ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Таһир ГЫЙЛАҖЕВ Г.Тукай һәм Г.Ибраһимов мөнәсәбәтләре хакында Гаяз Исхакый

Таһир Гыйлаҗев, филология фәннәре кандидаты, КДУ доценты

 


 

Татар классик әдибе, сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, ялкынлы публицисты, милләт хадиме Г.Исхакыйның уй-фикерләре бүген дә кызыклы, актуальлеген югалтмаган. Аның язмаларында Тукай, шагыйрьгә мөнәсәбәт мәсьәләсе мөһим урынны били. Бу фәнни мәсьәлә Г.Исхакыйның гыйльми-тәнкыйди мирасына нисбәтле И.Нуруллин, Һ.Мәхмүтов, Х.Миңнегулов, Р.Ганиева, М.Гайнетдин, З.Рәмиев, Надир Дәүләт, А.Кәримова һ.б.лар тарафыннан шактый тулы, әтрафлы итеп яктыртылды. Сөенечкә каршы, шушы ел башында Г.Исхакыйның 1902 елдан алып 1914 нче еллар аралыгында язылган публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләрен, гыйльми язмаларын туплаган алтынчы томы дөнья күрде. Анда, гарәп графикасыннан кириллицага күчерелеп, 1990-2005 елларда матбугат битләрендә басылган язмаларыннан тыш, киң катлау укучыларына аз таныш булган гыйльми-нәзари, монографик характердагы мәкаләләр дә урнаштырылган.

Шундыйларның берсе — әдипнең 1910 нчы елда "Төрек оешмасы"нда укыган "Татар әдәбияты турындагы доклады".
Әлеге күләмле язмада автор тарафыннан хәзерге вакытта милли сүз сәнгатен өйрәнүнең яңа методологиясенең, яңа концепциясенең таяну нокталары булырдай кагыйдәләре, әдәби әсәрне, язучы мирасын бәяләү кануннары, үлчәүләре тәкъдим ителә. Шулай ук Г.Ибраһимовның Тукайга бәясен шәрехләүдә ачкыч ролен уйнарлык хөкемнәр дә урын ала.
Мәкалә авторы татар дөньясының Аурупага борылуын милли әдәбият, мәдәният үсеше өчен әһәмиятле шарт төсендә күрсәтә, әмма шул ук вакытта русларга каршы көрәштә җиңелмәс өчен, миллилекне югалтып, рус милләте эчендә юкка чыкмас өчен Аурупаның үзен, аның мәгарифен корал итәргә чакыра. "Аурупа мәдәниятенә, Аурупа мәдәнияте илә коралланган русларга каршы көрәштә җиңелмәс өчен, татар хәятын Аурупа мәгарифе белән коралландыру мәҗбүрияте хис кылынды" [1, 195].
Бүгенге көндә дөньякүләм танылган галимнәр, философлар, фикер ияләре, Шәрык дөньясы белгечләре японнарның башка бер генә кыйтгада да күрелмәгән фәнни-техник, мәдәни, икътисади үсешкә ирешү сәбәбен, аурупа костюмы киеп, японча сөйләшеп, күпгасырлык традицияләрен, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен, динен, телен, рухын саклап калуда билгелиләр. Моннан бер гасыр элек Г.Исхакый шушы фикерне әйтеп, раслап чыга: "…максат татарларны татар булып калган хәлдә аурупалаштыру, ягъни татарларны тумыштан килгән милләтлекләрен саклаган хәлдә Аурупа мәдәнияте эченә кертүдер [1, 196]. Алга таба фикерен үстереп болай ди: "…Аурупаның фикерен, фәлсәфәсен, эшчеләр хәятын өйрәнеп, белешеп, аларга татар рухы биреп, тәгъбир яраса, аларга татар киеме кидереп, татар исе сеңдереп, шулай кабул итәргә телибез" [1, 198]. Бу — автор тарафыннан милли сакланышның, мәдәни алгарышның мөһим шарты төсендә тәкъдим ителә. Әлеге бәя-хөкемнәр Г.Исхакыйның фикри куәте, тирәнлеге, гыйльми масштаблыгы, олпатлыгы турында сөйли. Әдип чор әдәбиятының өч сыйфатын билгели. Аның беренчесе -демократлык, икенчесе — сугышчанлык, өченчесе — максатчанлык. Алар сүз сәнгатенең милли хәят, иҗтимагый-милли проблемалар белән бәйләнешенә таянып, аерып чыгарылганнар. Автор "әдип иҗатын, аерым алганда, Г.Тукай рухи мирасын, аңлау һәм аңлату өчен зарури булган беренче сәбәпләр итеп язучы яшәгән, әсәр иҗат ителгән чорның идеологиясен, социаль мөнәсәбәтләрне һәм әхлагын күрсәтә" [3, 12]. Шушы кагыйдәләрне тәкъдим иткәннән соң ул Г.Тукай иҗатына да бәя биреп уза. Шагыйрь вафат булганнан соң язылган "Милли фаҗига", "Мәрхүм Тукай", "Тукай мәрхүм", үлүенә 25 ел тулу уңае белән мөһаҗәрәттә язылган "Шагыйрь Габдулла Тукай" дигән мәкаләләрендә үз концепциясенә таяна.
Г.Исхакый да 1910 нчы елда ук нәкъ Г.Ибраһимов кебек шигърият мәйданында Г.Тукайга шагыйрьлек байрагын бирә: "…фикерле шагыйрьләребез бардыр, ләкин аларның иң алдынгы карашлысы, һич шөбһәсез, Габдулла әфәнде Тукаев исемле егерме-егерме бер яшьләрендәге бер яшь егеттер" [1, 198]. Дөрес, Тукайга бу вакытта 24 яшь була. Күренә ки, мәкалә авторы Габдулла Тукайны үзе исән вакытта ук татар дөньясының иң беренче шагыйре итеп таный.
Г.Исхакый милли әдәбиятта "сәнгать, сәнгать өчендер" төшенчәсен кире кага. Ул: "…татар әдәбияты гомуми юнәлеше белән һичбер заман "сәнгать, сәнгать өчендер" төшенчәсен кабул итмәгән вә тагы да "сәнгать бер мәсләккә хезмәт итү өчендер кагыйдәсенә буйсынуы булгандыр" дигән карашны яклый. Бу мәсләк халыкчылык әдәбиятының сыйфатыннан чыгып шәрехләнә: "Бу әдәбиятның төп теләге, идеалы күпчелекне эченә алган халык мәнфәгатенә хезмәт итү, шуның өчен халыкның сәяси, икътисади, иҗтимагый хәятындагы искелекләрне, хаксызлыкларны аңлатып, аларның камиллеге, исляхы өчен чаралар: якты фикер иясен, изге ниятле яшьләрне халык хезмәтенә чакыра" [1, 194]. Мәкалә авторы шушы көрәштә катнашырлык, милләткә хезмәт итәрдәй милли каһарманнар, шәхесләр тәрбияләү вазифасын да матур әдәбиятка йөкли. Сүз сәнгатенең мәслеге турында сүз йөрткәндә, Исхакый иҗтимагый-сәяси карашларын нигез итеп алып Россиядә татар милләтенең язмышына, киләчәк перспективасына аек акыл белән карый.
Татар халкы — дәүләтсез, икеләтә изүгә — милли-колониаль изүгә дучар ителгән халык. Татар әдәбияты да төрле кимсетүләргә, югалтуларга, кысрыклауларга дучар ителгән әдәбият. Дәүләте булмаган халыкның әдәбияты милләткә хезмәт итү, халык мәнфәгатен яклау һәм саклау, фикерен яктырту, зәвыген үстерү кебек дәүләти вазифаларны үз өстенә ала.
Бу ноктадан караганда Исхакый Г.Ибраһимовның Тукайның шагыйрьлегенә мөнәсәбәте мәсьәләсенә дә дөрес позициядә тора. Ул гомумән "бу мәсьәләнең болай куелуы хатадыр" дип карый [2, 7]. Ягъни Тукай иҗатын бәяләүдә Г.Ибраһимов таянган "сәнгать — сәнгать өчендер" үлчәвен хата дип саный. Ул, үз оппонентыннан аермалы буларак, С.Рәмиев белән Габдулла Тукай рухи мирасларына объектив якын килеп, татар шигърияте күгендә аларның үз урыннары барлыгын, бер-берсенә күләгә төшермәвен яклый: "Сәгыйть Рәми белән Габдулла Тукай һич берсе белән чагыштырылмый торган, чагыштырыла алмый торган ике мәктәпнең, ике мәсләкнең шәкертләредер. Вә икесе дә үзләренең мәктәпләрендә, мәсләкләрендә, үз урыннарында зурлардыр" [2, 9]. Күренә ки, Г.Исхакый 1938 нче елда ук Г.Ибраһимовның "Татар шагыйрьләре"ндә әдипләр рухи мирасы төрле мәктәп кагыйдәләре, кануннары ноктасыннан каравын гыйльми нигезләп, бу бәхәскә нокта куя. Хезмәт авторы Г.Тукай шигъриятен бәяләгәндә мәдәни-тарихи мәктәпнең төп кагыйдәләреннән язучы иҗатының раса-милләт, тирәлек-мохит, "момент" белән сәбәпле бәйләнеше турындагы өйрәтмәләренә таяна: "Ул җаны-тәне, төбе-тамыры белән үз мохитына, үз халкына гына баглангандыр, шул халыкның моңын җырлыйдыр, дәртене көйлидер, шул халыкның үз шагыйре, үзлек шагыйредер" [2, 9].
Тәнкыйтьче "Шагыйрь Габдулла Тукай" мәкаләсендә бүгенге көн күзлегеннән караганда икенче бер әһәмиятле мәсьәләгә барып чыга. Хәзерге вакытта иҗат әһелләренә "халык язучысы", "халык җырчысы" һ.б. дәрәҗәләр, исемнәр, рәсми оешмалар тарафыннан бирелсә, ә бу кыйммәтнең Тукайга мантыйкый рәвештә халыкның үзе тарафыннан бирелүе, аның халык шагыйре буларак танылуы әйтелә: "…Габдулла Тукай һичбер кемнең өндәве, димләвеннән башка, халык тарафыннан сөелеп җитеп, киң халык катлавының эченә, рухына сеңеп, халык шагыйре булып өлгергәндер" [2, 10].
Г.Ибраһимов Г.Тукай соңгы еллар шигъриятендә "егетлек, ирлек" дәверләрен үтеп, көчсезлек, гаҗизлек, сызлану мотивларын гәүдәләндерүгә күчте дигән фикергә килә. Г.Исхакый исә төшенкелек, өметсезлек мотивларын күңел лирикасының табигый юлдашы төсендә карап, шагыйрь рухи мирасы мисалында татар әдәбиятының "ышанычлылык, яшьлек, исәнлек, куәт, батырлык вә өмет" сыйфатларын аерып чыгара, аларны, Г.Тукай рухи мирасына таянып, милли сүз сәнгатенең башка милләт әдәбиятларыннан аерылып торган "өстенлеге, үзенчәлеге" дип калкытып куя.
Шулай итеп, Г.Исхакыйның мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай шәхесенә һәм иҗатына багышланган мәкаләләрендә, истәлек-хатирәләрендә шагыйрь иҗаты милләт тормышы, тирәлек, чор әдәбиятының хәле, традицияләре, сүз сәнгатенең сыйфади үзгәрешләре, үсеш закончалыклары белән сәбәпле бәйләнештә карала һәм дәлилле итеп зыялы, нәзакәтле формада Г.Ибраһимовның бәя-хөкемнәре, үлчәүләре кире кагыла. Ул тирән фикерле, әдәби күренешләрне, сүз сәнгатенең, милли әдәбиятның эволюцион үсеш теориясен аңлап, күп алга карап хөкем йөртүче, гыйльми-нәзари күзаллаулары XXI гасыр башында да актуаль яңгыраган фикер иясе, галим булып укучы күз алдына килеп баса.


Әдәбият исемлеге:


1.    Исхакый Г. Татар әдәбияты турындагы доклад / Г.Исхакый // Исхакый Г. Әсәрләр: 15 томда. — 6 том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 203 б.
2.    Исхакый Г. Шагыйрь Габдулла Тукай / Г.Исхакый // Татарстан. — 1998. — № 2. — 7-12 б.
3.    Галиева Э.Р. Татар әдәбият белемендә культура-тарих мәктәбе / Э.Р.Галиева. — Казан: Фән, 2002. — 358 б.

 

(Чыганак: Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим
мәсьәләләре (Г.Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли
конференция материаллары). – Казан: Казан университеты нәшрияты, 2006).


 

Комментарий язарга


*