ТАТ РУС ENG

Мирсәй ӘМИР Г.Ираһимов гүзәл тойгылар уятучы әдип

(«Казан утлары» журналы редакциясе биргән сорауларга җаваплар)


1. Г. Ибраһимов безнең культурабыз үсеше тарихында нинди урын тота?


— Бу сорауга җавап бирү өчен, Г. Ибраһимовның әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге, шулай ук аның дәүләт эшлеклесе буларак күрсәткән хезмәтләре турында зур бер китап язарга туры килер иде. Чөнки гомумән татар халкының рухи культурасы тарихында, аеруча социалистик культурабызның үсешендә аның урыны әйтеп бетергесез күләмдә зур. Әдәбият-сәнгать, халык мәгарифе, гуманитар фәннәр мәсьәләләренә багланышлы кайсы гына тармакка кагылсаң да, Галимҗан Ибраһимовның актив катнашына тукталмыйча, ул тарихны язып булмас иде. Һәм моның шулай икәнлеге практикада да күренде бит: Ибраһимовка кагылмыйча, хәтта кагылмыйча гына да түгел, аңа таянмыйча, совет әдәбияты тарихы чынлап та еллар буенча языла алмый торды түгелме соң?


2. Г. Ибраһимов иҗатына хас сыйфатларның кайсылары, сезнең фикерегезчә, татар совет әдәбиятында бүген дә үстерелеп килә?


— Гражданлык пафосы, халыкчанлык, партиялелек — шулардан килә торган актив көрәшчелек позициясе. Мин бу мәсьәләгә кагылган сорауны «Казан утлары» редакциясе биргәнчә: «…бүген дә үстерелеп килә?» дип кенә куймас идем, шуңа тагын: «һәм үстерелергә тиеш!» дип тә өстәр идем. Чөнки безнең хәзерге кайбер язучылар иҗатында (проза жанрына карата гына әйтүем түгел) бу кирәкле сыйфатларга җитәрлек ригая ителмәү сизелә Галимҗанны зур классик иткән сыйфат аның әдәби осталыгы гына түгел, ә бәлки заманының алдынгы идеяләре өчен актив көрәшче дә булуы.


3. Сезнең үз иҗатыгызга Г. Ибраһимовның йогынтысы турында нәрсә әйтә аласыз?


— Г. Ибраһимовның йогынтысы минем иҗатыма үз ихтыярымнан тыш килеп керде, Күрәсең, мин аны заманында һава сулаган кебек сулаганмындыр, чишмәдән су эчкән шикелле эчкәнмендер. Г. Ибраһимовның күп әсәрләрен мин бала чагымда укыганмын. «Укыдым» димичә, «укыганмын» дип язуым очраклы түгел. Ярлы семьяда үскән гади авыл малае буларак, бала чагымда миңа әдәби культура җитмәгән. Кулыма эләккән бер китапны йотылып укый идем. Ләкин аларны кем язганлыгы турында кызыксыну бөтенләй юк иде. Ни өчен миндә ул кызыксыну тумагандыр, моңа мин хәзер дә ачык җавап бирә алмыйм. Күрәсең, мин китапларны да, урмандагы агачлар шикелле, болындагы чәчәкләр, шаулап агып яткан елгалар, күгелҗем таулар һәм тыңлап туйгысыз әкиятләр, җырлар шикелле, үзләреннән-үзләре барлыкка килгән табигый байлыклар дип караганмындыр. «Менә сиңа шәп җырлар», «Менә бигрәк шәп җырлар», «Менә тагын шәп җырлар», «Җырлар әхтәрисе», «Көлке капчыгы», «Әбугалисина», «Мең дә бер кичә», «Кыйссасел-әнбия», «Көйле иман», «Зәки шәкерт.», «Ат караклары» һәм башка күп китаплар бар иде минем өчен. Хәтта «Яшь йөрәкләр» исемле коръән калынлык китап та бар иде. Ләкин авторлары юк иде миңа аларның. Шулай да Габдулла Тукаев дигән шагыйрь барлыгын белә идем. Ихтимал, монысына авылыбызның бер бай кызы турында таралган хәбәр сәбәпче булгандыр: «Мин Габдулла Тукаевка булса гына кияүгә чыгам дип әйтә икән», — дип сөйлиләр иде.


Үзем укыган китапларны өч төрле «жанрга» бүлеп йөртә идем: «көйле китап» — «көйсез китап», «кызык китап» — «кызганыч китап», «кызык та түгел», «кызганыч та түгел» китаплар. Хәер, бер мин генә түгел, минем тиңдәге башкалар өчен дә уртак «терминнар» иде бу.


1923 елда Стәрлетамакка килеп, 9 еллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбенең 4 нче сыйныфына алынып, интернатка урнашкач кына, анда да әдәбият белән кызыксынучы башка малайлардан ишеткәч, хәтта кайбер укучыларның үзләре шигырь язганны күргәч кенә миндә, әдәби китапларны да җирдә яши торган гади кешеләр яза икән дигән караш барлыкка килде шикелле. «Кызыл чәчәкләр»не инде мин Галимҗан Ибраһимов китабы икәнен белеп укыдым. «Татар хатыны ниләр күрми»не дә — шулай (аның әүвәлге, беренче варианты турында сүз бара). Безнең арада ул китапта язылган хатынның чын тормышта булган кеше икәнлеге турында яхшы белүче малайлар да бар иде. Шундый зур язучының үзенең дә Стәрлетамактан ерак түгел Солтанморат авылында гына туган кеше икәнлеген белү минем өчен искитәрлек яңалык булды. Хәтта тора-бара шул ук мәктәптә минем белән бергә укып йөрүчеләр арасында Г. Ибраһимовка нәсел тиеш бер егет белән кыз барлыгы да беленде. Гаяз Ибраһимов һәм аның апасы Фәрдәнә Ибраһимова. Гаяз хәзер исәндерме, белмим. Фәрдәнә исән булырга тиеш. Ул Уфада яши иде. Фәрдәнә мәктәптә чыга торган кулъязма журналга мәкаләләр, хикәяләр яза иде. Каләме бик матур кебек иде. Үзе дә болай бик үткен, укуга сәләтле кыз иде. Мин аны бик шәп язучы булып китәр дип уйлый идем.


Әдәби китаплар, шулар арасында аеруча зур урын тоткан Г. Тукай, Г. Ибраһимов әсәрләре миндә бала чагымнан ук әдәбиятка сүнмәс мәхәббәт һәм зур ихтирам хисе тудырдылар.
Мәктәп иптәшләрем йогынтысы астында әдәби китапларның да җитди хезмәт җимеше булуына, аларны язу өчен дә пәйгамбәр дәрәҗәсендәге кеше булу мәҗбүри түгел икәнлегенә төшенү миңа кулыма каләм тотарлык кыюлык бирде, һәм мин яза башладым.


Г. Ибраһимовның элек (бала чагымда) укылган китапларын мин күп еллар буенча кабаттан укымадым. Хәтергә ничек кереп калган булсалар, шулай сакланалар кебек иде.
1928 елда «Безнең юл» журналында минем «Бәхет порошогы» дигән хикәям басылды. Журналның ул вакыттагы редакторы Гомәр Гали үзенең Галимҗан Ибраһимов белән очрашуын һәм бөек язучының, шул хикәям уңае белән, минем исемемне телгә алганлыгын әйтеп куандырды. Галимҗан ага: «Ул хикәя чынлап та яшь язучы әсәреме, «Мирсәй Әмир» берәр өлкән, тәҗрибәле язучының псевдонимы түгелме?» — дип сораган, ди. Бу минем өчен, әлбәттә, чиксез зур тантана иде. Үз көчемә үзем ышаныбрак, каләмемә тагын да ныгытыбрак ябыштым. «Агыйдел» повесте басылып чыккач (1936), Г. Ибраһимов, мине зур иҗади уңышым белән котлап, үз исемемә махсус хат язып җибәрде. Ул анда повестьны бик яратканлыгын әйткән, миңа яхшы теләкләр теләгән һәм замечание төсендә төп геройларымның берсенә «Гаяз» исеме бирүемне ошатмавын белдергән иде. Нигә шундый әйбәт образга әшәке кешенең исемен бирдең дип сорау куйган иде ул. Һәм мөмкин булганда ул геройның исемен алыштырырга киңәш биргән иде (ул, әлбәттә, үзенең килешмәс дошманы булган Гаяз Исхаковны күздә тота иде). Мин аның бу замечаниесе турында бик күп уйладым, шулай да героемның исемен алыштырырга кирәк тапмадым. Чөнки «Гаяз» исеме башка укучылар өчен бик табигый яңгырый, ул вакыттагы яшь буын укучы Галимҗан ага әйткән Гаязны юньләп белми дә иде инде.


1936 елда без, Фатих Кәрим белән икәүләп, Ялтада аның үзе белән очраштык. Зур язучының Ялтада яткан килеш Казандагы, Мәскәүдәге һәм Бөтен союздагы әдәби хәрәкәтне җентекләп күзәтеп баруы, яшь язучыларыбыз турында да яхшы хәбәрдар булуы безне гаҗәпкә калдырды. Казандагы әдәби хәрәкәтнең эчендә кайнап та үзебез белмәгән кайбер яңалыкларны аңардан ишетеп кызаруыбыз хәтеремдә…


Хәер, мин редакция биргән сораулар рамкасыннан читкәрәк чыгып, истәлекләр дөньясына кереп барам бугай. Аларны икенче вакытка калдырып, тизрәк максатка якынрак килик.
Соңгы елларда, Галимҗан агабызның иҗат хәзинәсе үз урынына кайтарылгач, мин аның әсәрләрен яңадан укыдым. Менә шунда инде бала чакта укылган ул әсәрләрнең, гәрчә алар ул вакытта миңа бөтен тирәнлекләре белән ачылып җитмәгән булсалар да, үз иҗатыма никадәр көчле йогынты ясаганлыгын бик ачык күрдем.


Композициядә булсын, җөмлә төзелешендә булсын, сурәтләү чаралары куллануда булсын — аның алымнары минем әсәрләремдә еш очрый икән. Үзем уйлап тапкан, тормышны үзем күзәтү нәтиҗәсендә ачкан дип ышанып йөргән кайбер яңалыкларым да Галимҗан агадан алынган ачкыч белән ачылганнар икән.

(Чыганак: Әмир М. Үзебез турында. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 200 б.).


Комментарий язарга


*