ТАТ РУС ENG

Вахит ХАКОВ Г.Ибраһимов — татар тел белемен һәм әдәби телне үстерүче

XX йөз башында әдәби телне демократлаштыруда һәм аны бердәм нормаларга китерүдә, башка язучылар белән беррәттән, Г.Ибраһимовның да лаеклы өлеше бар. Башка әдипләрдән аермалы буларак, Г.Ибраһимов үзенең эшчәнлеген төп ике юнәлештә алып бара. Беренчедән, ул, күренекле тел галиме буларак, әдәби телнең фонетик, орфографик, лексик, грамматик нормаларын чагылдырган тел белеменә караган хезмәтләр яза, шул рәвешчә, татар тел гыйлеменә үзеннән зур өлеш кертә. Икенчедән, Г.Ибраһимов телнең эчке мөмкинлекләреннән, халыкның җанлы сөйләменнән файдаланып, әдәби тел нормаларын киң халык массасына җиткерүдә зур эш алып бара һәм күп әсәрләр иҗат итә.
Язучы тел мәсьәләләренә 1910—1911 елларда игътибар бирә башлый. 1911 елда «Шура» журналының 8 нче санында басылып чыккан «Без — татармыз» дигән мәкаләсендә ул болай язды: «Эшләремезне татар эше дип атыймыз; үземез — татар; телемез — татар теле; әдәбиятымыз — татар әдәбияты; эшләгән һәммә эшемез — татар эшләре; туачак мәдәниятемез татар мәдәнияте булачак».
1911 елда Г.Ибраһимовның бер-бер артлы татар тел белеменең мөһим мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре дөнья күрә: «Татар имлясы», «Татар сарыфы», «Татар нәхүе» һ.б. Беренче нәүбәттә аны фонетик нормалар һәм язуны тәртипкә салу проблемалары борчый. Шул уңай белән 1910 елда «Йолдыз» газетасында «Татар теле һәм татарча язу хакында бер-ике сүз» исемле мәкаләсен бастыра, ә 1911 елда «Татар имлясы» дигән дәреслек-кулланма чыгара. Бу хезмәтләрдә ул яшәп килгән татар язуына кайбер үзгәртүләр кертергә кирәклекне күтәреп чыга. Орфография өлкәсендәге яңа агымнарга тукталып, язуны җиңеләйтү максатыннан махсус доклад әзерли, аны 1915 елда Уфада оештырылган гыйльми конференциядә игълан итә. Билгеле булганча, төрки телләрнең орфографиясе башка типтагы телләрдәгегә караганда аерымрак тора. Монда фонетик принцип төп урынны били. Шушы ишетелгәнчә язу юнәлеше Г.Ибраһимов хезмәтләрендә нигез ташы булып тора. Анда фонетика һәм орфография арасындагы тыгыз мөнәсәбәт тә искә алына. К.Насыйри эшен дәвам итеп, бу юнәлешне ул тагы да югары баскычка күтәрә, киләчәктә дә язуны шул юнәлештә үстерергә кирәклеген яклый. Төрле карашлар һәм проектлар була. Г.Ибраһимов аларның барысын да җентекләп тикшерә. Г.Алпаров, Г.Нугайбәк, Г.Сәгъди, Һ.Максуди, С.Рәмиев тәкъдимнәрен өйрәнә. Орфографиядә фонетик принципны нигез итеп ала, ашыгыч чаралардан түбәндәгеләрне билгели: а) һәр сузыкка билге алу; б) һәр тартык авазны язуда дөрес чагылдыру; в) һәр авазны бер генә билге белән бирү; г) сүздә ничә аваз булса, аларны шулкадәр үк билге белән сурәтләү. Боларны башкару өчен татар телендәге сингармонизм законы зарури шарт итеп алына. Г.Ибраһимов төрле өлкәләрдә яшәүче татарлар өчен бердәм әдәби фонетик нормалар булдыру мәсьәләсенә аеруча басым ясый, әдәби нормаларны һәм диалекталь үзенчәлекләрне төгәл аеруны үзәккә куя орфографик аерымлыкларга игътибар итә. Мәсәлән, язуда башымдан, йортымдан, сукдым, кайтканлар, маңлаендан рәвешендә булса да, әйткәндә суктым, кайтканнар, башымнан, йортымнан, маңлаеннан формаларын дөрес саный. Ул һәрвакыт татарлар өчен гарәпчә хәрефләр белән язуны яклый, аңа кайбер үзгәрешләр кертү ягында гына тора. Шул рәвешчә, Г.Ибраһимов үзенең хезмәтләрендә татар теленең фонетик кануннарына зур игътибар итә. Ул фонетиканы тел белеменең махсус тармагы итеп карый һәм андагы үзенчәлекләрне дөрес чагылдырырга тырыша. Үзенең хезмәтләрендә Г.Ибраһимов, аваз һәм хәреф арасындагы мөнәсәбәтне ачыклап, вокализм (сузык авазлар системасы), консонантизм (тартык авазлар), иҗек һәм телдәге сингармонизм мәсьәләләренә шактый урын бирә, авазларның кулланылу үзенчәлекләрен тикшерә.
XX йөз башыңда милли тел нормаларын фәнни-теоретик яктан нигезләү һәм татар теленең үзенә генә хас үсеш юлларын ачыклау көн тәртибенә килеп баса. Моны грамматика өлкәсендә ачык күрергә мөмкин. Ул чорда телнең грамматик төзелешенә караган шактый күп хезмәтләр басылып чыга. Грамматик мәсьәләләрнең шактый тирән тикшерелә баруына, атамаларның камилләшә һәм халыклаша баруына карамастан, бу грамматикаларда әдәби тел тирәсендә барган төрле агымнар көрәше дә киң чагылыш таба, гомумтөрки, төрек теле күренешләре дә урын ала. Шунлыктан аларның барысы да заман таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә алмый. Г.Ибраһимов татар теленең грамматикаларын төзүне яңа юнәлешкә кора. Аңарда язма тел традицияләрен сөйләү теле белән тыгыз кушып бару тенденциясе өстенлек ала. Ул грамматик нормаларны җанлы сөйләмгә дә, китап теле үзенчәлекләренә дә нигезли. Г.Ибраһимов «Татар телен тикшерү юлында» дигән хезмәтендә үк грамматикалар телнең эчке кануннарын сакларга тиеш, дигән фәнни принципны алга сөрә* (* Ибраһимов Г. Татар телен тикшерү юлында // Аң. — 1915. — № 21—22.). Ул татарларда грамматиканың тикшерелә башлау тарихына да шушы хезмәтендә туктала. Аның «Татар сарыфы» (фонетика һәм морфология), «Татар нәхүе» (синтаксис) дигән хезмәтләрендә шул юнәлеш баштан ахырга кадәр кызыл җеп булып сузылып бара. Күренекле тел белгече, тюрколог А.Самойлович: «Татар грамматикасының, системасы татар теленең рухына туры килерлек, татар теленең чын табигый төзелешен гәүдәләндерерлек булырга тиеш. Татар грамматикасын татар теленең төзелешенә охшамаган тел системасына һич тә корырга ярамый», — дип, бу өлкәдә Г.Ибраһимов эшчәнлеген яклап чыга* (* СамойловичА. Галимҗан Ибраһимов — татарны өйрәнүче // Юбилей җыентыгы. — Казан, 1928. — 145—146 б.). Үз вакытында татар тел белгечләре дә бу якка басым ясап үтәләр. «Татар сарыфы» һәм «Татар нәхүе», — ди Җ.Вәлиди, — барысыннан да өстен чыгып, безнең грамматика дөньясында хаким булды, ул моннан соңгы грамматикаларга да үзенең эзен басып калдырды»* (* Вәлиди Җ. Галимҗан Ибраһимовның тел мәйданындагы хезмәтләре // Юбилей җыентыгы. — Казан, 1928. — 134 б.). Телдәге категорияләрне бер системага китереп, аларга хас төп үзенчәлекләрне бәян итү Г.Ибраһимов хезмәтләренең иң уңышлы ягы булып тора. Аның «Сарыф»ы һәм «Нәхү»е өчен җыйнаклык, төгәллек, гадилек һәм ачыклык хас.
Г.Ибраһимов сүз төркемнәрен тугызга бүлә, алардагы грамматик һәм семантик үзенчәлекләрне билгели. «Сарыф»та исемнәрнең ясалу юллары, сыйфат дәрәҗәләре, сан төркемчәләре, фигыль формалары һәм ярдәмлек сүзләр уңышлы гына тикшерелгән. Морфологик атамаларны тәртипкә китерүдә дә ул зур эш башкара. Мисалга бүгенге грамматикаларда традицион рәвештә дәвам иттерелә торган яки хәзерге атамаларга якын булган сүзләрне алырга мөмкин; берлек, күплек, сыйфат дәрәҗәләре, артыклык сыйфаты, төп сан, бүлем саны, чама саны, заман, боерык фигыль, хәл фигыль, ярдәм фигыльләре, исем фигыль, кайтым бабы (юнәлеше), йөкләтү, алмаш, зат һәм күргәзү, билгеләү, сөаль алмашлыклары, кушымта (кушымча), ярдәмлек, ымлык, юнәлеш, төшем һ.б. Болар беренче мәртәбә киң күләмдә Г.Ибраһимов хезмәтләрендә кулланыла башлый. Халыкка аңлашылсын өчен, ул атамалар алганда турыдан-туры телнең үз хәзинәсендәге сүзләрдән файдаланырга тырыша. Г.Ибраһимов татар сөйләм үзенчәлекләренә туры китереп, телнең синтаксик төзелешенә — җөмлә, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җөмлә төрләренә дә аңлатмалар бирә, җөмлә төзелеше белән бәйләнешле лингвистик терминнарга ачыклык кертә. Мисалга баш һәм иярчен кисәкләр, ия, хөкем (хәбәр), ярашу, тәмамлык, аергыч, эндәш, кереш сүзләр, иясез, ким җөмләләр кебек атамаларны алырга мөмкин. Кушма җөмлә төрләрен һәм алардагы бәйләнеш юлларын ачыклауда да ул, үз чорындагы авторларга караганда, алга китә, тезмә кушма җөмләләрнең дә төзелешен дөрес ача. Синтаксиста катлаулы өлкәләрнең берсе булган иярчен җөмләләрне билгеләгәндә дә дөрес фикер йөртә, үзенең «Татар нәхүе»ндә бу мәсьәләне телнең төзелешенә мөнәсәбәтле рәвештә хәл итә, татар телендә мондый җөмләләрнең эчтәлеген аңлатып, ул үз карашын ышандырырлык дәлилләр белән раслый, иярчен җөмләләрнең табигатен шактый тулы ача. Аларның бүленешен беренче башлап Г.Ибраһимов хезмәтләре белән бәйләп карарга кирәк. Вакыт, сәбәп, тәмамлык, аергыч, рәвеш, шарт, кире җөмләләргә караган материаллар шуны күрсәтә. Синтаксиста тезем төшенчәсенә аңлатма да аның исеме белән бәйле. Шунысы үзенчәлекле: Г.Ибраһимов хезмәтләрендә грамматика белән стилистика бик тыгыз кушылып бара. Бу телнең катлаулы структурасына төшенүдә әһәмиятле алымнардан санала. Грамматик материалның төрле күнегүләр, биремнәр һәм сөйләм күнекмәләре белән үрелеп баруы язучы хезмәтләренең кыйммәтен бермә-бер арттыра. Ул татар телен укытуда анализ һәм синтез методына өстенлек бирә, грамматик анализга зур игътибар итә. Бу яктан караганда аның хезмәтләре хәзер дә фәнни һәм практик әһәмиятен югалтмаган. Бүгенге грамматикаларда һәм методик кулланмаларда бу ачык сизелә.
Г.Ибраһимов әдәби телнең лексик нормаларын эшкәртүгә зур игътибар итә. Монда аеруча татар теленең иҗтимагый функциясен киңәйтү, халыкның җанлы сөйләмендә йөргән төрле лексик катлам берәмлекләрен әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрү, язма китап телендә кулланылган сүзләрне, элекке әдәби тел байлыгын саклау ашыгыч чараларның берсе булып көн тәртибендә тора. Г.Ибраһимов моны дөрес аңлап эш итте. Практик яктан лексика өлкәсендә төп ике мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде: 1) яңа шартларда җанлы сөйләм нигезендә телнең киң сүзлек байлыгын эшкәртү, әдәби яктан нормалаштыру, ягъни телара сүзлекләр, телнең аңлатмалы, диалектологик сүзлекләрен төзү һ.б.; 2) фәннең һәр тармагы өчен атамалар — терминнар булдыру. Татар теленең сүзлек байлыгын тәртипкә китерү, камилләштерү белән бәйле эшләр, нигездә, шушы юнәлештә бара.
Әдәби телнең лексик нормаларын ныклы фәнни нигезгә коруда, аларны мәгънә ягыннан эчтәлекле һәм халыкчан итүдә Г.Ибраһимов хезмәтләре зур әһәмияткә ия булдылар. Аның стилистикага багышланган «Әдәбият кануннары» дигән китабында күп мәсьәләләр лексик категорияләр һәм матур әдәбият әсәрләре телендәге сурәтләү алымнары белән тыгыз бәйләнештә карала.
Г.Ибраһимовны татар әдәби теленең үсеш мәсьәләләре дә кызыксындыра. Аның татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри хезмәтләренә игътибар итүе дә юкка гына түгел. Ул К.Насыйри традицияләрен дәвам иттерә һәм олы мәгърифәтченең эшчәнлегенә югары бәя бирә. Язучының «Башлангыч», «Каюм бабайның йөзьеллыгы», «Яңа татар әдәби теленең беренче баскычларында» һ.б. хезмәтләре шуны ачык күрсәтә. Ул хәзерге татар халкының тарихын борынгы болгарлар һәм аларның теле белән якын мөнәсәбәттә өйрәнгәндә дә К.Насыйрига мөрәҗәгать итә, үзе дә бу теорияне яклый. Җыеп әйткәндә, Г.Ибраһимовның татар теленең фонетик, грамматик, лексик һәм стилистик нормаларын үстерүгә керткән өлеше зур.
Г.Ибраһимов матур әдәбият телен һәм функциональ стильләрне (иҗтимагый-публицистик, фәнни һ.б.) төрле тел чаралары белән баетуда зур осталык күрсәтте, язма әдәби тел элементларын халыкның җанлы сөйләү теле белән кушуның гүзәл үрнәкләрен бирде. Г.Ибраһимовның публицистикасы теле һәм стиле ягыннан XX йөз башындагы прокламацияләрдә, вакытлы матбугатта һәм сәяси брошюраларда формалашкан үткен агитация һәм пропаганда теленә якын тора. Телнең мөмкинлекләре бик зур. Бер үк мәгънәне бирү өчен, күптөрле лексик һәм фразеологик чараларны һәм сурәтләү алымнарын кулланырга була. Һәр язучы, художестволы эффектка ирешү өчен, тел хәзинәсеннән үзенчә файдалана. Нәкъ шушы планда без язучының индивидуаль язу алымнары белән очрашабыз. Телдән индивидуаль файдалану сүзләрне сайлап алуда да, сурәтләү чараларын специфик куллануда да, җөмлә төзелешендәге үзенчәлекләрдә дә чагыла. Г.Ибраһимов әсәрләрендә тел-стилъ элементларының идея эчтәлеге белән бергә тыгыз рәвештә бәйләнеп килүләрен, сөйләмнең сәнгатьчә сурәтләү чаралары белән аралашып, гаять эмоциональ булуын әйтергә кирәк. Ул халыкның җанлы сөйләмен әдәби калыпка салып, күңелгә үтеп керерлек, тирән тойгылар уятырлык әдәби әсәрләр тудырды. Аңарда һәр сүз диярлек, художестволы сөйләмгә кергәч, зур көчкә әверелә. Аларның әйтелеше дә гади, яңгырашы да ягымлы. Шуңа күрә художестволы эмоциональ сүзләр кешенең рухи дөньясына үтеп керә, күңел түрендә урнашып кала. Телнең гадилегенә һәм сафлыгына ирешү максатында әдипнең баштагы иҗат чорында ук берничә гади җөмләләрдән торган катлаулы сөйләм конструкцияләренең сөйләү теленә якынайтылып бирелүләре хас. Мәсәлән: Теге ярның астына кояш тимәгәнгә, каптыра торган җиребез күләгәле һәм салкынча булып, аерым бер рәхәтлек бирмәктә иде («Яз башы»). Шул ук вакытта традицион язма тел үзенчәлекләре дә билгеле күләмдә урын ала. Кайбер мисаллар: Әнине тәмам ризаландырырлык кына түгел, бөтенләй исенә китерерлек дип ышандыгымнан, бу минем өчен әйтеп бетергесез зур бәхет иде; …бу төн төнлә генә кайттыгымнан, һәрнәрсә бик сагындырган, һәрберен яңача күреп йөрисе килә иде («Яз башы»).
Г.Ибраһимов сөйләмдә процессны белдерә торган сүзләрне пассив формада куллануга игътибар итә. Бу очракта стиль ягыннан алар актив формалар белән тыгыз бәйләнештә киләләр. Мәсәлән: …Өмет вә мәхәббәт белән булган ул өлкән, матур вә тирән мәгънәле күзләрдә төшәргә калтырашып торган, эре бөртекле яшьләр ялтырый, алар ничаклы яшерелергә теләнсә дә, ирекле-ирексез керфек очына килеп, берәм-берәм саргылт йөздән тәгәриләр. Әдәби әсәрләрдәге тел-стиль эволюциясе юнәлешендә караганда, соңга таба борынгы язма тел өчен хас үзенчәлекләр бөтенләй кулланылмый башлый, пассив формалар да чагыштырмача кими. Телнең гадилеге, халыкчанлыгы тагы да конкретлаша төшә.
Халык телендә традицион рәвештә кулланыла торган тотрыклы сүз тезмәләре, фразеологик әйтелмәләр дә художестволы сөйләмнең эффектлылыгын күтәрүгә ярдәм итәләр: Җәй көне тамак ил өстендә туя, монда тик кайтып кунабыз гына; …атаңны илгә чиратка салдылар; …илдә кемнәр юк, дисең («Көтүчеләр»); Фаҗига ил телендә шул рәвешле тәфсыйл кылына («Яшь йөрәкләр») һ.б. Г.Ибраһимов өчен характерлы як тагы шунда, аңарда әсәрдә алынган төп персонажлар күп очракларда беренче зат (мин) исеменнән биреләләр. Шундыйларга «Яз башы», «Диңгездә», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Сөю-сәгадәт», «Карт ялчы», «Көтүчеләр», «Табигать балалары», «Мәрхүмнең дәфтәреннән», «Габдрахман Салихов», «Алмачуар» һ.б. әсәрләрне кертергә мөмкин.
Халык теле, фольклор әсәрләре Г.Ибраһимов өчен бай чыганак булып санала. «Болар, — ди ул, — милли тел һәм милли лөгатьнең бердәнбер хәзинәләредер».
Аңарда элек-электән матур әдәбият стилендә кулланылып килә торган традицион сурәтләр, башка сурәтләү алымнары белән кушылып, үзенчәлекле стиль барлыкка китерә.
Табигать күренешләрен бөтен нечкәлекләре белән тасвирлау — язучының характерлы алымнарының берсе. Бу осталык һәр күренешкә үз буявын таба һәм сәнгатьлелеккә ирешүдә тел чараларын уңышлы куллана белүгә бәйләнгән. Табигать күренешләре матур әдәбият әсәрләрендә төрле максатлардан чыгып кулланыла. Пейзаж кешенең эчке хисләрен уятуда, эстетик тәэсир тудыруда әһәмиятле урын тота: Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. Аның бөтен килешен — җәелеп яткан киң яшел тугай китә («Яз башы»). Табигать күренешләре, җәмгыятьтә кешенең тормышы һәм язмышы белән бергә кушылып, философик планда да биреләләр («Уты сүнгән җәһәннәм» Һ.6.). Г.Ибраһимов иҗатында тел-стиль эволюциясе табигать күренешләрен сурәтләгәндә дә күренә. Әдип бу өлкәдә елдан-ел осталыгын арттыра барып, стилистик алым буларак, пейзажның функциональ ягын, төрле мәгънәләр белдерү юнәлешен үстерә, контекст белән оста бәйләп, аны эчтәлек ачуга ярдәм итә торган әһәмиятле мәгънә чарасы итеп карый.
Г.Ибраһимовта пейзаж белән символның бергә кушылып, бер-берсенә параллель рәвештә әсәрнең төп идея эчтәлеген ачуда зур роль уйнаганлыгын аеруча басым ясап әйтергә кирәк.
Г.Ибраһимов персонаж сөйләмен биргәндә дә төрле алымнардан файдаланып эш итә, һәр социаль катлау вәкиленең җәмгыятьтә тоткан урынын, аларның үзләренә хас сөйләм үзенчәлекләрен искә ала. Персонажларны тагы да тулырак сурәтләү максаты белән аларның портретларын бирү зур осталык таләп итә. Г.Ибраһимов әсәрләрендә портретка киң урын бирелә, һәр очракта да персонажның индивидуаль ягына басым ясарга тырышыла. Шуңа күрә портрет бер-берсен кабатламый. Чагыштыру өчен мисаллар: Әйләнсәм, каршымда бер татар карты: кыска буйлы, ябык, нечкә, бераз бөкрерәк гәүдәле, алгарак очланып килгән иягендә берничә бөртек сакалы, җеп кебек кенә калдырып кырылган мыек; өстендә иске җилән, аягында кырылып беткән иске читек белән зур ката; йөзендә нык иманлы   гыйбадәтле картларда була торган бер изге төс («Диңгездә»).
«Карт ялчы» хикәясеннән Шаһибәк портреты: Урта буйлы, шадра битле, куй күзле, йомшак, түгәрәк, саргылт сакаллы, турылыгы, буйсыну чанлыгы бөтен йөзеннән күренеп торган салмак авыр йөрешле, әз сүзле бу юаш картны мин бала чагымнан ук күрә килдем.
Чагыштыру алымы белән төзелгән, халык авыз иҗаты әсәрләрендәге тел үзенчәлекләрен эченә алган портретка бер мисал: Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл, диләр. Җырлаганда, казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар — билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай, дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән әйтмичә, Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде («Казакъ кызы»),
Түрә («Йөз ел элек»), рус һәм татар кешесе («Мәрхүмнең дәфтәреннән»), медсестра («Көтүчеләр»), Җәләш хәзрәт («Яшь йөрәкләр») һ.б. портретлары шулай ук үзләренә хас үзенчәлекләре белән аерылып торалар. 
Г.Ибраһимов матур әдәбият стилендә төрле сөйләм төрләреннән файдалана. Гадәттә, күп кулланыла торган автор сөйләме, туры сөйләмнән башка, аның проза әсәрләрендә уртак сөйләмгә дә урын бирелә. Беренче мәртәбә татар проза телендә туры һәм кыек сөйләм арасында торган мондый уртак сөйләм алымын Г.Ибраһимов киң куллана башлый. Моның матур үрнәкләрен «Яшь йөрәкләр» һ.б. әсәрләрдә табарга мөмкин. Күренекле әдип тарафыннан башлап җибәрелгән бу алым соңга таба татар язучылары әсәрләрендә киң урын алды. Гомумән, Г.Ибраһимов татар матур әдәбият стилен үстерүдә һәм аны төрле тасвири сурәтләр белән баетуда зур эш башкарды.
(Чыганак: Хаков В. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003)

Комментарий язарга


*