ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Галимҗан НИГЪМӘТИ Г.Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы: тематика, сурәтләр

Галимҗан Ибраһимов башлап 1907 нче елда «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемендә хикәя язып чыкты. Шуннан ике ел соң, 1909 нчы елда, аның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәре; 1910 нчы елда «Яшьләр хәятыннан бер ләүхә», 1911 нче елда «Йөз ел элек», «Диңгездә», 1912 нче елда «Карт ялчы», «Карак мулла», «Сөю — сәгадәт», «Яшь йөрәкләр» (роман), «Яз башы», 1913 нче елда «Көтүчеләр», 1915 нче елда «Табигать балалары», «Мәрхүмнең дәфтәреннән» чыкты һәм шул ук елда «Безнең көннәр» романы матбагага бирелгән иде. Шулар янына, 1911 нче елларда язылып бетеп тә, вакытында бастырыла алмый калган, тик Октябрьдан соң гына басылган «Казакъ кызы» әсәрен дә китереп ялгарга кирәк.
Менә шушы саналган хикәя, озын хикәя һәм романнар революциягә хәтле Галимҗан Ибраһимовның нинди тематикада язганын, кайсы әдәби юнәлеш йогынтысында иҗат иткәнен күрсәтә алалар.
Бу әсәрләрдә Галимҗан Ибраһимов татар иҗтимагый тормышының шундый катлауларын бирә:
1.    Авыл — күбесенчә аның яңа карашлы муллалары, мулла һәм авыл баеннан чыккан җәдитче укымышлылары, авылда яшәгән мирзалар, авыл байлары, ярлылар.
2.    Шәһәр — шул ук авылдан, мулла һәм авыл байлары эченнән чыгып, мәдрәсәгә килгән шәкертләр, приказчиклар, бай малайлары, мирза яшьләре.
Галимҗан Ибраһимов бу ике катлауның 1905—1914 нче еллар арасындагы тормышларын бирә.
Шушы ун ел эчендә татар иҗтимагый тормышы шундый хәлләр кичерде:
Россиядә буржуа характерында булган бишенче ел революциясе Россия эшче-крестьяннары кузгалышын нык көчәйтеп җибәргән булса, «Россиянең изелгән халыклары арасында милли азатлык хәрәкәте кабынды. Россиядәге халыкның яртыдан артыгы, биштән өч өлешкә якыны (төгәле: 57 проц.) милли изелә, алар хәтта ана теле ирке белән дә файдалана алмыйлар, аларны көчләп руслаштыралар. Мәсәлән, Россиядә унар миллионнар булган мөселманнар, ул чакта гаҗәп тиз арада «Мөселман иттифакы» төзеделәр, гомумән ул чорда оешмалар бик тизлек белән үсәләр иде». (Ленин, Тулы җыелма, икенче басма, XIX том, 354 бит.) (В.  И. Ленин, Әсәрләр, 4 басма, 23 том, 241 бит.)
1905 нче ел татарда милли азатлык хәрәкәте диндә, тәрбиядә, гаиләдә җәдитчелек хәрәкәте белән бергә барып, бу кузгалышның бер тармагы рәвешендә, мәдрәсәләрне яңарту хәрәкәте дә бу вакыт көчле рәвештә күтәрелде.
Бишенче елдан соң реакция еллары килә. Татар буржуасы билгеле бер дәрәҗәдә уңышларга ирешә. Татарда буржуаз вакытлы матбугат, театр, сәнгать һәм әдәбият киңәеп үсеп китә. Вак буржуа хәрәкәте бу вакытларда таркаулана, вак буржуа укымышлыларының бер өлеше реакция ягына китә, берәүләр иҗтимагый көрәшне ташлап, хуҗалык төзү эшенә керешә, кайберәүләр таркала, өметсезлеккә төшә һәм башкалар. Эшче һәм крестьяннар хәрәкәте бастырыла.
1912 нче елларда реакция бераз йомшарган кебек булса да, 1914 нче ел сугышы белән ул яңадан кайтты.
Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә иҗтимагый һәм шәхси мотивлар аралашып йөртелү белән берлектә, аның иҗтимагый мотивлары шушы революция һәм реакция дәверләренең буржуа һәм, бигрәк тә, вак буржуа укымышлылары хәрәкәтенә каратылганнар иде. Ике романның икесендә дә зур урынны әнә шул укымышлылар һәм аларның хәрәкәте ала.
Галимҗан Ибраһимовның бу ун ел эчендә чыккан әсәрләре я азмы-күпме романтизм буявына сугарылып, яки бөтенләй шул юнәлештә («Яшь йөрәкләр») язылган, һәрхәлдә бу заман Галимҗан Ибраһимов әдәби стилендә романтизм элементлары характерлы урын тота.
Әдипнең бу дәвер әсәрләре арасында иң зур урынны, әлбәттә, ике романы: «Яшь йөрәкләр» белән «Безнең көннәр» ала. Боларның беренчесе баштанаяк романтиклыкка нигезләнеп язылган. Анда билгеләүче бер терәк мотивлары итеп шәхси кичерешләр алынган һәм иҗтимагый мотивлар аерым элементлар итеп кертелгән булса, икенчесендә («Безнең көннәр») нигез итеп иҗтимагый мотивлар — революция мотивлары алына, шәхси кичерешләр романда аерым элементлар итеп кертелә. Ләкин соңгы әсәр дә романтик йогынтысыннан азат түгел, ул да шул заман Галимҗан Ибраһимовының стиль юнәлешенә каршы килми.

«ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР»


а) шәхес сурәтләре
Роман 1905 нче елдан соңгы татар авылының югары катлау — бай, мулла һәм шулар эченнән чыккан укымышлылар тормышын бирә.
Әсәрдә төп сюжет мотивы — Зыя һәм Мәрьямнең бер-берсенә гыйшыклары. Менә шул эш тирәсенә роман төзелә. Җиде бүлектән торган бу әсәрнең иң зур өлеше әнә шул икәүнең мәхәббәтен, эчке кичерешләрен, тышкы иҗтимагый тормыш белән алар арасындагы конфликтны һәм шуның чишелүен күрсәтүгә бирелгән.
Әсәрдә бу ике шәхестән башка, шулар дәрәҗәсендә үк күп урын алган тагын берәү — Җәләш мулла бар. Шулай ук төп мотивлар өстендә турыдан-туры катнашы булмаса да, әсәрдә зур гына урын тоткан Сабир да бар.
Менә шул үзәк дүрт кеше янында икенче дәрәҗәдәге шәхесләр тезелеп китә һәм ул шәхесләрнең кайберсе табигате, психологиясе, тормышы белән шушы дүртнең берсенә якын китерелеп, яки шуңа каршы куелып бирелгән. Мәсәлән, Җәләш мулланың хатыны Зөләйха, шагыйрь Кәрим—Зыяга тартым сурәтләр; Фатима бикәдә аз гына булса да деспотлык, үзсүзлелек күренә һәм ул үзен, ачык әйтмәсә дә, Җәләш мулла юлбашчылыгына якын тота. Яшь мулла Җаббарда Сабирга тартым сыйфатлар бар. Ә менә шат, уенчак Камилә Мәрьямнең контрасты рәвешендә бирелгән.
Әсәрдә үзәк урын тоткан шәхесләр гади психологик типлар, җәмгыять тормышындагы берәр төркемнең типик вәкилләре итеп бирелүдән бигрәк, индивидуаль эчке сыйфатларга ия булган, һәрберсе берәр хирска бирелгән (мәхәббәт, үз-үзен сөючәнлек, җәмгыятьтән бизү һ. б.) кешеләр итеп биреләләр.
Менә Җәләш мулла:
«…Ул озынрак буйлы, киң күкрәкле, зур вә тигез җилкәле, киңрәк һәм озынчарак йөзле. Аның күксу соры күзләре һәрвакыт, һәрнәрсәгә югарыдан һәм мәртәбә белән карарга яраталар. Аның канында зурлык, тирә-яктан өстенлек һәвәсе кайный… Җәләш хәзрәттә алай зур булырлык куәт булмаса да, канында зурлык нәтиҗәсе булган «данлылык» һәвәсе, рухында бабалар зурлыгының күләгәсе бар…».
Үзен зур, һәммәдән өстен күрергә теләү Җәләшнең тормышында, гореф-гадәтләрендә үзен белдереп тора:
«Аның күренәсе, күрсәтәсе килә. Шунлыктан кеше күзенә күренерлек булган һәрнәрсәсендә бер буяу, бер куык, бер күтәрелү була. Кешенең өстендәге киеме иң әүвәл күзгә чалына. Ул моны ачык белә. Һәм бар көче белән тирә-як муллаларының «борынына сугарлык» киенергә тырыша…
Ул, бөтен авылда булмаганына һәм матди яктан уңайсызлык биргәненә карамыйча, өйләрне ике кат эшләтте…
Өйнең эченә керсәң, гади авыл байларында, авыл хәзрәтләрендә булган зиннәтләр өстенә, башка һичкемдә булмаган яхшы кәнәфи, зур өстәлләр, һәртөрле посуда вә бизәкләр илә тулган зур пыяла шкафлар… әллә ничаклы киемнәр, байлыклар белән тутырылган була….
Авыл җирендә капканың зур әһәмияте бар. Җәләш мулла моны ачык белдегеннән, өйләре такта белән ябылган булса да, капканы тәмам шәһәр рәвешендә зур, чибәр, мөмтаз ясатып, башын бөтен гадәткә хилаф рәвешендә төрле төскә буяп тимер белән яптырган… Йорт-җирдән кала иң зур дәрт белән караган нәрсәсе — ат, сбруй тирәсенә гаит булып, ул һәрвакыт кучер белән йөри, арба вә сбруйларны, мөмкин кадәрле, якындагы Ушаков боярыныкы төсле ясарга тырыша…
Ат дәрте аңарда шифасы булмаган бер авыру кабиленнән (Кабиле- — төре.)… Аның бу дәрте ике нәрсәдән туа. Берсе — ул үзе җигеп утырган атның юлда очраган һәркемнекеннән матур да, зур да, симез дә һәм «эһ» тә димичә узып китеп, бөтен адәмнең исен китәрерлек шәп тә булуын тели, һәм шул максатына ярарлык атлар эзли.
Икенчесе — ул хәзер сабан туенда, башка атларны икешәр чакрым артта калдырып, гел беренче килерлек булган бер чабышка тотуны сөя…».
Үзен шулай олы күреп, башкалардан өстен куярга яраткан Җәләш мулла угылларын да зур мәртәбә иясе, бай, иркен тормышлы, һәммә кеше тарафыннан хөрмәт ителеп яшәүчеләр итеп күрәсе килә.
Шуңа күрә дә угыллары турында аның уйлары шулай иде:
«Менә бер зур шәһәр. Әнә аның беренче мәхәлләсенең мәдрәсәсендә арслан кебек акрышмакта булган 500 ләп усал, дәһри, мөназир шәкертләр. Әнә шуларга «мөдәррислек» дигән, дөньяда иң олы саналган мәртәбә!! Җәләшнең угыллары Хәятларында шуны максат итәргә, шул мәртәбәне алу өчен, бар куәтләрен сарыф итеп, туктаусыз шуңа таба барырга, шуңа, тик шуңа гына тәвәҗҗеһ (Тәвәҗҗеһ — симпатия, мәхәббәт итү.) итәргә, ул нокта, ул мәртәбә — аларның гамәлләрендә кягъбә кылынырга тиешле».
Хосусый тормыш төзүдә баштарак бу әмәлләренә ирешкән шикелле булган бу мулланың теләкләре берәм-берәм сүтелә башлый:
Яхшы, ат алып чабыштыру, уздыру, шулай дан тоту теләге барып чыкмый. Очраклы бер вакыйга аркасында аның аты артта калып, Җәләш мәсхәрәгә төшү сәбәпле, чабышкы аты асраудан ул бөтенләйгә кул селки.
Зур углы Сабир аның өметләрен йола алмый, бөтенләй хәзрәт теләгеннән башка юл белән китә: «…Менә шул вакытта ниндидер бер явыз куәт эшкә кереште дә, сезнең күз алдыгызда дөньяга афәт килеп, теге сезгә биреләчәк алтын сарайны җир йотты… Аның аркылы бик вә бик кабарынулар көткән зур углы Сабирның югалуы хакындагы хәбәрне алгач, Җәләл хәзрәт тә шуңа охшаш, бәлки шуңардан мең мәртәбә авыр вә изгеч эш булган бер заягъ (Заягъ — югалту, һәлакәт.) вөҗүткә килгәнен тойды».
Икенче улы Зыяда аның өметләре бераз бар иде әле. Ләкин:
«Аның зур углы юлдан язды, бусы да, гакылдан шашып, берничә еллар атасы теләгенә каршы киткән иде.
Ниндидер бер могҗиза гына аны яңадан гакылга утырткан иде… Шулай да мулла үз рухының төбендә бу гакыллылыкта ничектер бер шөбһә тоя иде: гүя, ул бер вакытлы гына эш; гүя, аның Зыясын атасына бәйләгән җен бик артык нечкә; шул дәрәҗәдә ки, нинди генә булса да бер гади көч аңа кагылсын, теге нечкә җеп бөтенләй өзелер дә Зыя ычкынып китәр һәм аннан соң инде аны, асла вә асла, тотып булмас… — Мәхдүм алынды!
Шуның белән теге җеп өзелде, Зыя да хәзрәтнең кулыннан мәңгегә ычкынды…».
Шулар өстенә: хәзрәтнең эчеп йөрүләре, яше җитмәгән кызга никах уку һәм бер үлекне законсыз күмү кебек эшләре өчен аның өстеннән донослар бирелеп, Җәләш азаккы таянычы — указыннан да мәхрүм була.
Тормыш көрәшендә бу актыккы чараларыннан да мәхрүм ителгән Җәләш мулла, илен, көнен ташлап хаҗга китә, “бу аның хәят трагедиясенең актыккы пәрдәсе…” була.
Җәләш мулла әсәрдә әнә шулай бирелгән: аерым рухи сыйфатлар, хирсларга ия булган Җәләш тормышка баглаган өметләрен берәм-берәм югалта бара. Җәләшкә мәгълүм булмаган сәбәп, әсәрдә әйткәнчә «ниндидер явыз көч», «язмыш» аның юлына киртә булып төшә. Мулла «язмышка» каршы көрәштә җиңелә, бетә.
Монда Җәләш, югарыда әйтелеп кителгәнчә, иҗтимагый бер тип (җәдитче яки кадимче мулла һ. б.) булудан бигрәк, психологик характер итеп бирелә. Анда нәселдән «кан» белән килгән һәм бала чагыннан алып картайганчы үсә торган сыйфатлар бар. Бу сыйфатлар иҗтимагый тормыш казанында кайнап үзгәрә, тирә-як тормыш шартларына яраклаша алмый. Шуңа күрә дә аңа икенең берсе: я җиңү, я үлү кала. Һәм, әлбәттә, тормышка яраклаша алмаган шәхесләр «бетәргә тиешләр». Галимҗан Ибраһимов Җәләшне менә шулай бирә.
Җәләш мулла (һәм Зөләйха) сурәте әсәргә кертелүнең икенче бер әһәмияте дә бар. Әдип, Җәләш һәм Зөләйха сурәтләрен бер-беренә каршы куеп, һәр икәвесенең ике угыл язмышына «биологик» багланышларын күрсәт мәкче була.
Сабир, Җәләш кебек үк, үзсүзле һәм башкалар каршында гади, кирәкле дип табылган эшләргә каршы чыгучы бер кеше.
Зыя — йомшак, назлы һәм хатын табигатьле бер сурәт. «Сабир бөтен табигате белән ир, чын мәгънәсе белән ирлекле булса, Зыяның йөрәгендә, җан вә яратылышында анасы Зөләйхадан, гомумән хатынлыктан бераз өлеш бар кебек. Аның төсе, буе, кыяфәте дә шуны белдереп тора.
Сабир протестчы: «кеше җан вә табигате илә тормышы арасында ачыктан-ачык азат булса, ирекле йөрәк аны күтәрә алмый. Сабир да шуңа якын бер нәрсә тоя иде».
Зыя киресенчә «…назик хәтерле, бик аз нәрсәләргә дә кәефе китә. Ләкин бу кәеф китүчелек, эчке вә самими бер үпкәдән гыйбарәт булып, һичбер тәкъдирдә дөнья җимереп, үч алырлык мәртәбәдә дошманлыкка җитә алмый… Халык та аңа яхшы күз белән карый… Аны һәр җирдә нәмүнә (Нәмүнә — үрнәк.) булырлык бер егет кебек тоталар». Тик анда бер җитешсезлек «нурлы хәятында кара тап» булып торган бер сыйфат булса, ул да аның «тумышыннан ук ибтила мәртәбәсендә (Ибтила   мәртәбәсендә — авыру дәрәҗәсендә.) музыкага бәйләнеше!»
Ике каһарманның тормыш көрәшендәге эш-хәрәкәтләрен әсәр аларның әнә шул «тумыштан» килгән сыйфатлары белән нык баглап йөртә: Сабирның «ирек сөючән табигате» аны бөтен тирә карашына каршы китеп, авылга җибәрсә һәм ахыр килеп тума надан, ләкин шат, шаян, кеше гаепләренә игътибар итмәүчән ирекле табигатьле бер кызга өйләнеп, ахырдан атасы ташлап киткән «ояны» тергезү эшенә керешүче итсә, Зыя «табигате» аны бөтенләй башка юллар белән җибәрә:
Зыя иске мәдрәсәне яратмый, аның кысынкылыгыннан тарлана, ташлап чыга, ләкин озак та үтми, ата-ана хәтерен саклап, яңадан бер башка шундый ук мәдрәсәгә барып керә. Зыя музыка сөя, хәтта өендә музыка коралында уйнарлык батырлыкка да барып җитә, ләкин атасы гитарасын ватып ташлагач, каршы бер сүз әйтә алмый. Зыя Мәрьямне сөя, өйләнергә дә хәзер, ләкин шул хакта ата-аналарына яки Фатыйма бикәгә барып бер сүз әйтә алмый. Зыяның бәхеткә, шатлыкка шулай омтылып, кайвакыт кечкенә генә булган киртәләр алдында җиңелеп калуы аның табигатендә «тумыштан» булган сыйфаттан, «язмыштан» ителеп күрсәтелә.
Гомумән «Яшь йөрәкләр» каһарманнары тормышында «язмыш» беренче рольне уйный: «Зыяның язмышына Фатыйма бикә дә салкын карый алмый».
«Менә шул вакыт ниндидер бер явыз куәт эшкә кереште».
«Язмыш кайбер вакытта бичара адәмнең өстеннән, үзенә дә сиздермичә, үтә кызганычсыз көлеп куя».
«Язмыш аны авылга ташласа да, аның җаны, аның хәяты, ә бигрәк тә эчке дөньясы бөтенләй икенче галәмнең, икенче куәтләрнең тәэсиренә бирелде вә шул хәлләр Мәрьям белән мохитны (Мохитны — тирәлекне.) бер-берсенә каршы куйды».
«Татарның табигате бүтән һичбер халыкныкына охшамаган кебек, ул тарихы, язмышы белән дә бөтенләй башка рәвештә тора… Язмыш татарның табигате, рухы илә мөстәхыйк (Мөстәхыйк — лаеклы булган.) мәртәбәсеннән төшереп, әллә кая түбәнгә җибәргән…».
Хәтта табигать үзгәрешләренә хәтле «язмыш» һәм «хода» роль уйный: «Ходаныкын белмәссең. Кичә көз иде, кичә күк кара, караңгы һәм ачулы авыр болытлы булып, туктаусыз карлы-бозлы яңгыр ява иде»…
Язмыш роле шул хәтле көчәеп китә ки, бик гади, җиңел эшләнергә тиешле кебек эшләрдә дә ул килеп тыгыла.
Фатыйма бикә «Мәрьямне гимназиягә бирергә иҗтиһат кылган иде. Язмыш бу теләгенә каршы баргач, ул чыннан да Мәрьям хакында, бу да, күрәсең, авылга батып кала инде дип курка башлаган иде».
Шул рәвешчә, «язмыш» үзен олы күреп, үзен мактаганны яратучан Җәләш мулланы кайтмаслык итеп хәҗгә җибәрсә, Зыяны сөйгәне Мәрьям һәм музыкасыннан, Мәрьямне сөйгәненнән һәм ирекле тормышыннан аера.
Романда Зыя ике хирескә (Xирес — бер  нәрсәгә бирелүчәнлек.) бирелгән хәлендә күрсәтелә. Берсе Мәрьямгә, икенчесе — сәнгать-музыкага мәхәббәт. Зыя тормышында бу ике күренеш зур роль уйный. Һәм алар романның да иң зур урынын ала; драматик вакыйгаларның югарыланып очлануы Зыя — Мәрьям, Зыя — музыка арасындагы мәхәббәт аша шул ике шәхеснең тормышына килеп бәйләнә. Зыя — Мәрьямгә карата китерелгән мотивлар шул икәвенең, һәм бигрәк тә Зыяның, шәхси бәхете, табигый омтылышларын күрсәтүгә багышланганнар. Бу ике каһарман, бигрәк тә Зыя, монда идеаллаштырылып бирелә. Без аларның көндәлек гади эшкә бирелгән вакытларындагы тормышын күрмибез. Мәрьям гомумән андый гади эшләр белән шөгыльләнер дәрәҗәдән «югары» итеп бирелә. Зыяны бирүдә дә шуңа охшаш караш бар: зур хәзрәтнең төпчек улы, данлыклы мәдрәсәләрдә укыган укымышлы булган Зыяны әдип көндәлек тормыш мәшәкатьләре арасында күрсәтәсе килми.
Зыя бөтен хәрәкәтләре, бөтен кыланышлары һәм бөтен табигате белән идеаллаштырылган шәхес: гадәттә хатыннар табигатьле булган һәм үсеп буйга җиткәнче анасы итәгенә тагылып йөргән егетләр һәрбер җәмгыятьтә диярлек тискәре бәя алса да, Зыядагы мондый сыйфатлар, киресенчә, иҗаби итеп, Зыяның «тупас» дөнья кешеләреннән өстенлеген күрсәтүче сыйфат итеп биреләләр.
«…Ул анасына тартымрак… Бөтен әгъзаларында хатыннарга махсус назиклек сизелә… Кыяфәтеннән аңлашылган шул йомшаклык, шул мөлаямәт (Мөлаямәт — ягымлылык.) аның һәрбер сүзендә, мөгамәләсендә дә бар. Ул назик хәтерле, бик аз нәрсәләргә дә кәефе китә. Ләкин бу кәеф китүчелек — эчке вә самими бер үпкәдән гыйбарәт…».
Әнә шул «пакь фәрештәдәй, мәгьсүм» Зыя тормышында берничә әһәмиятле вакыйга булып ала. Алар тик Зыяның өстенлеген, хаклылыгын, «изге җанлылыгын» күрсәтү өчен алыналар.
Шундый вакыйгаларның берсе Мәрьям белән төнге очрашуда була. Егет белән кыз мәхәббәт ялкыннарына бирелеп, аерылып яшәү заманнарының зарларын сөйләшәләр. Ләкин аларның бу бәхете озакка бармый, карт хезмәтче, боларны күреп, халык чакыра башлый. Зыя түзми, тавышсыз ата торган алтатарын алып, картка берничә төзи. Әдип Зыяның бу эшен әсәрдә бик урынлы һәм кирәкле итеп күрсәтә:
«Ул үзе кызурак адәм. Бу — бер. Икенчедән, бүген аның фәрештәдәй мәгьсүм дусты Мәрьяменең пакь намусы, шул юкны төзәтеп йөргән «адәм» тарафыннан «уйнашчылык» пычрагына батырылу ихтималы бик якынаеп килә иде». Димәк, андый хәл булмас өчен шундый юкны төзәтеп йөргән «адәм»не юлдан алудан яхшысы юк.
Икенче вакыйга — Зыяның мәдрәсәдә торган чагында була.
Зыяның Мәрьямне сөеп йөргән вакыты. Зыя иске мәдрәсәләрнең берсендә укый. Бу вакытларда ук ул зур әмәлләр белән тулган:
«Кайбер адәмнәр, җан вә табигатьләренең сөрешләре, асыл яратылышлары белән үк, үзләрен хыялый вә мәгънәви булган хәлләрнең хөкеменә тапшыра вә гомер буенча шуңа буйсыналар. Мондый затларның йөрәкләрендә табигать илһамы белән урнаштырылган мөкатдәс кануннар, гали әмәлләр вә бөтен матди хәятның (Матди хәят — материаль тормыш) ләззәтләрен шуның юлында, үзе теләп корбан итә торган вә гомер буенча шуңа табындыра торган изге ниятләр була…
«Дәһри Садыйкның тик бер мәртәбә генә сөйләве аркасында, беренче форсат белән шунда атылырлык мәртәбәдә, авышып китүендә дә бердәнбер мөәссир (Мөәссир  —  тәэсир  итүче.) булган нәрсә шул табигать иде. Чөнки юлдашының тасвир кылган галәме (ягъни фәхешханә. — Г. Н.) белән үзе хыял кылган вә табигате белән мәел итмәктә улган дөньясы арасында ниндидер бер мөнәсәбәт, бер охшашу бар кебек тойган иде.
Һәм ялгышмады да.
Ул, көймәле извозчик яллап, ерактан ялтыраган кызыл фонарьларга… китте».
Зыяның бу чыгышы да әсәрдә «гөнаһсыз» бер эш итеп «йолынып» бирелә: бердән, мондагы дөнья белән Зыяның «мөкатдәс (Мөкатдәс — изге.), гали  (Гали — бөек.) әмәлләре» арасында «охшашу бар». Икенчедән, Зыяны анда музыкага булган гыйшкы илтә.
Димәк, Зыяның кеше үтерү җинаятен Мәрьямгә булган гыйшык аклаган булса, Зыяның    фахишәләр янына йөрүен музыкага булган гыйшкы аклаган булып чыга.    Зыя әсәрнең «иҗаби» типларыннан.
Әсәрдә аның һәммә эше, хәрәкәте, хәтта аның йомшаклыклары да уңай бәя белән бирелә. Әдип аны бөтен иптәшләре (авылның укымышлылары, карт, яшь муллалары) арасында күренекле урынга һәм үрнәк дәрәҗәсендә куя. Әсәрдә күрсәтелгән күп кенә вакыйга, картиналар Зыя тормышының берәр моментын ачу, шуңа укучының игътибарын юнәлдерү рәвешендә бирелгәннәр. Зыя табигате белән дөнья «ваклыкларыннан» өстен торган, гали бер «әмәл» иясе итеп бирелә.
Әсәрдә әнә шулай күтәрелгән Зыя нинди иҗтимагый катлау сурәте соң?
Әсәрдә күрсәтелгәнчә, Зыяның тормышы, эшләре бу сорауга җавап бирә алалар. Зыя бишенче еллардан соңгы иҗтимагый тормыш шартларында иҗтимагый көрәштән кул селтәмичә эшчәнлек күрсәтеп бара торган (бу эшчәнлек буржуа либераллыгымы, вак буржуа радикаллыгымы — барыбер) укымышлылар төркеменә кермәстән, андый көрәш теләкләреннән читтә торган, фәкать үзенә, үз бәхете мәнфәгатьләренә генә бирелгән индивидуалист итеп бирелә.
Ләкин сигезенче еллар шартларында татар укымышчылары арасында күренгән шундый типларның иҗтимагый киләчәге шул көенчә генә саклана алуы мөмкин түгел. Я болар үзләренең «матдәсез» хыялларын ташлап, реаль бер хезмәткә тотынырга (андыйларга Госман, Җаббар, Сабирларны кертергә мөмкин), яки богема сазлыгына батып, таркалырга тиешләр. Беренче юлны алып бару өчен үтә көчсез булган Зыяның үсеше икенче юлдан китүе мөмкин иде. Ләкин әдип аны анда җибәрми.
Романда Сабир әсәрнең иҗтимагый йөзен ачу юлында аерым характерлы урын тота. Башта Сабирның ни өчен көрәшкәне дә билгеле булмый. Җәләшнең теләк, максатлары ачык. Зыя һәм Мәрьямнең бер төп максатлары — бер-беренә кавышып, тыныч гаилә кору булса, шуның өстенә Зыяның сәнгать сөючелеге дә бар. Зыя сәнгатьнең бу көнге тормышта актуаль һәм ачык тенденцияле роль уйнаган тармакларыннан бигрәк, аның музыка, рәссамчылык кебек тармагын артык күрә. Аеруча ул музыка гашыйгы. Музыка алдына ул саф сәнгать теләкләрен куя. Ә менә Сабирның бер максаты да юк кебек.
Сабир мәдәни тормыш, шәһәр тормышын сүгә, «Ләкин үзе әле һаман шәһәрнең мәдәни тормышында яши иде. Моның сәбәбен сорагач, тагын бераз сыныйм әле, эстәгәнем табылмасмы дип бераз эзлим әле… — дип җавап бирә иде. Һәм берничә ел шуны эзләп, төрле урыннарда мөгаллимлекләр итте, мәдрәсә кисәкләрендә мөдирлек сыйфаты илә яшәде; дәхи зур гына байларда кантор вә сату эшләре белән дә чуалып карады. Ләкин берсе дә аны канәгатьләндермәде, үз тәгъбиренчә, ул һичкайда үзенә ярашлы, табигатенә килешле тормыш таба алмады» (69 бит).
Ахыр килеп ул «…мәдәни тормыштан, каланың баштанаяк зиннәт вә мода эченә күмелгән ялтыравыклы хәятыннан гомергә кул селкеп, ничек кенә булса да, үз табигатенә ягышлы бер дөнья табарга мәҗбүрият хис итеп, моның өчен дә тын, караңгы авылга китеп, югалырга карар бирде».
Һәм «югала» да. Ләкин бөтенләйгә түгел. Дөньяның рәхәтләреннән ваз кичү рәвешендә дә түгел. Бәлки ул «мовәккать (Мовәккать — вакытлы.) уларак, хәзерге эшләрен дәвам иттереп, бераз акча ясарга да, атасы белән килешә алмаса, башка урыннан җир алып, авыл тормышына чумарга уйлый».
«Язмыш» күрәсең һәммә кешегә дә артын гына күрсәтеп тормый. Берәү үлми, икенчеләр көн күрми дигәндәй, Җәләш мулланың «хәҗгә» китүе Сабирны бик тиз авылга кайтара һәм ул какшаган хуҗалыкны ныгытып, үстереп җибәрә.
Ул «анасын-фәләнен бераз юаткач, инде утырырга вакыт дип, сызганып эшкә тотынды. Йортта мал-туар күп, иген-таруга байлык исә дә, акча калмаган, өстәвенә Җәләл йорт-җирне дә китәр алдыннан рәһенгә (Рәһен— заклад, залог.) салган иде. Сабирның үзендә бераз акча бар иде, аның өстенә, ел әйләнәсенә — яңа ашлыкка җитәрлеген чамалап калдырып, артык игенне сатты да, иң әүвәл йорт-җирне рәһеннән чыгарды.
— Утыргач, нык утырырга һәм ояңны үзеңнеке итәргә тиеш, — ди.
Икенче мәсьәлә — өйләнү иде».
Татар вак буржуа укымышлыларыннан бер өлеш вәкиле сигезенче еллар шартларында авылга кайтып, «ныклы» кулак хуҗалыгын шулай төзеп җибәрә.
Әсәрнең төп урын тоткан каһарманнары арасында бердәнбер реаль, яшәргә хаклы һәм тиешле итеп бирелгән сурәт әнә шул булыр, аннан башкалар, әдипчә, тормыштан сөрелергә тиешләр иде: хуҗалыктан аерылган, күбесенчә хыял һәм өметләр белән яшәгән Зыя, Мәрьямнәр үләргә тиешләр, Зөләйха артык изелгән, юаш хатын, шуңа күрә дә аның өендә юлбашчылыкны шат, уенчак һәм эшчән Камилә ала. Җәләш яңа шартларда хуҗалык коруга ярамый, чөнки хәзер «буш куыклык» белән ерак китеп булмый, анда Сабир шикелле салкын акыллы, төптән практик уйлаучан кешеләр кулы кирәк. Шуңа күрә дә «үлгәннәр» каберендә басып калучы да Сабир була.
«Яшь йөрәкләр» романы укучылардан беренчеләрне (Җәләш, Зыя, Мәрьям, Зөләйхалар) кызгандырып, алар кайгысын уртаклашырга чакырса, Сабирга иярергә, Сабирдан үрнәк алырга кирәклек фикер тойгысын тәрбияли.
Әсәрдә Җаббар, Госман, шагыйрь Кәрим, Сәлимнәр бар. Болар авыл шартларында яшәүләре аша бераз күрсәтеләләр, ләкин алар икенче исем астында, икенче шартларда (шәһәр һәм баш күтәргән авыл), «Яшь йөрәкләр»дәге вакыйга булганнан бераз элекке вакыттан башлап, Галимҗан Ибраһимовның икенче бер әсәрендә бирелгәннәр. Ул әсәр — «Безнең көннәр» романы.
Ләкин аңа күчкәнгәчә «Яшь йөрәкләр» романының хәзергәчә тикшерелгәннән башка элементларын алып карыйк.

б)  Әсәрнең композиция һәм стилистикасы
«Яшь йөрәкләр» романының сюжеты артык катлаулы түгел: Кара урман авылында ике бай гаилә — Җәләш мулла гаиләсе белән Гәрәй мирза гаиләсе яшәп килә. Җәләш мулланың кызы һәм ике улы бар. Үз тормышында күп кенә уңышсызлыкларга очраган мулла, улларын зур дәрәҗә иясе ясап, шулай бәхеткә ирешмәкче була. Угыллар моның көткәннәренә уңай җавап бирмиләр: Сабир төрле эштә йөргәннән соң кайтып авыл хуҗалыгына бирелә. Зыя бәхетсез мәхәббәттән соң һәлак була. Әсәрдә соңгы момент бик зур урын ала. Романның яртыдан артыгы Зыяның солдатка китү, Мәрьямнән аерылу вакыйгаларына бирелә.
Әсәрнең композициясе синкретик (катнаш) характерда: анда төп хикәячелек элементларыннан тыш, драматик монолог һәм диалоглар (хат язышу рәвешендә), лирик кереш һәм чигенешләр бар. Мәсәлән, романның беренче һәм VI бүлекләре Мәрьямнең кичерешләре рәвешендә, лирик керешләр белән башланган: беренчедә Мәрьям төш күрә. Әсәрдә 16 битләргә сузылган бу төш Зыя каралу көннәреннән Мәрьям нинди тойгылар астында булганын бирү белән берлектән; әсәрнең нинди юнәлештә, андагы вакыйгалар ни характерда булуын алдан билгели торган ишарә урынын да тота. VI бүлек башындагы кереш, Зыя солдатка киткәч һәм Мәрьям башка кешегә кияүгә бирелгәч, аның кичерешләрен күрсәтә. Моннан тыш тагын автор һәм каһарман карашларын бергә бутардай бирелгән, әсәрнең төрле урыннарына сибелеп ташланган лирик чигенешләр күп очравы белән бергә, гомумән бөтен роман эмоциональ лирик буяуга буялып бирелгән.
Әсәрнең бу характерын күрсәтү өчен берничә өземтә алыйк.
Углы Сабирның мәдрәсәне ташлап китүе турында Җәләш мулла хәбәр ала. Углыннан күп өметләр көткән муллага бу хәбәр бик начар тәэсир итә. Шушы фикер әсәрдә болай бирелгән:
«Фараз итегез: дөньяның барлык бәхетләре илә тулган, хыялый бер алтын сарай булсын. Ул зурлыкта, матурлыкта тоткан мәртәбәсенең бөеклегендә дөньяда миселсез (Миселсез — чагыштырусыз.) дә булсын. Язмыш шул сарайны сезгә бирергә, сезне шуның белән дөньяда тиңе булмаган зур мәртәбәгә күтәрергә вәгъдә кылды. Менә бер көн, ике, өч көн… Бик күп булса, биш, алты көн генә үтсен, вәгъдәле сәгать җитәр дә, язмыш үз сүзен үтәп, сезне шул сарайга кертер, шундагы бәхетләргә чумырыр, — сез моңа хәзердән бик нык ышанасыз… Алгы көнегез сезгә ниһаясез-сәгадәттә (Сәгадәт — бәхет.), җәннәт бакчаларында күренә.
Менә шул вакытта ниндидер бер явыз куәт эшкә кереште дә, сезнең күз алдыгызда дөньяга афәт килеп, теге сезгә биреләчәк алтын сарайны җир йотты, берничә көннән соң ирешергә өмет итеп йөргән теге бәхетләр, теге сәгадәтләр бер минутта әллә кая югалды. Сез авыр, мазлум вә изгеч бер хәлдә калдыгыз. Шул минутта, шул сәгадәтне мәңгегә югалтуыгызны ачык белгән секундта сез ни нәрсә хис итсәгез, зур өмет баглаган, аның аркылы бик вә бик кабарынулар көткән зур углы Сабирның югалуы хакындагы хәбәрне алгач, Җәләш хәзрәт тә шуңа охшаш, бәлки шуңардан мең мәртәбә авыр вә изгеч булган бер заягъ (Заягъ — югалту.) вөҗүткә килгәнен (Вөҗүткә килү — бар булу.) тойды, гүя анны яшен сукты, яисә хәятындагы зур бер сәгадәте явыз куллар тарафыннан мәңгегә югалтылды».
Мәрьям сагынып Зыяга хат яза, бу хатта аның күңеле төрле шөбһәләр белән чолганган дәрт белән тулы… Шул фикер әсәрдә болай бирелә:
«Менә, Мәрьямнең яшь йөрәге, теге бала чактан ук яратып килгән, йөрәгенә керергә барган, бер күренү белән күңеленә мәхәббәт салган, теге матур йөзле, йомшак тавышлы, йомшак вә сөйкемле мөгамәләле Зыя хакында шундый яңа бер тойгы саклый, хыял аны шундый күренешләр белән чолгый иде. Шуның тәэсире буларак, Мәрьям, тәмам бер кыз каһарман кыяфәтен алып, дусты Зыяга хат язды… Илаһи, бу беренче адымымда, беренче мәктүбемне язуда, җибәрүдә, тегеннән җавап килгәнче үткән озын төннәрдә, яшь йөрәкнең кичергән шөбһәләрен, тойган тәрәтдөтләрен (Тәрәтдөт — шик.), дулкыннарын, бертуктаусыз алмашып торган ышану, шатлану һәм көенүләренең ни мәртәбәгә җиткәнен, бер ходай, үзең генә белерсең…»
Әсәрдә табигать күренешләрен бирә торган урыннары да көчле тойгыны аңлатуга булышлык күрсәткән сүз һәм ифадәләр белән тулылар. Мәсәлән, кар яву шулай бирелә:
«Көне-төне кар ява, җил ыжгыра, туктаусыз буран уйный… Ноябрь чыгып җиткәне юк әле, шулай да дөнья кар туфаны астында калып, җир йөзен тирән көрт басты, җан чыраглары сүнде, тышкы күренештә хәяттән әсәр-бетеп, кяинат (Кяинат — бөтен дөнья, барлык нәрсәләр.) ак кар кәфененә уралып, каберсез күмелгән бер шәкелгә керде…».
«Яшь йөрәкләр»дәге эмоциональ тойгы белән сугарылган җөмләләр күп кенә урында дини тойгы-карашлар белән дә аралашып китә:
««Үлем» адәмне гүя пакьли, гүя хәятта кылынган барлык гөнаһларны җуеп ташлый… «Үлем»нең алуы, аны саф бер намус итеп калдырган кебек, аның кинәтлеге кодси бер кәмаләт (Кодси  бер кәмаләт — изге бер  артыклык, бөеклек.) тә бирде. Гүя, һәммә явызлыклары гафу кылынды гына түгел, ул инде җаннар зөмрәсенә (3өмрә — төркем.) ашты».
Әсәрдә хикәя итүчелекнең эмоциональ йогынты ясаучы лирик характерын көчәйтү юлында аның стилистикасында да лирик кабатлаулар, төрле фигуралар (бигрәк тә кабатлау, нида (Нида — эндәш.), өзү, сорау һ. б.лар); эмоциональ эпитетлар һәм троплар тулып ятканын күрәбез:
«Зыя, авыр вә үтерелгән бер хәлдә, өйләренә керде. Мәрьямнең тавыш вә хәрефсез, тик яулык ишарәсе белән әйтә алган сүзе әллә нинди мәгънәви бер тавыш белән аңа тәкрар ителгән кебек тоела иде.
—    Юк, булмый, өмит бетте!
—    Юк, булмый, өмит бетте!
—    Юк, булмый, өмит бетте!».
Шунда ук:
« — Менә тормыш!! Менә сиңа хөррияте шәхсия! Яшәргә уйлыйсың, бәхет эзлисең! Бар да әрәмгә! Бар да юкка! Имеш, музыка харам! Җыр харам! Матурлык гөнаһ! Матурлык белән тәләззез (Тәләззез — ләззәт алу, ләззәтләнү.) харам! Матурлык алдында сәҗдә итү көферлек! Соң, илаһым, алай булгач, безгә ник мондый җан бирдең? Ник безне туң йөрәк, тупас күңел итеп яратмадың?»
Китерелгән өзекләрдә югарыда әйтелгән сыйфатларның һәркаюсына мисал бар. Менә шундый урыннар әсәрдә күп очрыйлар.
Менә романда күп очрый торган төр эпитетлардан кайбер мисаллар:
«… Йөрәкләр, кяинаттан җан вә хәят алынып, аның урынына әллә нинди олы аклык, олы яктылык белән, олы ялтыравыклык кына калганын сизәләр…»
«… Ачы шималь җиле һәм зәһәр кара суыкның куәте җилекләреңә үтеп китә».
«Кояш яшеренде, һавага яңгыр җиле исеп керде. Фаза югалып, җирнең түбәсе катлаулы-катлаулы, кара, караңгы һәм авыр болытлардан гыйбарәт булып калды».
«… Авыл йокыга чума, өйләрдә ут сүндерелеп, һәркем онытыла, икенче дөньяга китә — менә шул вакыт ул намазлыгын җәя, янына басып кына кечкенә шәмен куя да тын вә ярым караңгы өйдә, пакь намазлык өстендә кулында тәсбих, алдында Коръән улдыгы хәлдә, сынган күңелдән илаһи бер холүс (Холүс — чын күңеллелек, бирелгәнлек.) белән тәңрегә тәүбәсен, догасын, теләген гарыз итә — ялына, ялвара…».
Монда эпитетлар дин тойгыларын үстерүгә хезмәт иттерелеп китерелгәннәр. Мәсәлән, «пакь намазлык, сынган күңел, илаһи бер холүс…»
«Яшь йөрәкләр»дә еш очрый торган бер сөйләү төре — әдипме яки каһарманмы әйткәнлеге турында шөбһә калдырырлык итеп бирелгән фразалар булып, гадәттә әдип үз каһарманнары кичерешенә хикәя итүченең дә (монда авторның) катнашканын, каһарман тойгыларын уртаклашкан, бүлешкәнен күрсәтергә теләгәндә мондый алымнан файдалана. Мәсәлән:
«Ә хәзер соң? Бу да барыбер түгелмени?
Бер дә кебек, түгел дә кебек… Бит Зыяда тәүфыйксыз егетләрнең, азгын кызларның уйный торган гармоне да түгел, теге, базарга килгән урыс малайларында күренә торган скрипка да түгел, аныкы заграничный, аныкы губернатор, министр угылларында гына була торган әллә нинди кыйммәтле әйбер. Җитмәсә, ул әллә нинди кәгазьләр буенча уйный. Соң ни эшләргә инде? Борынгы заман булса да ул үзе мондый шөбһәләргә бирелмәс, күңеленә аз гына шик килсә, углына аяк тибеп кычкырыр, туктатыр да, бик карышса, теге нәрсәсен дә ваткалап ташлар иде. Хәзер алай итү кыенрак».
Әсәр сөйләмендә тагын бер алым — укучыга мөрәҗәгать итеп сөйләү булып, ул да романда күп кенә очрый:
«Сез, мөнбәрдә исемен әйттереп, дан чыгарырга теләгән башкорт агайның кыйссасын ишеткәнегез бардыр, булмаса сөйлик…».
«Фараз итегез: дөньяның барлык бәхетләре илә тулган, хыялый бер алтын сарай булсын…».
Әсәрдә чагыштыру, күчерү (троп) һәм сынландырулар да сөйләмнең күтәренке эмоциональ характерда бирелүенә ярдәм итәрлек итеп китерелгәннәр:
«Диңгезнең куәтле дулкыны, үзенең кочагына алган корбанын бер батырып, бер чыгарып уйнаткан кебек, угылларының киләчәк көне хакында бик күп еллар хыялында ясап йөргән менә шул күренеш, шул идеал Җәләшне бер батырды, бер күтәрде, өмит белән шөбһә арасында бик күп шаяртты да, ниһаять, тагын китереп төпкә бәрде».
« — Әйт зинһар, кем уйный моны?.. Бу уйнау түгел… Гармонь булсын, теләсә башкасы булсын — адәм кулы моны бирә алмый… Монда рух аглый… Бу аһәң йөрәкнең, ходай белсен, нинди нечкә вә хәссас (Хәссас — нечкә, сизгер.) җирләреннән чыга да, нинди куәтле моңнарын, нинди серләрен сөйли… нинди аһларын еглый…».
«Шәкерт дулкыны, үз куәтенең ниһаясенә җитеп, үзен дөньяга күрсәтерлек мәртәбәдә җитлеккән кебек тоя башлагач, мәдрәсәләрдә үзара җыеннар була башлады».
«Бу мәдрәсә үзенең баштанаяк сәләф (Сәләф — борыннан, электән килә торган, традицион.) гадәте өстенә корылган ничә йөз еллык тарихы һәм дә гасырлар буенча заман вә мохитның (Мохит — тирәлек.) куәте белән үсә, зурая килгән карт тәгассыпның ниһаять тәкамелгә (Тәкамел — камиллек, өлгереп җиткәнлек, югары дәрәҗәгә ирешкәнлек.) ирешү, үзендә хаким мотлак уларак патшалык кылуы белән бөтен дөньяга каршы мактана алырлык хакы бар…».
«Яшь йөрәкләр» романындагы сурәтләр, әсәрнең сюжет һәм композициясе, аның стилистикасын характерлаштыру юлында китерелгән тикшерү һәм мисаллар бу әсәрнең нинди идеология, кайсы сыйныф әдәби стиле сыйфатларын эченә алганын күрсәтүдә җитсәләр кирәк.
Әсәр — 1908 нче еллар кара реакциясе нәтиҗәсендә төшенкелеккә бирелгән, полицейскийлы, төрмәле һәм ач шәһәр тормышыннан качып шуннан читтә тынычлык эзләгән катлау татар вак буржуазия зыялыларының идеологиясен үткәрә. Монда бирелгән шәхес сурәтләре авылга кайтарылалар. Алар өчен бердәнбер реаль юл авылга кайтып, ныклы хуҗалык төзү һәм шул рәттән бераз агарту эшләрен алып барудан гыйбарәт.
Төшенкелеккә бирелгән иҗтимагый төркемнәр идеологиясендә күрелгәнчә, бу әсәрдә дә сәнгатьчелек идеяләренең өстен куелуы, салкын мөхакәмәдән бигрәк, тойгыга алдынлык бирү, динчелек тойгыларын үстерү һәм гомумән бөтен әсәр буенча бирелгән вакыйгаларның сәбәбен билгесез бер көч — «язмыш»ка китереп бәйләү күренә.
Бу китап чыгарудан бер ел соң (1913 нче елда) «Татар шагыйрьләре» әсәрендә Галимҗан Ибраһимовның шигырь, әдәбият алдына куйган таләпләреннән күбесе бу әсәрдә үтәлгән.
Романның матбугат мәйданына чыгуы заманында татар матбугаты тарафыннан яхшы караш белән каршы алынды. Татар буржуа һәм вак буржуа журналистлары «Яшь йөрәкләр»не татарда беренче зур роман һәм шул замандагы татар әдәбиятында законлы урын алырга тиешле стильнең бер үрнәге итеп карадылар.
«Аң» журналының 1913 нче ел, 11 нче санында «Яшь әдәбиятыбызда «Яшь йөрәкләр»» исемле мәкаләсендә Г. Газиз шул сүзләрне яза:
«… Мин хәзерге реалист булып газаплануны үзен ялган дияр идем. Чөнки хәзер безнең милли хисебез куәтләнгән, милли музыка, халык җыры я музыкасына әһәмият биргән, үзебезнең үткән көннәребезне артыбызга борылып карый башлаган бер заманыбыз, бездә ник романтизм булмасын? Гарептә, мәсәлән, Германиядә дә шундый бер заман булган иде бит! Шуңа күрә мин безнең романнарыбызның күбесендә очрый торган, бигрәк тә Галимҗан әфәнденең әсәрендә табыла торган чын яхшы яклары белән булган романтизмны чын тарихи бер вакыйга, шулай кирәк иде, шунсыз чарасыз иде, дип ышанам», — ди.
Әсәр шундый бәя алды. Менә бу төр бәяләр «Яшь йөрәкләр» романының шул заман татар әдәбиятында очраклы бер күренеш булмаган, әдәбиятта, тәнкыйтьтә үзенә теләктәшлек тапканын күрсәтәләр иде. Теләктәшлек табу белән генә калмады, «Яшь йөрәкләр» сугарылган уй, тойгылар белән язылган әсәрләр башкалар каләме белән дә чыгарыла киләләр иде. Бу соңгыларга мисал итеп 1913—1916 нчы елларда «Аң» битләрендә басылган күп кенә әдип, шагыйрьләрне алырга була.
 

(Чыганак: Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1958. – 278 б.).


 

Комментарий язарга


*