ТАТ РУС ENG

Ф. ИСЛАМОВ Гаяз Исхакыйның татар педагогикасын үстерүгә керткән өлеше

Татар әдәбияты классигы — язучы, драматург һәм публицист, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Исхакый мәгариф  эшенә,   яшь  буынны  укыту  һәм  тәрбияләү   мәсьәләләренә   гомере   буе   битараф   булмаган.   Мәшһүр   әдипнең «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер», «Мөгаллим»,  «Мулла бабай»,  «Ике йөз елдан соң инкыйраз», «Тормышмы бу?»,   «Теленче кызы»,   «Мөгаллимә», «Шәкерт абый», «Сөннәтче   бабай», «Мәдрәсә   җимеше» кебек   һ.б. әсәрләрендә   муллаларның,   мөгаллимнәрнең,   шәкертләрнең җанлы образы тудырылды, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә белем һәм   тәрбия   алучы   шәкертләрнең   тормыш-көнкүреше,   уй-хыяллары, ата-аналарның халык педагогикасына нигезләнгән тәрбия  чаралары,   тәрбия   алымнары   киң   яктыртылуы   шул хакта ачык сөйли.
Г.Исхакый гомере буе озак вакытлар дәвамында укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнмәсә дә аның язмышын, тәрбия даирәсен заманында яшь буынны укыту-тәрбияләү мәсьәләләре белән даими шөгыльләнгән муллалар, мөгаллимнәр, укытучылар, педагог-галимнәр эшчәнлегеннән, йогынтысыннан аерып карап булмый.
Мөхәммәтгаяз мулла гаиләсендә туа. Әтисе Гыйләҗетдин мулла тирә-якта абруйлы кеше, әнисе Камәриянең дә нәсел-тамырлары тарихта исеме мәгълүм Морат муллага барып тоташа. Тумыштан сәләтле, зирәк малай башта әтисеннән, аннары Чистай, Казан мәдрәсәләрендә гыйлем ала. Казандагы Күл буе мәдрәсәсендә атаклы педагог һәм журналист Һади Максудида укый. А.М.Горький музеенда саклана торган автобиографиясендә Г.Исхакый мәдрәсәләрдә укыган еллары турында менә нәрсәләр яза: «1897 елга кадәр мәдрәсәдә укуымның бөтен дәвамында (Күл буе мәдрәсәсе турында сүз бара — Ф.И.) башлыча төрек романнарын бик күп укыдым. Оригиналларын да, француз теленнән тәрҗемә ителгәннәрен дә». («Казан утлары», 1993, №2, 155 бит.)
Яшәешкә күзе ачыла башлагач, Рәсәйдә урыс телен белмичә әлләни майтарып булмаганлыгын аңлап, шул вакыттагы урыс-татар училищелары, мәктәпләре өчен урыс теле укытучылары әзерли торган «Казанская татарская школа» дип аталган уку йортын сайлый. Шунда ул Рәсәйнең иҗтимагый-сәяси хәлен өйрәнә, татар халкының нинди милли, сәяси, икътисади изү астында яшәгәнен тирәнтен аңлый. Менә шушы аң, милләтне һәлакәттән коткару омтылышы аны сәяси көрәш мәйданына алып килә.
Казан татар укытучылар мәктәбендә (алга таба бу уку йорты КТУМ дип аталачак — Ф.И.) укыганда берникадәр вакыт Яңа бистәдәге «Әмирхания» мәдрәсәсендә мөгаллимлек һөнәрен үзләштергән егет, диплом алгач, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшкә юнәлә. Анда хисап, һәйдәсә (геометрия), гомуми тарих, табигать, әдәбият фәннәреннән шәкертләргә белем бирә. Биредәге эшчәнлеге турында әдип соңрак болай искә ала: «Мәдрәсәдә бер-ике атнадан соң дәресләр башланды һәм мөгаллимнәр дәресләрне үзләренә бүлеп алып, калганнарын миңа бирделәр. Бөтен сыйныфларда хисап, һәйдәсә, гомуми тарих, табигать, әдәбият дәресләре — һәммәсе миңа эләкте. Башка мөгаллимнәрнең дәресләре көн дә өч, күп булса дүрт сәгать булса һәм атнаның бер көне буш булса, миңа атнаның бөтен көннәренә алтышар сәгать дәрес туры килә һәм бөтен көннәрем иртәдән ахшамга кадәр мәдрәсәдә мәшгуль иде (өйләгә кадәр дүрт, өйләдән соң ике дәресем бар иде). Моннан башка атнаның ике көнендә нәүбәтче буларак кичләрен дә мәктәптә калмакта идем. Бу программа гына аз кеби, әүвәлге мәдрәсәнең бер почмагына өелгән китапханәне тәртипкә салып кулыма алдым һәм югары сыйныф укучылары белән әдәбият институты ысулында эшли башладым». («Мирас» журналы, 1998, №2, 104 бит.)
Шундый бик киеренке мөгаллимлек эше белән бергә, Г.Исхакый мәдрәсәнең җәмәгать тормышында да актив катнаша. Андагы ашханәдә, йокы бүлмәләрендә тәртип урнаштырыла. Шәкертләрнең аң-белемен арттыру максатында аларга яңа фәннәр укытуны кертә, атна саен әдәби кичәләр үткәрә. Бер үк вакытта ул, «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салган Әхмәт Хөсәеновның васыятьнамәсен раслау комиссиясе әгъзасы буларак, әлеге бай васыять итеп калдырган ярты миллион сум акчаны мәгариф эшләренә файдалануда катнаша. Бу акчадан үзенең туган авылы Яуширмәдәге мәктәп   укытучысына    хезмәт   хакы   бүлеп   бирүгә   һәм укучыларга   дәреслекләр   сатып   алуга   ирешә.   Әмма   әдәби иҗат   эшенә   булган   зур   омтылыш   аны   мөгаллимәлек хезмәтеннән  аера.   Беренче  әсәрләрен   17  яшендә  язган  сүз остасының    «Тәгаллемдә   сәгадәт…»,    «Кәләпүшче   кыз», «Теләнче кызы»,  «Бай углы» әсәрләре XIX гасырның соңгы елларында ук дөнья күрә. Г.Исхакый да иҗатын XIX гасыр мәгърифәтчеләренең игътибар үзәгендә торган гыйлем, тәрбия белән   бәйле   мәсьәләләрдән   башлап   җибәрә.   Ул   вакытта язучы һәр әсәрендә диярлек гыйлемне зур нәрсә дип саный, милләтнең   бәхетсезлеген   наданлыктан   күрә.    «Тәгаллемдә сәгадәт…»тә бу мәсьәлә үзәккә куелуы аның исеменнән үк күрергә мөмкин.  «Бай углы»нда каһарманның эштән чыгуы аның  тәрбия  күрмәве,   наданлыгы  белән  бәйләп  аңлатыла. «Кәләпүшче кыз»да Габделәхәт укыса,  әллә нинди дәрәҗәләргә   ирешәчәккә   ышаныч   белдерелә.    «Өч   хатын   берлә тормыш»та   Ризаның   гыйлемне   ничек   мактавыннан   аның нинди егет булганын һәркем аңлыйдыр.  «Кыямәт»тә Ауропа ысулында   яңа   гыйлем   алган   егет   бөтен   Казанның   иске руханиларын алдый, өсләреннән каһкаһә белән көлә.


{mospagebreak}

 

Яшь   каләм   остасы   мәктәпне   тәмамлаган   елны   үзенең мәшһүр «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (инкыйраз-бетү, юкка чыгу   дигән   сүз)   әсәрен   язып   бетерә   һәм   1904   елда   ул матбугатта  басыла.   Яшьләрне тәрбияләү,  аларның  тормыштагы   юллары,   яшәү   максатлары   турында  даими   уйланган әдип  биредә  үзенчә  милләтне  һәлакәткә  китергән  биш  зур сәбәпне   аерып   күрсәтә.   Милләтне   юкка   чыгарган   икенче сәбәпне   автор   мәдрәсәләрнең,   мәктәпләрнең   юклыгыннан күрә.  Булганнарында да укыла торган гыйлемнәрнең  эшкә яраксызлыгын   күрсәтә,   белем   бирүгә   әһәмият   итмәүне кискен  рәвештә   тәнкыйтьли.   Г.Исхакый   мәктәп   —   мәдрәсәләрне    «әхлаксызлык   мәркәзенә»    әйләндергән   ишан-муллаларны, дин голямаларын тәнкыйть итә. Туган халкын инкыйраздан  ничек   коткару  хакында  уйлаганда  исә  автор моның өчен беренче чиратта мәгариф системасын яңартырга кирәк   дип   саный.    Яшьләргә   төпле   аң-белем   бирүдә   иң ышанычлы юл итеп ул урыс мәктәпләрендә укуны күрсәтә. «Ни  булса  да   булсын,   урыс   мәктәпләрендә   укырга  кирәк! Үз   мәктәпләремез   юк:   алардан   качмаска   кирәк!   Барыбер качып котыла алмыйбыз. Милләтемезне инкыйраздан коткарасымыз килсә, мотлакан, урыс мәктәпләрендә уку тиеш», — дип яза автор бу уңайдан. («Мирас» журналы, 1998, № 2, 73 бит.)
Аң-белем һәм тәрбия ярдәмендә милләтне инкыйраздан коткару һәм үстерү турында сүз алып барганда Г.Исхакый хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирүгә аеруча дикъкать итә. Чөнки ул милләтнең рухын, телен саклаучы, киләчәктә ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбияләүдә, үзләре тәрбияле, белемле, укымышлы хатын-кызларның роле зур булырга тиеш, дигән карашта тора. Әгәр ана кеше тәрбияле булса, ул, билгеле, баласын ашату, эчертү белән генә канәгатьләнмәячәк, бәлки аның холкының яхшы булуы, сәламәтлегенең саклануы, мәгълүматының артуы, күзнең ачылуы өчен дә тырышачак, ди автор. Хатын-кызларыбызга аң-белем һәм тәрбия җитмәүнең күңелсез нәтиҗәләреннән берсе итеп тормышыбызда фәхишәлекнең артуы, шуның белән бәйле рәвештә төрле авырулар таралуы күрсәтелә.
Татарны мондый инкыйраздан ничек саклап калу һәм яшәтү турында уйлаганда исә автор биредә төп чараларның берсе итеп мәгърифәтне саный. Ачыграк әйтсәк, монда ул мәгариф системасын яңартуга аеруча зур өметләр баглый. Мондый яңарышка ирешүне исә беренче чиратта, мәктәп-мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәрне күбрәк укытуда, алга киткән милләтләрдән үрнәк алуда, урысларның һөнәр мәктәпләрендә һәм университетларда укуда, икътисади нигезне ныгытуда күрә. Милләтне милләт иткән туган телне сакларга һәм камилләштерергә, әдәбият һәм сәнгатьне туктаусыз үстерергә өнди.
«Мөгаллим» драмасында халыкка хезмәткә омтылучы Салих исемле авыл мөгаллименең тулы канлы образы иҗат ителгән.
Шунысы куанычлы. Бөтен табигате белән педагог булган язучының һәрбер әсәрендә дә диярлек халыкның педагогик фикере, педагогик карашы, тәрбия тәҗрибәсе шактый тулы һәм киң яктыртыла. Үрнәккә аның 1909 елда Истамбулда язылып, 1911 елда Казанда басылган «Тормышмы бу?» романына гына күз салыйк. Автор бу әсәрендә мәдрәсәдән чыккан шәкертләрнең алга таба ничек яшәүләрен киң планда яктырта. Әсәр «мин» исеменнән, шәкерт көндәлеге рәвешендә язылган, 76 бүлектән тора. Романда бик күп мәсьәләләр күтәрелә. Шулар арасында иң әһәмиятлеләре түбәндәгеләр: татар мәктәп-мәдрәсәләрендә укыту-тәрбия эшенең куелышы, тирәлек һәм шәхес мәсьәләсе, мәхәббәт, никах һәм гаилә мәсьәләләре.
Әлеге әсәрнең герое — җитлегеп килгән яшь, чибәр шәкерт. Роман ахырында инде ул гаиләле, тормыш ваклыклары белән мәшгуль   авыл   мулласы.    Татарлар   тормышының   нигезен тәшкил   иткән   матур   йола,   гореф-гадәтләрне,   этнографик детальләрне, тәрбия чараларын, тәрбия алымнарын автор үз герое    авызыннан    сөйләтә.    Шәкертнең    шәхес    буларак формалашуын   аның   көндәлекләре   аша   күзәтеп   барабыз. Геройның   уй-кичерешләре,    тирә-юньгә   мөнәсәбәте   эчке монологларда чагыла. Акыл һәм Хис бәрелеше күзлегеннән чыгып,   автор  героен  ике  аспектта  сурәтли.   Беренчедән,   ул —   гаилә   кору,   җенси   теләк   кебек   табигый   ихтыяҗларын канәгатьләндерергә   омтылган   табигать   баласы.   Икенчедән, үзе   яшәгән   чор,   җәмгыять,   мөселман   мәдәнияте,   әхлагы кагыйдәләренә   буйсынырга   мәҗбүр   булган   иҗтимагый продукт   та.   Автор   ир-хатын,   егет-кыз   арасындагы   уңай мөнәсәбәтләр    күбесенчә    хатын-кызның    үз-үзен    ничек тотышына, белемле, мәгърифәтле, итәгатьле булуына, әхлак кагыйдәләрен   ничек   төгәл   үтәвенә   бәйле   дигән   карашны алга сөрә.
Г.Исхакыйның   эмиграциядә   язган   әдәби   әсәрләрендә  дә милли  мәсьәләләр   үзәккә  куеп  яктыртыла,   һәр  милләт  үз телен,   мәктәбен,    мәдәниятен,   гореф-гадәтләрен   сакларга, үзенә-үзе хуҗа булып, мөстәкыйль яшәргә тиеш дигән фикер үткәрелә.   Әдип   татар   мәктәбенең   киләчәге   өчен   борчыла, урыслашып   юкка   чыгу   куркынычының   якында   икәнлеген аңлата,   дәлилли,    аерым   милләт   сыйфатында   сакланып калудан, фән, әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә, матди тәэмин ителешкә   киң   туктала.   Яшь   буынның   эстетик   зәвыгын баетуда музыканың әһәмиятле роль уйнавын тирән аңлаган фикер иясе мәктәпләребездә музыка фәненең укытылмавына борчыла. Аның    «Мәктәпләребездә   уку-укыту   дәресләре никадәр  кирәк   булса,   милли  тәрбия  өчен,   милли  көйләр, моңнарыбызга  өйрәтү  дә  шул дәрәҗәдә кирәктер.  Мәктәпләрдә музыканың булмавы, шуның аркасында көй, моңны бик җиңеллек белән ала торган вакытта музыканың хәрәм ителүе, шөбһәсез, шул рухи ярлылануга сәбәптер», — дип язган иде Г.Исхакый. («Шәһри Казан», 20 март 1998, №53-54.)
Г.Исхакыйның педагогик карашлары формалаша башлавы аның КТУМда уку, педагогик тәҗрибә үткәрү, мәктәп сәхнәсендә урыс, татар һәм башка халыклар драматурглары әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән спектакльләр куюда актив катнашу, аек фикерле сабакташлары белән якыннан аралашуга бәйле була. КТУМ мәшһүр әдипнең зур сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе булып формалашуында аеруча зур роль уйный. Бу хакта ул үзенең хәзерге вакытта Казандагы А.М.Горький музеенда сакланучы автобиографиясендә түбәндәгечә бәян итә: «Бу вакытта (КТУМдә укыганда — Ф.И.) урыс телен мин шул дәрәҗәдә үзләштергән идем ки, урыс язучыларының әсәрләрен мин оригиналда укый башладым. Иң зур йогынты ясаган язучы миңа Тургенев булды. Соңрак Толстой белән мавыга башладым. Достоевскийны исә җаным сөйми иде». («Казан утлары», 1993, № 2, 156 бит.)
1876 елның 13 сентябрендә Казанда татар яшьләреннән урыс теле укытучылары хәзерләү максаты белән 4 класслы (курслы) ябык уку йорты «Татар укытучылар мәктәбе» («Татарская учительская школа») ачыла. Бу уку йортын ачуда һәм баштагы елларда аңа укыту һәм тәрбия эшен оештыруда, юлга салуда бөек фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани зур өлеш кертә. Мәктәпне ачу тантанасында беренче кереш сүзне дә ул сөйли.


{mospagebreak}

Патша хөкүмәте бу мәктәпне билгеле татар халкын агарту өчен түгел, бәлки үзенә тугры хезмәтче булырлык кешеләр хәзерләү теләге белән ачкан. Әмма мәктәптә Ш.Мәрҗани кебек прогрессив карашлы укытучылар эшләү, укучыларның күп өлеше тормыш агышын дөрес сиземләү, тою аркасында хөкүмәт үзенең теләгенә тиешенчә ирешә алмаган, биредә шактый күп татар халкының зыялы уллары укыган, тәрбияләнгән.
КТУМ 1917 елга кадәр эшли. Бу уку йортын төрле елларда Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Фуад Туктаров, Исхак   Казаков,   Мирсәет   Солтангалиев,   Хөсәен   Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов, Гомәр Терегулов, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйт   Сүнчәләй,   Ильяс   Кудашев-Ашказарский,   Хөсәен Мәүлитов,  Якуб  Чанышев,  Мөхетдин  Корбангалиев,  Гыйбад Алпаров,   Мөхәммәт   Фазлуллин,   Гыйлем   Камай,   Насыйх Мөхетдинов,    Нургали    Надиев,    Риза    Газизов,    Габбас Сәйфуллин,    Ш.Мөхәммәдъяров,    Г.Әхмәров,    Г.Рафиков, А.Сәхәбетдинов,   Г.Богданов,   Н.Еникеев   кебек  һ.б.   булачак галимнәр,  җәмәгать эшлеклеләре,  халык мәгарифен оештыручылар,    укытучылар   һ.б.    укыган.    Биредә   Г.Исхакый оештырган    «Шәкердлек»    җәмгыяте   эшли.   Аның    «Тәрәкъкый»,   «Хөррият»  дигән гәзит басмаларында шәкертләр тормышы,    мәктәп   хәлләре   киң   яктыртыла.    Г.Исхакый мәктәпне   тәмамлап,   Оренбургка   юл   алгач,    «Шәкердлек» җәмгыяте  башында  X.Ямашев  кала,   әмма чынлыкта  идарә эше   Фуад   Туктаров   кулына   туплана   һәм   ул&nbnbsp;  аны   укуы тәмамланганчы, ягъни 1904 елга кадәр җитәкли.
Г.Исхакый биредә X.Ямашев,  Г.Коләхмәтов,  Ф.Туктаров, Башкортстан туфрагында туып үскән егет Гомәр Терегуловлар белән дуслык бәйләнешендә була, сәяси, икътисади, мәдәни һәм мәгърифәт,  мәгариф белән бәйле темаларга алар белән даими әңгәмәләшеп тора.  Г.Терегулов,  Ф.Туктаровлар белән булган дуслыгы бөтен гомере буена дәвам итә.  Зур әдипнең Гомәр,    Фуад   дуслары   турындагы   истәлекләре,    Токиода, Уфада, Петербургта, Мәскәүдә, Ерак Көнчыгышта, Төркиядә, Кызылъярда (Петропавловскта) һ.б.  урыннарда алып барган уртак  эшчәнлекләре  шул  хакта ачык  сөйли.  Г.Исхакый  бу елларда рус, татар, француз, төрек, Көнбатыш Аурупа илләре язучыларының   әсәрләрен   йотлыгып   укый,   үзенең   истәлекләрендә   А.Пушкин,    Н.Гоголь,    И.Тургенев,    Л.Толстой, М.Горький әсәрләренең аеруча нык тәэсир итүләре турында яза.   1900  ел  тирәләрендә  ул  А.Пушкинның   «Капитанская дочь»   повестен   тәрҗемә   итә,   Н.Гогольнең   «Старостветские помещики»   повестен   татар   теленә   борып,   үзгәртеп   эшли. Болар  очраклы  хәл түгел,   билгеле.   Бөек  шәхес  соңга таба да   татар   халкының   әдәбияты   һәм   мәгарифе   үсешенә багышланган  язмаларны,   хезмәтләрне даими рәвештә укып бара,  аларның эчтәлекләрен  сабакташ  иптәшләренә,  бигрәк тә үзе педагогик тәҗрибә үткәргән балаларга сөйли һәм бу китапларга үз мөнәсәбәтен белдереп килә. 1923 елда Мәскәүдә рус телендә күренекле татар галиме Җамал Вәлидинең «Очерк истории образованности и литературы поволжских татар» (до революции 1917 г.) дигән хезмәте (М., Пг. Гос.изд., 1923) дөнья күрә. Г.Исхакый исә үз нәүбәтендә бу кыйммәтле хезмәткә югары бәя бирә. Сабакташ дуслары Г.Терегулов һәм Ф.Туктаровларга багышлап ул эмиграция елларында Берлинда татарча чыгып килүче «Яңа милли юл» дигән журналының 1939 елда дөнья күргән 2(129), 3(131), 4(132), 8-9(136) саннарында җылы эчтәлекле күләмле мәкаләләрен бастыра.
КТУМнең беренче инспекторы (директоры) танылган татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтгали Мәхмүтов, уку-укыту бүлеге мөдире зур абруйлы тюрколог, булачак академик В.В.Радлов була. Биредә П.Ломоносов, Н.Максимов, В.Богородицкий, П.Траубенберг, В.Брюханов, Д.Адо, М.Васильев, А.Артемьев кебек данлы урыс галимнәре-педагоглары белән бергә Шиһабетдин Мәрҗани, Шаһбазгәрәй Әхмәров, Ибраһим Терегулов, Шакирҗан Таһиров, Мөхәммәд Мирза Солтанов, Таиб Яхин, Фасыйх Мөхетдинов кебек һ.б. татар халкының күренекле вәкилләре дә эшләгән. И.Терегулов биредә 35 ел, П.Траубенберг 28 ел дәвамында табигать белеме, тарих-география фәннәрен укытканнар, Ш.Әхмәров 18 ел буе мәктәп белән җитәкчелек итә. Бу елларда проф. Н.Любимов, күренекле методист А.Анастасьев, сәләтле педагог Н.Коржавин һ.б. мәктәпкә укытучы итеп чакырыла.
КТУМ, февраль инкыйлабыннан соң, укытучылар семинариясе, Октябрь революциясе булгач педагогик курслар итеп үзгәртеп корыла. 1900-1917 елларда бу уку йортында И.Петяев, В.Брюханов, Н.Лескин кебек һ.б. танылган методистлар татар яшьләрен урыс фәненә, урыс мәдәниятенә якынайтуда җитди өлеш кертәләр.
Бу мәктәпкә мәдрәсәләрдә 7-8 ел дәвамында укыган, урысча берникадәр укый-яза белүче татар малайлары кабул ителә. Укытучыларның күбесе татар телен шактый әйбәт белгәнлектән урыс-татар училищеларында, мәктәпләрдә урыс телен укытачак яшьләрне укыту эшенә хәзерләү, нигездә, уңышлы хәл ителә. Тик шунысы аянычлы була: гарәп һәм татар телләрендә алып барылучы дин дәресләреннән башка, биредә бөтен фәннәр дә (арифметика һәм алгебра, геометрия, тарих, география, физика, матур язу, рәсем, сызым, педагогика һ.б.) урыс телендә генә укытыла. Балаларның туган татар теле һәм әдәбияты фәннәре бөтенләй өйрәнелми. Югары белемле, күбесенең фәнни дәрәҗәсе булган галим-педагоглар КТУМ да укыту-тәрбия эше белән шөгыльләнгәннәр, төрле тип мәктәпләр, мәдрәсәләр укытучылары, укучылары өчен дәреслекләр, методик кулланмалар язганнар. Бу өлкәдә академик В.В.Радлов, Ш.Әхмәров, В.В.Богородицкий, А.И.Анастасьев, Н.Г.Лексин, Ш.Таһиров, В.П.Брюханов, И.М.Петяев, М.А.Васильев, Х.Бәдигый, Т.Бәдигый, Ф.Сәйфи һ.б. хезмәте гаять зур була. 41 ел эшләү дәверендә бу мәктәпне башлангыч сыйныфларда укыту хокукы алган 396 кеше тәмамлый һәм моннан тыш экстерн тәртибендә имтихан тапшырып 126 ир-ат һәм 8 хатын-кыз укытучы таныклыгын ала.
Проф. Х.Хәкимов «Казанская татарская учительская школа как видный центр русско-татарского содружевства и передовой педагогической мысли» (1876-1917) дигән темага язган кандидатлык диссертациясендә (Казан, 1973) бу уку йортының татар зыялыларын, галимнәрен, каләм осталарын, мәгариф хезмәткәрләрен тәрбияләүдәге гаять киң эшчәнлеге яктыртыла. КТУМ Г.Исхакыйның дөньяга карашын тирәнәйтүдә һәм киңәйтүдә, туган җиренә, туган халкына, аның мәдәниятенә, әдәбиятына, мәгарифенә, туган теленә мәхәббәт тойгысы тәрбияләүдә, иҗтимагый тормышта булган каршылыкларны сиземләргә, тоярга өйрәтүдә, киләчәккә юнәлеш бирүдә әһәмиятле роль уйнаган.
Г.Исхакыйның халык язмышы, аның яшь буынның яшәеше һәм киләчәге турында уйланулары, өметләре, педагогик фикерләре бүгенге көндә дә үзләренең кыйммәтләрен һичкенә дә югалтмыйлар, яшьләребезгә игътибарлы булырга, аларны туган халкына ихлас күңелдән бирелгән, файдалы һәм кирәкле шәхесләр итеп тәрбияләргә, формалаштырырга өндиләр.

(Чыганак: Исламов Ф.Ф. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. — Казан, 2002. – 279 б.).


 

Комментарий язарга


*