ТАТ РУС ENG

Фоат ГАЛИМУЛЛИН Г.Ибрагимовның иҗат ысулы


Әдәби иҗат — бик катлаулы күренеш. Аерым каләм әһеленең, бигрәк тә чын художник булган язучы иҗатын нинди дә булса кысалар белән генә чикләп булмый. Әлбәттә, бу иҗат иткән чорның үзенчәлекләренә, авторның чынбарлыкны күрү һәм бәяләү аерымлыкларына, әдәбиятның традицияләренә дә нык бәйле. Г.Ибраһимовка килгәндә, ул, татар һәм шәрык әдәбиятларын яхшы белүче, гареб (көнбатыш) әдәбиятыннан да тирән мәгълүматлы шәхес буларак, иҗат ысуллары мәсьәләсендә киң белемле әдип иде. Әйтергә кирәк, иҗатның буеннан-буена ул әдәбият назариясенә (теориясенә) игътибарын киметмәде. 1910 елда «Әдәбият мәсьәләләре» дигән күләмле генә хезмәте белән башланган бу эш 1933 елда «Кайбер әдәби мәсьәләләр» исемле мәкалә белән тәмамлана дип әйтү шартлы, дөресендә, әдип бу турыда гомеренең соңгы елларына кадәр уйлангандыр дип фараз кылырга кирәк. Социалистик реализм аның алдына да бик күп сораулар китереп куйды.
Бүген игътибарны Г.Ибраһимовның иҗат ысулы мәсьәләләренә булган карашларына туплыйсы килә. Сүз дә юк, бу – үзе зур өлкә, бер чыгышта гына аны тулысынча иңләүне бурыч итеп булмый.
Егерменче-утызынчы елларда иҗат методы турында сүз барганда, иң элек идеология максаты күздә тотылды. «Совет әдәбиятында романтизмны үз итәргәме-юкмы?» дигән сорау үзәк мәсьәләләрнең берсе булып чыкты. Романтизмны реализмнан түбәнрәк баскычта торучы иҗат ысулы дип карау булды. Реализм һәм романтизмга мөнәсәбәттә вульгар социалогизм таләпләрен нигез итеп алу күзәтелде. Шундый яктылыкка куеп караганда, Г.Ибраһимов иҗатының каршылык уятуына гаҗәпләнергә кирәкме икән? Аның иҗат ысулы хәрәкәтен билгеләгәндә «романтизмнан — реализмга» дип карауның тенденциоз булуы әйтмәсәң дә аңлашыла иде. Кайбер очракларда бу хәрәкәтне «тәнкыйди реализмнан — социалистик реализмга» дип, тагын да турырак юл белән аңлатулар да булды. Биредә шулай ук билгеле бер эзлеклелек сакланмавы күренә. Әгәр Г. Ибраһимовның 1922 елда «Адәмнәр» әсәрендә яңадан тәнкыйди реализмга әйләнеп кайтканлыгын исәпкә алганда, бу бик тә шулай.
Кайбер язучылар мин нинди дә булса теория кысалары белән исәпләшмим, күңелем теләгәнчә язам, диләр, метод мәсьәләсендә үзләрен тәмам азат итеп куялар. Г. Ибраһимов исә, әдәбият теориясе өлкәсендә күренекле галим дә буларак, каләм көченең үзенчәлеген яхшы төшенгән. «Мин — реалист мөхәррир. Беренче әсәремнән хәзергәчә шул мәсләктә булдым. Арада кайбер әсәрләрдә романтизм элементларының бераз куера төшкән урыннары булгалады (реакция чорында), ләкин боларда да төп мөндәриҗә — нигез реализм иде».
Әдип бу сүзләрне 1927 елда Г.Толымбайга язган хатында әйтә. Күрәбез, ул әле бу вакытта реализмны «тәнкыйди» һәм «социалистик» кебек төрләргә бүлми. Реализм белән романтизм, аның карашынча, әле үз эчләрендә тагын да төрләргә бүленеп каралмыйлар. Ул үз иҗатында романтизм буяулары куеруын реакция чоры белән бәйләп аңлатырга омтыла. Ләкин бу әлеге буталыш елларындагы җәмгыятьнең үз асылына ишарә булыбрак аңлашыла, ягъни андый шартларда сүз сәнгатенең дә чынбарлыкны контрастрак буяулар белән тасвирлавы аңлашыла: Г. Ибраһимов, үзенең романтизм ысулы белән язуыннан уңайсызланып, хәтта акланырга тырыша кебек.
Бу — матурлык турындагы мәсьәләләргә сәяси күзлектән карый башлау нәтиҗәсе иде. Шуңа күрә мондый караш Г.Ибраһимовның үз иҗади гамәле белән үк каршылыкка керде. Романтизм әдәбиятның яшүсмерлек чагы булмаган кебек, реализм да аның өлгергән чагы түгел. Киресенчә, алар, — вакытка бәйсез рәвештә, бер-беренә торышырдай, икесе бергә килеп, үрелеп үскәндә җимешләрне мулрак бирүче иҗат ысуллары. Сурәтләнергә алынган хәл-әхвәлнең ниндилегенә карап, романтизм яки реализмның өстенлек алуы мөмкин. Икесе бер чамада булу да еш очрый. Мәсьәләгә кирәклек, зарурилык, сәнгатьчә акланганлык таләпләреннән чыгып карарга кирәк.
Г.Ибраһимов иҗатындагы ысул һәм өслүп мәсьәләләре хакында сүз алып барганда, Г. Халит тә шуңа якынрак фикер әйтә. «Язучы үзенең иҗаты белән реализмга якыная барды. Ләкин бу якынаюны ул романтизм традицияләреннән баш тарту дип түгел, ә романтизм белән реализм эстетикасының нык керешүе, синтезлаша баруы дип аңлады. Бу юнәлешне без татар әдәбиятында романтик реализмның барлыкка килүе дип бәяләгән идек». Димәк, бездә, Г.Халит карашынча, романтик реализм XX гасырның унынчы елларында барлыкка килгән. Хәер, алай гынамы икән? Безгә урта гасырлар әсәрләренең кайберләрен дә, XIX йөздә 3. Бигиев, М. Акъегет роман-повестьларын әнә шулай романтик реализм ачкычы белән аңлау, кабул итү һәм бәяләү күпкә отышлырак. Сүз уңаенда әйтү зарур: Г.Халит тәкъдим иткән романтик реализм төшенчәсе бездә хупланып каршы алынмады, ләкин яшәргә хакы бар дип саныйм. Чөнки кайбер әдәби күренешләрне аңлауда җайлылык тудыруы мөмкин.
Биредә тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итә: романтизм белән реализмны жанр хасиятләренә туры килү-килмәү ягыннан да аерып карау бар. Әйтик, шигъри әсәрләргә — романтизм, прозага исә реализм методы кулайрак дип санаучылар очрады. Аерым алганда, И. Нуруллин да: «Реализм әдәби юнәлеш буларак мәйданга килгән дәверләрдә эпик жанрлар алга чыкты»,— дигән иде. Монда күпмедер хаклык бар. Ләкин аны тулаем кабул итеп булмыйдыр. Чөнки поэзиянең чын реалистик (М.Гафури «Эшче», Ф.Кәрим «Җиденче мич») әсәрләре, прозаның романтик (Г.Ибраһимов «Яшь йөрәкләр», «Табигать балалары») булган мисалларын да шактый еш очратабыз. Әлбәттә, аларны да бусы — саф романтизм, монысы саф реализм ысулы белән иҗат ителгән дип кистереп әйтүдән сак булырга кирәк. Әлеге әсәрләрдә сүз бара торган ысулларның керешүе күзәтелә, бары тик кайсысының өстенлек алуы хакында фикер йөртергә мөмкин. Г. Халит исә Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр», «Яңа кешеләр», «Кызыл чәчәкләр» әсәрләрен романтик реализм үрнәкләре итеп карый һәм мондый нәтиҗә чыгара: «Романтик реализмны иң алдынгы әдәби агымнарның берсе дип, аны критик реализм һәм прогрессив романтизм синтезының бер формасы итеп санаганда, аның каләме дә, эчтәлеге дә байтак конкретланыр». Димәк, Г. Халитчә, романтик реализм теләсә кайсы реализмнан түгел, бәлки критик реализмнан, теләсә кайсы романтизмнан түгел, ә прогрессив романтизмнан гына кушылып, берлек тәшкил итәргә мөмкин икән. Әсәрдә реализм белән романтизмның совет чорының мәгълүм елларында шактый ясалма рәвештә бүлгәләнүен истә тотсак, Г. Халит әйткән романтик реализмның нигезе билгеле күләмдә ясалма икәнлеге ачыклана. Безнең карашлардагы аерма шунда: иҗат каләме камилләшкән саен, язучы романтизм белән реализм кушылмасына якынрак килә. Әгәр дә без романтик реализм турында сөйлибез икән, аның асылы шунда булырга мөмкин: ул нинди дә булса сәясәткә хезмәт итүне күздә тотмый, бәлки бөтен концепциясе белән сәнгатьнең үз эчке кануннарына таяна. Аңлашылганча, мондый ирекле ысул бары тик демократиягә нигезләнүче җәмгыятьтә генә үзенең кирәклеген сиздерә һәм үсүгә ирешә ала иде. Ә социалистик реализм методы басымы астында совет чорындагы язучыны зурлау өчен кулланылган иң көчле эпитетларның берсе — реалист сүзе иде. Реалист икән, димәк, ул әйбәт язучы дигән караш ныгып урнашты. Чынлыкта социализм идеалларына тугрылыклы язучыны — реалист, ә демократия тарафдарын романтик дип атауларны гамәл һәм вакыт расламады. Тора-бара бөтен барлыгы белән большевиклар идеологиясенә килгән, шуның бәрабәренә элек язылган байтак әсәрләрен дә үзгәртеп, тиешле таләпләргә буйсындырып эшләп чыккан Г.Ибраһимов, бик теләсә дә, үз күңеленә каршы килеп, романтик ысулны якын итүдән читкә китеп бетә алмады.
Реализм турында сүз барганда, аның бер табигый тармагы сыйфатында натурализм ысулы яшәвен дә искә алырга туры килә. Әгәр реализмны язучының әсәрне гомумиләштерү юлы белән тудыруы дип аңлатсак, натурализм исә теге яки бу күренешне, хәл-әхвәлне тормышның үзендәгегә бик якын итеп тасвирлауга кайтып кала. Тормыш күренешләре үзләре дә (аларны аерым алганда да) гомумиләштерү хасиятенә ия булырга мөмкиннәр. Г.Ибраһимов бу мәсьәләдә, безнең карашка, үтә кискен фикер белән чыга: «Мин натурализмга каршы,— ди,— Тормыш кисәкләрен шул көенчә, фотографияләп дөньяга ташлау юлы белән төзелгән әсәрләрнең кыйммәте юк»* (* Г.Ибраһимов. Әсәрләр. 5  т.— Казан: Татар.   кит.   нәшр. 1978. — 520 б.). Бу очракта Г. Ибраһимовны дөрес аңлау зарур. Ул документальлеккә нигезләнгән әсәр турында түгел, бәлки гомумиләштерү хасияте булган сәнгатьчә әсәр хакында сүз алып бара.
Реальлек белән натуральлек, аларның нисбәте турында сүз алып барганда, аерым авторлар шактый бәхәсле принципларга нигезләнеп эш иттеләр. Утызынчы еллар башында реальлек дәрәҗәсен билгеләгәндә «чынлык эквиваленты» дигән үлчәү куллануга чакырулар булды. Әйтик, ул елларда мәсьәләгә болайрак якын килү очрый: «Әгәр образ уйлап чыгарылган һәм аңар чынлыкта эквивалент юк һәм була да алмый икән, димәк, ул реаль түгел һәм шуның белән логикалы да түгел». Болай фикерләгәндә, Ш. Усмановның «Легион юлы» — реаль, ә Г.Ибраһимовның «Адәмнәр»е — реаль түгел. Мондый принципка таянганда, беренчесенең «чынлыкта эквиваленты» бар, ә икенчесе гомумиләштерелеп язылган. Аңа карап, Г. Ибраһимов әсәрендә натурализм юк, дип әйтеп буламы? Һичшиксез, бар. Ул бигрәк тә сурәтләү ысулында күренә. Шул ук вакытта әсәрдәге вакыйгалар чын мәгънәсендә реаль дә. Моңа X. Госман да игътибар иткән иде. Г. Ибраһимовның «Адәмнәр», М. Гафуриның «Ачлык тырнагында» әсәрләре турында сүз алып барып, аларда фаҗига күбрәк натуралистик яктан күрсәтелүен әйтә. Ләкин моның сәбәбен X. Госман шул чор идеологиясенә генә туры китереп аңлата, бу хәлләргә «дөнья империализмы» гаепле, «аның җинаятьләре ачылып җитмәве» комачаулык иткән икән. Сүз дә юк, эш шактый катлаулы булды, аның асылын ачып салу әлеге фикер әйтелгән сиксәненче еллар башында мөмкин хәл түгел иде.
Г. Ибраһимовның ачлык фаҗигасенә һәм аны бәяләүгә булган карашы шактый үзенчәлекле. Ул, язучы буларак, бу ачлыкның килеп чыгу сәбәпләренә артык керешмичә, аның кешеләргә алып килгән коточкыч нәтиҗәләрен күрсәтә, моны һич тә бизәмичә — шомартмыйча, булганынча сурәтли. Ә менә шушы ачлыктан интегүчеләргә азмы-күпме файдалы булмасмы дигән максат белән мәҗмуга чыгаруны оештыру гамәле вакытында, күрәсең, башкачарак уйлаган. Әйтик, ул Ф. Әмирханга, әлеге мәҗмуга өчен мәкалә язуын үтенеп, мөрәҗәгать итә. Күрәсең, ул, бу турыда Ф. Әмирханга үз үтенечен белдергәндә, әлеге мәкаләнең нинди рухта булырга тиешлеген, ягъни шушы ачлыкның халык өстенә кара канатын җәюендә совет хакимиятенең гаепле булмавын, моның «самодержавиедән калган мирас» булу фикерен уздырырга да киңәш иткән. Ф. Әмирхан мондый мәкаләне язмый. Чөнки, көндәлегендә әйткәнчә, «Сәетгалиев-Мансуров фиркасенең бу эштә бер дә шөбһәсез кабахәт бер гамилләр (сәбәпләр, нигезләр.— Ф. Г.) икәнлекләрен мин бик яхшы белә идем»,— ди. Шуннан чыгып, Ф. Әмирхан әлеге көндәлегенә менә болай дип язып куя: «Г.Ибраһимов мәҗмугасына мин ачлык турысында ул теләгән рәвештә язылган мәкалә бирә алмыйм. Үзләре генә буялсыннар, халыкка эшләгән кара җинаятьне яшерүдә үзләре генә мәсьүл калсыннар». Хакыйкатькә хилафлык китермичә, шуны әйтик: Г.Ибраһимов әлеге «кара җинаятьне яшереп» калдырмады. Әдип буларак, шушы җинаятьнең, хыянәтчел сәясәтнең татар халкына китергән һәлакәтле нәтиҗәләрен күрсәтеп, «Адәмнәр»не язды. Талантлы каләм иясе әлеге повестьта зур гомумиләштерү ясады. Ягъни бу очракта Г. Нигъмәти, Ш. Госмановларга ияреп, Г.Ибраһимовны һич тә шәрәләндерелгән натурализмга бирелгән дип булмый. Әгәр дә Г. Нигъмәти, Ш. Госмановлар таләп иткәнчә, әлеге повестьта ачлыкның килеп чыгу сәбәпләре гадел күрсәтелсә, бу бер дә совет хакимияте файдасына булмас иде. Г. Ибраһимов моны, остазы һәм каләмдәше Ф. Әмирхан кебек үк, яхшы аңлаган. Җаны әрнегән әдип ачлык алып килгән фаҗигане сурәтләми кала алмаган, ләкин әсәрне иҗат иткәндә сәясәткә артык кермичә генә эшләргә тырышкан. Марксист тәнкыйтьчеләр моны натурализм белән тиңләштергәннәр икән, биредә әлеге иҗат алымын эстетик яктан түгел, бәлки идеологик нисбәттән бәяләү өстенлек итүе күренә. Ул елларда эстетикада марксизм тәгълиматына таянучылар халыкчанлыкта, миллилектә дә натурализм күрделәр. Шулай итеп, әдәбият һәм сәнгатьне милли нигезләрдән арындыруда бу термин үтемле корал буларак файдаланылды.
Иҗади шәхес үзенең инанулары, карашлары белән бербөтен. Ләкин күңел үз чорының әдәби, гыйльми эшенә юнәлеш бирүче, аларны оештыручы сыйфатындагы Г.Ибраһимовка караганда, язучы-рәссам Г. Ибраһимовка күбрәк ышана. Ул 1924 елда каләмдәшләренә киңәш рәвешендә болай дигән иде: «Сүз белән вәгазьләмә, фәлсәфә сатма, бәлки тасвир кылган күренешләрең, иҗат кылган типларың, ясаган тулы канлы, җанлы сурәтләрең аркылы үзеңнең төп фикереңне гәүдәләндер. Әйе, моннан аңлашылганча, язучының «төп фикере» аның әсәрләрендә гәүдәләнә. Димәк, үзеңнән башка каләм әһелләре иҗатын бәяләгәндә дә шушы төп фикернең сәнгатьчә гәүдәләнешенә игътибар итү, шуннан чыгып хөкем чыгару – иң дөрес юл. Шуны аңларга тырышудан башка гына эш итү төрле тайпылышларга китереп чыгаруы ихтимал. Без моны Г.Ибраһимовның замандашы Г.Исхакыйның «Мөгаллимә» әсәре турындагы уйлануларында да күрәбез.
1915 елда Уфада Г. Исхакый әсәре буенча «Мөгаллимә» спектакле уйнала. Шушы вакыйганы сәбәп итеп, Г. Ибраһимов каләмдәше Г.Исхакый иҗатына гомуми бәя бирүне максат иткән мәкалә бастыра. Ул замандаш әдибенең типлар тудыру ысулыннан канәгать булмавын сизедерә. Г.Гыйсмәти, Ш.Әхмәдиев, Г.Кәрам, Җ.Вәлидиләр тарафыннан уңай каршыланган әсәрнең Г. Ибраһимовның тискәре бәяләве гайре табигый түгел. Һәр кешенең үз бизмәне, үз карашы булырга тиеш. Г. Ибраһимовка килгәндә, ул бу очракта әсәрнең бер персонажы булган Габдуллага башлыча социаль яктан якын килгән. Бу Г. Ибраһимовның, язучы буларак, романтик сурәтләүне, ә тәнкыйтьче сыйфатында социологик юнәлешне хуплавы әле инкыйлабка кадәр үк ачыкланганлыкны күрсәтә. Шулай ук әдип иҗат ысулы мәсьәләсендә ачыклык булуны яклый. «Мөхәррир я матур вә мәгънәле хыял язсын, яки үзенең тугры тасвиры белән тормышның авыр җәрәхәтләреннән берсен укучы алдына ачып салып, шул хакта уйларга, авыр язмышны җиңеләйтү турында чаралар күрә башларга — һич булмаса, шуны бер мәсьәлә итеп мәйданга чыгара алырга мәҗбүр итсен»,— ди ул. Монда шул күренә: Г.Ибраһимов иҗат типларын «матур вә мәгънәле хыял» һәм «тугры тасвир» дип ике рәвешле итеп карый. Ул үзе дә, Г. Исхакый да тормышыбызның әнә шул «авыр җәрәхәтләр»ен үзәккә куеп сурәтләгән әсәрләрен әдәбият мәйданына куйдылар. Әлеге «авыр җәрәхәтләр»нең төренә һәм табигатенә карап, сурәтләү ысулын сайладылар. Г. Ибраһимовның хәрәкәттәге иҗат методы да тормышның үзе кебек эволюция кичерә торды. Шунысы хак: бу авторның үз аңындагы һәм кичерешләрендәге җанлы үсеш-үзгәрешләрнең нәтиҗәсе иде. Әлеге эволюцияне күзәтү безгә Г. Ибраһимов кебек бөек талантның иҗат хасиятләрен яхшырак аңларга ярдәм итә.

2002 ел

(Чыганак: Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты. – Казан: Мәгариф, 2005).


 

 

Комментарий язарга


*