ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Фатих ХӨСНИ Баскычлы юл юк! (Г.Ибраһимовның 80 еллыгы уңаеннан)

(Галимҗан Ибраһимовка 80 яшь тулу уңае белән, аның туган якларында – Солтанморат авылында һәм Уфада ясаган чыгыштан)


«Без  түбәннән  күтәрелдек».
Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повестенда төп лейтмотив әнә шул. Алай гына да түгел. Әсәрнең җәяләр эчендәге икенче исеме дә шул. Хәтта бу мотив әлеге хикәягә генә сыеп калмыйча, ул бөек әдипнең үзе аша, аның тормышы, биографиясе, бөтен иҗаты аша кызыл җеп булып сузылып үтә. Күз алдыгызга китерегез: гади авыл мулласының баласы, ишле семьяда— бер көтү бала-чага арасында үскән, белем-мәгърифәтнең беренче орлыклары төшә торган үсмер чагында татар мәдрәсәләрендә генә укыган, үзенең тыйгысызлыгы аркасында «сөйкемсез сөяк»кә әйләнеп, алардан да яки куылган («Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән хикәясенә игътибар итегез!), яки аларны үзе ташлап чыккан,— кыскасы, үсү, дөньяга чыгу юллары бер дә чәчәкләр белән бизәлмәгән Галимҗан Ибраһимов соңыннан татар әдәбиятының «йөзек кашы»на, танылган әдипкә, галимгә, академикка, Хезмәт батырына әйләнә.
«Без  түбәннән күтәрелдек».
Бу мотив, тагын да гомумиләштерә төшеп әйткәндә, бер Галимҗан Ибраһимов яки аның иҗаты белән генә дә чикләнми. Бу — безнең барыбызга да карый, барыбыз өчен дә уртак. Әйе, төрлебез төрле юл белән, төрлебез төрлечә, төрле дәрәҗәдә, әмма без барыбыз да түбәннән күтәрелгән кешеләр.
Кем күтәрде? Нәрсә аркасында күтәрелдек?
Барыннан да элек, әлбәттә, революция күтәрде, шуның аркасында  күтәрелдек. Ләкин бу гаять дәрәҗәдә .гомуми аңлату һәм, күп кенә очракларда, без шул гомуми аңлату белән генә чикләнеп калабыз да. Төрле тантаналарда, бәйрәмнәрдә, юбилейлар уңаеннан сөйләнә торган речьләрдә, әйтердәй бүтән рәтле фикере булмагач, революция алдында тәлинкә тотып язылган кайбер рефератларда без еш кына мондый раслауларны ишетәбез, укыйбыз: янәсе, революциягә хәтле «тоташ грамотасыз» булган татар халкы революциядән соң тоташ укый-яза белә торган халыкка, үзенең профессорлары, художниклары, композиторлары, язучылары булган халыкка әверелде. Яки аерым бер әдипкә, сәнгать кешесенә карата, бигрәк тә аларның юбилейлары вакытында: «…аның төп иҗаты революциядән соң чәчәк атты»,— дип кенә юыртып үтүләрен без әледән-әле ишетеп торабыз.
Дөресме болай аңлату? Хезмәт ияләренә һәм материаль, һәм мәгънәви үсү мөмкинлекләре ачкан бөек тарихи фактор буларак, безнең революциябезнең әһәмиятен басым ясап күрсәтү ягыннан, әлбәттә, дөрес, һәм ул шулай әйтелергә, шулай күрсәтелергә тиеш тә.
Ләкин һәр очракта да бер хакыйкатьне күздән ычкындырмаска кирәк: революция аерым кешеләрне кул очларыннан җитәкләп җирдәге әзер җәннәткә алып баручы нянька түгел, һәм аның һәр аерым кешене ул хәтле назлап торырга вакыты да юк. Революция безнең кешеләребезгә үсү, түбәннән күтәрелә бару өчен күп төрле яңа стимуллар ачты, шартлар тудырды. Ә бу шартлардан дөрес файдалана белү яки файдалана белмичә төшеп калу — һәр аерым кешенең үз көченә яки көчсезлегенә, сәләтенә яки сәләтсезлегенә, ихтыяръша яки ихтыяр көчен җигә белмәвенә бәйләнгән. Яшерен-батырын түгел, бездә әнә шул революция ачкан мөмкинлекләрдән, кызганычка каршы, дөрес файдалана белмәүче кешеләр дә булды. Революция ачкан мөмкинлекләргә шәхеснең мөнәсәбәте мәсьәләсе һәм бу мәсьәләне дөрес куя һәм аның турында нигезле сөйләшә белү безгә, революцион казанышлары-бызга тиешле бәя бирү белән берлектә, аерым шәхесләрнең тырышлыкларын, индивидуаль сәләтләрен, аларның революция ачкан киң мөмкинлектән ничек һәм ни дәрәҗәдә оста файдаланып, шул казанышларны арттыру юлында үзләреннән нинди өлеш керткәнлекләрен төгәл билгеләү өчен кирәк.
Сүздән әйтик, безнең бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов татар дөньясында, революция ачкан мөмкинлекләрдән иң оста файдалана белүчеләрнең берсе булды, шул ук вакытта революцион казанышларны арттыру юлында үзеннән иң зур өлеш кертүчеләрнең дә берсе ул булды. Үзеннән соң калдырган хезмәтләрен алып карагыз: матур әдәбиятта, тел, тарих, публицистика, мәгърифәт өлкәләрендә һәм татар совет мәдәниятен үстерүдәге практик эшчәнлеге нихәтле!
Шушында аның революцияне аңлавы, аны кабул итүе, революциягә бирелгәнлеге. Шушында ук аның шәхси тырышлыклары, сәләте; художник буларак, үзенчәлекле таланты, йокысыз төннәре, иртә какшаган сәламәтлеге. Ә кем белә, бәлки, кеше күрмәгәндә генә түккән яшертен күз яшьләре дә шушында ук тамып калгандыр?
Пушкин бездән киткәндә үзе күтәрелгән югарылыкка күтәрелү өчен безгә әзер баскыч калдырмады, дигән фикерне әйтә Н. В. Гоголь. Тирән мәгънәле һәм әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләүче кешеләрнең барысына да турыдан-туры кагыла торган фикер. Хәтта аларга гына да кагылып калмыйдыр әле. Әйе, сәнгатьнең кеше күңеленә нурлар чәчеп торучы илаһи биеклекләренә менү өчен безнең беребезгә дә әзер баскыч калмады, һәм безнең эштә андый баскычларның булуы да мөмкин түгел. Әлбәттә, Галимҗан Ибраһимов та мондый әзер баскычны эзләмәде. Үзе кичергән кыска һәм аянычлы рәвештә өзелгән мәшәкатьле гомерендә шулай да ул үз исемен дан белән бизәрлек зур хезмәтләр калдырырга өлгергән икән, моның сере, минемчә, ике чыганакта. Беренчедән, югарыда әйтелгәнчә, әдипнең революцияне «тыңлый», аны ярата һәм үзен аңарга тоташы белән багышлый белүендә. Икенчедән,— бусы моның шулай ук бик әһәмиятле,— шул ук әдипнең, революция куйган интернациональ бурычларны дөрес аңлаганы хәлдә, үз халкына, үз татарына, аның тарихына, аның гасырлар буена җыела килгән борынгы мәдәниятенә, аның теленә, җыры-музыкасына чын патриотларча бирелгәнлегендә.


{mospagebreak}

Үсеп утырган күп тармаклы агачны күз алдыгызга китерегез. Әлбәттә, ул кояшка, яктылыкка, җылыга омтыла. Ләкин аның үсүе, тармаклана, учарлана баруы өчен аның өске яфрак-тармакларының ишәя, ныгая барулары гына җитми. Аның әле җир астына — еракка, еракка киткән калынлы-нечкәле тамырлары бар; шул тамырлары аша ул җирдән дым, азык, яшәү көче ала. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, бездә әле, кызганычка каршы, шул бүген ирешкән тормыш белән генә канәгатьләнеп, алдагы перспективаларны күрмәүче, үз халкыңның узганына, аның мәгънәви байлыкларына исләре китмичә караучы каткан «агачлар» да юк түгел. Алдан ук ышандырып әйтергә мөмкин: андыйларның гомере озын түгел, һәм ниндидер кодрәт белән, кайдандыр бик озын баскыч табып, артларыннан этеп менгезсәк тә, без андыйларны кеше күңеленә нурлар сибеп торучы сәнгать «гарше-көрсиләре»нә менгезә алмаячакбыз.
Ә менә Галимҗан Ибраһимовка андый ясалма баскычлар кирәк булмады. Ул менде, үз аяклары, үз тырышлыгы, үз таланты белән менде. Ул үзенең яшәвендә дә, көрәшендә дә, иҗатында да, шатлык-хәсрәтләрендә дә үзе булып, нәкъ менә Галимҗан Ибраһимов булып калды. Минемчә, бу зур әдипнең татар совет әдәбиятында тоткан урыны, бигрәк тә аның бүгенге яшь каләмнәр өчен бөек әһәмияте — аның, башка берәүне дә кабатламыйча, нәкъ үз дөньясында, үз туфрагында торып, тамырларны еракка—аска, ботакларны кояшлы өскә сузып күтәрелә белүе белән билгеләнергә тиеш.. «Без түбәннән күтәрелдек» дигән рефренның асыл мәгънәсе дә әнә шунда.
Безнең бүгенге әдәбиятыбызда бу бөек әдипнең бигрәк тә кай яклары сакланырга, үстерелергә тиеш? дигән сорауга җавап та шушы әйтелгәннәрдән чыга. Сакларга кирәк бөтен көчле һәм зәгыйфь якларын! Бүгенге көндәге кайбер таләпләргә бик үк туры килми дигән булып, классик әдипнең аерым әсәрләрен әле теге, әле бу ягыннан кырыккалый башласак, бу соң әлеге шул мәңгелек яшеллегендә шаулап, үсеп утыручы учарлы агачны, ботакларын кисеп, каерысын кубарып, аннан шоп-шома телеграф баганасы ясау булмасмы? Соңга калыбрак булса да әйтеп китәргә кирәк, мәрхүм әдипнең илленче елларда чыгарылган өч томлыгын төзүче иптәшләрнең, редакторларның әдиптән шундый «телеграф баганасы» ясарга омтылу тенденцияләре күренгәләп калды.
Икенче мәсьәлә: кайсы яклары үстерелергә тиеш? Монда да бер селтәнү белән генә өзеп әйтү кыен. Чөнки без бу очракта гаять күп кырлы һәм бөтен кырлары үзенчә җемелдәүче бай иҗат белән эш итәбез. Шулай да мин үзем бу әдипнең өч ягына аеруча әһәмият бирелергә, безнең бүгенге әдәбиятыбызда үстерелергә, тагын да көчәйтелергә тиеш дип табам.
Моның берсе һәм иң изгесе: үз туфрагыңа, үз халкыңа Галимҗан Ибраһимов кебек бирелгәнлек. Халкыңның тормышын, җырын, гореф-гадәтләрен, үткәнен, хәзергесен һәм киләчәген, шул халыкның законлы баласы буларак, ярату, аның өчен шатлана һәм хәсрәтләнә белү.
Моның икенчесе: үзебездә — олыларыбызда да, яшьләребездә дә — Галимҗан Ибраһимовта кайнаган гражданлык активлыгы кебек активлык булдыру. Кызганыч, безнең күбебездә әлегә җитми бу сыйфат.
Моның өченчесе — бусы, бәлки, сәнгатьчә тасвирлаудагы осталык мәсьәләренә кайтып каладыр: — табигать стихиясен, табигатьтәге өзлексез үзгәреп торган чагылышларны эпик тасвир белән — геройларның кылган эшләре, психологик чарпалышлары белән органик үрә белү, табигать күренешләрен кешегә, җәмгыятькә хезмәт иттерә белү. Г. Ибраһимовтан моның классик үрнәкләрен китерергә мөмкин булыр иде. «Яз башы», «Диңгездә», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Карт ялчы», «Табигать балалары» хикәяләвенә һәм, ниһаять, «Безнең көннәр» романының беренче аккордлары булган башлангыч эпизодларына игътибар итегез. Боларда табигать серләренә тирәнгә-тирәнгә үтеп керә белү һәм аннан, диңгез төбенә чумып энҗе алып чыгучылар кебек, чытырманлыклар, су асты ташлары, акула тешләре арасыннан үзенә һәм безгә кирәклеләрен сайлап алып чыга белү осталыгы — без әле хәзергә кадәр тиешенчә күреп һәм сокланып өлгермәгән бу байлыкны без соң Галимҗан Ибраһимов иҗатыннан теләгән кадәр китерә алмас идекмени?!
Кузгатылган теманы җыя барып, ниһаять, Г. Ибраһимов иҗаты, шәхсән, минем үз иҗатыма кайсы ягы белән тәэсир итте? дигән сорауга килсәк, мин монда нәкъ әнә Гоголь телгә алган баскычны телгә алыр идем: юк, Галимҗан Ибраһимов безнең беребезгә дә ул менгән дәрәҗәгә ансат кына менеп кунакларлык баскыч калдырмады. Безнең, — һәркайсыбызның үзенеке, — үз биеклекләребез бар, без ул биеклекләргә үз аякларыбыз белән, үз йөгебезне үзебез күтәреп, өмет һәм хыяллар белән канатланган килеш, вакыт-вакыт очып, вакыты белән арып туктала-туктала, үзебез менәргә тиешле. Бик үк җиңелдән булмаган безнең бу сәфәребездә Галимҗан Ибраһимов безгә, бәлки, үзенең нәкъ халыкча яңгырый торган матур теле, тормышны реаль каршылыкларында танып-белергә ярдәм итүче реалистик бизәкләре, йокыга һәм уй-хәсрәткә бирелмәскә, гел югарыга омтылырга чакырып торучы сүзсез хәер догасы белән ярдәм итә торгандыр. Ахыр чиктә, моның өчен дә без аңарга бик-бик бурычлыбыз.

Гыйнвар, 1967.

 


(Чыганак: Фатих Хөсни. Ни әйтергә? ничек әйтергә? – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974).


Комментарий язарга


*