем, барган да бер зур кисмәк алып кайткан”.
Хәбибрахманның булдыксызлыгын, ярдәмсезлеген, инициативасызлыгын күз алдына китерүе дә кыен. Ул акчаны да бармаклар белән генә саный ала, үзлегеннән бер нәрсә дә эшли алмый, үз акылы, үз фикере күренми, ул болай дип сөйләнә: “хатын ул — әтинең гадәтен белми. Бер көнне Гали хаҗи Габтрахманы белән чәйгә кергән өчен дә колагымны шушылай итеп борып алды. Күзләремнән утлар күренде”.
Г.Камал, татар буржуа-мещаннарының “могтәбәр” кешеләреннән әнә шул рәвешчә көлде. Яларның барлык начар якларын ачып салды, аларны мәсхәрәләде.
Буржуа-мещан җәмгыятенең башында шундый аңгыра кешеләр торгач, тормыш ничек алга китсен, нинди күңеллелек булсын. Аларның хатын-кызлары да ирләренә тиң кешеләр. Дөрес, алар үзләрен акыллы кешегә санап йөриләр. Ләкин аларның акылы, аш-су тирәсеннән узмый. Ялар гаят дәрәҗәдә чикләнгән акыллы кешеләр. Яхшылык белән яманлыкны аңлый алмау дәрәҗәсендәге тупас, логикасыз кешеләр. “Бүләк өчен” дә Хәмидә карчык моның асыл үрнәге була ала.
Хәмидә карчык, бала — бирнә бүләге кидерүче булып үсә дип уйлый. Ул бу турыда түбәндәге сүзләрне әйтә: “Безнең өйдә бер дә акыллы кеше юк. Шул кадәр бай кеше “кызымны бирәм” дип торган чакта, сакалыңны салпайтып “мин белмим” дип утыр имеш… Баланы егерме ел үстереп тә бер юнле, яхшы бирнә дә киеп калмагач, дөньяда торганың ни дә, тормаганың ни”.
“Бәхетсез егет” тәге Җәмилә карчык та бала турында шундый ук карашта йөри. Ул да баланың киләчәге турында кайгырту күрсәтми. Бары үзенең аш-су мәҗлесләрендә йөзе кызармау өчен генә тырыша.
Менә, татар буржуа-мещан хатын-кызларының логикалары шулай гәүдәләнә.
Шуны әйтергә кирәк, Г.Камалның әсәрләре реаль тормыштан алынып язылдылар, Г. Камал бу турыда түбәндәгеләрне язды:
“Уйнаш” ны да язып карыйм, “Дәҗҗал” да языла, башкалар да. Труппа һаман да туймый. Уенны күргән, театрга кемнәр йөргәнен тикшереп акчасыз контроль булып йөрүчеләр театрда нинди хәлләр булганын икенче көнне түкми-чәчми Печән базары чатындагы шкафчы Хафизга сөйли генә торалар. Ул минем кайната булган Хәмзә байны котырта, ул өйгә кайтып хатынга, хатын миңа зарлана иде. Хафизның бу кыланышлары русча әйткәндә “наконец мне надоело!” Шуннан соң Хафизның бөтен якларын өйрәнеп бара торгач, ахырдан “Безнең шәһәрнең серләре” дөньяга килеп чыкты һәм аның чыгуы минем өчен уңышлы да булды.
Бердән, Хафиз миңа бәйләнүдән тукталып тынды, икенчедән, тамашачылар типларның тормыштан алына икәнлеген аңлап алып, мещан һәм татар сәүдәгәрләре арасындагы төрле яшерен серләрне миңа ташый башладылар. Яшерә алмыйм, язган нәрсәләремнең күбесендә мин шулардай файдаландым, мещаннар һәм алардан күп аермалары булмаган купецлар тормышын, мещан табигатен семья аркылы аларның хатыннарының табигатләрен шактый гына өйрәндем. Үзем мәдрәсәдә укып яткан шәкерт — “пишкадәм” булу аркасында “голәма” лар да миннән серләрен яшерә алмыйлар иде”.
Бу сүзләр Г.Камал иҗаты өчен гаят характерлы. Ул үзенең әсәрләрен чынбарлык фактларына таянып яза, чынбарлык фактларының дөрес яктыртылуында зур көч ятканлыгын аңлап эш итә.
Ф.Энгельс реализм турында болай ди: “Минемчә реализм, детальләрнең дөреслегеннән тыш, типик характерларны типик шартларда дөрес гәүдәләндерүне аңлата”.
Г.Камал да реаль тормышны чагылдырганда типик характерларны типик шартларда күрсәтә. Ул Октябрьгә чаклы язган әсәрләре белән үк инде критик-реалист булып тора. Октябрь революциясеннән соң социалистик реализмга җиңел күчә һәм аның уңышлы гына үрнәкләрен күрсәтә.
Г.Камал хезмәте интернационализм принцибында торды. Ул Октябрьгә чаклы ук милләтчеләр, сатлык социалистларга каршы көрәшеп килде. Үзенең ачы сатирасын милләтчеләргә каршы да юнәлдерде. Октябрь Революциясеннән соң ул бу көрәшне тагын да ачыграк һәм көчлерәк формада алып барды. Милләтчеләрнең социал зарарлы булуларын, халыкның дошманнары икәнен аңлап эш итте. Милләтчеләр, контрреволюцион дошманнар халыкны дин белән агуланган көнчыгыш феодаль культурасына, артка таба өстерәсәләр, Г.Камал, киресенчә, рус культурасына, Европа культурасына өндәде. Ул рус һәм Европа классиклары белән татар массасын таныштырды. Горькийне, Мольер, Островский, Гоголь, Лопе де Вега һ. б. зур классикларны тәрҗемә итүен без әйткән идек инде.
Г.Камал иҗаты зур бер эпоханың көнкүрешләрен, тормышын һәм сыйнфи мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Ул татар   иҗтимагый  тормышының революцион  чорларын аерым бер мастерлык белән гәүдәләндереп бирә. Татарның иҗтимагый фикерләрен, тормыш, көнкүрешләрен өйрәнүдә бу әсәрләр зур роль уйныйлар. Г.Камал әсәрләре аша без билгеле бер тарихи чорның тулы бирелешен күрәбез.
Шуның өстенә Г. Камал үзенең тел мастеры икәнен дә күрсәтте. Ул чын сәнгатнең, миллионнарны тәрбияли торган сәнгатнең, халык телендә гәүдәләндерелергә тиешлеген аңлап эш итте. Иң беренче әсәрендә үк 1898 нче елда басылып чыккан “Бәхетсез егет” тә бу турыда түбәндәге сүзләрен әйтте:
“Багзе кешеләр бу китапны бигрәк урам телендә чыгарган икән дип көләрләр, бәлкем, әмма ни зиян. Көлсеннәр. Дәхи дә, шундый бар кеше дә аңларлык, урам телендә булган китаплар булучылыгы насыйп булсын”.
Шуннан соңгы әсәрләре аның татар әдәби телен эшләүдә һаман яңа үрнәкләр күрсәтеп килделәр.
Г.Камал, Г.Тукай белән берлектә татар әдәби телен эшләде, аның чәчәк атуы ө.чен күп көч куйды. Г.Камал теленең халыкка ничаклы якын торуын теләсә нинди әсәреннән күрергә була. Алар барсы да җанлы, художестволы, һәр кемгә аңлашыла торган җиңел формада биреләләр. Югарыда күрсәтелгән мисаллар моңа үрнәк була алалар. Ләкин бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый. Г.Камал геройларның телен бер үк калыпка салып бирми. Ул аларны индивидуальләштереп бирә. һәркемнең телендә булган оттенокларны тота һәм шулар аша әсәрнең җанлылыгын көчәйтә. Мәсәлән, Хәмидәнең теле Хәмзә бай теленнән, Вәли теле Себер бае теленнән аерым, шкафчы, Кәрим байлар һәм башкалар шулай ук үзләренә генә хас бер колоритта сөйлиләр.
Ул — беренче җидди драматик язучы һәм драматург. Ул — татар сәхнәсенең, татар комедиясенең атасы. Ул — күп кенә күренекле актер һәм гомумән сәхнә көчләре тәрбияләде. Хәзерге көндә дә Г.Камал иҗатында язучылар, драматурглар, шагыйрьләр, артистлар һәм художниклар тәрбияләнәләр. Бүген һәм алдагы вакыт өчен Г.Камал әсәрләре социалистик культура төзелешендә зур роль уйныйлар һәм уйнаячаклар.
Г.Камалның хезмәтләре безнең илебездә генә, социализм җиңгән илдә генә үзенә тиешле бәясен ала алды. Хезмәт ияләре массасы Октябрь Революциясеннән соң, Г.Камал һәм шуның кебек зур талантлы язучыларның әсәрләрен ныклап өйрәнергә мөмкинлек таптылар.

1939

(Бу мәкалә Г.Камалның  60 ел тулу уңае белән 1939 елда Исмагыйл иптәш Вахитов катнашы белән язылды)

 


(Чыганак: Гази Кашшаф. Каләм мастерлары. Критик мәкаләләр. Казан: Татгосиздат, 1940 – 119 б.).


 

Комментарий язарга


*