ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Галимҗан Ибраһимов (1887-1938)

Галимҗан 1887 елның 12 мартында Өфе губернасы Стәрлетамак өязе Солтанморат авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы Аургазин районы) Гирфан мулла гаиләсендә дөньяга килә.
1899 елда Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә сабакка йөри башлый.
1906-1908 елларда «Галия» мәдрәсәсе шәкерте. Күренекле язучы, галим, педагог. Милли мәдәниятне, татар милләтенең мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Күп санлы педагогик хезмәтләр, дәреслекләр мөгаллифе. Аның әдәби һәм педагогик мирасы татар милләтенең мәдәниятен, гомумән, педагогик мәдәниятен үстерүгә зур тәэсир ясады. Педагогик эшчәнлегендә ул мәгариф тупланмасының барлык баскычларын үтте: 1904-1913 елларда башлангыч мәктәп мөгаллиме; 1914-1917 елларда — педагогик курсларда; 1919-1927 елларда урта махсус һәм югары уку йортларында укыта.
Галимҗан Ибраһим беренче татар педагогик журнал -«Мәгариф»не, «Безнең юл» журналын оештыручы һәм мөхәррире була. Аның җитәкчелегендә татар милли мәктәпләре өчен уку планнары, программалары, дәреслекләре төзелә Татар педагогик җәмәгатьчелек арасында ул галим-ысулнамәче, дидакт булып таныла. Үзенең педагогикага багышланган хезмәтләрендә шәкертләрдә мөстәкыйль фикерләү, танып белү активлыгын үстерү фикерләрен яклый, бу сыйфатларны үстерү юлларын, алымнарын өйрәнә. Аның бу фикерләре «Әдәбият нигезләре» (1916), «Татар теле ысулнамәсе» (1916) һәм башка хезмәтләрендә яктыртыла. Ул туган телне, аеруча бала үсешенең беренче баскычларында, укыту-тәрбиянең нигезе итеп саный.
Татар алфавиты һәм орфографиясе үсеше дә Галимҗан Ибраһим исеме белән тыгыз бәйле. Ул, Татар халык мәгариф комиссариаты каршындагы Академия үзәгенең җитәкчесе буларак, педагогика, ысулнамә өлкәсендә киң күләмле эшләр башкара: уку планнары, программалары төзүне, фәнни хезмәтләр җыентыклары нәшер итүне оештыра. Аның тәкъдиме белән педагогик җыеннар, мөгаллимнәрнең һөнәри осталыкларын (белгечлекләрен) күтәрү буенча укулар оештыра.
1938 елның 21 гыйнварында Галимҗан Ибраһимның йөрәге тибүдән туктый.


(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.)


Комментарий язарга


*