ТАТ РУС ENG

Мөхәммәт ГАЛИ Галиәсгар Камал: Г.Камалның иҗат юлы

Мөхәммәт Гали
Галиәсгар Камал

Эчтәлек >>>

Г.Камалның тормыш юлы >>>
Г.Камалның иҗат юлы >>>
Г.Камалның драма һәм комедияләре >>>
Г.Камалның башка әсәрләре һәм хезмәтләре >>>
Г.Камал һәм Г.Тукай >>> 


II. Г. КАМАЛНЫҢ ИҖАТ ЮЛЫ

 

Иҗат эшенә керешү чоры

 

Г. Камалның тормыш юлы артык озын булмаса да, аның яшәве бик катлаулы социаль каршылыкларны эченә алган бер чорга туры килде… Ул үз гомерендә өч революция, ике империалистик сугыш һәм бер гражданнар сугышы күрде; ярым феодализм нигезенә корылган татар капиталистик җәмгыятендә һәм Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң булган социалистик төзелеш шартларында яшәде. Аның тууы Россиядә феодализм калдыкларына каршы кискен көрәш, капитализмның көч алуы һәм эшчеләр хәрәкәтенең оеша башлау чорына туры килсә, аның иҗат эшенә керешүе Көнбатыш Европадагыча промышленность капиталының күтәрелү, пролетариатның зур көч булып мәйданга чыгу һәм идеология фронтында бөек көрәшләр барган бер чорга туры килә…
Әнә шундый шартларда хезмәт ияләре, билгеле, үзләре теләгәнчә яши дә, тора да алмыйлар. Ул чорда хезмәт ияләренә кирәкле белем алырга да мөмкинлек булмый, Культураның үсүенә һичбер юл куелмый. Прогрессивлык, демократлык идеяләрен күтәреп чыгучыларга яшәү мөмкинлеге бирелми. Намуслы кешеләр үзләренә яшәргә иркен һава таба алмыйлар.
Патша Россиясендәге бу атмосфера милли өлкәләрдә аерата авыр басымлы булды.
Милли өлкәләрдә барлык дәүләт хезмәт урыннарында рус чиновниклары утырдылар. Учреждениеләрдә, судларда барлык эшләр рус телендә алып барылды. Милли телләрдә газеталар һәм китаплар чыгару тыелды, мәктәпләрдә ана телендә уку, укыту тыелды. Патша хөкүмәте милли культураның һәртөрле күренешен буарга омтылды, рус булмаган милләтләрне көчләп «руслаштыру» политикасы үткәрде.
Патша Россиясендә яшәгән башка милләт хезмәт ияләре кебек үк, татар хезмәт ияләре дә зур кысынкылык эчендә яшәп килделәр. Россия күләмендә булган социаль-экономик, политик үзгәрешләр татар халкының тормышына да нык тәэсир итте һәм аның иҗтимагый төзелешенә дә йогынты ясады.
Бу чорда, бер яктан, феодализм шартларында үсә башлаган татар сәүдә капиталы, нык җәелеп, рус капиталы белән Көнчыгыш арасында уртадашлык ролен алып барса, икенче яктан, рус пролетариаты җитәкчелеге астында оеша башлаган татар эшче-крестьяннары арасында да патша самодержавиесенә һәм үзләренең эксплуататорларына каршы хәрәкәт башлана, татар халкы арасында да сыйнфый каршылыклар көчәя. Бу хәл аңа кадәр иске көнчыгыш идеологиясеннән аерыла алмаган татар буржуазиясе арасында либераль карашлар тууга ярдәм итә… Шуның нәтиҗәсендә XIX йөзнең ахырларында һәм XX йөзнең башларында татар халкы арасында булган идеология каршылыклары да көчәя. Ләкин азчылык милләтләр арасындагы милли азатлык, милли культура омтылышларын бөтен көче белән бастырырга тырышып килгән патша самодержавиесенә таянган татар реакцион буржуазиясе һәм динчеләре аңа кадәр татар халкы арасында өстенлек алып килгән феодализм идеологиясен сакларга тырышалар. Шунлыктан XIX йөзнең беренче чирекләреннән үк Курсавый, соңрак Насыйри һәм башкалар тарафыннан татар халкы арасында күтәрелеп чыккан фикер азатлыгы лозунглары (ул вакыттагы тар мәгънәсендә, әлбәттә) киң мәйдан ала алмыйлар. Бу чорда татарның милли матбугаты да бик зәгыйфь хәлдә була. Россиядә гарәп хәрефе белән китап бастыру башлануга йөз елдан артык вакыт үтүгә Карамастан, татарның ул вакыттагы матбугатында күпчелек урынны дини әдәбият һәм схоластика әдәбияты алып тора. XVIII йөзнең ахырларында ук, Хәлфиннәр тарафыннан башланып, Фәезха-нов, Каюм Насыйри, Габдрахман Ильясый һәм башкалар тарафыннан дәвам иттерелгән, киңәйтелгән милли татар матбугаты һәм әдәбияты киң масса арасына таралып, чын гражданлык хокукы алып җиткерә алмый; пантюркистик идеяләрне алга сөргән, либераль буржуа һәм җәдитче муллалар тарафыннан гына укылып килә торган «Тәрҗеман» газетасыннан башка вакытлы матбугат та булмый. Хәлфиннәр тарафыннан башланып, Фәезханов һәм Каюм Насыйри тарафыннан күп көч куеп эшләнүдә дәвам иткән татар әдәби теле дә киң мәйдан алып җиткерә алмый, һаман да булса гарәп, фарсы һәм чыгтай телләреннән төзелгән корама «төрки» теле гражданлык итеп килә.
Татар телендә язу   зур наданлык   һәм   кимчелек  булып хисаплана.   Язу  теле сөйләү теленнән    бөтенләй аерым тора.    Хәтта   киң   татар    массасы    арасында    бер-берсенә   хат   язышу,    исәп-хисап    йөртү,    көнлек   дәфтәрләр һәм истәлекләр язу  кебек   көндәлек элементар  эшләрдә дә сөйләү   теле   кулланылмый.    Үзе бөтенләй яза белмәгән    яки    аз-маз    гына    язарга    өйрәнгән    татар эшче,  крестьяннары,  солдатлары  һәм  башкалар,  мулла һәм шәкертләр йогынтысы аркасында, бер-берсенә язышкан   хатларын   гарәп, фарсы сүзләре белән чуарланган стандарт формаларда язалар һәм яздыралар. Курсавый, Мәрҗани кебек ул заманның галимнәре үзләренең әсәрләрен бөтенләй гарәп яки ярым гарәп, ярым фарсы телендә, Муса Акъегет Задә кебек әдипләр чеп-чи госманлы телендә язалар. Кандалыйдан башка шагыйрьләрнең шигырьләре киң массага аңлашылырлык булмый. Хәтта массаның үзе тарафыннан сөйләү телендә иҗат ителгән  фольклорның кайбер формаларында да «төркичелек» йогынтысы сизелә (мәсәлән, бәетләрдә). Ул чордагы язма әдәбиятта татарның сөйләү телен алга сөрүче тик Каюм Насыйри гына була. Ләкин аның да ул вакытта язган әсәрләрен тикшереп карасаң, хәзерге әдәби телдән шактый ерак торалар. Фатих Халиди, Габдерахман Ильясый кебек язучыларның    Каюм    Насыйри    тарафыннан   салынган   шул сукмактан бару юлындагы кайбер тәҗрибәләре булса да, ләкин әле алар башлангыч адым гына иделәр.
Г. Камалның башлап иҗат эшенә керешүе әнә шул чорга туры килә. Шул чорда үзе әйткәнчә, «урам теле» белән матбугатка һәм әдәбиятка чыгып, иске шәрык феодализмы йогынтысына һәм татарның черек буржуа-мещан тормышына каршы сугыш ача һәм аның бөтен кабахәтлекләрен, түбәнлекләрен, ваклыкларын һәм ямьсезлекләрен ачып бирә Иске бәдәвамчыларга каршы безнең дә телебез бар, дип күтәрелеп чыга, һәм шуның белән гасырлар буе татар халкын каплап килгән караңгылык пәрдәсен күтәрүдә зур хезмәт күрсәтә. Бөек тәнкыйтьче Добролюбовның Островский турындагы сүзләре белән әйткәндә, ул татарның «караңгылык патшалыгыма каршы сугышучы көчле отрядның алдынгы штыкчысына әйләнә.
Күп кырлы язучы, сәнгать эшчесе һәм бөек художество мастеры
Кайбер тәнкыйтьчеләр Г. Камалны драматург итеп алып кына, русның бөек драматургы Островскийга охшаталар, аның белән чагыштыралар һәм татарның Островские дип атыйлар. Тукай да шулай дип атый. Драматург булу ягыннан аның Островскийга охшаган яклары бар, әлбәттә. Ләкин Г. Камалның хезмәте драматурглык белән генә чикләнми, ул башка әдәби жанрларда да яза һәм публицистика өлкәсендә дә эшли. Аның проза, публицистика, тәнкыйть, юмор, поэзия, тәрҗемәчелек һәм журналистлык өлкәсендәге хезмәтләре дә зур, язучылыктан тыш булган хезмәтләре дә күп. Татар театрын тудыру, хәзерге татар әдәби телен барлыкка китерү кебек бөек хезмәтләре өстенә, аның актерлык, карикатурачылык һәм каллиграфчылык кебек хезмәтләрен дә онытырга ярамый. Шулай итеп, Г. Камал — татарда рәтле әдәбият, матбугат, әдәби тел һәм сәнгать юк вакытта, шул өлкәләрдә эшләп, шуларны оештыручы һәм барлыкка китерүчеләрнең берсе һәм алдынгысы. Кыскасы, ул татар әдәбияты, татар сәнгате һәм гомумән татар культурасының күп кырлы, универсаль эшчесе. Үз вакыты өчен аның драматурглыгы кебек үк башка өлкәләрдәге хезмәтләре дә, Һичшиксез, зур урын тотканнар. Ул — заманның алдынгы журналист-публицисты, күренекле юмористы һәм сатирачысы, вакыты өчен яраклы тәнкыйтьче, шагыйрь, танылган тәрҗемәче, татарга әдәби тел эшләп бирүчеләрнең берсе, беренче карикатурачы, вакытында тәкъдир ителгән артист-режиссер һәм яхшы каллиграф. Тик аның бу хезмәтләре арасында иң алдынгы урынны драматурглык эше тотканлыктан, хәзерге вакытта ул безнең арада күбрәк драматург булып кына танылып килде. Әлегә кадәр аның башка өлкәләрдәге хезмәтләре бөтенләй тикшерелмәгән дип әйтерлек. Якын киләчәктә Г. Камалның башка өлкәләрдәге хезмәтләрен дә өйрәнү һәм тикшерү кирәк булачак, әлбәттә.
Драматург буларак, Г. Камал татар әдәбияты дөньясы өчен бик бай һәм кыйммәтле мирас калдырган язучы. Чын сәнгатьчә эшләнү ягыннан да, эчтәлек ягыннан да, тел ягыннан да татар художество әдәбиятының драма һәм комедия өлешендә иң беренче карлыгачлар булып аның әсәрләре хисапланалар.
Чын сәнгатьчә эшләнгән драма әдәбиятының беренче үрнәкләрен, татар драматургиясенең беренче классик әсәрләрен ул бирде. Татар драма әдәбиятында реаль тормышны гәүдәләндерүче беренче язучы ул булды. Буржуа-мещан тормышының череклеген, ваклыгын, пычраклыгын татар әдәбиятында җанлы картиналар аша сурәтләүче беренче әдип ул булды. Әле аңа кадәр үзләренең чын йөзләрен күрә алмаган татар купецлары, татар мещаннары, байбәтчәләр, байбикәләр беренче буларак Г. Камал әсәрләре аша әдәбиятта һәм сәхнәдә үзләренең чын йөзләрен күрделәр.
Ул үзенең әсәрләре аша татарның буржуа-мещан тормышын һичбер ялган буяуларга буямый, идеаллаштырмый, чын төсе белән күрсәтте. Ул критик реализм юлы белән иске черек тормышның эчен тышка әйләндереп халыкка фаш итте.
Реалист-художник булу ягыннан безнең өчен Г. Камалның кыйммәте менә шунда.
Г. Камал үзенең беренче сәхнә әсәрләре белән үк иске тормыш тәнкыйтьчесе һәм демократ язучы булып әдәбиятка килеп чыга. Татарның ул чордагы язучыларыннан Муса Акъегет Задә, Заһир Бигиев, Гафил бине Габдулла, Закир Һади, Фатих Халиди һәм башкалар кебек, Г. Камал вәгазьче, әхлакчы язучы түгел. Ул үз заманында татар әдәбиятында хөкем сөргән артта калганлык, наданлык, иске фикерлелек турында фәлсәфә сатмый. Бәлки оста художник каләме белән эшләнгән реаль образларның иң гади эшләре, кыланышлары, бер-беренә булган мөнәсәбәтләре аша үзе әйтергә теләгән фикерне китерел, чыгара.
Шулай булуга карамастан, аның беренче әсәрләре булган «Бәхетсез егет» (беренче басмасы) белән «Өч бәдбәхет»тә, заман модасына бирелеп, беркадәр әхлак сату һәм вәгазьчелек тенденцияләре үткәрү юк түгел, ләкин алар нык кабартылып, күрсәтелмиләр. Үзенең башлангыч әсәрләрендә үк инде Г. Камал, әхлак сатучы булудан бигрәк, тормыш тәнкыйтьчесе булып мәйданга чыга.
Г Камал—ул тумыштан сатирачы әдип. Драма белән дә аның бәйләнеше аз. Анын әсәрләренең күбесе комедияләр. Ул үзенең иҗат чорында бары өч кенә драма яза. Ләкин аның драмалары да кешене, елатудан бигрәк, көлдерә торган әсәрләр булып чыгалар. Ул көлмичә драма яза алмый. Чөнки аның драмаларында алынган типлар, чынлап караганда, үзләре көлкеле типлар булып чыгалар (мәсәлән, «Бәхетсез егет»тәге Кәрим белән Җәмиләнең тәүфыйксыз уллары өчен кайгырулары, «Уйнаш»та Әхмәтҗан белән Сәрвиҗамалның аерылышу картиналары һ. б.). «Бәхетсез егет»нең беренче басмасына язган ахыр сүзендә Г. Камал үзе дә шуны аңлата.
Г. Камал үзенең әсәрләрендә буржуа җәмәгатьчелегендәге хокуксызлык,  тигезсезлекләрне,  тискәрелекләрне зур осталык белән ачып сала. Ул буржуа-мещан һәм обыватель тормышының бөтен ваклыкларына кадәр белә һәм, үзенең әсәрләрендә шуларны энәсеннән җебенә кадәр сурәтләп, күз алдына бастыра. Ул үзенең образларын катлаулы, нечкә психологик кичерешләр һәм тирән фәлсәфи идеяләргә урап бирми. Чөнки ул бирә торган тормыш, андагы кешеләр андый зур идеяләрдән һәм  тирән психологик кичерешләрдән   ерак торалар.    Аның  геройларының тормышны аңлаулары   базар, мәчет,  ул өйләндерү, кыз бирү, кием-салым һәм ашау-эчү кебек ваклыклардан ерак китми; аларның бөтен көрәшләре дә шул тирәгә тупланган.  Г. Камал үзенең ачы сатирасы аркылы буржуа-мещан тормышындагы шул ваклыкларны, җитешсезлекләрне, тискәрелекләрне рәхимсез тәнкыйть уты астына ала.
Г. Камалның драма һәм комедияләре тулы эчтәлекле булалар. Аларда сюжет төзелеше ягыннан булган җитешсезлекләр, чишелеп бетмәгән вакыйгалар һәм эшләнеп җитмәгән типлар сирәк очрыйлар. Ул типларны сәнгатьчә зур осталык белән эшләп чыгара ала. Кайбер драматурглар кебек ул үзе аңлаганча, үз башы белән эшләп чыгарып кына геройлар тудырмый, бәлки тормышта булган гади кешеләрне алып типиклаштыра, аларны үз тормышлары белән яшәтә, үз телләре белән сөйләтә. Шуңа күрә аның типлары һичбер вакытта ясалма булып чыкмыйлар.
Үзенең революциягә кадәр язган әсәрләрендә Г. Камал — критик реализм язучысы. Шуңа күрә аның бөтен типлары кире типлар. Аның ул чорда язган әсәрләрендә уңай тип бөтенләй юк дип әйтерлек. Аның типлары һәммәсе дә чын тормыштан алынган реаль типлар. Ләкин алар билгеле шәхесләрнең фотографик рәсемнәре түгел, шулай ук арттырып җибәрелгән шаржлар да түгел, бәлки зур мастер тарафыннан эшләнгән, типиклаштырылган зур художество портретлары. Бу типлар берсеннән-берсе бик нык аерылып торалар. Бу аерымлык аларның тышкы кыяфәтләрендә генә түгел, йөреш-торышларында, үзләрен тотышларында һәм сөйләшүләрендә дә бик ачык сизелеп тора. Бу тормышны аз-маз күргәләгән кешегә бу типларны сәхнәдә карамыйча, әсәрне уку белән үк алар күз алдына килеп басалар.
Әнә, тук үрдәк кебек, үзләренең көчсез чалыш аяклары өстендә зур корсакларын читенлек белән күтәреп йөрүче байбикәләр.
Менә төптән юан чыгып, аркылыга җәелгән гәүдәләре өстенә кадап куйган кечкенә генә йомры башлы һәм үз-үзләреннән бик канәгать кыяфәттәге бай абзыйлар.
Менә кибеп-корышып беткән тәнле, елтыраган күзле, төче телле, бөкресе чыккан алдакчы карчыклар.
Әнә гомерләрендә җанга ягымлы җылы сүз ишетмәгән һәм җылы караш күрмәгән боек асраулар, малайлар һ. б.
Бу типларны бирү өчен коры сатирик булу гына җитми. Шул тормышның эчендә яшәп, энәсеннән җебенә кадәр аларны өйрәнмәгәндә яки эчендә яшәп тә, ул тормышка аз гына да теләктәшлек булганда бу типларны бирергә һич мөмкин түгел. Бу типларны шулкадәр көлкеле кыяфәттә бирү өчен, шул тормышны бик нык белү өстенә, күрә алмаслык дәрәҗәдә аңа нык дошманлык хисе булуы кирәк.
Г. Камал — ул буржуа язучылары һәм халык дошманнары күрсәткәнчә, семья рамкалары эчендә бикләнеп калган язучы түгел. Алай уйлау ачыктан-ачык Г. Камалга яла ягу һәм аның әсәрләренең, шулай ук ул биргән типларның иҗтимагый әһәмиятләрен киметү, аларны массадан яшерү генә булып чыгар иде. «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясе яки «Беренче театр» кебек гаять зур иҗтимагый әһәмияте булган классик әсәрләрне семья рамкасына гына бикләнеп калган дип әйтергә берәүнең дә хакы юк.

Беренче әсәрләре


Югарыда әйтеп үткәнчә, Г. Камал мәдрәсәдә укыган вакытында ук язу эше белән кызыксына башлый. Менә шул вакытларда, өйрәнчек язучы сыйфатында, төрле жанрларда язып, үзенең каләмен сынап карый. Ул шигырь дә яза, хикәясыман әйберләр дә язып карый, хәтта сәхнә әсәрләре иҗат итү тәҗрибәләрен дә ясый. Ләкин аның ул чорда язган әсәрләренең күбесе матбугатка чыкмаганнар һәм сакланмаганнар. Алардан тик «Бәхетсез егет»нең беренче басмасы белән «Өч бәдбәхет» драмасы һәм «Сабир хәзрәт» исемле проза әсәрләре генә басылганнар.
Аның «Бәхетсез егет» исемле әсәре 1898 нче елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус-татар мәктәбендә русча укып йөргән вакытында языла. Г. Камал үзенең бу әсәрен, иң башта, үзен русча укытучы — учитель Миргаяз Иманаевка күрсәтә. Иманаев аны яхшы дип таба һәм бастырырга киңәш бирә. Ләкин ул заманда, татарча китапларны бастыру өчен, Петербургка җибәреп, патша хөкүмәте цензорыннан рөхсәт алырга кирәк була. Шунлыктан Г. Камал үзенең бу беренче әсәрен, Иманаевның киңәше белән, Петербургка җибәрә. Аны бастырырга рөхсәт тик 1899 нчы елның ахырында гына килә. Шулай итеп, ул әсәр Казандагы китап бастыручы бай Кәримовлар тарафыннан тик 1900 нче елда гына дөньяга чыгарыла. Шуннан соң Г. Камал шул елны ук үзенең икенче әсәре булган «Өч бәдбәхет» драмасы белән «Сабир хәзрәт» исемле хикәясен яза. «Өч бәдбәхет» шул елны басылса да, ләкин «Сабир хәзрәт» хикәясе тик 1903 нче елда гына дөньяга чыга. Болардан тыш, 1900 нче елда, Г. Камал госманлы төрекләренең атаклы драматургларыннан Намыйк Кемалның «Зәваллы чоҗык» исемле драмасын «Кызганыч бала» исеме белән татарчага тәрҗемә итеп бастыра.
Г. Камал үзенең башлап язучылыкка омтылуы турында бер истәлегендә түбәндәге сүзләрне әйтә:
«Мин кече яшьтән үк балаганнар һәм курчак театрларын яратып карый идем. 14 яшьләргә җиткәч, театрга бару фикере башыма килде. Әти белән Мәкәрҗәдә йөреп кайткан вакытыбыз иде. Бер якшәмбе көнне, әтиләргә әйтмичә, укучы иптәшләрем белән бергәләп, шәһәр театрына көндезге спектакльгә бардык. Нәрсә караганыбыз ачык хәтердә калмаган. Ул вакытта күп мәртәбәләр куелып килгән «Хавва» дигән әсәр түгелме икән. Ул вакыт мин Миргаяз абзый Иманаевтан русча укып йөри идем. Шуңа күрә, ярым-йорты булса да, ул әсәрнең эчтәлеген аңладым һәм бик яратып карадым. Беренче карауда ук миңа театр бик ошады. Шуннан соң якшәмбе саен дип әйтерлек, әтиләрдән качып, театрга йөри башладым. Рус театры мине бик кызыктыра башлады. «Ник безнең татарда да шундый театр юк икән?» дигән фикер башка килде. Бигрәк тә русча театр китаплары укыштыргалап аңлый башлагач, минем ул фикерем тагын да ныгый төште. 18 яшьләргә җиткәч, мин татарча театр китабы язып карарга карар бирдем. Үземнең артист булып театр уйнарга да дәрт үсеп китте. Ләкин коры кул белән генә театр уйнарга мөмкинлек юк, аның өчен сәхнә әсәре кирәк иде. Китабы булса, уйнарга артистлары табылыр дип, мин 1898 нче елны «Бәхетсез егет»не яздым»,— ди.
Аннан соң, ул үзенең бер истәлегендә аңа кадәр булган татар әдәбияты белән кызыксынуы һәм башлап язу эшенә керешүгә шуның да ярдәме булганлыкны яза:
«Каюм Насыйри китапларын яратып укый башлаган вакытларда, Габдрахман Ильясовның «Бичара кыз» һәм Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз» дигән театр китаплары чыкты. Ильясовның китабын ничә кат укыганымны белмим, әмма Халидинең «Рәдде бичара кыз»ын кырык-илле тапкыр укыганмындыр. Хәтта мин аны күңелдән, күрми укый да белә идем»,— ди.
Төрекчәдән «Кызганыч бала» китабын тәрҗемә итү турында ул шулай сөйли иде:
«Бәхетсез егет»не язган елны китапчы Кәримовларда доверенный булып торган Фазлылгалләм Әхмәтҗанов дигән хаҗи, хаҗдан кайтышлый, Истамбулдан күп кенә төрекчә китаплар алып кайткан иде. Алар арасында берничә театр китабы да бар иде. Әхмәтҗанов хаҗидан сорап алып, мин шул төрекчә театр китапларын укып чыктым. Ул китаплар арасында миңа Намыйк Кемалның «Зәваллы чоҗык» дигән 3 пәрдәлек драмасы аерата ошады. Шунлыктан мин аны бер кат укып чыгып кына калмадым, бөтен сүзләрен аңларлык булганчы кат-кат укыдым. Шуннан соң тоттым да аны татарчага әйләндереп язып, Әхмәтҗанов хаҗига күрсәттем. Әхмәтҗанов хаҗи аны яратып, бастырырга булды. Аны татарчага әйләндереп язган өчен миңа биш сум акча бирде дә, цензордан рөхсәт алып, бастырып чыгарды. Шуның белән минем тәрҗемәчелек эшем дә башланып китте»,— ди.
Г. Камалның беренче әсәрләре булган «Бәхетсез егет» белән «Өч бәдбәхет» һәм төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» эчтәлек ягыннан бер-берсенә бик якын торалар. Аларның өчесендә дә буржуа семья тормышының бозыклыгы, череклеге, буржуа җәмгыятендә шәхси иреккә омтылучыларның һәм тигез хокук өчен көрәшүчеләрнең һәлакәте күрсәтелә.
«Бәхетсез егет» (беренче басмасы) белән «Өч бәдбәхет» драматик эшләнеш ягыннан югары тормыйлар, алар яшь драматургның беренче тәҗрибәсе генә. Бу әсәрләр язылганда татар театры булмаганлыктан, алар әле театрда уйналып, тәҗрибә ясалып каралмыйлар, укылып кына йөртеләләр. Татар театры төзелеп эшли башлагач ук, Г. Камал ул әсәрләрен сәхнәгә куярлык итеп яңадан киңәйтеп яза. Эчтәлек һәм образларның бирелеше ягыннан аларны тагын да тутыра. Аның ул чорда язылып матбугатка чыккан әсәрләреннән тик «Сабир хәзрәт» хикәясе генә бер мәртәбә басылган көйгә кала. Гомумән, Г. Камалның беренче әсәрләре үк аның тормышка тәнкыйть күзе белән карый белә торган талантлы язучы икәнлеген күрсәтәләр.

1905 нче ел революциясеннән соңгы иҗаты


Менә үзенең шул әсәрләре белән Г. Камал 1905 нче ел революциясенә килеп керде.
Беренче рус революциясе илебезнең үсешендә бөтен бер тарихи полоса булып тора. Бу революция вакытында царизм тарафыннан изелгән азчылык милләтләр арасында да иреккә чыгу өчен көчле хәрәкәт башланды. Шул рәвешчә, гаять зур ил, йокымсырап яткан Россия иле, 130 миллион халкы белән революцион пролетариат һәм революцион халык Россиясе булып әверелде, дип аңлатты В. И. Ленин. Бу революция культура һәм иҗат көчләренең үсүенә дә этәргеч булды. Революцион көрәш нәтиҗәсендә азмы, күпме әдәбият һәм матбугат иркенчелегенә ирешелде. Г. Камалның иҗат эшчәнлеге дә, киң күләмдә, шушы чорда башланды. Бу революциядән соң яулап алынган матбугат иреге аркасында, татар телендә газета-журналлар чыга башлау белән, ул, иң башлап, демократ язучы буларак, журналистика һәм публицистика өлкәсендә эшләргә кереште.
Көчле реакция еллары башлангач та, ул буржуа һәм вак буржуа язучылары кебек өметсезлеккә бирелмәде, бәлки татарның демократик көчләре белән аралашып, үзенең эшен девам иттерде. Бөтен көчен татар театрын җанландыруга бирде, сәхнә аша үзенең демократик карашларын чагылдырырга кереште.
Дөрес, Г. Камалның 1905 нче елдан соң язган әсәрләрендә ул чор өчен характерлы булган көрәшче-революционерлар һәм аларның көрәш идеяләре чагылмый әле. Г. Камал әле ул вакытта пролетариатның гегемонлыгын аңлаган бер язучы да булмый. Шуңа күрә ул революцион идея белән сугарылган кешеләрне һәм реакцион көчләргә капма-каршы куелырга тиеш булган уңай типларны гәүдәләндерә алмый. Ул демократик карашлар позициясендә тора һәм демократиягә каршы килә торган тискәре көчләргә каршы сугыш ача. Үзенең сатирик талантын киң рәвештә җәелдереп, критик реализм позициясеннән торып, реакцион көчләрне тәпәләргә керешә. Бу чорда драма язуны бөтенләй дип әйтерлек ташлап, комедия язу эшенә күчә. Тик 1907 нче елда «Бәхетсез егет» драмасын гына яңабаштан эшләп, икенче кат бастыра да, шуннан соң бер-бер артлы комедияләр язарга керешә. 1908 нче елда үзенең «Беренче театр»ы белән демократия дошманнарына каршы беренче куәтле бомбасын җибәрә. 1909 нчы елда «Бүләк өчен» комедиясе белән «Күгәргән алтыннар» хикәясен яза. 1911 нче елда «Өч бәдбәхет»не яңадан эшләп, «Уйнаш» исеме белән бастыра. 1912 нче елда үзенең иң яхшы комедияләреннән «Банкрот»ны һәм «Дәҗҗал» пьесасын, 1913 нче елда «Безнең шәһәрнең серләре» һәм «Кайниш» исемле комедияләрен яза.
Шуның белән бергә, Г. Камал 1905 һәм 1912 нче еллар арасында сатирик әдәбият, тәнкыйть, публицистика һәм поэзия өлкәсендә дә нык кына эшли. Бу чорда аның Тукай белән үзе тарафыннан чыгарылган «Яшен» журналында, шулай ук «Ялт-йолт» журналында басылган сатирик әйберләре, «Азат», «Азат халык», «Әхбар», «Казан мөхбире», «Әльислах» һәм «Йолдыз» газеталарында басылган тәнкыйть, публицистик мәкаләләре, очерклары һәм төрле имзалар белән язган байтак кына шигырьләре бар.
Г. Камалның бу чорда язган бөтен әсәрләрендә аның демократик позициядә торганлыгы ачык күренә. Ул, демократлык позициясеннән һичбер читкә китмичә, үзенең шул эшчәнлеген Октябрь революциясенә кадәр дәвам иттерде.

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соңгы иҗаты


Югарыда әйтеп узганча, Бөек Октябрь социалистик революциясе булу белән, Г. Камал, һичбер икеләнмәстән, революция өчен хезмәт итәргә кереште. Революциянең беренче көннәреннән үк аның большевистик матбугатта эшләп килүе һәм пролетариат революциясен яклап язган шигырьләре моны ачык күрсәтәләр.
1918 нче елда язылган «Таң» шигырендә ул:

Төн бетте, яктырды таң,
Күк йөзе алтын нурга чумган,
Күңелләр кайгыдан котылган,
Күкрәкләр ирек һавасы белән тулган.
Рәхәтләндерә йөрәкне ирек җилләре,
Нинди нурлы безнең ирек илләре!—

дип, Октябрь биргән ирек турында зур күтәренкелек белән җырлый.
Бөек Октябрь революциясе киң Советлар илендәге культура һәм иҗат көчләренә үсәргә зур мөмкинлек биргән кебек, Г. Камалның иҗат көчен күтәрүгә дә зур мөмкинлек тудырды. Октябрьдан соң Г. Камалның иҗат эшчәнлеге һич тә кимемәде, киресенчә, көчәйде генә. Аның иҗатының тематикасы һәм эчтәлеге дә киңәйде. Революция башларында ул, сатирик шигырьләр жанрын киң кулланып, политик-актуаль темаларга күп кенә шигырьләр яза башлады.
Революция булу белән үзенең ни өчен «кыска әсәрләр» язуга күчүенең сәбәбен Г. Камал болай дип аңлата:
«Гражданнар сугышының кызган чоры. Деникин, Колчак һәм башка ак бандалар яшь Совет иленә төрле яктан һөҗүм итәләр. Шуңа күрә дә мин, кыска әсәрләр (шигырьләр) язып, көннең кадагына сугып барырга тиеш идем. Ул вакытларда мин, икешәр көн өйгә кайтмыйча, редакциядә кунып эшли идем»,— ди.
Аның бу чордагы шигырьләре көндәлек политик вакыйгаларга нык бәйләнгәннәр һәм алар актуаль мәсьәләләрне яктырталар. Бу шигырьләрнең эчтәлекләре пролетариат революциясе дошманнарына карата ачы һәм үткен сатира белән сугарылган.
Аның бу чордагы иҗат тематикасы татар халкы эчендә генә чикләнеп калмады, ул интернационализм нигезендә халыкара темага язуга күчте. Әсәрләренең эчтәлеге революцион пафос һәм сыйнфый көрәш мотивлары белән сугарылды, шулай ук алар сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан да нык үстеләр. Аның теле тагын да шомарды, образлары тагын да конкретлаштылар.
Аның Октябрьдан соңгы иҗаты социалистик реализмга нигезләнде.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Г. Камал үзенең бөтен көчен һәм талантын совет культурасын үстерүгә багышлады. Большевистик газеталарда эшләү һәм революция дошманнарына каршы сатирик шигырьләр язу белән бергә, ул татар совет театрын үстерү эшенә дә актив катнашты. Шуның белән бергә, ул үзенең, драматурглык эшен дә киң җәелдерде. «Көндәш» һәм «Өйләнәм — ник өйләндем» комедияләреннән тыш, ул 1921 нче елда шигырь белән «Корсын балам» исемле пьеса язды. Соңга табарак исә «Хафизалам иркәм» кебек киң полотнолы театр әсәре, «Җантаһир белән Җанзөһрә» кебек пародия, «Күзсез мастерлар» кебек инсценировка һәм «Өч тормыш» кебек драма һәм башкаларны бирде. Шуның белән бергә, Октябрьдан соң да әдәби тәрҗемәчелек эшен дәвам иттереп, рус һәм көнбатыш классикларының күп кенә әсәрләрен татарчага күчерде. Шулай итеп, ул татар совет художество әдәбиятын баетуда зур хезмәт күрсәтте. Ул үзенең бөтен иҗат көчен халыкка һәм Советлар хөкүмәтенә багышлады. Ул үзе дә бу турыда:
«Совет безнең эшләргә бик зур мөмкинлекләр ачты. Мин революциянең беренче көннәреннән башлап ук каләмем белән катнаштым, һлман язып килдем»,— дип язды.

 

(Чыганак: Гали М. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).


Комментарий язарга


*