ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Мөхәммәт ГАЛИ Галиәсгар Камал: Г.Камалның башка әсәрләре һәм хезмәтләре

 


IV. Г. КАМАЛНЫҢ БАШКА ӘСӘРЛӘРЕ ҺӘМ ХЕЗМӘТЛӘРЕ

Проза әсәрләре

Г. Камалның проза әсәрләре күп түгел һәм алар аның иҗаты өчен характерлы да түгелләр. Шулай да аларга кыскача тукталып китәргә кирәк булыр. Аның иң беренче проза әсәре — 1900 нче елда язылып, 1903 нче елда басылган «Сабир хәзрәт» хикәясе. Ул бу хикәясендә комсыз, череп таркалган, хатын-кызларны кешегә санамый торган жулик Сабир мулла тибын гәүдәләндерә.
Сабир мулланың өч хатыны булса да, ул дүртенчесенә өйләнергә уйлый. Ул үзенең асрауларын мәсхәрәли, кызганычлы хәлгә төшерә. Дин-шәригать битлегенә төренеп, төрле кабахәтлекләр эшли. Сабир мулла корбаннарының берсе — ярлы кызы Гайшә. Гайшәнең тормышы җимерелә. Ул үлгәч, аның Бибимәрзия исемле кызы ятим кала. Ул кыз чит кеше кулында тәрбияләнеп үсә. Сабир мулла аны бөтенләй белми дә. Бервакыт, мулла хаҗга китеп барган чакта, бер авылда үсеп буйга җиткән бер ятим кызны күрә һәм аны үзенә яучылый. Бибимәрзияне муллага бирергә булалар. Ахырда, Гайшәнең хаты табылу аркасында, Бибимәрзиянең Сабир мулланың үз кызы булганлыгы ачыла. Шуннан соң мулла, «гөнаһларыннан арыну» өчен, үз авылын һәм семьясын ташлап дәрвиш булып читкә чыгып китә.
Хикәядәге вакыйга әнә шуннан гыйбарәт. Г. Камал үзенең бу хикәясендә дин өчен көрәшеп йөргән суфый муллаларның бөтен пычраклыкларын ачып сала.
Икенче зуррак проза әсәре — 1909 нчы елда язылган «Күгәргән алтыннар» хикәясе. Аның бу хикәясе приключение характерында язылган булса да, автор анда муллаларның һәм байларның алтынга алданып, саташып йөрүләреннән көлә һәм аларның никадәр ач күзле, комсыз икәнлекләрен күрсәтә. Башта бай, мулла белән киңәшеп, бер төрекнең җир казыганда тапкан «кырык мең сумлык» чамасындагы «күгәргән» алтыннарын, алдап, ике генә мең сумга алмакчы була. Ул шулай итеп «ярлы, надан төрекне» таларга карар бирә. Аның өчен муллалардан һәм башкалардан истихарәләр кылдыра. Истихарә кылучылар (Истихарә кылучылар — төш юраучылар.) бу эшнең бик яхшы булып чыгачагын сөйлиләр. Шулай итеп бай, бик шатланып, ансат кына юл белән алтыннарга хуҗа булам дип торганда, үзе бик нык алдана. Истихарә кылучыларның төшләре ялган булып чыга. Бай, кырык мең сумлык алтын аласы урында, үзе өч мең сум акчасыннан колак кагып кала.
Хикәянең теле беркадәр гарәп, фарсы сүзләре белән чуарланган булса да, ләкин хәзерге укучы өчен дә җиңел аңлашылырлык.

Шигырьләре


Г. Камалның әдәбият өлкәсендә драматургиядән кала иң күп эшләгән жанры — поэзия. Аның мәдрәсәдә укыган вакытларында ук шигырьләр язганлыгы мәгълүм. Ләкин матбугатка чыкмаганлыктан һәм сакланмаганлыктан, аның ул вакыттагы шигырьләре турында бернәрсә дә әйтергә мөмкин түгел. Аның 1901 нче елда язылып, басылмыйча, Мәкәрҗәдә халык алдында декламировать ителгән беренче шигырьләреннән «Приказчик» дигән шигыренең кайбер өзекләре генә сакланып калган. Ул шигырь шулай башланып киткән:

Приказчикны кем дисең,
Әллә  аны  белмисең?
Хуҗалары кул астында
Тоткын  булган  кол  алар.

Г. Камал үзенең беренче шигырьләрендә үк приказчикларны яклап, байларга каршы чыга.
Иң башлап аның «Өндәү» һәм «Азатлык» исемендәге шигырьләре «Саип» имзасы белән 1905 нче елның көзендә «Казан мөхбире» газетасында басылалар. «Азатлык» исемендәге шигыре революциягә кадәр атаклы булган «Алма китабы» исемле бер кечкенә көйле китапка ияреп язылган. Аның һәрбер строфасы «я» белән бетә. Бу шигырь шулай башланып китә:

Иске коллык кадалсын — аның көлен җил алсын,
Азатлык ялгыз калсын — бәк соңгарып кәлдия.
Иске низам котырып — җан бирә нәгъра орып,
Шашадыр торып-торып — каргалганын белдея.
Күп валиләр  ярышты — манифестка карышты,
Корал сарып кереште — шәһитне күп кылдыя.
«Победонос»ның кулы — сынды,  бикләнде юлы,
Очты мәкернең мулы — биле бөгелеп төштея.
(* Победоносцев — патша    хөкүмәте    вакытында    атаклы
миссионер һәм Духовный Синод башлыгы (М. Гали искәрмәсе).)
 («Казан мөхбире», № 8.)

Ул үзенең бу шигырен 1905 нче елның «Октябрь манифесты» уңае белән яза.
Шул ук газетаның 19 нчы номерында, шул ук «Саип» имзасы  белән,   «Мөселманнар» һәм 32  нче   номерында «Син яхшы булсаң, мин яхшы» дигән шигырьләре басылган.
1906 нчы елда «Азат» газетасында («Һади» имзасы белән) 4 нче номерда «Безнең кирәк», 12 нче номерда «Милләт көймәсе», 13 нче номерда «йокыда» дигән шигырьләре һәм 5 нче номерда исемсез шигыре, 38 нче номерда «Безем хәлләр» һәм 45 нче номерда «Еламаган балага имчәк бирмиләр» дигән шигырьләре басыла. Ул: шигырьләр һәрберсе дә дип әйтерлек демократлык трибунасыннан торып, наданлыкка, караңгылыкка каршы һәм уку-укытуга өндәп язылган прогрессив характердагы шигырьләр.
«Азат» газетасының 4 нче номерында басылган «Безнең кирәк» дигән шигыреннән аерым үрнәкләр китереп китәбез.

Вакыт җитте, күземезне ачмак кирәк…
Гел җәһаләт, тәгассыплә яшәү булмас,
Һөнәр, гыйлем орлыгын сачмак кирәк…
Төрле-төрле һөнәр, гыйлем белмәк кирәк.
Һәр авылга олуг мәктәп салмак кирәк,
Укытырга җанлы хәлфә алмак кирәк,   
Ярты-йорты уку илә эш чыкмады,
Ихлас куеп дәресләрдә калмак кирәк.
Күңелемезне белек илән пакьлау кирәк,
Фикеремезне,  юлымызны хаклау кирәк.
Наданлык, караңгылык череп  бетте,
Гыйлем илә үземезне саклау кирәк.

Болардан тыш аның «Яшен» журналында «Әүлияулладан бер залим» һәм «Ишан Гали» имзалары белән басылган кайбер көлке шигырьләре бар.
Менә Г. Камалның революциягә кадәр басылган тезмә әсәрләреннән билгелерәкләре шулар. Аның күбрәк тезмә әсәрләре революциядән соң язылганнар. Ул Октябрь революциясенең беренче көннәреннән башлап, «Әүлия һәм компаниясе» һәм «Ишан Гали» имзасы астында, «Эш» газетасында байлардан көлгән һәм революцияне яклаган бик күп шигырьләр бастырып килде. Аның ул вакытта язган шигырьләре, беренче тапкыр 1918 нче елда — «Эш» газетасының Октябрь революциясенә бер ел тулу бәйрәме бүләге» исеме белән, икенче тапкыр 1921 нче елда зур күләмдә «Декламацияләр» исеме белән бастырылды.
Аның ул елларда язган шигырьләре яшь Совет иленә мәхәббәт, аның эчке һәм тышкы дошманнарына каршы рәхимсез көрәш уты белән сугарылганнар.
Г. Камалның ул еллардагы беренче шигырьләре, күбрәк, иске көйле дини китаплар стилендә язылганнар. Шунлыктан аларны шул китапларга кечерәк бер пародияләр дип атарга да мөмкин. Андый шигырьләрдән «Ахыр заман» яки иске «Тәкый гаҗәп» китабына ияреп язылган «Яңа тәкый гаҗәп» белән «Тагын гаҗәп китабы», «Әхмәдия» яки «Хакка шөкер китабы»на ияреп язылган «Акка шөкер китабы», «Бакырган»га ияреп язылган «Бакырган китабы» һәм «Бәдәвам»га ияреп язылган «Бәдәвам китабы» дигән шигырьләре бар. Г. Камал үзенең бу шигырьләрендә шул китаплардагы назым төзелеше формасын саклап, алар кебек билгеле бер көйгә салып укыла торган революцион эчтәлекле тезмә әсәрләр барлыкка китерде. Ул моның белән, бер яктан, революциягә кадәр динчеләр тарафыннан халык арасында бик нык популярлаштырылып һәм балалар өчен «Уку китабы» итеп йөртелгән иске дини китаплардан көлсә, икенче яктан, байларның һәм динчеләрнең революциядән соңгы хәлләреннән көлә һәм революцион идеяләрне аңлаешлы рәвештә массага җиткереп, Совет властен ныгыту эшендә зур агитация алып бара. Мәсәлән, ул үзенең «Яңа тәкый гаҗәб»ендә чехларның Казанга килү чорын яза һәм байларның, муллаларның шул вакыттагы хәлләреннән көлә.
Шулай ук ул үзенең шул формага салынып язылган «Тагын гаҗәп китабы» дигән шигырендә дә байларның һәм спекулянтларның шул вакыттагы хәлләреннән көлә. Тик анысында һәрбер строфаның соңгы юлларын «Мондыйн артык тәкый гаҗәп тыңлары бар» дигән сүзләр урынына «Мондыйн артык тагын гаҗәп булыр әле» дигән сүзләр белән бетерә.
«Хакка шөкер китабы»на ияреп язылган «Ак»ка шөкер китабы» исемендәге шигырендә ул кызылларның җиңүләренә һәм акларның җиңелүләренә шатланып яза. Аның ул шигырендә без түбәндәге юлларны укыйбыз:

«Ак»ка шөкер идәлем һәр ан,
Түгә алмады әле күп кан.
Кызыл гаскәр җиңү белән
Исән калды ничә мең җан.
Кылычлар ялтырый безнең,
Пулялар шартлый безнең,
Дошманнар калтырый безнең,
Әсир төшә алар һәр ан…

«Бакырган китабы» исемле шигырендә ул, «Бакырган» китабындагы «Оҗмах белән тамуг мактанышуы» дигән мөнаҗәткә охшатып, эшче белән буржуйның сүз көрәштерүләрен һәм нәтиҗәдә буржуйның җиңелүен көлкеле итеп яза. Мәсәлән:

Эшче, буржуй мактаныша,
Мактануда  мәгънә бар.
Буржуй әйтә:  мин баймын,
Амбар тулы малым бар.
Эшче әйтә: мактанма,
Байлыкка хәйран калма,
Хәйран калырлык эшләр
Килер әле сезгә алда…

«Бәдәвам китабы» дигән шигырендә дә Советның ныгуын, төрле милләт халыкларының берләшүен, буржуйларның җиңелүен һәм ярлыларның җиңүен яза:

Белегез Совет берлеген,   
Күңелләрнең көрлеген,
Нык иттереп өрлеген
Нигез кордык, бәдәвам.
Рус, татары, болгары,
Немец, французлары,
Ярлы халыкның бары —
Берләшүдә, бәдәвам.

Болардан башка аның күп кенә шигырьләре музыкаль һәм башка фольклор (җыр, такмак, такмаза, бәет) формаларына ияреп язылганнар. Андыйлардан: «Бишек җыры» көенә ияреп язылган «Байлар бишеге», «Сандугач күгәрчен» көенә салып язылган «БурясУи теләге», «Әпипә» көенә салып язылган «Бию көе», «Яңа типта халык җырлары», «Һай дөнья», «Матур яр, кәнәри”, «Яңа җизнәкәй», такмаза стилендә язылган «Чегән бәете», халык әкиятенә ияреп язылган «Революция» шигыре, «Табышмаклар» һәм башкалар бар.
«Байлар бишеге» дигән шигырендә ул байларның революциядән соңгы хәлләреннән көлә.

Баем, баем, бай кеше,
Җимерелеп бара һәр эш?
Ул кара икмәк көйши,
Кимеп бара һәм ише.
Баем, баем, бай гына,
Инде кесә сай гына,
Ашый алмый май гына,
Җиккәне дә тай гына…   

Шулай ук Г. Камалның, «Бер рәсемгә», «Белә алмыйм» кебек, Тукайга ияреп язган шигырьләре дә бар. Аның тезмә әсәрләре арасында «Тай» «Берләшегез, бөтен дөнья эшчеләре!», «Туфан» һәм башкалар кебек форма ягыннан һичкемгә иярми язылган җитди лирик шигырьләрне дә табарга мөмкин.
Бөек Октябрь революциясенең символы итеп язылган «Таң» шигырендә ул шулай ди:

Төн бетте, яктырды таң,
Күк йөзе алтын нурга чумган,
Күңелләр  кайгыдан котылган.
Күкрәкләр ирек һавасы белән
Рәхәтләндерә йөрәкне ирек җилләре,
Нинди нурлы безнең ирек илләре.
Турайды эшченең бөгелгән билләре,
Ни өчен бу сәгадәт моннан йөз ел элек килмәде!
Уяндылар кырлар, урманнар,
Күтәрделәр башны йокыдан тугайлар,
Һәммәсе дә йөзләрен яктылыкка борганнар.
Вакыт инде файдаланырга бу рәхәттән, туганнар.

«Берләшегез, бөтен дөнья эшчеләре!» шигырендә эшчеләрне һәм ярлыларны берләшергә чакыра:

Көч никадәр күп булса безнең якта,
Эшче халык хәл алып,  баса  аякка,
Ярлы халык дөньяда куәт алса,
Ирек нуры таралыр төрле якка.
Киләчәктә якты тормышның чибәре,
Берләшкәндә бөтен дөнья эшчеләре,
Телегездә сезнең тәсбих булып йөрсен
«Берләшегез, бөтен дөнья эшчеләре!»

Г. Камал революциядән соң гына 70—80 исемдә шигырь язган. Алар арасында йөзәр юллылары да бар. Аның революциядән соң язган шигырьләре поэзия өлкәсендә зур агитация һәм революцион сатира үрнәкләре булып торалар.

Тәнкыйть, публицистика һәм сатирик әсәрләре


Г. Камалның драматургия, проза һәм поэзиядән тыш тәнкыйть, публицистика һәм сатирик әдәбият буенча булган иҗаты да зур гына урын тота.
Аның 1907 һәм 1917 нче еллар арасында төрле имзалар белән «Йолдыз»да язган байтак кына тәнкыйть мәкаләләре һәм театраль рецензияләре бар. Алар арасында 1907—1908 нче елларда язган «Габдулла Тукай шигырьләре», Мәҗит Гафуриның «Үги балалар» дигән шигырь мәҗмугасына һәм Гафур Коләхметовның «Яшь гомер»енә язган тәнкыйтьләре аерата күренекле урын тоталар. Г. Камал үзенең бу тәнкыйтьләрендә әдәбиятны, бигрәк тә сәхнә әсәрләрен, бик нечкә аңлаганлыгын күрсәтә һәм үзенең мәкаләләрендә әсәрләргә тирән анализ ясый. Мисал өчен аның тәнкыйть мәкаләләреннән кайбер үрнәкләр китереп китәргә мөмкин.
1907 нче елда «Йолдыз» газетасының 201 нче номерында «Габдулла Тукаев шигырьләре» исемле тәнкыйть мәкаләсендә ул түбәндәге сүзләрне яза:

«Хөрриятләр игълан кылынган көннән башлап, берничә газеталарымыз вөҗүдкә килгәне шикелле, анлар илә бәрабәр берникадәр назимнарымыз да дөньяга килделәр, һәркемдә язуга һәвәс артып китте, кайсы көйләп, кайсы көйсез генә язарга тотындылар. Газета идарәләренә шигырь исемендә төрле әсәрләр язып җибәрә башладылар. Кайсыберсе язган нәрсәләре басылмаганга үпкәләп, бәгъзылары шигырь димәгән өчен ачуланып, язудан тукталдылар. Алардан фәкать өч кеше калды. Бонлардан берсенә (Нәҗип Думавига) нинди тамга (проба) сугарга хәзергә мин булдыра алмыйм. Минем каршымда Габдулла әфәнде илә Габделмәҗит әфәнделәр алга чыктылар.
Хәзерге көндә шагыйрь исемен итлак кылырга шул икесе лаектыр. Габдулла әфәнденең, язган нәрсәләре арасында хакыйкатьтән шигырь итлакына мөстахыйк булган гали тасвирлар, гүзәл тәрсимнәр күренәдер. Шуның өчен Габдулла әфәндене бу әсәре илә тәбрик итәмез», — ди.
Г. Камал тарафыннан язылган бу тәнкыйть Тукай шигырьләренә карата беренче тәнкыйть булырга тиеш. Әле аңа кадәр Тукай шигырьләренә карата язылган тәнкыйтьләр күренми. Шулай итеп, Г. Камал Тукайны беренче адымнарыннан ук тәбрикләп каршы ала һәм шул ук мәкаләсендә үзенең Мәҗит Гафурига булган җылы карашын белдерә.
Г. Камалның сәхнә әсәрләренә язган тәнкыйть мәкаләләре арасында 1908 нче елда «йолдыз» газетасының 270 нче номерда Гафур Коләхметовның «Яшь гомер» пьесасына язган тәнкыйть мәкаләсе аерым урын алып тора. Аның ул мәкаләсеннән дә өземтә китереп узабыз. Мәкаләсенең башында шул елда татар әдәбиятында күп кенә әсәрләр чыкса да, аларның күбесенең зәгыйфь булуларын әйтеп, аннары ул «Яшь гомер» пьесасына күчә:
«Арада иң сәламәт туганнарыннан берсе «Яшь гомер» исемендәге драма рисаләседер. Драманың тасвир җәһәтләре хыйли гүзәлдер. Икенче, өченче вә бишенче пәрдәләре бик маһиранә тасвир иделгән. Хосусан, икенче пәрдәнең, гәрчә уенга тәгаллыгы  бик аз исә дә, хикәядәге каһарманнарның хәрәкәтләренә даир бу пәрдәдә дә һичбер нәрсә булмаса да, тасвиры бик табигый һәм вакыйгга мотабыйк (Вакыйгга  мотабыйк — тормышта  була  торганча.) рәвештәдер. Беренче вә дүртенче пәрдәләрнең бәгъзы урыннары вакыйгдан хыйли озактыр (Вакыйгдан    хыйли    озактыр — тормыштан шактый ерак.). Бишенче пәрдәдә дә хакыйкатьтән бик бәгыйд (Бәгыйд — ерак.) эшләр юк түгелдер. Мәсәлән, үзени һәлакәттән коткарырга йөргән егеттән Зөләйханың алты-җиде айлар кадәре һичбер хәбәрсез ятуы акылга сыя торган нәрсәләрдән түгелдер. Хосусан, Зөләйханың Мостафадан күргән җәфалары моны хәтердән чыгармаска тиеш иде. Беренче пәрдәдәге Мостафа иптәшләренең дә кыланышлары һәм алар илә Мостафаның мөгамәләсе дә гайри табигый (Гайри табигый — табигый түгел.) чыгалар.
Кыяфәтләрне сайлап алуга (Кыяфәт — тип.) килсәк, хикәядә икенче дәрәҗәдәге кешеләр һәммәсе бик яхшы табигый кыяфәтләрдә алынган булса да, хикәянең ике каһарманы — Гали илә Зөләйха кыяфәтләренең дә дөньяда булуы бик бәгыйд күренәдер. Чөнки егет бер интеллигент, бер сыйныф халыкның хадиме (Хадим — хезмәтчесе.) һәм хамие (Хами — яклаучысы.). Кыз исә, хикәядә күрсәтелгәнчә, үз файдасын үзе аңламас дәрәҗәдә аңгыра, һәртөрле хорафатларга ышана торган яхшы гына җитәрлек надан бер кыздыр. Мондый ике кыяфәтнең дөньяда аерым-аерым ике җирдә табылуларын мин һич инкарь итмим. Әмма мондый акыл, фикер, гыйлем вә мәсләк (Мәсләк — тоткан  юл.) җәһәтеннән бер-берсенә тәмам зыйт (Зыйт — каршы.) булган аерым ике табигатьтәге кешеләрнең арасында бер галәканың хосулына (Галәканың  хосулына — бәйләнешнең    барлыкка   килүенә.) һәм егетнең шул рәвештәге, фикер җәһәтеннән үзеннән бик ерак булган бер кызны тәхлис итәргә йөрүенә һичбер төрле гакылым ирешмидер. Егет нидән моңар мәҗбүр булды икән? Заныма күрә (Заныма  күрә — уемча.), хикәя я максудга мәбин (Максудга мобин — теләк буенча.) уларак язылырга яхут хикәядә хәзерге көндә макбул күрелмәктә улан тугрыйдан-тугрый мәгыйшәтнең копиясе кеби вакыйганы тасвир иделергә кирәк иде. Китапны кулга алып укыганнан соң, бәнем белүемчә, яшь гомер тасвир иделгән китаптан яшь гомер фотограф рәсеме кебек күз алдында күренеп тора торган булырга тиеш иде.
Икенче дәрәҗәдә кыяфәтләрдән Вәли илә Юсыфның кыяфәтләренең яхшылыгына һич сүз юк. Бонлар тәмам тәмамына бер сыйныф халыкка хезмәт итүчеләрнең кыяфәтләренең җанлы сурәтләредер. Юсыфның бакчадагы, участкадагы кыланышлары, Гали өендә вакытта урамда үзләренә дошман берәүнең кыйналуын күргән вакытта шатланулары, вакыйгән, бик урынлы, бик табигыйдер.
Әгәр мөхәррир әфәнде кыз кыяфәтенең дәрәҗәсен ике интеллигент бер ир илә араларында галәка хасыйл булырлык итеп югарырак күтәргән булса, яхшырак булган булыр иде. Ләкин нишләмәк кирәк, бик югарыдан егылдырып төшерү дә бик ансат эш түгел шул. Ул вакытта бәлки драманың, бөтен планын үзгәртергә кирәк булган булыр иде.
Мин бу язган сүзләрем илә әсәрнең кадерен киметүне уйламыйм, бары тик үземнең ошбу хакта мәгькул күргәл фикерләремне генә әйтәм. Шул җәһәтләре игътибар кылынган булса, мөкәммәллеге  дәхи дә арткан булыр иде дип уйлым. Ялгыш исә, гафу иделсен».
Г. Камал үзенең бу тәнкыйтендә, Гафур Коләхметовка бик зур хөрмәт белән карап, аның әсәрен күтәреп һәм үзенең ул вакыттагы карашы буенча әсәрнең җитеш һәм җитешсез дип тапкан урыннарын бик җентекләп күрсәтеп бирә.
Татар пролетариат әдәбиятының беренче үрнәкләреннән булган «Яшь гомер»гә, бигрәк тә әсәрнең җитәкче образлары булган Вәли һәм Юсыфларга һәм әсәрнең политик иң үткер булган 2 нче пәрдәсенә шундый дөрес бәя бирү — Г. Камалның ул чордагы дөньяга карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Ул караш — революцион демократик караш.
Болардан башка да аның ул елларда язылган бик күп тәнкыйть мәкаләләре, Казанда һәм Мәкәрҗәдә уйналган татар театрлары турында язылган рецензияләре бар.
Публицистика һәм журналистика өлкәсендә Г. Камалның хезмәтләре аерата зур. Ул, 1905 нче елдан башлап, үлгәнгә кадәр (25 елдан артыграк вакыт), газета, журнал редакцияләрендә өзлексез эшләп килә. Шул еллар эчендә газетачылык эше аның төп хезмәте булып санала. Әдәбият эшенә газетачылык эшеннән калган вакытын гына бирә. Татарның вакытлы матбугат эшчеләре арасында ул иң күп стажлыларыннан берсе. Аның газетачылык эшендәге хезмәтләре корректорлыктан һәм гади тәрҗемәчелектән башлап, редакторлыкка кадәр барып җитә. 1906 нчы елда ул үзе редактор булып «Азат халык» газетасын чыгарса, 1907—1917 нче еллар арасында «йолдыз» газетасында эшли.
Аның «Саип» имзасы белән язган беренче оригиналь мәкаләләре 1905 нче елда «Казан мөхбире» газетасында ук күренә башлыйлар. Җитдирәк мәкаләләре 1906 нчы елда «Саип», «Г. К.» имзалары белән һәм имзасыз да «Азат», «Азат халык» газеталарында басылалар.
1907 нче елда ул «Йолдыз» газетасында, иҗтимагый темаларга язылган оригиналь мәкаләләрдән тыш, кечкенә фельетоннар, очерк, тәнкыйть һәм фәнни нәрсәләр язарга керешә. 1907 нче елда ул «йолдыз» газетасыннан Мәкәрҗә ярминкәсенә корреспондент булып бара һәм анда айлап тора. Шул вакытта аның ярминкәдән язган һәм газетаның һәрбер номерында урнаштырылып барган «Мәкәрҗә мәктүпләре» исемендәге күп серияле очерк-мәкаләләре, Мәкәрҗәдә уйналган «Сәйяр» труппа спектакльләре хакында рецензияләре һәм кечкенә фельетоннары бар. Аларның күбесе «Мәкәрҗә мөхбире» имзасы белән басылганнар. Шулай ук Г. Камал бу елларда татар әдәбиятында чыккан әсәрләр турында «йолдыз»да рецензияләр язып бара, Казанда чыга торган башка газеталарда («Әхбар»да, «Әльислах»та) да язышып килә. Фатих Әмирхан тарафыннан чыгарыла башлаган «Әльислах» газетасын тәбрик итеп, ул шул ук газетаның 2 нче номерында зур гына мәкалә яза, 1912 нче елда Балкан сугышы вакытында, «Йолдыз» газетасыннан Төркиягә хәбәрче булып барып, «Истамбул хатлары» исеме астында шул газетада бик күп очерк-мәкаләләр бастыра.
Революциядән соңгы вакытлы матбугатта ул күбрәк тәрҗемәчелек эше белән шөгыльләнсә дә, ләкин аның «Эш», «Татарстан хәбәрләре» һәм «Кызыл Татарстан» газеталарында язылган оригиналь мәкаләләре дә бар.
Комедияләреннән тыш, революциягә кадәр булган газета, журналларда Г. Камалның сатирик әйберләре дә күп кенә басыла. 1908 нче елда төрле имзалар белән көлке «Яшен» журналында басылган юмор һәм сатираларыннан тыш, 1907 һәм 1908 нче елларда «Йолдыз» газетасында аның «Яшенче» имзасы белән басылган бик күп кечкенә фельетоннары чыга…

Тәрҗемәчелек эше


Г. Камал татар матбугаты һәм әдәбиятында, иң башлап дип әйтерлек, тәрҗемәчелек эшенә керешеп, шул өлкәдә күп эшләгән язучы. Аның тәрҗемәчелеге ике тармак буенча бара: берсе, алданрак башланганы — әдәби тәрҗемәчелек, икенчесе, гомеренең иң күп өлешен куеп эшләгәне — гади тәрҗемәчелек. Ләкин әлегә кадәр аның тәрҗемәчелек эше бөтенләй тикшерелгәне юк. Хәтта аның тарафыннан тәрҗемә ителгән сәхнә әсәрләренең дә дөрес кенә хисабы алынып җиткәне юк. Бәлки ул үзе дә аның хисабын югалткан булгандыр, һәрхәлдә, аның тарафыннан рус һәм төрек телләреннән тәрҗемә ителгән сәхнә әсәрләренең саны 50—60 тан да ким булмаска тиеш. Болардан, әлбәттә, бик күбесе басылмаганнар һәм сәхнәдә дә уйналмаганнар.
Г. Камал тәрҗемәчелек эшенә оригиналь әсәрләр яза башлау белән бер үк вакытта керешә. Аның иң беренче әдәби тәрҗемәсе булып атаклы төрек классик язучысы Намыйк Кемалның «Зәваллы чоҗык» дигән әсәре хисаплана.
Хәзерге вакытта без аның тарафыннан дөнья классикларыннан һәм рус язучыларыннан тәрҗемә ителгән кайбер әсәрләрне генә беләбез. Аның күпчелек әдәби тәрҗемәләре эзсез югалганнар. Шулай ук аның тәрҗемәләренең дата һәм тарихларын да белү читен. Хәзерге көндә безгә билгеле булган зуррак әдәби тәрҗемәләреннән түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин.
Басылганнары: төрек язучысы Намыйк Кемалның «Кызганыч бала»сы, атаклы француз драматургы Мольерның «Саран»ы, Карменның «Хөкемдә хаталык» дигән әсәре, Д. Марие һәм Ж- Рошаның «Гашыйк» дигән әсәре, русчадан тәрҗемә ителгән (авторы билгесез) «Кибетче» дигән комедия.
Басылмыйча, сәхнәдә генә куелганнары: Гогольның «Ревизор»ы, Островскийның «Гаепсез гаеплеләр»е, Горькийның «Тормыш төбендә»се, Мольерның «Скапинның хәйләсе» дигән комедиясе, шуның ук «Ирексездән табиб»ы, Гординның «Иблис»е, Намыйк Кемалның «Ватан»ы, атаклы төрек язучысы Габделхак Хәмитнең «Һинд кызы» дигән әсәре, русчадан тәрҗемә ителгән «Имам Хәмзә», «Икенче кат яшьлек», «Кара пәрдә», «Эшчеләр бистәсе», «Надежданың һәлакәте», төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Хәстә» һәм Лопе-де-Веганың «Сарык чишмәсе».
Г. Камалның бу егермеләп тәрҗемә әсәрләре үз вакытында төрле шәһәрләрдәге татар театрларында кабат-кабат уйналып килделәр. Оригиналь әсәрләр кебек аның тәрҗемәләре дә киң массага җиңел аңлашылырлык телдә, чын мастерларча эшләнгәннәр.
Һичшиксез, Г. Камал татар язучылары арасында художество әдәбияты тәрҗемәчелеге белән иң күп шөгыльләнгән кеше. Ләкин аның тәрҗемәчелек продукциясенең иң күп өлешен әдәби тәрҗемәчелек түгел, гади тәрҗемәчелек алып тора. Ул, 1905 нче елда «Казан мөхбире» газетасында эшли башлаганнан алып, гомеренең ахырынача (27 ел буена), төрле газета, журналларда эшләп һәм читтән алып хисапсыз күп тәрҗемә итә. Бигрәк тә революциядән соң, газетачылык буенча эшләгән тәрҗемәләрдән тыш, ул русчадан татарчага бик күп брошюралар, авыл хуҗалыгы китаплары, лозунглар, плакатлар һәм башка нәрсәләр тәрҗемә итә. Аның революциядән соң эшләгән гади тәрҗемәләрен җыйсаң, берничә йөз табакка тулар иде. Ул вакытында татар журналист һәм публицистлары арасында гади тәрҗемәчелек белән дә иң күп шөгыльләнгән кеше. Ул артык кызу темп белән эшләмәсә дә, ләкин армый-талмый бертоташтан озаклап һәм пөхтәләп эшләп утыра ала иде. Аның тарафыннан тәрҗемә ителгән озын-озын мәкаләләрдә күп вакытта бер хәреф тә бозылып, үзгәртелеп язылмаган була иде. Шулай да әйтергә кирәк, Г. Камал, тәрҗемәчелек эшендә татар теленең үзенчәлекләрен саклап, ирекле рәвештә эшләргә ярата, сүзгә-сүз тәрҗемә итүне яратмый иде. Кыскасы, поэзия өлкәсендәге тәрҗемәчелек эшендә Г. Тукай нинди метод кулланган булса, проза өлкәсендәге тәрҗемәчелек эшендә Г. Камал да шундый ук методны кулланып эш итә иде.

Татар әдәби телен үстерүдә Г.  Камалның роле


Г. Камал татар әдәби телен үстерүдә иң зур практик эш күрсәткән язучыларның берсе. Каюм Насыйрилар тарафыннан башланган «татар телендә язу» лозунгысын иң башлап тормышка ашырырга керешүче һәм революциягә кадәрге чорда шул юлда иң күп эшләүче язучы, һичшиксез, Г. Камал. Иң башлап иҗат эшенә керешкәндә «Бәхетсез егет»нең беренче басмасына язган сүз ахыры аның әдәби тел мәсьәләсенә карашы турында гаять характерлы мисал булып тора. Ул анда түбәндәгечә яза: «Бәгъзы кешеләр бу китапны бигрәк урам телендә чыгарган икән дип көләрләр, бәлкем. Әмма, ни зыян? Көлсеннәр. Дәхи дә, шундый бар кеше дә аңларлык, урам телендә булган китаплар насыйп булсын. Ярый ла бар кеше дә галим булып бетсә, ул чагында фарсыча һәм гарәпчә чыгарсак та зыян юк»,— ди. Бу бит моннан кырык еллар элек, «татар әдәби теле» дигән телнең булырга мөмкинлеге турында Каюм Насыйридан башка уйлаучы юк бер вакытта, язылган сүзләр. Ләкин ул вакытларда Каюм Насыйриның ул фикеренә дә «юләрлек» дип һәм татарның сөйләү телендә язу һич мөмкин булган нәрсә түгел дип караганнар. Каюм Насыйри гәрчә шул лозунг белән чыкса да, ул үзе дә аны йөз проценты белән тормышка куеп карый алмаган. Аның әсәрләренең гарәп, фарсы һәм госманлы сүзләре белән бик нык чуарланган булуы моны ачык күрсәтә. Габдрахман Ильясый һәм Фатих Халидиләрнең бу юлдагы тәҗрибәләре дә Каюм Насыйриныкыннан ерак китә алмый. Саф татар телендә язу лозунгысы иң беренче мәртәбә «Бәхетсез егет» әсәре аркылы тормышка куела. «Бәхетсез егет» — ул хәзерге татар совет әдәбиятында кулланыла торган һәм татар эшче һәм колхозчы крестьян массасы сөйләшә торган тел белән язылган беренче әсәр.
Бу әсәрнең әдәби кыйммәте өстенә тагын бер зур кыйммәте дә әнә шунда. Г. Камалның башка хезмәтләрен бөтенләй искә алмаганда да, аның тик шушы хезмәте бер үзе генә дә татар теле һәм әдәбияты тарихында мәңге онытылмаслык зур бер тарихи хезмәт булып тора. Шунлыктан без Г. Камалны, бер яктан, татар театрының һәм татар сәхнәсенең атасы дип атасак, икенче яктан, аны татар әдәби проза теленең дә атасы дип атарга тиеш булабыз. Бу яктан ул татар теле һәм әдәбияты тарихында татар поэзия телен тудыру һәм эшләүдә зур хезмәт күрсәткән Г. Тукайга караганда да почетлырак урын алып тора. Г. Камалдан 5—6 ел соң әдәбият мәйданына чыккан Г. Тукай да әле үзенең беренче шигырьләрен гарәп, фарсы сүзләре белән чуарланган ярым госманлы телендә язды. Ул да үзенең беренче адымнарыннан ук татарның чын сөйләшү телендә (Г. Камал әйткәнчә «урам телендә») шигырь тудыруга батырчылык итә алмады. Тик соңыннан гына, татар поэзия телен эшләүдә Г. Камалның методын кулланып, татар поэзия теленең атасы булып китте. Татар әдәби телен эшләүче бу ике гигант — берсе проза өлкәсендә, икенчесе поэзия өлкәсендә — гомерләренең ахырына кадәр бер-берсе белән ярышып эш алып баралар һәм нәтиҗәдә хәзерге татар әдәби телен барлыкка китерәләр.
Г. Камал татар әдәби проза телен чын халык теленә нигезли. Ул сөйләү телендә булган һәм әдәбиятка керергә мөмкин булган сүзләрнең һәрберсен кертү тенденциясе белән эш итә, ләкин тел мәсьәләсендә ул провинциализмнан ерак тора. Төп Казан сөйләү теленә кергән «әчкеч», «тушы» (шушы) кебек сүзләрне һәм Печән базары татарлары арасында таралган жаргоннарны әдәбиятка кертми. Ул үзе туып үскән Казан һәм Казан арты сөйләү теле нигезендә саф әдәби тел барлыкка китерә. «Мәскәү өсте», «Мәкәрҗә өсте», «Минзәлә кайткач», «трахтир сырасы» кебек, Казан татар мещанкаларына һәм «Тумачи, тудык, туганым, аппак» («Банкрот» пьесасыннан.) кебек Казан һәм Казан тирәсенәрәк хас булган кайбер сүзләрне кулланса да, ул аларны тик мещанка образларын җанландыру өчен, хәтта, күп вакытта, аларның телләреннән көлү өчен генә куллана. Моңа, әлбәттә, провинциализм дип карап булмый.
Ул «былагайлану», «унагайлану» («Хафизалам иркәм» пьесасыннан.) кебек кайбер борынгы халык сүзләрен һәм яңа сүзләрне дә әдәбиятка кертә.
Аның кайбер элеккерәк язган әсәрләрендә аз-маз гарәп, фарсы һәм госманлы сүзләре күренгәләсә дә, ләкин ул сүзләрнең күпчелеге шул әсәр язылганда халыкның сөйләү теленә кергән сүзләр генә.
Аның шигырьләре дә саф халык теле нигезендә язылганнар.
Тик аның революциягә кадәр язган публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә генә төрекчәлөк тәэсире беркадәр сизелә. «Бәхетсез егет»нең икенче басмасына язган сүз башы моңа ачык мисал булып тора. Ул бу әсәрнең икенче басмасының телен беренчесенә караганда бик нык эшләсә дә, икенче басмага сүз башын беренче басмадагы сүз ахыры кебек саф татар телендә язмый, ярым төрек телендә яза. Бу нәрсә аның ул вакытта «Тәрҗеман» газетасы теле тәэсирендәрәк язылып барган «Йолдыз» газетасында эшли башлавыннан килсә кирәк. Чөнки элегрәк елларда аның «Азат» газетасы, бигрәк тә үз редакциясендә чыккан «Азат халык» газеталарында язган мәкаләләрендә әле төрекчәлек тәэсире ул кадәр нык сизелми. Соңрак елларда «Йолдыз»да язган мәкаләләрендә, бигрәк тә «Истамбул хатлары»нда, төрекчәлек тәэсире нык сизелә. Ләкин бу нәрсәгә «Йолдыз»ның төрекчәлек һәм «Тәрҗеман»чылык тенденцияләренең Г. Камалга булган вакытлы мәҗбүри йогынтысы гына дип карарга кирәк. Шуның аркасында Г. Камал публицистикада үзенең телен беркадәр бозарга мәҗбүр булган. Ә ул чор — аның художество әсәрләрендәге теленең иң нык эшләнгән һәм чын сөйләү теле нигезендә татар әдәби телен барлыкка китерү өстендә эшләгән чоры.
«Йолдыз» кабаласыннан ычкынгач, ягъни революциядән соң, ул үзенең публицистика телен дә художество әсәрләре теле дәрәҗәсендә итеп сафландыра. Моны аның революция башында «Кызыл байрак» һәм «Эш» газеталарында язган мәкаләләреннән ачык күрергә була. Ул революциядән соң инде татарның художество әдәбияты телен генә түгел, публицистик әдәбият телен дә ныклап эшләргә керешә.

Г. Камал һәм татар театры


Татар театрының тарихы Галиәсгар Камал исеме белән, Галиәсгар Камал исеме татар театры белән бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Хәтта аларны бер-берсеннән аерып йөртү дә читен. Галиәсгар Камал турында яза башласаң — татар театрының туу һәм үсү тарихына, татар театры турында яза башласаң — Галиәсгар Камалның тормышына һәм иҗатына кагылмый китү һич мөмкин түгел. Галиәсгар Камал кебек татар театрын үстерүгә күп хезмәт куйган кешене табу читен. Ул бит, драматург буларак татар театры өчен беренче оригиналь һәм тәрҗемә әсәрләр язып, үз гомерендә (25 елдан артык вакыт) аны репертуар белән тәэмин итеп кенә калмый, иң читен вакытларда татар театрын оештыру, аякка бастыру, сәхнә эшчеләре туплау, үзе артист булып уйнау, режиссер булу, хәтта уйнаучыларга киемнәр табу, аларга гримнар ясау һәм кулдан афишалар язу кебек техник эшләргә кадәр башкара.
Г. Камал үзе дә ул турыда: «Татар театрын нигезләүгә әсәр белән генә түгел, киемнәрем, уеннарым белән дә күп кенә ярдәм иткән идем. Татар буржуазиясе моның өчен мине кырыйга гына какты»,— дип яза.
Бу әсәрнең баш өлешендә әйтелгәнчә, Г. Камалның театр белән кызыксынуы кече яшьтән үк була. Ул, татар театры туудан күп еллар элек үк сәхнәгә чыгып, шигырьләр декламировать итеп йөри. Ул үзенең бер истәлегендә бу турыда түбәндәгечә сөйли:
«Мин 1901 нче елда Мәкәрҗәгә бардым. Баргач, Тимерша Соловьевны* (*Мәкәрҗә ярминкәсендә трактир һәм гостиница тотып, 1906— 1910 нчы елларда Оренбургта «Чүкеч» исемле көлке журнал чыгарган кеше (М. Гали искәрмәсе).)  күрдем. Ул гостиница ачкан икән, гостиницасына бардым. Аның ачык сәхнәсе дә бар икән. Сәхнәгә рус артистлары чыгалар да чыгалар. Татарлардан бер кеше дә булмауга минем эчем поша. Шуннан сәхнәгә чыгарга карар бирдем. Бер көнне Соловьевның гостиницасы сәхнәсенә грим белән карт кеше кыяфәтендә чыктым. Мәхмүт Алмаевның* (*Элекке шәкерт һәм интеллигент. Соңыннан китап бастыручы Каримовларга приказчик булып кереп, алар хисабыннан Германиягә барып, полиграфия эшенә өйрәнеп кайта. Үзе аз-маз язу эше белән дә шөгыльләнә. Революциягә кадәр үк үлгән кеше (М. Гали искәрмәсе).)

Безнең байлар бик суфый;
Көн дә биш намаз укый,
Унике сәгать йокы,
Атыйдыр гайбәт…—

дип башланып киткән бер шигыре кулыма төшкән иде. Башлап шуны сөйләдем. Бик кул чапкач, икенче кат чыгарга кирәклекне беләдер идем инде. Шуңа күрә икенче кат чыгар өчен дә бер әйбер хәзерләп бардым. Анысы инде үземнең «Приказчик» дигән шигырем иде. Ул бервакытта да матбугатка чыкмаган»,— ди.
Шул вакыттан башлап ук, Г. Камал театр, эстрада эше белән кызыксына, сәхнә әсәрләре язарга керешә һәм, 1905 нче ел революциясеннән соң, Казанда киң күләмдә масса өчен оештырыла башлаган татарча спектакльләргә катнаша һәм аларны оештыру эшенә актив ярдәм итә.
Октябрь революциясеннән соң да, ул театр белән бәйләнешен өзмәде, киресенчә, аны тагын да ныгыта төште. Эшче клубларыннан башлап, Татар дәүләт академия театрының эшләренә кадәр актив катнашып килде. Ул үзенең иҗаты белән дә һәм практик эше белән дә татар совет театрын үстерүгә зур ярдәм итте һәм чын күңеле белән бирелеп эшләде.

Сәнгатьнең башка өлкәләрендәге хезмәтләре


Г. Камалның драматурглык, шагыйрьлек һәм артистлыктан тыш, сәнгатьнең башка өлкәләреңдәге хезмәтләре дә бар. Ул үз заманында татар дөньясында танылган карикатурачы һәм художник. Татар динчеләре һәм татар феодаль буржуазиясе карашыңча рәсемгә төшү, «сурәт ясау» һәм өйгә сурәт кертү «хәрам» булып танылган бер заманнарда, Галиәсгар Камал Г. Тукай белән үзе тарафыннан чыгарылган көлке «Яшен» журналының бөтен карикатураларын үзе ясый һәм, «сурәт ясауга» каршы кампания алып баручыларның үз сурәтләрен ясап бастырып, укучы массага аларны фаш итә, алардан көлә. Бу журналда аның тарафыннан ясалган гаҗәп уңышлы карикатуралар очратырга мөмкин. Татар арасында тик урам чатларына яшеренеп, кешедән качып кына фотокарточкага төшү модада булып, татар массасы өчен художество рәсемнәренең нәрсә икәнлеге дә мәгълүм булмаган бер заманда, Галиәсгар Камалның кулдан шундый карикатуралар эшләп, киң укучы масса арасына таратуы, һичшиксез, зур хезмәт һәм зур батырлык. Киләчәктә татар художество сәнгате тарихын язучылар, һичшиксез, Г. Камалның бу хезмәтенә зур кыйммәт бирәчәкләр һәм аны татар художество сәнгатенең һәм татар карикатурачылыгының атасы дип атаячаклар. Дөрестән дә ул, шамаил ясаучыларны алмаганда, татар дөньясына киң күләмдә рәсем ясау эшен башлап кертүче һәм беренче татар художнигы.
Карикатурачылыктан кала, Г. Камал үз заманында танылган каллиграф та. Ул гарәп хәрефләре белән бик матур язучы иде. Революциягә кадәр татар басма хәрефләре арасында матурлык ягыннан иң алдынгы урынны тоткан типографияче Харитоновның кегельдәге бик күп хәрефләре — һәммәсе дә Г. Камал эшләре иде. Революциядән соң Казанда гарәп хәрефе белән басылып килгән бик күп газета һәм журналларның башлары Г. Камал тарафыннан ясалганнар иде. Революциягә кадәр һәм революциядән соң аның тарафыннан эшләнеп бастырылган күп кенә «матур язу үрнәкләре» бар. Татар каллиграфчылыгы тарихында аның бу хезмәтләре дә һичшиксез зур урын тоталар.

Г. Камал турында тәнкыйть


Революциягә кадәр татар әдәбиятында 20 елга якын эшләп килүенә карамастан, ул чорда Г. Камал иҗатын киң рәвештә ачып салырлык зур тәнкыйть мәкаләләре бөтенләй күренми. Хәтта аның аерым әсәрләренә карата булган вак рецензияләр дә матбугатта сирәк очрый. Аның әсәрләре тик революциядән соң гына тиешле кыйммәтне алдылар. Г. Камал үзе үлгәннән соң, бигрәк тә соңгы ике-өч ел эчендә, аның иҗаты турында төрле кешеләр тарафыннан төпле генә тикшеренүләр булды. Шулай да ул тикшеренүләр Г. Камалның иҗатын, татар әдәбияты һәм сәнгате дөньясында аның тоткан урынын ту-лысынча ачып бирерлек дәрәҗәгә үк барып җитә алмадылар. Әле киләчәктә дә аның иҗаты өстендә эшләргә җирлек бик киң. Аның иҗатының ачылып җитмәгән үзенчәлекләре һаман да бик күп кала.
Бу урында кыскача аның турында мәгълүмрәк һәм әһәмиятлерәк тәнкыйтьләргә тукталып китәргә кирәк булачак. Г. Камал әсәрләре турында иң беренче тәнкыйтьләр 1907 һәм 1908 нче елларда күренә башлыйлар. Иң беренче тәнкыйть мәкаләсе 1907 нче елның июнендә «Йолдыз» газетасының 136 нчы номерында «Бәхетсез егет»нең икенче басмасы турында Г. Кәрәм тарафыннан языла. Бу тәнкыйть гарәп, фарсы сүзләре белән чуарланган ярым госманлы төрек телендә язылган булса да, ул әсәргә һәм гомумән Г. Камал иҗатына карата җылы сүзләр белән язылган иң беренче тәнкыйть булып тора.
Аннан соң, 1908 нче елда «Әльислах» газетасының. 33 нче номерында «Беренче театр» турында Фатих Әмирханның «Дамеллә» имзасы белән язылган шундый ук тәнкыйте басыла. Әдәбият тарихы өчен әһәмиятле булганлыктан, бу урында   ул   мәкаләдән   аерым   өземтәләр китереп узабыз:

«Матбугатыбыз хәзерге көнгә кадәр комедияләргә бик фәкыйрь. Булган кадәрлесе дә бик зәгыйфь вә күбесенең комедия икәнлеге өсләренә шулай дип язылып куелганлыктан гына беленәдер.
«Беренче театр» бер пәрдәлек көлке. Казанның,   тәҗвидче мөтәрәкъкыйләре тормышыннан    алып    язылган әсәр. Галиәсгар әфәнде бу әсәрен хосусый бер гаиләнең, мәгыйшәтеннән алып язган булса да, урта    буржуазный классның психологиясен бик яхшы төшенгәнлегеннән, комедиянең каһарманнарына бик оста сурәттә гомумият бирә вә шулай итеп бу кыска   комедиясен   гомуми   ярым «мөтәрәкъкый купецларымызның мәгыйшәт вә дингә назарының бик тугры көзгесе итеп чыгарадыр». Бу озын тәнкыйтьнең ахыры шулай бетә: «Г. Камал әфәнденең бу комедиясе нәкъ   шул   театр мәсьәләсенең кайнаган вакытында чыгуы   белән   бигрәк әһәмиятледер. Татарча театрга мохалиф кешеләр үз кыланышларын шул ук татар театрына    барып   күрсеннәр. Г. Камал әфәндегә тагын  шундый   хаятлы    комедияләр вөҗүдкә чыгарырга  моваффакыят  вә бу   комедиясенә тиздән сценада күрелүне телим».
Аннан соң, шул ук «Әльислах» газетасының 41 нче номерында (1908 нче ел), Г. Камал тарафыннан көлке «Яшен» журналы чыгарыла башлау уңае белән, «Сәгъди» имзасы белән язылган «Көлке «Яшен» журналы» дигән мәкалә басыла. Ул мәкаләдә Г. Камал иҗаты турында түбәндәге сүзләр языла:
«Казанда беренче көлке журналы «Яшен», күп көтелгәннән соң, ахыры чыга башлады.
Баш мөхәррире чибәр әсәрләре илә яшь мөхәррирлә-ремез арасында мөһим урын алган Галиәсгар әфәнде Камалдыр. Г. Камал әфәнде әсәрләрендә, хосусан, «Беренче театр»да, үзенең оста көлүче икәнен күрсәткән һәм Казанда татарча газета чыга башлаганнан бирле газетачылык илә шөгыльләнгән, егерменче гасырның татарча яңа әдәбияты чыга башлау илә шуның хезмәтенә бирелгән көнҗ мөхәррирдер (Көнҗ   мөхәррир —яшь язучы.).
Үзе мәдрәсә махсулы улып (Махсулы—җимеше.), иске тормышның инсанны  кыса вә изә торган икәнен татып белгәнгә вә шуны сизә башлаганнан бирле шуңа каршы җиһад илә мәшгуль булган затдыр.
Ул үзен газаплаган иске тормыштан үч алырга вә аның әшәкелеген башкаларга да ачык күрсәтеп, аннан яшьләрне биздерергә керешкән».
Г. Камалның яза башлаган елларында аның аерым әсәрләренә карата шундый җылы язылган тәнкыйтьләр булгаласа да, соңрак елларда татар буржуа язучылары арасында аның әсәрләрен эштән чыгарып сүгүчеләр дә булды. Кәбир Бәкернең «Күгәргән алтыннар» турында «Йолдыз»да язылган мәкаләсен һәм башкаларны шулар рәтеннән санарга мөмкин.
Революциядән соң да халык дошманнары арасында Г. Камалның иҗатына тикшерү ясаган булып, аның иҗатының кыйммәтен төшерергә тырышучылар булгалады. Революциядән соң, соңрак елларда, аның иҗаты турында төплерәк һәм киңрәк тикшеренүләр Гази Кашшаф, Хәсән Хәйри һәм Г. Халит иптәшләр тарафыннан ясалды. «Совет әдәбияты» журналының 1938 һәм 1940 нчы еллар арасында чыккан номерларында алар тарафыннан Г. Камал иҗатына карата язылган зур мәкаләләр басылып килде. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Г. Камал иҗатына караш мәсьәләсен күрсәтү өчен, аларның ул мәкаләләреннән кайбер өземтәләр китереп узабыз.
Г. Кашшаф иптәш, Г. Камалның үлүенә биш ел тулу уңае белән, «Совет әдәбияты» журналының 1938 нче елда чыккан 6 нчы номерында «Г. Камал әсәрләрендә кайбер типлар» дигән мәкаләсендә түбәндәге сүзләрне яза:
«Чыннан да, Г. Камал биргән типлар хәзерге көн өчен дә үзләренең актуальлеген югалтмаган, реаль, җанлы кешеләр. Алар шул вакыттагы тормышның барышын аңламаган, тормышның агышын иске гореф-гадәтләр белән туктатып була дип ышанган наданнар. Алар вакыт-вакыт гаять дорфа, гаять тупас килеп чыксалар, шул ук вакытта аларда сабыйларча логикасызлык, акылсызлык та гәүдәләнә, ләкин һәркайсыннан кирелек, тискәрелек, наданлык, ахмаклык,   вакчыллык,    мин-минлек  үрнәкләрен   табып була»,— ди.
Хәсән Хәйри иптәш «Совет әдәбияты» журналынын шул ук номерында «Г. Камал — татар әдәбиятында комедия тудыручы» дигән мәкаләсендә түбәндәгечә яза:
«…Без Г. Камал әсәрләрендә кеше хакын ашап, симереп котырынган, йөгәнсезләнгән байларны, сәүдәгәрләрне, черек буржуа җәмгыяте тудырган шәһәр мещаннарын күрәбез. Аларның кама бүрек, җилән кигән ирләре дә, алтын балдаклы һәм ефәк күлмәкләргә төренгән хатыннары да, Добролюбов сүзләре белән әйткәндә, өй хайваннары булудан югары күтәрелмиләр. Алар эчәләр, кәеф-сафа табалар, жуликлык һәм аферистлык юллары белән төрле махинацияләр коралар, халыкны алдыйлар… Ә халык, хезмәт ияләре капитализм тырнагы астында, караңгылыкта, ач-ялангач хәлендә яши, капитализмның коточкыч газаплары эчендә сыкрана һәм эксплуататорларга каршы нәфрәт кылычын кайрый», — ди.
Яшь татар совет тәнкыйтьчеләреннән китерелгән бу кыска өземтәләр революциядән соң булган татар совет тәнкыйтенең Г. Камал иҗатына ни дәрәҗәдә зур бәя биргәнлеген күрсәтү өчен җитсә кирәк. Революциядән сон. Г. Камал иҗатына карата болардан башка да күп кенә тәнкыйть һәм анализлар булып үтте. Халык дошманнары тарафыннан ясалган тәнкыйтьләрдән башка, аларның бөтенесе Г. Камал иҗатына искиткеч зур бәя бирәләр.


(Чыганак: Гали М. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).


Комментарий язарга


*