ТАТ РУС ENG

Гали АРСЛАНОВ Гаяз Исхакый һәм татар театры

 


Гали Арсланов, сәнгать фәннәре докторы.

Татар халкының күренекле улы Гаяз Исхакыйның тормыш һәм ижат юлы милли театр сәнгате белән аерылгысыз бәйләнгән. Моның шулай икәнен раслау өчен бер генә фактны күрсәтеп китү дә житә. Татар халкынын Октябрь инкыйлабына кадәрге мәдәният үзәкләреннән булган Уфа шәһәрендә милли телебездә 1906 елнын 21 апрелендә халык алдында уйналган беренче спектакль Гаяз әфәнденен «Өч хатын берлән тормыш» әсәре буенча куелган була. Әле бүгенге көнгә кадәр татар театрынын туган көне итеп 1906 елнын 22 декабре исәпләнә килде. Инде хәзер тарихи дөреслекне кире кайтарырга вакыт.
Гаяз Исхакыйнын драматург буларак ижатын ике чорга бүлеп карау мәслихәт булыр.
Беренче чор — 1906-1923 еллар. Татар театр сәнгатенен туу көннәреннән
алып, Гаяз әфәнде эмиграциягә киткәч, анын әсәре буенча куелган ин соңгы
спектакль уйналу еллары бу. Исхакыйның шул вакытта татар сәхнәсенә күтәрелгән иң соңгы әсәре – “Салих хаҗи балалары” (“Юлсызлар”) 1923 елның 9 ноябрендә уйнала.
Икенче чор- Гаяз Исхакый мирасы халкыбызга кире кайту чоры. Театр сәнгатендә ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 1992 елның 19 декабрендә “Зөләйха” трагедиясен «Зөләйха» трагедиясен сәхнәләштерү белән башланды.
Арадагы житмеш елга якын сузылган бушлык Г. Исхакый иҗаты өчен дә, татар театр сәнгате өчен дә кара еллар булып күзаллана. Бу чорда, табигый ки, милли театрлар Гаяз Исхакый әсәрләрен репертуарга кертә алмый. Татар профессиональ сәхнә җирлегеннән аерылган Гаяз әфәнде исә, драматургиягә берничә кат кире кайтып карый. Чит җирләрдә «Дулкын эчендә» (1920), «Ике ут арасында» (1920), «Жан Баевич» (1923), «Олуг Мөхәммәд» (1947-1948) әсәрләре языла. Ләкин инде болар—элекке мул сулы иҗат чишмәсенең соңгы чайпалышы гына…
Г. Исхакыйнын театр сәнгате, драматургия белән кызыксына башлавы Казан Татар укытучылар мәктәбендә (Татарская учительская школа) уку елларына туры килә. Биредә ул 1898-1902 елларда татар халкының X. Ямашев, Г. Коләхмәтов кебек күренекле шәхесләре белән бергә укый. Укытучылар мәктәбе шәкертләре еш кына рус телендә спектакльләр уйныйлар. Акрынлап Г. Исхакый да театр сәнгатенә тартыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, ул 1900 елда үзенең «Өч хатын берлән тормыш» исемле беренче драмасын яза һәм шул ук елны бастырып та чыгара.
Бу вакытта инде милли драматургиянең тәүге вәкилләре Г. Ильяси, Ф. Халиди, Г.Камалларның беренче әсәрләре язылган, әмма аларны сәхнәгә күтәрәчәк театр сәнгате дөньяга килергә әзерләнә генә әле. Тиздән, җәмгыятьнең 1905 ел давылы нәтиҗәсендә, аңа тормыш бүләк ителер. Озак та үтми, аның исеме ачыкланыр: Татар театры!
Гаяз әфәнде Исхакыйның драматурглардан иң беренче булып милли театр сәхнәсенә аяк басуы әйтелде инде. Яшь театр алдына баскан һәр мәсьәлә, куелган һәр бурыч аның иҗаты аша уза, чишелеш таба килә.
Театр сәнгатенең иң мөһим өлеше – артистлар уены. Шуңа күрә татар театрының иң зур мәсьәләләреннән берсе, сәхнә серләренең бөтен нечкәлекләрен үзләштергән профессиональ артистлар тәрбияләү була. Хәл ителәсе икенче зур мәсьәлә — милли тамашачы булдыру. Моңа кадәр сәхнә сәнгате белән бөтенләй диярлек таныш булмаган халыкны тамаша залларына тарту җиңел эш түгел. Моның өчен татар халкының тормышын, милләт алдында торган бурычларын, уй-кичереш, кайгы-шатлыкларын чагылдырган заманча әсәрләр иҗат итәргә кирәк. Шундый әсәрләрне тамашачы яратырлык спектакльләр итеп сәхнәгә күтәрү – милли театр чишкән иң мөһим проблемаларның өченчесе.
Татар   театрының   Октябрьгә   кадәрге   үсеш   чоры   репертуарын җентекләбрәк карасак, заман темасын яктырткан иң кызыклы пьесаларның күбесе Г.Исхакый тарафыннан иҗат ителүе күренә.
Бу чорда әдип тарафыннан язылган тугыз әсәр сәхнәгә күтәрелә. “Татар драматургиясенең атасы Г. Камал да Октябрь инкыйлабына кадәр шулай ук тугыз пьеса иҗат итә һәм театрда куйдыра. Әмма әсәрләрендәге тормыш материалы, үткәрелгән мәсьәләләрнең масштаблылыгы, кискенлеге һәм актуальлеге, иҗат ителгән характерлар төрлелеге ягыннан Гаяз Исхакый ижаты шактый алда тора.
1907 елнын 21 маенда «Тавыш» газетасында дөнья күргән «Театр китаплары» дигән мәкаләсендә Г. Исхакый әлегә кадәр басылып чыккан әсәрләргә туктала.
Дусчадан «Түбәтәй кигезеп» тәржемә ителгән «Деныцик Гали», «Кыз сорау»,
«Көтелмәгән кадерле кунак» кебек бер пәрдәле комедияләрне тикшергәннән соң,
ул сәхнә әдәбияты белән шөгыльләнүчеләр өчен программа булырлык таләп куя: милли театр өчен язылган пьесалар татар тормышын чагылдырырга тиеш. Г.Исхакыйнын драматургия өлкәсендә калдырган бай мирасы әнә шул программа-таләпнең үтәлеше булып тора.
Мәкалә язылган 1907 елда ук әдип ул чор татар тормышы өчен ин житди мәсьәләрнең берсе булган хатын-кыз азатлыгы, ирекле никах проблемасын күтәргән, торгынлык белән алгарыш яклылар арасындагы көрәштә соңгыларнын жиңүен раслаган «Алдым-бирдем» драмасын иҗат итә һәм китап итеп бастырып чыгара. Китапка күренекле әдип Ф. Әмирхан рецензия яза. Ул иң беренче чиратта әсәрнен тормышчанлыгына, геройларнын характеры дөреслегенә басым ясый. «Гаяз әфәнде бу әсәрендә башкаларындагы шикелле үк типларны, хосусан хатыннар типларын… бик дөрест вә халис татар мәгыйшәтеннән алып тасвир итәдер, — дип яза ул һәм пьесанын хатын-кыз каһарманы Галия образына тукталып: — Галия дә, бер киреләнсә, бер нәрсәгә дә карамый теләгәнен итәргә тырыша торган вә бөтенләй бирелеп берәүне сөя ала торган кыз булып, табигате белән хөррият вә киң мәгыйшәткә иткән татар кызының дөрест тибыдыр», — дип билгели.
Чынлап та, хатын-кызлар тормышы Гаяз Исхакыйның ул чорда язылган шактый күп әсәрләрендә, шул исәптән прозасында да киң чагылыш таба. Аның күп каһарманнары күп очракта актив, үз язмышын үзе хәл итәргә омтылучы, алдынгы фикерле, кыю, кайвакыт хәтта ирләргә караганда да тәвәккәл эш йөртүче булдыклы шәхесләр итеп күрсәтеләләр. Фикерне раслар өчен мисал итеп, «Алдым-бирдем»нән тыш, «Мөгаллимә», «Ике гашыйк», «Зөләйха» әсәрләренен героиняларын атау да җитә.
«Алдым-бирдем» драмасы «Сәйяр» труппа артистлары тарафыннан беренче папкыр Уральск шәһәр театрында 1908 елнын 31 гыйнварында С. Гыйззәтуллина-Волжская бенефисында уйнала. Бенефис иясе Галия ролен башкара. Спектакльгә рецензия язган аноним автор сүзләре белән әйткәндә, ул «гайрәт илә бик тырышып уйный». Аңа «пәрдә төшерелгән саен кул чабалар». Спектакльдә Ибраһим ролендә В.Мортазин-Иманский, Хәлил бай ролендә Г. Кариев шулай ук уңышлы чыгыш ясый. Шул көннән башлап «Алдым-бирдем» бик актив уйнала торган спектакль булып итә.
Әлеге унышлы спектакльдән соң Г. Исхакый бер-бер артлы «Мөгаллим» (1908), Кыямәт» (1910), «Җәмгыять» (1911), «Зөләйха» (1912) пьесаларын яза. Бу әсәрләрендә инде ул театр сәнгатенең халыкка фикер житкерү мөмкинлекләрен тирәннән аңлаган,   сәнгатьчә эшләнеше ягыннан шактый югары дәрәҗәдәге драмалар язарлык оста буларак чыгыш ясый. Халык тормышының кискен проблемалары сурәтләнгән вакыйгалар аркылы тамашачыга тапшырылачак фикер һәр очракта да Гаяз әфәнде тарафыннан иң беренче планга куела, пьесаларда феодал артталык, рухи хәерчелек, байлыкка табыну, наданлык, дин исеме белән алыш-биреш ясау һ. б. тискәре  күренешләр тәнкыйть утына алына.
“Алдым-бирдем” әсәрендә төп конфликт бер-берсен яраткан алдынгы карашлы, яшь пар һәм аларның бергә булуына каршы килүче әхлаксыз, алдакчы туган-тумачасы арасында булып, финалда ул мәхәббәт һәм гаделлек тантанасы белән тәмамланса, «Мөгаллим» драмасы, андый оптимистик нәтиҗәләргә урын калдырмый. Җәмгыятькә файдалы булу, халыкка хезмәт итү проблемалары үзәккә куела да шәхес белән жәмгыять арасындагы каршылык аша уздырыла һәм шәхеснең идеалларын югалтып, тормыш ваклыкларында, мещанлык сазлыгында батып калуы белән төгәлләнә. Күренгәнчә, пьеса киң соииаль яңгырашка ия. Шуңа күрә дә анын сәхнәгә килү юлы шактый озак һәм каршылыклы булып чыга.
Әйткәнебезчә, драма 1908 елда языла. «Йолдыз» газетасына язган мәкаләсендә Г.Камал аңа «гүзәл әсәр» дигән бәя бирә һәм аның каһарманының әхлагы һәм кыяфәте, омтылышлары җанлы итеп тасвирлануын күрсәтә. Театр тәнкыйте өлкәсендә шактый актив эшләп килгән К. Бәкер дә әсәрнең тормышчанлыгына игътибар итә. Әмма драманың цензура белән мөнәсәбәте шактый катлаулы булып чыга: цензор В. Смирнов аны кулъязма хәлендә укып чыга һәм бастырырга киңәш итми. Киңәш исәпкә алынмыйча, әсәр басылгач, ул аны сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. Шулай да пьеса 1910 елның 7 мартыннан куела башлый. Башта ул Оренбургның Халык йорты сәхнәсендә күрсәтелә, Казан тамашачылары аны Панаев бакчасының ябык театрында 18 июньдә карыйлар. Шул уңай белән рецензия язган “Яшенче”(Г. Камал) әсәрнең куелышы, бөтенлеге турында шактый кискен тәнкыйть фикерләре әйтә, әмма артистлар хезмәтенә карата: «Уенчылар гомумән үзләренә гаид вазифаларында кимчелек күрсәтмәделәр”,-дип билгеләп үтә. Кайбер сәнгатьләрне канәгатьләндереп җиткермәсә дә, “Мөгаллим” “Сәяр” труппасы репертуарында даими урын ала һәм, табигый, уеннан-уенга шомара, үсә      бара. Аны 1914 елның 27 гыйнварында караган Фатих Әмирхан: “Татар мөгаллиме тормышының  Гаязның маһир куллары тарафыннан ясалган картинасы безнең алда авыр, фаҗигале вә өмедсез булып басып торадыр. Моны күреп җан ачына, сызлана, пьеса бер трагедиягә әйләнә,-дип яза.-Пьесаны бу юлда артистлар шундый бер мәһарәт белән уйнадылар ки, караучыларга җуелмаслык авыр, ләкин дөрест тәэсир калдырдылар. Мәкалә ахырында Ф. Әмирхан артислар эшенә туктала һәм Мөгаллим —  В. Мортазин-Иманский, Мөгаллимә — Г.Болгарская, Кадимче мужик—Б. Болгарский, Әхәд-К.Тинчуриннарның уеннарын унай бәяли.

{mospagebreak}
Татар театрының Октябрьгә кадәрге репертуарында Г.Исхакыйның бик җыйнак язылган ике сатирик комедиясе дә шактый әһәмиятле урын тота. «Кыямәт» спектакле куелгач, “Дин вә мәгыйшәт” журналында (1911 ел, №5) “Татар театры, яхүд имамнары тәхкыйрь” исемле мәкалә басылып чыга. Анда аноним автор бөтен руханиларга каршы юнәлдерелгән хурлау дип кабул итә.
Гомумән, Гаяз Исхакыйның кайсы гына драматургия әсәрен алсак та, аның сәхнәгә юлы, сәхнә тормышы зур каршылыклар, бәхәсләр, шау-шу белән үткәне күренер. Бу хәл аларда кузгатылган мәсьәләләрнең үткенлеге, актуальлеге, халык тормышының «авырткан» нокталарына юнәлдерелгән булуы белән аңлатыла. Шуна күрә дә Гаяз әфәнде тарафыннан бөтенләй башка төсмерләр, башка алымнар һәм сурәтләү чаралары белән язылган әсәрләр дә киң җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр тудыра, бәхәс уята.
Мисалга «Сәйяр» труппасы беренче тапкыр 1914 елның 16 августында Түбән Мәкәрҗә ярминкәсе вакытында куйган 3 пәрдәлек «Мөгаллимә» драмасын алыйк. Спектакльнең үзәгендә-бәхетле язмышлы мөгаллимә кыз Фатыйма образы. Аның тормышы тигез юлдан, артык сикереш-борчуларсыз аккан. Ул акыллы, чибәр, белемле кыз халыкка хезмәт итү максатын уңышлы тормышка ашыра алган. әмма ул да яшәешеннән тулысынча канәгать түгел. Чөнки беренче мәхәббәтен оныта алмый. Шунлыктан ул үзенә гыйшкын белдергән мөгаллим Габдулланың хисләрен кире кагып, ялгыз калуны артыграк таба.
Күренгәнчә, драмада конфликт социаль характерда түгел. Ул геройның эчке дөньясына юнәлтелгән. әмма әсәргә карата зыялылар фикере төрлечә була. Берәүләр аңа каршы чыга, берәүләр күккә күтәрә. Зыялылар тарафыннан төрлечә каршы алынса да, “Мөгаллимә” татар театрында лаеклы урын ала һәм Октябрь инкыйлабына кадәрге чорда бик еш куела. Табигый, милли драматургия, театр сәнгатенә татар хатын-кызларының әле моңарчы күрелмәгән яңа образын сәхнәгә чыгару җиңел булмаган. Спектакльне тамашачының кабул итү – итмәве дә мөһим. Авыр булса да, “Сәйяр” труппасы мәсьәләне уңышлы хәл итә. Г.болгарская (Фатыйма), В.Мортазин–Иманский (Габдулла), Г.Кариев (Карт хәзрәт), Б.Болгарский (Остабикә), К.Тинчурин (Артист), С.Байкина (Әсма) уеннарында Исхакый әсәренең рухи байлыгы, фәлсәфәсе, әйтергә теләгән фикере ачык гәүдәләнеш таба.
Үз дәүләтчелеген югалткан татар милләтенең ачы язмышы,колониаль изү шартларында узган авыр тормышы һәм Гаяз Исхакыйны һәрвакыт борчып тора һәм ул драматург, театр эшлеклесе буларак,әлеге проблемаларны һәрвакыт күз уңында тота. Алар теге яки бу дәрәҗәдә Гаяз әфәнденең бөтен әсәрләрендә диярлек чагылыш табалар. Бу җәһәттән, татар халкы тормышын милли фаҗига дәрәҗәсенә күтәргән әсәрләрнең иң уңышлысы – Г.Исхакыйның “Зөләйха” трагедиясе. 
Колониаль изүнең киң кулланган бер алымы-көчләп чукындыру, халыкны диненнән, иманыннан мәхрүм итү, шовинистик рус хакимиятенең башка халыкларны ассимиляцияләү, руслаштыру сәясәтендә иң куркыныч, иң әшәке алымнарның берсе. «Зөләйха» трагедиясен сәхнәгә куючы Г.Кариев халыкның дин өчен көрәшен милли азатлык хәрәкәтенең аерылгысыз зур бер өлеше итеп карый һәм көчләп чукындырылган татарларның түзә алмаслык авыр кичерешләрен, ислам кануннарын саклау өчен канлы көрәшен җан тетрәткеч тормыш күренешләре аша тамашачыга җиткерә. Дөресен әйтергә кирәк, әсәр сәхнәләштерүгә бик авыр бирелә. Биш пәрдәле хроникаль драмада төп урынны күп кешеле күренешләр, кискен көрәш моментлары алып тора. Кайбер эпизодларда катнашучылар саны хәтта алтмышка җитә. Вакыйгалар урыны да бик оригиналь сайланган: зират, татар һәм рус авылы күренешләре, мәчет, чиркәү яннары. «Зөләйха» трагедиясен сәхнәләштергәндә татар театры тагын бер өр-яңа сурәтләү чарасы белән байый—композитор С. Габәши тарафыннан әсәр өчен махсус музыка языла. Туй һәм Зөләйханың үлемен тасвирлаган күренешләрдә яңгыраган милли музыка әсәрне тагын да тәэсирлерәк итә.
Тамашага беренчеләрдән булып бәяләмәне театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрам язып чыга. Аның фикеренчә, әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Г. Кариевның күп фигуралы, үзәккә омтылучан композициясендә төп урынны өч образ — Зөләйха (Г. Болгарская), Сәлимҗан (К.Тинчурин), Петр (Камал Беренче) образлары алып тора. Г. Кәрам алар арасында беренчелекне, икеләнмичә, көчле рухлы милли характер тудырган Г. Болгарскаяга бирә. «Болгарская Зөләйха ролен шул дәрәҗәдә яхшы вә оста уйнады ки, аның талант вә мәһарәтенең зурлыгына вә төрлелегенә хәйран булмый мөмкин түгел — дип яза ул. — Икенче вә өченче пәрдәләрдә күңелләрне тетрәтерлек реальность илә уйнап, бөтен тамашачыларны һәйәҗан рикъкатькә китерде вә онытылмаслык тирән бер тәэсир калдырды».
Спектакльнең режиссеры Г. Кариев үзе сәхнәдә берьюлы ике роль башкара. Әсәр композиииясендә артык зур күләмле булмаган Гыймади карт һәм Габдулла мәрит образлары анын башкаруында тамашадагы милли-дини рухны үстерү, авторның әйтергә теләгән фикерен көчәйтү өчен хезмәт итә. Икесе ике характердагы, бер-берсеннән танылмас дәрәҗәдә аерылып торган татар картлары образларын башкаруда Г. Кариевка элеккечә үк тиннәр табылмый һәм тамашачы, җиде сәгатькә сузылган тамашадан сон да, яраткан артистын озак сузылган алкышларга күмә.
Тамашачылар спектакльдән тетрәнеп, чистарынып, милләт язмышы турында уйланып чыгалар. Әсәр бигрәк тә зыялылар тарафыннан югары бәяләнә.
Казанда чыга торган бөтен газеталар диярлек аңа зур күләмле рецензияләр багышлый. Бу вакытта Г.Исхакый С.Петербургта була. Спектакльнең уңышы белән канатланаган Г.Кариев Гаяз әфәндегә махсус котлау телеграммасы җибәрә. “Ил” газетасының 1917 елгы 28 март санында басылган бу телеграмма көчле милли-дини рух белән сугарылган, колониаль изүне фаш иткән “Зөләйха” трагадиясе авторына бөтен татар зыялыларының котлавы буларак кабул ителә.
Олы әдипнең җиде дистә якын елга тоткынлыкта яткан зур иҗади мирасы халкыбызга кире кайтарыла башлагач, татар сәхнәсенә иң беренче булып яңадан “Зөләйха” әсәре күтәрелә.  Бу очраклы хәл түгел. Илдә барган үзгәртеп кору, милли азатлык хәрәкәтенең яңа күтәрелеше шартларында халыкның үзаңын уяту, тәрбияләү, үстерү бурычы Г.Исхакыйның бу әсәрен гаячть актуаль итә. Яз килүен белдергән беренче карлыгач шикелле, “Зөләйха” да җәмгыять тормышындагы уңай үзгәрешләр хәбәрчесе булды.
Белүемчә, бүген дә Гаяз Исхакый әсәрләрен сәхнәгә күтәрү җиңел эш түгел. Чөнки аларны кую, уйнау традицияләре күптән югалган-онытылган. Шулай булса да, сәнгать әһелләре Г.Исхакыйның театраль эстетикасын яңабаштан торгызу, үзләштерү өлкәсендә шактый зур тырышлык күрсәтәләр.
Уфадагы “Нур” театрында яшь режиссерлар Б.Ибраһимов белән Ф.Бикчәнтәев буек әдипнең “Зөләйха” трагедиясен һәм “Көз” повестен куйдылар.соңгы әсәр Гаяз әфәнденең прозасын сәхнәләштерү өлкәсендә тәүге адым буларак тә әһәмиятле.
Өлкән режиссерларыбыздан Празат Исәнбәтнең хезмәте аеруча игътибарга лаек. Г.Камал исемендәге театр сәхнәсенә ул Гаяз Исхакыйның өч әсәрен күтәрде. П.Исәнбәт куйган “Зөләйха” (1992), “Алдым-бирдем” (1994), “Җан Баевич” (1995) спектакльләре республика мәдәни тормышында күренекле вакыйга буларак кабул ителделәр. Шуларның баштагы икесе игътибарга аеруча лаек иде.
Алдан әйтелгәнчә, Г. Исхакый мөһаҗирлеккә киткәч, татар сәхнәсендә аның әсәре соңгы мәртәбә 1923 елда уйналган. Узган җитмеш ел эчендә инде ничәмә буын актерлар үскән, режиссерлар килеп киткән. Революииягә кадәр ин күп уйналган әлеге авторны бүгенге көндә нинди сурәтләү чаралары ярдәмендә ачарга, нинди алымнар белән уйнарга? Сәхнәләштерелүе нинди булырга тиеш ул спектакльнең? Шартлылык дәрәҗәсе, нинди темп-ритм, музыка, театраль шау-шулар, бутафория, реквизит нинди урынны тотарга тиеш ул әсәрләрдә? Тарих җилләре тарафыннан рәхимсез өзелгән вакыт җепләрен ялгап тоташтырыр алдыннан һәр режиссер өзелгән вакыт җепләрен ялгап тоташтырыр алдыннан һәр режиссер әнә шундый йөзләрчә сорауга җавап эзләргә тиеш һәм ул җаваплар тәвәкәллек, кыюлык үз дигәненә ныклы ышану сорый.
Вакыт аяусыз. Узган җитмеш ел эчендә театраль эстетика нык үзгәрде.
Г. Исхакый драматургиясе бәлки аңарга бик үк туры да килеп бетмидер. Әйтик, бишәр пәрдәлек спектакльләрне элеккеге тамашачы төнге сәгать ике-өчләргә кадәр карап утыра алган. Ә бүгенге спектакльләр күп дигәндә өч-өч сәгать ярымнан артмаска тиеш. Бу очракта нишләргә? Бик тизләтелгән ритмда уйнаргамы? Әллә икегә бүлеп, ике кич куяргамы? Театр сәнгате мондый очракны да белә. Мәсәлән, Ленинградның Кече драма театрында Ф. Абрамов әсәре буенча Л. Додин куйган «Братья и сестры» спектакле ике кич бара һәм тамашачы ике кич буе тын да алмый, суларга да куркып тамаша карый. Әйе, алай да булырга мөмкин. «Зөләйха»ны куйганда, бәлки, шулай эшләү отышлырак булыр иде. Минем карашка, соңгы ике пәрдәне кырт кисеп ташлау, иң беренче чиратта, Г. Исхакый әйтергә теләгән фикергә, пьесаның фәлсәфи тирәнлегенә хилафлык китерде. Автор, бер яктан, дөньялыктагы изгелек, каһарманлык, сабырлык, инануның ахирәттә кыйммәт бәһаләнүен белдерсә, тамашачыны үз диненнән, халкыннан, яшәешеннән теләсә нинди шартларда да баш тартмаска чакырса, ныклыкка, кыюлыкка өндәсә, икенче яктан, кеше гомеренең үзкыйммәтен раслый. Адәм баласының гомере-жир йөзендәге иң зур кыйммәт! Яшәү хокукына беркемнең, берничек кул сузарга хакы теләсә нинди очракта да, барыбер, җинаять! Аның дин юлында эшләнгәне меңләтә гөнаһлы. Чөнки Ходайга чиста күңел, керсез куллы кешеләр генә хезмәт итәргә хаклы. Күренгәнчә, әсәр нигезендә русның бөек фәлсәфи язучыларыннан Достоевский, А. М. Горькийлар масштабындагы тирән гомумкешелек фикерләре ята. Әлеге фикерләрне үтемлерәк итү өчен Г. Исхакый соңгы ике пәрдәдә бөтен игътибарны Зөләйханың эчке дөньясына юнәлтә һәм аны авыр газаплар, тирән кичерешләр аша рухи чистарынуга алып килә. Рус әдәбият фәнендә: «Искупление грехов через страдания», — дигән төшенчә бар. Бу очракта Зөләйха узган юл әнә шул аңлатмага туры килә кебек. Г. Камал исемендәге театрда режиссер Н. Исәнбәт куйган спектакльдә исә беренче планга җинаять һәм җәза проблемасы чыкты. Әйе, Зөләйха дин юлында җинаять эшли. Әйе, бу эше өчен закон тарафыннан тиешле җәзасын ала. Театр тәкъдим иткән финал — Зөләйханы этап белән каторгага алып китү — бары тик әнә шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
Тамашачы бит Зөләйханың җинаятьтән соңгы газапларын, аның узган авыр юлын, югалтуларын күрми һәм, ахыр чиктә, кайгы-хәсрәт, аларны каһарманнарча кичерүе, сабырлыгы өчен хак Тәгалә тарафыннан ярлыкалуын, изге җаннар рәтенә кертелүен, оҗмахка юл алуын да белми. Әсәр бөтен фәлсәфи тирәнлеге белән халыкка барып җитсен өчен, һичшиксез, аның соңгы өлеше дә кирәк.
«Зөләйханы кабат сәхнәгә күтәргәндә әнә шундый зур югалтулар булса, «Алдым-бирдем» спектакле исә шактый уңышлы чыккан. Режиссер биредә ин элек геройларның вакыйгалар үсешен тоткарлый торган озын-озын монологларын, берсен-берсе кабатлый торган аңлашу сәхнәләрен, бик үк әһәмиятле булмаган персонажларны төшереп калдырган. Шулай итеп, тамаша җыйнакланган, композиция бөтенәйгән, спектакльгә үсеш динамикасы өстәлгән. Тик бу очракта да бөтенләй үк югалтусыз булмаган. Әйтик, финал өлешендәге кыскартулар спектакль өчен иң мөһим булган йомгаклау күренешенең сизелерлек бөтәрләнүенә китергән.
Инде килеп, Г.Исхакый драмаларын уйнау манерасы турында да берничә сүз. Мәгълүм булганча, һәр олуг  әдипнең үз дөньясы, үз стиле бар.  Драматургиядә бу стиль  спектакльнең бөтен компонентларын, шул исәптән артистларның башкару үзенчәлекләрен дә билгели. Г.Камал исемендәге театрда Г.Исхакый әсәрләрен бүгенге тамашачылар өчен кызыклы итеп күрсәтү юнәлешендә эзләнүләр бара. Ике спектакль – диңгездән бер тамчы, бөек әдибебез иҗатын үзләштерү юлында юлында әле тәүге адымнар гына. Шуңа күрә дә куелган тамашаларның кайбер күренешләре Г.Камал әсәрләрен, ә кайсыберләре К. Тинчурин пьесалары буенча уйналган спектакльләрне хәтерләтәләр. Мисал өчен, «Алдым-бирдем»нең баштагы сәхнәләре «Банкрот»ның экспозициясен (шул ук тормыш-көнкүреш ваклыкларын эченә алган, акрынайтылган уен манерасы, тормыштагы вакыт берәмлегенә тигез диярлек сәхнә вакыты һ. б.), ә «Зөләйха»дагы туй күренешләре, «Алдым-бирдем»дәге «аксаклар» катнашындагы эпизодлар «Зәңгәр шәл»нең яшьләр сәхнәләрен, Ишан хатыннары картиналарын искә төшерә. Бервакытта да Г.Исхакыйның Г.Камал белән бер үк вакытта диярлек, ә К.Тинчуриннан шактый алда яза башлавын хәтердән чыгарырга ярамый. Әйткәнемчә, аның үз дөньясы, үзенә генә хас стиле бар. Театрда Гаяз Исхакыйның үз стиле табылырга тиеш!
Монысы инде театр сәнгатебез хәл итәргә лазем мәсьәлә. Бу эштә бөтен сәнгать әһелләре, беренче чиратта режиссерларыбыз тәвәккәллек күрсәтергә бурычлы.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк. Татар театрының формалашу, үсешенең тәүге этаплары Г. Исхакый иҗаты белән тыгыз бәйләнгән. Октябрь инкыйлабына кадәр драматург Гаяз Исхакый татар театрын заман проблематикасы, ил язмышы, халык язмышы турындагы уйланулар, көчле характерлар, кызыклы вакыйгалар, драматизмга бай милли репертуар белән тәэмин итеп килә. Ул тәкъдим иткән драма әсәрләре татар режиссура, актерлык осталыгы мәктәпләрен үстерү өчен ышанычлы, ныклы нигез хезмәтен үти. Озак еллардан соң Г. Исхакыйның тамашачыга кире кайтарылган мирасы үзенең рухи-милли кыйммәтен югалтмавын, соң дәрәҗәдә актуальлеген раслады. Әмма бөек әдипнең театраль эстетикасын яңабаштан үзләштерү, тарих тарафыннан өзелгән традиция җепләрен ялгау эше әле башланып кына килә. Бу процесс алга таба милли театрларыбызда киңрәк масштаб алыр дип уйларга кирәк. Гаяз Исхакыйның чәчмә әсәрләре дә сәхнәбез өчен бай материал булырлык. Республика театрлары җитәчеләренә, режиссерларга ул турыда ныклабрак уйларга кирәктер.

(Чыганак: Казан утлары, №9, 1999 ел).


 

Комментарий язарга


*