ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Иске чаршауларны алып ташлыйк: Галимҗан Ибраһимов


Гасыр азагы җиткәндә үткән тормышка яңадан әйләнеп карау мөмкинлеге тудырылды. Элек эшләнгән хезмәтләрнең байтагын хәзер «яңа иләктән иләргә» күнегеп барабыз. Шунда, кызып китеп, киләсе гасырга алып керердәй кайбер уңышларыбызны да юкка чыгарырга теләк белдерүчеләр очраштыргалый әле. Мондый хәл бигрәк тә әдәбият, сәнгать дөньясына бәйле бәхәсләрдә үзен нык сиздерә. Дөрес, кайберәүләрнең ул бәхәсне «үз хаҗәтләрен» истә тотып башлап җибәргән булуы да ихтимал: элеккеләрдән бушаган шүрлектән урын калмасмы, янәсе. Югыйсә берничә буын әдәбият сөючеләрнең якты йолдызы булып янган шәхесләргә кизәнүләрне аңлавы читен. Ә инде «Җир уллары»н данлап шигърият юлына баскан өметле шагыйрь совет чынбарлыгында фәкать «Ертык тун» вакыйгаларын җырларга тиеш булды» кебегрәк, дөреслектән ерак торган сүзләрне ишеткәләү авыр да, аяныч та. Бигрәк тә өлкәнрәк буын вәкилләре — бөек Такташның якты иҗатыннан рухи азык алып тәрбияләнүчеләр өчен бик авыр бу сүзләрне ишетү.
Классиклар киштәсеннән читләштерелергә тиеш табылган-рак әдипләр исемлегенә Галимҗан Ибраһимовны «теркәргә» теләүчеләр дә күренгәли сыман. Ул, имеш, фәлән дә төгән, революциядән соң «үз җырын» җырламаган, яңа заманга җайлашырга бик тә тырышкан, имеш. Мондый караш бигрәк тә милләтпәрвәр әдип Гаяз Исхакый исеме вә иҗаты халыкка кайтарылган көннәрдән соң көчәя төште шикелле. Бу ике олуг шәхесне капма-каршы кую, соңгысының иҗатын вә көрәш юлын чиксез күтәрү исәбенә элеккеге «остаз»ны түбәнәйтергә тырышу очраклары күренгәли башлады. (Моның нәтиҗәсе, хәтта ки, олуг әдип тууына йөз ун ел тулган көннәрдә дә үзен сиздерде, көндәлек матбугатта Г.Ибраһимов иҗатына һәм эш-чәнлегенә багышланган җитди хезмәтләр күренмәде диярлек.)
Ә бит аларны бер-берсенә каршы куярга кирәкмәс иде. Алар икесе ике шартта бер үк «юнәлештә» хәрәкәт иткәннәр бит. Галимҗан Ибраһимов Гыйльми Үзәкне җитәкләгән чорында гына да татар халкының үз калыбында калып, киләчәккә барышы өчен дип күпме хезмәт куйган кеше ич. Шушы өч елда ул башкарган игелекле эш-гамәлләрне башкалар унар, утызар елда да тиешенчә эшли вә күтәрә алмастыр, мөгаен. Татар халкының киләчәк язмышын кайгыртып яшәвен, шул юнәлештәге тырышлык-омтылышларын күреп торган, шуңа бик тә эчләре пошкан кайберәүләр Г.Ибраһимовны шул вакытта ук тезгенләргә теләк белдерәләр икән, монда инде ни-нәрсәдер бар, димәк. Аның үз милләте киләчәге өчен астыртын көрәш алып барганлыгын ерак Төркиядә яшәргә мәҗбүр булган элекке каләмдәше һәм фикердәше Габделбари Баттал да сизенгән. Шунда нәшер ителгән «Казан төркиләре» китабында ул: «Рус революциясе кайгылары аны да бөтереп ала һәм, нәтиҗәдә, большевик була,— дип язды.— Тик Г. Ибраһимов «милли большевик» иде. Ягъни, Русиядә урнаша барган яңа режимга яраклашып, үз халкына, милләтенә файдалы булачагына, үз сүзләре белән әйткәндә, «татар мәдәниятен төзи алачагына» ышана иде… 1926 елда Баку шәһәрендә узган тюркологик конференциядә алфавит алыштыруга каршы торган төркем арасында була. һәм ул — милли коммунист — Бакуда узган вакыйгалардан соң ук шик астына алына».
Бик дөрес сүзләр. Бу юлларда тик бер генә хата бар: Г.Ибраһимов ул «конференция барышында алфавит алыштыруга каршы торган төркем арасында» түгел, шул абруйлы төркемнең җитәкчесе булган кеше. Шушы уңайдан әдипнең хатыны, язучы Гөлсем апа Мөхәммәдованың истәлек язмаларына мөрәҗәгать итик. 1994 елда Казанда нәшер ителгән «Олы юл» китабында ул әдипнең Бакудан бик борчылып кайтуын искә төшерә. «Галимҗан Ибраһимовның докладыннан соң күтәрелгән дискуссия шул дәрәҗәдә тәртәдән чыгып китә ки, нотык сөйләүчеләр кызып, ярсып берсе артыннан берсе аны милләтчелектә, пантюркизмда һәм башка төрле гөнаһларда гаепли башлыйлар. Г.Ибраһимовның Татарстан делегациясе җитәкчесе икәнлеген онытырга теләгән иптәшләр дә була. Мәсәлән, утырыштан соң баскычтан төшеп барган делегатларны кинога төшереп алалар, лентадан Галимҗанны «кисеп» ташлыйлар, аның аяклары гына лентада кала. Конференциягә багышлап чыгарылган җыентыкка аның доклады да, соңгы сүзе дә кертелми».
Ә  менә  Казанда  шул  ук  елларда  уздырылган  бер  ябык киңәшмә кәгазьләренә күз салыйк (Альберт Мөслимовның «Рәсми әләк» мәкаләсе. // Казан утлары.— 1991.— № 7). Анда бит саен диярлек Г.Ибраһимов телгә алына. Менә милли интеллигенциягә «бәя» бирү өлеше. «Казан революциягә кадәр дә милли эшлеклеләргә бай иде… Аларның бер өлеше чит илләргә чыгып китте, бер өлеше үзебезнең илгә таралды. Ә бер өлеше Казанда калды һәм, коммунистлар битлеге киеп, үз эшләрен дәвам итте… Татарстан Республикасында милли зыялылар туплана башлады, бу бигрәк тә 1926 елда сизелде. Г. Ибраһимов, Н.Надиев аеруча активлык күрсәттеләр. Алар «милли азатлык хәрәкәтендә» зур стажлы кешеләрнең зур төркемен Мәгариф халык комиссариаты һәм нәшрият органнарына эшкә урнаштырдылар. Шуннан соң алар үзара берләшә, оеша башладылар. Г.Шәрәф… һәм башка милләтчеләр «Яңа китап» дигән нәшрият ширкәте кордылар. Ачыклавыбызча, әлеге ширкәт пролетариат идеологиясенә каршы көрәшүне максат итә. (Шунда чыккан китапларга тискәре бәя бирелә.) …Г.Ибраһимовның «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» дигән китабының эчтәлеге сезгә мәгълүм инде…»
Шуннан соң «конкрет тәкъдимнәр» бәян ителә. «1. Идеология фронтындагы көрәшне туктату юнәлешендә: а) Академик Үзәктә Г. Ибраһимовның янәдән эшләвенә юл куймаска. (Төрле мәгариф вә мәдәният оешмаларында эшләүче тагын 9 кешенең исемнәре атала һәм: «Актив милләтчеләр буларак, аларны эштән бушатырга»,— дип әйтелә.) б) Академик Үзәкнең эш планын… милли караштагы элементларны кысып чыгару максатында яңадан карарга, урыннарына марксистик яктан тотрыклы иптәшләрне җәлеп итәргә. Мондый мәсьәләне 1927 елда куярга мөмкин».
Китерелгән мисаллардан күренә ки, «милли большевик» әдип Г.Ибраһимовның революциядән соңгы фәнни һәм иҗади эшчәнлеге хәзер күзалланган кысаларга гына сыеп бетми икән. Аның эшчәнлегенең асыл максаты большевикларга ярашып, ак күмәч ашап яшәргә омтылулардан бик ерак тора. Үзалдына бөек максат куеп, армый-талмый татар милләтенең киләчәге якты булсынга хезмәт итә ул. һәм аның егерменче, утызынчы еллардагы иҗат эшчәнлегенә дә үз чорына якын килеп бәя бирергә тиешбездер. Әдәбият галиме Альберт Яхин бер чыгышында әйтеп үткәнчә, Г.Ибраһимовның революциядән соң тудырылган әсәрләрен бәяләү өчен аларны тирәнтенрәк өйрәнү зарур. Аларны бәяләгәндә элекке еллардагы карашлардан баш тарту да зарурдыр, бәлкем. Мәсәлән, «Тирән тамырлар» романындагы «уңай» каһарманнарга гына җентекләбрәк карагыз. Революциягә кадәрге авылда алар эчеп-тузып, канга батышканчы сугышып йөргән башкисәр егетләр. (Бу очракта, бәлки, бөек пролетар язучы Максим Горькийның «Ана» романы йогынтысы да бардыр. Чагыштырмача яшь, яңа туып килүче татар прозасы — егерменче елларда аңа тулыр-тулмас илле «яшь» чамасы — рус әдәбияты йогынтысыннан азат түгел әле.) Ә баш каһарман Фәхри йомшак күңелле Зифа карчык хәтерләвендә «йөзендә, күзендә нур юк иде» рәвешендәрәк төсмерләнә. Мондый мисаллар китереп мин һич кенә дә бу романның «сыйнфый» эчтәлеген инкарь итәргә җыенмыйм. Әмма шулай да аны тирәнтенрәк өйрәнү, төрле ысуллар кулланып эшкәртелгән асыл ташны әйләндергәләп караган кебек, төрле тарафтан карап бәяләү заманы җиткәндер дип уйлыйм. Әлбәттә, бу сүзләр әлеге бер романга гына атап әйтелмиләр.

* * *

Элекке авыл өйләренең чуклы-бизәкле чаршаулар белән бүлгәләнүен хәтерләүчеләр бардыр әле. Әби-бабаларыбыз шулай урын-җирләрен, караңгы мич артларын чит-ят күз күрмәсен өчен дип, каплап, «чаршау артына яшереп» куярлар иде. Миңа калса, бөек шәхесебез Г.Ибраһимов «ызбасында» да ятлар күзеннән чаршау белән томаланып, капланып торган урьщнар байтак әле. Әлбәттә инде, бу очракта аның биографик «ызба-сы» күзалланыла. Аның исемен һәм иҗатын караңгы гүр базларыннан халкына кабат кайтарган, мәрткә киткән «җаны»н яңадан терелткән илленче-алтмышынчы елларда әһәмият биреп җиткерелмәгән, яисә заманасына күрә әһәмият ителергә тиеш булмаган күп кенә фактларга бүген күзне ачыбрак карарга, ул биографик «ак тап»лар өстенә капланган «иске чаршаулар»ны алып ташларга вакыт җиткәндер кебек. Әлегәчә исә безнең алда — күпчелек әдәбият сөючеләр алдында әдип шәхесенең бик үк ачык, тулы булмаган, фән телендә «яссы портрет» дип аталган рәсеме генә калка сыман. Аны хәзер, голографик ысул белән төшерелгән заманча портретлар эшләнгән кебек, укучы алдына тулы гәүдәсе белән китереп бастыру зарур. Ә моңа ирешү өчен аның биографиясен тирәнтенрәк өйрәнергә, элек «табу салынган темалар»ны, фактларны да тулырак яктыртып, ул шәхесне тулы канлырак иттереп торгызырга кирәктер, һәр фикер иясенә хас булган ялгышулары, абыну-сөртенүләре, эзләнүләре белән бергә…
Туып-үскән Солтанморат авылын калдырып, олы юлга аяк баскан беренче адымнарыннан ук яшүсмер Галимҗанны ниндидер бер билгесезлек биләп ала сыман. Укуын дәвам итәр өчен ул ни сәбәпле туган йортыннан өч йөз илле чакрымнарда урнашкан Оренбург каласын сайлаган? (Дөресрәге, андый хокук, әлбәттә, Гыйрфан мулла карамагында булган, аны ул сайлаган.) һәм нишләп үзләреннән илле-алтмыш чакрымдагы Уфа мәдрәсәләренә өстенлек бирелмәгән? Бу чорда бит инде Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсе тирә-якта абруй казанган, җәдиди ысуллы уку йортларыннан саналган була. Шунда ук «Хәсәния» мәдрәсәсе дә «эшләп тора» бугай. Әнә бит атасы Гыйрфан мулла да үзләреннән ерак тормаган Кыешлы авылы мәдрәсәсендә генә белем алган. Соңрак аның Троицк каласына барып чыгуы, якын туганы хәлфәлек иткән мәдрәсәдә бераз белемен яңартканнан соң, шунда укытырга калуы — очраклы хәл диярлек. Шул хәлфә Гыйрфан анасының кардәш-ыруы булмаса, мөгаен, ул атналар буе йөк арбасында интегеп, дүрт-биш йөз чакрымдагы ерак шәһәргә юл тотмаган да булыр иде, Рахманкулов ахун хәзрәтләре белән якыннан аралашмас та иде. Чөнки әле ул заманда Себер тимер юлы ачылмаган. Ә менә ни өчен ул улларын анда укырга җибәрмәгән? Анысына әлегә җавап юк. Югыйсә бит инде Галимҗаннар авылны калдырып киткән чорда Самара белән Чиләбе аралыгында поездларның гөрләтеп йөреп торган чагы. һәм ул поездлар Солтанмораттан кырык-кырык биш чакрымнардагы Дәүләкән станциясендә озаклап тукталыш ясыйлар. Ә Оренбургача исә янә атналар буе ат-арбада интегеп барасы, кыр эшләрен эшләргә тиешле атларны өшәндереп, аларны кимендә бер айга эштән аерып торасы, һәм шуңа да карамастан Гыйрфан мулла шул юлны сайлый. Ни сәбәпле? Бәлки, аларның Оренбург белән электән килгән бәйләнешләре булгандыр? Бәлки, мишәр өммәтеннән булулары сәбәпле һәм кайчандыр «башкорт, мишәр гаскәре»нә кергәнлектән, ул гаскәрнең төп үзәге булган Оренбургта якын туганлык хисләрен саклаучы берәр җан иясе яшәгәндер? Болар әле һич тә ачыкланмаган, һәм андый «вак» нәрсәләр белән кызыксынучы да әлегә юк шикелле. (Мишәрлек мәсьәләсенә килгәндә исә — Киев төрмәсенә ябылганда Галимҗан кулыннан нәкъ шундый тамга салынган паспорты алына.)
Шул ук юл өстендә, әмма авылдан нибарысы бер тәүлеклек арада, Солтанмораттан сиксән-туксан чакрымнарда атаклы Эс-тәрлебаш авылы мәдрәсәсе дә бар әле. Узган гасыр азакларында анда мәшһүр шәхесләрдән Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый, Мифтахетдин Акмулла кебек, исемнәре мәдрәсәдән мәдрәсәгә таралган сүз осталары белем эстәгәннәр. Ниһаять, шул ук мәдрәсәне булачак яшь шәкертнең бабалары, булачак Нурмөхәммәт мулла тәмамлап, үз авылына кайткан, һәм шул Нурмөхәммәтнең улы Гыйрфан үз балаларын никтер тагын да ераккарак, Оренбург тарафына ук олактырмакчы. Сәбәбе нәрсәдә? Мөгаен, моңа бүген тәгаен генә җавап биреп булмыйдыр.
Шәкерт Галимҗан биографиясендә ниндидер бер эз калдырган икенче бер мәсьәлә 1901—1902 елларда, «Вәлия» мәдрәсәсендә укыган елларында аның генерал Бикчуринда кучер вазифасын үтәве. Очраклы гына бер хәлме бу, әллә соң алдагы сорауларга да беркадәр ачыклык кертергә ярдәм итәрдәйме? Мирсалих Бикчурин Оренбург төбәге морзалары токымыннан була, 1838 елда шушы шәһәрдә хәрби уку йортын төгәлләгәннән бирле патша хөкүмәте вәкилләре белән җирле халык арасында арадашчы-тылмач. Кырык елга якын үзе укыган кадет корпусында һәм соңрак ачылган рус-казакъ махсус мәктәбендә егерме ел чамасына сузылган укытучылык эшчәнлеген дә шул ук «тылмачлык вазифасын үтәү» дип бәяләргә ярыйдыр. Чөнки аның төп эше яшь офицерларны, ягъни булачак патша чиновникларын татар, башкорт, казакъ, фарсы, гарәп телләренә өйрәтү була. Шушы телләрне өйрәнүдә күренекле урын тоткан мәгълүм дәреслек-хрестоматиясе дә («Начальное руководство к изучению… языков… с приложением русско-персидско-татарских слов». 1859, 1869 елларда нәшер ителгән), мәкалә-очеркла-ры да җирле халыкның зыялы катламы тарафыннан хуплап каршы алына. Ягъни, генерал Бикчурин гадәти бер солдафон гына түгел, үз чорының зыялы бер галиме. Бу кеше сиксән өч яшендә, 1903 елда Оренбург каласында вафат була. һәм менә шул төрки, фарсы, гарәп телләре профессоры дәрәҗәсендәге генерал карамагында Галимҗан кучер хезмәтен башкара.
Ләкин ул вазифаны кайчан, кай араларда башкарган соң бу шәкерт? Җәйге каникул вакытларындамы? Юк шикелле. Чөнки истәлекләрдә аның, агасы Шакирҗан белән бергәләп, һәр җәйдә атасына кыр эшләрендә булышканлыгы бәян ителә. Укулар тәмамлануга аларны авылда көтеп алганнар. Алайса, ул карт генералны кыш айларында, икенде-ахшам тирәләрендә дәресләрдән бушагач атта йөрткәндер? Ләкин шулай соңлап ул генерал найларга гына барды икән? Морзалар клубына да, рестораннарга да, «тәтәйләр» тарафына да түгелдер, мөгаен. Ара-тирә шул якындагы мәчеткә йөргәләсә генә инде. Шәкерт белән генерал юлда сөйләшкәннәрме? Сөйләшсәләр ни хакында, ни-нәрсәләр турында? Телләр өйрәнүгә, әдәбият укуга кагылышлы әңгәмәләр булганмы? Сораулар күп, ә җавап тотарлык дәлилләр юк әлегә. Мирсалих Бикчуринның бай китапханәсе белән дә кызыксынмыйча булдыра алмагандыр бу зирәк шәкерт. Ләкин ул хакта да истәлекләр юк. Галимҗан белән бер үк елларда Оренбург мәдрәсәсендә укыган Шакирҗан агасы да, туганнан туган агасы һәм якын әшнәсе Мохтар Ибраһимов та никтер ул дәверне бик саран искә алганнар. Моның сәбәбе бер генә, минемчә: 1917 елдан соң тормышның һәм шуңа бәйле рәвештә дөньяга карашның кинәт үзгәрүе, кискен борылыш ясавы.
һәм шушы үзгәреш әдип биографиясендәге икеле-микеле уйлануларга урын калдырган тагын бер вакыйгада нык чагыла. Гыйрфан мулланың Галимҗанны «Вәлия» мәдрәсәсенә урнаштыру мәсьәләсе. Истәлекләрдә һәм, хәтта ки, күп кенә сораулар тудырган бер романда да бу вакыйганы «малайның чирләшкә булуы» белән бәйлиләр. Ай-һай, шулаймы икән? һич кенә дә ышандырмый торган дәлил, соңыннан, дөньяга карашлар нык үзгәргәч уйлап чыгарылган сәбәпкә охшап тора бу. Имештер, ике улын да тиз арада дан-шөһрәте тирә-якка таралып өлгергән «Хөсәения» мәдрәсәсендә укытырга дип алып килә дә мулла, кечесен, ул чирләшкә дигәч, бозыграк һавалы, начаррак тәрбияле икенче бер уку йортына урнаштырып китә. Никтер моңа бигүк ышанасы килми, һәм ышанмау өчен кайбер сәбәпләр дә юк түгел.
Г.Ибраһимов исеме кабат халыкка кайтарылганнан соң, күрше ике республика матбугатында аңа багышлы бик күп истәлек язмалары дөнья күрде. Алар бигрәк тә туган ягында — Башкортстанда дүрт-биш ел дәвамында чыга тордылар. Истәлек авторларының күпчелеге Галимҗан белән яшьли үк таныш булган, бергә үскән, бергә укыган кешеләр иде. Хәтеремдә, ул истәлекләрнең кайберләрендә Гыйрфан мулланың уртанчы улын аеруча бер ярату белән яратканлыгы һәм кечкенәдән үк аны үз урынына мулла итәргә өметләнүе дә тасвирланган иде.
Гөлсем апа Мөхәммәдованың «Эзләнүләр» китабын редакцияләү чорында мин шул хакта әдипнең хатынына да сөйләдем һәм шул ук фикерне ул да хуплады. Ата-ананың баштагы хыялы, әлбәттә, Әхмәт ахун, Нурмөхәммәт вә Гыйрфан муллаларның варисы итеп Галимҗанны күрергә теләү була. Әмма яшь мәхдүм бу өметләрне акламый, тормышта үз юлын сайлый һәм, үз юлын сайлау белән генә чикләнмичә, Гыйрфан мулланың язмышындагы үзгәрешкә дә төп сәбәпче ул була. Мәгълүм ки, вафатына берничә ел кала Гыйрфан карт муллалыктан ваз кичә.
Истәлекләрдә Гыйрфан мулланың шактый ук кырыс холыклы булуы, якыннарына карата таләпчәнлеге тасвир ителә. Аның таләпчәнлеге, әлбәттә инде, йорт эшләрен башкаручы ялчы Әхмигә һәм уллары Шакирҗан белән Галимҗанга карата гына булмагандыр. Кирәк вакытта ул башка даирәләрдә дә үз сүзендә тора алырдай абруйлы мулла булгандыр, мөгаен. Шуңа күрә дә, «улың чирләшкә бугай, шунлыктан укырга алмыйбыз», дип аны «Хөсәения» мәдрәсәсеннән борып чыгаруларына бигүк ышанасы килми. Бу вакыйганы мин башкачарак күз алдына китерәм.
Узган гасыр урталарында ук инде зыялырак катлам кешеләре арасында милләтебезнең киләчәк яшәешенә аек бер караш туа. Ул карашның асылы — яшь буынны үз чорлары таләпләренә хас килердәй рәвештә тәрбияләү, заманча белемле итүдән гыйбарәттер. Ул вакытта күңелләрдә йөргән төп фикерне Фатих Кәрими соңрак бер әсәрендә болайрак бәян итә: татарда указлы муллалар ишле генә, указсыз муллаларга кытлык хәзер, ди. Ягъни татарга хәзер заманча белемле кешеләр күбрәк кирәк, димәкче. Яшьли ятим калып, ялан кырда йомран аулап һәм кирпеч базларында кирпеч сугып үскән, шул сәбәпле төпле белем алудан мәхрүм ителгән булачак миллионер Хөсәеневләр дә моны яхшы аңлаганнар һәм узган гасырның сиксәненче елларында шул максаттан чыгып Оренбург каласында «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салганнар. Мәдрәсәнең төп юнәлеше —
яшьләргә дөньяви белем бирүдән гыйбарәт булган, бу уку йортында чалмалы’ муллалар укытуга йөз тотмаганнар. Заманында бу хакта кайберәүләр тарафыннан мөфтият һәм патша чиновниклары исеменә атап шикаять хатлары да юлланган. «Хөсәения»нең йөз шәкертеннән ун имам да чыкмый, дип зар елашканнар алар. Мәдрәсәнең зыялы сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр һәм белемле мөгаллимнәр әзерләүне максат иткәнлеге исә Әхмәт бай Хөсәеневнең васыятнамәсеннән дә ачык күренә. Риза Фәхрет-диновның «Әхмәт бай» китабында китерелгән мәгълүматка караганда, һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган унике шәкерткә укуларын башка ил университетларында дәвам иттерү өчен унике стипендия билгеләнгән була. һәм байтак шәкерт, шушы форсаттан файдаланып, Истанбул, Бәйрут, Томск, Петербург институт вә университетларында Европа дәрәҗәсендә белем үзләштерүгә ирешәләр.
Ләкин Хөсәенев байларны бөтенләй диннән язган, дәһри затлар итеп күзаллау да дөрес булмас. Ун сәүдәгәр, утыз эшкуарга тәңгәл рәвештә чама белән бер-ике рухани ата кирәк буласын да алар онытып бетермәгәннәр, һәм шулай ук үз акчаларына, үз нәселләре вәкиле Мөхәммәтаәлигә фәкать дин әһелләрен әзерләүгә йөз тоткан мәгълүм «Вәлия» мәдрәсәсен ачтырганнар. Миңа калса, менә ни өчен Гыйрфан мулла йомшаграк холыклы зур улы Шакирҗанны дөньяви белем бирүче «Хөсәения»гә илтеп тапшыра да, үзенең ата-бабаларыннан килгән вазифаны дәвам итәргә тиешле Галимҗанны исә «заманнан артта калганрак» «Вәлия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Әмма язмыш һәм Галимҗанның зирәк акылы аның киләчәк хыялларын чәлпәрәмә китереп ташлыйлар. Галимҗан бу мәдрәсәгә аяк баскан туксанынчы елларда ук инде Оренбург төбәге үзенең әдип вә шагыйрьләре белән дан казанган төбәккә әверелгән була. Монда Каргалы «каласында» яшәп иҗат иткән Утыз Имәни, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәкиләрдән соң татар прозасының башлангыч әсәрләрен биргән Фатих Кәрими, Риза Фәхретдинов, Тимерша Соловьев, Ярулла Вәлиевләрнең иҗат җимешләре дөнья күргән, ул әсәрләр шушы төбәк халкы арасында киң таралган булган. Әлбәттә инде, менә шушы үрнәкләр Солтанморат авылының булачак мулласын юлдан яздыралар. «Вәлия»дә уку чорында Галимҗан бик якыннан булмаса да, шушы иҗади шәхесләрнең күпчелеге белән аралашып яши, билгеле. Ә инде Мөхәммәтвәли мулла атасы Гани бай тарафыннан Гыйльман Кәрими белән берлектә беренче милли типография дә булдырылгач (1901 ел), яшьләр арасында иҗатка омтылыш тагын да көчәйгәндер дип уйларга урын кала. Димәк ки, булачак күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов белән аның каләмдәше вә «Вәлия» мәдрәсәсе буенча шәриктәше Шәһит Әхмәдиев күңелендә тәүге иҗат бөреләре шушы чорда бөреләнә башлаган булырга тиеш.
Нәшриятта эшләвемнең соңгы елларында, мәрхүм Фәрваз Миңнуллин кушуы буенча, миңа Галимҗан Ибраһимовка бәйле мирасның тугызынчы томын тәшкил итәргә тиешле өч калын папкадагы кулъязмалар белән танышырга туры килгән иде. Ул кулъязманы мәгълүм әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Ибраһимова әзерләгән һәм бик тәфсилле генә «Соңгы сүз» өлешен дә язган. Бу томга Г.Ибраһимовның үз кулы белән русча, егерменче елларда язган берничә автобиографиясенең татарчага күчермәләре, хатлары һәм башка төр язма истәлекләре керәчәк иде. (Ул китап «Фикер» нәшрияты тарафыннан 2000 елда нәшер ителде.) Шул исәптән Киев төрмәсендә тутырылган сорау алу, тентү беркетмәләре күчермәләре, төрмә җитәкчелеге тарафыннан Казан жандарм идарәсенә юлланган хатлар, аннан алынган җавапларның да бер өлеше теркәлгән. Шунда ук 1910 елда Уфа губернасы тарафыннан әдипкә бирелгән паспортның күчермәсе дә бар.
Ләкин бу папкалардагы документлар һәм язмалар Г.Ибраһимовның 1915 — 1920 еллар аралыгындагы тормышын бик фәкыйрь чагылдыралар әлегә. Аеруча аның сул эсерлар фирка-сындагы эшчәнлегенә бәйле архив материалларының булмавы аяныч. Чөнки бу томга керәсе материаллар әле илдә коммунистлар партиясе җитәкчелек иткән чорда тупланганнар һәм, табигый инде, әдипнең биографиясен шул фирка таләпләреннән чыгып «дөресләргә» тырышу, яраклашу гамәлләре үзен нык сиздерә. Мәгьлүм ки, 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соңгы бер елда гына да Г.Ибраһимов татар халкының киләчәк язмышын хәл иткән берничә зур корылтайда катнаша, сул эсерлар платформасына бәйле рәвештә анда нотыклар сөйли. Шул ук вакытта ул җыелыш-съездлардан үз катнашында нәшер ителгән «Ирек», «Безнең юл» газеталарына күләмле мәкаләләр җибәреп тора. Димәк ки, шул чор матбугатында һәм беркетмә-документларында аның актив эшчәнлегенең эзләре сакланган булырга тиеш. һәм алар белән дә бүгенге көн укучысы танышырга хаклыдыр дип уйлыйм.
Мәрхүм Исмәгыйль ага Рәмиев миңа (һәм Әмирхан ага Еникигә) Галимҗан Ибраһимовны 1917 елның декабрендә Оренбург каласында уздырылган башкорт кардәшләребезнең тарихи корылтаена озата барганлыгын тәфсилләп бер сөйләгән иде. Ул корылтай мөстәкыйль Башкорт автономиясен төзү карарын кабул итә һәм аның чикләрен билгели. Шул корылтай карарында: «Безнең мөстәкыйльлекне кем таный, без шуның яклы», дигән тарихи сүзләр языла. Озакламыйча Омск каласыннан аклар хөкүмәтенең Башкорт автономиясен рәсми тануы һәм акчалата, һәм корал белән ярдәм итәргә әзер булуы хакында хәбәр алына. Зәки Вәлиди җитәкчелегендә Россиядә беренче
автономия шулай туа. (Дөрес, ул җитмеш елга якын рәсми рәвештә танылмады һәм шул хакта хәбәрләр булмады диярлек.)
Менә шушы корылтайда Г.Ибраһимов та кунак буларак кына катнашмый, берничә мәртәбә җыелыш мөнбәренә күтәрелеп, кайнарланып нотыклар сөйли. Без бүген аның анда ни-нәр-сәләр сөйләгәнен белергә тиешме? Шуннан соң гына ул шәхес безнең алда тулырак ачыласы түгелме? Ә бит аның биографиясендә мондый ачыкланмаган, барланмаган фактлар байтак, әле. Мәсәлән, аның 1919 елның җәй башында өч-дүрт айга сузылган «югалып торуы». Бер юрама буенча, бу айларда ул Колчак гаскәрләре биләгән Себер тарафларында разведкада йөри. Ләкин гомерендә солдат киеме кимәгән, мылтык тотып карамаган бу кеше адмирал Колчак армиясенең нинди серләрен ачыклады да, ниндирәк мәгълүматлар туплады икән соң? Әллә инде унсигезенче елның җәендә үзенә карата гаделсез гамәлләр тойганнан соң, башка кайбер зыялыларыбыз кебек, шул исәптән Габдулла Кариев үрнәгендә бер тын почмакта яшәп, илдә кайсы көчнең җиңәсен көтеп, әдәби иҗат белән генә шөгыльләндеме икән?
Истәлекләрдән күренгәнчә, бу айларда ул ерак Кызылъяр (Петропавел) шәһәренә үк барып җиткән һәм анда элекке «Тормыш» газетасы мөхәррире, 1919 елда Колчак армиясе офицеры булган Вагыйз Нәүрузов белән дә очрашкан. Ә бит шул ук шәһәрдә ике-өч ай элегрәк кенә әле большевиклар тарафыннан Уфадан сөреп чыгарылган Милли Идарәбез эшләп килә, анда «Идел-Урал штатлары»н төзергә «маташкан» төп көчләрдән Гаяз Исхакый, Фоат Туктаров, Габделбари Баттал, Закир Кадыйри һәм башка шәхесләр тупланган була. Шул шәһәрдә алар берничә ай дәвамында «контрреволюцион» дип бәяләнгән «Маяк» газетасын да нәшер итәләр. Классик әдибебезнең дә шулар тирәсенәрәк елышыр нияте булмадымы икән дигән «көфер» уйлар да башка килгәли. Шушы темага Афзал ага Шамов белән фикер алышкан заманнар да булды. Ул да ачыклыйсы нәрсәләр күп әле дип әйткән иде. Аның тарафыннан 1966 елда чыгарылган истәлекләр китабында бу вакыйгага караган ике генә язма урнаштырылган. Шушы ук вакыйгаларны башкача-рак тасвирлаган тагын берничә истәлек тупланган иде, әлегә без аларны ул китапка кертмәскә дип киңәштек, дигән иде Афзал абый. Ул истәлекләр хәзер архивка тапшырылган булса кирәк.
Унсигезенче елгы «гаделсез гамәлләр» турында да берничә сүз әйтәсе килә. Әдипнең хатыны, аңа багышлап документаль повестьлар язучы Гөлсем апа Мөхәммәдова бервакыт миңа мондыйрак вакыйга сөйләгән иде. 1918 елның июлендә, сул эсерлар Германия илчесен үтергәч һәм большевикларга каршы баш күтәргәннән соң, сул эсерлар фиркасында торучылар барлык дәүләт: эшләреннән куылырга тиеш булалар. Үзәк Мөселман комиссариаты карамагында оешкан большевик иптәшләр дә комиссар урынбасары Г.Ибраһимовның кичекмәстән эштән китәргә тиешлеге турында белдерәләр. Ләкин әле ул елларда андый ячейка карарларын тиз генә үтәргә күнекмәгән булалар. Комиссар Мулланур Вахитов та урынбасарын яклаган булса кирәк. Ләкин шулай да Лениннан шәхси рөхсәт алу кирәк була. Әдип үзе бу хакта: «Владимир Ильич тарафыннан кабул ителдем, аңа үземнең фактик позициямне сөйләп бирдем. Ул бу мәсьәләгә карата катгый рәвештә: «Эшләгез!» — диде»,— дип яза. (Г.Ибраһимов. «Әсәрләр».— 1 нче том.— 12 б.) Әмма, Гөлсем апа раславынча, комиссариатның большевиклар ячейкасы әгъзалары, Ленин бабабыз «Эшләгез!» дип әйткәннән соң да үз фикерләрендә калалар һәм Г.Ибраһимовка ышанычсызлык белдерүләрен тәкрарлыйлар. Шул арада МБахитов, үз урынына Г.Ибраһимовны калдырып, Казанны аклар гаскәрләреннән сакларга дип китеп бара. Г.Мөхәммәдова шуннан соңгы хәл-әхвәлне «Олы юл» документаль повестенда болайрак тасвирлый: «Шундый чиктән тыш авыр, кыен шараиттә Галимҗан Үзәк Мөселман комиссариатындагы үз вазифасын башкаруны дәвам иттерде. Ләкин үзенең көннән-көн хәлсезләнә барганын сизә башлады… Билгеле, аның физик халәтенә мәгълүм вакыйгалардан соң туган рухи киеренкелек тә тискәре йогынтысын ясамый калмагандыр. Төрле шикләнү, шөбһәләнүләр, шуңа бәйле мөнәсәбәтләр эзсез югалмый лабаса». һәм, белгәнебезчә, озакламыйча Г.Ибраһимов, авырып китеп, көрәш мәйданыннан Колчак гаскәрләре тылына оештырылган бәхәсле сәфәргә чаклы юкка чыга.
ГМөхәммәдованың югарыда телгә алынган әсәрендә коммунист биографиясенә тап төшерердәй тагын бер кечерәк эпизод бар. Ул да булса, Г.Ибраһимовның беренче өйләнүенә бәйле «Үкенечле төн» сәхифәләре. Мәшһүр әдипнең илдәге зур чуалышлар башлан-ганрак бер дәвердә Дәрдемәнднең өченче кызы Раузага гашыйк булу вакыйгаларын элегрәк елларда миңа ИРәмиевтән дә, башкалардан да ишеткәләргә туры килгән иде. «Офыктагы рәшәләр» әсәремдә’мин шул хакта бер язган да идем инде. Ләкин анда кызның исемен бутаганмын. «Офыктагы рәшәләр» «Казан утлары» журналында басылып чыккач та, Әсма апа Шәрәф минем хатамны төзәтте. Риза Фәхретдинов кызы буларак, ул Дәрдемәнд балалары белән бергә үскән. Рауза исемлесе белән аеруча якын мөнәсәбәттә булган. «Галимҗан әфәнде Раузага өйләнмәкче иде, нишләптер аралары өзелде»,— диде. Дәрдемәнд вафатыннан соң Раузаның әнисе белән Орск һәм Баймак калаларында яшәгәнлеге, 1938 елда вафат булганлыгы мәгълүм.
Ә Г.Ибраһимов, советча рәсми никах беләкдерме, юктырмы, Себергә сәяхәтеннән соң булса кирәк, шул чорның бик актив бер большевиклар фиркасы әгъзасына өйләнә. Г.Мөхәммәдова аны «Олы юл» әсәрендә Хәнифә исеме белән гәүдәләндерә. Ул хатынның чын исем-фамилиясен Гөлсем апаның да, ул вакыйгаларны аз-маз белүче башка кешеләрнең дә атаганы бар: Мәстүрә Гыйльман кызы Фәйзуллина. Җитмешенче елларда әле ул ханым исән була, Уфа шәһәрендә яши, абруйлы укытучылардан исәпләнә. Гөлсем апа аның белән хатлар аша аралашуын, әсәрләрендә ул хатынның истәлекләрен дә файдаланганлыгын бәян иткән иде. Ул хатлар, мөгаен, кемдә булса да сакланадыр. (Гөлсем апа туплаган бай архив, төрле документ күчермәләре һәм әле беркайда да басылмаган кызыклы фоторәсемнәр бүген кем кулындадыр, әйтә алмыйм, һәрхәлдә, кызы Сөмбел, бер очрашу вакытында «алар бездә саклана» дип, кистереп әйтмәгән иде.)
«Г.Ибраһимов турында истәлекләр» китабында әдипнең беренче хатынына бәйле бер кечерәк кенә язма теркәлгән. Пенсиядәге укытучы Фазылҗан Хәмидуллин «Тарихи йорт» исемле истәлегендә шуларны бәян итә: «Кайчандыр анда тарихчы Шиһап Мәрҗани яшәгән. (Хәзерге Каюм Насыйри урамындагы Ю нчы йорт турында сүз бара.) Тәзкирә апа безне… текә баскыч буйлап югарыга, 1920 елда һәм шуннан соң берникадәр вакыт Г.Ибраһимов торган бүлмәгә алып менә. 1920 елда мин бу бүлмәдә Г.Ибраһимов янында булган идем… Тәзкирә апа сөйли: «Бар белгәне китап уку, язу иде… Хатыны да шундый. Зур урында эшли аның хатыны. Аны һәркөнне ат белән килеп алалар, ат белән китереп куялар. Бик әйбәт кешеләр», — ди. 1962 елда язылган бу хатирәнең истәлек китабына кергән өлешендә әлеге ханымның исеме шулай ук аталмаган. Фатир хуҗасы Тәзкирә генә күпмедер вакыт узганнан соң, Арча якларыннан килеп йөрүче Фазылҗанга элекке квартирантлары хакында сөйли.
Соңгы сүз итеп шуны гына өстисе кала: олуг әдибебез биографиясенә һәм җәмәгать эшчәнлегенә караган «ак тап»лар бик күп икән әле. Аның иҗатын барлауга күп көч куйган абруйлы галим Мансур Хәсәнов, күренекле әдип Афзал Шамов, Гөлсем апа Мөхәммәдова Галимҗан Ибраһимов исемен кабат халкына кайтару юнәлешендә зур эш башкардылар. Элек барысын да ачыктан-ачык язарга мөмкинчелек булмаган. Яшерен архивлар ишеге хәзер генә теләр-теләмәс ачыла башладылар. Уйлавымча, әлеге архивларда шушы язма каһарманына бәйле күп кенә хәзинә сакланган булырга тиеш.

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*