ТАТ РУС ENG

Мансур ХӘСӘНОВ Татар драматургиясенә  һәм театрына нигез салучы

(Г. Камалның тууына 100 ел уңае белән)


Йөз еллык!
Республикабыз хезмәт ияләре, әдәби җәмәгатьчелек яңа татар әдәбияты белән бәйләнешле мондый олы юбилейны беренче тапкыр билгеләп үтә. Бөек шагыйрь Г. Тукайның, татар әдәбияты классигы Ф. Әмирханның, язучы-революционер Г. Ибраһимов-ның 90 еллыклары үткәрелде. Г. Камалның 100 еллыгы белән бездә революцион көрәш, демократик әдәбият һәм иҗтимагый фикер үсешенә зур өлеш керткән күренекле язучы, революционер һәм җәмәгать эшлеклеләренең йөз еллык юбилейлары башлана: 1980 елда шагыйрь М. Гафури, ә 1981 елда пролетариат язучысы Г. Коләхметов тууга 100 ел тула. Алга таба — X. Ямашев (1982), Ш. Камал (1984), М. Вахитов (1985) йөз еллыклары, аннан соң, ниһаять, Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм Г. Ибраһимовлар-ның шундый ук олы юбилейлары. XX гасыр башында, турыдан-туры 1905 ел революциясе йогынтысы белән, иҗтимагый көрәш һәм әдәбият мәйданына чыккан бу олы шәхесләр арасында иң өлкәне, иң әүвәлгесе Галиәсгар Камал иде.
Г. Камал — күренекле татар мәгърифәтчеләре К. Насыйри һәм Ш. Мәрҗани традицияләрен турыдан-туры дәвам иттерүче, XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбиятын 1905 ел революциясе чорында формалашкан яңа, реалистик әдәбият белән бәйләүче, татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучы, Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм башкалар белән бергә бездә демократик матбугатны оештыручы, татар социал-демократлары X. Ямашев, Г. Коләхметовларның дусты һәм көрәштәше, Бөек Октябрьдан соң татар совет әдәбиятын һәм» театрын актив төзүчеләрнең берсе. Аның исеме туган халкының рухи үсеш тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә Г. Камалның 100 еллыгы — ул, гомумән, татар совет культурасының олы бәйрәме дә.

*

Галиәсгар Камал әдәбият мәйданына тарихи бер чорда — ике гасыр арасында килеп керде. Бу бер гасырның икенчесе белән гади алмашынуы гына түгел, бәлки заман үзгәрүе, тормыш нигезләрен, тарихи барышны бөтенләй үзгәртеп кору, илнең социаль-политик һәм рухи үсеш перспективаларын яңача билгеләү дәвере иде. Кешелек җәмгыяте үсешендә XX гасыр үзе белән бөтенләй яңа тарихи вакыйгалар, яңа идеяләр һәм максатлар, алар өчен көрәшкә күтәрелгән яңа көчләр алып килде. Ул, барыннан да бигрәк, пролетар революцияләре чоры башлануын, революцион хәрәкәт үзәгенең Россиягә күчүен хәбәр итте.    
1905 ел революциясе татар халкы өчен җир өстеннән күкрәп үткән язгы яңгыр шикелле була. Ул гасырлар буе йокымсырап яткан татар дөньясын уята, төрле социаль катлауларны хәрәкәткә китерә, аларны гомум ил күләмендә җәелгән революцион-азатлык көрәшенә китереп куша. Мондый шартларда, табигый, элеккечә яшәеш, схоластик укыту һәм тәрбия, иске идеология  һәм-әдәбият яңа заман таләпләренә җавап бирми -иде. Яңа чор үзенең яңа җырчыларын һәм идеологларын,, яңа талантларны сорый иде. Г. Камал әнә шул шартларда тарихи аренага олы миссия белән чыккан яңа тип әдипләрнең, татар халкының яңа, европача рухи культурасын иҗат итүчеләрнең берсе булды.
Яңа татар әдәбияты ХI-Х гасыр азагында, XX гасыр башларында милләт булып формалашып җиткән татар халкының сүз сәнгатен яңа шартларда чорның тарихи таләпләре югарылыгына күтәрү, милли эстетик аңны, халыкның күп гасырлык әдәби традицияләренә, Көнчыгышның гуманистик поэзиясе һәм прогрессив философиясенә таянган хәлдә, беек рус һәм Көнбатыш Европа әдәбияты казанышлары белән сугару, шуның белән кушу, синтезлау нәтиҗәсендә барлыкка килде. Әдәбиятны яңа социаль-тарихи эчтәлек, революцион рух белән сугаручылар, милли сүз сәнгатен тудыручылар, критик реализмны нигезләүчеләр Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов һәм Г. Камал булдылар. Бөек шагыйрь Г. Тукай иҗатында татар халкының гасырлар буе тупланып килгән поэтик таланты гәүдәләндерелсә, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов һәм Ш. Камал прозаны яңа югарылыкка. күтәрделәр, ә Г. Камалга татар драматургиясен һәм милли театрны нигезләү насыйп булды.
«Татар драма әдәбиятының атасы, татар сәхнәсе өчен аның башлап , тууыннан… үзенең әсәрләре белән зур байлык бирә килгән, «Бүләк өчен», «Беренче театр» кебек комедияләре белән татар әдәбияты тарихында мәңгелек урын алган Галиәсгар Камал»  (Г. Ибраһимов. Әсәрләр. 5 том, Казан, 1978, 266 бит),— дип язды аның татар культурасындагы роле турында Г. Ибраһимов.
Татар   халкында   театрга   ихтыяҗ,   билгеле,   яңа гасыр   башында   гына   тумады,     ул   элек-электән   ук килә. Аның һәртөрле уеннары, ярминкә кәмитләре, ниһаять, татарларда йорт спектакльләре — әнә шул ихтыяҗның ачык бер гәүдәләнеше. Ә татар телендә беренче драма әсәрләре, мәгълүм булганча, XIX гасырның соңгы чирегендә генә (Г. Ильясиның «Бичара кыз»ы 1887 елда, Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз»ы 1889 елда, билгесез авторның «Комедия Чистайда» пьесасы 1895 елда) басылып чыгалар.
Олы драматургия һәм профессиональ театр таләпләреннән чыгып караганда, бу әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте зур түгел. Аларның тарихи әһәмияте халыкның театр сәнгатенә булган ихтыяҗын чагылдыруда. Шуның белән бергә, алар милли драматургиягә, аерым алганда, Г. Камал иҗатына хәзерлек этабы булып торалар.
«…Ильясов китабын ничә кат укыганымны белмим, әмма «Рәдде бичара кыз»ны кырык-илле тапкыр укыганмындыр. Хәтта мин аны күңелдән… белә идем»,— дип язды соңыннан Г. Камал үзенең «Яза башлавымның тарихы» исемле истәлегендә ( Г. Камал. Әсәрләр. 2 том, Казан, 1957 ел, 264 бит) .
Сүз татар драматургиясе һәм театр сәнгатенең барлыкка килүе турында барганда, бөек рус драматургиясе һәм театрының зур ролен аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Казан — Россиянең мәшһүр театр шәһәрләреннән берсе, зур культура һәм мәгърифәт үзәге. Анда әле XVIII гасыр ахырларында ук беренче Казан гимназиясендә укучылар тарафыннан спектакльләр куела торган була, аларда, аерым алганда, Г. Р. Державин, С. Т. Аксаковларның актив катнашуы мәгълүм. Казанда Рус драма театрының 175 еллык тарихы бар, һәм бу театр татар культурасына, татар халкының театр сәнгате ихтыяҗлары формалашуга зур йогынты ясый. «Татарча спектакль кую — Казан мөселман җәмәгатьчелегенең алдынгы өлешенең күптәнге хыялы»,— дип яза 1898 елда «Казанский телеграф» (1737 сан) газетасы.
Г. Камал да, әле Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган чагында ук, рус театрына даими рәвештә йөри, Көнбатыш Европа драматургларының әсәрләрен зур кызыксыну белән карый. Нәкъ шул чакта ул Гётеның «Фауст»ы белән таныша. Болар-ның һәммәсе, әлбәттә, Камалда яшеренгән драматурглык талантының уянуына көчле этәргеч ясый. Аны, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, «ни өчен башкаларда драмалар, театр бар, ә бездә юк», дигән сорау борчый.
Хәер, бер Г. Камалны гына борчыган сорау түгел бу, һәм мондый борчылуларның тарихи мәгънәсе бар. Ул илдә революцион-азатлык хәрәкәтенең пролетар этабы башланган чорда татар халкының эстетик үзаңы чагылышы, халыкта үз рухи культурасының мөһим бер тармагын булдыруга үсә барган ихтыяҗның объектив гәүдәләнеше иде. «Национальный театр есть признак совершеннолетия нации, так же как и академии, университеты, музеи,— дип яза А. Н. Островский.— Иметь свой родной театр и гордиться им желает всякий народ, всякое племя, всякий язык»… (А.   Н.   Островский.   Полное   собрание   сочинений.   Т. XII,  М.,  1952  ел,  160   бит.) Г. Камалның татар культурасы каршындагы тарихи роле әнә шушы ихтыяҗны иң беренче булып аңлавында, аны практик тормышка ашыруында булды.
Г. Камалның беренче әсәре — «Бәхетсез егет» пьесасы 1898 елда язылган. Яңа гасырны ул инде өч әсәр авторы буларак каршылый. Аның «Бәхетсез егет», «Кызганыч бала» (прогрессив төрек драматургы Намикъ Камалның «Заваллы чужык» исемле әсәренең татарчага тәрҗемәсе),   «Өч  бәдбәхет»   пьесалары 1900 елда Казанда басылып чыгалар.
Г. Камал ; иҗатының башлангыч этабын чагылдырган бу әсәрләрнең, табигый, художество эшләнеше югары түгел. Әмма аларда XX йөз башы тормышы өчен" гаять актуаль мәсьәләләр — кеше язмышы, шәхес белән патриархаль тормыш арасындагы каршылык, аталар һәм балалар проблемасы, семья тәрбиясе белән яңа заман таләпләре арасында конфликт һ. б. проблемалар куелган. Яшь драматург үзенең беренче әсәрләре белән үк татар дөньясындагы патриархаль тормыш калдыкларына, рухи торгынлыкка каршы кискен көрәш ачты.
“Театр драматургиясез була алмаган кебек, драматургия дә театрсыз яши һәм үсә алмый. Татар драматургиясенең барлыкка килүе һәм үсүе милли театр таләпләре белән аңлатыла. Драматургия кебек үк, бездә театрның тууы да турыдан-туры Г. Камал исеме белән бәйләнгән.»
Татар телендә беренче ачык спектакль, мәгълүм булганча, 1906 елның 22 декабренда Казанда «Новый клуб» бинасында куелып, анда Г. Камалның «Кызганыч бала» исемле әлеге тәрҗемә әсәре уйнала. Нәкъ шушы көннән башлап Г. Камал үзенең пьесалары белән генә.. түгел, режиссер һәм артист, оештыручы буларак та татар театрының формалашуына һәм үсешенә зур хезмәт күрсәтә.
Профессиональ театр труппасы «Сәйяр» ның эшчәнлеге турыдан-туры Г. Камал һәм Г. Кариев исеме белән бәйләнгән.
«Татар театрына гражданлык алу өчен «Сәйяр»ның бу көрәшендә, — ди РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Зәйни Солтанов,— иң күренекле драматург һәм театр белән һәрвакыт бәйләнештә булган Галиәсгар Камал һичшиксез зур роль уйнады. Г. Камал үзенең бөтен көчен, драматурглык талантын театрга багышлады… Аның хезмәтләре татар-театры фундаментының нигез ташлары булдылар» (X. Хисмөтуллин. Галиәсгар Камал. Казан, 1969 ел, 33—34 битләр).
Шуның белән бергә, милли театрның барлыкка килүе Г. Камалның иҗат -эшчәнлегенә дә көчле стимул булды.
Аның драматург-буларак танылуы 1905—1907 еллардагы революцион күтәрелеш чорына туры килә. 1907 елда ул үзенең атаклы «Беренче театр» комедиясен яза һәм «Бәхетсез егет» пьесасының яңа вариантын бастырып чыгара. Бу әсәрләр, авторга лаеклы уңыш китерү белән бергә, татар драматургиясенең формалашуын; аның олы юлга чыгуын расладылар.
«Беренче театр» комедиясе 1905 ел революциясе дулкыны белән барлыкка килгән әһәмиятле тарихи вакыйганы — Казанда беренче татарча спектакль куелу фактын һәм Шул уңай белән килеп чыккан көрәшне — тарих тарафыннан бетүгә дучар ителгән һәртөрле искелек тарафдарлары — консерватив карашлы байлар, надан сәүдәгәрләр, кадим муллалар һәм башкалар белән яңача  тормыш-көнкүреш, мәгърифәт һәм культура төзү өчен күтәрелгән социаль көчләр арасындагы көрәшне — нәтиҗәдә, беренчеләрнең каты җиңелүен, тарих көлкесенә калуын күрсәтә.
Г. Камалның драматург буларак зур уңышы беренче карашка бик гади тоелган бу конфликтны классик комедия югарылыгына күтәреп гәүдәләндерүендә, феодализм калдыкларын, патриархаль карашларны һәм гадәтләрне гомум халык алдында мәсхәрә итүендә иде. «Беренче театр» язылу белән үк милли театр сәхнәсенә күтәрелде, искелекне, торгынлыкны камчылаучы җитди көчкә әверелде. Ул татар тамашачысын театр сәнгатен кабул итәргә хәсерләде, аның чын-чынлап мәхәббәтен казанды, тарихка татар драматургиясенең һәм милли театрның классик әсәре булып керде.
Г. Камал, татар театрының үсә барган репертуар ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан чыгып, «Бәхетсез егет», «Беренче театр» әсәрләреннән соң, «Бүләк өчен», «Уйнаш», «Дәҗҗал», «Кайниш», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре» пьесаларын иҗат итә.
Аларда XX гасыр башы шартларындагы иҗтимагый тормышта, семьяда, көнкүрештә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә сакланып калган һәм яшәгән һәртөрле искелек — феодализм калдыклары, дини торгынлык, наданлык камчылана, иске байлар, тупас һәм надан муллалар, шәһәр мещаннары һәм аферист сәүдәгәрләр, эшсез байбикәләр һәм байбәтчәләр, алдакчы яучы карчыклар һ. б. фаш ителә. Бу әсәрләр татар драматургиясенең формалашуында, аның тормышчан нигездә, реализм һәм халыкчанлык юлыннан үсүендә әһәмиятле роль уйнадылар, ә кайберләре аның классикасына керде.
Г. Камал милли драматургиядә комедия жанрына нигез салучы, аның идея-эстетик принципларын эшләүче булды.
Г. Камалның тарихи миссиясе драматургияне һәм милли театрны иске тормышны җимерүгә, халыкның революцион энергиясен, иҗат көчләрен тоткарлап торучы феодализм калдыкларын себереп түгүгә, тарихи прогресс, киләчәк революция өчен юл әрчүгә мобилизацияләвендә булды. Бу — татар драматургиясе һәм театрының киләчәктә югары баскычка күтәрелүе, революцион рух белән сугарылуы, социализм өчен көрәштә көчле идея коралы булуы өчен хәзерлек этабы иде.
Татар театрының әһәмиятле бер үзенчәлеге шунда, ул беркайчан да милли рамкалар белән генә чикләнеп калмады, аның эшчәнлегендә интернационализм рухы көчле булды, ул туган көненнән башлап үзенең репертуарын бөек рус һәм дөнья драматургиясе классиклары әсәрләре белән баетып килде, шуның белән үзенең иҗат офыкларын киңәйтте. Октябрьга кадәрге чорда бу өлкәдә аеруча актив һәм нәтиҗәле эшләүче шулай ук Г. Камал булды. Язучы һәм әдәбият тарихчысы М. Гали билгеләп үтүенчә (М. Гали.  Г. Камал. Казан,  1941 ел,  117 бит), аның тарафыннан рус һәм башка телләрдән барлыгы 50 дән артык сәхнә әсәре тәрҗемә ителгән. Алар арасында классик пьесалардан Н. В. Гогольнең «Ревизор»ы, А. Н. Островскийның «Гроза»сы һәм «Гаепсездән гаеплеләр»е, А. М. Горькийның «Тормыш төбендә» һәм «Мещаннар»ы, Мольерның «Саран»ы, Лопе де Веганың «Сарык чишмәсе» һ. б. бар.
Г. Камал зур осталык белән тәрҗемә иткән бу әсәрләр татар театры репертуарында ныклы урын алдылар, халыкның театр культурасын формалаштыруда, аны интернациональ рухта тәрбияләүдә, татар артистларының сәхнә осталыгын үстерүдә гаять зур роль уйнадылар. Аның оригинал һәм тәрҗемә әсәрләрен сәхнәдә уйнап, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Нури Сакаев, Зәйни Солтанов, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил кебек беренче буын татар артистлары җитеште.
«Безнең дөньяга чыгуыбызга Сез, Галиәсгар әфәнде, сәбәп булдыгыз» («Йолдыз» газетасы, 1910 ел, 27 ноябрь),— дип яздылар 1910 елда Г. Камалның 10 еллык юбилее уңае белән «Сәйяр» труппасы артистлары.
Г. Камал күп кырлы талант иясе иде. Күренекле татар мәгърифәтчесе К. Насыйриныкы кебек, аның эшчәнлеге дә энциклопедик характерда.
Ул милли матбугатны нигезләүче һәм актив төзүчеләрнең берсе. Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм Г. Ибраһимов белән берлектә, Г. Камал демократик татар журналистикасын һәм публицистикасын үстерүгә зур өлеш кертте.
Аның бу өлкәдәге иң зур тарихи хезмәте татар матбугатын революция максатларына хезмәт иттерүдә булды. Г. Камал редакторлыгында һәм наширлегендә яки аның катнашы белән чыгарылган газета-журналлардан татар халкының революцион көчләре һәм милли әдәбиятның алдынгы вәкилләре киң файдаланалар, аларда революцион эчтәлекле мәкаләләр, большевиклар партиясенең программ документларын бастыралар.
Әле 1905 ел революциясенә кадәр үк татар социал-демократлары X. Ямашев, Г. Коләхметов, Г. Сәйфетдинов революцион брошюралар таратуда Г. Камал тарафыннан оештырылган китап басу һәм тарату ширкәтен («Мәгариф» китапханәсе) файдаланалар. Ә 1905 ел революциясе көннәрендә исә мондый әдәбиятны бастырып тарату эшенә ширкәт үзе дә керешә. Профессор Р. И. Нәфыйков раславынча, «Чын азатлык кайчан килер?», «Крестьяннарга җирне ничек үз кулларына алырга?», «Халык акчалары ничек җыела һәм нәрсәгә тотыла?», «Налоглар турында» кебек брошюралар Г. Камал заказы буенча бастырылган (Р. И. Нафигов. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. Казан, 1964 ел 244 бит).
Халык арасында революцион идеяләрне пропагандалауда Г. Камал редакторлыгында, Г. Коләхметов, М. Корбангалиев катнашы белән чыгып килгән «Азат» газетасы зур роль уйнады. Анда, мәсәлән, «Россия социал-демократларының максатлары» дигән мәкалә бастырыла. Бу газетаның 1906 ел 51 санында татар матбугатында беренче мәртәбә В. И. Ленин исеме телгә алына» — Г. Камал редакторлыгында һәм наширлегендә, Г. Коләхметов катнашы белән чыгарылган «Азат халык» газетасы татар революцион демократиясенең төп органы хезмәтен үтәде, анда социал-демократлар да үзләрен ңәкъ өйләрендәге кебек хис иттеләр. Патша хөкүмәтенең вакытлы матбугат цензурасы аны юкка гына социал-демократик газета дип бәяләми. Газета үзенең битләрендә турыдан-туры марксистик идеяләрне пропагандалый, буржуаз-милләтчеләргә, аерым алганда, «Мөселман иттифакы» партиясенә, пантюркистик «Тәрҗеман» газетасына каршы көрәш алып бара. Нәтиҗәдә патша властьлары тарафыннан газета ябыла, ә аның редакторы хөкемгә тартыла.
Г. Камалның турыдан-туры татар социал-демократлары белән тыгыз элемтәдә булуын Казан губернаторының 1907 ел 6 сентябрь боерыгы да раслый (Татарстан  Дәүләт  архивы, 1 фонд,  4606  акт, 329  бәйләм). Анда ул, «Безнең якында булдырырга-теләгән нәрсәләребез һәм максатыбыз» исемле большевистик брошюра таратканы өчен, «яшәп килә торган режимны көч белән бәреп төшерергә өндәүдә» гаепләнә. Губернатор аны судка бирүне таләп итә.
Г. Камал татар телендә иллюстрацияле сатирик журнал чыгаруга нигез салучыларның берсе. Ул 1908 елның августында Казанда Г. Тукай белән берлектә «Яшен» исемле журнал чыгара башлый. Аның редакторы да, нашире дә Г. Камал була. Ул шулай ук журналдагы рәсем-карикатураларның да күп өлешен үзе ясый.
 Бу  журнал  югарыда  әйтелгән   газеталар   башкарган эшне үк дәвам  итә.  Ләкин,  кызганычка  каршы, Столыпин реакциясе чорында аңа озак яшәргә туры килми, 1909 елның июнендә ул яптырыла.
Г. Камалның журналистлык иҗаты турында сөйләгәндә, «Йолдыз» газетасындагы эшчәлегенә тукталмый мөмкин түгел.
«Йолдыз» революцион көрәштән читтә торган, иҗтимагый-политик яктан ачык кыйбласы булмаган либераль буржуаз орган иде. Ләкин ул — үзенең саф татарча теле, ачык стиле һәм журналистлык культурасы белән башка күп кенә татар газеталарыннан аерылып торган, татар халкы арасында иң нык таралган газеталарның берсе. Нәкъ менә шуңа күрә дә демократик татар язучылары бу трибунадан үз максатларында нык файдаланалар.
Г. Камалның озак еллар газетаның җаваплы секретаре булып эшләве, татар революцион-демократ язучыларыннан Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ш. Камал, Ш. Әхмәдиевләрнең анда үзләренең мәкаләләре белән актив катнашуы, газета битләрендә әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә киң урын бирелүе һәм башка кайбер факторлар бу газетаның татар матбугатындагы үзенчәлекле урынын билгели.
Г. Ибраһимовның Октябрьга кадәрге чор әдәби-тәнкыйть әсәрләренең күбесе, аның «Каһарман шагыйрь» исемле мәшһүр мәкаләсе, Г. Тукайның күренекле татар большевигы X. Ямашевка багышланган «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» шигыре, Ш. Камал, Н. Думави һәм Җ. Вәлиди тәнкыйть мәкаләләре нәкъ шушы газетада, Г. Камал җаваплы секретарь булып эшләгән елларда басылганнар. Алар татар демократик әдәбияты үсешендә, әдәби тәнкыйть һәм публицистиканың формалашуында зур роль уйнадылар.
Шуның белән бергә, газета битләрендә, югарыда әйтелгән демократик язучыларның әсәрләреннән тыш, буржуаз-милләтчел характердагы мәкаләләр дә урын ала. Димәк, газетага бәя биргәндә, аның битләрендә алдынгы иҗтимагый-политик идеяләр, революцион-демократик эстетика белән консерватив карашлар, буржуаз-милләтчелек, әдәбиятта эстетлык һәм декадентлык юнәлеше арасында кискен көрәш баруын истән чыгармаска кирәк. Анда катнашкан авторларның политик позициясен, газетада басылган аерым мәкаләләргә бирелгән бәяне механик рәвештә бөтен газетага күчерү һич тә ярамый. Болай эшләү Октябрьга кадәрге чорда иҗтимагый-политик тормыштагы һәм әдәби хәрәкәттәге идея-эстетик каршылыкларны, аларның хәтта бер үк газета яки журнал битләрендә дә урын алуын танымау, һәрбер милли культурада капма-каршы ике культура турындагы В. И. Ленин методологик өйрәтмәләрен дөрес кулланмау булыр иде. «Йолдыз» газетасына, аның татар журналистикасы тарихында тоткан урынына берьяклы гына бәя биреп булмый.
Г. Камалның революциягә кадәрге әдәби-тәнкыйть һәм публицистик эшчәнлегенең шактый өлеше «Йолдыз» газетасы белән бәйләнгән.
Аның тәнкыйть мәкаләләрендә һәм рецензияләрендә татар драматургиясе һәм театры үсешенең актуаль проблемалары куелган, репертуар мәсьәләләре тикшерелгән, татар драматургларының аерым әсәрләренә анализ ясалган, беренче буын артистларыбыз-ның сәхнә осталыгы турында әһәмиятле фикерләр әйтелгән. Аларда шулай ук драма һәм комедия жанрының үзенчәлекләре, хәрәкәтнең роле, характерлар динамикасы, сәхнә коллизияләре һ. б. әһәмиятле мәсьәләләр куелган булуын билгеләп үтәргә кирәк. Тәнкыйть эшчәнлеге Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовларныкы шикелле үк киң колачлы булмаса да, аның мәкаләләрендә эстетиканың һәм әдәби тәнкыйтьнең гомум теоретик мәсьәләләре махсус куелмаса да, Г. Камалның бу өлкәдә дә шактый хәзерлеклелеген, бигрәк тә драматургия һәм театр сәнгатенең спецификасын тирән аңлавын, татар театрының көчле һәм йомшак якларын йөрәге белән тоюын, аның үсеш перспективаларын дөрес билгеләвен күрүе кыен түгел. Монда аңа барыннан да бигрәк практик тәҗрибәсе, әдәби сизгерлеге ярдәмгә килде.
Бөек рус һәм Көнбатыш Европа драматургиясен яхшы белү, аларньщ классик үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итү, һичшиксез, Г. Камалны тәнкыйтьче буларак та үстергән, аның әдәби-эстетик карашларын баеткан, тирәнәйткән. Аның 1907 елдан соң язган рецензияләре татар драматургының бөек рус классиклары Н. В. Гоголь һәм А. Н. Островскийның халык арасында популярлыгының серен аңларга, иҗат принципларын үзләштерергә, татар драматургиясе һәм театры үсеше өчен көрәштә аларны нигез принциплар итеп алырга омтылышы турында сөйлиләр.
Г. Камал татар драматургиясе һәм милли театр үсешенә драматург, артист һәм режиссер буларак кына түгел, үзенең тәнкыйть эшчәнлеге белән дә мәгълүм бер өлеш кертте.
Әдипнең тәнкыйть эшчәнлеге драматургия һәм театр өлкәсе белән генә чикләнми, билгеле. Ул поэзия, проза өлкәсенә үтеп керә, анда да кызыклы фикерләр әйтә. Г. Камалның, мәсәлән, 1908 елда, татар тәнкыйтендә беренчеләрдән булып, Г. Тукай шигырьләрен югары бәяләве әһәмиятле. Ул татар поэзиясенә обзор ясый, Г. Тукайдан кала М. Гафуриның күренекле шагыйрь булуын билгеләп үтә. Г. Камалның бу ике татар шагыйренә биргән бәясе тарих тарафыннан расланды.
Г. Камалның татар пролетар әдәбиятының беренче үрнәкләрен хуплап каршы алуы, аларны яклавы һәм ачыктан-ачык пропагандалавы тарихи әһәмияткә ия. Ул Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасы турында махсус рецензия язып чыкты, үзәгендә эшче-революционерлар торган бу әсәрнең перспективалы булуын күрсәтте. Бу — заманы өчен кыю адым иде. Г. Камал шулай ук Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасын югары бәяли, аның татар сәхнәсендә зур уңыш казануының сәбәбе — әсәрдә тормышчан образлар бирелүендә, аларны иҗат итүдә авторның художество осталыгында булуын әйтә.
Г. Камал — революциягә кадәрге чор татар публицистикасын нигезләүчеләрнең берсе. Аның публицистик мирасы иҗтимагый тормышның, татар халкының рухи үсешенең күп кенә тармакларына карый. Ул шулай ук үзенең атаклы замандашлары X. Ямашев, Г. Тукай турында истәлекләр язды, киләчәк буыннар өчен аларның якты образларын саклап калуга зур өлеш кертте.
Ниһаять, Г. Камалның күп кырлы иҗат эшчәнлеге хакында сөйләп тә, аның татар әдәби теле үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтми мөмкин түгел.
Г. Ибраһимов бу турыда: «Галиәсгар Камал безнең әдәбиятта татарның масса әдәби теле өчен моннан 35 ел элек ачыктан-ачык көрәшкә чыккан беренче язучы» («Совет  әдәбияты»,  1933 ел,  4—5 сан,  95  бит),— дип аеруча басым ясап әйткән иде.
Әдип үзенең иң беренче әсәрен үк — «Бәхетсез егет»не — халыкчан телдә язды, ә китап ахырында бу мәсьәләгә принципиаль карашын әйтеп чыкты һәм шул көннән алып, башка революцион-демократик язучылар белән бергә, татар милли әдәби телен нигезләүче, актив төзүче булды. Г. Тукай татар теленең поэтик мөмкинлекләрен, шигърият көчен ачып бирсә, прозада аның фикерләү куәтен һәм эмоциональ байлыкларын Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов һәм Ш. Камаллар иҗаты күрсәтсә, драматургия өлкәсендә татар телен беренче булып чын-чынлап эшкә җигүче Г. Камал булды.
Г. Камалның утыз биш ел дәвам иткән әдәби иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлегенең унбиш елы совет чорына туры килә.
Бөек Октябрь социалистик революциясен ул ихлас күңелдән, һичбер икеләнүсез кабул итте, аның беренче көннәреннән үк үзенең талантын һәм бай иҗат тәҗрибәсен революция максатларына, яңа культура төзү эшенә багышлады.
«Галиәсгар Камалның тормышында иң кыйммәтле ягы шунда,— дип язды Г. Ибраһимов, — ул 1917 елда сыйнфый көрәшнең иң кискен чорында, икеләнеп тормастан, пролетариат революциясе ягына басты, бөек Ленин партиясе җитәкчелеге астында актив рәвештә совет матбугатында эшләде» («Совет  әдәбияты»,   1933   ел,   4—5   сан,   95   бит).
Татар драматургиясе һәм театры классигы, аның атасы булып танылган бу өлкән татар әдибенең бөек тарихи борылыш чорында революция һәм халык ягында булуы милли әдәбиятның һәм гомумән культураның революция белән кушылуы, өлкән буын татар язучылары һәм сәнгать әһелләренең совет платформасына күчүе, киләчәктә татар халкының социалистик культурасын актив төзүчеләр булып җитешүе өчен гаять зур әһәмияткә ия булган тарихи факт. Бу шулай ук революциянең иҗади көчен, гуманистик характерын раслый. Г. Камалның исеме хаклы рәвештә Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ш. Камал, Һ. Такташ, К. Тинчурин, К. Нәҗми кебек татар совет әдәбиятын нигезләүчеләр, аның классиклары сафында тора.
Революциягә кадәрге авыр тормыш шартларында интенсив иҗат һәм җәмәгать эшчәнлеге нәтиҗәсендә сәламәтлеге шактый какшаган булуга да карамастан, Октябрьдан соң да әдипнең иҗат энергиясе сүрелмәде, ул элеккечә заманның алдынгы идеяләренә йөз тотып өзлексез эзләнде, үзен тулысынча әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеккә бирде, журналист, драматург һәм публицист буларак, аның каләме сыйнфый көрәш эшенә, революция казанышларын саклауга хезмәт итте.
1917    елгы  февраль  революциясеннән   соң  Г.   Камал, «Йолдыз» газетасында секретарьлык эшен дәвам иткән хәлдә, күренекле татар революционеры Мулланур Вахитов   тарафыннан    оештырылган    Мөселман Социалистлар комитеты органы  «Кызыл байрак»  газетасы   редакциясе   белән   иҗади   элемтәдә   тора,   бу газета өчен мәкаләләр тәрҗемә итә. Ә Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ул Казан губерна башкарма   комитеты   органы   «Эш»   газетасы   редакциясендә эшли. 1918 елның җәендә Казанны чехлар алгач, Г. Камал татар милләтчеләренең контрреволюцион буржуаз матбугатка эшкә чакыруын кире кага һәм семьясы белән шәһәрне ташлап китәргә мәҗбүр була.
1918    елның  сентябрь   башында   Казан  ак   интервентлардан азат ителгәч, Г. Камал яңадан совет матбугатына — «Эш»   газетасына   кайта.   Нәкъ  әнә   шул чорда ул үзенең революция һәм гражданнар сугышы темасына  багышланган  мәшһүр   «көйле  шигырьләр»ен, үз сүзе белән әйткәндә, «декламацияләр»ен иҗат итә.
Игътибарны, иң элек, заманча актив һәм сугышчан эчтәлекле булулары белән җәлеп иткән, көн кадагына сугып, конкрет чорның аеруча актуаль һәм җитди мәсьәләләрен кыска, әмма киң массалар арасында үтемле итеп пропагандалаган ул әсәрләр әдипнең Октябрьдан соңгы иҗатында махсус игътибарга лаек әһәмиятле урын алып торалар. Аларда өлкән драматургның олы гражданлык хисләре, революция һәм хезмәт халкына ахыргача бирелгәнлеге ачык чагылыш тапты. Форма күзлегеннән генә түгел, эчтәлекләре белән дә «декламацияләр» шул чор рус совет поэзиясе үрнәкләрен, аерым алганда, мәшһүр В. Маяковский һәм Д. Бедный иҗатларында өстенлек иткән тенденцияләрне хәтерләтә. Бер үк вакытта алар Г. Камалның революция елларындагы идея эволюциясен ачык чагылдырулары белән дә җитди кызыксыну уяталар.
Тематик яктан әлеге әсәрләр татар тормышы белән генә чикләнеп калмыйлар, бөтен ил, дөньякүләм әһәмиятле политик вакыйгаларны чагылдыралар, революция һәм интернационализм рухы белән сугарылганнар. «Көйле шигырьләр»нең ни сәбәпле һәм нинди шартларда тууы турында әдип үзе болай дип язган иде: «Гражданнар сугышының кызган чоры. Деникин, Колчак һәм башка ак бандалар яшь Совет иленә төрле яктан һөҗүм итәләр. Шуңа күрә дә мин кыска әсәрләр (шигырьләр) язып, көннең кадагына сугып барырга тиеш идем. Ул вакытларда мин икешәр көн өйгә кайтмыйча, редакциядә кунып эшли идем» (М.  Гали.  Г.  Камал.  Казан,  1941,  47  бит).
Г. Ибраһимов аларны «революция бәетләре» дип атады һәм иске тормышны җимерүдә, революция дошманнарын фаш итүдә әһәмиятен күрсәтте, аларның «ярлы татар дөньясының иң караңгы подвалларына төшәргә, таралырга тиешле»ген әйтте.
Г. Камалның ул әсәрләре эшче клубларына һәм солдат казармаларына үтеп керде, театр сәхнәләрендә һәм концерт залларында укылды, киң халык массалары арасында популярлык казанды.
Театр сәнгате алдында торган яңа, революцион бурычларны тирән аңлап, сәнгать көчләрен шул бурычлар тирәсенә туплаучы, совет властеның беренче елларыннан башлап татар совет театры бинасын төзүгә керешүчеләрнең дә иң күренеклесе Г. Камал була. Гражданнар сугышы чорында ук Казанда эшче клубларында, солдат казармаларында оештырылган концерт һәм спектакльләр аның булышлыгы белән уза.
Егерменче еллар башында Казанда берничә татар театр труппасы оештырылуы һәм эшли башлавы да— Г. Камалның тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсе. Мәсәлән, «Беренче күргәзмә дәүләт труппасы» составында үзе үк катнашып, ул анда башка талантлы татар артистларын тарта.
Г. Камалның совет чоры эшчәнлегенең характерлы үзенчәлеге шунда, ул театр труппалары оештыру белән генә чикләнми, аларда режиссерлык эшчәнлеген артистлык уены белән тыгыз бәйләп алып бара.
Совет чорында Г. Камалның сәхнә осталыгы тагын да югарырак баскычка күтәрелде, аның артистлык таланты бигрәк тә бөек рус һәм Көнбатыш Европа драматурглары иҗат иткән классик образларны сәхнәдә башкарганда ачык чагылды. Аның артист буларак уены турында энесе Габдрахман Камал түбәндәгеләрне яза: «Классик образлар тудыруда бик нык эшләде. Ул Шиллернең «Юлбасарлар» трагедиясендә Патер, «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясендә музыкант, Миллер образларын, Максим Горькийның «На дне» драмасында Актер образын тиңдәшсез рәвештә башкара иде. Бу бөек драматургларның образларын сәхнә аша гәүдәләндерер өчен, Г. Камал драматургларның бөтен әсәрләрен укып чыга. Трагедия, драмаларның постановкалары турында чыккан тәнкыйтьләрне эзләп таба, аларны җентекләп тикшерә. Төрле театр постановкаларында булган кимчелекләрне булдырмау өчен бөтен көчен куеп тырыша. Образ өчен кирәк булган вак бутафория нәрсәләрен, вак детальләрен өендә үзе хәзерләп алып килә иде» ( Г. Камал. Альбом. Төзүчесе Г. Камал II, Казан, 1940 ел, 13   бит).
Г. Камалның оста уены, аның артистлык таланты белән тудырылган образлар татар совет сәхнәсе тарихына гүзәл сәхифә булып кергәннәр.
Ул милли театр репертуарын оригинал пьесалар белән баету буенча да актив эшләде. Совет чорында ул, нигездә, комедия жанрында иҗат итте.
Г. Камалның Октябрьдан соң язган әсәрләреннән «Көндәш» (1918), «Өйләнәм — ник өйләндем» (1918), «Җан Таһир белән Җан Зөһрә», «Могҗиза» (1930), «Тәкый гаҗәп яки ахыр заман» (1931) комедияләрен күрсәтергә кирәк.
Бу әсәрләр искелеккә каршы көрәшнең мөһим аспектларын чагылдырдылар, шул чор өчен актуаль иҗтимагый, семья һәм мораль-этик проблемаларны күтәреп чыктылар, Г. Камал талантының характерлы үзенчәлеген — сатирик көчен күрсәттеләр. Алар капиталистик тормышны, иске гадәтләрне кире кагуы белән көчлеләр.
Г. Камалның совет чорында иҗат иткән оригинал әсәрләренең иң күренеклесе — «Хафизәләм иркәм» исемле дүрт пәрдәлек комедия. Бу әсәр татар әдәбиятында М. Фәйзи башлап җибәргән музыкаль драма жанрын дәвам иттерде һәм Г. Камал драматургиясенең социалистик реализмга таба үсүен күрсәтүче факт булуы белән әһәмиятле.
Г. Камалның бөтен иҗаты әдәбиятның халык белән аерылгысыз бәйләнешен күрсәткән бер үрнәк булып тора. Драматургның халыкчанлыгы һәм партиялелеге, шәхес буларак принципиальлеге, аерым алганда, аның буржуаз-милләтчеләр белән көрәшендә ачык чагылды. Әдипнең 1929 елда татар буржуаз ак эмигрантларына   биргән   катгый   җавабы   шуның   характерлы бер мисалы булды.
Г. Камал тәрҗемә өлкәсендә дә элеккечә актив эшләде, татар совет театрын бертуктаусыз бөек рус, Көнбатыш Европа драматургиясе классикларының әсәрләре белән баетып килде. Тынгысыз әдип журналист буларак та татар совет публицистикасы үсешенә зур өлеш кертте.
Талантын һәм бөтен эшчәнлеген халыкка хезмәткә багышлаган әдипләрнең гомере озын була. Халык күңелендә, халык рухында алар кылган эшләре, иҗат җимешләре белән мәңгелек урын алалар. Талантлы драматург, милли театрыбызның нигез ташларын салучы Галиәсгар Камал шундый әдипләребезнең берсе иде, хезмәт халкының иҗтимагый һәм рухи омтылышларын киң чагылдырган әдәби мирасы белән бергә аның үз исеме дә халык хәтерендә мәңге җуелмас урын алды. 1909 елда ук, әдипнең ун еллык хезмәт бәйрәме көннәрендә, шул еллардагы демократик җәмәгатьчелек фикерен чагылдырып, халык шагыйре Г. Тукай аны «татар Островские» дип атады. 1923 елда, совет матбугатының биш еллык бәйрәме уңае белән, татар әдипләреннән беренче буларак, Г. Камалга «Хезмәт батыры» дигән мактаулы исем бирелә. Тагы алты елдан, 1929 елның язында, республикабыз хезмәт ияләре, совет җәмәгатьчелеге Г. Камалның 30 еллык әдәби иҗат бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтә. Һәм шул уңай белән аңарга «Халык драматургы» дигән мактаулы исем бирелә.
1939 елда Татар дәүләт театрына Г. Камал исемен бирү турында махсус карар кабул ителә. Бу — бөтен гомерен һәм иҗатын сөекле халкына хезмәткә багышлаган өлкән драматургның исемен олылау һәм мәңгеләштерү иде. Күренекле драматург исемен йөрткән җитмеш еллык бай тарихлы театрыбыз илебезнең иң алдынгы милли театрлары сафына басты. Үзенең чишмә башында Г. Камал һәм талантлы артист, режиссер Г. Кариев, артистлар И. Кудашев-Ашказарский, С. Гыйззәтуллина-Волжская һәм В. Мортазин-Иманскийлар торган татар совет театры 1927 елдан алып академия театры исемен йөртә. Ул дәүләтебезнең иң югары бүләге — Ленин орденына лаек булды. Анда берничә буын талантлы драматурглар, режиссерлар һәм артистлар үсеп чыкты.
Милли театрның формалашуына татар сәхнәсенең беренче буын артистлары Н. Сакаев, К. Шамил, Г . Болгарская, Н. Таҗдарова, Ш. Шамильский, М. Мутин, Н. Арапова, 3.Солтанов, Б. Тарханов зур өлеш кертте.
Егерменче һәм утызынчы елларда драматург, режиссер һәм артист буларак иң актив эшләүчеләрнең, академия театрына нигез салучыларның берсе К. Тинчурин булды.
Аның сәхнәсендә СССР Халык артистлары X. Әбҗәлилов, Ф. Халитов, Ш. Биктимиров, РСФСРның һәм Татарстан АССРның халык артистлары Ф. Ильская, X. Уразиков, Г. Камская, Ф. Камалова, Г. Булатова, Камал III, X. Сәлимҗанов, Г. Шамуков, Р. Җиһаншина, Г. Ибраһимова, В. Минкина, Г. Над-рюков һәм башка күренекле артистлар уйнады һәм уйный. Сугыштан соңгы чорда һәм алтмышынчы еллар башында Мәскәүдә театр сәнгате институтын һәм Щепкин училищесын тәмамлап кайткан, беренче һәм икенче буын татар артистларының бай сәхнә традицияләрендә тәрбияләнгән талантлы артистлар Р. Таҗетдинов, Г. Камалова, Ш. Әсфәндиярова, Д. Ильясов, А. Галиева, Р. Шәрәфиев, Н. Гәрәева, Н. Ихсанова, Г. Исәнгулова, Н. Дунаев, А. Гайнуллина һәм башка талантлы артистлар бүгенге көндә театрның спектакльләрендә төп рольләрне башкаралар.
Г. Камал драматургиясе традицияләрен яңа шартларда М. Фәйзи, К. Тинчурин, Ш. Камал, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, М. Әмир, Р. Ишморат кебек күренекле драматурглар өзлексез үстерә килделәр, соңрак чорларда алар X. Вахит, Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, Д. Вәлиев, Ш. Хөсәенов һ. б. драматурглар иҗатында дәвам иттерелде.
Шушы ук театрда татар халкының сөекле композиторы С. Сәйдәшев иҗаты чәчәк атты. Аның бүген дә яратып җырлана, уйнала һәм тыңлана торган күп санлы җырлары, инструменталь әсәрләре беренче тапкыр шушы театрда яңгыраш алган.
Татар театрының үсешен Ш. Сарымсаков һәм М. Сәлимҗанов кебек күренекле режиссерлар иҗатыннан аерып карау мөмкин түгел.
Партиябезнең тарихи XXV съезды әдәбият һәм сәнгать алдына, аерым алганда, театр алдына, совет гражданнарын коммунистик рухта тәрбияләүнең яңа һәм зур бурычларын куйды. Г. Камалның иң күренекле әсәрләре бүген дә заманча актуаль яңгырыйлар, совет халкын коммунистик идеалларга бирелгәнлек рухында тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш кертүләрендә дәвам итәләр.

 1979

(Чыганак: Хәсәнов М. Интернационализмның җанлы традицияләре. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1980, 261 б.).


 

Комментарий язарга


*